Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Кабак һәм аның дуслары



Шук йомгак

 

    Хуҗабикә җеп эрләп утыра. Янында песи баласы уйный.

 

    ХУҖАБИКӘ.

        Бер тартсам – бер орчык,

        Ике тартсам – ике орчык.

        Орчык-орчык җеп тартам да,

        Йомгак-йомгак җеп урыйм.

    ПЕСИ БАЛАСЫ.

        Йомгак-йомгак җеп урагач,

        Тәгәрәтеп мин урыйм.

 

    Хуҗабикә җепне урап, йомгакны өстәлгә куя, үзе чыгып китә. Песи баласы йомгакны тәгәрәтеп уйный башлый.

 

    ПЕСИ БАЛАСЫ.

        Тәгәрә-тәгәрә йомгагым,

        Үзем кебек йомшагым.

        Уйныйк әйдә икәүләп,

        Сикереп йә мүкәйләп.

 

    Тәгәри торгач, йомгак сүтелеп бетә.

 

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Йомгагым, йомгагым? Кая юкка чыктың? Әле генә монда идең бит әле. Ә бу чуалган җеп каян килде, юк иде бит әле.

        

    Песи баласы җеп арасыннан чыга да, урындыкка менеп утыра. Хуҗабикә керә. Кулында бәйләм икәсе.

 

    ХУҖАБИКӘ. Хәзер мин шундый матур, шундый җылы, шундый йомшак оекбаш бәйлим. Песикәем кебек йоп-йомшак булыр! Кая киткән соң әле йомгагым шул арада? Әле генә монда куйган идем. Кара әле, кем сүткән моны? Мырауҗан, синме бу?

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Мыр-мыр... Мин белмим... мыр-мыр,, Йомгакны тычкан сүтмәде микән?

    ХУҖАБИКӘ. Шулай дисеңме? Мин хәзер аны тычкан тапмаслык җиргә куям.

    Йомгакны шкаф өстенә куеп чыгып китә. 

 

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Тотам, тотам, йомгакны барыбер тотам!

 

Шкаф өстенә менә дә йомгакны тәгәрәтә, сикертә башлый. Йомгак люстрага сикерә, песи баласы аның артыннан сикерә. Йомгак идәнгә сикерә. Песи баласы аның артыннан сикермәкче була да, аска карагач, куркып мияулап җибәрә.

 

    ЙОМГАК. Куркак! Куркак! Куркак! Хәзер менә тотып кара! (Сикерә.)

    ЙОМГАК ҖЫРЫ:

        Песи-песи, пыстыр хан,

        Артына салам кыстырган.

        Саламына ут капкан,

        Көчкә качып котылган.

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Син үзең пыстыр хан! Үртәмә зинһар! Ичмасам, төшәргә булыш!

        

    Йомгак сикереп менә, песи баласын аска алып төшә. Хуҗабикә керә, песи баласы кача.

 

    ХУҖАБИКӘ. Бигрәк шук йомгак булдың бит әле син. Синнән бияләй бәйләсәм, кулымда тормассың, оекбаш бәйләсәм, мине сикертеп алҗытырсың. Юк, мин синнән оекбаш та, бияләй дә бәйләмим. Песиемнең күңелен күр, аның белән уйна – менә булыр синең эш.

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Хуҗабикә шулай дигән дә, әлеге йомгакны Мырауҗанга биргән. Мырауҗан сөенгән билгеле. Сөенүеннән люстрага, люстрадан идәнгә сикергән. Йомгак та аның артыннан сикергән. Сикерә торгач, түп-түгәрәк шаян тупка әйләнгән.

    Менә шулай, балалар. Ул туп хәзер дә Мырауҗан белән сикерә. Күрәсезме?        

    ПЕСИ БАЛАСЫ (туп белән уйный).

        Тубым, тубым түгәрәк,

        Йөр син шулай тәгәрәп.

        Бигрәк җитез, бигрәк шул,

        Мин сикерәм, ә син тот!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Кадерле балалар! Сезнең дуслык турында ишеткәнегез бармы? Ишетсәгез, белегез, дуслык булган җирдә кешеләргә генә түгел, җәнлекләргә дә, җәнлекләргә генә түгел, очып йөрүче кошларга, үсеп утыручы җиләк-җимешләргә, яшелчәләргә дә куркыныч янамый. Куркыныч булган чакларда исә дуслык коткара.

    Дуслык менә шундый нәрсә ул, балалар.

    Күптән түгел мин менә шундый бер кызык хәлгә тап булдым. Аны күргән бөтен кеше гаҗәпкә калды. Сез аның турыда ишетсәгез, дуслыкның кадерен тагын да ныграк белерсез, дип, сезгә дә сөйләргә булдым.

    Шәһәрдән ерак түгел җиләк-җимеш бакчалары бар. Агачлар яз җиткәч яфракка бөреләнгәндә дә, көннәр җылынгач, чәчәк атканда да, җәйләрен җимеш белән капланганда да, ә көзләрен өлгергән җимешне җыеп алганда да куаналар икән.

    - Матур булуы бик күңелле шул, - диешәләр алар. Ә җимешләр өлгергәч, вакытында җыеп алсалар, агачларда бер яфрак калмыйча коелып бетсә дә, тагын да күңеллерәк.

    Менә быел да җимеш җыярга вакыт җиткән. Бакча хуҗалары сөенә-сөенә җимеш җыйганнар, куанганнар, ә агачлар тагын да ныграк сөенгәннәр. Кешеләрнең куанганын күрүе агачларга да күңелле шул.

    Тик менә алар койма буенда үсеп утырган кабакны өзәргә онытканнар. Кабак моңа башта бер дә кайгырмаган. Хуҗасы тагын бераз үссен өчен калдыргандыр,  дип кенә уйлаган. Ә хуҗасы аның турында бөтенләй оныткан. Кыш чыкмыйча бакчага килергә уйламаган да. Тик кабак бу турыда белмәгән. Үсәм-үсәм дип койма буендагы биек баганага менгән дә хуҗасын көтә башлаган. Шулай үсә торгач багана башына ук менеп җиткән. Берзаман аска караса, башы әйләнеп, чак кына егылып төшмәгән. Куркуыннан дер-дер калтырап селкенә башлаган. Ә аның янында гына үрмәкүч челтәр үрә икән.

 

    КАБАК. Уф, башым әйләнә.

              Мин кабак, таш кабак,

        Үсеп җиттем бигрәк шәп.

        Тәмле, баллы, татлы бәлеш

        Пешерсәгез булыр шәп.

    ҮРМӘКҮЧ.

        Челтәр үрдем читәнгә,

        Җилфер-җилфер итәргә.

              Җилфердәмәсә читәндә

        Челтәремә нишләргә?

    Әй, син, тик кенә тор! Челтәрләремне ертасың. Ә минем челтәрләрем бик нәфис, алардан күбәләкләр үзләренә канатлар тегә. Менә мин соңгы челтәремне үрем бетерәм дә, челтәрләремне сандыгыма тутырам һәм йокларга ятам. Селкенмә, дим! Тукта әле, нишләп син шул хәтле биеккә мендең? Монда сиңа кыш чыгардай урын юк.

    КАБАК. Хуҗамны көтәм мин. Аның килгәне күренмәсме, дип менгән идем.

    ҮРМӘКҮЧ. Күренмимени соң?

    КАБАК. Күренми шул. Әллә минем турыда онытты инде.

    ҮРМӘКҮЧ. Киләсе кеше бөтенесе дә килеп бетте инде. Хәлең чынлап та шәптән түгел икән. Әйдә, мин ярдәмгә бүтән үрмәкүчләрне чакырам.

    КАБАК. Кирәкми! Үзем төшәм. Уф... Башым әйләнә. Егылам, чәрдәкләнәм!

    ҮРМӘКҮЧ. Әй, әй,селкенмә! Мин хәзер челтәрләрем белән сине тотып торам. Үрмәкүч туганнар! Килегез, сез дә ярдәм итегез!

 

    Ярдәмгә үрмәкүчләр, кошлар килә.

 

    КОШЛАР ҖЫРЫ.

        Кабак, кабак, кабак,

        Каян тора карап.

        Биек менгәч кабак

        Борын чөйгән харап.

 

    КАБАК . Түземем җитми. Ычкынам, егылам...

    КОШЛАР. Бичара кабак! Нишләр инде ул багана башыннан төшә алмаса?

    ҮРМӘКҮЧ. Кабак  егылып чәрдәкләнмәсен өчен челтәр ятьмә үрергә кирәк. Сез ул арада кабакны тотып торыгыз.

    КОШЛАР:

    - Көчебез җитәр микән?

    - Ул шундый дәү, без бәләкәй...

    - Аның каравы, без күбәү, ул берүзе...

    - Тырышып карыйк булмаса...

    - Җил дә исә башлады бит...Хәзер егып төшерә...

    - Яңгыр да ява башлар...

 

    Җилле, яңгырлы болыт күренә.

 

    ҖИЛ. Мин исми торам.

    ЯҢГЫР. Мин яумый торам.

    БАГАНА. Мин дә тынымны чыгармыйм. Кабак кына егылып төшмәсен.

        

    Үрмәкүчләр багана тирәсен челтәп ятьмә белән әйләндереп алалар. Ә кошлар кабак тирәсендә аңа ярдәм иткән булып очалар.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ.Үрмәкүчләр тиз-тиз генә кайсы элек үргән челтәрен чыгарып, кайсы хәзер генә үреп багана тирәсеннән агач башларына, коймага исәпсез-хисапсыз челтәрләр сузганнар, шуннан соң кабакны сабагыннан тарткалый башлаганнар. Тик төшерергә хәлләреннән килмәгән. Шуннан соң алар ярдәмгә кемнәрне чакырганнар дисезме?

 

     Багана янында мәш киләләр.

 

    ҮРМӘКҮЧ. Тычкан дуслар! Кая киттегез сез? Кабак төшен  сез дә яратасыз бит.

 

    Тычканнар килә.

 

    БЕР ТЫЧКАН. Бик биек менгән бит. Шулай да тырышып карыйк әле.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Бер армия тычкан өскә үрмәләп менгән, ә бер армиясе аста калган. Өскә менгән тычканнар кабакны әйләндереп алганнар да ятьмә-члтәрләр ычкынып китмәсен өчен бер тәпиләре белән баганага, бер тәпиләре белән кабакка, бер тәпиләре белән челтәргә тотынганнар. Ә астагы тычканнар кабакны сабагыннан әкрен-әкрен аска тарта башлаганнар. Көн тартканнар, төн тартканнар, шулай итеп кабакны исән-имин тартып төшергәннәр болар. Кабакның бер генә җире дә сыдырылмаган хәтта.

    ТЫЧКАННАР:

    - Нинди зур кабак!

    - Нинди матур кабак!

    - Нинди батыр кабак!

    - Нинди сабыр кабак!

    КАБАК. Бик зур рәхмәт сезгә, дусларым. Мин сезне сыйлар идем дә, хуҗаларым янына кайтасым бар шул.

    ҮРМӘКҮЧ. Мин аларга булышкан өчен үзем үргән челтәрләрне бирәм.

    БҮТӘН ҮРМӘКҮЧЛӘР:

    - Безнекен дә алсыннар...

    - Алсыннар, рәхәтләнсеннәр.

    ТЫЧКАННАР(куаналар):

    - Бигрәк матур челтәрләр!

    - Туй күлмәге өчен менә дигән!

    - Тәрәзәләребезгә пәрдә итеп эләрбез!

    - Бишеккә чыбылдык итәрбез!

    КАБАК. Төшүен төштем дә ничек кайтырмын икән? Хуҗамның кайда яшәгәнен дә белмим бит. Үзе дә килмәс инде.

    ҮРМӘКҮЧЛӘР. Без сиңа бүтән булыша алмыйюбыз, үпкәләмә.

    КОШЛАР. Пип-пип-пип! Безнең дә кулыбыздан килми. Пип-пип-пип...

    

Очып китәләр. Кабак үзе генә кала. Куян керә. Кабакны әйләнеп йөргәч, шакый.

 

    КУЯН. Тук-тук!!-тук! Кем син?

    КАБАК. Мин- кабак. Мин сине беләм. Син- куян.

    КУЯН. Каян белдең?

    КАБАК. Яз көне әниеңнән адашып калгач, минем яфрагым астында төн үткәргән идең. Син дә, мин дә бик бәләкәй идек, бер-беребезгә сыенып җылындык. Ул төнне кырау төште. Син булмасаң, мин туңып үлә идем.

    КУЯН. Мин дә син булмасаң, катып үлә идем.

    КАБАК. Миңа хәзер берәү дә ярдәм итә алмас шул инде. Хәлләрем хөрти.

    КУЯН. Урманнан куяннар чакырыйм әле. Алар ни дә булса эшләрләр.

    Җитез куяннар, кайда сез? Кабак дус бәлагә очраган.

    Куяннар .

    КУЯННАР. Нинди тәмле кабак!

    БЕР КУЯН. Ничек шул хәтле зур булып үстең син, ә? Серен безгә дә әйт әле. Болай үссәк, бүредән дә, төлкедән дә бөтенләй курыкмас идек.

    ИКЕНЧЕ КУЯН. Куркыныч килгәндә, селкенә дә алмас идең әле.

    КУЯН. Куян дуслар! Кабакны хуҗасына илтергә кирәк.

    КУЯННАР ҖЫРЫ.

        Кабак, кабак, кабак,

        Тормыйк аңа карап.

        Торсак шулай карап,

        Була инде харап.

    

    Кабакны тәгәрәтеп уйныйлар.

 

    КУЯННАР:

-Булдырабыз аны. Булдырабыз бит?

    - Ник булдырмаска? Булдырабыз!

    - Куян дигәч тә, булдыксыз түгел без!

    Кабакны тәгәрәтәләр. Тәгәрәтә торгач, бүре оясына килеи җитәләр. Бүре балалары сугышлы уйныйлар.

 

    БҮРЕ БАЛАЛАРЫ:

    - Карагыз әле, карагыз, нинди куркыныч нәрсә?

    - Куяннар бит алар!

    - Чынлап та!

    - Нинди әзмәвер!

        

    Бүре балалары куркышып төрлесе төрле якка йөгерәләр. Бүре оясыннан чыга. Куяннар бүреләрдән куркып, кабакны калдырып качалар.

 

    БҮРЕ. Нәрсә бар анда?

    КУЯННАР. Бүре өеренә эләктек! Нишләр инде, бичара кабак, без ичмасам качып котылдык.

    БЕР КУЯН(икенчесенә).Йә, кабак кебек үсәсең киләме инде хәзер?

    ИКЕНЧЕ КУЯН. Юк. Үзем генә булып калам.

Бүре кабакны иснәп карый. Бүре балалары бергә җыела.

 

    БҮРЕ. Ит исе дә килми. Күтәрерлек тә түгел, сабы да юк. Нәрсә булыр икән бу?

    БҮРЕ БАЛАЛАРЫ. Юкка куркышканбыз! Бер дә куркыныч әйбер түгел икән! Әйдәгез, без аны шар итеп тәгәрәтәбез!

    Җырлыйлар:

        Шар таптык, шаккаттык,

        Тәгәрәтеп алҗаттык.

        Тәгәрәтеп алҗаткач

        Чак-чак калдык адашмый.

 

    Бүре балалары кабакны тәгәрәтә-тәгәрәтә уйныйлар. Тәгәрәтеп уйный торгач, оядан читкә китәләр һәм уйный-уйный шәһәргә килеп керәләр. Кешеләр аларны күреп, йөгерешәләр.

    ТАВЫШЛАР:

    - Хоккейчы бүреләр килә!

    - Күрми кала күрмәгез!

 

    Саескан очып керә.

       

    САЕСКАН. Ни бүләләр анда? Хоккей? Ур-ра, бүреләр дә хоккей уйный башлаган. Хәрәмләшмәгез, хәрәмләшмичә генә уйнагыз!

    БҮРЕ БАЛАЛАРЫ:

    - Син хәрәмләшәсең!

    - Юк, мин хәрәмләшмим, син үзең хәрәмләшәсең!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шул чагында кабак хоккей уйнаучы бүреләрне күрергә йөгереп килүчеләр арасында үзенең хуҗасын күргән һәм туп-туры аңа таба тәгәрәгән. Хуҗасы аны таныган һәм өенә алып кайткан. Өйгә кайткач, тәмле итеп кабак бәлеше пешергән. Бүре балаларын да сыйлар иде, тик алар әллә кайчан урманга элдергәннәр.

 

 

              Тиен белән төлке

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Кадерле балалар! Сез барыгыз да матур гөлләр, маур дуслар яратасыз, әйеме? Дөрес, матурлыкны барыбыз да яратабыз. Тик менә матур гөлләрнең чәнечкелеләре, ә матур кешеләрнең кайчагында әшәке күңелле булганнарын да беләсезме?

    Урман җәнлекләре арасында да бар андыйлар. Менә шул турыда сөйлим әле үзегезгә.

    Булган ди бер тиен. Үзе шундый мактанчык булган. Үз-үзенә сокланып, һаваланып агачтан-агачка сикереп йөри икән.

        

              Урман, тиен.

    ТИЕН(җырлый):      

Минем кебек уңган юк,

Минем кебек булган юк.

Минем кебек җүләр...

Тьфү, шайтан, ялгыштым...

Минем кебек гүзәл юк!

Нишләп әле минем матур җырымны берәү дә мактамый? Ә купшы койрыгымны, затлы тунымны берәү дә күрми? Әллә барысы да чукрак, сукыр инде? Әй-әй-әй! Җанварлар! Кошлар! Бөҗәкләр! Кая китеп беттегез сез?

 

Төрле яктан кошлар, бөҗәкләр, җәнлекләр көлешәләр.

 

БАРЫСЫ ДА: Үз-үзеңне мактама, сине бүтән мактасын.

ТИЕН. Өйрәтмәгез әле! Үзегез әллә кем дип белерсез!

 

Төлке килә. Төлкене күргәч, брысы да кайсы оясына, кайсы агач башына менеп кача.

 

ТӨЛКЕ(үз-үзенә). Кайсы җүләре анда үз-үзен шулай мактый? (Тиенгә.) Исәнме, гүзәлкәй?

    ТӨЛКЕ ҖЫРЫ.

Карадыр күзләрең,

Нурлыдыр йөзләрең.

Бал-майда йөздеңме,

Татлыдыр сүзләрең.

 

ТИЕН. Исәнме, чибәр апа!

    ТӨЛКЕ. Бигрәк матур җырлыйсың, тавышың сандугачныкыннан да матуррак! Үзең дә матур, батыр, акыллысыңдыр да әле. Моңынчы миңа шыр аңгыралар белән генә аралашырга тры килде. Ә син! Синең кебекне беренче күрүем. Бу урманда... мин сер итеп үзеңә генә әйтәм, бер адәм рәтле, акыллы җн иясе юк.

    ТИЕН. Ул бичараларга синең белән миндәге акылның беразын гына биреп булмас микән? Бергә-бергә күңеллерәк булыр иде. Югыйсә, берүземә бик күңелсез... Күрүче дә. ишетүче дә юк.

    ТӨЛКЕ. Нигә булмасын? Әйдә, без башта нишлибез? Кошлардан башлыйк. Кош балаларын йомырка чагында ук үзебез утырып чыгарабыз, үзебез үстерәбез. Укытабыз, белем бирәбез.

    ТИЕН. Бик кыен икән шул бу. Юк, минем моңа түземлегем җитмәс.

    ТӨЛКЕ. Мин үзем дә эшләр идем. Ярдәмчем генә юк. Бу урманда бер-береңә яхшылык итәргә теләүче бер җәнлек тә юк шул. Синең кебек уңган, синең кебек булган, гүзәл һәм җитез булышчым булсамы... Мин бу эшне әллә кайчан башкарып чыгар идем.

    ТИЕН. Алайса, мине үзеңнең булышчың дип уйла.

    ТӨЛКЕ. Белмим шул... Ярар, булышырсың! Агач башындагы кош йомыркаларын гына миңа ташып тор. Калган бөтен авыр эшне үзем эшләрмен.

    ТИЕН. Булдырам мин аны! Булдырам! (Җырлый.)

        Минем кебек булган юк,

        Минем кебек уңган юк.

        Минем кебек җүләр...

        Тьфү, шайтан, ялгыштым,

        Минем кебек гүзәл юк!    

    Тиен агач башларыннан йомырка җыеп, төлке оясына илтә. Кошлар тиеннең башын чукыйлар.

 

    КОШЛАР. Безнең йомыркаларыбызны урлыйлар! Урлыйлар! Карак бар!

    ТИЕН. Тилеләр! Сезнең өчен тырышабыз бит!

    КОШЛАР. Урманга афәт килде! Ерткыч тиен бедән ерткыч җанвар безнең нәсел-нәсәбебезне юкка чыгармакчы!

        

    Кошлар ояларын ташлап, бүтән урманга очып китәләр.

 

    ТӨЛКЕ. Китсеннәр, бөтенесе дә китсеннәр! Акыллы балаларын күргәч, өерләре белән әйләнеп кайтачаклар. Үзләре үк рәхмәт әйтерләр әле.

(Тиен китеп торган арада учак ягып, йомыркаларны пешерә. Ашый, аннан соң зур мендәр алып, ял итәргә ята.)

    Кошларның үзләре белән сыйланган бар иде барын, ә мамыкларыннан ясалган ястык-мендәр бигрәк тә йомшак инде! Йомыркалары да бик  тәмле. Җүләр тиен булганда аулап йөрисе дә юк!

    ТӨЛКЕ ҖЫРЫ.

        Мамык мендәр бик ямьле,

        Кош итләре бик тәмле.

        Тиен кебек җүләр барда

        Рәхәт яшәрбез әле.

    Йомырка пеш, авызыма төш, дию белән авызга керә бит.

                       Тиен кайта.

    ТИЕН. Нишлисең син? Нигә учак яктың?

    ТӨЛКЕ. Бичара кошларга бөҗәкләрне пешереп ашатам. Чи килеш ашагач, эчләре күбәр, дип куркам. Кая, йомыркаларыңны тизрәк бир.

    ТИЕН. Бер йомырка да тапмадым. Барысын да җыеп бетергәнмен. Ә без үстергән акыллы кошлар кая соң? Әйдә урманга җибәрик үзләрен, урман бөтенләй җансыз калды, алар булмагач, агачларны корт басты... Үлек чыккан йорт кебек...

    ТӨЛКЕ. Акыллы кош кортлы урманда нишләсен? Алар барысы да йә тиенгә, йә төлкегә әйләнеп бетте бит инде.

        Үзе тиенне тотмакчы була.

    ТИЕН. Нишләп мин берсен дә күрмәдем икән?

    ТӨЛКЕ. Күрергә! (Үз-үзенә.) Ничек тотып ашарга соң үзен... Тиресеннән аягыма итек тектерер идем... (Тиенгә.) Агач башыннан йомырка җыю гына түгел шул ул. Кошларны үстерү минем өскә төште. Җәнлеккә әйләнүләрен сизми дә калдым. Алар белән мәш килеп, бөтен акылымны җуеп бетергәнмен. Тамчысы да калмаган! Сиңа күрсәтергә кирәге башымнан чыккан.

    ТИЕН. Син бик борчылма! Мин болай гына! Күрермен әле!

    ТӨЛКЕ. Шушы хәтле яхшылык иткән өчен алар миңа үзләренең тилелекләрен калдырдылар. Мин моңа риза түгел! Әйдә, без алардан шуның өчен канат сорыйк!

    ТИЕН. Үз кулыңда иде бит. Тиен белән төлкегә әйләнгәч, калган канатларын алып булмадымыни?

    ТӨЛКЕ. Андый акыллы уй башыма килерлек баш булса, елап та утырмас идем хәзер! Нишлим инде мин хәзер акылсыз! Бер кош тилелеге генә булса бер хәл иде, бөтенесенең дә җүләрлеге бер башта бит, ничекләр күтәреп йөрермен бу башкаемны!

    ТИЕН. Ярар, бик борчылма. Барысы да тиен белән төлкегә әйләнмәгәндер әле. Минем үземә канатсыз да бик рәхәт. Сиңа берәр пар канат табылыр әле.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Киткән тиен канат эзләп, әмма күпме эзләсә дә канат сорардай бер генә кош та калмаган. Чөнки кошларның барысы да әллә кайчан бүтән урманнарга китеп оя корганнар, бала чыгарганнар. Тиен аларның үзләреннән качуларын белмәгән. Менә шундый тиле тиен булган ул.

    Шулай йөри торгач, бик еракка киткән, кич җиткән, кире оясына кайтырга бик ерак икән. Арыган бичара тиен, мактанырга да хәле калмаган, мактанганын тыңларга агачларны басып алган кортлардан башка беркем дә юк икән. Шуннан  бу корып беткән бер агач кушына кереп төн чыкмакчы булган. Һәм ояда... Ояда кем утыра дисез? Күшеккән, ачыккан бөркет баласы утыра икән! И сөенгән тиен, тиенне күреп, бөркет баласы да сөенгән, алар бер-берсенә сыенып, җылынып төн чыкканнар. Иртән торгач, караса, бөркетнең канатлары төн эчендә шундый зур үскәннәр, тиен җылысының файдасы тигән, тик менә кысан оядан чыга гына алмый икән.

    Тиен тотынган кимерергә оя авызын, кимерә торгач, оя ишеге зурайган, ә тиеннең теше тагын да ныграк үткерләнгән.

    Бөркет тә тиенгә бик теләп булышыр иде, тик ояда борылырлык та урын булмаган.

    Тырыша  торгач, алар оядан чыкканнар.

 

    БӨРКЕТ. Сиңа нинди генә рәхмәтләр әйтим икән? Син булмасаң, мин үлә идем.

    ТИЕН. Бу ояга ничек килеп кердең соң?

    БӨРКЕТ. Мин йомырка чагында ниндидер бур куркыныч җәнлек эләктереп алды да әллә кая алып китте. Шул арада мин йомырка кабыгын эчтән чукып урталайга ярдым да төшеп калдым, шушы оя эченә кереп качтым. Шулай итеп, әти -әниемне югалттым. Алар мине әллә кайчан үлгән дип уйлыйлардыр. Ятим кошка урманда яшәүләре бик авыр. Ризык җитәрлек, тирә-як корттан мыҗлап тора, тик кирәк чагында сыеныр җан иясе генә юк. Ярый әле, син булдың, үзеңдәге җылы белән мине үстердең , иреккә дә чыгардың.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шул чагында тиеннең исенә төште. Бервакыт ул төлкегә йомырка кабыгы гына алып килгән иде бит. Менә хикмәт кайда булган икән!

 

    ТИЕН. Беләсеңме, минем шундый дустым бар, ул әле сиңа минем кебек кенә ярдәм итмәс! Ул сине укытыр, белем бирер. Укыйсың киләме?

    БӨРКЕТ. Комачауламас иде.

    ТИЕН. Тик моның өчен кайчагында аңа канатыңны биреп торырга туры килер. Син шундый матур, көчле! Минем дустым да бик матур, койрыгы исә үзеннән дә матуррак! Ул сиңа койрыгы белән уйнарга рөхсәт итәр.

    БӨРКЕТ. Ул дустың белән танышырга-белешергә кирәк. Чынлап та син уйлаганча әйбәт дус микән?

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тиен белән бөркет төлке янына киткәннәр. Шундый зур канатлы кошны күргәч, төлкенең күзеннән очкыннар чәчрәгән.

 

    ТӨЛКЕ. Рәхим итегез, түргә узыгыз. Кунак булыгыз, өемә үк керегез!

    ТИЕН. Мин сиңа укырга тагын бер кош алып килдем.

    ТӨЛКЕ. Шундый гүзәл кошмы?

    ТӨЛКЕ ҖЫРЫ.

        Җүләр кайда ул димәгез,

        Менә монда ул җүләр.

        Җүләр, җүләр, җүләр,

        Хәтта тавыклар көләр.

    Ә канатларың... Минем койрыгым сиңа ошыймы? Мин сиңа аны бөтенләйгә үк бирермен. Ул безнең шартны беләме?

    ТИЕН. Белә.

    ТӨЛКЕ. Алайса, канатыңны хәзер үк бир. Югыйсә, укыткан өчен түләмичә бүтәннәр кебек очып китүең бар. Син курыкма, мин аны укып бетергәч, кире үзеңә бирәм.

    БӨРКЕТ. Минем бер шартым бар.

    ТӨЛКЕ. Нинди шарт ул?

    БӨРКЕТ. Аның бер кыенлыгы юк. Куышлы уйныйк. Син мине тота алсаң – мин синдә укырга риза булам, канатымны да бирәм, тота алмасаң – юк. Мин үземнең укытучымның матур гына түгел, миннән җитезрәк тә булуын беләсем килә. Миннән калыша торган булсаң – нинди укытучы син?

    ТӨЛКЕ( үз-үзенә). Бер кулыма гына эләк.(Бөркеткә.) Мин риза.

 

    БӨРКЕТ ҖЫРЫ.

        Бур, бур, бурлаган,

        Күпме тавык урлаган.

Бирән корсак, җирән төлке

        Һаман әле туймаган.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Бөркет әкрен-әкрен генә төлкене оясыннан читкә алып киткән. Төлке менә тоттым дигәндә генә, бөркет ары китә дә, аны көтеп тора икән. Шулай итә-итә төлкене еракка ук алып киткән дә, күз ачып йомганчы аның оясына очып килгән. Оя эчен карасалар – анда кош омыркалары, кош сөякләре шыгрым тулы икән!

    Тиенгә бик кыен булган. Ул шул хәтле оялган, оятыннан иң биек агач башына менеп киткән дә шуннан соң бер дә җиргә төшмәгән. Ә бөркет төлкене көчле тырнаклары белән эләктереп алган да биеккә-биеккә очып менгән.

 

    ТӨЛЕ. Канатлы булдым! Канатлы булдым! Карагыз! Күрегез мине!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Үзе шулай кычкыра икән, үзе очкан килеш бөркетне эләктереп ашамакчы, канатларын үзенә алмакчы, ди . Тик бөркет бик-биектә туктап калган да төлкенең үзен тырнакларыннан ычкындырып җибәргән. Төлке җиргә төшкәнче үк җан-тәслим кылган.

    Куркыныч бетүен белгәч, кошлар да туган якларына әйләнеп кайтканнар. Урманга кабат җан кергән. Тиен исә бу турыда бүтәннәргә дә сөйләгән. Оят булса да сөйләгән. Бүтәннәр үзе кебек җүләр булмасын, дигәндер инде.

 

 

        Бирән белән малай

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Урманда җеннәр яшәгән. Алар үлән белән тукланганнар. Үлән дә булдымы ризык, диярсез. Ризыкның да ниндие әле! Сыер, сарык, бозау үләнне бернинди ризык белән алыштырмаган кебек, җеннәр дә үләннән башка берни дә ашамаганнар. Алар кешеләрне дә куркытмаганнар, караңгыда йөргән балаларның да каршыларына чыкмаганнар, әйбәт күңелле җеннәр булган шул алар.

    Тик гаилә гарипсез булмаган кебек, алар арасында да бер шайтан малае булган. Ашый-ашый икән, әмма бер дә туймый икән. Үзенә ашарга булса, бүтәннәр турында уйлап та карамаган. Исеме дә җисеменә туры килгән - аны бирән дип йөрткәннәр.

        

              Урман, җеннәр.

 

    ҖЕННӘР. Тукта инде, бөтен урманның үләнен ашап бетерәсең, тамырын булса да калдыр, киләсе елда үлән беткәч, нәрсә ашап яшәрбез?

    БИРӘН. Сезгә калмаса калмас, минем корсагымның сездә эше юк, аның гел ашыйсы килә!

    ҖЕННӘР.

    - Исеме җисеменә туры килә, чыннан да бирән зәхмәте бу! Шайтан гына түгел, зәхмәт, гарасат!

    - Әйдә, бүтән урманга китик, калсын үзе, яшәсен берүзе!

 

              Китәләр.

 

    БИРӘН. Китегез, кит, миңа ризык күбрәк калыр. (Үләннәрне тарткалап, йолыккалап бетерә.)

    ҮЛӘННӘР. Юк, болай булмый бу, тамырлар, сез эчкәрәк яшеренегез, орлыклар, сез җилгә ияреп ераккарак китегез! Җил, алып китәсеңме, саклап каласыңмы безнең орлыкларыбызны?

    ҖИЛ. Исәрмен, исәрмен, еракларга алып китәрмен, урманнарга, кырларга, болыннарга, авылларга таратырмын, бер түгел, мең бирән дә ашап бетерә алмас үзегезне!

    ОРЛЫКЛАР.

        Җил белән бергәләп,

Тәгәрәп, уйнаклап,

              Китәрбез еракка,

              Бик гүзәл бер якка.

              Үсәрбез без анда,

              Бирәннән котылгач,

              Җилләргә ияреп,

              Кайтырбыз бу якка.

      

              Җырлый-җырлый китәләр.

 

    БИРӘН. Кара әле, үләннәр дә бетте, нәрсә ашармын инде? (Агач ботагын кимерә.) Тәмсез! (Кайры кимерә.) Әче! Ничек поши ашый икән моны?

 

    Арбасына коры чыбыклар төяп карт килә.

 

    КАРТ. Урманда бер үлән дә калмаган. Сыерымны, бозавымны, сарыгымны, казымны, тавыгымны, әтәчемне шушы коры-сары белән алдап булмас шул. Нишләргә, каян печән табарга?

 

    Бер кочак үлән тотып малай керә.

 

    МАЛАЙ. Менә, бабай, бер кочак үлән таптым!

    КАРТ. Әй, рәхмәт, улым!  Булдыргансың!

    МАЛАЙ. Арасында җиләккә хәтле бар!

    КАРТ. Бик әйбәт, улым!

 

    Малай үлән арасыннан җиләк чүпли.

 

    МАЛАЙ.

Бер җиләк, ике. өч...

Булды менә дүрт бөртек.

Бер бөртеге – бабаема,

Бер бөртеге - әбиемә.

Бер бөртеге – үземә.

Ә бу кызылын - кемгә?

 

БИРӘН(яшеренгән җиреннән чыгып). Анысы – миңа!

МАЛАЙ. Син кем?

БИРӘН. Минем ашыйсым килә!

    МАЛАЙ. Мә алайса!

    БИРӘН. Юк, башта син аша. Әйдә, авызыңны ач, мин сиңа җиләк каптырам.

        

    Малай авызын ача, Бирән җиләкне тота да аның авызына кереп китә.

 

    МАЛАЙ. Кара әле, бер җиләктән корсагым ничек бүртте! Син кайда? Кая китте соң үзе?..

 

    Карт арбасына чыбык-чабык төйи.

 

    КАРТ. Әйдә, улым, булмаса кайтыйк. Бакча артындагы чүп үләннәрен генә чабып ашатырга туры килер микән малларыма.

 

              Китәргә җыеналар.

 

    ҮЛӘННӘР. Бирән китә! Бирән китә. Курыкмагыз, барыгыз да башларыгызны калкытыгыз!

 

    Үләннәр башларын калкыта, арбадагы чыбык-чабык бер арба печәнгә әйләнә.

 

    КАРТ. Кара әле, хикмәт... Күзем ялгыш күрәме әллә? Печән белән чыбык-чабыкны аера алмый башладым, күзлекне алыштырмыйча булмас, ахры. И, малларым сөенер, и сөенер!

 

              Китәләр.

 

    Ишегалды. Карт белән малай каршына әби, сарык, бозау, тавык, әтәч, каз, эт, песи һәм курка-курка гына тычкан чыга. Песи белән эт печән өстендә тәгәри, әтәч белән тавык үлән арасыннан орлык чүпли, тычкан оясына печән ташый, сыер, бозау, сарык печән кетердәтә,

 

    ӘБИ. Әй, малкайларымның тамагы туйды! Сөте дә, мае да йомыркасы да булыр болай булгач. Бер түгел, ике чиләк сөт савам бүген! (Сыер саварга утыра.)

        

АЛЫП БАРУЧЫ. Барысы да әйбәт булыр иде дә, тик малай корсагындагы бирән дигән шайтан һич кенә дә тынгылык бирми икән. Малайның авызына кергән ризыкны үзе ашап бетереп бара икән. Малай сөт эчсә - сөтне, аш ашаса – ашны, йомырка ашаса – йомырканың тамчысын да калдырмыйча үзе генә ашап барган. Алай гына түгел, малайга авыз ачарга да ирек бирмәгән, малай булып үзе сөйләшә икән.

 Болай яшәү аңа бик тә ошап киткән. Элек үлән ашаганын да оныткан.

 

КАРТ. Оныгыма әллә нәрсә булды бит әле. Әллә урманда җен алыштырды инде үзен? Ашый-ашый, тәненә ит кунмый.

МАЛАЙ. Ашыйсым килә! Ашыйсым килә!

ӘБИ. Нәрсә пешерим икән? Ярар, алайса, бәрәңге пәрәмәче пешерәм.

МАЛАЙ. Минем бәрәңге пәрәмәче түгел, сыер ите ашыйсым килә.

ӘБИ. Юк, улым, сыерны ярамый. Ул булмаса, без нәрсә ашап яшәрбез? Сөтсез-майсыз калырбыз бит.

МАЛАЙ. Минем сөт-май ашыйсым килми. Минеи сыер итен ашыйсым килә.

ӘБИ. Нишлибез , картым?

КАРТ. Сыер кызганыч , анысы. Тик бердәнбер оныгыбызны интектереп булмас. Үлеп китсә... Әллә дим...

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Аларның шулай сөйләшкәннәрен идән ярыгыннан тычкан ишетеп торган. Ишетүе булган, песидән куркуын да онытып, ишегалдына атылып чыккан.

 

    Ишегалды.

 

ТЫЧКАН. Сөтлебикә! Сөтлебикә! Кач! Кач! Сине суярга җыеналар!

САРЫК. Суярга? Ни сөйлисең син, тычкан Пүчтәк? Мине – сарыкны суярга була, ә сыерны...

ПЕСИ. Пүчтәк дөрес әйтә. Тотарга дип Пүчтәкне сагалап торганда аларның сөйләшкәннәрен мин дә ишеттем.

САРЫК. Болай булгач, хәлләр чыннан да хөрти!

БОЗАУ. Әнием ! Мин синсез нишләрмен?

СЫЕР. Курыкма, Мумуҗаным, сиңа берни булмас.

ӘТӘЧ. Бирәннең корсагы төпсез аның, сине ашап бетергәч, бозауны, аннан сарыкны, аннан казны, тавыкны. Мине...

    САРЫК. Юк, моңа юл куярга ярамый!

    ЭТ. Әйдәгез, барыбыз бергә урманга качабыз!

    БАРЫСЫ ДА. Качабыз!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай иткәннәр дә. Киткәннәр болар урманга һәм шулай яши башлаганнар.

    Карт белән карчык маллары юкка чыгуына бер көенгән, бер сөенгән. Чөнки аларның берсен дә суясы килмәгән аларның. Тора-бара оныкларына акыл да кермәсме, дип тә уйлаганнар.

    Яшиләр, ди тегеләр урманда рәхәтләнеп. Ашыйсылары килсә - үлән, эчәселәре килсә - яннарында гына күл булган.

    Шулай көн артыннан көн үткән, җәй уртасы җиткән.

 

    СЫЕР. Безгә хәзер рәхәтен рәхәт тә, кыш турында да уйларга кирәк.

    САРЫК. Печән чабарга кирәк., аны киптереп зур кибән куярга кирәк.

    СЫЕР. Печәнне чабарга чалгы кирәк. Тик авылга чалгыга кайсыбыз гына кайтса да тотып суюлары бар.

    ӘТӘЧ. Кикерикүк! Мине оныттыгыз! Минем чалгым бабайныкыннан бер дә ким түгел!

    САРЫК. Мин печәнне әйләндереп торырмын.

    ТАВЫК. Ә мин сез эшләгәндә йомырка салырмын да, кояшта пешереп, үзегезне сыйлармын!

    ЭТ. Мин сез өйгәнгә көч биреп койрыгымны болгап торырмын.

    ПЕСИ. Мин печән тирәсенә тычканнар ояламасын өчен мияулап торырмын.

    ТЫЧКАН. Мин сезнең белән кибән янына фил килә башласа, аның борынына кереп кытыклармын.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай итеп зур кибән койганнар болар һәм кибән уртасында үзләренә кышын яшәргә куыш калдырганнар.

    Кыш җиткән. Кыш хәзер аларга куркыныч булмаган. Ашыйсылары килсә сыер, сарык, бозау печән ашаган, әтәч, тавык, казга печәннән коелган орлык җиткән, тавык исә эт белән песигә йомырка салган, тычкан кибәннең иң эченә кергән дә тәмләп печән кимергән. Куркыныч хәбәрне беренче булып ишеттергәне өчен песи дә аны күрмәмешкә салышкан.

 

              Урман. Җәнлекләр.

 

    СЫЕР. Әтәч дус, син анда бер биек агач башына менеп кара әле, яз килгәне күренмиме?

    ӘТӘЧ. Карыйбыз аны. Язны мин дә сагындым. (Агач башына менә.) Яз исе еракта-еракта әле, ә менә безнең хуҗабыз белән хуҗабикәбез урман башында гына , безгә таба киләләр!

    СЫЕР. Ялгышмыйсыңмы?

    ӘТӘЧ. Үзләре! Нәкъ үзләре!

    СЫЕР. Качыйк!

    ӘТӘЧ. Качарга беркайчан да соң түгел. Суеп ашыйсылары килсә, безне монда шушы көнгә хәтле яшәтерләр идемени? Бар, Акбай, хуҗаларыбыз каршына чык, нинди ният белән йөрүләрен белеп кил.

    АКБАЙ. Ваф-ваф! (Хуҗалары каршына чыга.) Ваф-ваф!

    ӘБИ, БАБАЙ. Акбаебыз! Безнең бүтән хайваннарыбыз да шушы тирәдә генә булырга тиеш!

    АКБАЙ. Ваф-ваф! Бирәнгә суеп ашатырга кирәкме без сезгә?

    ӘБИ. Без үзебез аңардан качтык, кыланышына түзәр хәл-чама юк! Оныгыбыз түгел, бирән зәхмәте булды ул!

     

    Хайваннар барысы да яшеренгән җирләреннән чыгып, әби белән бабайны әйләндереп алалар.

 

    КАРТ. Сез монда качып дөрес эшләгәнсез. Без дә шул зәхмәттән качтык. Авызыбыздан өзеп ашата торгач, үзебез коры сөккә калдык. Әйтеп - әйткәнне, сүгеп – сүккәнне, сугып – сукканны аңламый. Без юкта акылга утырмасмы бераз.

    СЫЕР. Безнең янда урын җитәрлек. Без сезгә куыш эчендә җылы урын бүлеп бирәбез.

    КАЗ. Менә сезгә үзем әзерләгән мендәр.  Бик йомшак.

    САРЫК. Менә сезгә юрган, үз йонымнан тегелгән.

    ТАВЫК. Мин сезгә йомырка салам. (Бер кәрзин йомырка бирә.)

    ӘБИ, БАБАЙ. Бик рәхмәт сезгә!

    АКБАЙ. Ә мин  алай-болай килә башласа, өреп куркытам!

    ПЕСИ. Мин тырнакларымны батырам!

    ТЫЧКАН. Мин тешлим! Үзем бәләкәй генә булсам да тешләрем үткерләр!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Алар киткәч исә бирән малайны котырта башлаган.

 

    БИРӘН(малайның корсагын шакый). Хәзер мин синең үзеңне ашыйм! Йә ашарга табасың, йә мин синең үзеңне! Икенең берсен сайла!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик малай үзе кечкенә блса да, акыллы булган шул. Ул бирәннән котылу җаен уйлап кына йөргән һәм тапкан.

 

    МАЛАЙ. Юкны сөйләп адәм көлдермә. Син минем корсагымда, мин синең үзеңне әллә кайчан ашадым инде.

    БИРӘН. Юк, мин синең үзеңне ашыйм! Ышанмасаң, бәхәсләшәбез.

    МАЛАЙ. Бәхәсләшеп тә , сөйләшеп тә тормыйм. Беренчедән, мин сине чыгармыйм, икернчедән. мин сине ашатмыйм, өченчедән. авызымны бер тапкыр да ачмыйм, син тының бетеп үләсең.(Авызын яба.)

    БИРӘН. Уф –аф-уф! Зинһар, чыгар! Үзеңә түгел, нәселеңә дә тимәм.

    МАЛАЙ. Ярар, шулай булса гына сине чыгарам!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Малай бирәнне чыгарган. Тик бирән шунда ук әйткән сүзен онытып урманга йөгергән.

 

    БИРӘН. Башта тавыкны, аннан әтәчне, аннан казны, аннан сарыкны, аннан бозауны һәм иң ахырдан сыерны ашыйм!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик теләге барып чыкмаган. Урманга җитеп, куыш эченә кердем диюе булган, сыер аны мөгезенә эләктереп алган да әллә кая чөеп җибәргән, бирәннең җир өстенә төшкәнче үк йөрәге ярылып үлгән.

    Шуннан соң әби, бабай, малай, сыер, бозау, сарык, әтәч, тавык, каз, песи, тычкан бергә дус-тату хәзер дә гомер итәләр, ди.

 

 

              Наян белән Шаян шаяра                 

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Балалар, сез хәзер әкият тыңларга әзерләндегезме? Аннан соң мендәрләрегезне кабартып йокларга ятарсыз, берсеннән-берсе матур төшләр күрерсез. Мин дә әкият тыңлаганнан соң Шаян белән Наян да матур төшләр күрсен өчен мендәрне кагып күпертим әле. 

              Каз мендәре кагыйм әле,

              Китсен бараз кабарып.

              Мамыклары сүрүеннән

              Килеп чыксын шаярып.

 

              Казлар әйтә: “Кыйгак-кыйгак,

              Каз мамыгы бигрәк йомшак.

              Сез йоклагыз мендәрләрдә

              Курчакларны коча-коча”.

    Мондый мендәрдә йоклагач, бер генә ямьсез төш тә күрмәсләр инде. (Тәрәзәдән карап.) Кая соң үзләре? Әнә, урамда уйныйлар икән. Карда тәгәриләр, ауныйлар. Тышта каз мамыгы кебек эре-эре кар ява түгелме? Казларымны ишегалдына чыгарыйм, алар да карда аунасыннар, чистарсыннар, канатларын кагып җилләнсеннәр.

        

    Чыгып китә. Шаян белән Наян керә.

 

    ШАЯН. Карда шундый аунадым, шундый аунадым! Ауный торгач, кыш бабай кебек ап-ак булдым!

    НАЯН. Мин дә ап-ак булдым.

    ШАЯН. Кыш бабай кебек кенә түгел, ә чәчәк аткан алмагач кебек булганбыз. Наян – алмагач! Кызык!

    НАЯН. Шаян да алмагач булган!

    ШАЯН. Алмалары кайчан булыр?

    НАЯН. Мирнем алма ашыйсым килә

    ШАЯН. Минем дә! (Кар эреп су тамчыларына әйләнә.) Нәрсә бу?

Су тамчылары?

    НАЯН. Су? Нишләп су тамчылары булсын? Без бит карда аунадык, суда түгел. Карга төрендек. Тышта кар ява.

    ШАЯН ҖЫРЫ.

              Ап-ак кар, ап-ак кар,

              Кая китте безнең кар.

              Кар иде, юк булды,

              Калды тик су тамчысы.

 

    ШАЯН(тәрәзәдән карап). Тышта әле дә кар ява. Әйдә, яңадан карда тәгәрибез дә ап-ак булабыз!

    НАЯН. Эреми торган кар каян табарга, ә? Минем өйдә, җылыда алмагач кебек балкып утырасым килгән иде.

    ШАЯН. Минем дә. (Мендәрне кабарта.) Мендәрдә нәрсә тырпаеп чыккан? Кар түгелме?

    НАЯН. Кая-кая? Әллә мендәргә кар тутырганнармы? Юк, кар түгел, каз мамыгы бит ул.

    ШАЯН. Каз мамыгы? Белдем! Бу мендәрләр каз мамыгыннан ясалганнар. Эче тулы кар кебек ак, йомшак каз мамыгы! Алар кар кебек эремиләр! Без мендәрне сүтәбез дә мамыкта ауныйбыз һәм алмагачка әвереләбез! Бераздан үзебездә дә алмаш үсә башлар әле, күр дә тор менә!

    НАЯН. Чынлап та шулай булыр!

 

    Мендәрнең сүрүен бер почмактан сүтәләр һәм каз мамыкларын чыгаралар.

 

    КАЗ МАМЫКЛАРЫ ҖЫРЫ.

              Арттан этмәгез әле,

              Яннан төртмәгез әле.

              Чират белән чыксагыз да

              Урын җитәрлек әле.

 

    ШАЯН. Булды, җитте, тууктагыз. Чыкмагыз. Туктагыз, читкә китмәгез, безнең өскә куныгыз!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Каз мамыклары исә һаман да мендәр эченнән чыгуларында булганнар. Шулай булмыйча, Шаян белән Наян кебек шаяннар белән аларның да уйныйсы килгән шул. Шаян белән Наян берзаман ап-ак каз кебек булганнар, тик мамыклар сүрү эченнән һаман да чыкканнар да чыкканнар. Берзаман бөтен өй эче мамык белән тулган. Каз мамыклары идәнгә дә төшкәннәр, тәрәзә пыяласына да кунганнар. Шаян белән Наянның исә борын тишекләренә хәтле кергәннәр.

    Шаян белән Наян аларны су тамчыларына әйләндереп, үзләрен бик селкеп кенә төшерерләр иде дә, каз мамыклары эремәгәннәр шул.

    - Менә ни өчен каз мамыгын сүрүгә тыккач, чит-читләрен тегеп куялар икән, - дип уйлаган Шаян белән Наян. Тик авыз ачып бу турыда әйтергә генә курыкканнар, авызларын ачмалар, мамыклар авыз эченә үк кереп киткәннәр бит.

    Хәзер инде тизрәк каз мамыкларын җыеп кире сүрү эченә тыкмакчы булганнар, тик каз мамыклары чикерткә кебек сикереп, аларны үрти башлаганнар.

 

    КАЗ МАМЫКЛАРЫ:

              Безнең уйныйсыбыз килә,

              Очып йөрисебез килә.

              Күбәләктәй карга ияреп

              Биеп йөрисебез килә.

    - Тотырмыйбыз. Тоттырмыйбыз!

    - Безгә монда бик рәхәт!

    - Безнең сүрү эчендә ятасыбыз килми!

    - Наян һәм Шаян белән уйныйсыбыз килә!

    - Безнең дә алмагачлы уйныйсыбыз килә!

    - Каз мамыклары берзаман кып-кызыл алмага да әйләнсәләр, иллә дә кызык булыр инде!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шаян белән Наян нишләргә дә белмәгәннәр. Ярый әле, мин килеп кердем. (Шаян белән Наянга.) Әбәү, ни булды? Өйдә ябалак-ябалак кар ва. Ишек-тәрәзәләр дә ябык бит. Каян кергәннәр бу кар бөртекләре? Кем эше икән? Ах, менә кем эше икән. Качкан җирегездән тизрәк чыгыгыз әле.

ШАЯН, НАЯН. Без качмадык, без монда гына, качарга уйламыйбыз да!

    АЛЫП БАРУЧЫ. Мендәрләремне харап иткәнсез бит! Хәзер үзегезгә каз булып очып китәсегез генә калган. Ай Аллам, каз буласыгыз килдемени соң?

    ШАЯН, НАЯН:

- Юк, каз буласыбыз килми.

    - Без алмагач кына булмакчы идек.

    - Безнең хәзер алмагач та буласыбыз килми.

    - Үзебез генә буласыбыз килә.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Миңа күпме эш ясагансыз! Ягез әле, каз мамыклары! Артык сикерә башласагыз, тәрәзәне ачам да кар бөртекләре янына чыгарам үзегезне! Ятарсыз шунда кар көртләре эчендә туңып!

    КАЗ МАМЫКЛАРЫ:

    - Безнең салкынга чыгасыбыз килми!

    - Безнең җылыда, мендәр эчендә генә ятасыбыз килә!

    - Без бүтән алай шаярмыйбыз!

    - Әйе, әйе, шаярмыйбыз!

    - Хәзер кире урыныбызга керәбез!

    АЛЫП БАРУЧЫ. Каз мамыклары берсе дә калмыйча сүрү эченә кергәннәр. (Җеп алып мендәрне тегә.) Тыныгызны да чыгармаслык итеп тегеп куйыйм әле үзегезне.

    ШАЯН, НАЯН:

    - Без үзебез гаепле, каз мамыклары гаепле түгел иде!

    - Без алмагач кебек чәчәккә генә төренмәкче идек!

    - Аннан соң алма бирмәкче идек!

    - Әкият караучы бүтән балаларны алма белән сыйламакчы идек!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Каз мамыклары белән шаярырга ярамаганын белдегезме инде?

 

    ШАЯН. НАЯН. Белдек, бик яхшы белдек.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Менә шулай, балалар, сез йоклый торган мендәрләр эчендәге каз мамыклары әнә нинди шаяннар, наяннар! Сез дә Шаян белән Наян кебек алар белән уйнамакчы булып, шундый хәлгә кала күрмәгез . Югыйсә, тагын әллә нинди хәлләргә очравыгыз бар.

 

 

        Каз-кыз

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Сезнең барыгызның да әбиләре һәм бабалары бардыр. Алар сезне бик яраталардыр, кызык-кзык әкиятләр сөйлиләрдер, үзегезгә матур оекбашлар бәйлиләрдер, тәмле ризыклар белән сыйлыйлардыр һәм сезне бик тә ярталардыр.

    Менә мин сезгә бер әби белән бабай, аларның оныгы белән булган  хәлне сөйлим әле. Игътибар белән тыңлагыз, алар сезнең әбиегез белән бабагызга, ә малай үзегезгә ошамаган микән?

    Шулай бервакыт аларның ишегалдына кыр казы килеп төшкән. Әби белән бабай моңа бик сөенгән.   

              

              Әби, бабай.

 

    ӘБИ. Картым, кара әле, кыр казы түгелме ул?

    КАРТ. Каз ! Казның да ниндие әле! Кыр казы!

    ӘБИ. Бахыркаем, канатларын имгәткән түгелме?

    КАРТ. Менә ни өчен бүтәннәрдән аерылып калган икән ул! Әнә, кыр казлары көтүеннән егылып төшкән ул! Бөтерелеп-бөтерелеп әйләнәләр бәгырькәйләрем!

    ӘБИ. Курыкмагыз, без аны әйбәтләп тәрбияләрбез, икенче тапкыр безнең өебез өстеннән үткәндә ул сезнең белән очарлык булып терелер.

    КАЗЛАР. 

              Кыйгак -кыйгак-кыйгак,

              Барыр җиребез ерак.

              Барып җитим дисәң,

              Көчле канат кирәк!

 

    КАЗ.Кыйгак-кыйгак-кыйгак,

              Калам сездән елап.

              Калмас идем елап

              Таза канат кирәк.

 

    КАЗЛАР. Кыйгак-кыйгак! Барыр җиребез бик ерак! Яңадан күрешә алмасак – бәхил бул! Исән булсак – тагын күрешербез! Хуш! Хуш! (Китәләр.)

    АЛЫП БАРУЧЫ. Кыр казы әкренләп терелгән. Карт белән карчык аның терелүенә сөенсәләр, очып китәр дип көенгәннәр. Хәзер аларның кыр казын бер дә үзләреннән еракка очырып җибәрәселәре килмәгән.

 

    КАРТ. Очып китәр инде бу, безне ташлап китәр, үзебезне ятим итәр. Әйдә, без аны читкә җибәрмик. Канат очын киссәк, беркая да китә алмас.

    КАРЧЫК. Шулай итик, булмаса. Хәзер кайчы алып чыгам.

    КАЗ. Сез минем канат очын кисмәгез, мин сезне ташлап беркая да китмәм, бары тик авыл читендәге күлдә йөзәргә генә рөхсәт итегез.

    КАРТ. Үземнең дә кулым тартмый иде канатларыңны кисәргә. Тик бер дә читкә җибәрәсе килми бит. Бик яраттык үзеңне. Ярар, китмим дигәч, кисмибез.

    КАЗ. Рәхмәт. Бу яхшылыгыгызны гомергә дә онытмам.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шуннан соң әби белән бабай каз очып китәр дип курыкмыйча яши башлаганнар. Кыр казы көне буена күлдә йөзгән, күл тирәли очып йөргән.

    Карт белән карчыкның шәһәрдән кайткан оныгы булган. Ул да күлдә су коенырга яраткан. Кыр казы күл уртасында йөзгән, ә малай су читендә чупырдаган.

 

    МАЛАЙ. Мин дә тиздән үсәрмен,

                 Күлне иңләп йөзәрмен.

                 Казны куып тотармын,

                 Аны кочып йөзәрмен.

 

    Йөзәм, йөзәм! Күл уртасына керәм! Казны тотам! Тоттым!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Кар кызы белән икәүләшеп йөзмәкче булган икән, шул чагында әллә каян карчыга килеп чыккан да кыр казын күтәреп алып та киткән. Малай карчыганың аягына ябешкән икән, ул да карчыга белән күккә менеп киткән. Тик карчыга кыр казын күтәреп озак оча алмаган. Аякларына малай ябешкән булгач, ул тиз арыган.

 

    КАРЧЫГА. Аякларымны җибәрсәнә, миңа авыр.

    МАЛАЙ. Кыр казы белән икебезне күлгә илтеп куйсаң, җибәрермен.

    КАРЧЫГА. Кыр казы минем үземә кирәк.

    МАЛАЙ. Ярар, алайса, миңа күктә очуы да бик рәхәт. (Карчыганың каурыйларын йолка.)

 

              Бер каурыең – күлгә төшсен,

              Бер каурыең - җилгә очсын.

              Бер каурыең – уңга китсен,                

              Бер каурыең – сулга китсен,

              Каз белән мин очып китик,

              Бик еракка барып җитик,

              Кыр казларын эзләп табыйк.

 

    КАРЧЫГА. Тукта! Бөтенләй канатсыз калдырасың! Илтәм, күлегез белән бергә кадалып китегез!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай дигән дә ул аларны күл янына кире илтеп куйган.

 

    КАРЧЫГА. Күрсәтермен әле мин сезгә моның өчен күрмәгәнегезне!

    МАЛАЙ. Күрсәттерсәләр күрсәтерсең. Хәзер мин күрсәтеп карыйм.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Малай үзенә карчыга ни күрсәтергә җыенганын көтеп тормаган, кулына таш алып, карчыгага томырган. Карчыга егылып төшкән дә кара еланга әйләнгән.

 

    КАРА ЕЛАН. Аһ син, әшәке малай! Хәзер мин сезне буып үтерәм!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик кара елан үз ниятен тормышка ашыра алмаган, күктән уктай атылып бөркет төшкән һәм еланны күтәреп бик биеккә - болытлар өстенә үк менгән дә аны ычкындырып җибәргән. Елан җиргә бәрелеп  кисәкләргә таркалган.

    Шуннан соң кыр казы гүзәл кызга, ә бөркет батыр егеткә әверелгән.

 

    ЕГЕТ. Рәхмәт сезгә, әби, бабай , батыр малай, сез безне явыз аждаһа кулыннан коткардыгыз.

    ӘБИ. Казлы булдык дигән идек, кызлы булганбыз, хәзер инде аны бездән алып китәрсең микәнни?

    КАРТ. Кайгырмыйк әле, карчык, казыбызның кыз булуына сөенергә генә кирәк.

    ЕГЕТ. Кайгырма, әби, кайгырма, бабай, кайгырма, малай, беребез кызыгыз, беребез улыгыз, ә сиңа. энекәш, абый белән апа булырбыз.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Әби белән бабай, аларның оныклары моңа бик тә сөенгәннәр. Шулай булмыйча, кызлы да, абыйлы да, апалы да булып кара әле!

 

 

            Йомгак белән Чикыл

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Балалар, сез әкият яратасыз, әйеме? Әкият геройлары төрле маҗаралы хәлләргә очрыйлар һәм һәрвакыт җиңеп чыгалар. Күңелләре яхшы, ниятләре изге булганга җиңәләр алар. Әшәке аҗдаһалар, явыз кешеләр күпме генә көчкә , нинди генә байлыкка ия булсалар да, барыбер җиңеләләр.

    Маҗаралы хәлләр безнең арада яшәүче, без яраткан җәнлекләр арасында да булып тора. Миңа күптән түгел Йомгак исемле бер бик шук песи баласы белән булган хәлләрне сөйләделәр. Ә мин бу турыда сезгә дә сөйләмәкче булам.

    Ягез, тыңларга әзерләндегезме?

    Бер өйдә мәче баласы Йомгак, ә идән астында тычкан баласы Чикыл яшәгән. Хуҗа хатын  мәче баласын бик яраткан, сөт. йомырка, ит, тәмле ботка белән сыйлаган.

    Йомгак ашап туйганнан соң үз койрыгы белән уйнарга яраткан. Ул аны койрыгы дип белмәгән. Койрыгын тотмакчы булып, аның артыннан әйләнә дә әйләнә, әйләнә торгач, башы әйләнеп беткән, тик койрыкны гына тота алмаган.

    Менә шундый үзе шаян, үзе наян, үзе йомшак, үзе йомгак кебек , ә үзе тинтәк тә булган ул.

    Тычкан баласы Чикыл да койрыгы белән уйнарга яраткан. Тик аның койрыгы Йомгакныкы белән чагыштырганда бөтенләй кечкенә булган. Песи баласының койрыгы исә үзе кебек йомшак, үзе кебек шаян, үзе кебек тинтәк тә икән. Тычкан баласының шул койрык белән бик тә уйныйсы килгән.

 

    ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Әни, идән өстендә нинди матур койрык йөгерә анда?

    ТЫЧКАН. Песи баласы койрыгы ул.

    ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Миңа да шундый койрык кирәк.

    ТЫЧКАН. Синеке дә бик матур.

    ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Юк, минеке ямьсез! Минем дә шундый койрыклы буласым килә! Песи баласы миңа койрыгын бирмәс микән?

    ТЫЧКАН . Үзендәге койрыкны тычканнарга бирә торган булса, песи дә димәсләр иде аны.

    ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Мин аңа үземнекен бирер идем.

    ТЫЧКАН. Берүк, балакаем, аңа якын килә күрмә, читтән карап торганда гына йомшак ул, тырнагына эләктереп алса, ычкынырмын димә. Песиләр белән тычканнар борын-борын заманнардан бирле дошманнар. Аларның беркайчан да дус булганнары юк, булмаячаклар да.

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Песи баласын да әнисе кисәтеп куйган.

 

    ПЕСИ. Идән астында чи-чи килгән тавышны ишетәсеңме? Анда тычканнар яши.

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Тычканнар? Ишетәм! Чиелдиләр! Минем алар белән уйныйсым килә!

    ПЕСИ. Берүк, мин песи баласы дип, бик батыраеп китә күрмә, тычканнар янына үзең генә барма, кирәгеңне бирерләр!

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Биреп карасыннар! Мин дә үзләренең кирәгеен бирермен! Минеи аларның кирәген бирә-бирә уйныйсым килә. Минем тырнак очларым кычыта. Мияу!

    ПЕСИ. Мин әйткәнне тыңла!

    ПЕСИ БАЛАСЫ(еламсырап). Әнием... Юк, юк, мин тычканнар янына синнән башка бармыйм!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик тычкан баласы Чикыл да, песи баласы Йомгак та әниләре әйткәнне шунда ук онытканнар. Йомгак мин песи дип, Чикыл исә мин тычкан, дип батыраеп, көннәр буена берсен-берсе сагалап утырганнар. Утыра торгач, йоклап та киткәннәр, уянгач, тагын сагаларга тотынганнар.

    Тычкан баласы Чикыл Йомгак йоклаган чагында идән астыннан чыга да аның койрыгын иснәп тә, тешләп тә , тотып та карый. Йомгак күзен ача башлау белән идән астына кереп кача икән.

    Шулай итә торгач, бервакыт Чикыл песи баласының койрыгын идән астына тартып төшергән дә беркемнән курыкмыйча рәхәтләнеп уйный башлаган. Ялап та караган, иснәп тә караган, тик бер тәмен дә тапмаган.

    - Фу! Ашарга дисәң, ашарга яраксыз, яларга дисәң – яларга яраксыз, нәрсәсе өчен койрыгын куадыр? – дип бик гаҗәпләнгән. Шуннан соң тешләп алган.

    Песи баласы авыртуга чыдый алмыйча сикереп торган да пыр тузып идән буйлап йөгерә башлаган. Ул йөгерә, аның артыннан койрык йөгерә, койрык артыннан, койрыкка ябешкән тычкан баласы Чикыл йөгерә, ди.

 

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Зинһар, җибәр!

    ТЫЧКАН. Койрыгыңны миңа бирсәң, җибәрәм.

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Койрык минем үземә кирәк!

    ТЫЧКАН. Койрыгыңны алмый торып китмим! (Тешли.)

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Мияу! (Үрле-кырлы сикерә.)

    ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Бирмәсәң, өзеп алам!

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Әни! Мияу! Әни!

    ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Синдә генә түгел, минем дә әни бар! Мин аны чакырсам, койрыгыңны төбеннән үк өзеп алачак!

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Юк, юк, берүк чакыра күрмә! Менә әни генә кайтсын, ул кайткач, койрыгымның тиресен бозмыйча алып бирер.

    ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Миңа синең әниеңнең ярдәме кирәк түгел! Мин үзем дә бозмыйча гына өзеп ала алам!

    АЛЫП БАРУЧЫ. Песи баласы кая керер тишек тапмаган. Ярый әле икесенең дә әниләре кайтып өлгергән.

    ТЫЧКАН. Бу нәрсә бу? Җибәр песи баласының койрыгын! Син песинең безгә ачулануын телисеңме? Моның өчен беләсеңме, песи безне нишләтәчәк! Ул безнең барыбызны да һич кызганмыйча кырып бетерәчәк!

    ПЕСИ. Син нигә тычкан белән шаярасың? Тычканнар белән шаярырга ярамый дип әйттем түгелме сиңа?

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Мин үзем тыңладым тыңлавын, койрыгым гына тыңлый белмәде.

    ПЕСИ. Акылсыз койрык!

    ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Мин дә песи баласының койрыгы белән генә шаярдым!

    ПЕСИ. Койрыгыңны тешләп алсалар, булыр иде менә!

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Тычканнар белән шаяруның куркыныч булуын белдем мин хәзер. Койрыгым... Койрыгым...

    ТЫЧКАН БАЛАСЫ. Мин дә песиләр белән шаяруның ахыры әйбәт булмасын аңладым.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Менә, балалар, мин сезгә песи баласы белән булган бер вакыйга турында гына сөйләдем. Ярый әле, моннан ул үзе дә, тычкан баласы да сабак алган. Тик песи баласы гел өйдә генә утырмаган, ишегалдында да уйнарга яраткан. Менә хәзер дә мин сезгә ишегалдында булган хәл турында сөйлим. Ә ишегалдында Акбай исемле маэмай яшәгән.

 

              Акбай белән Йомгак

    АЛЫП БАРУЧЫ. Бу вакыйга да бик кызыклы һәм гыйбрәтле.

    Акбай белән Йомгак артык дус яшәгәннәр, дип әйтеп булмый. Чөнки Акбай ишегалдында яшәгән, хуҗабикәсенең ихатасын чит-ятлардан саклаган, ул үзенә йөкләнгән вазифаның бик мөһим булуын яхшы аңлаган һәм билгеле инде, моның белән бик тә горурланган. Хуҗабикәнең ихатасын саклагач, Йомгакны да чит-ятлардан саклаган булып чыга бит инде. Шулай булгач, ул Йомгакка койрыгын болгап, ярарга тырышып азапланмаган.

    Шундый җаваплы эше булгач, аның бүтән маэмайлар белән уйнарга да вакыты булмаган. Песи баласы белән бигрәк тә. Йомгакка көне буена уен булса да, уеннан туймаган бит. Чөнки аның бөтен эше – ашау, эчү, йоклау һәм уйнау булган.

    Бервакыт хуҗа хатынның күршесе кергән дә песиен   берничә көнгә генә биреп торуын сораган. Чөнки ул берүзе генә калган һәм төнлә аңа йокларга куркыныч булган. Төне буена идән астындагы тычканнар песи юклыгын белеп алганнар һәм өйдә тычканнар сабантуе үткәрәләр икән. Бер төн түзгән бу, ике төн, өч төн, тычканнар бәйрәм итүдән һич тә туктый белмәгәннәр. Шуннан ул аптырап, күршеләрнең песиен сорарга кергән.

    Хуҗа хатын песиен берничә көнгә түгел, ә бөтенләйгә биргән. Үзенең өен сакларга Йомгакны калдырган. “Әнисенә ошаса, бу да бик уңган, бик булган булыр, тычканнарны шылт та иттермәс”, дигән.

    Шулай итеп песи баласына да эш чыккан.

    Песи баласы курыкса курыккан, тик тычканнарны идән өстенә чыгармаган. Шуннан соң тычканнар кайсы кая качканнар. Өйдә тычкан калмагач, Йомгакка эш беткән. Ул баскычка чыгып, кояшка җылынып йокымсырап ята башлаган. Акбай да оясыннан башын чыгарып, күзләрен елтыратып, аны күзәтә икән.

    Бервакыт Акбайның оясына тычкан килеп кергән.

 

    АКБАЙ. Әй, син кем буласың?

    ТЫЧКАН. Мин – тычкан!

    АКБАЙ. Тычкан? Кем соң ул тычкан?

    ТЫЧКАН. Тычканмы?

              Бер аягын кискән,

              Бер аягын кыскан,

              Койрыгын бөккән,

              Менә кем ул тычкан!

                       Җырлап бии.

    АКБАЙ. Әй-әй! Тик кенә тора аласыңмы син, юкмы? Миңа өй сакларга комачаулыйсың.

    ТЫЧКАН. Син сакламасаң  да бик әйбәт саклыйлар аны. Песи өйдән барыбызны да куып чыгарды. Сине дә куган, күрәмсең.

    АКБАЙ. Мин өй саклыйм. Сезнең усал песиегез минем өчен чүп кенә.

    ТЫЧКАН. Кач, тизрәк кач! Карап торырга гына ул шулай йомшак күренә! Сикерә-сикерә өстеңә ташлансамы? Айга хәтле чөяргә дә күп сорамас. Минем бер улымны үрле-кырлы сикерткән песи бит ул! Өйнең түшәме булмаса, әллә кая сикертә иде, түшәм  генә коткарып калды. Монда сезне коткарырга түшәм дә юк!

    АКБАЙ. Ташла әле, юк-барны! Беләсең килсә, песинең оямнан атлап та кергәне юк әле.

    ТЫЧКАН. Нишләп керсен ул? Синең салкын өеңдә ни калган аңа? Аның кышын өе җылы, җәйге эсседә - өй эчендә җиләс. (Эт оясын карап.) Монда әллә кая сикереп тә булмый. Әйтәм бит, тыштан караганда гына йомшак йомгак кебек ул.

    АКБАЙ. Ул йомшак йомгак сезгә нинди начарлык эшләде соң?

    ТЫЧКАН. Беребезгә дә тынычлык бирмәде. Башта әнисе, хәзер менә үзе... Беребезне дә калдырмыйча куып бетерде... Гомер иткән җиребездән күченеп китәргә туры килде. Их, мәче түгел, син яшәгән булсаң, без бергә шундый матур итеп яшәгән булыр идек!

    АКБАЙ. Мин аны адәм рәтле песи дип торам тагын. Йомшак җәеп катыга утырта торган гадәте барлыгын белмәдем.

    ТЫЧКАН. Ул әшәкенең дә әшәкесе. Минем аңардан да усал җәнлек күргәнем булмады. Инде кайларга барыйм икән? Үзем генә булсам, бер хәл иде. Балаларым, йөрәк парәләремне кем саклар, кем яклар? Әтиләре песи белән тигезсез көрәштә корбан булды. Балаларым белән кемгә сыеныйм?

    АКБАЙ. Ярар, минем өем сезнеке кебек үк уңайлы түгел түгелен, риза булсагыз, яшәгез, миңа гына комачауламагыз.

    ТЫЧКАН. Ой, рәхмәт! Бу яхшылыгыңны гомергә онытмам.                        

    АКБАЙ. Сез тынычлап яшәгез. Минем ояма песи якын килә алмас.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тычкан балалары белән Акбай оясынңа яши башлаган. Тычканнарны куып бетергәч, Йомгакка эш калмаган. Ул ары килгән, бире килгән, тик тычканнарның үзләрен түгел, эзләрен дә тапмаган. Тычканнарның үзеннән качканын белмәгән шул ул.

 

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Уйнарга тычкан да юк. Хуҗабикәм дә миңа салкын карый башлады. Нишләргә дә белгән юк. Йоклап алыйм булмаса. (Йоклый.)

           Хуҗа хатын керә.

    ХУҖА ХАТЫН. Бу песи бер дә әнисенә ошамады, бик ялкау булып чыкты. Ашый да йоклый, йоклый да ашый. Уйнарга да иренә. Бар, үз тамагыңны үзең туйдыр. Акылга утыргач, кайтырсың.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Песи баласы, мескен, урамга чыккан да елап утыра икән. Акбай аны да кызганган.

 

    АКБАЙ. Ник елыйсың?

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Элек мин өйдә яшәдем. Идән асты тулы тычкан иде, мин аларны куа идем, рәхәтләнеп уйный идем, хуҗам алдына менеп ирәләнә идем. Ул мине бик ярата иде. Өйдә тычканнар беткәч, миңа көн бетте, урамда калдым.

    АКБАЙ. Ярар, юкка елама! Кер минем ояма. Бергәләп яшәрбез.

    ТЫЧКАН. Ура! Хуҗа хатын песи баласын куды. Без хәзер өйнең үзенә үк күченәбез. Рәхмәти Акбайга! (Песи баласына.) Бик батыр кыланган идең шул!

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Мин бүтән бер дә алай эшләмәс идем, хуҗабикәм генә өенә кире кайтарсын иде.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Өйдә песи баласы булмагач, тычканнарның барысы да кире кайткан һәм ду килеп яши башлаган. Идән астына гына түгел, идән өстендә дә чабышып йөргәннәр һәм өйнең астын өскә китергәннәр.

    - Песиемне куып ялгышканмын, бер дә ялкау булмаган, әнисе кебек тырыш булган икән. Кире өйгә кайтарырга кирәк, - дигән хуҗа хатын һәм Йомгакны өйгә алып кайткан.

    Йомгакның өйдә яшәвен күреп. тычканнар бик кайгырышканнар.

 

    ТЫЧКАННАР. Безгә тагын көн бетите болай булгач! Тагын туган җиребезне ташлап китәргә туры килер инде.

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Китмәгез, сездән башка эш харап! Сез булмагач, хуҗа хатын мине санга сукмый. Сез идән астында яшәгез, мин сезне куган булырмын, тик тотмам үзегезне. Тик карагыз аны, азып кына китмәгез, юкса кызганып тормам үзегезне.

    ТЫЧКАН. Ярар, син әйткәнчә булыр! Син акыллы песи икәнсең!

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай алар килешеп яшәп киткәннәр. Хуҗа хатын да песиеннән бик канәгать булган. Тычканнар да  үзләрен тәртипле тотканнар.

 

              *            *            *

    АЛЫП БАРУЧЫ. Песи баласы Йомгак белән тагын әллә никадәр кызык хәлләр булган. Мин сезгә шул ук Акбай белән Йомгак турында тагын бер хәл турыда сөйлим әле.

    Тора-бара Акбай белән Йомгак дуслашып ук киткәннәр, бергә йоклаганнар, бергә уйнаганнар, бергә йорт саклаганнар. Әле Акбай Йомгак артыннан, әле Йомгак Акбай артыннан йөгергән.

    Кайчакларда Акбай , кайчакларда Йомгак уенның иң кызган чагында йомарланып ала да икенчесенең каршына туп кебек атылып чыга икән. Болай уйнау аларга бик тә ошаган.

    Бервакытны хуҗабикәнең Нияз исемле улы бармагын кискән. Ул бармак бик каты шешкән. Малайны хастаханәгә алып киткәннәр.

    Табиб Ниязның бармагын карагач, дару сөрткән. Тизрәк төзәлсен өчен эт мамыгыннан бәйләнгән бияләй кияргә кушкан.

 

    АКБАЙ. Аф-аф-аф! Нияз кайчан кайта, нигә Нияз юк? (Ниязны күреп.) Хәлләрең ничек?

    НИЯЗ. Миңа эт мамыгыннан бәйләнгән бияләй кияргә куштылар. Минем сарык йоныннан да, кәҗә мамыгыннан да бәйләнгән бияләем бар. Тик менә эт мамыгыннан бәйләнгән бияләй турында гына ишеткәнем юк. Каян алырга инде, ә?

    АКБАЙ. Син үзеңнең тугрылыклы дустың Акбай барын оныттыңмы әллә? Минем мамыгымнан да менә дигән йомшак бияләй бәйләп була бит.

    НИЯЗ. Синең мамыгыңны алгач, мамыксыз калырсың бит? Бердән – көләрләр, икенчедән – туңарсың.

    АКБАЙ. Көлсә соң! Гел көлеп йөрмәсләр әле. Әшесәм әтиеңнең зур бияләен киярмен.

    НИЯЗ. Син чыннан да тугрылыклы дус! Рәхмәт сиңа.

    АКБАЙ. Син терел генә, менә булыр шул рәхмәт.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Акбайның мамыгын алып, Ниязга бияләй бәйләгәннәр. Нияз бияләйне кигән һәм бармагы төзәлгән.

    Ә Акбайга Ниязның әтисенең бияләе кирәк тә булмаган. Аңа тагын да куерак, тагын да йомшаграк булып йон үскән.

    Бервакыт Йомгакның да аягы кысылган. Аның да аягы шешкән. Тик аңа бияләй бәйләп тормаганнар, Нияздан калган бияләйне кигергәннәр. Йомгак бияләй эченә чумган, башы гына күрпенеп калган.

 

    ЙОМГАК. Хәзер минем тәпием генә түгел, бөтен тәнем авыртса да, бияләйнең шифасы тияр, кызганыч, тәпием генә бик авырта! Мияу!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шул арада беркем дә сөйми торган усал бер мәче килеп кергән һәм Йомгакны эт дип белеп, аңа ташланган. Йомгак чырыйлап мияулап җибәргән, усал песи аннан куркып, агач башына менеп киткән.

    Ул арада ала карга килгән дә , бияләйне күтәреп агач башына алып менгән.

 

    КАРГА. Менә, балаларым, сезгә сакчы эт алып кайттым.

    КАРГА БАЛАЛАРЫ. Сакчы эт? Шундый буламыни инде сакчы эт? Кая соң аның канатлары? Кая тәпиләре? Койрыгы да юк! Бу нинди сакчы булсын?

    КАРГА. Мин әйткәч, сакчы була инде ул! Аның сезгә тәпие белән койрыгы, канаты нигә кирәк? Ул чагында агач башында сезне саклатып утырырсың менә! Аяксыз, койрыксыз, канатсыз булуы үзе әйбәт әле аның!

    КАРГА БАЛАЛАРЫ. Шулаймыни? Ярар, сакласын алайса, без каршы түгел. Әй, сакчы! Безнең сезнең белән уйныйсыбыз килә!

    ПЕСИ БАЛАСЫ. Мияу! Мияу!

    КАРГА БАЛАЛАРЫ. Бу эт түгел, песи икән! Ул безне тотып ашарга җыенадыр!

    КАРГА. Песи? Юк, безгә песи кирәкми. Төлкене тавыклар оясына сакчы итеп куйган шикелле була бит бу!

    АЛЫП БАРУЧЫ. Ала карга Йомгакны бияләве белән төртеп төшергән, тик Йомгак җиргә төшеп өлгермәгән, аны Бөркет эләктереп һавага күтәрелгән.

    Бу юлы Йомгак элеккедән дә катырак мияулаган.

    БӨРКЕТ. Этнең песигә әйләнүе юньлегә булмас, - дигән һәм тагын аска төшереп җибәргән.

    Бияләйне җил эләктереп алган да үзе белән очыртып алып киткән һәм кире үзләренең ишегалдына илтеп куйган.

    Акбай белән Нияз Йомгакның исән-сау булуын күреп сөенгәннәр, сөенечләреннән бияләй турында да онытканнар.        

    Ә бияләй туп-туры Акбайның өненә кергән дә аңа менә дигән мендәр булган.

    Теге усал песи нишләгән, дисезме? Ул агач башында утырган-утыран да , усаллыгын коеп бетергән. Агач башыннан төшкәндә ул инде шундый ягымлы, шундый тәүфыйклы песигә әверелгән, имеш.

 

              Мактанчык күбәләк

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Балалар, сез мактанырга яратасызмы? Юк дисез, әйеме?

    Дөрес эшлисез, мактанмагыз. Мактану аркасында күпме кеше көлкегә кала. Ә инде мактанчык бала турында әйтеп тә торасы юк. Мактанчык дигән кушамат үзеннән-үзе берегә аңа. Йөрер шунда гомер буена мактанчык атлы булып, исемен дә  онытырлар.

    Җәнлекләрне дә, кошларны да, бөҗәкләрне дә юньлегә илтми ул мактану. Мактану аркасында алар әллә нинди көлкеле хәлләргә тап булалар.

    Менә мин сезгә шундый бер мактанчык күбәләк турында сөйлим әле. Ягез, тыңларга әзерләндегезме?

    Яшәгән ди бер күбәләк. Ул шундый матур, шундый җитез булган. Тик менә аның бер җитешсез ягы бар ди – ул да булса мактанчыклыгы икән.

        

              Күбәләк керә.

 

    КҮБӘЛӘК.

        Мин матур, мин матур, миндәй матур җирдә юк,

        Канатларым ал да гөл, бер битем ай, берсе гөл.

        Җил җитезгә - мин җитез, мин җитезгә - җил җитез,

        Килегез – мине күрегез, булдыра алсагыз – тотыгыз!

    КҮБӘЛӘКЛӘР. Уф, мактанчык килә!

 

    КҮБӘЛӘКЛӘР ҖЫРЫ.   

              Уф, күңелләр болгага,

              Бигрәкләр дә мактанчык.

              Мактанчык, мактанчык,

              Авызыңны тор ябып.

    - Мактанчыклыгы белән күңелне болгатты инде!

    - Шул хәтле мактанчык булыр икән!

    - Әнисе дә болай мактанчык түгел иде!

    - Матурлыгын мактанмаса да күреп торабыз бит!

    - Без дә аңардан ким түгел!

    - Бер дә матур булып тоелмый хәзер!

    - Үзен күргәч, тизрәк качасы килә!

    - Шәүләсен дә күрәсе килми!

    - Әйдәгез, тизрәк качыйк!

 

              Качалар.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Матур күбәләк як-ягына карана һәм гаҗәпләнә икән.

 

    КҮБӘЛӘК. Әле генә монда иделәр бит, кая китеп беткәннәр соң болар? Канатларымны роза таҗларыннан тамган буяуга манган идем, кемгә күрсәтергә соң хәзер? Әй-әй-әй! Кем бар анда? Күбәләкләр! Чебен-черкиләр! Сайрар кошлар! Кая соң, берегез дә юк? Матурлыгымны күрми каласыз бит, килегез! Мин нинди матур! Мескеннәр, шушындый матурлыкны күрмисез! Күзегез сукырдыр, колагыгыз чукрактыр сезнең!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Үзеннән качканнары һич тә башына килмәгән моның. Хәер, андый уй килерлек башы булса, мактанмаган да булыр иде.

    Күбәләк чак кына еламаган. Елаган да булыр иде, тик якында гына чәчәктән чәчәккә кунып бал җыеп йөрүче бал кортларын күргән.

 

    БАЛ  КОРТЛАРЫ.

              Чәчәкләрдән бал җыябыз,

              Бик тә тәмле балыбыз.

              Безгә килеп балыбызны

              Авыз итеп калыгыз.

    КҮБӘЛӘК. Менә ачуланып утырам тагын. Матурлыгымны күрергә бал кортлары килгән бит. Мин- күбәләк булам! Үзем җитез, үзем булган, ә үзем – матур!

    КҮБӘЛӘК ҖЫРЫ:

              Үзем җитез, үзем булган,

              Үзем бигрәкләр матур.

              Бөтен тирә-як болынга

              Ямь биреп торам бүген.

    БАЛ КОРТЛАРЫ.

    - Нинди матур чәчәк!

    - Моның балы да бик тәмледер!

    - Карагыз, карагыз, кайсы урында үскәнен тамгалап куйыйк, орлыгын алып, көз көне бөтен болынга таратырбыз!

    - Әйе, әйе, шулай итсәк, киләсе елда болынны шундый матур-матур гөлләр каплап алыр, балыбыз тагын да тәмлерәк булыр!

    - Яңа чәчәк! Яңа чәчәк! Килегез, бал кортлары, барыгыз да карагыз!

    БАЛ КОРТЛАРЫ:

              Чәчәкләрдән бал җыябыз,

              Бик тә тәмле балыбыз.

              Шушы тәмле балыбызны

              Авыз итеп калыгыз.

    КҮБӘЛӘК. Әйе, әйе, мин матур, мин матур, тик минем кебек матур гөлләр болытны каплап алмаячак, чөнки мин – бер генә! Миннән дә матур күбәләк юк, булмас, булмаячак та!

    БАЛ КОРТЛАРЫ.

    - Бу нинди тиле?

    - Кем анда үзен-үзе мактый?

    - Үзен-үзе мактаган ахмак!

    - Без аны чәчәк дип торган булабыз тагын!

    - Тилене чәчеп үстермиләр!

    - Ә, бу бит мактанчык күбәләк!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шуннан соң бал кортлары аңа игътибар итмичә үз эшләрендә булганнар. Алар башкалар кебек качып тормаганнар, чәчәктән чәчәккә кунып бал җыюларында булганнар. Берсе исә мактанчыкны тешләп тә алган.

 

    БАЛ  КОРТЫ. Бүтән мактанып йөрмә!

    КҮБӘЛӘК. Ой-ой-ой! Ой-ой-ой! (Үрле-кырлы сикерә.) Күзегез юктыр сезнең! Әгәр дә булса, сары салам кебек балны миннән өстен күрмәс идегез! Ой-ой-ой! Ой-ой-ой! Черкиләр булып черкиләр дә болай каты тешләми. Әһә! Черкиләр янына барыйм әле. Алар менә ичмасам, миңа карап кына торырлар!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Черкиләр янына баруы булган, яңгыр ява башлаган. Черкиләр күбәләкне күргәч, чынлап та бик сөенгәннәр.

 

    ЧЕРКИЛӘР:    

    - Кая кереп качарга инде?

    - Менә монда кулчатыр бар!

    - Кулчатыр, кулчатыр! Килегез, барыбызга да урын җитәрлек!

    - Кара әле, каян килеп чыкты соң бу кулчатыр? Әле генә берни дә юк иде бит!

    - Каян килсә дә килсен, яшеренергә урын гына булсын!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Күбәләк авызын ачарга да өлгерә алмаган. Бердән - өстән эре-эре яңгыр коя башлаган, икенчедән, канат астына болыт булып болындагы барлык черки яшеренгән.

 

    БОЛЫТ ҖЫРЫ.

              Күкләрне иңләдем,

              Җирләрне назладым.

              Дым белән сугарып

              Болынны ямьләдем.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Ә болытның мондый күренешне бер дә күргәне булмаган. Шулай булмыйча, искиткеч матур күбәләккә болыт кебек булып черкиләр яшеренсен әле! Моны яхшырак күрим дип, аска ук төшкән.

 

    БОЛЫТ. Нинди батыр күбәләк Нинди миһербанлы! Үзе чыланса чыланган, черкиләрне яшергән!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Ә күбәләк мактану түгел, авызын ачарга да куркып торган. Ачса – анда да бер көтү черки яңгырдан кереп ышыкланган булыр иде.

    Тик болыт моны белмәгән. Ул җилгә эндәшкән.

 

    БОЛЫТ. Алып кит, җил туган, бу күбәләк астындагы черки болытын. Харап була бит күбәләк!

    ҖИЛ. Хәзер, хәзер, без күбәләкне коткарабыз!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шуннан соң болыт яңгыр булуыннан туктап, җир өстенә томан булып яткан. Черкиләр исә яңгырның туктавын күреп, күбәләк канаты астыннан чыкканнар. Хәтта җилнең дә кирәге булмаган. Тик җил минем кирәгем чыкмады , дип тормаган, аның йомарланып беткән канатларын таратып тигезләгән. Күбәләк тагын да ныграк матурланган.

 

    КҮБӘЛӘК. Рәхмәт сиңа , болыт, рәхмәт сиңа, җил!Сез булмасагыз, черкиләр бөтен канатыны кулчатыр итеп тарткалап бетерерләр иде.

    БОЛЫТ. Черкиләрне канат астына сыендырмаган булсаң, мин әле бик озак яңгыр яудыра идем. Рәхмәтне черкиләргә әйт.

    КҮБӘЛӘК. Рәхмәт! Кая киттегез соң әле? Рәхмәт тә әйтә алмый калдым үзегезгә.

    БОЛЫТ. Алар бер дә әллә кайда түгел, күләгәгә кереп ышыкланганнар. Яңгырны яратмаган кебек, кояш яктысыннан да курка алар. Сез аларга кич белән кояш баткач рәхмәт әйтерсез. Алар шул вакытта һавада очып йөриләр.

    КҮБӘЛӘК. Кич мин йоклыйм шул инде...

    БОЛЫТ. Алар сине барыбер ишетеп тора. Ә хәзергә - хуш, батыр күбәләк!

    КҮБӘЛӘК. Хуш! Хушыгыз!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Күбәләк дөресен әйтергә оялган. Шуннан соң ул бер тапкыр да мактанмаган. Бүтән күбәләкләр аның мактануын онытканнар һәм үзен бик яратканнар.

 

 

              Йөзә торган утрау

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Яшәгән ди Алмаз исемле бер малай. Ул туплы уйнарга яраткан. Үзе тупка тибә, үзе җырлый икән.

 

    АЛМАЗ. Бер типтем – уңга китте,

                Ике типтем – сулга китте.

                Өч типтем – күккә менде,

                Дүрт типтем – күлгә төште,

                Биш типтем - күлгә чумды.

         (Тубы суга төшә.)

    Кара әле, су да коенып чыкты. Тупка гына коенырга димәгән. мин дә коеныйм әле. Мин су коенып чыкканчы үзеңне тәртипле тот, беркая да сикермә! (Тупны судан алып, яр буена куя һәм үзе суга керә.)

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Алмаз чишенгән дә киемнәре янында тупны калдырып, суга кереп китикән. Аның кереп китүе генә булган, су читендәге бакалар туп янында сикерешеп, аны карый башлаганнар.

 

    БАКАЛАР. Бак-бак-бак-ак! Күл буенда куркыныч җанвар бар! Үзе яшел, үзе зәңгәр, үзе шома, үзе түгәрәк, ә үзе бер урында һич тә тора белми, йә сикерә, йә тәгәри. Хәзер дә тәгәрәр иде, Алмазның киемнәре булмаса.

    БАКАЛАР ҖЫРЫ:

              Күл буенда җанвар бар,

              Абау, бигрәк куркыныч!

              Ни койрыгы, ни күзе юк,

              Ни тотарга мөгезе юк.

    - Нәрсә икән бу?

    - Әйдәгез, якынрак барып карыйк!

    - Мин куркам!

    - Мин дә!

    - Тешләп кенә калса ярый ла! Йотып куймагае...

    - Юкны сөйләмәгез әле! Йотса, Алмазның үзен йоткан булыр иде!

    - Әйе, әйе, аны йоткан булыр иде!

    - И-и, куркаклар! Чебен тисә чер итәргә торасыз. Әйдә, үзем барып карыйм әле. Минем бу нәмәрсәне элек тә күргәнем бар. Сикерергә яратса да, бер дә куркыныч түгел ул. Аның белән балалар сикереп уйнарга ярата. Аларның әниләре уйнатмас иде алай куркыныч булса. Җанвар түгел, туп ул беләсегез килсә!

    - Туп?

    - Туп турында минем дә ишеткәнем бар!

    - Туп дигәннәре шушымыни инде?

    - Туп дигән нәрсә утта янса да, суда батмый, йөзә дә йөзә, диңгезгә хәтле барып җитә ул бер суга керсә!

    - Бер табышмак әйтимме?

    - Кит әле, нинди табышмак әйтәсең ди туп турында?

    - Үзе батмый, суыкта катмый, бер урында торалмый, ул нәрсә?

    - Туп!

    - Әйе шул, туп!

    ТУП ҖЫРЫ:

              Тупылдатсаң – тупылдыйм,

              Шакылдатсаң – шакылдыйм.

              Тук-тук-тук!

              Шап-шоп-шап!

              Сикереп һич тә туймыйм мин!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Бакалар тупны кармалап та караганнар, өстенә дә сикереп менгәннәр, аннан соң суга этеп төшергәннәр дә тотынганнар уйнарга. Өстенә дә менеп утырганнар, аннан суга да сикереп төшкәннәр, астыннан да йөзгәннәр, яныннан да йөзгәннәр, йөзеп һич тә туймаганнар. Шулай итеп кич җиткәнен сизми дә калганнар.

    Ә Алмаз туйганчы коенып судан чыкса, тубын тапмаган. Аптыраган, әллә айга сикерде микән, дип, күккә караган, анда туп булмаган. Болытка да караган, анда да булмаган туп. Аннан күлгә караган һәм күл уртасында үзенең тубын күргән. ә тубы янында бакалар гына түгел, балыклар да сикерешеп уйныйлар икән.

    Алмазның үзенә дә кызык булган. Ул карап-карап торган да:

    - Ярар, бу  туп сезгә булсын. Ә мин яңасын алырмын, - дип өенә кайтып киткән.

 

 

        

        Чишмә суы шаяра

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Яшәгән ди Алсу исемле бер кыз. Бервакыт әнисе аңа болай дигән:

 

    ӘНИСЕ. Кызым, чишмәдән су алып кайт әле,чәй кайнатыр идем. Кабартма пешерермен, тәмләп чәй эчәрбез.

    АЛСУ. Ярар, әнием, минем кабартма белән сөтле чәй эчәсем бик килгән иде.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Алсу бизәкле көянтәсенә чәчәкле чиләкләрен элеп чишмәгә киткән.

    Чишмә суы челтерәп җрлый-җырлый ага икән.

 

    ЧИШМӘ. Алсу, Алсу суга бара,

                       Бизәкле көянтәсе.

                       Бизәкле көянтәсенә

                       Кунган кошлар гаскәре.

    АЛСУ. Бигрәк матур челтерисең. Әйдә әле, минем чиләкләремә кереп тә челтерә. (Су ала.)

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик су хәзер челтерәмәгән. Челтерәргә, чишмә суы аккан чагында гына челтери бит. Чиләк эченә тыгып куйсыннар да, ничек итеп челтерәсен ул?

    Әмма челтерәмәвенә бер дә аптырап тормаган. Чөнки ул бик кызыксынучан булган – чиләкләрдән башын тыгып тирә-ягына карамакчы булып чайкала башлаган. Юлда аларга каз-үрдәкләр, сарык бәрәннәре очраган. Ә чишмә суы аларның һәркайсына:

    - Исәнмесез! Исәнмесез! Мин чишмә суы булам! – дип эндәшкән һәм эндәшкән саен чайпалган, чайпалган саен җиргә түгелгән. Алсу өйгә кайтып җиткәндә су чиләкнең төбендә генә калган.

 

       Алсу чиләкләренә аптырап карый.

 

    АЛСУ. Чиләкләрем туп-тулы иде бит, кая китте икән чишмә суы?

    ӘНИСЕ. Менә кызым эшкә дә ярый башлады! (Алсуның башыннан сыйпый, чәйнеккә су алып кайнатырга куя.) Тиздән су кайнап чыгар, коймагым да пешеп өлгерер,  мәтрүшкәле сөтле чәй белән сыйлармын үзеңне.

    АЛСУ. Чәй кайнап чыкканчы мин тагын су алып кайтыйм әле! Тик бу юлы мин суны беркая да калдырмам, карап кына кайтырмын!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Бу юлы ул кайтканда чишмә суын шул хәтле саклаган, хәтта юлында очраган түмгәкне дә күрмәгән һәм абынып егылган. Алсу бер якка, чиләкләре икенче якка, көянтәсе өченче якка тәгәрәгән. Тәгәри торгач, алар бер-бер артлы чишмә буена килеп төшкәннәр.

    Ә чишмәдән аккан ерганакта бака-бакылдыклар утыралар икән. Алсуны күргәч, көләргә тотынганнар.

 

    БАКАЛАР.

              Бак-бака-бак! Бак-бак-бак!

              Йөрмә чабып, йөр син сак,

              Атлап йөр син чак-чак!

              Атламасаң чак-чак,

              Абынырсың кат-кат!

    АЛСУ. Нигә аны башта ук әйтмәдегез?

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик Алсу озак үпәләп тормаган, тагын бака көлкесенә калганчы, дип. чиләкләренә су тутырып алган да чак-чак кына, сак-сак кына атлап өенә кайтып киткән. Чишмә суы бу юлы чайкалмаган, ул чайкалмагач, су да түгелмәгән. Әнисе исә:

    - Минем кызым зур үсте, - дип сөенгән һәм тәмле коймак, сөтле чәй белән сыйлаган.

 

 

              Тиктормас болыт

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Каф таулары артында үзенең балалары белән болыт яшәгән. Ул балаларының исәбе-хисабын үзе дә белмәгән. Олысы да, кечесе дә, эресе дә, вагы да булган аның балаларының. Алар арасында яңгыр болытлары да, кар болытлары да, боз болытлары да булган. Ул болытлар җир шарын кирәк чагында кар, кирәк чагында яңгыр, кирәк чагында дым белән туендырып торганнар.

    Болыт балаларының санын белмәгән кебек, үзенең ничә яшьтә икәнлеген дә белмәгән. Хәер, ул бу турыда уйлап та карамаган. Аның моңа вакыты булмаган, җәен дә, көзен дә, язын да, кышын да һәрвакыт эшләргә туры килгән аңа. Хәтта төннәрен дә күзен йоммаган ул. Ул кайда кар кирәк – шунда кар болыты, кайда яңгыр кирәк – шунда яңгыр болыты җибәргән. Балалары озак кайтмый торган чагында да әнкә болыт кайгырмаган. Әле бер генә  болытның да өенә кире әйләнеп кайтмыйча калган чагы булмаган.

    Болытларның бер дә тиктормас, шук энеләре булган. Ул аларның иң төпчеге, иң кечкенәсе дә икән. Әле ул гел әнисе янында гына яшәгән.

    Бервакыт әнисе аны абыйларына ияртеп җир сугарырга җибәргән. Тиктормаска алар белән шул хәтле ошаган, әле яңгыр булган, әле парга әйләнгән, әле кар булган. Бәп-бәләкәй генә булса да болыт булган шул ул.

 

    ТИКТОРМАС БОЛЫТ. Шундый рәхәт, шундый иркен!

    БОЛЫТЛАР. Рәхәт булса да кайтырга вакыт җитте. Капчыкларыбыз бушады, безгә аларны тагын тутырып килергә кирәк.

    ТИКТОРМАС. Юк, мин кайтмыйм! Минем кайтасым килми. Монда шундый рәхәт1

    БОЛЫТЛАР:

    - Рәхәт әйбер күп була ул. Анда безне әни көтә.

    - Нигә кыстыйсың? Уйныйсы килә аның, үсәсе килә!

    - Безгә генә карап торса, ничек үссен ул?

    - Уйнасын, дөнья белән танышсын! Үзебез бәләкәй чагында ничек идек, исеңә төшер әле!

    - Тик артык шукланып кына китмәсен!

    - Ташла, болытның кайчан юкка чыкканы бар?

    - Бер урында юкка чыкса, икенче урында барлыкка килә ул.

    БОЛЫТ. Ярар, калсын алайса, үссен, уйнасын, дөнья белән танышсын.

               Китәләр.

ТИКТОРМАС. Яңгыр булу да рәхәт. Кар булуы да рәхәт.

              Әле аска, әле өскә сикерә-уйный бер кыз килә.

    КЫЗ. Кем син?

    БОЛЫТ. Мин – тиктормас. Мин – болыт.

    КЫЗ. Минем әле болытны якыннан бер дә күргәнем юк иде. Кара. нишләп шундый бәләкәй син?

    БОЛЫТ. Син үзең дә зур түгел.

    КЫЗ. Мин – кеше. Кеше башта бәби, аннан сабый, аннан менә минем кебек була, аннан абый йә апага әйләнә, аннан соң әти-әни, аннан соң әби-бабай була.

    ТИКТОРМАС. Болытлар да үсә. Үскәч алар яңгыр, кар, боз болытлары булалар.

    КЫЗ. Ә син кем буласың?

    ТИКТОРМАС. Мин яңгыр болыты булырмын.

    КЫЗ. Яңгыр болыты? Бигрәк тә әйбәт! Әйдә, икәү уйныйбыз!

    ТИКТОРМАС. Әйдә! Куып тот мине!

    КЫЗ. Куам. Куам! Тотам! Тоттым! Ычкынды...

                  Кызның әнисе килә.

    ӘНИСЕ. Кызым! Күп уйнадың, йокларга вакыт җитте.

    КЫЗ. Хәзер, әнием. Хәзер! (Болытка.) Нишләргә инде?

    ТИКТОРМАС. Мин кая барыйм икән?

    КЫЗ. Әйдә, мин сине кочаклап йоклыйм!

    ТИКТОРМАС. Мин юеш шул. Күреп торасың, миннән чык тама. Сине чылатырмын, салкын тидереп  авырырсың.

    КЫЗ. Белдем! Беләсеңме, мин сине кая яшерәм? Мин сине чәйнек эченә тыгам.

    БОЛЫТ. Мин бәләкәй, миннән дә синең чәйнек бәләкәй. Ярар, бер төнгә ничек тә чыдармын әле.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Болыт чәйнек эченә кергән дә чумган. Иртә белән кызның әнисе кергән дә чәйнекне кайнатырга куйган. Тиктормас кызуга чыдый алмыйча ары бәргәләнгән, бире бәргәләнгән, чәйнек капкачын ачкан да, башта түшәмгә, түшәмнән ачык тәрәзәгә сикергән, тәрәзәдән урамга чыккан, урамнан һавада очып йөргән болытларга ияргән. Әниләре янына кайткан:

    - Мин шундый җирдә булдым, андый кайнар урында сезнең берегезнең дә булганы юк, - дип сөйләгән, имеш.

 

 

        Керпегә - йомшагым, аюгааппагым...

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Борын заманда саескан белән төлке дус булып алган. Саескан иң биек агач башына куна да кем ни ашый, ни пешерә, кемнең морҗасыннан нинди төтен чыга – шуны күзәтә дә иң куеп төтен чыккан һәм иң тәмле ис килгән якка таба оча икән. Аннан соң аулак бер чакны гына көтеп тора да тәмле бер кисәкне эләктереп, төлке янына тая, ди.

 

              Урман. Саескан, төлке.

 

    САЕСКАН. Кара әле, төлке дус, мин сиңа нинди тәмле ризык алып кайттым.

    ТӨЛКЕ. Бик тәмле, саескан дус, бигрәкләр тәмле шул. Рәхмәт инде сиңа. Син миңа нинди генә ризык ташымыйсың - кәнфитен дә, перәннеген дә, туңдырмасын да, бәлешен дә, шуның аркасында мин бер борчу белмичә яшим.

    САЕСКАН. Миңа да синең белән күңелле. Кайтуыма өй җыештырылган, үзең дә берсеннән-берсе матур мәрҗән-муенсалар тагып, кояш кебек балкып каршы аласың. Туның да елык-елык килеп тора. Мин һәр нәрсәнең шулай елык-елык килгәнен яратам.

    ТӨЛКЕ. Шуңа тырышам да бит. Көне-төне тунымны чистартып кына торам.

    САЕСКАН. Менә мин сиңа тагын нәрсә алып кайттым. (Канатлар бирә.)  

    ТӨЛКЕ. Канатлар! Үзләре йомшаклар, үзләре аклар, кайсы җәнлек канатлары болар?

    САЕСКАН. Каз канатлары алар.

    ТӨЛКЕ. Каз канатлары? (Авызына да кабып карый, битен дә, тунын да сыпыра,) Канатлары шундый матур булгач, ите дә тәмледер, әйеме?

    САЕСКАН. Итен авыз итәргә туры килмәде, тик менә каз өмәләре вакытында миңа аның канатлары, мамыклары күп эләгә. Мин алардан шундый йомшак мамык мендәр ясыйм.

    ТӨЛКЕ. Их,  итен авыз итеп карарга иде! Ничек каз үстерәләр икән, белмисеңме? Мин каз үстерер идем!

    САЕСКАН . Аны үстерүнең бер кыенлыгы да юк. Йомырка саласың, бәбкә чыгарасың, аларга чирәм, ярма, ботка ашатасың, суда йөзәргә, күктә очарга өйрәтәсең. Шуннан алар каз булалар.

    ТӨЛКЕ. Бер дә кыен эш түгел икән. Әйдә, син йомырка сал, бәбкә чыгар.

    САЕСКАН. Ярар, син ризык алып кайтырсың.

    ТӨЛКЕ. Ярар, син йомырка гына сал. Мин бәбкәсен чыгарам.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай иткәннәр болар. Берзаман бәләкәй генә, сап-сары, йоп-йомшак каз бәбкәләре чыккан дип уйлыйсызмы? Юк, шәп-шәрә, коп-котсыз саескан балалары чыккан.

    ТӨЛКЕ. Тьфү, бигрәк ямьсезләр!

    САЕСКАН. Бигрәкләр дә матурлар! Күзеңне ачыбрак кара!

    ТӨЛКЕ. Матур, пычагым! Мондый бәбкә буламыни?

    САЕСКАН. Әйттең сүз! Шундый матурлар, шундый матурлар!

    ТӨЛКЕ. Боларны ничек итеп авызга кабасың инде , дә?

    САЕСКАН. Миңа аның матурлыгы пычагымамыни? Ите булса, шул җиткән. Беләсең килсә, боларны ашарга да әрәм әле.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик кош балалары алар бәхәсләшкән арада саесканга әйләнгәннәр дә очканнар да киткәннәр.

    САЕСКАН. Очтылар! Очып киттеләр! Кара син аны, бахыркайларымны, очтылар да киттеләр!

    ТИЕН. Әллә үзләре турында ямьсез дигәнне яратмадылар микән?

    САЕСКАН. Болай булгач, бәбкәне тагын чыгарырбыз. Менә сиңа ике йомырка. Утыр, кара аны, берүк ямьсез дип әйтү түгел, уйлый да күрмә.

    ТӨЛКЕ. Юк, юк, шүрәлегә ошасалар да ямьсез димәм. Үзем кебек матур, үзем кебек йомшак, диярмен.

    САЕСКАН. Шулай дисәң, әйбәтрәк булыр.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик бу юлы ала да, кола да, шәрә дә, йомшак та бәбкәләр түгел, беләсезме, кем килеп чыккан? Ике йомры, ике йомшак, елгыр төлке баласы килеп чыккан. Төлке бу юлы да дәшмичә калмаган.

    ТӨЛКЕ. Йомыркалар ватыла! Чыгалар! Саескан дус, берүк очып китә күрмәсннәр! Кара әле, болары каз бәбкәләреме соң? Әнекәем!

    САЕСКАН. Болай булгач, каз ите белән сыйланып булмый инде. Ничә әрәм тамак...

    ТӨЛКЕ. Булыр әрәм тамак! Ярар, саескан дус, кайгырма. Үзем кебек йомшак, үзем кебек матур будсыннар, дип теләгән идем шул. Миңа каз кебек булсыннар, дип телисе калган. Син күп сөйләшкәнче, ашарга алып кайтсаң, әйбәтрәк булмасмы? Теге очып киткән саескан балаларын да үзеңә ярдәмгә куш. Аларны мин утырып чыгардым бит. Бәлки, ашарлык тадыр әле үзләре?

    САЕСКАН. Нишләп мин сиңа аларны ашатым? Әнә, үз балаларыңны аша!

    ТӨЛКЕ. Ашыйммы соң! Йомрыларым, йомшакларым, матурларым!

    САЕСКАН. Саескан балалары да ак түшле, ыспайлар, елгырлар, җитезләр!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Саескан шулай дигән дә, очып киткән. Шулай булмыйча, керпе дә үзенең баласын йомшагым, аю да аппагым, дияргә ярата бит. Ә саескан балалариы чынлап та шәп-шәрә кош балаларыннан шундый ыспай саесканнарга әйләнгәннәр .

    Шуннан аларның дуслыгы беткән.

 

 

        Көртлек авылга килә

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Булган, ди бер көртлек . Җәй көне ул урманда үлән арасында яшәгән. Урманда аңа ашарга ризык, ә җил-яңгырлардан ышыкланырга урын җитәрлек булган.

Кышын да рәхәт булган аңа. Җир өстен тирән йомшак кар каплагач, кар астына чумган. Кар астында безгә генә салкын тоела, чынлыкта анда җылынырга кошлар да, җәлекләр дә бик ярата. Салкын булса да, куркыныч килсә дә шунда яшәгән алар.

Әлеге көртлек тә кар астында салкынга да, ерткыч җәнлекләргә дә исе китмичә рәхәт кенә яшәп ята икән. Ашыйсы килсә үләннәр дә, бөҗәкләр дә җитәрлек булган аңа.

Шулай бервакыт аңа җир тетрәгән шикелле тоелган. Башын кар астыннан чыгарып караса, песи баласы пар пар чыкканын күреп, җылынырга төшмәкче икән. Туңган, ачыккан булган ул. Көртлекне күргәч, бик курыккан. Аның көртлекне, ә көртлекнең песи баласын күргәне булмаган.

 

    Кышкы урман күренеше.

 

КӨРТЛЕК. Син кем?

ПЕСИ БАЛАСЫ. Ә үзең кем?

КӨРТЛЕК. Мин көртлек булам.

ПЕСИ БАЛАСЫ. Ә мин – песи баласы.

КӨРТЛЕК. Песи баласы? Безнең урманда андый җәнлек юк.

ПЕСИ БАЛАСЫ. Мин урманда түгел, авылда яшим.

КӨРТЛЕК. Авыл нәрсә ул? Мин авыл дигән җирне белмим.

ПЕСИ БАЛАСЫ. Авылмы? Анда шундый рәхәт, күңелле.

КӨРТЛЕК. Анда урман бармы?

ПЕСИ БАЛАСЫ. Анда урман юк. Анда йортлар гына бар. Ә йортларда кешеләр яши.

КӨРТЛЕК. Агачлар бармы соң?

ПЕСИ БАЛАСЫ. Бар. Анда өйләр койма белән әйләндереп алынган,  ишегаллары, ә ишегалларында үрдәкләр, казлар, сыерлар, сарыклар бар.

КӨРТЛЕК. Рәхәт булгач, нигә монда килдең соң? Шунда гына яшә идең!

ПЕСИ БАЛАСЫ. Без песиләр сәяхәт итәргә яратабыз. Менә мин бүген әнидән башка гына сәяхәткә чыккан идем дә, адаштым. Өшедем, ачыктым. Мияу...

КӨРТЛЕК. Көрт-көрт-көрт... Кер минем яныма, җылын.

ПЕСИ БАЛАСЫ( көртлек янына чума, кире чыга). Мияу... Фу, син ничек яшисең монда? Монда борылып та булмый, кар күзгә дә, борынга да, колакларга да тыгылды. Юк, миңа монда ошамый. Авылда карны көрәп кенә торалар.

КӨРТЛЕК( үз-үзенә). Көрт-көрт-көрт...Моннан рәхәт булгач, песи баласы алдамыйдыр. (Песи баласына.) Минем дә ул рәхәт җирне күрәсем килә.

ПЕСИ БАЛАСЫ. Бигрәк әйбәт! Икәүләп авылны табабыз. Әнием  сиңа бик рәхмәтле булыр!

 

Китәләр. Авыл күренеше.

 

ПЕСИ БАЛАСЫ. Әнә авыл! Әни мине юллый ук чыккан! Мияу! Әни! Әни!

 

    Песи керә.

 

ПЕСИ. Улым! Кара әле, бөтенләй үскәнсең түгелме? Мин сине әллә кайлардан эзләдем. Ә бу кем? Шундый зур тычканмы?

КӨРТЛЕК. Көрт-көрт-көрт... Мин тычкан түгел.

ПЕСИ. Тычкан түгел?

ПЕСИ БАЛАСЫ. Көртлек ул, әни! Мин аны авыл күрсәтергә авыл кайттым. Ул булышмаса, мин авылны таба алмый идем. Мин урманда адаштым. Туңдым, ачыктым. Ә көртлек мине кар астында җылытты. Тик кар астында песиләргә салкын икән.

ПЕСИ. Рәхмәт сиңа, мәрхәмәтле көртлек. Әйдә мин сине авыл белән таныштырам. Хуҗабикәм бик шәп кунак итсен әле үзеңне.

 

АЛЫП БАРУЧЫ.Песи көртлекне бөтен дус-ишләре белән таныштырган. Аннан соң үзе яшәгән өйнең ишегалдына алып кайткан. Бу вакытта хуҗабикәнең шаян кызы ишегалдындагы каз-үрдәкләргә җим сибәргә чыккан. көртлекнең шундый матур кызны беренче тапкыр күрүе булган. Чөнки ул яшәгән урманда җәнлекләр генә булган бит. Ул кыздан күзен дә ала алмаган. Кыз да аны күргән.

- Безгә нинди кош килгән! Карагыз әле! – дип кулларын чәбәкләгән дә көртлекне күтәреп тә алган. Көртлек исә тыпырчынырга уйламаган да. кыз куенында аңа искиткеч рәхәт булган.

Көртлекнең хәзер урманга кайтасы килмәгән. Ул авылда яшәп калган. Тәмледән тәмлене генә ашый торгач, үскән, түгәрәкләнгән, түп-түгәрәк йомыркалар сала башлаган. Аны хәзер бүтән исем белән – тавык дип атый башлаганнар.

Песи баласы да зур песи булып үскән. Урманга сәяхәткә йөрергә яраткан. Кайчагында көртлекне дә үзе белән ияртмәкче була икән, тик безнең тавыкка әйләнгән көртлегебез авылда яшәүне кулайрак күргән. Шулай булмыйча, үзе салган йомыркаларга, ул чыгарган чебиләргә куанучы дусларыннан бер дә аерыласы килмәгән аның.

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 5; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.216.42.251 (0.043 с.)