Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Фил  малае Зурколак тормышыннан Берничә  көн



Йөнтәс туплы уйный

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Берзаман  аю малае Йөнтәс урманда йөри икән. Йөри торгач. урман читенә чыккан, ә аннан авылга да ерак булмаган. Авыл башындагы болында малайлар туплы уйныйлар икән. Йөнтәс карап-карап торган да, уенга кушылган. Малайлар уен белән шулхәтле мавыккан булганнар, аны күрмәгәннәр дә.

 

МАЛАЙЛАР:

- Хәрәмләшмә, Марат!

- Минме хәрәмләшәм!

- Тукта, тукта, тупка үзең генә типмә. Бүтәннәр дә типсен.

- Бирешмә! Бирешмә!

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Йөнтәс озак кайтмый торгач, аны әнисе юлларга чыккан.

 

АЮ. Улым1 Улым! Син кайда? Кайтырга вакыт! Кая киттең? Менә бу аның эзенә ошаган... Әйе, аныкы... Авылга таба бит бу! Алай булса, эш харап! Авыл этләре шундый усал!

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Ә Йөнтәс аны ишетмәгән. Ишетергә, бердән,

әллә кайда булса, икенчедән, уен белән шул хәтле кызып киткән, үзенең аю баласы Йөнтәс булуын да оныткан. Аю эз буйлап киткән һәм авыл башындагы болында әүмәкләшә-әүмәкләшә туп уйнаучы малайларны, алар белән бергә Йөнтәсне, аларга көч биреп һау-һау килгән этләрне күргән.

 

    ЭТЛӘР. Һау-һау-һау! Хәрәмләшмәгез! Азат, бирешмә! Салават, син дә калышма! Кунак егете! Син дә сер бирмә!

 

              Туплы уйныйлар.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Кунак егете дигәннәре Йөнтәс булган. Аю карап-карап торган да , кызып китеп, үзе дә  туплы уйнарга тотынган. Туп кулдан-кулга дөпел-дөпел-дөпел килеп, очып кына йөри икән.

    Уйный торгач, Йөнтәс тупны эләктереп алган да, урманга таба йөгерә башлаган. Йөнтәс артыннан аю, аю артыннан малайлар, малайлар артыннан авыл этләре йөгерә икән.

 

    Малайлар, этләр, Йөнтәс. аю.

 

    МАЛАЙЛАР. Туп! Тупны бир!

    ЭТЛӘР. Бигрәк әрсез булды бу кунак малае! Тупны булса да калдыр!

    АЮ. Улым, бирешмә! Берүк бирешмә, тота күрмәсеннәр! Ташла шул тубыңны, ташлап калдыр, дим! Югыйсә, өзгәләп ташларлар үзеңне!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Малайлар куып җитеп, тупны алыйм гына диюләре булган, тупның берәүнеке дә буласы килмәгән, шартлап ярылган. Шартлау тавышыннан җир йөзендә тузан купкан. Тузан шундый күп булган, өч көн, өч төн бөтен дөнья кара болыт эчендә калган. Өч көн, өч төн үтеп, тузан басылгач, көн ачылгач, беренче булып этләр, алар артыннан малайлар, алар артыннан аю, алар артыннан Йөнтәс әүмәкләшкән урыннарыннан кузгалып аякка басканнар.

    Йөнтәс белән әнкә аю шунда ук урманга йөгергән, этләр алар артыннан һау-һаулап калганнар. Тик этләрнең теләге һич кенә дә аларны куркыту булмаган, эт булган өчен генә һау-һаулаганнар.

    Уен белән мавыкканда менә шулай да булгалый.

        Куян кәбестә үстерә           

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Куян кәбестә утырткан. Кәбестә шундый зур булып үскән, аның шундый үсүен күргәч, куян тәпиләрен чәбәкләгән.

 

    КУЯН. Җәй буена җитәрлек булды бу. Бер көнне бер яфракны кимерермен, бер көнне икенче яфрагын, ашармын да йоклармын, ашармын да йоклармын. (Бер яфрагын ашап, агач төбенә ята. Корсагын сыйпый.) Базарга барам, кәбестә орлыгы алам, аны бер басу итеп чәчәм, үскәч, куяннарга гына түгел, бүтән җәнлекләргә дә сату оештырам. Бүреләрне, төлкеләрне кәбестә ашарга өйрәтәм. Алай итсәк, без куяннарга берәүдән дә курыкмыйча яшәп була.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай уйлап ята торгач, куян йоклап киткән. Ә шул арада агач башында сикерә-сикерә тиен баласы йөри икән. Бер сикерә дә аска карый, бер сикерә дә, аска карый, ди. Шулай сикерә торгач, куян яши торган болынга, ул яши торган агач башына килеп җиткән һәм куянның кәбестәсен күргән.

 

    ТИЕН. Кара әле, нинди кызык түмгәк? Моңарчы минем мондый түмгәкне күргәнем юк иде. Әй! Әй, дим! Кем яши бу ояда? Берәү дә эндәшми. Алайса, бу берәүнеке дә түгел? Ишек-тәрәзәсе кая соң? Таптым! Ишеге бугай бу... (Кәбестәнең бер катын ача.) Булмады әле бу... Тагын ишек... (Кәбестә яфракларын аралап.) Ишек тә ишек, нәрсә яшерелгән монда? Мөгаен, чикләвектер!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тиен баласы кәбестә яфракларын аралый-аралый эчкә үк кереп киткән. Анда инде,  билгеле, кәбестә күчәненнән башка берни дә булмаган. Тиен әле анда, әле монда караган.

 

    ТИЕН. Әй-әй! Кем яши монда? Бер җәнлек тә, бер чикләвек тә юк. Кая киттеләр барысы да? Беләм, кем яшәгәнен барыбер беләм!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай дигән дә, тиен кәбестә күчәне артына яшеренгән һәм кем кайтканын көтә башлаган. Көтә торгач, йоклап киткән.

    Ә бу вакытта әнкә тиен улының озак кайтмавына эче пошып, аны эзләргә чыккан.

    ӘНКӘ ТИЕН. Улым! Кайт! Тәмле чикләвек алып кайттым, ашарга кайт! Улым! Улым, дим! Мин юкта әллә карчыга алып китте инде улымны?

 

              Куян балалары керә.

 

    КУЯН БАЛАЛАРЫ:

    Җәен соры, кышын ак,

    Безгә шулай яхшырак.

    Бу нинди табышмак? Кайсыгыз әйтә?

    - Җир!

    - Түгел! Җир төрле төскә керә.

    - Нәрсә икән?

    - Берегез дә белмиме?

    - Белдем! Бу куяннар табышмагы!

 

    Куян балалары куаныша. Уйный торгач, кәбестәгә абыналар.

 

    КУЯН БАЛАЛАРЫ:

    - Нәрсә бу?

    - И, шуны да белмәскә! Кәбестә бит!

    - Кәбестә, кәбестә!

 

    Кәбестә тирәли әйләнәләр, җырлыйлар.

        

    Бер,ике. өч,

    Куяннарда көч!

    Дүрт-биш...

    Безне җиңеп булмый һич1

    Алты, җиде...

    Куркаклар башын иде!

    Сигез, тугыз, ун...

    Алты бүре, алты тун!

    Без бүген тук, бүре ач!

    Әнә килә, тизрәк кач!

                       (Ләбиб Лерон шигыре.)

    (Куяннар кәбестә тәгәрәтәләр, шул арада һәркайсы берәр яфрагын кимерә.)

        

    - Нинди тәмле!

    - Нинди баллы!

    - Нинди сусыл!

    - Уф, корсагым тулды. Селкенер хәл дә калмады.

    - Әле калды бит, ашап бетерик инде.

    - Ашап бетерим дип, шартлар хәлем юк әле. Калганын бүтән чакта ашарбыз.

    - Бер, ике, өч...

    Кая китте безнең көч!

 

    Кәбестәне калдырып чыгалар. Куян уянып, кәбестә янына килә.

 

    КУЯН. Кәбестәмә ни булган? Яньчелеп, теткәләнеп беткән, ашарлык та түгел. Әллә йоклаганда сизмичә кимереп бетергәнмен инде? Алай дисәң, корсагым да буш. Ярар, туп итеп тәгәрәтергә булса да ярар. (Тәгәрәтә.)

    ТИЕН БАЛАСЫ (кәбестә эченнән). Әни! Әни! Мин моның нәрсә икәнен белдем! Бик шәп атынгыч бит бу! Әни... Тәгәрим... Тәгәри-тәгәри кая тәгәрим?

    КУЯН. Кәбестәи җанланды! Җанланды! (Тагын да ныграк тәгәрәтә.)

    ТИЕН. Улым! Кайдан килә синең тавышың?

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тәгәрәтә торгач, кәбестә яфраклары ачылып ук киткән һәм аннан атылып тиен баласы чыккан, атылып агач башына менгән, әнисе кочагына кереп качкан.

 

    ТИЕН БАЛАСЫ. Әни! Таган таптым! Минем андый таган күргәнем юк иде әле!

    ТИЕН. Кайда соң ул?

    ТИЕН БАЛАСЫ. Катлы-катлы ишеге. Шуларны ача-ача керәсең һәм бераздан зыр-зыр әйләнә башлыйсың. Шәп атынгыч... Кая китте соң әле үзе?

    ТИЕН. Мөгаен, ул тылсымлы атыныч булгандыр. Сине атындыргач, бүтән тиен балаларын атындырырга киткәндер.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Куян бүтән кәбестә утыртып тормаган. Утырткан бер басу кәбестәсе тиеннәргә әверелер дип курыккан.

 

              Татлы җәймә

        

        АЛЫП БАРУЧЫ. Бер күл буенда үрдәкләр, ә күл эчендә бака-бакылдык яшәгән. Бака яшел ефәк җәймә үргән, үрдәкләр камышлыкта оя сап, йомырка салганнар, бәбкә чыгарганнар.

 

              Күл буе, бака, үрдәкләр.

    БАКА. Җәймәм шундый матур булсын, күл өсләрен тутырсын!

    ҮРДӘКЛӘР (ояларыннан сикереп күл өстенә таралалар):

    - Нинди ямьле җәймә!

    - Нинди татлы җәймә!

              Күл буена каз бәбкәләре төшә.

    КАЗ БӘБКӘЛӘРЕ:

    - Нинди тәмле!

    - Нинди ямьле!

    БАКА. Сезгә дә ошыймыни?    

    КАЗ БӘБКӘЛӘРЕ. Ошый. Бик ошый.

    ҮРДӘКЛӘР. Бигрәк матур, бигрәк татлы!

    БАКА. Ошаса, теләгән хәтле ашагыз. Мин тагын да матуррак җәймә үрергә тырышырмын. (Үрә.)

              Бак-бак-бак! Бак-бак-бак!

              Ефәк кебек татлы җәймәм,

              Күрәсең килсә - килеп бак,

              Ашыйсың килсә - татып бак!

              Бак-бак-бак! Бак-бак-бак!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Ефәк кебек хәтфә җәймә турындагы хәбәр тир-якларга таралган.   Җылы якларга кыш чыгарга киткән үрдәкләр тараткан бу хәбәрне. Алар диңгез балыкларына сөйләгәннәр. Диңгез балыкларының да үзе тәмле, үзе йомшак, үзе матур, үзе ефәк кебек җәймәне тотып та, татып та карыйсылары килгән.

        

        Диңгез буе. Балыклар, үрдәкләр, кошлар.

 

    БАЛЫКЛАР. Үзегез генә сыйланмагыз , безгә дә алып килегез.

    ҮРДӘКЛӘР. Ярар. Икенче килгәндә авызыбызга күпме кабып алып килә алабыз, шул хәтле алып килербез.

    КОШЛАР. Без тәмле ризык күп ашадык, бака ефәге дә бик тәмле ризык икән. Без дә сезгә алып килербез.

    АЛЫП БАРУЧЫ. Икенче елны һәркайсы үзе белән берәр кисәк ятьмә алып килеп, диңгез өстенә салган. Диңгез өстен кечкенә-кечкенә яшел җәймәләр каплап алган. Җәймәләрне кайсы иснәгән, кайсы канаты белән сыйпаган, кайсы тешләп караган.

    БАЛЫКЛАР. Чыннан да шундый йомак, шундый нәфис! Әйдәгез, без аларны бергә үрәбез дә, зур җәймә ясыйбыз!

    - Шулай итик,әйдәгез, үрик!

    - Үрик!

    - Бакалар үргәнне генә без үрә алмабызмы?

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай итеп, җәймә үрә башлаганнар. Диңгез өстендә шундый тәмле, шундый ямьле, шундый татлы җәймәләр барлыкка килгән. Кирәк чагында астына яшеренгәннәр, кирәк чагында ашаганнар. Хәзер вак балыкларга куркыныч килгәндә яшеренергә урын да булган.

 

    ҮРДӘКЛӘР:

-  Мондый җәймәне җир өстенә җәйсәк, ничегрәк булыр икән?

    - Әйе, әйе, бик шәп булыр иде!

    КОШЛАР. Без дә сезгә булышырбыз!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай итеп бер бака-бакылдык аркасында җир өстен дә яшел җәймә каплап алган. Яшел төс янына агы да, кызылы да, зәңгәре дә барлыкка килгән – төрле төстәге гөлләр үсеп чыккан.      

    Бака хәзер дә вакыт-вакыт җәймә үрә һәм җырлап җибәрә. Ишетәсезме? Тыңлагыз әле.

 

    БАКА.

        Бак-бак-бак! Бак-бак-бак!

        Ефәк кебек татлы җәймәм,

        Күрәсең килсә - килеп бак,

        Ашыйсың килсә . татып бак,

        Бак-бак-бак! Бак-бак-бак!

 

 

        

 

 

    Тылсымлы инә

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай бер көнне төлке белән саескан аптырашып утыралар икән.

 

              Төлке. Саескан.

 

    САЕСКАН. Заманалар үзгәрде. Кайсы бала чыгара, кайсы бала очырта, кайсы комсызлана-комсызлана оясына ризык ташый. Авызларына су тутырганнармыни? Яннарына килсәң, бер авыз сүз алып булмый. Ни булган боларга?

    ТӨЛКЕ. Минем дә хәл начар. Бөрчәсенә хәтле тешләп әллә кая качты. Тунымны чистартырга ярап куялар иде. Кайсы янына барсам да: “Мин эшләгәндә теш агартып йөрмә!” – дип кенә җибәрә. Бөтенесе бергә сүз куешканнармыни!  Бик алдасы килеп тора иде аларны!

    САЕСКАН. Әйе шул. Бик әйбәт итеп яшәр идек тә, бүтән барыр җир юк шул. (Уйлана.) Беләсеңме, нәрсә? Безнең керпенең инәләре тылсымлы бит!

    ТӨЛКЕ. Ничек инде тылсымлы?

    САЕСКАН. Әйе шул, тылсымлы. Тик бу турыда берәү дә, хәтта керпе үзе дә белми. Беләсең килсә, аның инәсен җиргә утыртсаң, ул биек тау була.

    ТӨЛКЕ. Юктыр ла! Син миннән дә уздырып җибәрәсең!

    САЕСКАН. Чы-ын менә! Моны миңа әбием әйтте, әбиемә - әбиемнең әбисе әйткән. Ә әбиемнең әбисенең әбисенең әбисенә...

    ТӨЛКЕ. Нишләрбез соң без ул тау белән?

    САЕСКАН. Мин тау башына оя корам. Син дә шунда яшәрсең, балалар үстерерсең. Мин тау башыннан тирә-якта нәрсә бар – шуны күзәтермен. Беләсеңме, тау башыннан караганда , еракта-еракта яшеренгән куян баласына хәтле уч төбендәгедәй күренә.

    ТӨЛКЕ. Әйдә, керпедән тизрәк сорыйк алайса.

 

              Керпе, төлке, саескан.

 

    САЕСКАН. Керпе дус, керпе дус, безгә бер генә инәңне бирмәссең микән? Төлкенең тешенә сөяк кысылган, шуны чыгарасы иде.

    ТӨЛКЕ(ыңгырашып). Тешемне алырга туры килмәгәе.

    КЕРПЕ. Ярар, мә. Бер инәдән берни бумас.Иң очлысын бирәм.

    ТӨЛКЕ. Рәхмәт сиңа!

    САЕСКАН. Бик зур рәхмәт!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Инәне алып җиргә кадаулары була, шундый биек тау калыккан да куйган. Саескан, төлке, керпе тау башында ук калганнар. Керпенең тау башында яшисе килмәгән, ул туп булып йомарланган да аска тәгәрәгән. Аның мондый биек тауны беренче тапкыр күрүе икән.

 

    АЙ. Тавыгыз бүтән үсмәсен! Югыйсә, бозга әйләнәсез!   

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Билгеле инде, төлке белән саесканның бозга әвереләсе килмәгән.

 

                       Төлке, саескан.

 

    ТӨЛКЕ. Тукта, үсүдән тукта инде. Тукта, диләр сиңа, зинһар безне харап итмә!

    САЕСКАН. Тынычлан, төлке! Әнә, тау итәгендә нихәтле куян чабып йөри!

    ТӨЛКЕ. Пычагымамыни алар миңа хәзер? Туңам, бозга әйләнәм. Син очарсың да китәрсең, ә мин... Сине тыңлаган, мин җүләр...

    САЕСКАН (тауга). Үсүдән тукта, диләр сиңа! Тылсымлы дигәч тә, ул хәтле борын чөяргә димәгән бит! Үсмә! Үсә бит, туктый белми!

 

    (Тау башында тырпаеп торган инәне тартып ала. Тау юкка чыга. Төлке, саескан мәтәлчек атына-атына аска төшәләр.

        

    ТӨЛКЕ. Син исәнме, саескан дус?

    САЕСКАН. Ә син, төлке дус. исәнме?

    ТӨЛКЕ. Исәнен исән шикелле, тешем генә сызлый башлады. Сынды инде әллә?

    САЕСКАН. Кая, карыйм әле. Теш арасына боз кысылган бит. Әйдә, шул инә белән тешеңне чистартам.

    ТӨЛКЕ. Юк, кирәкми, Аллам сакласын! Тешем тауга әйләнсә. үзем нишләрмен? Юк, юк, рәхмәт. Мин теш порошогы, теш пастасы белән генә чистартам.(Тешләрен чистарта башлый.)

    САЕСКАН. Әле ярый, керпе инәсе айны тишеп чыкмады. Бозга әверелсәк, бездән башка җәнлекләр нишләр иде икән?

                  Кешегә чокыр казыма  

    АЛЫП БАРУЧЫ. Яшәгән ди төлке белән саескан. Саескан агач башында, төлкенең оясы исә агач төбендә булган. Саескан көне буена кайда нәрсә ялтыраса шуны җыйган, төлке исә кемне алдап булса, шуны алдаган. Шулай бер заман саесканга җыярлык ялтыравык, ә төлкегә алдарлык җәнлек калмаган, барысы да төлкедән ким дигәндә бер тапкыр булса да алданган. Җәнлекләрнең ачуыннан куркып, төлке оясыннан чыга алмыйча утыра икән.

    Тик чир китә, гадәт китми дигәндәй, төлкенең барыбер кемне дә будса алдыйсы килгән. Шулай аптырап утырганда, күзе кырмыскага төшкән. Кырмыска үзеннән дә зурырак бер бүрәнәне сөйрәп кайта икән.

Кырмыска, төлке.

    ТӨЛКЕ. Кара әле, кырмыска дус, ишеттеңме  яңа хәбәр?

    КЫРМЫСКА. Гайбәт җыярга вакытым юк. Кышка хәтле өемне ныгытасым бар.

    ТӨЛКЕ. Әнә шул тау башын күрәсеңме?

    КЫРМЫСКА. Йә, шуннан?

    ТӨЛКЕ. Менә мин шул тау башына әкрен-әкрен мендем дә атылып төштем. Күрәсеңме хәзер мине?

    КЫРМЫСКА. Күрәм, күрәм.

    ТӨЛКЕ. Берәр үзгәреш сизәсеңме, диюем.

    КЫРМЫСКА. Элек алдакчы идең. Хәзер дә шулай.

    ТӨЛКЕ. Юк шул, белмәдең. Мин хәзер филдәй көчкә ия булдым. Юан-юан бүрәнәләрне салам кебек кенә очыртып йөртәм. Теләсәң - күрсәтәм. (Кырмыска янындагы агачны йолкып алмакчы була. )

    КЫРМЫСКА. Юк, юк, кирәкми! Берүк агачка тимә. Бүген эш беткәч, менеп карармын.

    ТӨЛКЕ. Үзең кара. Күрше булганга гына әйттем. Тауның тылсымы бүген бетә. Иртәгә ул гап-гади түмгәк кенә булып калачак.

    КЫРМЫСКА. Көчкә килгәндә, зарланмыйм анысы. Фил булып фил дә үзеннән зур, үзеннән авыр бүрәнәне күтәрә алмый. Юк, миңа артык көч кирәкми. Тик син бүтән хәбәрне ишетми калгансың кебек тоела.

    ТӨЛКЕ. Нинди хәбәр ул?

    КЫРМЫСКА. Тау башында шундый матур болын бар. Ул болын уртасында шундый матур койма бар. Ул койма энҗе-мәрҗәннән генә үрелгән. Ә шул энҗе-мәрҗәннән үрелгән койма эчендә авызга үзләре керәм-керәм дип торган каз-үрдәкләр бар.(Китә.)

    ТӨЛКЕ. Саескан дус! Саескан дус! Ишеттеңме?

    САЕСКАН. Энҗе-мәрҗән койма дидеме?

    ТӨЛКЕ. Авызга менә-менә керәм, дип торган каз-үрдәкләр, диде.

    САЕСКАН. Юк, энҗе-мәрҗән, диде!

    ТӨЛКЕ. Икесен дә әйтте инде, энҗе-мәрҗәне дә бар, каз-үрдәкләре дә!

    САЕСКАН. Әйтәм, урманда бер пыяла кисәге дә калмаган! Тау башына ташып бетергәннәр икән!

    ТӨЛКЕ. Җил бу якка исә, әллә каз-үрдәк исе килә инде?

    САЕСКАН. Карчыга-бөркет күренгәнче тизрәк барыйк!

    ТӨЛКЕ. Сиңа рәхәт! Син эһ тә итмичә барып җитәрсең. Мин ничек менеп җитәрмен инде?(Китәләр.)

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик төлке тау башына ук менеп җитә алмаган. Саескан тау башына “эһ” дигәнче очып менгән дә, үзенең алданганын белгән. Ә астан төлке аңа кычкыра икән.

 

    ТӨЛКЕ. Саескан дус, зинһар, минем каз-үрдәкләрне качыра күрмә! Мин килмичә, энҗе-мәрҗәнне ташый башлама! Югыйсә, койма сүтелгәч, каз-үрдәкне җыю кыен булыр! Миңа да муенсалык энҗе-мәрҗән калсын!

    САЕСКАН. И, төлке дус! Безгә дигән энҗе-мәрҗәннәрне каз-үрдәкләр үзләре муеннарына тагып әллә кайчан очып киткәннәр инде!

ТӨЛКЕ. Күпме юлны бушка үттем! Нигә бу кырмыска алданрак әйтмәде микән? Әбәү, бигрәкләр биек! Ничек кире төшәрмен инде? Берәр каз боты булса да кысылып калмаганмы шунда?

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Төлке ничек кирәк шулай аска төшкән. Кырмыска исә оясыннан аны мыек аша көлемсерәп күзәәткән. Ә саесканга нәрсә? Аның бар гаебе – ялтыравык әйберләр яратуында. Ул күз ачып йомганчы агачына очып менгән. Матур тунын тау-ташларга сыдыра-сыдыра төшкән төлке аңа бик кызганыч тоелган. Тик кешегә чокыр казыма, үзең төшәрсең, дигән мәкаль бар бит. Ярый әле, төлке чын-чынлап чокыр казымаган. Югыйсә үзе казыган чокырдан үзе беркайчан да чыга алмаган булыр иде.

    Төлке авылга утырган, дисезме? Юк, юк, яман гадәтеннән әле дә арына алмый ул. Ничек кенә арындырырга икән үзен? Уйлашыйк әле, бәлки берәр ничек төлкегә ярдәм итеп булыр.

 

 

        Кунак ашы – кара каршы

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тычкан балалары өйдә берүзләре генә калганнар.

 

    ТЫЧКАН. Мин бүген ерак басуга барам. Анда киндер орлыгы бар, дигәннәр иде. Киндер орлыгы алып кайтсам, сезгә коймак пешерермен, авыллы булыгыз, тәртипле торыгыз, оядан ерак китмәгез, оядан чыкмасагыз, бигрәк тә әйбәт, юкса үзегезне каргалар күтәреп алып китәр.

    ТЫЧКАН БАЛАЛАРЫ. Курыкма, әни, без беркая да китмибез.

                  

    Тычкан китә, аңа әрлән очрый.

 

    ӘРЛӘН. Күрше, кая барасың?

    ТЫЧКАН. Ерак басуда киндер орлыгы бар дип ишеттем.Шуны җыярга барам.

    ӘРЛӘН. Әйе, әйе, бар. Мин әле генә киндер орлыгыннан коймак пешердем, әйдә әле, сыйлыйм үзеңне.

    ТЫЧКАН. Керсәм, озак торылыр бит. Балаларым үзләре генә калды.

    ӘРЛӘН. Аларга ни булсын? Күрерсең, менә дигән торырлар. Әйдә, мин сине озак тотмыйм.

    ТЫЧКАН. Ярар, алайса.

 

              Әрлән  өне. Әрлән чәй әзерли.

 

    ӘРЛӘН. Аша, күрше, аша. Бер дә кыенсынма. Күп итеп пешердем. Менә коймак. Менә күмәч, менә бавырсак.

    ТЫЧКАН. Бигрәкләр дә тәмле пешергәнсең, күрше.         

    ӘРЛӘН. Әйе шул, минем үземә дә ошады. Алла боерса, кыш буена коймагын да, күмәчен дә, боткасын да, бавырсагын да пешерермен әле. Бергә-бергә аралашып яшәсәк, кыш ул хәтле озын да тоелмас. Кайчагында яхшы күршекни җитте туганнан күпкә якынрак.

    ТЫЧКАН. Шулай булмаган кая, күрше.

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тычкан белән әрлән бергә-бергә чәй эчкәннәр, сөйләшә торгач, вакытның узганын да сизмәгәннәр. Тычкан үзенең җитен басуына барасын да оныткаан. Исенә төшсә, караңгы төшкән.

 

    ТЫЧКАН. Әбәү. Кай арада караңгы төшкән. Сабыйларым куркып беткәндер. Ә мин аларга җитен орлыгы алып кайтам, дип өметләндергән булам тагын. Көне буена ачыкканнардыр.

    ӘРЛӘН. Бер дә борчылма, күрше. Җитен басуына иртәгә бергәләп барырбыз. Менә мин балаларыңа күчтәнәч бирәм. Рәхәтләнеп ашасыннар әле мин пешергән күмәчне.

    ТЫЧКАН. Рәхмәт, күршекәем. Рәхмәт. Күп сүз бозау имезә, дип тиккә әйтмәгәннәр шул. Кара син аны, көннең үткәнен сизми дә калганмын.

 

              Тычкан өне.

 

    ТЫЧКАН БАЛАЛАРЫ:

    - Нишләп әниебез кайтмый инде, ә?

    - Ашыйсы килә!

    - Минем дә...

    - Песи тота күрмәсен үзен!

    - Юк сүз сөйләп торма әле! Безнең әниме песигә бирешеп торырга? Ул берүзе ун песинең башына җитәр әле!

    - Алай димә, бер песи бер гаскәр тычканны юк итә ала, диләр.

    - Мин песидән куркам! Куркам!

    - Елак! Куркак!

    - Куркак шул! Куркам!

    - Йә, йә, елама. Күрәсеңме, без батыр, без җитез, без көчле! Кара әле минем беләкләремне! Кара бүтәннәрнекен! Тиздән без зур булабыз, көчле булабыз һәм үзебез капчыклап риззык алып кайта башлыйбыз!.

    - Зур булабызмыни? Зур булгач, күңелле инде ул!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тычкан балалары шулай бер-берсен әле куркытканнар, әле юатканнар, әле көйләткәннәр, әле көйләгәннәр. Тик барыбер алар әниләренең сүзеннән чыкмаганнар – оядан читкә китмәгәннәр. Кич җиткәч, әниләре кайткан.

 

    ТЫЧКАН  БАЛАЛАРЫ:

    - Әни кайтты! Әниебез кайтты!

    - Әйттем бит, әни безнең югала торган түгел ул!

    - Әни күчтәнәч алып кайткан! Кара, менә нигә озак торган ул! Киндер орлыгын җыеп, пешереп озаклаган ул!

    ТЫЧКАН. Сезгә боларны әрлән апагыз күчтәнәч итеп җибәрде.

    ТЫЧКАН БАЛАЛАРЫ. Без дә аңа күчтәнәч пешерәбез, әйеме?

    ТЫЧКАН. Әйе, балам. Кунак ашы- кара каршы булганда гына күңелле була.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Икенче көнне тычкан балалары белән басуга барган. Аларга әрлән дә ияргән. Тычкан балалары күп итеп җитен орлыгы җыйганнар, аннан соң бергәләшеп тәмле күмәч, коймак пешергәннәр һәм әрлән апаларын кунакка чакырганнар. Әрләнгә дә сый бик ошаган. Әле дә шулай бергә-бергә дус яшиләр алар

 

 

        Песигә сабак     

 

    АЛЫП БАРУЧЫ Бер өйнең идән астында тычканнар, ә идән өстендә песи яшәгән. Песи шундый усал булган, тычканнарга бер дә көн күрсәтмәгән. Тычкан бичаралар, тын алырга да куркалар икән. Чөнки песи әз генә кыштырдаганнарын ишетсә дә, тычканнарны ауларга тозак кора икән.

    Шуннан тычканнар җыелганнар да киңәшләшкәннәр.  

 

    ТЫЧКАННАР.  Куркыныч! Тын алырга да куркыныч!

    ОЛЫ ТЫЧКАН. Болай яшәп булмый. Мин күп яшәдем, песиләрне күп күрдем, тик мондый канэчкечен әлегә хәтле очратканым булмады.

    ТЫЧКАННАР:

    - Качыйк, ишегалдындагы печәнлеккә күчик!

    - Алмагач төбенә оя ясыйк.

    - Мал абзарына күчик, анда җылы да, печән дә күп!

    - Әйе, әйе, нәрсә ашыйк икән дип тә аптырыйсы булмас.

    ОЛЫ ТЫЧКАН. И, җүләрләр! Бигрәк беркатлы инде сез. Анда песи безне шунда ук тотачак бит!

    ТЫЧКАННАР:

    - Ул дөрес әйтә!

    - Бигрәк беркатлы инде без!

    - Мәче менә-менә тота, дип калтырап яшәгәнче, үлүең артык!

    ОЛЫ ТЫЧКАН. Алай кызмагыз әле! Үләргә беркайчан да соң түгел. Безгә мәченең үзен кызык итәргә кирәк.

    ТЫЧКАННАР:

    - Аны кызык иткәнче, ул безне кызык итеп кенә кабып йотачак!

    - Әйе, әйе, мәче белән шаяру һич ярамый!

    ОЛЫ ТЫЧКАН. Үзебезне алай ук бетереп ташламыйк әле. Тычканнар дигәч тә . безнең башыбызда тавык мие түгел.

    ТЫЧКАННАР:

    - Әйе, әйе, менә дигән тычкан мие!

    - Шулай булгач, мәченең үзен кызык итәбез дә итәбез инде.

    - Ничегрәк итеп?

    - Аның үзен аулыйбыз!

    - Ай-һай... Әйтергә генә ансат.

    - Без аның мыегыннан тартабыз.

    - Үләсе килгән тычкан атасының мыегы белән уйный кебек була инде бу...

    ОЛЫ ТЫЧКАН. Әйе, үзегез дә беләсез икән. Без аның өстенә гаскәребез белән ташланабыз да, кайсыбыз мыегыннан, кайсыбыз колагыннан, кайсыбыз койрыгыннан сөйрәп идән астына алып төшәбез дә, тишекне бикләп куябыз, ә үзебез идән өстенә менәбез.

    ТЫЧКАННАР:

    - Әйе шул, тычкан булып карасын әле үзе!

    - Хуҗабикә белсә...

    - Хуҗабикә гел өйдә тормый. Ул юк чагында эшлибез моны.

    - Бик әйбәт булыр. Иллә дә кызык булыр!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай иткәннәр. Мәченең йокымсырап яткан чагын гына көткәннәр дә, тычканнар гаскәрләре белән аңа ташланганнар. Тик идән астына гына алып төшә алмаганнар. Ник дигәндә, песи тычканнар йөри торган тишеккә кысылган. Песинең башы идән астында, ә гәүдәсе идән өстендә калган. Тотынган песи чинарга, тотынган чинарга, аның чинавыннан тычканнар үзләре төрлесе төрле якка качып беткәннәр. Хуҗабикә кайтып песиен коткармаса, песинең хәлләре бөтенләй хөрти буласы икән.

    Тычканнар песине идән астына бикләп үк куя алмасалар да, бу бик зур сабак булган песигә. Бүтән тычкан аулау түгел, алар кереп-чыгып йөри торган тишеккә якын да бармаган.

    Менә шулай була ул чамадан тыш кылансаң!

    Бергәлектә көч, дип тикмәгә әйтмиләр.

 

 

    Нәни болан баласы

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Булган, ди, болан баласы. Әтисенең дә, әнисенең дә шундый матур мөгезләре булган. Хәтта абыйсы белән апасыныкы да бар икән. Тик болан баласының гына мөгезе булмаган.

    Менә берзаман болан баласына да мөгезләр чыга башлаган. Билгеле инде, ул моңа бик сөенгән, тик менә мөгез чыккан урынның кычытуы гына бик яман икән. Тәпие булса – җиргә ышкыр иде, тешләре кычытса - агач кайрысын чәйнәр иде, тик мөгез маңгайда булган.

 

    Урман. Болан баласы. Көзгедән карый.

 

    БОЛАН БАЛАСЫ. Мөгезләрем шундый матур, әтиемнеке кебек чатлы-чатлы булырлар. Аның мөгезләре шундый матур. Андый мөгезләр булганда яныма аю да, бүре дә, хәтта арыслан да килергә куркыр. Тукта, үземә берәр иптәшкә, мөгезне дә кашырга берәр агач табыйм әле. Белмәгәнемне аңардан сорармын, мөгеземне дә шунда ышкырмын.

 

    Бер агач төбенә килә. Анда аю.

 

    АЮ. Кем минем агачыма тия?

    БОЛАН БАЛАСЫ. Юк, юк, аю абзый. Юк, юк, мин тимим.

    АЮ. Шулай дип котыл.

    БҮРЕ. У-у! Кем әле минем агач төбен таптый анда?

    БОЛАН БАЛАСЫ. Юк, юк, мин түгел, бүре абзый. Китәм. Китәм. Мин үтешли генә.

    БҮРЕ. Шулай дисәң генә. Юкса, әтиең белән әниеңнең мөгезләренә карап тормам, ботарлап ташлармын үзеңне.

    БОЛАН  БАЛАСЫ Бүтән килмәм, әллә кайдан урап китәрмен.

 

    Болан баласы агачлар тирәсендә йөри, тик бар җирдән дә куалар.

 

    БОЛАН БАЛАСЫ. Нишләп бер агач төбе дә буш түгел? Бардыр бит минем өчен үскән бер агач.

     

              Мәче башлы ябалак күренә.

    ЯБАЛАК. Башта агачны безнең кебек сабыр гына үстерәләр, аннан соң гына ул синеке була.

    БОЛАН БАЛАСЫ. Мин үстерер дә идем. Кая соң миңа дигән агач? (Бер бәләкәй генә, яңа шытып чыккан үсенте янына килә.) Син кем?

    ҮСЕНТЕ. Мин – агач!

    БОЛАН БАЛАСЫ. Шундый агач буламыни?

    ҮСЕНТЕ. Әйе, мин әле бәп-бәләкәй. Ә менә үссәм – шундый зур агач булам. Тик үсә алмам шул. Мине таптыйлар, сындыралар.

    БОЛАН БАЛАСЫ. Минем агачым буласыңмы? Мин сине саклармын.

    ҮСЕНТЕ. Булам! Син дә үскәч, шундый мәһабәт буласыңмы?

    БОЛАН. Ничек кенә әле! Үсүен үссәмме... Тик менә хәзер мөгезләрем кычыта... Син үскәнче ничек түзәргә... Уф, үләм! (Бии-бии, көлә-көлә, елый-елый сикерә.)

 

        Кыр кәҗәсе килә.

 

    КЫР КӘҖӘСЕ. Ах, шундый тәмле яшь агач исе килә. Менә дигән ризык таптым. Әни! Әни, дим! Кил!

    БОЛАН БАЛАСЫ. Тиеп кенә кара! Кычыткан мөгезем белән бөтен кычытмаган җиреңне кашырмын!

    КЫР КӘҖӘСЕ. Әни! (Кача.)

 

       Бүре баласы килә.

 

    БҮРЕ БАЛАСЫ. Менә дигән йомшак үлән. Тәгәрәп ауныйм әле.

    БОЛАН БАЛАСЫ. Аунарсың менә!

    БҮРЕ БАЛАСЫ. Әни! (Кача.)

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай көн артыннан көн үткән. Агач үсентесе янына хәзер болан баласыннан башка беркем килә алмаган. Агач шундый матур, шундый биек, шундый көдрә булып үскән. Тик болан баласы агач башына кунган кошларны гына кумаган. Кошлар анда оя ясаганнар, матур-матур җырлар җырлаганнар. Болан баласы аларны яратып тыңлаган, вакыт-вакыт үзе дә җырларга тырышып караган. Кошлар аңардан бер дә курыкмаганнар, җырларга өйрәтмәкче дә булганнар, тик өйрәтә генә алмаганнар.

    Болан баласы шундый матур, шундый зур, шундый батыр булып үскән. Ә мөгезләре... Аның үзе түгел, агач арасыннан мөгезе күренеп китсә дә, ерткыч җанварлар куркып әллә кая качканнар.

 

    АГАЧ. Син булмасаң, мине әллә кайчан таптап киткән булырлар иде. Хәзер мин синең генә түгел, балаларыңның да дусты булырмын.

    БОЛАН БАЛАСЫ. Рәхмәт сиңа!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Урманга баргач, игътибар белән тирә-ягыгызга карагыз әле. Һәр агачның гына түгел, һәр куакның, хәтта үләннәрнең дә дус җәнлекләре, дус бөҗәкләре, дус күбәләкләре бар. Кайсында тукран яши, кайсына керпе оялаган, кайсының төбендә бака-бакылдык сикерә, хәтта төлке оясы да бар. Шулай бергә, дус, тату яшәгәнгә урман шундый матур, серле ул.

 

 

        Дустың булса, шундый булсын

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Бер шук малай әбисенә кунакка кайткан. Ул үзе белән бергә уенчыклар алып кайткан. Ә уенчыклар арасында бер песнәк булган. Ачкыч белән боргач, чын песнәк шикелле сайрап җибәрә икән, бер дә аерып булмый, ди. Ул сайраганда уенчыкларның барысы да аны рәхәтләнеп тыңлыйлар икән.

    Шулай бервакыт ул сайраган чагында тәрәзә төбенә чын песнәк килеп кунган. Ул аны уенчык дип белмәгән. Томшыгы белән тәрәзә шакыган.

        

    ЧЫН ПЕСНӘК. Тук-тук-тук! Монда чык!

    УЕНЧЫК ПЕСНӘК. Чыгар идем дә, минем синеке кебек җиңел канатым юк шул. Үзең кер, икәү уйнарбыз.

    ЧЫН ПЕСНӘК. Миндә уен кайгысы түгел шул. Мин балаларымны очарга өйрәтергә чыктым.

    УЕНЧЫК ПЕСНӘК. Очу? Нәрсә ул очу? Мин оча белмим, мин бер генә җыр беләм.

    ЧЫН ПЕСНӘК. Балаларымны очарга өйрәтим генә. Сине дә очарга өйрәтермен.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Песнәк балаларын очарга өйрәткән һәм тагын уенчык песнәк янына килгән.

        

    ЧЫН ПЕСНӘК. Менә хәзер мин сине очарга өйрәтәм.

    УЕНЧЫК ПЕСНӘК. Бик рәхәтләрнеп... Бик рәхәтләнеп...

    ЧЫН ПЕСНӘК. Канатларыңны... Канатларыңны күтәр... Күтәр, дим!

    УЕНЧЫК ПЕСНӘК. Булмый шул! Их! Җырлата торган ачкыч кебек, канатларымны бора торган ачкыч та булсамы! Мин әллә кая күтәрелгән булыр идем, синнән дә шәбрәк очар идем!

    ЧЫН  ПЕСНӘК. Ул ачкычны каян табып була?

    УЕНЧЫК ПЕСНӘК. Мин уенчык кош кына шул. Мине уенчыклар фабрикасында ясадылар. Тапсаң, шуннан гына табарсың да, белмим шул... Миңа очарга язмагандыр инде...

    ЧЫН ПЕСНӘК. Үзем юллап карыйм әле ул ачкычны.

    УЕНЧЫК ПЕСНӘК. Берүк йөрмә! Үзеңне уенчыкка әйләндерүләре бар... Анда бөтен нәрсәне уенчыкка әйләндерәләр...

    ЧЫН ПЕСНӘК. Кайгырма! Тере кошны уенчык итеп булмый. Андый оста тумаган әле!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Песнәк уенчык фабрикасын тапкан, тәрәзәсеннән очып кергән. Ә анда песнәк ясаучы оста күп итеп уенчык песнәкләрне бер тартмага тутырып ята икән. Ул аларны базарга чыгарып сатмакчы булган. Песнәк өстәлгә кунган да сайрап җибәргән. Ул күккә менәргә хыялланучы дусты турында сөйләгән. Ә оста аны аңламаган. Ул аны үзе ясаган уенчыкларның берсе дип уйлаган.

 

    ОСТА. Кара әле, ничек итеп сайрарга, хәтта очарга да кай арада өйрәнгән ул? Бүтән уенчыкларны да очарга өйрәтә күрмәсен тагын, югыйсә барысы да очып китәрләр!

 

    Оста песнәкне тотып, читлеккә яба.

 

    ОСТА. Күпне белсәң, тиз картаясың, диләрме? Утыр шунда. Тыныңны да чыгарасы булма! Югыйсә, песигә тотып бирермен үзеңне!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай итеп бүтән унчык песнәкләр беән чын песнәк тә базарга сатуга чыккан.

 

    ОСТА. Уенчык песнәкләр сатам! Ашатасы да, эчертәсе дә юк. читлек тә кирәкми, ачкыч белән генә борасы - теләгән хәтле җырлый торган песнәкләр! Алыгыз, үкенмәссез!

    ЯБАЛАК. Миңа читлектәгесен бирегез әле!

    ОСТА. Читлектәгесенме? Ул аерым сатылмый. Кем дә кем бу уенчыкларны берьюлы сатып ала, бу песнәк аңа бушлай бирелә!

    ЯБАЛАК. Юк, миңа читлектәгесе генә кирәк. Менә сезгә кирәк хәтле акча, уенчыклары үзегезгә калсын, миңа песнәк кенә кирәк.

    ОСТА. Алыгыз алайса.

    ЯБАЛАК. Уенчыкларны бушлай таратыгыз.

    ОСТА. Әй-әй-әй! Кемгә уенчыклар кирәк? Бушлай бирәм! Килегез!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик оста уенчыкларны берәүгә дә бирә алмаган. Алар бөтенесе берьюлы канат җилпеп зәңгәр һавага күтәрелгәннәр. Берсе генә дә калмаган. Бөтенесе дә алар артыннан тотмакчы булып йөгергәннәр,  аларга карап ябалак йөгергән, алар артыннан оста йөгерә башлаган, абынып читлекне төшереп җибәргән. Читлекнең ишеге ачылган һәм андагы чын песнәк канат җилпеп һавага күтәрелгән. Ул дусты янына – теге тәрәзә төбендә калган песнәк янына очып килгән. Ачкычны таба алмау кайгысыннан, аны кочаклап елап җибәргән. Күз яшенең уенчык кошка тамуы булган, ул канатларын җилпеп җибәргән дә күккә күтәрелгән.

    - Дустым миңа ачкыч алып килде, -  дип сөенгән.

    Очып арыгач, ачкычны эзләп караса да, тапмаган. Табарга, канатлар тимер ачкыч аркасында түгел, дуслык аркасында хәрәкәткә килгән бит.

 

              Бака-бакылдык

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Булган ди бака-бакылдык. Ул әле бик кечкенә булган, шуңа үзе яши торган күлләвек аңа бик тирән, бик киң тоелган. Ул анда көне буена йөзгән, уйнаган. Йөзеп-йөзеп арыгач, төпкә төшкән, ләм өстендә ял иткән, су өстендә очкан чебен-черкиләрне күзәткән. Ашыйсы килмәсә, судан башын чыгарып авызын ачкан һәм вак чебен-черки аны-моны белештерммичә туп-туры аның авызына ук килеп кергән.

    Шулай көн артыннан көн , төн артыннан төн үткән. Бакылдык үскән һәм менә дигән бака егете булган. Ул хәзер су астында гына ятмаган, ә суда үскән камышка менеп утыра да үзенчә җырларга тотына, ди.

    Хәзер аңа монда тар тоелган. Яхшылабрак караса, үзе үскән күл бөтенләй күл булмаган, яңгыр яугач чокырга гына җыелган су икән.

 

    БАКА. Бак-бак-бак! Нишләп болай бик кечкенә калган минем күлем? Элек шундый зур, шундый тирән иде! Хәзер тәпиемне дә күмәрлек түгел.

    КҮЛЛӘВЕК. Элек син үзең бик нәни идең шул. Хәзер дәү үстең. Мин бит яңгыр, кар суларыннан гына җыелып монда калдым. Синең үскәнеңне көттем. Хәзер мин парга әйләнеп, болытларга кушылам да сине монда калдырып китәм. Син миннән башка да бик шәп яшисең хәзер.

    БАКА. Китмә! Калдырыгыз минем күлләвегемне! Әй-әй! Калдырыгыз аны.

    КҮЛЛӘВЕК. Ху-уш! Ху-уш!(Болытка ияреп китә.)

    БАКА. Китте... Үзем генә нишләрмен инде, ә ?

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Бака-бакылдык үзе генә калгач, бик курыккан. Болыт артыннан йөгереп караган, тик кая ул! Болытны бака-бакылдыклар гына түгел, очар кошлар да тота алмыйлар. Бака болытка җитәм дип сикереп тә караган, әмма елан каршына егылып төшкән.

 

ЕЛАН. Тсс... Ары барырга ярамый. Тычканнарны куркытасың.

    БАКА. Кемнәр соң алар тычканнар? Үзләре мине куркытмасалар, мин аларны куркытмыйм.

    ЕЛАН. Алармы? Алар шундый матурлар, йомшаклар, тәмлеләр. Телисеңме,мин  сине тычкан белән сыйлыйм?

    БАКА. Мин тычкан ашамыйм. Мин чебен-черки яратам!

    ЕЛАН. Фу! Чебен-черки дә булдымы ризык? Ярар, булышмасаң булышмассың. Тик бүтән күземә күренмә! Юкса, тычкан дип уйлап, кабып йотуым бар.

    БАКА. Юк, юк... Күренмәм... Син дә минем күземә күренмә.

                  

    Елан ыжгыра. Бака кача. Сикерә торгач, тычкан янына ук килеп төшә. Тычкан ялт итеп оясына качмакчы буда, бакылдык аның койрыгын эләктерә.

 

    ТЫЧКАН. Зинһар өчен чибәр, бакылдык апакаем, җибәрсәң, мин сине шундый кунак итәрмен. Оямны да күрсәтәм.

    БАКА. Оя дигәнең нәрсә соң ул? Күрсәт алайса. Мин чебен-черки яратам. Синдә чебен-черки бармы?

    ТЫЧКАН. Фу... Чебен-черки дә булдымы ризык? Ярар, ярар! Үпкәләмә... Мин болай гына... Бик яраткач, ашый бир шунда, минеке янга калыр.

Тычкан оясы.

 

    БАКА. Ояң мактанырлык икән синең! Минем су астында мондый оя күргәнем юк иде. Ышык, җылы. Бүлмәләрең дә күп.

    ТЫЧКАН. Шунсыз булмый. Минем үземә йокларга бер карават җитә. Тик менә көннәр суыткач, җирне кар каплагач, тычканнарга яшәве кыенлаша. Шуңа без кышлык ризыкны алдан ук күп итеп әзерлибез. Ризык җитәрлек булса, кыш буена без оядан башны да чыгарып карамыйбыз.

    БАКА. Ну, малай! Әле кыш дигән җәнлек тә бармыни?

    ТЫЧКАН. Кыш – җәнлек түгел. Ул беркем дә түгел!

    БАКА. Нәрсә соң алайса?

    ТЫЧКАН. Кыш һәм бетте-китте! Кыш көне салкын, кыш көне буран, кыш көне кар ява һәм кыш көне безгә ризык табуы кыен.

    БАКА. Алай икән... Миңа да шундый оя ясарга туры килер.

    ТЫЧКАН. Телисең икән, миңа өйдәш бул. Чебен-черки генә ашагач, минем ризыкны киметерсең дип кайгырасы булмас. Беләсеңме, без болай итик. Син минем белән яшәрсең, андый-мондый песи килсә, аның койрыгын эләктереп алырсың да, ояга кертмәссең.

    БАКА. Песи? Кем соң ул песи? Аны ничек белергә?

    ТЫЧКАН. Бигрәк сабый шул син! Кем дә кем “мияу” дисә, шул песи була инде. Тик кайгырма, бәлки песи безнең ояга якын да килмәс әле.

    БАКА. О-о! Синең монда җир өстендәгедән бер дә ким түгел икән!

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тычкан белән бер ояда бака-бакылдык яшәвен бүтән тычканнар да ишеткән. Алар баканы күрергә килгән.

ТЫЧКАН. Бу – минем яңа дустым – бака-бакылдык! Ул безнең барыбызның да дусты булыр!

    ТЫЧКАННАР. Нинди матур бака!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Һәркайсы бака-бакылдыкка үзе яраткан ризыгын алып килгән. Берсе - солы орлыгын, берсе – бодай орлыгын, берсе -  көнбагыш һәм тагын әллә нәрсәләр алып килгәннәр. Тик бака-бакылдык берсен дә ашамаган. Ашамаганга тычканнар кайгыргандыр, дисезме? Һич юк! Баканың ризыкка талымлы булуы аларга ошаган гына!

    Тычканнар шундый әйбәт булсалар да, бака-бакылдык үзенең чебен-черкиле, бәләкәй күлләвеген сагынган. Кичләрен ул оядан чыгып болытларга карап моңайган һәм күлен эзләгән.

 

    БАКА. Бак-бак-бак! Әнә теге болытта түгел микән минем күлем? Бак-бак-бак! Ишетмәде...

    ТЫЧКАН. Сиңа ни булды? Нигә гел күккә карап моңланасың? Кемне шулай сагынасың?

    БАКА. Минем суда чупырдыйсым, чебен-черки тотасым, күл төбеннән өскә - зәңгәр күккә карыйсым килә.

    ТЫЧКАН. Мин суны яратмыйм. Миңа җир астында да бик рәхәт. Сиңа монда ошамыймыни?

    БАКА. Миңа суда рәхәт.

    ТЫЧКАН. Монннан ерак түгел, бер елга бар барын. Бәлки, ул беләдер?

    БАКА. Әйе шул, белергә мөмкин бит! Мин аны табып, аңардан сорыйм әле.

    ТЫЧКАН. Мин сиңа бик ияләшкән идем. Син барда ризыкларымны бүтән җәнлекләр урлавыннан да курыкмый идем. Нишлисең, көчләп тотып булмый инде. Хәерле юл сиңа.      

        Кочаклашып саубуллашалар. Бака елга янына килә.

БАКА. Минем күлемне ияртеп киткән болытны күрмәдеңме?

    ЕЛГА. Күрдем. Синең күлне урлаган болыт яңгыр булып миңа төште.

    БАКА. Кая соң ул? Күрсәт тизрәк!

    ЕЛГА. Ул диңгезгә агып төште.

    БАКА. Мине дә диңгезгә алып төш әле.

    ЕЛГА. Һи, тиле бака, диңгездә синнән башка да җәнлек-җанварлар күп! Алар синең кебек тиле бакаларны шунда ук кабып йотачак!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай дигән дә баканы калдырып әллә кая агып та киткән.

 

БАКА. Күлем үземә кайтты! Күлем үземә кайтты!

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Элеккечә рәхәтләнеп чума-чума суда йөзә башлаган. Тик тагын кояш чыккан да, күлләвек тагын парга әйләнеп, зәңгәр болытка күтәрелгән.

        Бака-бакылдык тагын тычкан дусты янына килгән.

    ТЫЧКАН. Күлеңне таптыңмы?

    БАКА. Күлемне тапкан идем, тагын болыт алып китте.

    ТЫЧКАН. Бер дә кайгырма, хәзер көз җитте. Хәзер сиңа күл түгел, кыш чыгарга коры урын кирәк. Минем белән кыш чыгасыңмы ? Юкса, берүземә бик күңелсез!

    БАКА. Ярый әле синең кебек дустым бар!

    ТЫЧКАН. Ә минем синең кебек дустым бар!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Чынлап та көзге яңгырлар киткән, алар көне-төне яуганнар, әйтерсең лә күкнең төбе тишелгән. Бөтен тирә-якны исәпсез-хисапсыз күлләвекләр каплаган, әмма аларның берсе дә безнең бакылдыкны үстергән күлләвек булмаган шул. Бака тычкан дусты белән җир астындагы ояга кыш чыгарга дип кереп китикән.

    БАКА. Яз гына җитсен, болытка ияреп күлем генә кайтсын, җиргә генә төшсен, койрыгыннан бик шәпләп тотармын да, ул кая барса, шунда барырмын.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Әмма алдагы җәйләрдә дә күлнең койрыгын тота алмаган. Кайчагында, җил көчәеп китеп, бака-бакылдыкны  болытка элеп калдыра , аннан соң  яңгыр белән  җиргә  төшерә дә, күлләвеген тагын үзе белән алып китә икән.

        

            Акбаш белән Сөтлебикә

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Борын-борын заманда түгел, менә хәзер, бер авылда хуҗа хатынның сөйкемлесе булып Сөтлебикз белән аның бозавы Акбаш яши . Сөтлебикә сөт бирә, Акбаш хуҗа хатын салган яшел печәнне кетердәтә.

    Хуҗа хатын көн саен иртә-кичен чиләк тутырып Сөтлебикәнең сөтен сава. Акбашның да сөт эчәсе килә. Әмма хаҗа хатын:

    - Син хәзер дәү инде, алдыңа салган ризыкны аша, сөтне бәләкәй бозаулар гына эчә, - ди икән.

 

              Акбаш ,  Сөтлебикә

 

    АКБАШ. Әни, синең сөтне кемгә эчерәләр соң? Аны кая алып китәләр?

    СЫЕР. Тилебаш! Аны беркая да алып китмиләр. Хуҗабикә аннан май, катык, эремчек, каймак, сыр ясый.

    БОЗАУ. Аларны кая куялар?

    СЫЕР. Ашыйлар.

    БОЗАУ. Кемнәр ашый?

    СЫЕР. Кешеләр.

    БОЗАУ. Алар бәләкәймени?

    СЫЕР. Алар арасында бәләкәйләр дә, зурлар да, әбиләр дә, бабайлар да бар. Әмма алар барысы да бу ризыкларны бик ярата.

    БОЗАУ. Минем дә сөт, май, каймак, эремчек, сыр ашыйсым килә!

    СЫЕР. Безгә ярамый. Алар кешеләр ризыгы. Безнең ризык – печән, салам, башак. Алар да бик тәмле.

    АКБАШ. Нигә соң кешеләр дә шуны гына ашамыйлаор?

    СЫЕР.Теләсә нинди сорау биреп аптыратма әле! Беләсең килсә, алар бер бакча бәрәңге, кишер, чөгендер, суган, укроп, петрушка һәм тагын бик күп әллә нинди ризыклар үстерә. Кайсының печәнен, кайсының тамырын ашый. Үзләре генә ашамый, безне дә сыйлый. Беләсең килсә, алар без биргән сөтнең әйрәнен, катыгын да үзебезгә

бирә. Без биргән сөтнең күбесен үзебез эчәбез әле.

    АКБАШ. Әйрән, катык тәмле шул. Мин аларның сөттән ясалганын белмәгән идем. Шулай да сөт үзе дә бик тәмле бит, нигә инде аннан бүтән ризык ясап маташалар ?

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Бер көнне хуҗа хатын Акбашны бакча артындагы болынга алып чыгып, бәйләп куйган.

    Яшел чирәм алдына салган ризыктан да, әйрән белән катыктан да, хәтта сөтнең үзеннән дә тәмлерәк булган. Ләкин Акбашның барыбыр әнисенең сөтен берәү белән дә бүлешәсе килмәгән. Бавыннан ычкынган да көтүлеккә әнисе янына киткән. Сөтлебикәнең ачуы килгән килүен, тик бүтән сыерлар алдында Акбашны әрләргә яхшысынмаган. Абаш  җай табып, әнисенең имчәгенә үрелгән. Бу юлы да Сөтлебикә бүтәннәр алдында тавыш чыгарасы итмәгән. Өйгә кайткач, бик әйбәтләп сабак укытырмын, дип уйлаган ул.

    Кич җиткәч, бүтән сыерлар җиленнәрен көчкә күтәреп, куанычтан мөгри-мөгри ихаталарына кайтканнар. Тик Сөтлебикә генә буш җиленен күтәреп кайтырга оялган. Бозавы имеп бетергән булган шул аның сөтен. Ул бакча артына төшкән дә шунда үлән ашап җилененә сөт тутырмакчы булган. Тик кая ул! Көне буена җыйган сөтне бакча артындагы чирәм белән генә тутырырсың инде!

    Сыер шуннан өйгә кайтып тормаган, урманга киткән. Хуҗабикә бик кайгырган. Бер көн көткән, ике көн көткән, шуннан соң:

    - Сыерымны бүреләр ашагандыр, - дип кайгырган.

    Ә ишегалдында Акбай сыртын кабартып Акбашка өрә икән.

 

    АКБАЙ. Син тәүфыйксыз, саран аркасында әниең кайтырга да хурлана! Бар, юллап тап! Югыйсә, ишегалдына да кертмим!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Нишләсен, Акбаш әнисен эзләп киткән. Акбай әрләмәсә дә , ул инде үзенең гаебен таныган, эшләгән эше өчен бик тә үкенгән булган . Аның артыннан Акбай, Акбай артыннан хуҗа хатын сыерны эзләп урманга киткәннәр. сыерны табып, өйгә алып кайтканнар. Сөтлебикә ике көн буе урманда күп итеп сөт җыйган булган. Хуҗаларга да җиткән, хәтта Акбашка да эләккән.

    Менә шулай, дусларым. Саранлык беркайчан да яхшыга илтми. Ярый әле, бу хәлнең ахыры күңелсез бетмәгән.

 

              Ак дус белән Кара дус

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Яшәгән ди ике дус. Берсе яхшы күңелле, ә икенчесенең күңеле кара икән. Берсе – кешегә шатлык килсә - сөенгән, кайгы килсә - көенгән. Аны Ак дус дип атаганнар. Ә икенчесе – киресенчә, шатлык килсә, көенгән, кайгы килсә - сөенгән. Аны Кара дус дип йөрткәннәр.

    Кешеләр Ак дусны яратканнар, ә Кара дусны берәү дә сөймәгән. Тик моның сәбәбе үзендә икәнен Кара дус аңламаган.

    Шуннан Кара дус сихерчегә барган.

 

    СИХЕРЧЕ. Кем йөри анда мине бимазалап? Ак күңелле булсаң, тотып ашыйм, кара күңелле булсаң,түремә утыртам!

    КАРА ДУС. Кара күңелле мин, кара күңелле!

    СИХЕРЧЕ. Алай булса, рәхим ит! Яратам мин кара күңеллеләрне! Йә, ни йомыш?

    КАРА ДУС. Син яратасыңдыр да, мине бүтәннәр яратмый шул.

    СИХЕРЧЕ. Яратырлар! Сине дә яратырлар! Ак дустыңның күңеленең бер өлешен сора. Шуннан яратырлар!

Кара дус Ак дус янына килә.

КАРА ДУС. Дустым, күңелеңнең бер өлешен миңа биреп тормассыңмы?

    АК ДУС. Бик кирәкмени?

    КАРА ДУС. Кирәк иде дә... Үзеңә кирәк булмаса гына, диюем.

    АК ДУС. Бирәм, дуслар өчен берни кызганыч түгел. Ал кирәк кадәр, рәхәтен күр!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Ак дусның аңа карап күңеле әз генә дә тараймаган. Хәзер инде Кара дусны да ярата башлаганнар. Әмма аның кара белән тулган үз күңеле дә булган бит. Андагы каралык Кара дусны котырта икән:

    - Ак дусны бөтенләйгә куарга кирәк! Синең үзеңә Ак дус булып калырга кирәк! – ди икән.

    Кара дус тагын сихерчегә барган. Сихерче аны шундый итеп сихерләгән, Ак дусны хәзер беркем дә яратмый башлаган, Кара дусны мактап туймыйлар икән.

         Кешеләр. Кара дус, Ак дус.

    БЕР КЕШЕ. Кара дус кебек акыллы, игелекле булырга кирәк!

    ИКЕНЧЕ КЕШЕ. Булса да булыр икән шундый әйбәт кеше!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Хәзер кешеләр үзләре дә яхшылык белән яманлыкны бутый башлаганнар. Алар үзләре дә начарлык кына эшләгәннәр. Ак дусны куа башлаганнар.

 

    КЕШЕЛӘР. Йөрмә монда безне хурлыкка калдырып. Син әшәке!

    АК ДУС. Кешеләрне танырлык түгел! Әллә нәрсә булган аларга!

Бу тиккә генә түгел. Сәбәбен белергә кирәк.

    КЕШЕЛӘР. Бар, бар! Әгәр кире кайтсаң, яшәрмен дип уйлама!

            

              Ак дус елый. Бөкрәеп бер карчык килә.

КАРЧЫК. Ник елыйсың, улым?

    АК ДУС. Ничек еламыйм , ди? Минем дустым бар иде. Мин аңа күңелемнең бер өлешен биргән идем, авылдан кудыртты.

    КАРЧЫК (туп бирә). Туп кая таба тәгәри – шунда бар. Сикертә-сикертә кайт, сикертүеңнән туктама. Ул сиңа булышыр.

    АК ДУС.Рәхмәт, әбекәй! (Сикертә-сикертә китә.)

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Туп Ак дусны авылга алып кайткан.Ә анда  яшүчеләр аны кайсы күсәк, кайсы таш тотып, каршысына чыккан. Ә туп сикерә дә сикерә икән. Кешеләр кулларында ни бар – шуны Ак дуска ыргытсалар да, ыргыткан бере тупка гына эләгеп, кире үзләренә кайта ди. Тегеләр куркып кача башлаган. Йөгерә торгач, күлгә килеп җиткәннәр һәм шунда кереп чумганнар.

    Шулай көн утырганнар, төн утырганнар. Алардагы сихер су белән юылып чыккан. Шуннан аптырап бер-берсенә карашганнар.

    КЕШЕЛӘР:

    - Нишләп монда утырабыз без?

    - Кайтырга кирәк, күпме эшебез кала!

     - Син юкта әллә нинди албасты ияләште, нишләгәнебезне үзебез дә белмәдек, син кая тордың? Без сине шундый сагындык!

    (Ак дусны кочаклыйлар.)

    АК ДУС. Мин дә сезне шундый сагындым!

АЛЫП БАРУЧЫ. Кара дус аларның дуслашканын күргәч, ачуыннан кабарынган да шартлап ярылган. Начарлык эшләсәң, шулай була ул.

 

    Тычкан белән чикерткә

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Кадерле балалар! Сезнең барыгызның да

батыр буласы киләдер. Батыр булам дип әллә нинди маҗараларга очраганыгыз бардыр. Ә менә батыр булырга теләүчеләр бер сез генә түгел бит. Урман җәнлекләре, урман кошларының да батыр буласы бик килә. Тычканнар, бөҗәкләр дә батыр булырга тели. Менә шул турыда тамаша карагыз әле.

 

    Җәй күренеше. Чикерткә йокысыннан уянып тора. Оясыннан чыга, җырлый.

 

    ЧИКЕРТКӘ. Терәллә-лә-терәллә-лә, терәллә-лә-терәллә-лә!

    ТЫЧКАН. Балаларым йоклаганчы гына туктап тормассыңмы?

    ЧИКЕРТКӘ. Кем анда болыннар җырчысын җырлавыннан туктатырга тели?

    ТЫЧКАН. Мин – кимерүчеләр башлыгы – тычкан булам!

    ЧИКЕРТКӘ. Әйдә, икәү дус булабыз!

    ТЫЧКАН. Минем колагым көне буена кошлар җырын тыңлаудан да чыңлап тора әле. Синең белән дуслашсам, чукраклануым бар.

    ЧИКЕРТКӘ Тычкан булсаң да мин синең белән дуслашканнан гына җырчы булудан туктармын дип курыкмыйм бит. Нигә син куркасың? Миңа калса, үзеңне тычкан , дип, син мин куркып качмасын өчен генә әйтәсеңдер. Син тычкан гына түгел, син – арысландыр!

    ТЫЧКАН. Һи-һи-һи... Арысланмы... Ул иң көчле җәнлек!

    ЧИКЕРТКӘ. Шуңа әйтәм дә инде.

    ТЫЧКАН. Чынлап та мин арысланга әйләндем микән? Юкка гына әнием миңа – син арыслан йөрәкле тычкан дими торгандыр бит. Сиңа мин чынлап та арыслан булып күренәмме?

    ЧИКЕРТКӘ. Дөресен әйткәндә, минем арысланның үзен бер дә күргәнем юк. Тик аның би-и-ик көчле һәм берәүдән дә курыкмый торган җанвар икәнен генә беләм.

    ТЫЧКАН. Минем тычканмы, арысланмы икәнемне ничек белергә икән?

    ЧИКЕРТКӘ. Әйдә, бүтәннәрдән сорыйбыз!

        

    Тычкан белән чикерткә җитәкләшеп китәләр. Яңгыр селәүчене очрый.

    ЧИКЕРТКӘ. Безнең кайсыбыз арысланга ошаган?

    СЕЛӘҮЧЕН. Йөрмәгез әле бушка юкны әвештереп! Алай йөргәнче, уңыш күбрәк булсын өчен җирне йомшартыр идегез!

        

    Скләүчен җир астына кереп китә. Тычкан, чикерткә ары китәләр. Кондыз оя ясый.

    ТЫЧКАН. Әй, кондыз дус! Кондыз дус, дим!

    КОНДЫЗ. Эш тыгыз чагында комачаулап йөрмәгез әле! Алай йөргәнче, оя ясарга булышыгыз!

    ТЫЧКАН. Мин тычканмы, арысланмы?

    КОНДЫЗ. Тычкан булсаң ни дә, арыслан булсаң ни? Миңа барыбер! Тилеләр! Тапканнар баш катырыр нәрсә!

 

    (Бака-бакылдык сазлыкта бакылдап утыра.)

    ЧИКЕРТКӘ. Бака дус, бу җанварның кем икәнен әйтмәссеңме?

    БАКА. Бак-бак-бак! Үзенең кем булуын белмәүчеләр бармыни әле? Әти-әниегез ни карый сезнең, хәзер суга төртеп төшерәм! Миңа кем булсагыз да барыбер, сазлыгым гына яшәсен! (Суга чума.Чикерткә белән тычкан арыслан янына килә. Ул йоклап ята.)

ТЫЧКАН. Бу абзый белмичә калмас. Исәнме, абзый!

    ЧИКЕРТКӘ. Безнең бер соравыбыз бар иде. Менә бу җанварның кем икәнен белмибез. Әллә чукрак инде син, ишетмисеңме әллә?

    ТЫЧКАН. Колагынарак кычкырырга кирәк! Чукрак булса да синең чәрелдәгәнеңне ишетмичә калмас!

    ЧИКЕРТКӘ . Бу җәнлек– тычканмы, арысланмы?

        

    Арыслан колагын кашый да сикереп торып, үкереп җибәрә. Тычкан белән чикерткә әллә кая барып төшә.

    ИКЕСЕ БЕРГӘ. Ой-ой-ой-ой! ( Кочаклашалар.)

ТЫЧКАН.Тычкан гына икәнмен шул, югыйсә, колак селкенгәнгә дә әллә кая барып төшмәс идем. Йә, синең хәлең ничек?Канатың сынмадымы?

ЧИКЕРТКӘ. Шулай да син шундый батыр икәнсең, шундый зур җанварның колак эченә үк кереп китә яздың бит. Бүтән чәрелдәп борчымам инде үзеңне.

ТЫЧКАН. Мин дә гомерлек дустың булырмын. (Җырлый-җырлый, бии-бии чыгалар.)

 

        Акбаш кыяр үстерә   

 

АЛЫП БАРУЧЫ. Хуҗа хатын кыяр утырткан. Кыяр башта яфрак чыгарган, аннан чәчәк аткан, аннан соң нәни генә кыярлар барлыкка килгән.

Хуҗа хатын кыярларның үсүен күреп бик сөенгән. Алар тизрәк үссен өчен түтәлдәге чүпне утаган, төпләрен йомшарткан, су сипкән. Кыярлар да аны сөендерергә тырышып күзгә күренеп үскәннәр.

Шуннан соң хуҗа хатын аларны кәрҗингә җыйган.

 

ХУҖА ХАТЫН.

    Бу кыяр ашар өчен,

        Бусы исә тозлар өчен.

              Менә монысы – орлыкка.

              Яңа түтәл әзерләп

              Тагын кыяр утыртам.

              Үзебездән артканын

              Базарга илтеп сатам,

              Ул акчага чиләк алам,

              Ул чиләккә кыяр салам.

   (    Кыярларны ашап карый.) Бигрәкләр тәмле. Кыяр белән сыерымны да сыйлыйм әле. Аны ашаса, сөтеннән дә кыяр тәме генә килеп торыр. Кил әле, Сөтлебикә! Әйдә, сыйлан!

    СЫЕР. Рәхмәт, хуҗам! Бик тәмле кыяр үстергәнсең. (Бозау килә.)

    БОЗАУ. Минем дә кыяр ашысым килә!

    ХУҖА ХАТЫН. Син дә аша, Акбаш!

    БОЗАУ. Сөт кенә тәмледер дип уйлый идем, кыяр тагын да тәмлерәк икән!

    СЫЕР. Безнең хуҗабикә тәмсез ризык үстерми ул.

    БОЗАУ. Минем тагын кыяр ашыйсым килә!

    СЫЕР. Тәмле әйбер күп булмый. Әнә, үлән аша!Сиңа кыяр җиткереп булмас.

    БОЗАУ(үлән ашап). Үлән тәмле тәмлесен. Кыяр тәмлерәк икән.

    СЫЕР. Тиздән бәрәңге өлгерер. Чөгендер дә бик матур булып үсеп килә. Алар да бик тәмле. Үзеңне тәртиптә тотсаң, хуҗабикә яшь бәрәңге һәм чөгендер белән сыйлар. Ә хәзер мин көтүгә китәм. Анда тәмле үлән ашап, күп сөт җыеп кайтам. Кара аны, мин юкта тәртипле бул, үзеңне акыллы тот! (Китә.)

    БОЗАУ. Барысы да өйрәтә. Хәтта ата казга хәтле әз генә шаярсаң да ысылдарга тора. Ә минем бер генә урында торасым килми. Минем уйныйсым, койрык чәнчеп йөгерәсем килә! Әй-әй! Кая китеп беттегез барыгыз да!

                       Әтәч керә.

    ӘТӘЧ. Кикерикүк! Син анда нигә тавышланасың? Әнә тавыклар синең тавышыңнан куркып йомырка салырга күршегә керәләр! Хуҗабикә моның өчен безнең кирәкне бирер! Синең аркада качканны беркем белмәс! (Очынып килә.)

    БОЗАУ. Әтәч абзый, тимә! Бүтән тавышланмыйм!

    ӘТӘЧ. Шулай дисәң генә! Тавышлансаң, үзеңә үпкәлә!

    БОЗАУ. Минем уйныйсым килә! Уйнарга кушмыйлар. Тавышланырга да кушмыйлар. Кара әле, бакчаны бикләргә онытканнар! Чынлап та ачык! Хуҗабикәм гел бикләп йөри иде, мөгаен, бу юлы мин туйганчы кыяр ашасын дип ачык калдыргандыр!(Бакчага кереп, кыяр ашый.) Кыяр бигрәк тәмле! Берне генә ашасам, берсе дә сизмәс әле. Әллә тагын берне ашыйм микән? Яфраклары бигрәк куе, кыярларга үсәргә комачаулыйлар. Хәзер яфракларын ашыйм да, кыярларга үсәргә комачауламаслык итеп түтәлне чистартып, кыярларның үзләрен кояшка каратып куям. Хуҗабикәм рәхмәт кенә әйтер.

              Хуҗа хатын керә.

    ХУҖА ХАТЫН. Кыярларыма су сибим әле. Пәрәмәч! Кем эше бу? Синең эшеңме, Акбаш?

    БОЗАУ. Мин... Мин... Мин булышмакчы гына идем. Кыярларга күләгә төшмәсен, алар иркенләп үссеннәр генә дигән идем...

    ХУҖА ХАТЫН. Ишкәнсең икән ишәк чумарын!

    БОЗАУ. Ярамый идемени?

    ХУҖАБИКӘ. Сабакларыннан башка кыяр үсәмени? И, мин үзем дә ахмак баш! Капканы бикләмәгәнмен!

    БОЗАУ. Мин белмәдем бит! Белмәдем мин!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Акбаш бик оялган. Хәзер аның уйныйсы да килмәгән. Ул абзар почмагына поскан да көне буена шуннан чыкмаган. Кич тә җиткән, кич белән әнисе сыерлар көтүе белән җилененә күп итеп сөт җыйган, тик Акбаш аның янына да чыгарга оялган.

СЫЕР. Акбаш ашаган кыяр урынына без үзебез үстерсәк, ничек булыр икән?

    ХУҖА ХАТЫН. Юк, юк, ул ниткән сүз, ди? Моңарчы бер генә сыерның да кыяр үстергәне булмады. Сыерлар сөт кенә бирәләр.

    СЫЕР. Сөт биргәч, кыяр үстерә алмаслыкмыни мин?

    ХУҖА ХАТЫН. Ярар, теләсәң үстереп кара алайса. Үсмәсә берни дә югалтмыйм бит.

    СЫЕР. Үстереп кенә калмабыз, икәүләп ярыш та ачарбыз әле. Кайсыбызның кыяры тәмлерәк булыр икән?

    ХУҖА ХАТЫН. Ярар, ярар, үстер алайса. Мин бер түтәл, син бер түтәл үстерәбез.

    СЫЕР(бозауга). Ишетеңме, хуҗабикә безгә кыяр үстерергә рөхсәт итте?

    БОЗАУ. Ура! Бер түтәл кыяр үзебезгә була!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шуннан хуҗа хатын белән ярыша-ярыша кыяр үстерә башлаганнар болар. Икесенең дә кыярлары бик уңган. Шул хәтле тырышканнар , шул хәтле тырышканнар, алар үстергән кыярның эчендә без ашый торган кыярдагы кебек су булмаган, ә сөт икән. Тик Акбаш моңа әз генә дә сөенмәгән.

 

АКБАШ. Миңа болай да хуҗабикәм каймагын аерткач, калган сөтне бирә, минем кыяр ашыйсым килә, сөткә болай да тук.

    ХУҖА ХАТЫН. Син бер дә кайгырма, сөтле кыярларың миңа булыр, кыярлардан сөт савармын, каймагын аертырмын, май туглап, базарга илтеп сатармын. Шул акчага сиңа сөтсез кыяр алып сыйлармын.

    БОЗАУ. Ай, рәхмәт1 Минем хуҗабикәм шундый әйбәт күңелле! Әй, казлар, тавыклар, сарык бәрәннәре! Килегез! Без үстергән кыяр белән сыйланыгыз! Барыбызга да җитәрлек!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Казлар кыярны ошатмаганнар. Бүтән малларның да сөткә исе китмәгән. Тик бу турыда Акбашның үзенә әйтмәгәннәр. Аның каравы сарык бәрәннәре сөтле кыярны бик яратканнар.

    Акбашка хуҗабикәсе үзе үстергән түтәлдәге кыярны туйганчы ашаткан. Туйганчы ашагач, бүтән бер тапкыр да кыяр ашыйсы килмәгән инде. Үсеп сыер булгач, үзеннән яшьрәк таналарга һәм бозауларга: “Бар иде яшь чаклар, кесә тулы борчаклар, борчакны кыздырып ашап, кыяр үстергән чаклар”, дип мактанырга яраткан.

  

        Йорт хайваннары яшелчә үстерә

    АЛЫП БАРУЧЫ. Яшәгән ди ир белән хатын. Бервакыт болар яшелчә үстерергә уйлаганннар. Базарга барып кишер, кәбестә, помидор, кабак, суган һәм башка шуның ише орлыклар алып кайтканнар һәм түтәл әзерли башлаганнар. Ире җир казыган, хатыны исә казылган җирне тырмалап, түтәл ясаган.

    Ә аларның сыеры, бозавы, кәҗәсе, казы, үрдәге, тавыгы булган. Алар хуҗалары яшәгән арада бергә җыелганнар да үзара сөйләшергә тотынганнар.

 

    КАЗ, ҮРДӘК:

        Кыйгак-кыйгак, кыйгак-кыйгак!

        Басма өстендә каз-үрдәк!

        Әйдәгез, су буена төшик!

    ТАВЫК. Кыт-кытыйк, кыт-кытыйк, бакча тулы суалчан-корт, әйдәгез, су буенда йөргәнче корт чүплик.

    ЧЕБИЛӘР. Безнең корт ашыйсыбыз килми, үлән тәмле, үлән сусыл, без үлән яратабыз. Койма буенда, болында үлән күп.

     СЫЕР. Койма буйларындагы, болыннардагы үләннәр тәмлесен тәмле, хуҗаларыбыз бакчага утырткан яшелчә яфраклары тагын да тәмлерәк. Тик алар миңа көзен уңышны җыеп алгач, сабакларның тәме беткәч кенә ашаталар шул.

    САРЫК. Сиңа алар аның каравы чөгендерен, кишерен, бәрәңгесен – үскән барлык тамырларны авыз иттерәләр. Син сөт, май, катык, каймак бирәсең шул, ә минем йоным гына бар. Шуңа миңа артыгы тәтеми.

    КАЗ. Хуҗалар мине дә ач-ялангач йөртми, анысы. Тик бакча эчендәге яшелчә безгә дә эләкми. Миңа күп кирәкми, яшел яфракларын авыз итсәм, күңелем булыр иде, тик бакчага мин керердәй ярык та калдырмыйлар.

    КӘҖӘ. Мин, әлбәттә, ашыйсым килсә, койма аша сикереп тә чыгам, бөтен бакчаны кимерәм. Тик аның өчен үземнән битәр, хуҗаларыма гына эләгә шул. Әллә, дим, болай итикме? Яшелчәне үзебез утыртып үстерик!

    БАРЫСЫ. Чынлап та акыллы фикер бу! Без яшелчә үстерә алмыйбызмыни? Әйдәгез, шулай итик!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Мондый акыллы фикергә барысы да куанган һәм үзләре бакча үстерергә уйлаган. Алар елга буенда аулаграк урынны сайлап алганнар. Сыер мөгезләре һәм тояклары белән җир казыган, кәҗә тырмалаган, тавык чәчкән, каз белән үрдәк елгадан су ташып сипкән, бәбкәләр һәм чебиләр түтәлләрдәге чүп үләннәрен утаган.

    БӘБКӘЛӘР, ЧЕБИЛӘР:

        Пип-пип-пип! Пип-пип-пип!

        Тизрәк инде тишелеп чык!

        Тишелеп чык та сикереп үс!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Ә ир белән хатын:”Безнең казларыбыз гына түгел, тавык-чебешләребез дә су буена ияләште. Малларны да өйгә кайтарып булмый, көтүдән кайту белән су буена чабалар. Ни калган аларга?” – дип  бик аптыраган.

    Шулай бер көн алар елга буена төшеп карасалар, ни күрсеннәр, мал-туарлары үзләреннән дә ныграк тырышып бакча үстереп ята икән. Каз-үрдәк йөгерә-йөгерә су ташый, түтәлләргә су сибә, тавык җирне тырмалап йомшарта, бәбкәләр һәм чебиләр чүп утый, сыер, сарык, кәҗә, аларга ияреп бозау һәм бәрәннәр яшелчәләргә сибәр өчен ашлама әзерли икән.

    Ир белән хатын башта үз күзләренә ышанмыйча торган.

    - Әйдә, карчык, малларыбыз үзебездән дә ныграк булдыра икән бит, аларга комачауламыйк, - дигән ире хатынына. - Ә без алар кайтуына яратып ашый торган ризыкларын әзерләп торыйк.

    - Әйе, картым, шулай итик, - дигән хатыны да.

    Ир белән хатын өйләренә кайтканнар һәм һәркайсы яратып ашый торган ризыкларны әзерләгәннәр. Сыер белән сарыкка, кәҗәгә яшел чәчәктән генә торган печән, бозауга, бәрәннәргә - сөтле эремчек, каз-үрдәкләргә бодай ярмасы, ә тавык-чебешкә һәм каз-үрдәк бәбкәләренә тары ярмасыннан пешерелгән ботка әзерләгәннәр.

    Көзен исә уңыш шул хәтле күп булган, үзләре дә сыйланган, бүтәннәрне дә сыйлаган, хәтта базарда сатарга да калган әле.

 

                       Куян, тиен, тукран

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Урманда бик биек агач башында тиен белән тукран, ә имән төбендә куян яшәгән. Куян җәйләрен яшелчә үстергән, кышка әзерләгән, тукран агачлардан корт чүпләгән, тиен исә агачтан агачка сикереп, кышка чикләвек әзерләгән.

    Кичен эшләп арыгач, тиен белән тукран куян янына төшеп ял иткәнннәр, куян исә аларга табын әзерләгән, бергәләп гәпләшә-гәпләшә  тәмләп чәй эчкәннәр.

        

    ТУКРАН. Чәең бигрәк тәмле булды, куян дус, инде безгә кузгалырга вакыт.

    ТИЕН. Әйе, әйе, әнә кояш та баерга әзерләнә. Озаграк утырсак, балаларыбызны ябалак куркытуы бар.

    КУЯН. Бераз гына утырыгыз инде. Әйдәгез, агач төбендә генә яшәгез. Ябалак та куркыныч булмас. Сез юкта балаларыгызга үзем күз-колак булырмын.

    ТУКРАН. Сезнең янда рәхәтләнеп яшәр идек тә, агачтагы кортларны миннән башка чүпләүче булмас шул. Мин чүпләмәсәм, урманны корт басар. Миңа урманны чистарткач, агачларның иркен сулауларын тыңлавы җирдә яшәүгә караганда күпкә рәхәтрәк.

    ТИЕН. Синең белән яшәргә мин дә каршы түгел анысы. Тик агачтан агачка сикереп, чикләвек җыюы, эшләп арыгач, агачларның иң очына менеп, зәңгәр күктәге болытларга карап утыруы тагын да рәхәтрәк, син үпкәләмә инде, куян дус, мин җирдә кала алмыйм. Әйдә, үзең безнең белән яшә.

    КУЯН. Мин җирдә җилдән җитез йөгереп йөрергә яратам. Ә агачта мин йөгерә алмыйм, бер атлау белән егылыа төшәм.

    ТУКРАН. Әйдә, үзең безгә кунакка. Без синдә гел кунак булабыз, ә синең әле бездә бер тапкыр да булганың юк.

    КУЯН. Мин агач башына менә алмыйм шул.

    ТИЕН. Һи, тапкансың борчылырлык нәрсә. Без сиңа баскыч үрәбез.

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тиен белән тукран агач ботакларыннан баскыч ишеп, аска төшергәннәр һәм куян баскыч буйлап агач башына менгән. Ә анда аны табын әзерләп каршы алганнар. Табында нинди генә ризык булмаган. Тотынганнар тиен белән тукран куянны сыйларга.

     

    ТИЕН. Аша, дустым, аша. Менә бусы – имән чикләвеге, бусы – кузы чикләвеге, бусы – эре чикләвек, бусы вак чикләвек.

    ТУКРАН. Менә бусы – имән корты, бусы – нарат корты, бусы – каен корты, бусы усак корты, җитеш барысыннан да.

    КУЯН. Рәхмәт, барысын да авыз итәм. Сез дә минем күчтәнәчләрне ашап карагыз. Бусы – ак кәбестә, бусы – чәчәкле кәбестә, бусы – кишер пирогы, ә бусы кәбестә бөккәне. Үзем яраткан ризыкларны гына алып килдем, ә мин ни җитте ризык ашамыйм, минем аякларымны җитез итә торган ризыклар болар.

    ТУКРАН, ТИЕН. Ай, рәхмәт, куянкай, син безнең өчен үзең күчтәнәч.

    КУЯН. Алла боерса, тагын миңа кунакка килерсез. Тиздән кызыл кәбестәм өлгереп килә, мин сезгә салат, кишердән компот әзерләрмен.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шуннан соң куян рәхмәт әйтеп, баскычтан төшкән һәм бераздан тагын тукран белән тиенне кунакка чакырган. Тиен белән тукран үзләре яраткан ризыкларны күчтәнәч итеп алып килгәннәр, ә куян үзе яраткан ризыкларны әзерләгән. Тиен белән тукран үз күчтәнәчләрен ашарга кыстапмы кыстыйлар гына икән. Куян да үзе пешергән ризыкны тәмләп ашаган һәм кайткач мактанган.

 

    ТИЕН. Кунакта нинди генә чикләвекләр юк иде!

    ТУКРАН. Нинди генә кортлар юк иде!

    КУЯН. Минем дусларым шундый әйбәтләр, ризыкка талымсызлар, алларына ни куйсаң, шуны мактап ашыйлар. Дусларың булса шундый булсын!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Алар хәзер дә шулай дус, тату яшиләр.        

 

              Песи белән тычкан

 

    АЛЫП БАУЧЫ. Яшәгән ди песи баласы Йомгак. Хуҗабикә аны бик яраткан, тәмле-тәмле ризыклар белән сыйлаган, уйнаткан. Алар аеручы тычкан тотышлы уйнарга яратканнар. Хуҗабикәсе – нәни Ләйсән – песи, ә песие тычкан булган. Аннан соң кыз тычканга, ә Йомгак песигә әверелгән.

 

    ЙОМГАК. Без тычкан тотышлы уйныйбыз да уйныйбыз. Тик минем үз гомеремдә бер генә тычканны да күргәнем юк. Тычкан ниндирәк була соң?

    ЛӘЙСӘН. Минем дә күргәнем юк. Менә рәсемнән генә беләм.

    ЙОМГАК. Анда нинди ул?

    ЛӘЙСӘН. Андамы? Йоп-йомшак, туп шикелле түгәрәк, койрыгы нечкә, песиләрдән кача көчкә, эләктереп алса – тешләр, әллә ниләр эшләр. Менә кем ул тычкан.

    ЙОМГАК. Миңа ошаган икән! Әллә алайса тычкан минме?

    ЛӘЙСӘН. Юк, син песи баласы. Әйдә тагын уйныйбыз!

    ЙОМГАК. Юк, минем синең белән уйныйсым килми.

    ЛӘЙСӘН. Алайса, мин сиңа сөт бирәм.

    ЙОМГАК. Минем сөт тә эчәсем килми.

    ЛӘЙСӘН. Алайса мин сиңа баллы сагыз бирәм!

    ЙОМГАК. Минем сагыз чәйнисем килми.

    ЛӘЙСӘН. Чирлисең бугай. Әйдә, дару эчерәм!

    ЙОМГАК. Дару да эчәсем килми. Аны үзең дә яратмыйсың.

    ЛӘЙСӘН. Нәрсә бирергә икән инде сиңа?

    ЙОМГАК. Минем тычкан тотасым килә!

    ЛӘЙСӘН. Күптән шулай диләр аны. Хәзер мин тычкан булам!

    ЙОМГАК. Юк, син чын тычкан түгел. Минем чын тычкан белән уйныйсым килә!

    ЛӘЙСӘН. Чын тычкан белән? Нишләргә инде синең белән?

    ЙОМГАК. Теләсәң нишлә, тычкан гына тап!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Ләйсән аптыраган. Киткән бу кибеткә.

 

    ЛӘЙСӘН. Сездә тычкан юкмы?

    САТУЧЫ.Бар, сеңелем, тычканнар да бар бездә.

    ЛӘЙСӘН. Алайса миңа бер тычкан бирегез әле. Тик ул чын тычкан булсын.

    САТУЧЫ. Һи, сеңелем! Бездә бит уенчыклар гына сатыла. Ә чын тычкан сатылмый. Аны тоталар гына.

    ЛӘЙСӘН. Кайда соң алар апа?

    САТУЧЫ. Әнә безнең идән астында әллә никадәр!

    ЛӘЙСӘН. Без хәзер песи баласы белән тотабыз.       

    ЙОМГАК.Ур-ра! Тычкан белән качышлы да, куышлы да уйнармын!

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик аларның якын килүе булган, тычканнар шунда ук төрлесе төрле якка качканнар.

    И чакырганнар Йомгак белән Ләйсән аларны, и чакырганнар, Юмалап та караганнар, алдалап та караганнар, тик тычканнар аларның бер сүзенә дә ышанмаганнар. Һәм дөрес эшләгәннәр.

 

    ЙОМГАК, ЛӘЙСӘН. Без сезгә тимибез. Без уйныйбыз гына бит, нигә качтыгыз?

    ТЫЧКАННАР. Беләбез инде, беләбез, песи балаларын күп күрдек. Сезгә хәтле дә алар монда күп тапкырлар булды, уйнап кына әллә ничә тычканны харап итте.

    ЙОМГАК. Алайса, берегез койрыгын, берегез колагын, берегез мыегын, берегез борынын булса да күрсәтегез инде. Минем үз гомеремдә тычкан күргәнем юк!

    ТЫЧКАННАР. Тычкан күргәнең булмаса. зоомагазинда ак тычканнар күп. Алар песиләрдән курыкмыйлар.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шуннан соң Ләйсән белән Йомгак зоомагазинга барганнар һәм ак тычкан сатып алганнар. Тик ак тычкан песи баласын күрү белән куркып дер-дер калтыранырга тотынган.

        

    ЙОМГАК. Курыкма, курыкма, мин сиңа тимим! Мин уйныйм гына!

    АК ТЫЧКАН. Куркам шул, бик куркам! Песиләрнең тычканнарны уйнап кына ашаулары турында мин идән астындагы тычканнардан әллә нихәтле ишеттем.

    ЙОМГАК. Кара әле, мин шулай ерткыч җәнлеккә  ошаганмыни? Үзем йомшак, үзем тыйнак. Тычканнарны түгел, мин әле Ләйсән биргән кәнфит- перәннекне дә ашамыйм. Мин “Китекат”, “Вискас” яратам.

    АК ТЫЧКАН. “Китекат”, “Вискас”? Алар нинди җанвар тагын?

    ЙОМГАК. Җанвар түгел, ә кибеттә песиләр өчен сатыла торган ризык!

    АК ТЫЧКАН. Андый ризык та бармыни?

    ЙОМГАК. Беләсең килсә, ул шундый тәмле! Мин аның савытын күрсәм дә күзләрем уйный башлый. Йә, минем белән уйныйсыңмы?

    АК ТЫЧКАН. Уйнарга мин каршы түгел түгелен. Тик бу йомшак тәпиләрең арасындагы тырнакларың бик үткер түгелме?

    ЙОМГАК. Юк, мин аларны бөтенләй дә тырпайтмам. Тырпайтмасам, аларның бер зыяны да юк! Тик мин кайчагында онытылып китеп, кәнәфи почмагын тырнаганым бар. Кәнәфи почмагын гына, сиңа тимәм.

    АК ТЫЧКАН. Минем дә бер әшәке гадәтем бар - мин дә авызыма ни эләксә шуны кимерергә тотынам. Вакыт-вакыт кибеттә чагында оямның почмагын кимереп, идән астындагы тычканнар янына сәяхәт итә торган идем.

    ЙОМГАК. Әллә синең аларны күргәнең бармы?

    АК ТЫЧКАН. Булмыйча! Алар белән уйнаганым да бар әле! Алар мине үз яннарына яшәргә чакырдылар. Тик миңа идән асты түгел, өсте ныграк ошый. Анда туным карала минем.

    ЙОМГАК. Менә миңа синең кебек дус кирәк тә инде! Үзе чиста, үзе йомшак, үзе тыйнак, үзе көләч, үзе шаян! Без синең белән валлаһи-билләһи, шундый шәп дус булырбыз!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Песи баласы алдамаган. Ул ак тычканны, ак тычкан исә Йомгакны бик яраткан. Тик ак тычкан теге гадәтен барыбер ташламаган – төнлә белән оясыннан чыккан да песи баласының куенына кереп йоклый торган булган. Йомгак моны бер дә начар гадәт итеп кабул итмәгән.

    Вакыт-вакыт Йомгак үзе дә төннәрен уянып, идән ярыгыннан гына тычканнарны күзәтә икән. Әмма тычканнар бер вакытта да Йомгакның күзенә чалынмаганнар. Шулай итеп, Йомгак зур үскәч тә аларны бер генә тапкыр да күрә алмаган, ди.

 

              Чуарбикәнең туган көне   

 

    Катнашалар: Чуарбикә, тавыклар, төлке, саескан, тиен, тиен баласы, тукран, карчыга, алып баручы, әтәч, ябалак, бәбкәләр.

 

    Тавыклар Чуарбикәне уртага алып җырлыйлар:

 

              Чуарбикә, сиңа бүген

              Без пешердек ак калач.

              Менә болай тәбәнәк,

              Менә болай кабарган,

              Ак калач, ак калач,

              Телең йотма, белеп кап!

 

    ЧУАРБИКӘ. Бик зур рәхмәт, дусларым!

    1 - ТАВЫК. Менә бүген үзең салган йомыркадан пешергән чәкчәк. Авызга алсаң, эреп китә.

    2 – ТАВЫК. Ә бусы – кабартма. Үзем пешердем.

    3 – ТАВЫК.  Мин сиңа яңа гына кырдан җыеп алынган тары ярмасыннан пешергән коймак алып килдем.

        

    Барысы да күчтәнәчләрен тапшыралар, Чуарбикәне кочаклап котлыйлар.

 

    ЧУАРБИКӘ. Кыт-кыт-кыт! Бик зур рәхмәт! Үз күчтәнәчегез белән сыйланыгыз. (Һәркайсының авызына күчтәнәч каптыра.) Үз күчтәнәчен ашаган тавык озын гомерле була.

 

              Ак калач, авызыңны ач,

              Кабартма күбрәк ашап кабарма.

              Чәкчәк, авызыңны ач чак-чак,

              Коймак үзе авызга кермәк,

              Тагын ниләр бирмәк?

 

    ӘНКӘ ТАВЫК. Минем чебешем Чуарбикә  дә тавык булып җитте. Бүген аның туган да, тавык та булган көне. Ул бүген беренче тапкыр зур йомырка салды. Шул йомыркадан менә нинди зур калач пешердек. Мин яраткан Чуарбикәмә матур муенса бүләк итәм.

    Тавык муенсаны Чуарбикәнең муенына кидерә.

    ТАВЫКЛАР:

    - Бигрәк матур!

    - Күз явын ала!

    - Кояш нурында җем-җем килә!

    - Гәрәбә муенса бит бу!

 

    ЧУАРБИКӘ гәрәбәсен тотып бии:

 

        Гәрәбә, гәрәбә,

        Гәрәбәле муенса

        Миңа бигрәк килешә.

 

    Чынлап та килешә , ә    йеме?

    ТАВЫКЛАР. Килешә, килешә!

    ӘТӘЧ. Бәйрәм белән алданып, саклыкны югалта күрмәгез. Якын-тирәдә төлке күзәтеп тормасын. Сак булырга кирәк. Кыт-кытларымның бәйрәмен бозмасын.

 

          Еракта төлке күренә.

 

    ТӨЛКЕ. Ничә көн сагалыйм. Тик берсен дә эләктерергә җай юк. Бүген менә бөтенесе дә җыелган. Сабыр иткән морадына җиткән шул. Болай булгач, бүген берсен эләктерәм!

 

    Тавыклар арасына ташлана. Ыгы-зыгы. Гәрәбәле тавыкны эләктерә, тарткалый. Тик тота алмый, муенса гына тәпиендә кала.

 

    ТӨЛКЕ. Ярый, муенсасы булса да  эләкте. Мин бу муенсаны бер түгел, ун тавыкка алмаштыра алам. (Бии.)

 

              Муенса, муенса,

              Миңа бик тә килешә.

 

                       Бии-бии чыга.

 

    ЧУАРБИКӘ(елап). Муенсам! Муенсамны төлке алды1

    ТАВЫКЛАР. Муенсаң булмаса, төлке авызында үзең каласы идең бит!

    ӘТӘЧ. Хикмәтле муенса булды бу! Син борчылма, мин сиңа үз муенсамны бирәм.

    ТӨЛКЕ( читтән). Хикмәтледер инде. Хәзер берәм-берәм бөтенесен тотып бетерәм.

    ӘТӘЧ(аны күреп). Син әле шулаймыни? Әле муенса гына аз булдымыни? Хәзер үзеңне чукып тавык мамыгы шикелле җилгә очырам!

    ТӨЛКЕ. Бетте, бетте. Харап икән! (Кача.) Муенсагыз да, үзегез дә кирәкми.

    ӘТӘЧ. Шулай диләр аны! (Муенсасын Чуарбикәгә бирә.)

    ЧУАРБИКӘ. Син нинди батыр!

    ӘТӘЧ. Мин дә сакламасам, сезне кем сакласын?

    Тавыклар аны әйләндереп алалар, җырлыйлар.

 

              Муенса, муенса,

              Гәрәбәле муенса.

              Гәрәбәле муенса

              Сиңа бик тә килешә.

 

Күренеш. Төлке керә. Кулына көзге тоткан.  Икенче кулында нәни сумка.

    ТӨЛКЕ. Күзәтеп тормыйлармы? Берәү дә юк кебек.

 

              Муенса, муенса,

              Гәрәбәле муенса,

              Гәрәбәле муенса

              Миңа бик тә килешә.

 

    Бигрәкләр матур! Туным да гәрәбә төсендә. Кояш нурында ничек ялтырый. (Гәрәбәне салып, карый. )Кояшның үземени.

 

              Агач башында саескан күренә.

 

    САЕСКАН. Күршекәем, нәрсә ул кулыңда елык-елык килә?

    ТӨЛКЕ( муенсаны артына яшерә). Бер әйберне дә күрмичә калмыйсың инде. Сиңа кирәк әйбер түгел ул.

    САЕСКАН. Әллә кояшны яшердең инде?

    ТӨЛКЕ. Синең шул булыр инде. Һәр ялтыраган алтын булмый. Кояш әнә күктә.

    САЕСКАН( төлке тирәли оча.) Күрсәтәсең килмәсә, бик кирәгең бар иде. Ялтыравыклы әйберләр миндә дә җитәрлек.

    ТӨЛКЕ. Синең бай булуың турында тиккә генә бөтен урман шауламый шул. Тик кеше байлыгы белән рәхәт күреп булмасын беләсеңме?

    САЕСКАН. Миңа кеше байлыгы кирәкми. Аяк астында аунап ятканы да җитәрлек. Мин аларны сандыкка бикләмим.

    ТӨЛКЕ. Шулай булгач, ник миңа бәйләнәсең? Бар, бар, үз байлыгың белән үзең куан.

    ТӨЛКЕ. Куанырмын да! Ник куанмаска?

 

     Саескан очып китә.

 

Тәки сагыз булды бит! Кая яшерергә инде моны? Саескан күзенә чагылса, үзенеке итмичә калмый инде. Тагып йөрергә дә куркыныч. Йокламаган чакта ярый да, ничек тә хәйләләп котылырмын. Ә менә йоклагач... Тукта. Ниәшләп куркам соң әле? Ябалактан, ярканаттан кала бөтен җәнлекләр-кошлар да йоклый бит. (Муенса кия.)

 

              Гәрәбә, гәрәбә,

              Гәрәбәле муенса.

              Гәрәбәле муенса

              Миңа бигрәк килешә.       

 

                       Муенса елык-елык килә.

    САЕСКАН(оясында). Бер кояш... ике кояш... Ничә кояш булды инде? Бер, ике, өч... Моның берсе генә минеке булса иде. Мин аны агач башына элеп куяр идем дә ул кояш безнең урманны тагын да ныграк яктыртыр иде. (Ябалакны төрткәләп). Ябалак, ябалак! Ябалак дус! Әллә үлдең инде?

    ЯБАЛАК. Комачаулама әле! Үзең төне буе йокы симертәсең, көндез йоклый алмый интегәсең.

    САЕСКАН. Ничек уятырга инде моны? Ябалак күрше! Ябалак дус! Бәла килә!

    ЯБАЛАК. Бала булма әле! Ябалакка нинди бәла килсен?

    САЕСКАН. Моннан соң җирдә төн булмаячак.

    ЯБАЛАК. Ничек инде булмасын? Нәрсә лыгырдыйсың син?

    САЕСКАН. Лыгырдамыйм. Чын сөйлим.

    ЯБАЛАК. Сүзең хак булса, төнлә күктә йолдызлар калыккач, кил яныма. Шунда сөйләрсең.

    САЕСКАН. Сөйләргә соңга калдык шул. Бүгеннән соң җирдә төн булмаячак. Көндез җир өстен күктәге кояш яктыртып торса, төнлә дә күк йөзен берничә кояш яктыртачак.

    ЯБАЛАК. Яктыртсын. Мин яктыда йокларга яратам.

    САЕСКАН. Ә син йоклаганда үзеңне бер карчыга күтәреп алып китсә? Аларга бик тә рәхәт була бит, тәүлек буена барысы да уч төбендәгедәй күренеп торачак.

    ЯБАЛАК. Күләгәрәк кереп утырыйк әле. Хәзер күзем ак белән караны аера башлады. Йә, аңлатыбрак сөйлә.

    САЕСКАН. Әнә төлкене аерасыңмы?

    ЯБАЛАК. Төлке? Кайда?

    САЕСКАН. Син ул якка карама, бу якка кара.

    ЯБАЛАК. Ул якта күзем чагыла шул. Берсен дә аермыйм. Кояш бу якта да, теге якта да.

    САЕСКАН. Бу яктагы кояш – күктә! Ә бу яктагы – төлке муенында. Моңарчы безне яктыртып торган кояш офык артына кереп кача иде, ә төлке муенындагысы төнлә дә сүнеп тормый.

    ЯБАЛАК. Эшләр бер дә шәптән түгел икән. Нишләргә киңәш бирәсең?

    САЕСКАН. Төлке муенындагы кояшларны яшереп куярга кирәк!

    ЯБАЛАК. Төлке янына барырга куркам мин. Аның муенында күпме кояш! Мин кояш белән дус түгел. Күктәгесен әйтсәң генә инде. Тик анда барып җитәргә бер төн җитәр микән?

    САЕСКАН. Нигә анда хәтле барып йөрергә? Күктәге кояшның нинди җанвар муенында икәнен белмибез бит әле. Бәлки ул албасты муенындадыр? Ә монда – төлке муенынла гына. Аны үзе кебек хәйләләп алдарга кирәк.

    ЯБАЛАК. Ай-һай, алдап булыр микән? Төлке теләсә кемне алдый ала, ә төлкенең үзеен алдау – ай-һай...

    САЕСКАН. Мин төлкене сөйләштереп, аның игътибарын читкә юнәлтермен. Шул чагында син муенсаны пычак белән кисәсең дә аласың.

    ЯБАЛАК. Юк, киресенчә, мин төлкенең игътибарын читкә юнәлтәм. Син алып качарсың.

    САЕСКАН. И, күршекәем! Минем дә синең кебек яктыга карасам, күзем чагыла бит. Тиккә генә оямны агач күләгәсендә ясадыммыни? Мин кара пәрдә белән төн ясап торырмын. Шул чагында ул уянса, аның игътибарын читкә юнәлтермен. Нәрсә, йоклаган килеш бөркет йә карчыга күтәреп алып китәр,                         дип куркасыңмы?

    ЯБАЛАК. Юк, юк.

    САЕСКАН. Йә, килештекме?

    ЯБАЛАК. Килешми чарам юк.

    САЕСКАН. Тимерне кызуында сугарга кирәк. Бүген үк эшләргә кирәк моны. Күктәге кояш кереп киткәч, мин канатым белән төлке муенындагы кояшларны каплап, төн ясыйм. Син шул арада аларны                менә бу кәрзингә сал да, агач башына элеп кауй. Аннан соң безнең кулга эләккәч. без аларны нишләтергә белербез.

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Шулай иткәннәр дә. Мәче башлы ябалак муенсаны салдырып алган да, саесканга биргән.

 

    САЕСКАН. Бигрәк матур! Бигрәкләр дә батыр икәнсең син ябалак дус! Телисеңме, сиңа да бирәм. Мондагы кояшлар сиңа да, миңа да җитә.

    ЯБАЛАК. Үзеңә булсын. Тик төнне генә урлатмаслык итеп яшер.

    САЕСКАН. Муенса! Кояшлы муенса! Бигрәкләр матур! Кызык иттем әле төлке белән ябалакны. Муенга тагып йөрсәм, авыр икән. Кызганыч. Ярар, шулай булуы хәерледер дә әле. Миннән зурырак кошлар муенсам өчен үземне чукып бетерергә дә күп сорап тормаслар. Берәүгә дә бирмим, беркемгә дә күрсәтмим. Үзем генә сокланам! (Сандыгына бикләп, ачкычын муенына тага.) Ә хәзер тамак ягын кайгыртырга кирәк. Яңа чыккан берәр тавык чебиен эләктереп булмасмы. (Китә.)

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тик саесканга да гәрәбә төймәгә  озак сокланырга туры килмәгән. Агачтан агачка сикереп йөргән тиен саесканның сандыгын күреп алган һәм аны зур чикләвек дип уйлап, үзе яшәгән куышына алып киткән.

 

    ТИЕН. Көчкә күтәреп кайттым. Моны ничек ватып була икән? (Чүкеч белән шакый.) Бигрәк зур, бигрәк каты чикләвек.

    ТИЕН БАЛАСЫ. Әни. нәрсә бу?

    ТИЕН. Чикләвек бит , улым.

    ТИЕН БАЛАСЫ. Әни, әйдә ватабыз. Минем бу чикләвекне ашыйсым килә.

    ТИЕН. Юк, ярамый. Кышка калдырабыз. Син менә бусын аша. Ул да бик тәмле.

    ТИЕН БАЛАСЫ. Гел бертөрле чикләвек ашап туйдым инде. Минем мондыен ашыйсым килә.

    ТИЕН. Нишләргә инде бу бала белән? Алайса, аша инде.

    ТИЕН БАЛАСЫ. Ашар идем дә, ватып булмый бит. Әни, ватып бир әле.

    ТИЕН. Ватып булмый шул. Чүкечкә дә бирешми.

    ТИЕН БАЛАСЫ. Әни! Тукран түтинең бик шәп чүкече бар.Әйдә, аның чүкечен алып торыйк!

    ТИЕН. Каян беләсең аның чүкече барын?

    ТИЕН БАЛАСЫ. Ул көне буе тукылдый бит.Әнә, хәзер дә чүкече тик тормый.

 

              Тукран тукылдаган тавыш.

     

    ТИЕН. Шулай бит әле. (Үз-үзенә.) Бу бала теленә бер алса, таптырмыйча туктамый инде. Тукран, күрше! Күрше, дим!

    ТУКРАН. Ни кирәк?

    ТИЕН. Чүкечеңне биреп тормассыңмы?

    ТУКРАН. Бирә алмыйм шул. Мин аны йоклаганда да мендәр астына салып ятам. Төп яшәү коралым ул минем. Ул булмаса, бетте баш!

    ТИЕН. Алайса, шушы чикләвекне генә ватып бирмәссеңме?

    ТУКРАН. Дуслар өчен бер чикләвек түгел, әллә ничәне ватам. Ай-яй, каты чикләвек бит бу. Миңа бер кортны эдәктерер өчен дә күпме тукылдатырга кирәк. Болай гына булмый икән , күрше.

    ТИЕН. Ярар, үз ояңа алып кайтып, җаең чыккан саен бәргәлә. Син ышанычлы күрше. Ваткач, бергә сыйланырбыз.

    ТУКРАН. Яхшы сүзеңә рәхмәт, күрше. Тик мин чикләвек яратмыйм шул. Син дә аның ниен яратасыңдыр. Менә ичмасам, агач кортын әйтсәң, анысы ярый.

        

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тукран сандыкны өенә алып кайткан. Хәер, алып кайткан дигәч тә, аның оясы янәшәдәге агачта гына булган бит.

    Тукран сандыкны бер көн ваткан, ике көн ваткан, өч көн чүкегән, бер атна чүкегән, ниһаять, сандыкны ваткан бу һәм сандыктан гәрәбә муенсаны тартып чыгарган.

 

    ТУКРАН. Менә нинди чикләвек тә бар икән! Бер-берсе белән җитәкләшкәннәр! Тиен дус, кил әле, күр әле чикләвекләреңне!

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Тукран белән саескан муенсаны тарткалап та карыйлар, йолыккалап та карыйлар, тик аера гына алмыйлар.

    Аларга карап тиен баласы белән тукран баласы да тарткалаша башлаганнар.

 

    ТУКРАН БАЛАСЫ. Аерып булмагач, бөтенесе дә миңа! Аны минем әни ватты!

    ТИЕН БАЛАСЫ. Аны минем әни тапты! Шулай булгач. чикләвекләр минеке!

    ТУКРАН. Туктагыз әле, адәм көлдермәгез! Тарткалашмагыз, матур гына уйнагыз!

    ТИЕН БАЛАСЫ. Тукран баласы минеи чикләвекләрне үзләштермәкче була бит! Карак, дус түгел, карак син!

    ТУКРАН БАЛАСЫ. Минем әни алып кайтты аны, шулай булгач, чикләвек минеке!

    ТИЕН БАЛАСЫ. Син чикләвек яратмыйсың.

    ТУКРАН БАЛАСЫ. Моңа хәтле яратмасам,тора-бара яратырмын әле.

    ТУКРАН. Нишләргә инде бу балалар белән? Адәм көлкесе итә бит болар безне.

    ТИЕН. Алай гомерлек дуслыгыбызны боза торган булгач, миңа кирәкми бу чикләвекләр!

    ТУКРАН. Әйе, безгә дуслыгыбыз кадерлерәк. (Муенсаны томшыгы белән чөеп җибәрә.)

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Муенса очып баручы карчыганың муенына эләгеп калган.

    Карчыга моны сизмәгән дә. Аның каравы моны су өстендә йөзеп йөргән бәбкәләр күргән.

 

    КАРЧЫГА. Бәбкәләр! Берне генә түгел, берьюлы берничәне кабып йотам!

    БӘБКӘЛӘР. Муенсалы карчыга! Муенсалы карчыга! Карагыз әле, муенсалы карчыга! ( Канат җилпеп бииләр.)

 

    АЛЫП БАРУЧЫ. Хәзер инде карчыгада бәбкә эләктерү кайгысы калмаган. Аның аларның ни өчен куанышканнарын беләсе килгән. Тик карчыганың күзләре генә үткен, ә колакка каты икән. Ул бәбкәләрнең ни турыда сөйләшкәннәрен белер өчен аскарак төшкән икән, шул чагында яр буендагы агач башында күзәтеп утырган бер малай рогатка белән атып төшергән. Ә яр буенда югалган гәрәбәсен юллап Чуарбикә йөри икән. Муенсалы карчыга нәкъ аның аяк астына килеп төшкән. Чуарбикә гәрәбәсен тиз генә эләктергән дә өенә кайткан.

    - Менә бит, бүләгем барыбер үзеңә насыйп булды, - лип сөенгән әнисе.

    - Бүләгем үзенә насыйп булган, - дип сөенгән Чуарбикә дә.

    Шуннан соң алар Чуарбикә салган йомыркалардан күмәч, чәкчәк, бавырсак һәм дә шундый тәмле әйберләр пешереп, тагын бер тапкыр бәйрәм иткәннәр, ди.

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 5; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 3.15.221.133 (0.029 с.)