Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Таган үзенә дуслар тапкан.....................................................2 – 5.



                       Беренче көн

    Катнашалар: Алып баручы, Фил, Зурколак, җәнлекләр, кошлар, питон, маймыл, тутый кош, антилопа, зебра.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Ерак Африка урманнарының берсендә үзенең әнисе белән бергә фил малае Зурколак яшәгән. Фил малае булса да ул нәкъ сезнең кебек бик шук, кызыксынучан һәм тимктормас икән. Ә әнисе фил – фил булуына карамастан, нәкъ сезнең әти-әниләрегез кебек үзенең дә, улының да тамагын кешеләргә хезмәт итеп туйдырган. Ул хуҗасына бүрәнә ташыган, ә ул бүрәнәләрдән төрле-төрле җиһазлар ясаганнар, йортлар салганнар, хәтта кораблар төзегәннәр.

    Фил нәкъ кешеләр кебек үк икейөзлелекне, ялкаулыкны һәм гаделсезлекне яратмаган. Филнең бәхетенә каршы аның хуҗасы һәм ул белгән кешеләр эшләгәнне күрә белгәннәр һәм аның үзен дә, малае Зурколакны да бик яратканнар. Филне  тырышлыгы, карусызлыгы өчен булса, Зурколакны исә балалыгы өчен якын иткәннәр һәм аның бөтен шуклыкларын гафу иткәннәр. Чөнки Зурколакның уйный-уйный, шуклана-шуклана торгач, берзаман үсеп җитәсен, әнисе кебек тырыш, уңган, көчле, күндәм фил буласын белгәннәр алар.

    Зурколак әнисе эшләгән чагында урманда йөргән, дөнья белән танышкан. Әнисе эштән туктап ял иткән чагында, аңа нәкъ сез әниләрегезгә сыенып назланган кебек назланган, иркәләнгән.

 

        Фил, Зурколак.

 

    ФИЛ. Улым, миңа эшкә кузгалырга вакыт.

    ЗУРКОЛАК. Әз генә сыенып күземне йомыйм инде, әнием, төшемне күреп бетерим.

    ФИЛ. Гел сине кочаклап утырсам, бүрәнәне кем ташыр?

    ЗУРКОЛАК. Төшемдә мин үземнең зур үскәнемне, юан-юан бүрәнәләрне борыным белән генә күтәреп йомычка кебек кенә итеп ташыганымны күрдем. Тагын бераз йокласам, син ташыйсы бүрәнәләрнең бөтенесен дә ташып бетерә идем, сиңа калдырмый да идем.

    ФИЛ. Төштә ташыган белән генә монда эш бармый шул, улым. Ә ниятең бик тә изге. Акыллым минем, нәнием минем, йомшагым, бар, мин эшләгән арада урманда йөр.

    ЗУРКОЛАК. Әни, мин урманда агачларны да сындырмыйм, мин зур, ә сез бәләкәй дип, бөҗәкләрне дә рәнҗетмим.

    ФИЛ. Син анда кош балаларын да куркыта күрмә.. Син бала гына булсаң да, иң озак яшәгән кош та синең белән чагыштырганда бик кечкенә күренә ул. Ә кош балалары син якынайган чагында: “Бу нинди куркыныч җанвар икән”, дип ояларыннан егылып төшә күрмәсеннәр. Нияте ямьсез булса, нинди генә матур фил дә албастыдан да куркынычрак булып күренә.

    ЗУРКОЛАК. Юк, әнием, алар миннән бөтенләй курыкмыйлар. Ялгыш егылып төшкәннәрен дә борыныма элеп алам да агач башларындагы ояларына ук куям. Алар миңа моның өчен рәхмәт кенә әйтәләр. Моны эшләү миңа бер дә кыен түгел.

    ФИЛ. Менә шулай кирәк тә улым. Шундый киң күңелле булсаң гына урман үзеңне якын итәр, бәладән саклар. Ярар, миңа кузгалырга вакыт.

    ЗУРКОЛАК. Әни, миңа урманга эчкәрәк керсәм, ярыймы?

    ФИЛ. Бар, бар, тик ерак китеп адаша күрмә.

    ЗУРКОЛАК. Адашмам, әнием, адашмам.

 

    Зурколак урман эченә керә. Кошлар сайраганы ишетелә.

 

    ЗУРКОЛАК. Урманда нинди күңелле! Кошлар сайрый. Чут-чут итеп сайрыйлар. Араларында мин коткарган кош балалары да бардыр. Кызык, хәтерлиләр микән алар мине? Минем аркада исән калганнарын беләләр микән? Борынымны ояларына сузып карасам, ничек булыр икән? Юк шул, ярамас, куркырлар. (Питон ысылдап шуышып чыга.) Кем әле аяк астында урала?

    ПИТОН. Гел борыныңны күккә чөеп йөргәч, аяк астында яшәүчеләрне күрмәссең шул. Чак койрыгымны бүрәнә табаның астында сытмадың! Елгырлыгым гына коткарды. Югыйсә, баш беткән иде. Койрыксыз калсам, нишләр идем!

    ЗУРКОЛАК. Мин бит юри түгел! Ялгыш кына. Гафу ит, бүтән аяк астымны яхшылабрак карармын.

    ПИТОН. Шулай дип котыл. Юкса, тешләп алырмын! Минем тешләрем үткер, үрле-кырлы сикертер үзеңне! Йә, бар, юкса мышык-мышык килә башларсың. Җенем сөйми елакларны.

    ЗУРКОЛАК( мышкылдап). Еламыйм мин, еларга уйламыйм да, питон абзый.

    ПИТОН. Алай булгач, нигә мышкылдыйсың?

    ЗУРКОЛАК. Мышкылдамыйм мин. Борын эченә әллә черки, әллә чебен керде инде. (Төчкерә.)

    ПИТОН. Шулай булса гына инде. Тик кара аны, ике әйтештән булмасын. Өскә караганчы, аяк астыңны ныграк карап йөр.

    ЗУРКОЛАК. Шулай итәрмен.

    ПИТОН. Тыңлаучан балага ошыйсың, әйткәнне аңлыйсың. Бик үк акылсыз түгел икәнсең. (Шуышып чыгып китә.)

    ЗУРКОЛАК. Өскә күбрәк карап ташладыммы әллә? Ярар, аска да карармын. (Аяк астын карап.) Фу... Нихәтле бөҗәк! Күпме икән, саныйм әле. (Аяк бармакларын бөкләп.) Берәү, икәү, өчәү... (Егермегә хәтле саный.) Бармакларым бетте. (Аның санаганын күзәтеп торган маймыл агач башыннан аркасына сикереп төшә.) Ой, ой! Кем бу? (Әле бер, әле икенче колагын селкетә.) Кем син?

    МАЙМЫЛ. Әйтмим! Үзең бел әле менә!

    ЗУРКОЛАК. Ә, маймыл дус, синмени әле?

    МАЙМЫЛ. Мин булсам, ни ңиярсең?

    ЗУРКОЛАК. Бик әйбәт, диярмен.

    МАЙМЫЛ. Ә син мина тота алмыйсың! (Агач башына сикереп менә һәм астагы ботакка сикереп.) Син минем кебек агач башында сикерә алмыйсың.

    ЗУРКОЛАК. Нигә алмаска? Сикерәм! Менә дигән сикерәм! (Ботакка ябешә. Ботак сынап төшә.)

    МАЙМЫЛ. Мактанчык!

    ЗУРКОЛАК. Сикерүен сикерә алам да... Агач кына кызганыч. Йә, мине күтәрә алмыйча сынар да , син кайда яшәрсең?

     МАЙМЫЛ. Миңа агач җитәрлек! Күрәсеңме? Бөтен урман тулы! Барысы да минеке!

    ЗУРКОЛАК. Нишләп синеке генә булсын? Минеке дә алар. Ә кошлар? Алар да агач башында яши. Шулай булгач, агачлар синеке генә түгел, ә безнеке!

    МАЙМЫЛ. Менә белмәдең! Синеке булсалар, агач башына син дә сыяр идең. Филләрнең урыны җирдә.

 

    Берничә кош ботактан ботакка сикереп, аскы ботакка куна.

КОШЛАР:

- Әйе, әйе, җирдә.

    - Ә безнеке – күктә.

    - Ояларыбыз агач башында.

    - Филләр дә агач башында яшәсә, безнең егылып төшкән балаларыбызны кем коткарыр иде?

    ЗУРКОЛАК. Сез мине беләсезмени?

    КОШЛАР:

    - Белмәскә!

    - Минем баламны гына түгел, син әле минем үземне дә коткарган идең! Без – кошлар  -  бик тиз үсәбез. Тиз бала чыгарабыз. Балаларыбыз да тиз очарга өйрәнә.

    - Шуңа егылып та төшәләр алар. Ярый әле миһербанлы фил баласы бар.

    ЗУРКОЛАК. Менә үзегезне дә күрдем. Борынымны сузып та торасы калмады.

    КОШ. Без сине гел күреп торабыз. Канат кагып зәңгәр күккә күтәрелгәч, безгә урман һәм анда яшәүчеләр уч төбендәге кебек күренә.

    ЗУРКОЛАК. Их, мин дә сезнең кебек оча алсам! Мин дә урманны уч төбендәгедәй күрер идем.

    КОШЛАР:

    - Бездә канатлар, ә синең озын борының һәм зур колакларың бар. Безнең дә шундый борыныбыз булса, без бөҗәкләрне агач башында торган килеш кенә чүпләп утырыр идек. Шундый зур колаклар булса, яңгырда-җилдә юрган итеп ябыныр идек, кулчатыр урынына файдаланыр идек. Оя да ясап азапланасы булмас иде.

    - Без – кошларга да эшләп яшәргә, ашарга кирәк була шул. Колаклар һәм борын бик җайлы тоелса да, безгә алар очарга комачаулый.

    - Очмаган кош – кош түгел! Филләр – борыннары белән көчле булса, без – канатларыбыз белн көчле.

    ЗУРКОЛАК. Шулаймыни? Мин дә борыным белән көчлемени?

              Кош балалары чырылдаган тавыш ишетелә.

    КОШЛАР:

    - Күп сөйләшәсез! Әнә ояларыбызда балаларыбыз ашарга сорый да инде!.

    - Балаларыбыз ачыгып та өлгергәннәр!

          Очып китәләр.

    ЗУРКОЛАК(як-ягына каранып). Кая килеп чыктым соң мин? Әнием кайсы якта икән? Маймыл артыннан йөрсәң, шулай була ул! Әни бу якта. Әллә бу якта инде? Кая барырга да белмим. Әни!  Әни!

 

    Антилопа, тутый кош, бөркет, зебра керә.

 

    АНТИЛОПА. Ни булды?

    ТУТЫЙ КОШ. Кем рәнҗетте?

    АНТИЛОПА. Нигә елыйсың?

    ТУТЫЙ КОШ. Кем икәнеңне әйтсәң, без хәзер аның кирәген бирербез!

    БӨРКЕТ. Мин аның күзен чукырга да күп сорамам!

    ЗЕБРА. Сабыйларны рәнҗеткәнне җенем сөйми! Мин сине рәнҗетүчегә тоякларым белән бер генә китереп бирермен, гомергә онытмас.

    ЗУРКОЛАК. Мине беркем дә рәнҗетмәде. Мин үзем!

    ЗЕБРА. Үзеңне үзең рәнҗетеп буламыни?

    АНТИЛОПА. Кай җирең рәнҗетте?

    ТУТЫЙ КОШ. Аны да акылга утыртабыз!

    ЗУРКОЛАК. Адаштым! Әнием мине, мин әниемне югалттым!

    БӨРКЕТ. Юкны сөйләмә, шундый зур урманда фил хәтле фил югаламыни?

    ТУТЫЙ КОШ. Фил инә түгел бит!

    АНТИЛОПА. Ныклабрак уйлап кара әле, як-ягыңа кара.

    БӨРКЕТ. Югалсаң, без сине күрә алмас идек. Ә без сине бик әйбәт күрәбез. Дөрес сөйлимме?

    ТУТЫЙ КОШ, АНТИЛОПА, ЗЕБРА. Дөрес сөйлисең. Бик дөрес.

    ЗУРКОЛАК. Югалдым инде, югалдым! Мин әнине, әни мине югалтты.

    БӨРКЕТ. Эшләр җитди  болай булгач. Безнең ярдәмнән башка әнисен таба алмый икән.

    ЗЕБРА. Тынычлан әле, синең шыңшуыңнан колагым авырта, башка бер юньле фикер килми. Табарбыз әниеңне, табышырбыз.

    АНТИЛОПА. Табабыз, табабыз.

    БӨРКЕТ. Табылыр әниең, табылыр.

    ЗУРКОЛАК. Табыласын беләм дә... Тыела гына алмыйм.

    ТУТЫЙ КОШ. Әллә яшь капчыгыңның төбе тишелде инде? Карагыз, ни галәмзт бу?

    ЗЕБРА. Абау, күзеннән яшь урынына елга агып чыга башлады бит!

    БӨРКЕТ. Нинди могҗиза бу? Күздән елга ага! Күз яшьләре елга булып ага!

    АНТИЛОПА. Агар да! Кошларның гына күз яше җиргә төшкәнче парга әйләнеп, болытларга кушыла. Зурколак гәүдәгә зур, шулай булгач, аның яшь капчыгы да күп яшь сыйдыра.

    ЗЕБРА. Әйе шул, гәүдәгә генә зур бу фил малае. Бигрәк елак, бигрәк иркә икән бит.Ничек туктатырга инде үзен?

    БӨРКЕТ. Җитмәсә, елга да ага, туктарга исәбендә дә юк.

    АНТИЛОПА. Зурколак, әйдә, үз елгаңның суын эчеп кара, тынычланырсың.

    ЗУРКОЛАК. Минем су эчәсем килми, минем өйгә кайтасым килә. (Елый.)

        

              Күренеш алмашына.

    Зурколакның әнисе фил.

 

    ФИЛ. Нинди тавыш бу? Минем Зурколак тавышына ошаган. Нәкъ үзе! Менә сиңа кирәк булса! Мин монда, дип кычкырыр идем дә, тавышымнан кошлар, җәнлекләр куркыр. Үземә барырга туры килер. Анда да аяк астын бик игътибар белән карарга туры килер, җирдә күп җан иясе яши бит. Зурлары да, бәләкәйләре дә бар. Без – филләр генә шундый дәү. Хәер, бөтен җан иясе дә филдәй зур булса, җир йөзендә инә төртерлек тә урын булмас иде. (Барган мәлгә туктап кала.) Бу нинди елга тагын? Моңынчы бу урында елга юк иде. Үзе тирән, үзе киң. Нишләргә икән? Кереп китсәм, батмам микән? Юк, керергә ярамас. Бер дүрт-биш бүрәнә салсам, менә дигән күпер булыр. Бер булды. Менә ике... Өч бүрәнә... дүрт... Менә бишенчесе. Күпер дә булды!

 

    Бөркет, тутый кош, зебра, антилопа керә.

        

    ТУТЫЙ КОШ. Без Зурколакның кайдалыгын беләбез.

    БӨРКЕТ. Бөркет үлчәве белән үлчәсәң, бер күз күреме эчтә генә ул!

    АНТИЛОПА. Минем аяк белән исәпләсәң, берничә генә сикерәсе.

    ЗЕБРА. Минем аяк белән дә озак барасы түгел.

    ТУТЫЙ КОШ. Минем койрыгым кайсы якка борылса, Зурколак та шул якта!

    ФИЛ. Күпернең кайсы ягында соң?

    БӨРКЕТ. Күпернең бу ягында!

    ФИЛ. Хезмәтем бушка китмәде алайса. (Күпер аша чыга.) Алып барыгыз мине Зурколагым янына!

  

              Күренеш алмашына.

    Елап торган Зурколак янына тутый кош, бөркет, антилопа, зебра белән бергә фил керә. Агач башыннан маймыл Зурколакны үртәп тора.

 

    МАЙМЫЛ:

              Зурколакның күзе елак!

              Елак, елак, елак!

              Тордың инде шушы хәтле

              Елап озак!

    Елап әниеңне табып булса ярар иде дә, бөтен урманны суга батырасың елап, елак-елак-елак!

    ЗУРКОЛАК(елавыннан туктап). Син үзең елак! Елак-елак!

    МАЙМЫЛ. Туктадыңмы елап? Елга да бетте агып. Кояш чыкты балкып.

    ЗУРКОЛАК (әнисен күреп). Әни!

    МАЙМЫЛ. Елаудан туктавың булды, әниеңне дә таптың.

    АНТИЛОПА. Ә елга кая китте соң әле?

    ЗУРКОЛАК (әнисен кочаклап). Әле генә монда иде бит, кая китте соң бу елга?

    БӨРКЕТ, ТУТЫЙ КОШ. Чынлап та кая китте соң шундый зур елга?

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Менә балалар , без  сезнең белән Зурколак дигән фил баласының урмандагы бер көне белән таныштык.

    Зурколак елганың кая китүе турында озак баш ватып тормаган. Әнисенең табылуы аның өчен югалган елгага караганда әһәмиятлерәк булган. Ул елганы да, әле генә үзенең елап торуын да оныткан. Чөнки югалганнан соң табылу шатлыгы зурырак булган аның өчен. Ул әнисенә сыенып утырган җиреннән тәмле йокыга талган һәм матур-матур төшләр күргән.

    Бөркет, туткый кош, зебра, антилопа фил белән хушлашып һәркайсы үзенең баласы янына кайтып киткән. Аларның да Зурколактан күпкә кечкенә булса да шундый ук тиктормас, күпне белергә тырышучы бик кызыксынучан балалары булган шул.

 

                                 Икенче көн

        Алып баручы, фил, Зурколак, бакалар.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Алдагы очрашуда сез фил малае Зурколак белән танышкан идегез. Зурколак бу вакыйгадан сабак алып, әнисе яныннан китми башлаган, дип беләсезме? Юк шул, чөнки ул бер яктан, әнисеннән башка, ә икенче яктан урманнан башка яши алмаган. Ул икенче көнне тагын урман буйлап киткән. Аңа тагын бөтен нәрсә кызык тоелган.

 

              Күренеш алмашына. Зурколак керә.

 

    ЗУРКОЛАК. Бу якка бардым, теге якка бардым, алга таба киттем. Ә менә бу якта күл бар дигәннәр иде, шул якка таба барыйм әле. (Күл янына килеп җитә. Гаҗәпләнеп карап тора.) Кара, нинди матур күл! Ә болары нинди җәнлек? Әни суда бакалар яши, дигән иде, бакалар шушы микәнни? Сез кемнәр?

    БАКАЛАР. Бак-бак-бак! Бак-бак-бак! Йөрмә монда, тизрәк кит!

    ЗУРКОЛАК.  Китмим әле. Китәргә, яңа гына килдем бит. Минем дә сезнең кебек суда йөзәсем килә!

    БАКАЛАР. Йөзәсем килә, ди бит! Бак-бак-бак! Бака көлдермә, тизрәк кит! Бак-бак-бак!

    ЗУРКОЛАК. Үртәп торган буласыз тагын. Менә үзегез янына күлгә керим әле. (Күлгә керә.) Тоягымны да капламады бит әле. Эчкәрәк керсәм, ничек булыр икән? Керим микән, кермим микән?

(Бакалар куркышып, төрлесе төрле якка сикерәләр.)

    1 – БАКА. Ни булды, әллә җир тетри иинде?

    2- БАКА. Анда дию пәрие бар!

    З- БАКА. Дию пәрие? Каян ?

    НӘНИ БАКАЛАР. Каян икәнен дә белмибез. Без кояш нурында җылынып уйный-йөзә идек, әллә каян килде дә чыкты! Каян килгәнен уйларга да өлгерә алмадык. Күлнең астын өскә китерә бит бу!

1-БАКА. Алай булгач, диюнең безнең күлебезне төбе белән үк әллә кая күтәреп китәргә уйлавы микән инде бу?

3– БАКА. Туктагыз әле, дию пәрие диюен дисез дә, дию пәриеме  соң ул? Башта шуны ачыкларга кирәк.

    2 – БАКА. Ачыклап торасы юк, дию пәрие булгач, дию пәрие инде!

    3- БАКА. Берәрегезнең күргәне бармы соң ул пәрине?

    2 – БАКА. Минем күргәнем юк, ишеткәнем генә бар.

    1- БАКА. Минем дә!

    4 – БАКА. Мин дә!

    5 – БАКА. Дию пәрие булмаса да, урманда шундый коточкыч, шундый усал җәнлек турында ишеткәнебез дә, күргәнебез дә юк иде!

    3 – БАКА. Алайса, сабыр итик әле, үзе китмәсме моннан? Ялгышып кына килмәде микән? Аңынчы безгә качып торырга үлән араларында яңгырдан соң җыелган сулыклар да бар. Шунда качып торыйк. (Бакалар кача, Зурколак үзе генә кала.)

    ЗУРКОЛАК. Кая китеп беттеләр соң? Минем сезнең белән уйныйсым килгән иде. Кая киттегез соң? Әй-әй-әй! Кермим, суга бүтән кермим! Кире чыгам! (Алга таба атлый һәм төнбоек яфрагы янында туктап кала. Анда нәни бака йоклап утыра. ) Берсен таптым да! Әй-әй-әй! Нишләп берүзең генә утырасың? (Бака камышка сикерә.)

    БАКА.

 Бак-бак-бак-бак! Бак-бак-бак!

    Яле, миңа карап бак!

    Үзем матур, үзем батыр,

    Күлем тирән, күлем киң!

(Бүтән бакалар берәм-берәм яшеренгән җирләреннән башларын күтәрәләр.)

    1 – БАКА. Кем анда шундый шапырына?

    2 – БАКА. Башына тай типкән мәллә?

    З – БАКА. Шундый афәт вакытында тамагын киереп акыра, җүләрдер ул!

    4 – БАКА. Әйе, әйе, җүләрдер, акыллы бака кулыннан килә торган эш түгел бу.  

    ЗУРКОЛАК. Ай-яй-яй! Бигрәк тел бистәсе икәнсең! (Бака Зурколакның өстенә сикереп менә һәм колак төбенә утырып җырлавын дәвам итә.)

    БАКА. Дөнья матур, дөнья киң!

              Түмгәк кебек шундый зур!

    ЗУРКОЛАК. Кая качтың, танышып та өлгермәдек бит әле. Кайсы колакта кычкырасың анда? (Башын әле уң, әле сул якка бора.) Уң якта дисәм, анда күрмим, сул якта дисәм, анда да күренми. Юлбасарлар! Әни! Каравыл! Юлбасарлар юл баса!

    (Зурколак урман буйлап йөгерә, бакалар көлешәләр.)

    1 – БАКА. Карагыз, карагыз! Кызык күрми калмагыз!

    2 – БАКА. Бәләкәй генә бер бака диюне үрле-кырлы сикертә!

    З – БАКА. Диюнең  үзе булса, алай гына сикермәс иде әле!

    4 – БАКА. Дию түгел бу! Дию булса бер бакадан курыкмас иде!

    5 – БАКА. Бу Зурколак бит! Фил малае Зурколак! Курыкканга куш күренә. Зурколакны танымаганбыз!

    6 – БАКА. Ялгышмыйсыңмы, үзен күргәнең бармы?

    5 – БАКА. Мине карга күтәреп алып киткәч, һавада чагында күреп калган идем  аны. “Бак!” дип кычкырып сәлам бирүем булды, карга куркуыннан авызын ачты да мин сезнең күлгә лап итеи килеп төштем. Шул үзе, бер дә ялгыш түгел, фил малае Зурколак бу!

    З – БАКА. Зурколактан шулай курыктыкмыни әле без? Чынлап та бака көлкесе бу, бер дә әллә нәрсә түгел.

     (Бакалар бакылдый-бакылдый көлешәләр.)

 

   Күренеш алмашына. Алып баручы.

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Көләләр, көләләр икән бака-бакылдыклар, һич туктала алмыйлар икән.

    Бу вакыйгадан соң күп вакытлар үтсә дә, бакалар дөнья буйлап бөтен сулыкларга таралсалар да, әлеге вакыйга турында һич тә онытмыйлар. Кичке шәфәкъ нурлары җир өстендә уйнаганда, үзләре яшәгән сулыклардан чыгалар да кайсы камышка, кайсы төнбоек яфрагына утырып, дәррәү көлеше-көлешә бакылдый башлыйлар. Кояш офык артына кереп китеп, үз нурларын җир өстеннән алып, төнге караңгылык иңгәч кенә туктап, йокыга талалар алар.

        

 

Өченче көн      

        

    Фил, Зурколак, ташбака, кырмыска оясы, кырмыска оясы, кырмыскалар, алып баручы.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Без сезнең белән, балалар, фил малае Зурколак белән таныша башладык. Җәнлекләр дә үзләренең балаларын кешеләр кебек үсеп җиткәч, үз көннәрен үзләре күрә алсыннар өчен аларны кечкенәдән һөнәргә өйрәтәләр. Шулай булмыйча, эшләмәгән кеше дә, эшләмәгән җәнлек тә берәүгә дә , хәтта әнисенә дә кирәк түгел. Зурколак эшкә әнисеннән генә түгел, урмандагы бүтән җәнлекләрдән дә өйрәнгән.

 

    Кырмыска оясы. Зурколак кырмыска оясы янына килә.

        

    ЗУРКОЛАК. Бу нинди түмгәк? Утырып ял итим әле. (Утырмакчы була, тик үрле-кырлы сикерә башлый.) Әтәт-әт-әт! Ой-ой-ой! Утырмакчы гына булган идем бит, түмгәк абзый, тәртипле генә утырмакчы идем. Ярамагач, утырмыйм инде алайса.

    КЫРМЫСКА ОЯСЫ. Син үзең түмгәк! Мин – кырмыска оясы.

    ЗУРКОЛАК. Шулаймыни? Кем соң ул кырмыска? Андый җәнлек турында беренче тапкыр ишетәм.

    КЫРМЫСКА ОЯСЫ. Кем ул кырмыска, ди бит әле! Ягез, үзегез белән таныштырыгыз!

 

    Берничә кырмыска Зурколакның әле борынын, әле тоягын, әле колагын тешли.

 

    КЫРМЫСКАЛАР. Без булабыз кырмыска!

                                   Кырмыска, кырык мыскал!

    ЗУРКОЛАК. Ой-ой-ой! Тешләмичә генә булмыймыни?

    1 – КЫРМЫСКА. Тешләмәсәк, күрмисең бит. Син зур, ә без кечкенә.

    2 – КЫРМЫСКА. Кечкенә булсак та, бергә булганда без үзебез зур көч менә!        

    3 – КЫРМЫСКА. Шуңа күрә без һәрвакыт бергә булырга, йортыбызны зур итеп салырга һәм анда җыелышып гаскәр булып яшибез без.

    1 – КЫРМЫСКА. Сиңа рәхәт, уйнап кына йөрисең. Ә безнең уйнарга вакытыбыз юк.

    2 – КЫРМЫСКА. Безнең балаларыбыз йомыркадан чыгу белән эшкә өйрәнә башлый.

    ЗУРКОЛАК. Мин дә уйнап йөрмим бит. Мин дә шулай йөри-йөри җәнлекләрдән акылга өйрәнәм, сабак алам, әнием кебек зур-зур бүрәнәләр ташыр өчен көч җыям. Әнием әйтә, ул ташыган бүрәнәләрдән әллә нихәтле күп әйберләр ясыйлар, зур йортлар салалар, ә ул йортларда кешеләр яши, ди. Тик аның кырмыскалар турында гына берни дә әйткәне юк иде.

    1 – КЫРМЫСКА. Без үзебезгә бүрәнәне үзебез ташыйбыз. Йортны да үзебез салабыз.

    ЗУРКОЛАК. Менә нигә белмим икән! Үз эшегезне бүтәннәрдән эшләтмәгәч, белмәвем гаҗәп тә түгел. Их, мин дә сезнең кебек бәләкәй булсам, йортыгызның эчен карар идем. Ә болай якын да килеп булмый, колагымны тешләп алуыгыз бар.

    2 – КЫРМЫСКА. Колагың зурырак икән шул. Йортыбызны күрсәтә алмыйбыз, ачуланма. Аның каравы үзебезне якыннанрак к\рим дисәң, борын төбендә утыра алабыз.

    ЗУРКОЛАК. Борын төбендә? Юк, юк, борынымның тишеге зур. Ялгыш шунда төшеп китсәгез, ничек кире чыгарсыз?

    2 – КЫРМЫСКА. Алаймыни? Күзең ерактан ничек күрә?

    ЗУРКОЛАК. Әйбәт күрә, алай зарланганым юк.

    2 – КЫРМЫСКА. Оябыз тирәсен җентекләп күзәт әле. Рөхсәтме, оябыз?

    КЫРМЫСКА ОЯСЫ. Карасын, иркенләп карасын. Аңлы балага ошаган, сабак булыр.

    ЗУРКОЛАК. О-О... Шул хәтле күп икәнсез! Нәрсә ташыйлар алар?

    КЫРМЫСКА ОЯСЫ. Бүрәнә ташыйлар алар. Оябызны дошманнардан саклар өчен ныгытырга, зурайтырга безгә бертуктамый эшләп торырга туры килә. Ә филләр үзләреннән авыр бүрәнә ташый аламы?

    ЗУРКОЛАК. Әнием әйтә, филләр юан-юан бүрәнәләрне ташыйлар, ди. Тик үзләреннән авыр бүрәнә ташулары турында бер дә әйткәне юк. Филләрдән дә юан бүрәнә урманда үсми.

    КЫРМЫСКА ОЯСЫ. Күрәсеңме инде безне кечкенә булсак та төш кенә икәнлегебезне?

    ЗУРКОЛАК. Мин сезне төш кенә дип түгел, ә көчлеләр! – дияр идем. Иң көчле җәнлекләр икән сез!

 

    Күренеш алмашына. Алып баручы.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Һәр көн Зурколакка нинди дә булса яңалык алып килгән. Шулай йөри-йөри Зурколак бер нәрсәне ачык аңлаган - читтән караганда мәһабәт булып күренгән урманда төрле-төрле җәнлекләр, бөҗәкләр, кошлар яшәгән һәм аларның һәркайсының үрнәк алырдай бик күп әйбәт сыйфатларын тапкан.

 

                            Дүртенче көн

 

    Алып баручы, фил, Зурколак, ташбака.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай үзе уйнап, үзе һәр җәнлектән, һәр бөҗәктән нинди дә булса сабак алып, аңардан нәрсәгә булса да өйрәнеп йөргән Зурколак бер көнне урманда ташбака белән очрашкан.

 

    Зурколак, ташбака.

 

    ЗУРКОЛАК. Үзең бәләкәй генә, үзеңнең йөгең шундый зур, әллә әниең бер дә яратмый инде сине? Үзеңнән дә зур йөкне аркаңа аскансың.

    ТАШБАКА . Син үзең бәләкәй! Беләсең килсә, мин синең әниеңнең әнисеннән дә өлкәнрәк.

    ЗУРКОЛАК. Минме бәләкәй? Син үзеңне кара! Минем сыңар колагымның чиреге хәтле дә юк бит син!

    ТАШБАКА. Колакның зур булуы акыл зурлыгын белгертми әле. Кит, юлымда торма, ашыгам.

    ЗУРКОЛАК. Алай... Алайса син кем буласың?

    ТАШБАКА. Ташбака абзаң булам мин.

    ЗУРКОЛАК. Ташбака абзый! Әйдә, йөгеңне күтәрешәм.

    ТАШБАКА. И, бала, бала! Гәүдәң зур, акылың бөтенләй юк! Үз йөгемне син балага күтәртәмме соң?

    ЗУРКОЛАК. Ташбака абзый! Ташбака абзый! Алайса, мине дә йөк ташырга өйрәт әле.

    ТАШБАКА. Кит әле, аяк астында уралма! Ашыгам, синең белән сөйләшеп торырга вакытым юк.

    ЗУРКОЛАК. Ташбака абзый, өйрәт инде, ә ?

    ТАШБАКА. Сагыз булдың бит, әй, Өйрәт тә өйрәт. Минем аяк астында сытылып имгәнсәң, әниеңә ни дип җавап бирермен? Йөз елга якын күтәреп йөргән йөгем бит ул минем! Моннан ничек котылырга соң әле?  Ярый, тезлән .

    ЗУРКОЛАК. Тезләндем.

    ТАШБАКА. Хәзер мин сиңа йөгемне менгерәм. (Менә башлый.)

    ЗУРКОЛАК. Бигрәк акрын кыймылдыйсың икән син. Мендеңме әле?

    ТАШБАКА. Ашыкма, ашыккан ашка пешкән

    ЗУРКОЛАК. Мин озак тезләнеп торырга күнекмәгән. Әллә ятып торыйммы?

    ТАШБАКА. Ятсаң да ярый. Тик мин менгән якка гына ята күрмә.

    ЗУРКОЛАК. Кайсы якта әле син?

    ТАШБАКА. Уң якта бугай. Юк, мин бит сиңа артым белән менәм, шулай булгач, сул якта. Кайсы якта икәнемне белмим, башым әйләнде. Ашыкканга шулай ул. Ашыктырма ул хәтле.

    ЗУРКОЛАК. Алайса, болай итик. Мин колагымны селкетәм. Кайсы колагым синең якта селкенсә, шул чагында “Мин шушы якта!” диярсең. Кычкырыбрак әйт, колагым каты минем.

    ТАШБАКА. Ярар, шулай итәрмен.

    Зурколак колагын селкетә.

    ТАШБАКА. Мин бу якта! Селкенгән колагың ягында!

    ЗУРКОЛАК. Уң якта дип башта дөрес әйткәнсең бит, ташбака абзый. Алайса. мин сул якка ятам.

    ТАШБАКА. Ярар, шулай ит.

    ЗУРКОЛАК. Йә, менәсеңме әле?

    ТАШБАКА. Менәм. менәм.

    ЗУРКОЛАК. Кытыклама әле! Нигә корсакны кытыклыйсың?

Әле корсак янында гынамыми соң син?

    ТАШБАКА. Кытыкламыйм бит, кытыкларга уйлаганым да юк. Тизрәк менеп җитим, дип ашыгам.

    ЗУРКОЛАК. Тукта! Ашыкма ул хәтле!

    ТАШБАКА. Менеп җиттем! Тәки менем җиттем!

    ЗУРКОЛАК(Тора). Йә, киттекме?

    ТАШБАКА(аска карап). Ой, бигрәк биек менгәнмен! Башым әйләнә. Ныклап тотынмый торып, берүк бер адым да атлыйсы булма. Йөк күтәрергә өйрәт, имеш. Миннән башка да өйрәнгән булыр идең әле. Карт кешене шул хәтле интектермәсәң.

    ЗУРКОЛАК. Кытыгым... Кытыклама шул хәтле.

    ТАШБАКА. Кытыклау кайгысымыни миндә? Ныклап, чытырдап ябештем. Синдә кытык кайгысы, миндә ничек исән-имин төшү кайгысы...

    ЗУРКОЛАК. Үләм-үләм... Көлдермә әле, ташбака абзый! Их-их-их! Ух-ух-ух! (Чаба башлый.) Хи-хи-хи!

    ТАШБАКА. Ну, көч тә бар икән үзеңдә! Йөз елга якын көч-хәл белән күтәреп йөрткән йөгемне шулай җиңел генә, кәгазь кебек кенә очыртып йөртәсең икән бит!

    ЗУРКОЛАК(чабып хәлдән тая). Уф!

    ТАШБАКА(аның өстеннән төшә). Йә, күңелең булдымы инде? Тагын бераз өйрәнәсеңме йөк ташырга? Синнән менә дигән йөк ташучы чыга, мин әйткән иде, диярсең.

    ЗУРКОЛАК. Булды, абый, булды. Чынлап та син бик көчле икәнсең. Мине ничек йөгерттең бит, ә? Без йөгерергә яратмыйбыз бит. Син мине йөк ташырга гына түгел, йөгерергә дә өйрәттең. Хәзер минем белән көнгерә дә ярыша алмас. Моның өчен әнкәм дә рәхмәт әйтер. Әйдә, өеңә илтеп куйыйм әле үзеңне.

    ТАШБАКА. Менә бусы егетләрчә! Юкса, ничә көн буена ашыга-ашыга кайтырга туры килер иде. Яхшылыкның кадерен белә торган бала икәнсең.

    ЗУРКОЛАК. Юк, юк, син тезләндереп торма инде. Син борыныма гына тотын.

    ТАШБАКА. Игелекле бала икәнсең.

    ЗУРКОЛАК. Үземне генә түгел, борынымны да йөк ташырга өйрәт әле шунда бер уңайдан. Минем бит, ташбака абзый, төп авырлык борынга төшә.

    ТАШБАКА. Алайса, борыныңа тотынам.

    ЗУРКОЛАК. Кара әле, борыным сине ничек итеп күтәрде! Болай булгач, кайту белән бер бүрәнәне күтәреп карыйм! Сине күтәрә алгач, бүрәнәне күтәрәм дә күтәрәм инде! И, сөенер әнием, и сөенер! Улым зур булган, минем ярдәмчем булып үскән дияр!

    ТАШБАКА. Тукта, тукта, бик җилләнмә алай. Борыныңны сындырып куюым бар.

    ЗУРКОЛАК. Менә өеңә кайтып та җиттек! Синең өеңме, ялгыш килмәдекме?

    ТАШБАКА. Ну җитез дә соң үзең Зурколак! Җил кебек! Кай арада кайтып җиттек соң әле?

    ЗУРКОЛАК. Мин әниемне куандырырга киттем! Хуш, ташбака абзый!

    ТАШБАКА. Хуш, Зурколак энекәш! Әниеңә миннән сәлам тапшыр! Аны да йөк ташырга мин өйрәткән идем!      

    ЗУРКОЛАК. Шулаймыни? Әйтермен. Әйтермен!

 

    Күренеш алмашына.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Фил баласының эшкә өйрәнүе сезгә ошадымы, балалар? Ә менә сез үзегез әниләрегезгә булышырга яратасызмы? Әллә гел уйнап кына йөрисезме? Эшкә өйрәнү турында уйламыйча уйнап кына йөрсәгез, белеп торыгыз, бер көнне үзегез сизмичә үсеп җитеп, эш белмәүче булдыксыз кешегә әйләнеп калуыгыз бар. Шуның өчен эшкә кечкенәдән үк һәм үз теләгегез белән өйрәнергә кирәк. Фил малае Зурколак укебек.

    Зурколак белән булган кызыклы хәлләр моның белән генә бетми әле. Бу турыда алдагы очрашуларда белербез.

 

        Бишенче көн

        

    Алып баручы, фил, Зурколак, агач, шүрәле, тычкан, сукыр тычкан, кошлар.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Зурколак әнисенә ярдәм итә башласа да һәм гәүдәгә зур булса да, бала гына булган шул әле. Шулай булмыйча, берәү дә тиз генә зур булып үсми. Филләр дә кешеләр кебек бик озак һәм әкрен үсәләр. Зурколак та әкрен үскән. Тик әкрен       үссә дә, гәүдәгә барыбыр зур булган шул. Тик ул үзенең бала икәнен белсә дә, зур гәүдәле булуын белмәгән.

 

    Әнисе белән Зурколак урман буйлап киләләр.

 

    ФИЛ. Нәнием син, йомшагым син, матурым син. (Борыны белән иркәли.)

    ЗУРКОЛАК. Әнием, мин чынлап та матурмы?

    ФИЛ. Матур, бик матур.

    ЗУРКОЛАК. Йомшак тамы?

    ФИЛ. Йомшак, бик йомшак.

    ЗУРКОЛАК. Син дә минем бик акыллы, бик матур. әнием. Шундый көчле.

    ФИЛ. Безгә көчсез булырга ярамый.

    ЗУРКОЛАК. Мин дә синең кебек көчле буламмы?

    ФИЛ. Син хәзер дә көчле инде.

    ЗУРКОЛАК. Тагын да көчлерәк буласым килә.

    ФИЛ. Булырсың, булырсың.

    ЗУРКОЛАК. Көчле булыр өчен ниләр эшләргә кирәк?

    ФИЛ. Көчле булам дисәң, әнине тыңларга, җәнлекләрне рәнҗетмәскә, аларның ояларын ватмаска, агачларны сындырмаска кирәк.

    ЗУРКОЛАК. Шулар гынамы?

    ФИЛ. Яшьтән эшкә өйрәнеп үсәргә кирәк.

    ЗУРКОЛАК. Мин боларның барысын да эшлим! Мин дә синең кебек көчле булам!

    ФИЛ. Булырсың, улым, булырсың. Ярар, миңа эшләргә вакыт җитте.

    ЗУРКОЛАК. Мин сиңа булышам!

    ФИЛ. Булышырсың. Тик балаларга көне буена эшләү дә зыянлы, юкса үсми калырсың. Аннан соң миңа кем булышыр? Бар, урманда йөр, үзеңә берәр иптәш табып уйна. Уйнап туйгач, миңа да булышырсың.

    ЗУРКОЛАК. Уйныйсым ди килә инде, әниемә дә булышасым килә. Ә мин икесен дә эшлим. Уйныйм да, әниемә дә булышам. Ля-ля-ля-ля-ля! Траля-ля-ля! Әй-әй-әй! Кем сез? Кая китеп беттегез?

(Зурколак үзенә иптәш эзләп урманда йөри.) Әй-әй-әй! Ля-ля-ля-ля-ля! Тра-ля-ля-ля! Берәү дә юк! Миңа  үзем генә уйнавы күңелсез!

 

    Агач төбенә утырып елый башлый. Фил лап-лап йөгереп килә.

 

    ФИЛ. Ни булды инде тагын, нәнием?

    ЗУРКОЛАК. Үзең уйна дип әйттең, үзең кем белән уйнарга икәнен әйтмәдең. Минем уйныйсым килә.

    ФИЛ. Уйнарга җәнлек күп бит. Уйна, сиңа кем комачаулый?

    ЗУРКОЛАК. Комачаулаучы да, уйнаучы да юк! Берәү дә юк!

    ФИЛ. Нишләп булмасын? Күзеңне ачыбрак кара, колакларыңны киеребрәк тыңла. Йә, ишетәсеңме?

                  

              Кошлар сайравы ишетелә.

 

    ЗУРКОЛАК. Сайрыйлар! Нинди матур итеп сайрыйлар! Кая соң алар үзләре? Әни, кемнәр алар шундый матур сайрыйлар?

    ФИЛ. Кошлар алар , улым. Син аларның егылган балаларын агач башларындагы ояларына күтәреп куя торган идең.

    ЗУРКОЛАК. Шул кошлармыни инде алар?

    ФИЛ. Әйе, шул кошлар инде, балам.

    ЗУРКОЛАК. Минем дә алар янына агач башына менәсем килә!

    ФИЛ. Менәр идең дә, бик дәү шул син.

    ЗУРКОЛАК. Юк, мин нәни! Үзең гел шулай дип сөясең.

    ФИЛ. Минем өчен генә нәни шул син, агач башына менәрлек нәни түгел шул.

    ЗУРКОЛАК. Минем зур буласым килми. Минем агач башына менәсем килә.

    ФИЛ. Теләк белән генә агач башына менеп булса иде.

    ЗУРКОЛАК. Мин барыбер менәм! Менәм дигәч, менәм!

(Бер агачка тотына.)

    АГАЧ. Бу нинди тиле җәнлек?

    ЗУРКОЛАК. Тиле түгел мин, кош оясына гына менмәкче идем.

    АГАЧ. Кош оясын күрер өчен сиңа менеп торырга да кирәкми. Борының белән генә үреләсе. Күпме кош баласын оясына куйганыңны оныттыңмы әллә?

    ЗУРКОЛАК. Минем кош оясын күрәсем килә. Күзләрем борынымда түгел, маңгаемда бит. Борыным ояга җитсә дә, күзләрем анда менеп җитә алмый, аста кала.

    АГАЧ. Мендең, ди. Шуннан нишләрсең?

    ЗУРКОЛАК. Кошлардан җырларга өйрәнәм. Тря-ля-ля-ля! Тря-ля-ля!

    АГАЧ. Җырларга өйрәнер өчен агач башына менәргә кирәкмени? Бер түгел, мең агач башына менсәң дә җырлый алмыйсың син. Син җырчы кош булып түгел, фил булып тугансың. Җырчы кош - фил, фил – җырчы кошка беркайчан да әйләнә алмый. Акылга өйрәнергә, сабак алырга була, тик үзеңнең асылыңны гына үзгәртеп булмый. Хайван - хайван, җәнлек – җәнлек, ә кош – кош булып кала.

    ЗУРКОЛАК. Менәм булгач, менәм!

    АГАЧ. Ахмак бала! Әллә син әйткәнне тыңламыйсыңмы? Мин син аңлый торган тел белән сөйләшәм алайса!

 

    Агач ботаклары белән Зурколакка суга. Зурколак мәтәли-мәтәли әнисе янына барып җитә.

 

    ЗУРКОЛАК. Әни! Агач мине мәэ-мәэ итте!

    ФИЛ. Тиккә булмас! Нәрсә эшләмәкче идең?

    ЗУРКОЛАК. Мин агач башына менеп кош ояларын гына карамакчы илем.

    ФИЛ.  Тиккә булмаган шул. Урмандагы агачлар фил балалары менәр өчен түгел шул алар. Күрәсеңме, безнең авырлыктан җир дә сыгыла.

    ЗУРКОЛАК. Әйдә, алайса, безнең өчен агачлар үстерик!

    ФИЛ. Филләр өчен агач үстерим дисәң, ул агачның иң нечкә ботагы да синең   аягыңнан юан булырга тиеш. Башка агачларга, үләннәргә бөтенләй урын калмас.

    ЗУРКОЛАК. Калыр әле. Үстерик булгач, үстерик.

    ФИЛ. Нишләргә инде бу кире бала белән? Әйтеп, аңларга, ачуланып, туктарга охшамаган. Урман шүрәлесенә барып, бераз киңәш сорыйм әле. ( Фил шүрәле янына бара.) Исәнме, күршекәем?

    ШҮРӘЛЕ. Исәнен исән. Уттай кызу эш өстендә тиккә генә миңа кермәссең. Нинди җилләр китерде сине?

    ФИЛ. Нужа йөртә инде, нужа! Син, шүрәле күршем, урман тылсымы белән эш итәсең. Минем киребеткән улыма бераз акыл бирсәң иде. Акыллы бала дип уйлап, бик тә ялгышканмын, ахры. Бөтенләй үзгәреп китте. Болай булса, аңа филләр арасында яшәү бик авыр булачак.

    ШҮРӘЛЕ. Көзгем ни әйтер, көзгемнән сорыйм әле. Бигрәк сөйкемле бала иде шул. Күз тигәндер.

              Чык, күз, чык, күз,

              Чык, яман, чык, яман.

              Кара җирне яшәртсен.      

              Яшел җирне каралтсын.

                  

              Алтмыш алты ала күз,

              Җитме алты кара күз.

              Ишектән керсен,

              Тишектән чыксын!

    Фу, фу, фу! Якын йөрмә, ерак йөр! Безне монда калдырып кит! Менә бу каптыргычны әфсенләдем. Йөрәккә якын төштә, күкрәк түрендә кеше-карага күренми торган итеп  каптырып куй. Бик шәп итеп өшкердем.

    ФИЛ. Рәхмәтләр яусын сиңа, күрше!

 

    Күрененеш алмашына. Фил Зурколак янына килә.

     

    ЗУРКОЛАК. Шүрәле сиңа агач башына менү җаен өйрәттеме?

    ФИЛ. Өйрәтте, өйрәтте. Менә бу каптыргычны күкрәк  турына кадасам, җайлана, диде.

    ЗУРКОЛАК. Када, када. Тизрәк агач башына гына мен! (Зурколакның күкрәгенә каптыргыч кадый.) Мин бу каптыргыч белән кош йомыркаларын тишеп уйнармын.

    ФИЛ. Моның кирелеген өшкергән каптыргыч та чыгара алмагач, кирелеге шүрәле тылсымыннан да көчлерәк икән. Нишләргә инде, ә?

    ЗУРКОЛАК. Менәм, менәм, бу агач башына менәм!

(Агачка үрмәли. Агач шунда ук җир астына төшеп китә.)

    ФИЛ. Улым җир астына иңде! Агачы-ние белән иңде! Кирелеген агач булып агач та күтәреп торырга теләмәде! Нишләргә инде, ничек агачны тартып чыгарырга?

 

    Җир өстеннән күренеп торган агач очыннан тарткалый.

 

    Күренеш алмашына. Җир астында тычкан оясы. Зурколак агач белән тычкан оясы янына килеп төшә.

 

    СУКЫР ТЫЧКАН(йокысыннан уянып). Кем анда вакытлы-вакытсыз йокымнан уятты? Ой-ой-ой! Җир тетри, ахыр заман җитәме әллә? Җир ярылып, җир уртасына төшеп китсәм, бетте баш! Көне-төне җир астыннан юл казысаң да, чыгып җитеп булмас. Тизрәк өскә чыгып торырга кирәк. Бәладән шулай гына котылып була.

    ЗУРКОЛАК. Астан караганда гына агач башы кызыктыргыч тоелган икән, менгәч инә белән күзгә төртсәләр дә күренмәслек караңгы! Кошлар мондый караңгыда ничек яшидер?

 

    Тычкан аның борынына кереп китә.

 

    СУКЫР ТЫЧКАН. Чыгар юл таптым! Болай булгач, бу афәттән исән калам!

    ЗУРКОЛАК. Уй-уй-уй! Борыныма нәрсә булды бу? Уй-уй-уй! Нинди чүп керде? Әллә оясы-ние белән кошлар кереп ктте инде? Уй-уй-уй-уй! (Туктый алмыйча бии-бии төчкерә башлый.)

        

    Күренеш алмашына. Зурколак төшеп киткән җир өсте. Анда агач үсеп утырган урында түмгәк хасыйл булган. Түмгәк биегән шикелле сикеренә. Кошлар очып йөри.

 

    1 – КОШ. Бу ни галәмәт? Килегез, күрегез, түмгәк бии!

    2 – КОШ. Бии торган түмгәк буламыни, кошлар булып кошлар көләр!

    3- КОШ. Мин дә күп йөрдем, күп күрдем, бии торган түмгәкне күргәнем юк иде

    4 – КОШ. Белдем-белдем! Монда кош оялары белән агач үсеп утыра иде! Теге башында җил чыгып фил малае Зурколак агач тирәсендә бөтерелә иде. Тиккә булмагандыр.

    2 – КОШ. Зурколак сәбәпче моңа, бер дә әллә кем түгел.

    ТУКРАН (Агач башыннан түмгәк эченә карап.) Зурколак шул! Кайсыгызның фонаре бар? Ябалак юкмы якын-тирәдә?

    ЯБАЛАК. Мин монда!

    ТУКРАН. Фонарең белән яктырт әле. (Тукран фонаре белән яктырта.) Ой-ой! Фил малаеның эше хөрти! Борынын кая куярга белми, мөгаен анда тычкан кергәндер!

    ЯБАЛАК. Тычкан? Мин тычканны бик яратам!

    ТУКРАН. Фонареңны әйбәтләп тот! Ә мин борын эчен тикшерәм.

 

    Тукран аска төшеп китә һәм тычканны алып чыга.

 

    ЯБАЛАК. Тычкан! Миңа бир!

    ТУКРАН. Мондый батыр тычканны, фил хәтле филне куркыткан тычканны әрәм итеп буламы соң?

    ТЫЧКАН. Мин батыр, батыр!

    1 – КОШ. Карагыз, карагыз! Агач кире урынына чыга түгелме? Ә Зурколак кая? Ул агач башында иде бит!

    2 – КОШ. Агач башыннан төшәргә башы җиткән бугай. Юкса, Зурколак агач башында утырса, агач кире җир өстенә чыга алмас, җиде кат җир астына төшеп китәр иде.

              Агач, агач белән Зурколак та җир өстенә күтәрелә.

        ТЫЧКАН. Әнә, Зурколак үзе дә!

ЗУРКОЛАК Тычкан? Син әле генә җир астында идең бит! Бетте баш, болай булгач исән калу юк үзеңнән! Әни! Әни! (Тычканнан кача.)

ТЫЧКАН. Үзем кечкенә генә булсам да төш кенә! Фил малае булып фил малае Зурколакны үрле-кырлы сикерткән тычан абзагыз булам мин!

1- КОШ. Чынлап та шулай бит, ә! Кош ышанмаслык хәл!

ТЫЧКАН. Кош ышанмаслык булса да чын хәл! Тычканның филдән дә көчлерәк булуын үз күзләребез белән күрдек!

    Шулай булгач, монда бернинди алдашу юк.

 

              Күренеш алмашына. Алып баручы.

 

              АЛЫП БАРУЧЫ. Менә, балалар, сез фил малае Зурколак белән булган тагын бер кызыклы да, гыйбрәтле дә хәл турында белдегез. Кире балалар да әнә шулай бик куркыныч хәлләргә тап булырга мөмкиннәр. Киреләнергә ярамаганын аңладыгызмы инде?

 

                      Алтынчы көн

 

              Алып баручы, Зурколак, фил, тигр баласы, арыслан баласы, черки.

 

              АЛЫП БАРУЧЫ. Балалар , сез фил малае Зурколак белән тагын ниләр булганын белергә телисез инде, әйеме? Бик әйбәт, Зурколак  зур булып җиткәнче тагын әллә нихәтле кызыклы да, гыйбрәтле дә вакыйгалар күп булган. Бер генә кеше дә, бер генә җәнлек тә кисәк кенә дәү булмый , аның өчен бик озак көтәргә, күпме еллар үтәргә туры килә. Ә еллар эчендә генә түгел, бер көн эчендә дә күпме кызык хәлләргә очрарга мөмкин.

              Шулай бервакытны Зурколак арыслан белән тигр баласының бишектә уйнап утырганын күргәч, аларга бик тә кызыккан. Аның да бишектә утырып атынасы килгән. Тик бишекләрендә атынырга бер генә җәнлек тә рөхсәт итмәгән.

 

              Күренеш алмашына.. Тигр, арыслан баласы бишектә атына. Зурколак алар янына килә.

              ЗУРКОЛАК.  Нәрсә бу? Шундый таган буламыни?

              АРЫСЛАН БАЛАСЫ. Белмәдең! Белмәдең! Нәрсәдә атынганыбызны белмәдең!

              ТИГР БАЛАСЫ. Таган түгел ул беләсең килсә!

              ЗУРКОЛАК. Алаймыни? Бишек дигәннәре шушы буламыни инде? Мине дә үзегез белән атындырыгыз әле.

              АРЫСЛАН БАЛАСЫ. Нәрсә ди ул? Бишектә атынам, диме? Һе-һе-һе... Көлеп үләрсең билләһи!

              ТИГР БАЛАСЫ. Без булып безгә дә бишектә озак атынырга рөхсәт юк. Ә сиңа?

              АРЫСЛАН БАЛАСЫ. Бик кызык икән бу фил малае, һи-һи...

              ТИГР БАЛАСЫ. Син зур инде, бишектә нәниләр генә атына!

              ЗУРКОЛАК. Мин дә сезнең кебек кечкенә!

    АРЫСЛАН БАЛАСЫ. Синме кечкенә?

              ТИГР БАЛАСЫ. Бу уеңны әни белә күрмәсен. Юкса...

                  

              Агач башыннан бишектә атынгандай итеп маймыл баласы төшә.

 

              МАЙМЫЛ БАЛАСЫ. Нәрсә, фил малаеның да бишектә атынасы киләмени? Хи-хи-хи-хи! Ха-ха-ха-ха!

              ЗУРКОЛАК. Әнигә әйтәм үзегезне! Әни кирәгегезне бирер әле!

              МАЙМЫЛ БАЛАСЫ. Бирде ди, бик бирдерттеләр, ди! Хи-хи-хи-хи! Ха-ха-ха-ха!

              АРЫСЛАН БАЛАСЫ. Безнең белән бәйләнергә әниеңнең башына арыслан типмәгән әле, хи-хи-хи!

              ЗУРКОЛАК. Сараннар! Бишегегезне кызгандыгыз.

 

              Күренеш алмашына. Зурколак әнисе янында.

 

              ЗУРКОЛАК. Әни, әйт әле, мин зурмы, әллә кечкенәме?

              ФИЛ. Син зураясың инде. Көн саен бер карыш үсәсең бит.

              ЗУРКОЛАК. Алайса, шуны да әйт - мин сабыймы, әллә абыймы?

              ФИЛ. Абый булырга иртәрәк әле. Абый булу өчен үзеңнән кечкенәрәк энең йә сеңелең булуы кирәк.

              ЗУРКОЛАК. Сабыймыни?

              ФИЛ. Сабыем шул син минем, сабыем гына әле.

              ЗУРКОЛАК. Алай булгач, нигә бөтен сабыйларның да бишеге бар, минеке генә юк?

              ФИЛ(үз-үзенә).Тагын нәрсә уйлап чыгарды инде бу? Мин үзем дә бишектә үсмәдем. (Зурколакка.) Белмим шул, бер генә филнең дә моңынчы бишектә үскәне юк иде. Тукта әле, попугай бу турыда берәр нәрсә белми микән? Белсә, ул гына белер. Попугай! Попугай күрше! Сиңа сүз бар иде.

 

              Попугай агач башыннан аскарак төшә.

 

              ПОПУГАЙ. Нинди гозерең бар иде, күрше?

              ФИЛ. Менә минем улым бишек сорый. Син Зурколакны беләсең, бер теленә керсә, алдырмыйча туктамый инде ул. Бишек каян табып була икән, шуны әйтмәссеңме?

              ПОПУГАЙ. Мин күп бишекләр күрдем. Тик филләрнең бишеге турында гына берни дә белмим. Шулай да кызык фикер бит бу. Фил бишеге... Һе... Ярар, берәр фикергә килгәнче, урманны бераз әйләним әле, күл тирәсен дә урармын.

              ФИЛ. Зинһар өчен, берәр ярдәм итә күр инде, күршекәем.

              ПОПУГАЙ. Мин тотынсам, ни дә булса табам инде. Юкса, попугай исеме үземә харам булсын!

 

Күренеш алмашына. Попугай агачтан агачка очып керә.

 

ПОПУГАЙ. Кемнәрне генә күрмәдем. Бишектә тавис кошы баласын да, крокодил да, кәлтә баласын да, болан баласын да күрдем. Хәтта мөгезборын баласының бишеге бар. Тик менә бишектә тирбәлгән бер генә фил баласын да күрмәдем.

 

Черки очып керә. Борынын өскә күтәргән. Аның борын тирәсендә черки балалары очып йөри, алар черкинең борынына әле менеп утыралар,  әле тирбәлеп уйныйлар, әле һавага күтәреләләр.

 

ПОПУГАЙ. Болар нишлиләр? Әй, черки, аңлат әле, нәрсә бу?

ЧЕРКИ. Тсс... Балаларымны куркытасың. Күрәсеңме, мин аларны тирбәтәм. Синнән куркып, бишектән егылып төшә күмәсеннәр.

    ПОПУГАЙ. Мин, җүләр, бишек эзләп кайларга гына бармадым. Мондый озын борын Филнең үзендә дә бар бит. Менә дигән бишек булачак ул! И, тинтәк баш! Мин тинтәк, миннән битәр Зурколак тинтәк, Зурколактан битәр әнкәсе тинтәк! Шунлык та башны эшләтә алмагач, тинтәк дими ни дисең инде?

        

Попугай фил янына килә.

 

ФИЛ. Йә, берәр юньле хәбәр алып кайттыңмы?

ПОПУГАЙ. Хәбәрнең дә ниндиен генә алып кайттым әле. Бишек бер дә әллә кайда түгел, әнә синең борын төбендә генә! Синең озын борының менә дигән бишек!

    ФИЛ. Чынлап та шулай бит әле. Ә мин борын астындагын әллә кайдан эзләп маташам. Кил әле, улым, Зурколак! Бераз тирбәтеп алыйм әле.

ЗУРКОЛАК. Мин дә бишекле булдым! Мин дә бишекле булдым!

ФИЛ. Попугай апаңа рәхмәт, улым! Ул булмаса, борын төбендәге бишекне һаман да белмәс идем. Кил әле, рәхәтләнеп атындырыйм үзеңне!

    ЗУРКОЛАК. Рәхмәт, попугай апа!

    ПОПУГАЙ. Миңа нәрсә. Рәхәтләнеп атын шунда. Аны табуы миңа бер дә кыен булмады.

 

    Күренеш алмашына. Алып баручы.

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай итеп, Зурколак та бишекле булган. Тик Зурколак бишектә тирбәнеп кенә утыра торган булса, фил малае да булмас иде. Алга таба ниләр булганын киләсе очрашуда белерсез.

 

                  Җиденче көн

 

        Катнашалар: алып баручы, болыт, Зурколак, фил.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Без сезнең белән әкиятнең кай төшендә калган идек әле? Ә-ә, исемә төште, Зурколакның әнисе борынын бишек итеп атынган урында калдык.

Сез Зурколак әнисенең борынында озак атынгандыр дип уйлыйсызмы инде? Юк, озак атына алмаган ул анда. Әнисе ныграк чөеп җибәргән икән, Зурколак күктә йөзеп йөрүче болытка хәтле үк менгән һәм шунда эләгеп калган. Бик сикеренсәң, шулай да була икән.

 

        Зурколак, болыт.

 

БОЛЫТ. Нишләп болай кисәк кенә авырайдым әле? Әллә җир өстенә яңгыр булып яварга вакытым җитте инде? Кем бар монда?

        ЗУРКОЛАК. Бу мин,  Зурколак!

              БОЛЫТ. Ах, башсыз! Сиңа монда ни калган? Кем          менгерде монда?

ЗУРКОЛАК. Бетте, бетте! Әнкәем ныграк чөеп җибәрде. Төшәм, хәзер үк төшәм.

БОЛЫТ. Үзең менгәнсең икән, ул хәтле тыпырчынма. Юкса, җиргә төшеп китәрсең дә, сөякләреңне генә җыясы булыр.

ЗУРКОЛАК(аска карап). Абау, бигрәк биектә икәнмен. Минем башым әйләнә, күз алдым караңгылана. Куркам!

БОЛЫТ. Тыпарчынма әле! Тыныч кына тор, әнкәң бишегендәге кебек очыртып илләр гиздерәм, дөнья күрсәтәм, аннан соң әнкәң янына төшереп калдырам үзеңне. Ялгыз гына күктә йөзеп туйган идем, үземә иптәш тә булырсың шунда.

ЗУРКОЛАК. Минем ил гизәсем килми, минем җиргә төшәсем килә!

        БОЛЫТ. Бар, төш. Кем тота сине?

ЗУРКОЛАК. Куркам шул!

              БОЛЫТ. Миңа җиргә төшәргә иртәрәк шул әле. Җитәрлек дымны җыеп, авырайгач кына җир өстенә төшәм мин. Шуңа күрә исән-имин әниең янына кайтып җитәсең килсә, сиңа тыныч кына миңа тотынып, җир тирәли әйләнеп чыгарга туры килер. Син үзеңне бишектә кебек итеп хис ит, шулай итсәң, бер дә куркыныч тоелмас үзеңә.

              ЗУРКОЛАК. Болай буласын белсәм, бишек дип әнинең башын катырмый идем.

              Күренеш. Фил аптырап як-ягына карана.

        

              ФИЛ. Әле генә борыным төбендә иде бит, кай арада юкка чыкты әле ул? Минем малаем шук, дигән идем, бишек тагын да шуграк икән, улымны әллә кая хәтле сикертте, әллә болытка ук менеп җиткән инде? Зурколак! Улым! Син кайда?

        ЗУРКОЛАК( болыт арасыннан). Әни! Әни! Мин монда! Мин болыт белән җирне әйләнеп чыгам!

              ФИЛ. Кем кушты? Миннән рөхсәт алдыңмы соң?

              ЗУРКОЛАК. Өлгермәдем шул. Болытка менгәнемне сизми калдым.

              ФИЛ. Мин дә рөхсәт бирергә өлгерми калдым. Нишлибез инде хәзер? Тыпырчынма, егыла күрмә!

 

              Зурколак болыт өстеннән аска карый.

 

              ЗУРКОЛАК. Диңгез өстеннән очабыз, тауларны үттек, калын урман аша үтәбез... Кара әле, барысы да сиңа куана. Әллә болыт арасында мин булганга куаналармы? Кайсыбызны чакыралар алар шулай?

              БОЛЫТ. Яңгыр көтәләр алар, мине җир өстенә яварга чакыралар.

              ЗУРКОЛАК. Ява күрмә. Берүк ява гына күрми. Юкса, мине күтәрә алмассың.

              БОЛЫТ. Синең үзсүзлегең аркасында нихәтле урманнар дымга тилмереп калдылар. Кара урманга ялгызыңны төшереп калдырасы иде дә, йөр идең адашып. Ярар, бер юлга алай итмим инде.

              ЗУРКОЛАК. Бишек дип авызымны да ачмыйм инде хәзер! Менә ни өчен филләр балаларын бишектә тирбәтмиләр икән!

              БОЛЫТ. Акыл шулай сабак ала-ала керә инде! Фил хәтле филне күтәреп йөрермен дип кем уйлаган!

              ЗУРКОЛАК. Ачуланма инде болыт абзый!

              БОЛЫТ. Ачуланып ни файда хәзңер? Болыннар, андагы үләннәр, игеннәр кызуга түзә алыр микән? Тизрәк тә йөзеп булмый ичмасам, син аска тартасың!

              ЗУРКОЛАК. Авыр булуыма мин гаепле түгел бит! Филләр гел шулай авыр алар.

              БОЛЫТ. Күпне беләсең син! Үзеңнең өч тиенлек тә акылың юк!

              ЗУРКОЛАК. Исән-имин җиргә төшим генә, җыям әле мин аны!

              БОЛЫТ. Таныш җирләрне күрәсеңме?

              ЗУРКОЛАК. Мин яшәгән урман! Әнә, әнкәем дә борынын күтәреп көтеп тора! Йә, тизрәк төшер инде.

              БОЛЫТ. Яңгыр булып яусам, яңгыр тамчысы белән бергә егылып төшәрсең, дип куркам шул. Ярый, урман өстендә бераз элегеп торыйм әле. Нишләргә икәнг? Яңгыр булып яваргамы, томан булып төшәргәме? Томан булу уңайлырак булыр. Син ни дисең, Зурколак?

              ЗУРУКОЛАК. Ничек тә ярый! Тизрәк әнкәем янына гына төшер!

              БОЛЫТ. Томан булу уңайрак булыр. Күзеңне йом.

        

              Зурколак әнисе янына төшә.

 

              ФИЛ. Улым исән-имин кайтты! Улым кая. Бер туйганчы атындырыйм әле үзеңне!

              ЗУРКОЛАК. Юк, юк , әни! Берүк атындыра гына күрмә. Мин атынып туйдым инде. Хәзер сиңа булышам.

              ФИЛ. Менә рәхмәт, улым! Рәхмәт! Тик атыныйм дисәң дә атындыра алмас идем, шундый үскәнсең, мин күтәрерлек түгел.

 

              Күренеш алмашына. Алып баручы.

 

              АЛЫП БАРУЧЫ. Менә, балалар, Зурколакның бүгенге көне шулай тәмамланды. Гомумән, аның һәр көне нинди дә булса кызыклы хәл белән тәмамлана. Шулай булмыйча, дөнья белән кызыксыну хисе җәнлекләргә дә хас шул.

 

                        Сигезенче көн

              Катнашалар: алып баручы, Зурколак, җил, яңгыр тамчысы, яңгыр.

 

    ЗУРКОЛАК( урман буйлап килә).

              Әпен-төпен,

              Аркам төтен.

              Үзем бөтен,

              Аю тәпән тапкан

              Тәпәнендә бал булган,

              Ул тәпәнгә тәпи тыккан,

              Кечтеки генә аңа биргән,

              Кечтеки генә моңа биргән,

              Кечтеки генә миңа бирде.

              Балы бик тиз бетте,

              Үзе авыз итә алмады.

              Еларга да белми,

              Көләргә дә белмим

              Балы кая киткәнен

              Үзе дә белми.

Зурколакның каршысына шар тәгәрәп килә.

    ЗУРКОЛАК.

              Аю бер тәпән бал тапты,

              Тапты да югалтты.

              Мин дә шаккаттым –

              Бик зур шар таптым!

Бигрәк шәп булды әле бу! Тәгәрәтим әле үзен! (Шарны сикертә-сикертә, тәгәрәтеп уйный. Җил керә.)

ҖИЛ. Тәгәрәтеп уйный идем, шарымны күрмәделәрме әллә? Ә, менә кайда микән ул. Зурколакның шуклыгыннан бу арада ялыккан идем. Кызык итим әле үзен. (Шарны күтәреп алып китмәкче була. Тик шар Зурколак кулында.)

ҖИЛ. Шарны җибәр! Ул минем шарым!

ЗУРКОЛАК. Бирде ди менә! Аны мин таптым!

ҖИЛ. Кире Зурколак! Әйдә, алайса икегезне бергә күтәреп җир тирәли әйләндерәм.

    ЗУРКОЛАК. Әйләнде ди менә! Мин болыт белән бер тапкыр җир тирәли әйләнеп чыктым инде. Шарга үзем яшәгән җиремне күрсәттем.

     

    Болыт йөзеп керә.

 

    БОЛЫТ. Берсенең олы булып, икенчесенең кече булып акылы юк. Кызык итим әле үзегезне. Яңгыр бөртекләрем, нәкъ шул шар өстенә генә тып-тып итегез әле.

    ЯҢГЫР ТАМЧЫСЫ. Явабыз, кызык итәбез үзләрен. Җир өстенә яуган йомшак яңгыр кебек түгел, очлы боз булып төшәбез дә шарны шартлатабыз!

    БОЛЫТ. Җәнлекләрне, кошларны куркыта күрмәгез тагын. Яшенле яңгыр дип уйлаулары бар.

    ЯҢГЫР ТАМЧЫСЫ. Куркытмабыз. Сабак кына бирербез.

 

              Яңгыр ява башлый.

    Күренеш алмашына. Алып баручы.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Зурколак белән Җил шарны үзләренә алыр өчен тарткалашкан арада яңгыр бөртекләре очлы боз булып җир өстенә төшкәннәр дә шарны тишкәннәр. Шар ярылып киткән һәм бик күп кисәкләргә таркалган. Шарның ярылу тавышыннан куркып, Зурколак әнисе янына йөгергән, ә җил җиде кат болытлар өстенә күтәрелгән. Тик алар шарның кая киткәнен генә белмичә калганнар. Вакыт-вакыт Зурколак та, җил дә әлеге шарны эзләп карыйлар, тик таба алмыйлар.

 

 

                       Тугызынчы көн

 

    Алып баручы, Зурколак, тиен, болан, тавис кошы балалары, аларның әнкәләре.

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Зурколак белән тагын ниләр булды икән дисез инде, әйеме? Кая соң Зурколак үзе? Әллә тагын берәр маҗарага эләкте инде? Мин генә түгел, сез дә тирә-ягыгызга карагыз әле, берәр җирдә күренмиме үзе? Чү, нинди тавыш ишетелә анда? Зурколак юкмы анда?

 

    Җәнлекләр булып киенгән балалар телефонлы уйныйлар.

 

    ТИЕН. Алло! Алло! Дин-ди-лин! Дин-ди-лин! Мин – тиен!

    ТАВИС. Алло! Алло! Дин-ди-лин! Дин-ди-лин! Мин - тавис!

БОЛАН. Дин-ди-лин! Дин-ди-лин! Мин – болан!

              Зурколак керә.

 

ЗУРКОЛАК. Сез нинди уен уйныйсыз?

ТИЕН. Без телефонлы уйный идек.

ЗУРКОЛАК. Минем дә телефонлы уйныйсым килә!

    ТИЕН. Белмим шул... Зурколакны уенга катнаштырабызмы?

    ТАВИС. Уйнасын. Безнең күңел киң. Хәрәмләшмәсен генә. Үзе генә сөйләшмәсен, бүтәннәргә дә сөйләшергә ирек бирсен.

    ЗУРКОЛАК. Хәрәмләшмим, хәрәмләшмим. Минем үз гомеремдә бер тапкыр да хәрәмләшкәнем юк. Валлаһи, билләһи, дим!

    ТИЕН. Кайсыбыз Зурколакка үз телефонын биреп тора?

БОЛАН. Җирәбә салыйкмы әллә?

    ТИЕН. Мин җирәбә салып тормыйм. Мә, минем телефонны. Колагым ял итсен.

ЗУРКОЛАК. Ай, рәхмәт, тиен. Курыкма, мин синең телефонны берни дә эшләтмәм. Әз генә сөйләшәм.

ТИЕН. Сөйләш, сөйләш. Зурколак белән кайсыгыз телефонлы уйный?

БОЛАН. Мин уйныйм!

ТАВИС. Мин дә уйныйм! Дин-ди-лин!

БОЛАН. Дин-ди-лин! Кем син?

ЗУРКОЛАК. Дин-ди-лин! Мин – Зурколак! Дин-ди-лин! (Телефонын колагына терәбрәк куймакчы була, телефон колак эченә кереп юк була.) Телефон... Кая китте? Син алдыңмыни телефоныңны, тиен дус?

ТИЕН. Үзем биргәнне нишләп алыйм инде. Берәрегез күрмәдеме?

БОЛАН, ТАВИС. Юк, күрмәдек. Безнең үзебезнеке генә.

    ЗУРКОЛАК. Телефон... Кайда син?

БОЛАН. Юкка чыкты!

ТАВИС. Зурколакның колагы йотты!

    БОЛАН. Әйе, әйе, колагы йотты!

    ТАВИС. Колак телефон хәтле телефонны йотар икән!

ТИЕН. Тукта әле, колак җир түгел бит. Җир йоткандыр аны.

ТАВИС. Үзем күрдем! Телефон колак эчендә юкка чыкты!

    БОЛАН. Нигә гаҗәпләнәсең? Телефон нинди дә, колак нинди!

ТИЕН. Чык инде, чык, безнең белән качышлы уйнама!

БОЛАН. Дин-ди-лин! Дин-ди-лин! Дин-ди-лин! Чыгарга уйламый да!

ТАВИС. Телефонсыз нишлисең инде?

ТИЕН. Болай гына күренми. Әллә колак эченә кереп карыйм микән?

БОЛАН. Бик шәп фикер бу!

ТӘВӘ. Үзеңне генә җибәрмибез. Йә син дә телефон кебек кереп китәрсең дә юкка чыгарсың. Бергәләп керәбез дә тартып чыгарабыз!

БОЛАН. Акыллы баштан акыллы фикер чыга!

 

    Берәм-берәм Зурколакның колагы эченә кереп юкка чыгалар.

 

ЗУРКОЛАК. Әле генә монда иделәр бит, кая киттеләр соң? Әй-әй, кайда сез? Качышлы уйнарга сөйләшмәдек бит!

 

Әнкә болан, әнкә тиен, әнкә тавис керә.

ӘНКӘ БОЛАН. Безнең балалар кая китте соң? Әле генә бергә уйныйлар иде.

ӘНКӘ ТАВИС. Якын-тирәдә юк. Кайда икән соң үзләре?

ӘНКӘ ТИЕН. Мин дә кайтканда бөтен җирне карадым. Беркайда да күренмәделәр.

ӘНКӘ БОЛАН. Минем баламны бүре харап иткәндер!

ӘНКӘ ТИЕН. Баламны карчыга алгандыр!

ӘНКӘ ТАВИС. Минем балама да карчыга кызыга иде!

ӘНКӘ БОЛАН. Бүренең башын ярам!

ӘНКӘ ТИЕН, ӘНКӘ ТАВИС. Карчыганың күзен чокыйбыз!

БАРЫСЫ БЕРГӘ. Кирәкләрен бирәбез!

 

Урман буйлап китәләр. Йоклап яткан Зурколак янына киләләр.

 

ӘНКӘ БОЛАН. Зурколак бит бу!

    ӘНКӘ ТАВИС. Нишләп колагы селкенә ?

    ӘНКӘ ТИЕН. Тиккә алай селкенмәс! Бер-бер хәл бар монда! (Колак эчен карап.) Тиккә түгел шул! Балаларыбызны таптым! Тавышлары колак эченнән ишетелә!

    ӘНКӘ ТАВИС. Шулай шул! Тик анда бик караңгы. Болан дус, маңгаеңдагы фонарең белән яктырт әле.

    ӘНКӘ БОЛАН. Яктыртмыйммы соң? Яктыртам инде, яктыртам! Әй-й! Без монда! Яктыга таба чыгыгыз!

 

    Колак эченнән тиен, тавис, болан баласы атылып чыга. Кулларында телефоннары. Җәнлекләр балаларын кочаклап алалар. Зурколак уяна.

 

    ӘНКӘ БОЛАН. Без сезне югалттык, ә сез Зурколакның колак эчендә икәнсез.

    ЗУРКОЛАК. Мин тапмаслык кая яшерендегез?

    ТАВИС. Без синең колак эченнән телефон эзләдек!

    ТИЕН. Көчкә таптык!

    ӘНКӘЛӘРЕ. Без дә сезне көчкә таптык!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Менә без сезнең белән фил малае Зурколак белән таныштык, ул очраган кызыклы хәлләр турында белдек.

    Җәнлек балалары да сезгә ошаганнар – кызыксынучаннар, шуклар, тиктормаслар һәм күпне белергә тырышалар, үзара дус, тату яшиләр икән. Әллә дим, алар да татулыкның, дуслыкның зур байлык икәнен беләләр микән? Уйлап карагыз әле шул турыда.

 

            Серле алан

 

    Катнашалар:

 

Азат, Әдәп карт, арыслан, аю, аю баласы, кошлар, куяннар, арысланнар.

 

              1 – күренеш

 

    Урман аланы. Азат күренә. Ул шәһәрдән бабасы янына кунакка кайткан. Кулында таяк. Таяк белән селтәнә, үләннәрне телгәли, кошларны куркыта.

 

    АЗАТ (кулын авызына куеп кычкыра). Эһе-һей! Эһе-һей! (Тавышы кайтаваз булып яңгырамый,) Сәер. Нинди зур урман, ә кайтавазы юк.

           Әдәп карт керә.

    ӘДӘП КАРТ. Тамагың ярылыр бит , улым. Шулхәтле кычкырма.

    АЗАТ. Син дә кычкырып кара әле, бабай!

    ӘДӘП КАРТ. Ник?

    АЗАТ. Эксперимент, бабай. Йә, кычкыр инде.

    ӘДӘП КАРТ(кычкыра). Эһе-һей! Эһе-һей! Эһе-һей! (Тавыш катаваз булып яңгырый.)

    АЗАТ. Эһе-һей! Эһе-һей! (Кайтаваз юк.) Бабай, тагын кычкыр әле.

    ӘДӘП КАРТ. Тамагым авырта, улым.

    АЗАТ. Минем тавыш яңгырамый, бабай.

    ӘДӘП КАРТ. Яңгырамый?

АЗАТ. Яңгырамый .(Кычкырып күрсәтә.)

    ӘДӘП КАРТ. Колак барабанын ярасың.

    АЗАТ. Нигә синеке яңгырый, минеке яңгырамый? Шундый зур урманда минем тавышның кайтавазы юк.

    ӘДӘП КАРТ(көлемсерәп). Кайтаваз, дисең, эһе... Кайтаваз дисең. ә? Урманның кайтавазы бар аның, синең тавышның кайтавазы юк.

    АЗАТ. Синекенең бар бит.

    ӘДӘП КАРТ. Минекенең булмыйча.

    АЗАТ. Нишләп минекенең юк?

    ӘДӘП КАРТ. Синең эшләгән эшләрең кайтавазлык булып җитмәгән, дигән сүз була бу.

    АЗАТ. Сәер син, бабай. Эшләгән эшләрнең кайтавазы, имеш. Мин әле бөтенләй бәләкәй чагында буш фатирда тавышым шулхәтле нык яңгырый иде. Ул чагында уеннан башка берни дә башыма килми иде әле.

    ӘДӘП КАРТ. Шәһәр фатиры белән урманны чагыштырма, улым. Алар җир белән күк аермасы.

        

    Карт, кулына чиләк тотып, нарат күркәләре җыя. Азат таягы белән агач кәүсәләренә бәрә.

 

    ӘДӘП КАРТ. Чү, улым? Нишлисең син?

    АЗАТ. Сиңа булышам.

    ӘДӘП КАРТ. Шулай булышалармыни?

    АЗАТ. Ә ничек булышалар?

    ӘДӘП КАРТ.И-и, улым! Үз башың белән уйла.

    АЗАТ. Әйт инде, бабай!

    ӘДӘП КАРТ. Синең башың ниндирәк?

    АЗАТ. Нормально. Нигә сорыйсың?

    ӘДӘП КАРТ . Ул чагында үзең бел. Тинтәк башка әйтсәң ни, әйтмәсәң ни. Кеше әйткәнне җүләр дә эшли. (Чыбык-чабык, нарат күркәләре җыеп чыгып китә.)

    АЗАТ. Бабай. дим! Бабай!

    ӘДӘП КАРТ(тавышы). Кеше әйткәнне җүләр дә эшли. Үз башыңны эшләт!

    АЗАТ. Әйтмәсәң! Кызык бу бабай! (Мәтәлчек атына.) Үз башыңны эшләт, имеш. Мәктәптә дә эшләтеп туйган инде. Мин монда баш эшләтергә түгел, ял иттерергә кайттым. Урман шәп! Их, шундый урманны шәһәр уртасына, үзебез яшәгән өй турысына яисә безнең өйне урман уртасына китереп куйсаң! Булмас шул. Ну, җәнлекләрнең кирәген бирер идем! Кунакка гына кайтып, әллә ни кырып булмас шул. Берьюлы берничә аюны ияләштереп атланып йөрсәм... Ну исләре китәр иде малайларның! Яисә карчыгадан чыпчык, чыпчыктан карчыга ясасам? Әти әйтә, аюны да өйрәтәләр, ди. (Хыялланып.) Кызык бит, ә? Карчыга җанлы чыпчык – чыпчыклар көтүе янына килә, ди. Чыпчыклар аның карчыга икәнлеген башларына да китермиләр. Ә ул аларны берәм-берәм – кых! (Уйланып.) Ә карчыга кыяфәтендәге чыпчык каргалар арасына эләксә, ә? Ну. кызык булачак! Карчыга кыяфәтле чыпчыктан өерләре белән куркып качачаклар. Ә карчыгалар арасына эләксә, ни эшләр иде икән? Һа-һа-һа! Шәп фикер бит бу, ә? Ерткыч кеше кыяфәтенә, кеше – ерткыч кыяфәтенә керсә?

        

    Үкереп аю баласы керә. Азат куркып кача.

 

    АЮ БАЛАСЫ. Кеше исе килә! Качма. Мин кеше ашамыйм! (Үкерә.)

    АЗАТ(качкан җиреннән башын калкытып). Нигә үкерәсең?

    АЮ БАЛАСЫ. Аю буласым килми минем!

    АЗАТ . Кем буласың килә?

    АЮ БАЛАСЫ. Теләсә кем! Аю гына түгел! (Үкереп елый.)

    АЗАТ (үз-үзенә). Шәп була бит бу. (Аю баласының тунын тотып-тотып карый.) Кем буласың килә инде синең, ә?

    АЮ БАЛАСЫ. Бал корты булыр идем.

    АЗАТ. Нигә бал корты?

    АЮ БАЛАСЫ. Бал кортлары яратмый мине! Чагалар! (Үкереп елый.)

    АЗАТ. Тиккә түгелдер. Бал кортлары белән уйнарга яратасыңдыр.

    АЮ БАЛАСЫ. Бррр... Уйнарсың алар белән! Мин бал кортларын түгел, аларның балын яратам.

    АЗАТ. Миңа ошаган икәнсең.   

    АЮ БАЛАСЫ. Бал яратасыңмыни?

    АЗАТ. Яратам!

    АЮ БАЛАСЫ. Ыслушай... Булыш, ә? Әнә тегендә умарталык бар. Умарталар тулы...

    АЗАТ. Йә, йә?

    АЮ БАЛАСЫ. Бал кортларын куабыз да балы безгә кала.

    АЗАТ. Акылың алтын икән! Мин кортлар белән сугышмасам да, бабай миңа хәзер үк бер чиләк бал бирә. Тик балны күп ашарга ярамый. Күз сукырая, ди...

    АЮ БАЛАСЫ. Кем әйтте аны?

    АЗАТ. Бабай инде.

    АЮ БАЛАСЫ. Без – аюларга да күп эләкми... Кара әле, әллә киемнәрне алышып торабызмы? Син – мин бул, мин – син...

    АЗАТ. Алай буламыни?

    АЮ БАЛАСЫ. Безнең урман – тылсымлы. Киемнәр дә тылсымлы.

    АЗАТ. Тылсым? Тылсым яратам мин.

    АЮ БАЛАСЫ. Алышып киябезме?

    АЗАТ(киемен салып). И. малай, болар сиңа сыймас шул.

    АЮ БАЛАСЫ. Сыя, сыя. (Киемнәрне алышалар.)

    АЗАТ. Кара, таман гына икән. Ну, малай, бу эсседә тун белән йөреп булыр микән?

    АЮ БАЛАСЫ. Минем тун эссене дә, салкынны да сизми.

    АЗАТ. Корт чакканны сизгәч...

    АЮ БАЛАСЫ. Анысын син дә сизәрсең.

    АЗАТ(тунны салмакчы). Кирәкми, алышмыйк алайса.

    АЮ БАЛАСЫ. Нигә?

    АЗАТ. Корт чагудан куркам.

    АЮ БАЛАСЫ. Икеле-микеле сөйләшкән җәнлекләрне җенем сөйми.

    АЗАТ. Ярар алайса. Кая барабыз?

    АЮ БАЛАСЫ. Әнә, умарталыкны күрәсеңме?

    АЗАТ. Уенчык өйләрме?

    АЮ БАЛАСЫ. Умарталар шулар инде.

    АЗАТ. Бал шул өйләрдәмени?

    АЮ БАЛАСЫ. Әйе.

    АЗАТ. Бик күп бит алар.

    АЮ БАЛАСЫ. Бал кортлары тагын да күбрәк.

    АЗАТ. Ничек сыялар соң алар анда?

    АЮ БАЛАСЫ. Күңелләре киң аларның. Шуңа бәләкәй генә өйләрдә мыжлап яшиләр, мыжлап бал җыялар.

    АЗАТ. Балын ничек алып булыр икән?

    АЮ БАЛАСЫ. Умарта янына барасың да, телеңне чыгарып саласың. (Телен чыгарып күрсәтә.)

    АЗАТ. Болаймы? (Телен чыгарып карый.) Юк, булмый миннән. Мин кашыклап ашарга яратам.

    АЮ БАЛАСЫ. Мә, киемнәреңне! Синең белән эш чыкмас, ахры.

    АЗАТ. Мин, беләсеңме, бүтән җанвар булыр идем. Мине умарта да кызыксындырмый. Кызык түгел. Беләсең килсә, мин арыслан булыр идем.

    АЮ БАЛАСЫ. Минем дә кайчандыр арыслан буласым килгәне булды. Хәзер кире уйладым.

    АЗАТ. Барлык ерткычлар да миңа баш ияр иде. Арыслан көчле! Минем көчле буласым килә.

    АЮ БАЛАСЫ. Баш булырга яратасың, ә?

    АЗАТ. Аны кем яратмый?

    АЮ БАЛАСЫ. Яшереп тормыйсың тагын. Ялкау малайга охшасаң да, өметсез үк түгел икәнсең әле.

 

    Кәгазь тотып, куян чабып керә.

 

    КУЯН. Төш вакыты җитә. Белдерүне укымый калмагыз! (Чыгып китә.)

    АЗАТ. Нинди белдерү? Нинди төш вакыты?

    АЮ БАЛАСЫ. Агач башындагы белдерүне күрәсеңме?

    АЗАТ.Андый белдерүләр белән шәһәр тулган. Инде урманда да...

    АЮ БАЛАСЫ. Укы, укы!

    АЗАТ(укый). “Кем дә кем үзе теләгән җәнлек кыяфәтенә керәсе килсә, төш вакытында Урта аланга килсен. Көчлеләргә - көчсез, көчсезләргә көчле булып карау мөмкинлеге бирелә. Соңга калмагыз!” Кызык бит бу. Кайда ул Урта алан?

    АЮ БАЛАСЫ. Менә шушы алан инде ул.

    АЗАТ. Төш вакыты? Аю, хәзер төш вакыты! Нишләргә инде?

    АЮ БАЛАСЫ. Әйдә, карт имән артына качыйк. Шәп була бит әле бу! Синең арыслан буласың килә алайса? Мин умарта корты булам.

    АЗАТ. Таптың булырдай җанвар! Умарта корты да кеше буламыни? Нигә арыслан түгел?

    АЮ БАЛАСЫ. Бал яратам мин. Бал корты кебек балда гына йөзәсем килә.

    АЗАТ. Теләсәң, бул алайса.

        

    Яшеренәләр. Урман хуҗасы арыслан керә.

        

    АРЫСЛАН. Әй, минем ышанычлы сакчыларым! Җилдәй җитез куяннарым!

      

    Куяннар чыгалар. Арысланны әйләндереп алалар. Бииләр.

        

    АРЫСЛАН. Сәгать ничә, оланнар?

    КУЯННАР. Төш вакыты, хуҗабыз! Нигә берәү дә юк икән? Белдерүне һәр җиргә элдек.

    АРЫСЛАН. Уң канатым бөркет кайда?

    БӨРКЕТ . Мин монда, хуҗам!

    АРЫСЛАН. Җиһанда ниләр бар?

    БӨРКЕТ. Җиһан гүзәл, хуҗам!

    АРЫСЛАН. Ник җәнлек-җанварлар юк?

    БӨРКЕТ. Берсенең дә бүтән кыяфәткә керәсе килми.

    АРЫСЛАН. Шулай дисең инде, ә? (Кояшка күтәрелеп карый.) Кояш болытлар арасына кереп китү белән белдерүнең кодрәте бетә. Өчкә хәтле сана, бөркет!

    БӨРКЕТ. Бер... ике... ө...

                  

    Азат йөгереп чыга.

        

    АЗАТ . Минем... (Аю баласы Азатны тотып калмакчы.)

    АЮ БАЛАСЫ. Син нәрсә, җүләрләндеңме әллә? Хәзер арыслан сине тырнак очы белән генә сытып ташлый бит!

    АРЫСЛАН. Нинди теләгең бар, адәм баласы?

    АЮ БАЛАСЫ. Аның бал корты буласы килә!

    АРЫСЛАН(көлә). Ишетүемә караганда, синең үзеңнең бал корты буласың килә.

    АЗАТ(аю баласына). Үзең бал корты бул! Минем арыслан буласым килә!

    ОЛЫ АЮ. Миңа бу адәм баласы кызганыч! Харап итмә берәүнең газиз баласын, арыслан хаким!

    АРЫСЛАН. Сиңа, Аюхан, үз балаларың кызганыч түгелмени?

    ОЛЫ АЮ. Кызганыч булмаган кая...

    АРЫСЛАН. Алайса, бу бәндә баласы сүзен кире алсын.

    ОЛЫ АЮ. (Азатка.) Тизрәк тай моннан исән чагында! (Арыслаанга.) Сүзен кире алды, арыслан хаким.

    АРЫСЛАН. Ишетүемчә, синең улыңның да арыслан буласы килә, дигән хәбәр бар.

    ОЛЫ АЮ. Мин улымны гаепләмимим. Кайсы аю баласының арыслан хакимгә табынасы килмәс. Яшьрәк чакта үзем дә...

    АЗАТ(чыгып баса). Минем арыслан буласым килә. Аю баласының – бал корты...

    ОЛЫ АЮ. Тиле! Кач тизрәк, диләр сиңа!

    АЗАТ. Бөтенесе дә өйрәтә. Тегене дә, моны да эшләмә. Туйдым!

    АРЫСЛАН. Арыслан булгач, ни эшләрсең?

    АЗАТ. Булгач, күз күрер әле.

    АРЫСЛАН(бөркеткә). Адәм баласының теләген үтибезме?

    БӨРКЕТ. Үтәп карасак, ни зыян?

    АРЫСЛАН. Баш өсте алайса. Ә синең, Аюхан, чынлап та бал корты буласың киләме?

    АЮ БАЛАСЫ. Кире уйладым. Аю гына булып калам.

    ОЛЫ АЮ. Әйтәм бит, ул әле бала гына, дип.

    АРЫСЛАН(Азатка). Алайса. синең теләкне үтибез. (Тунын салып Азатка бирә.)

 

    Азат куркып кына тунны кия. Аннан соң бер үзенә, бер арысланга карый, үзенең чын-чынлап Арыслан кыяфәтенә ышангач, батырая.

 

    АЗАТ. Хәзер мин – урман башлыгы! Барыгыз да миңа баш ияргә тиеш!

 

              2 – күренеш.

 

    АЗАТ. Бөтен урманны гиздем. Арыслан булу – шәп! Ну, җүләр дә соң бу арыслан! Үз теләге белән тунын миңа салып бирде бит, ә! Кайсы акыллы арыслан моны эшли инде? Шунлык та башың булмагач, арыслан булуыңнан ни тулык? Җүләрләр булганда яшәве рәхәт тә соң! Кире тунын алырмын дип уйлагандыр инде. Бирермен менә! (Сузылып ята. Олы аю чыга. ) Ә-ә, Аюхан, нигә мине күргәч, үрә катмыйсың, ә? Минем кем икәнемне күрмисеңмени?

    АЮ. Күрәм.

    АЗАТ Үрә кат!

    ОЛЫ АЮ. Синең каршыдамы?

    АЗАТ. Мин – арыслан. Син аю гына.

    ОЛЫ АЮ. Сатылган җан бит син, менә кем! Ике йөзле! Ни кеше, ни җанвар түгел!

    АЗАТ. Үрә кат,  диләр сиңа! Үрә кат, юкса... (Ажгырып аюга килә. Аю үрә ката. ) Син узганны оныт. Мин оныттым. Мин синең белән дус яшәргә әзер. Аңладыңмы? Вольно.

    ОЛЫ АЮ. Көн күрмәгән көн күрсә, көндез чыра яндыра, шушы үзедер инде.

    АЗАТ. Син минем адъютантым булырсың.

    ОЛЫ АЮ. Адъютант! Мин – аю! Аю булып тудым! Аю булып үләрмен дә!

    АЗАТ. Шуңа әйтәм дә. Арыслан башым белән куяннарны адъютант итә алмыйм бит инде. Хәзер минем янга бүтән арысланнар да килсен. Мә сыбызгы. Хәбәр бир.

 

    Аю сызгырта. Арыслан киемендәге балалар керәләр. Бииләр, җырлыйлар.

    

              Эш бит тунда гына түгел,

              Эш түгел ул исемдә.

              Тычкан йөрәкле арыслан

              Тик куркак тычкан гына.

              Син дә шул тычкан гына!

 

              Азатка төртә-төртә көләләр.

 

    АЗАТ. Мин бүген урман башлыгы! Мин - баш арыслан!

    АРЫСЛАННАР. Тыңлыйк әле, ни сөйләр, сыныйк әле, ни дияр? Сабыр итик, ашыкмыйк, бераз гәпләшеп алыйк!

                  

              Азат җәелеп утыра.

 

    БЕР АЮ. Ни дисең, галиҗәнаб!

    АЗАТ. Иң элек болындагы бөтен яшеллекне, алан тирәсендәге агачларны төбе-тамыры белән йолкырга боерам.

    1 – АРЫСЛАН. Нигә?

    АЗАТ. Аннан соң аланны киптерергә, агачларның яндырып, көлен җилгә сибәргә боерам.

    2 – АРЫСЛАН. Анысы нигә тагын?

    АЗАТ. Аннан соң аланны тигезләп, асфальт җәяргә боерам.

    З – АРЫСЛАН. Анысы нигә тагын?

    АЗАТ. Арысланнарның барысын да шар сугарга өйрәтәм.

              Арысланнар бер-берләренә төртә-төртә көлешәләр.

    1 – АРЫСЛАН. Булмаган акылны арыслан тиресе киеп кенә булдырып булмый шул!

    АЗАТ. Эшкә керештек!

    1 -  АРЫСЛАН. Шар сугарга өйрәнгәч, тагын ни эшлибез?

    АЗАТ. Бөтен җирне тигезләп, стадион ясыйбыз!

2 - АРЫСЛАН. Җир ул – уртак йортыбыз, аны шар суга торган стадионга әйләндереп булмый!

3 -АРЫСЛАН. Җир – адәм балаларының да, урман җәнлекләренең дә, киек кошларның да уртак йорты!

2 -АРЫСЛАН. Җир ул барча җан иясенең анасы да, атасы да, бабасы да!

1  АРЫСЛАН. Шар сугып йөрү арысланнарга фарыз эш түгел!

АЗАТ. Молчать!

1 – АРЫСЛАН. Тагын нинди планнарың бар? Тыңлап карыйк1

2 – АРЫСЛАН. Нәрсәсен тыңлыйсың тагын? Тыңлаганы да җиткән!

3 - АРЫСЛАН. Хәерче түрә булса, чабатасын түргә элә!

1 – АРЫСЛАН. Аны түрә арыслан итү түгел, кәкре агачны сөятеп торырга кирәк!

  

         Арыслан керә.

 

    АРЫСЛАН. Сынауны ничек үтә бу малай актыгы?

 

              Азат янына килә. Азат куркып, урмандагы төп артына яшеренә. Өстеннән туны төшеп, гадәти малайга әйләнеп кала.

 

    1- АРЫСЛАН. Кунак булсаң – тыйнак булырга кирәк! Ә син аланны гына түгел, җир шарын шар суга торган стадионга әйләндермәкче! Без сине монда кунак итәргә теләмибез! Юк итәргә кирәк үзен!

АРЫСЛАН. Без кеше үтермибез! Каян килгән, шунда китсен, үз карендәшләре хөкем итсен.

АЗАТ. Алар янына бармыйм мин! Аларның берсе дә минем белән уйнамый! Алар - әшәке!

АРЫСЛАН. Синең әшәке малай буласың килмимени?

АЗАТ. Буласым килми!

    АРЫСЛАН. Әшәке арыслан буласың килмимени?

АЗАТ. Әшәке арыслан да буласым килми.

    АРЫСЛАН. Син монда әшәке, тиран арыслан булырга җыендың. Малайлыгың да бик булмаган.

    АЗАТ. Кичер мине, арыслан! Мин ялгыш кына... Мин ялыш...

АРЫСЛАННАР. Ышаныйк тагын бер кат.

АЗАТ. Мин төзәләм! Төзәлергә тырышам!

    АРЫСЛАН. Яшьтәшләрең белән уртак тел таба алырсыңмы?

АЗАТ. Белмим шул... Бик авыр бит ул уртак тел табу. Шулай да тырышырмын.

АРЫСЛАН. Исеңдә тот, җир йөзендшге һәр үлән бөртеге, һәр адәм баласы, һәр җан иясе, Җир, Кояш, Ай, Йолдызлар – бербөтен алар. Аларның берсен генә рәнҗетсәң дә , дөньяның бер чите кителәчәк. Ә һәр кеше аркасында дөнья әкренләп кителә барса, аннан ни кала? Без барыбыз да юкка чыгачакбыз!

АЗАТ. Аңладым... Минем кебекләрне бу аланга алып киләсе иде. Чынлап та үзебез яшәгән дөньяның читен шулай китеп бетерсәк, нәрсә булыр? Эһе-һей-эһе-һей! (Кайтаваз ишетелә.) Кайтаваз? Мин дөрес уйлыйм бугай! Минем дә кайтавазым булды бит! Мин юкка яшәмим болай булгач!

 

     Пәрдә.

 

 

           

 

        

    1996-2000 елларда ТНВ каналында “Әлли-бәлли-бәү” тапшыруларында күрсәтелделәр.

 

                            

                        ЭЧТӘЛЕК:



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 3; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.223.196.146 (0.024 с.)