Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Бака малае бакылдык айга менә



 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Бака малае Бакылдык яшәгән. Үзе шундый шук, үзе шундый тиктормас, бер дә туктамыйча әле өскә, әле аска сикерә дә сикерә икән. Дөрес, барлык бакалар да сикерергә яраталар яратуын. Тик бу бака малае барысыннан да уздырып җибәргән шул. Өскә сикерсә - Айга менгән, аска сикерсә, күкнең төбен тишеп, җирнең икенче ягына ук килеп чыккан.

    Сикерүен сикерсен иде, берәүгә дә зыяны гына тимәсен иде. Тик менә бака малае Бакылдык сикерүенең зыяны шул хәтле зур булган шул. Күлнең суы ул тишкән тишектән җирнең икенче ягына саркып чыгып, анда сазлык хасил иткән, ә күл үзе бөтенләй бәләкәйләнеп калган.

 

        Күл буе.

    БАКЫЛДЫК.

        Бер сикердем - Айга мендем,

        Бер сикердем – Җиргә төштем,

        Бер сикердем – Күлгә кердем,

        Бер сикердем- Күлне тиштем.

    БАКАЛАР.

    - Тукта, диләр сиңа!

    - Болай да Күл төбен иләк кебек итеп бетердең бит инде!

    - Синең аркада Җирнең икенче ягындагы сазлыкка батып үлә яздык!

    БАКЫЛДЫК.  

        Туктыйм-туктыйм-туктыйм!

        Бер сикерәм, бер туктыйм!..

    БАКАЛАР.

    - Юньлегә түгел бу!

    - Үз башына кыланадыр!

    - Үз башына гына түгел, бөтен бакалар башына!

    БАКЫЛДЫК.

        Бак-бак-бак!

        Бака күле күңелле.

        Күңеллесен күңелле дә,

        Ай-ай-ай!

        Айга хәтле түгелде.

        Бакылдык Айга менә.

    АЙ. Бу нинди афәт тагын?

    БАКЫЛДЫК. Ай абзый, Ай абзый, зинһар өчен мине аска төшермә, үзеңдә тотып тор.

    АЙ. Син монда нишләрсең соң? Монда бик салкын, мин тоташ боздан гына торам, катып үләсең бит.

    БАКЫЛДЫК. Юк, юк, катмыйм! Мин бер генә минутка да тик тора алмыйм , гел сикереп кенә торам.

    АЙ. Юк, болай булмый.Син шундый салкында да туңмагач, синнән чыккан парның миңа күчеп, эри башлавым бар. Ул чагында Җир өстенә бер дә туктамыйча яңгыр гына явып торачак.

    БАКЫЛДЫК.  Бакаларга су кирәк! Бакаларга су җитми!

    АЙ. Кит әле моннан! Тозсыз сүзләрең белән хәзер үк эретә яздың! (Төртеп төшерә.)

    БАКЫЛДЫК(Җиргә ялына). Җир, Җир, тотып тор әле мине, зинһар, ычкындырма!

    ҖИР. Әй, тиле бака! Сине тотып торган арада Җир әйләнүеннән туктап калса, булыр менә! Ул чагында Җирдә Яз да, Көз дә, Кыш та, Җәй дә тукталып кала бит. Бер урында гел кояш, бер урында гел караңгы төн, бер урында гел кыш, бер урында гел көн генә булыр. Эсседән Җир ярылыр, салкыннан туңып катар, караңгыдан күк томаланыр, тоташ яктылыктан күз сукыраер.

    БАКЫЛДЫК. Нишләргә миңа. ничек тукталырга?

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Бака-бакылдык бик кайгырган. Шуннан ул агачлар, йортлар, таулар өстенә менеп сикерә башлаган. Тик агачка сикерсә - агач  сынган, тауга сикерсә - тау ярылган, йортка сикерсә - йорт селкенгән. Бака малае Бакылдык шундый курыккан, куркуыннан бакчада үсеп утырган карбыз өстенә егылып төшкән. Карбыз да ярылган. Бака карбыз эчендә дә туктала алмыйча сикерә икән. Аңа ияреп, карбыз төшләре дә сикергәннәр, сикерә торгач, болытларга җиткәннәр, аларны узып та киткәннәр. Тик аларның берсе дә җиргә кире төшмәгән, күктәге йолдызларга әйләнгәннәр алар.

    Шуннан соң коры карбыз кабыгы гына калган. Карбыз кабыгы сикереп маташмаган, әйләнгән дә Бакылдыкның аркасына ябешкән. Бакылдык сикерү т үгел, бермәлне кузгала да алмыйча торган.

    Бераз хәл алгач, карбыз кабыгын сөйрәп алып киткән һәм ташбакага әйләнгән.

 

 

         Акыллы куян баласы

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Булган ди бер куян баласы. Олыны олы, кечене кече итә белгән. Урмандагы бөтен җәнлекләр, хәтта хәйләкәр төлкегә хәтле аны бик яратканнар, үзләренең балаларына: “Куян баласы кебек акыллы булып үсегез”, ди торган булганнар.

    Балаларының акыллы булып үсүен җәнлекләр дә теләгән шул.

 

              Урман. Куян баласы.

 

    КУЯН БАЛАСЫ. Карагыз әле, нинди матур күбәләкләр? Әйдәгез, куышлы уйныйбыз! Тотам-тотам-тотам! Юк, тотып булмады. Шундый җитез булгач, тоттыралармыни? Ә сиңа, елак песнәк, нәрсә булды? Агачтан егылып төштеңме? Елама, елама, менә шулай! Яле, бераз куеныма сыенып тор. И, бигрәк куркак икәнсең бит. Курыкма, мин дә синең кебек бала гына. Менә шулай...(Очыртып җибәрә.)

    КУЯН БАЛАСЫ ҖЫРЫ.

              Әниең югалткандыр,

              Әтиең югалткандыр.

              Әниең кайгырадыр,

              Әтиең кайгырадыр.

 

              Ялкауланма, оч,

              Бер-ике-өч!

              Очсаң, булыр көч,

              Булырсың дәү кош! 

 

    КОШ БАЛАСЫ.

              Очам, очам, очам!

              Рәхмәт яусын, куян!

              Очтым, очтым, очтым,

              Гел шулай бул, куян!

 

    Куян баласы тирәсендә күбәләкләр, песнәкләр, кошлар бөтерелә.

        

    АЛАР:

              - Кал безнең янда гына. Китмә!

              - Әнием дә сине бик яратыр!

              - Ә минем әни тәмле кортлар, селәүчәннәр ашатыр!

    КУЯН БАЛАСЫ. Калыр идем дә, әнием бик ерак китмәскә кушты. Әйдәгез, үзегез минем белән!

    АЛАР:

    - Бик әйбәт булыр !

    - Әйдәгез, киттек!

    - Әни нәрсә әйтер?

    - Рәхмәт кенә дияр...

    Куанып җырлыйлар:

              Әллә-лә, әллә-лә,

              Чүп өстендә чүмәлә.

              Бии-бии арыгач,

              Шунда барып чүгәлә.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай иткәннәр болар. Юлда төлке баласы да, аю баласы да, арыслан баласы да аларга ияргән. Хәтта урманга тычкан эзләп килгән песи баласына хәтле аларга ияреп киткән. Башта алардан тычкан баласы курыккан куркуын, тик ул да җаен тапкан, песи баласының койрыгына тотынган да аларга ияргән.

    Кич белән җәнлекләр берәм-берәм өйләренә тәмле ризыклар алып кайтканнар икән, берсе дә баласын калдырган урынында тапмаган. Барысы да кайгыга төшкән. Шулай булмыйча, арыслан баласы булып, аңа хәтле юкка чыксын әле!

 

    АРЫСЛАН. Урманга миннән дә көчлерәк җанвар килгәндер, балаларыбызны шул харап иткәндер!

    ПОШИ. Балакаем, нишләрмен мин синнән башка?

    АЮ. Кем икәнен белсәмме... Кем икәнен белсәм, мин аны нишләтергә белермен!

    БҮРЕ. Ә мин аны сөякләренә хәтле чәйнәп бетерермен!

    АРЫСЛАН. Кирәген бирермен! Шушы хәтле оятсыз ерткыч турында ишеткәнем юк иде әле.

    АРЫСЛАН. Мин аны табып, муенын борам!

    ПОШИ. Кем булыр икән ул?

 

       Саескан очып керә.

 

    САЕСКАН. Куян баласы ул! Балаларыгызның барысын да ул алып китте!

    ҖӘНЛЕКЛӘР. Булмас! Ялган сөйлисеңдер!

    САЕСКАН. Үзем күрдем, үз күзләрем белән! Валлаһи-билләһи!

    ҖӘНЛЕКЛӘР:

    - Куян?

    - Кан эчкеч!

    - Ерткыч!

    - Әйдәгез, без аның үзеннән камыр ясыйбыз!

    САЕСКАН. Ашыкмагыз әле! Башта барыгыз, күрегез. Балаларыгызга берни дә булмаган, исән-сау алар!

    ҖӘНЛЕКЛӘР. Чынлап та исән-саулармы?

    САЕСКАН. Исән-саулар!

    ҖӘНЛЕКЛӘР. Исән-саулармы? Исән-саулар!

        

    Кочаклашалар. Куян баласы оясы янына киләләр.

 Куян баласы җәнлек балаларын уйната. Тычкан баласы песи баласын кочаклап бии, бүтәннәр аларны әйләндереп алган, такмак әйтеп бииләр.

 

    ТАКМАК:

    Тычкан баласы песигә

    Без пешердек ак калач.

    Шундый баллы, шундый йомшак,

    Шундый тәмле ак калач.

    Бас, бас, эзенә,

    Күз тимәсен үзенә.

    Матур гөлләр үсеп чыксын

    Аяк баскан эзенә.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Җәнлекләр балаларының исән-сау булу куанычыннан үзләре дә алар белән уенга кушылганнар. Ә куян баласы аларны күрү белән әнисенең куенына кереп качкан. Җәнлекләрнең куян баласына рәхмәт әйтәселәре бик килгән, тик аны беркайдан да тапмаганнар. Алар бик аптырашканнар. Әллә уен белән мавыгып сизмичә йотып ташладыкмы дип бик борчылганнар. Икенче көнне урманда балалары белән уйнаганын күргәч кенә тынычланганнар.

 

   



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 4; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.226.34.197 (0.006 с.)