Заглавная страница Избранные статьи Случайная статья Познавательные статьи Новые добавления Обратная связь FAQ Написать работу КАТЕГОРИИ: АрхеологияБиология Генетика География Информатика История Логика Маркетинг Математика Менеджмент Механика Педагогика Религия Социология Технологии Физика Философия Финансы Химия Экология ТОП 10 на сайте Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрацииТехника нижней прямой подачи мяча. Франко-прусская война (причины и последствия) Организация работы процедурного кабинета Смысловое и механическое запоминание, их место и роль в усвоении знаний Коммуникативные барьеры и пути их преодоления Обработка изделий медицинского назначения многократного применения Образцы текста публицистического стиля Четыре типа изменения баланса Задачи с ответами для Всероссийской олимпиады по праву Мы поможем в написании ваших работ! ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?
Влияние общества на человека
Приготовление дезинфицирующих растворов различной концентрации Практические работы по географии для 6 класса Организация работы процедурного кабинета Изменения в неживой природе осенью Уборка процедурного кабинета Сольфеджио. Все правила по сольфеджио Балочные системы. Определение реакций опор и моментов защемления |
Таган үзенә дуслар тапкан↑ Стр 1 из 6Следующая ⇒ Содержание книги
Поиск на нашем сайте
5-14-00-67 кәр.89196405060 89869151350 Казан шәһәре
Сәмига Сәүбанова
Серле алан
Нәни әкияти тамашалар
Сабыйлар һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына курчак театры уйнар өчен
Казан
201З ел
АЛЫП БАРУЧЫ. Тезелеп киткән Рәт-рәт урман. Рәхәт торган Шунда куян. Баш очында Алтын чәчәк Чатырларын Корып куйган*. Урман күренеше. Куян баласы чатырда уенчык куяннар белән уйный, аларны бишектә тирбәтә. КУЯН БАЛАСЫ. Мин куяннар әнкәсе, Әннәсе дә нәннәсе. Өчәү минем бәбием, Өчесе дә нәнием.
Зуры сикерә мурт-мурт, Уртанчысы һүп-һүп! Иң кечесе бик шаян, Ике күзе дүрт-дүрт! Куян күтәренеп кайта. КУЯН БАЛАСЫ. Әни! КУЯН. Мин юкта курыкмадыңмы, улым? КУЯН БАЛАСЫ. Тамчы да курыкмадым! КУЯН. Бик әйбәт! Алайса. син көнләп түгел, сәгатьләп үсәсең икән. КУЯН БАЛАСЫ. Әйе, көнләп түгел, сәгатьләп үсәм. КУЯН. Йә, шуның өчен мин сиңа нәрсә алып кайттым? Уйлап кара әле. КУЯН БАЛАСЫ. Алма? КУЯН. Юк. КУЯН БАЛАСЫ. Кәбестә? КУЯН. Кәбестә дә түгел. КУЯН. Кишер?
КУЯН. Кишер дә түгел. КУЯН БАЛАСЫ. Нәрсә икән? (Уйланып тора.) Белдем! Таган! Таган! КУЯН. Таган шул. КУЯН БАЛАСЫ. Рәхмәт, әнием! Рәхмәт! (Куанычыннан тәпиләрен чәбәкләп сикерә.)
Таганны биек бер агачның аскы ботагына элеп куялар. Куян баласы уенчыкларын таганга утыртып, атына башлый, әмма бөтенесе бергә таганнан егылып төшә. Агач башындагы саескан алар тирәсендә очып йөри.
САЕСКАН. Куян дигән киек Арт аягы биек. Алгы аягы тәбәнәк. Таган атынам дигән иде, Төште-китте тәгәрәп. КУЯН БАЛАСЫ. Әйем! Син әшәке! Әни! КУЯН. И, мин сине зур үскән дип тора идем. Син бөтенләй бәләкәй икәнсең бит! КУЯН БАЛАСЫ. Үсәм мин! Үсәм! САЕСКАН. Ярар, үпкәләмә. Мин шаярттым гына. Без синең белән күршеләр. Без бу агач башында ябалак белән бергә яшибез. КУЯН БАЛАСЫ. Ябалак? Нишләп аның күзе йомык? САЕСКАН. Ябалаклар көндез йоклый. КУЯН БАЛАСЫ. Хәзер уятам мин аны! Ябалак! Ябалак, дим! Әйдә, таган атынабыз. САЕСКАН. Тамагың киерелгәнче кычкырсаң да, ишетми ул. КУЯН БАЛАСЫ. Алайса, әйдә, икәү атынабыз. САЕСКАН. Әйдә! Таганда атыналар. КУЯН БАЛАСЫ. Әй-әй-әй! Кемнең таган атынасы килә? Килегез, атыныгыз!
АЛЫП БАРУЧЫ. Таганда атынырга песнәкләр дә, чыпчыклар да, тукран да, баласын ияртеп керпе дә, хәтта тычкан да килгән. Таганда атыну барысына да ошаган. Шулай итеп кич җиткән. Барысы да кайсы кая йокларга таралган. Куян баласы гына йокларга ятарга теләмәгән. Таганда утырган килеш йоклап киткән. Әнисе аны күтәреп урынына салган. Кояш баеп, җир өстенә караңгы төшкәч, ябалак йокысыннан уянган һәм ауга чыккан. Чыгар алдыннан баласына агачыннан төшмәскә кушкан.
ЯБАЛАК БАЛАСЫ. Минем дә синең белән ауга чыгасым килә! ЯБАЛАК. Канатларың ауга чыгарлык булып ныгымаган шул әле. Менә ныгыгач, минем белән ауга чыгарсың! ЯБАЛАК БАЛАСЫ. Канатларым үскәнче күпме вакыт үтәр бит әле!
АЛЫП БАРУЧЫ. Ябалак ауга киткән. Ябалак баласы якын-тирәдән генә очып кайтмакчы булган. Тик әнисенең сүзе исенә төшкән. Шуннан соң ул агачыннан төшмичә генә аска караган һәм таганны күргән.
ЯБАЛАК БАЛАСЫ. Таган? Каян чыккан икән бу? Кичә дә, аннан алдагы көнәрдә дә юк иде бит. Кемнеке икән бу? (Як-ягына каранып.) Әй-әй! Кем таганы бу? Миңа да атынырга ярыймы? Берәү дә эндәшми. Алайса бу беркемнеке дә түгел? Алайса, миңа аны Урман бабай калдырып киткән? (Таганда атына башлый.)
АЛЫП БАРУЧЫ. Таганда атыну ябалак баласына да бик ошаган. Атына торгач, төн үткәнен дә сизмичә калган. Менә шәфәкъ балкыган, яктырган, аннан кояшның беренче нурлары күренгән һәм кояш күтәрелә башлаган. Ябалак баласы таганда утырган килеш йоклап киткән. Ябалак та аудан кайткан. Ул бик арыган булган, ботакка куну белән күзләре йомылган. Ул, билгеле, таганны да, анда утырган баласын да күрмәгән. Ә иртә белән куян баласы таганда атынырга дип чыкса, анда ябалак баласын күргән. КУЯН БАЛАСЫ ҖЫРЫ: Чәп-чәп ит, бала, чәп-чәп ит, Чәп-чәп иткәч, үсеп кит. Чәп-чәп ит тә, йөреп кит.
КУЯН БАЛАСЫ. Әни, таган үзенә дус тапкан! КУЯН. Кара әле, чынлап та таган үзенә дус тапкан! КУЯН БАЛАСЫ. Болай булгач, таган мине атындырмас та инде. КУЯН. Тукта, без болай итик әле. Катыда йоклавы кыендыр, синең йомшак караватыңа күчереп салыйк. Шулай итсәк, тагын сиңа атынырга рөхсәт итәр. КУЯН БАЛАСЫ. Йокласын, йокласын!
АЛЫП БАРУЧЫ. Аны куян баласының караватына кертеп салганнар. Куян баласы тагын көн буе таганда атынган, ә ябалак баласы исә бу юлы да таганда атынган килеш йоклап киткән. Әнисе аны тагын күтәреп алып кергән һәм ябалак баласы янына салган, үзе дә йокыга киткән. Ябалак баласы караңгы төшкәч, йокысыннан уянып, тагын таган янына атынырга чыккан. Ул үзенең куян баласы янында йоклаганын да сизмәгән. Шул вакыт ябалак та ауга киткән. Ул да баласының юклыгын сизмәгән. Куян баласы тагын таганда атынган килеш йоклап киткән. Ябалак исә аудан кайтып килешли таганны да, анда йоклап утырган баласын да күргән. Тик аның янына утыруы булган, күзләре йомылган. Ә иртән... Куян баласы таганда атынырга чыкса...
КУЯН БАЛАСЫ. Әни, таган тагын үзенә дус тапкан! КУЯН. Көн саен таган дус тапмый инде. Юкны сөйлисеңдер. КУЯН БАЛАСЫ. Чынлап, әни, чынлап тапкан! КУЯН. Тапкан икән шул! Бусы нинди зур! Ай, бигрәк авыр! Күтәрерлек тә түгел. Берни эшләп булмый инде балакаем. Әйдә, туйганчы йокласыннар. Йокылары туеп уянгач, сөйләшербез.
АЛЫП БАРУЧЫ. Тик бу көнне дә алар ябалак белән сөйләшә алмаганнар. Бүтән көннәрдә дә. Чөнки ябалаклар көне буена йоклаганнар, үсә төшкәч, бергәләп ауга йөри башлаганнар. Шулай булмыйча, төне буена таганда канат кагына-кагына атына торгач, нәни ябалакның канатлары ныгыган, үзе дә әнкәсе кебек зу-ур үскән. Әнисе аны ауга йөрергә, тычканнар тотарга өйрәткән. Ябалак баласы таганда атынам димәгән инде, анда нәниләр генә атынганын белгән ул хәзер. Куян баласы да үскән,әни булган. Хәзер ул таганда аның үзенең бәби куяннары , төннәрен исә кайчагында нәни ябалаклар да төшеп атына икән.
|
||||
Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 6; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы! infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 3.144.103.238 (0.007 с.) |