How to indicate an object of an action? 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

How to indicate an object of an action?



+22. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Син бу сүзләрне беләсеңме?

- Мин аларны бик яхшы беләм.

- Ты знаешь эти слова? Do you know these words?

- Я их очень хорошо знаю. I know them very well.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ны/ -не – төшем килеше кушымчалары- аффиксы винительного падежа -the Accusative case endings.

Кемне?Кого? who? Укытучы ны, әнием не.

Нәрсәне? Что? what? Китап ны, дәфтәр не.

23. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Хәзер мин бу җөмләләрне укыйм. Сиңа бу кызык китапларны укырга кирәк.

Ул бу сүзләрне кабатларга тиеш. Безгә бу кассетаны тыңларга кирәк. Сезгә бу сүзләрне язарга кирәк. Алар бу диалогларны тыңлыйлар һәм аңлыйлар.

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Мин китап укыйм. Мин бу китапны укыйм. – Я читаю книгу. Я читаю эту книгу. - I’m reading a book. I’m reading this book.

 

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


тыңларга –слушать-to listen

аңларга – понимать-to understand

карарга -смотреть- to look, watch

сорарга – спрашивать-to ask

кабатларга – повторять- to repeat

Алырга – брать-to take

бирергә -отдать- to give

әйтергә -сказать-to say

сөйләргә -рассказывать- to tell

сөйләшергә – разговаривать-to speak, talk

язарга – написать- to write


24. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Син яңа сүзләрне................................ Миңа бу диалогларны...............................

Дәрестә укытучыны............................. Аңа бу документларны............................ Безгә бу җөмләләрне.................................. Ул бу дәресне........................................ Алар бу сүзләрне миңа........................................

25. Сораулар куегыз һәм җөмләләрне укыгыз. Поставьте вопросы и прочитайте предложения. Make up appropriate questions, read the sentences.

..............................................? Безгә бу диалогны укырга кирәк.

..............................................? Ул миңа бу газетаны бирергә тиеш.

..............................................? Кызганычка каршы, мин бу кешеләрне белмим.

..............................................? Бүген алар театрда балет карыйлар.

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Мин белергә тиеш. – Я должен знать. I must (have to) know.

М иңа белергә кирәк. – Мне надо знать. I need to know.

26. Сорауларны дәвам итегез һәм җавап бирегез. Продолжите вопросы и ответьте на них. Complete the questions....................

Гафу итегез, чыгарга.................? Гафу итегез, керергә.............?. Бу китапны алырга...............? Сорарга ярыймы, сез.................? Ул нәрсә белергә............? Миңа нәрсәләр язарга..............? Бүген сиңа кая барырга..............? Сезгә нәрсәләр кабатларга..................................?

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Кайда? (Где? where?) укый? Университетта укый.

Нәрсә( Что?what) укый? Китап укый.

27. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Иртәгә сиңа кая..............?

- Миңа стадионга............

***

- Сезгә нәрсә................?

- Яңа сүзләрне..........

***

- Дәрестә без нишләргә...............?

- Без.....................

***

- Дустың нәрсә.....................?

- Ул татарча.......................................

***

- Ул................ укый?

-............... укый.

- Нинди............... укый?

-....................... укый.

4.

Боеруны һәм үтенечне ничек белдерәбез? Как выражаем повеление и просьбу?

How to express a command and a request?


+28. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Яңа сүзләрне укы. Прочитай новые слова. Read the new words.

Бу текстларны укыгыз. Прочитайте эти тексты. Read these texts.

Ул бу җөмләләрне укысын. Пусть он прочитает эти предложения. Let him read the sentences.

Алар бу диалогларны укысыннар. Пусть они прочитают эти диалоги. Let them read the dialogues.

Тәрәзәне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) окно. Open (close) the window.

Ишекне ачыгыз (ябыгыз). Откройте (закройте) дверь. Open (close) the door.

Бәхетле булыгыз! Будьте счастливы!Be happy!

Ашыгыз тәмле булсын! Приятного аппетита! Enjoy your meal!

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Син укы (сөйләш), сез укы гыз ( сөйләш егез),

ул укы сын ( сөйләш сен), алар укы сыннар (сөйләш сеннәр)-

боерык фигыльләрнең барлык формасы – положительная форма глаголов повелительного наклонения - Positive form of imperative verbs.


29. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Студентлар, бу сүзләрне кабатлагыз! Бу җөмләләрне тыңлагыз һәм әйтегез.

Ул татарча текстларны укысын. Алар укытучыны тыңласыннар. Дәрестә татарча сөйләшегез.

Рүзәл, тәрәзәне ач! Гүзәл, ишекне яп!

Укучылар, дәфтәрләрегезне ачыгыз, числоны языгыз.

Дустым, бәхетле бул!

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


Бел – белегез

Бар - барыгыз

Тыңла – тыңлагыз

Аңла- аңлагыз

Кара- карагыз

Сора – сорагыз

Кабатла- кабатлагыз

Укы – укыгыз

Сөйләш - сөйләшегез

Әйт - әйтегез

Сөйлә - сөйләгез

Эшлә-эшләгез

Ал – алыгыз

Бир- бирегез

Кер- керегез

Чык – чыгыгыз

Ач –ачыгыз

Яп - ябыгыз


30. Боеруларны үтәгез. Выполните повеления. Fulfil the commands.

Татарча исәнләш. Татарча бер җөмлә әйт. Татарча бер сорау бир. Татарча шигырь сөйлә. Укытучының соравына җавап бир. Ишекне ач. Китапларыгызны ябыгыз. Укытучыга рәхмәт әйтегез. Татарча саубуллаш.

+ 31. “Яхшы бел” шигырен тыңлагыз һәм яттан өйрәнегез. Прослушайте стихотворение “Знай хорошо” и выучите наизусть. Listen to the poem “Know it well” and learn it by heart. диск 6 № 37

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Син укы ма (сөйләш мә), сез укы магыз (сөйләш мәге з)

ул укы масын (сөйләшмә сен), алар укы масыннар (сөйләш мәсеннәр)-

боерык фигыльләрнең юклык формасы – отрицательная форма глаголов повелительного наклонения - Negative form of imperative verbs.

+32. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

Балалар, дәрестә сөйләшмәгез. Ул бу китапны алмасын. Алар стадионга бармасыннар. Егетләр, тәрәзәне ачмагыз. Галия, ишекне япма, бик җылы. Бүген бик салкын, кызым, урамга чыкма.

33. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Асия,.................. кабатла. Укучылар,....................... тыңлагыз. Әни,............... бир. Балалар,................ сорамагыз. Динә,.............. барма. Ринат,................. ачма. Гөлия, китабыңны.............. Булат, татарча................ Азат, бу мультфильмны.....................

34. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Бу китапларны....................

- Яхшы, хәзер.

****

- Камилә, дәрестә..................

- Гафу итегез.

***

- Ләйсән, яңа сүзләрне..............

- Ярар. яхшы.

***

- Әмир, җөмләләрне..............

- Хәзер, бер минут.

***

- Бүген салкын, урамга...............

- Ярар.

+35. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


Тәрәзәне ач әле (ачыгыз әле).

Ишекне яп әле (ябыгыз әле).

Открой (откройте), пожалуйста, окно. Could you open the window.

Закрой (закройте), пожалуйста, дверь. Could you close the door.


Рис. девочкаоткрывает окно, мальчик закрывает дверь.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Әйт әле -әйтче – скажи, пожалуйста, could you tell

әйтегез әле -әйтегезче – скажите, пожалуйста, could you tell (plural)

кабатла әле - кабатлачы – повтори, пожалуйста, could you repeat

кабатлагыз әле -кабатлагызчы – повторите, пожалуйста, could you repeat (plural)

бир әле - бирче – дай, пожалуйста, could you give

бирегез әле - бирегезче – дайте, пожалуйста, could you give (plural)

36. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Әйтегез әле, бүген директор бармы? Гафу итегез, ул бүген юк.

Нурия, телефоныңны бир әле. Мә, ал.

Кабатлагыз әле, бу нинди урам? Пушкин урамы.

Туташ, әйтегезче, сәгать ничә? Сәгать бер.

Әйтегезче, сездә татарча китаплар бармы? Әлбәттә, бар.

Әйт әле, бу артистның исеме ничек? Гафу ит, мин белмим.

Гафу итегезче, бу Фәнүзәнең сумкасымы? Минемчә, аныкы.

Миңа бу журналны бирегезче.Ул нинди телдә? Инглиз телендә.

37. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Әйтегезче,................?

- Бу Рәмзиянең телефоны.

***

- Кабатлагызчы,...............?

- Ул Германиядән, Берлиннан.

***

- Әйт әле, бүген көн.....................?

- Минемчә,................

***

- Гөлчәчәк, хәзер син кая..........................?

- Миңа сүзлек.............. Мин.................. барам.

- Миңа да алчы.

-......................

6.

Эшнең вакыты турында ничек әйтәбез? Как говорим о времени действия?

How to indicate time of an action?

+38. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

- Дәресегез сәгать ничәдә башлана? -Во сколько начинается ваш урок?- Тугызынчы яртыда. – В половине девятого.

- Ничәдә бетә? -Во сколько заканчивается?

- Сәгать бердә. -В час.

Рис. Часы показывают 8.30 и 13.00

39. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Концерт сәгать ничәдә башлана? Минемчә, сәгать җидедә.

Дәресегез сәгать ничәдә башланырга тиеш? Сәгать уникедә.

Сез кайсы көннәрне бассейнга барасыз? Дүшәмбе көнне һәм җомга көнне. Укучыларның каникуллары кайчан була? Җәен, кышын, язын һәм көзен.

Туган көнегез кайчан? Туган көнем егерме беренче мартта.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Кайчан?Когда?When?:Дүшәмбе көнне- в понедельник –on Monday; ял көнне – в ввыходной день –at the weekend; августта – в августе – in August; сентябрьдә - в сентябре – in September; җәен – летом- in summer

кайчан -сорау алмашлыгы – вопросительное местоимение – interrogative pronoun

40. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Синең туган көнең кайчан?

- Туган көнем унсигезенче октябрьдә. Ә синеке кайчан?

- Бишенче мартта.

41. Җавап бирегез. Ответьте на вопросы. Answer the questions.

Бүген дәресләрең сәгать ничәдә башлана? Радиодан концерт сәгать ничәдә була? Дустың Мәскәүгә кайчан китәргә тиеш? Пәнҗешәмбе көнне син сәгать ничәдә өйгә кайтасың? Туган көнең кайчан? Әниеңнең туган көне кайчан? Гафу ит, хәзер сәгать ничә? Ял көнне сиңа кая барырга кирәк?

7.

Эшнең, кешенең кайда булуы турында ничек әйтәбез? Как говорим о месте действия или местонахождении человека?

How to indicate location of an action or a person?

+42. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Кәрим, син беләсеңме, Ләйсән кайда?

- Минемчә, ул китапханәдә.

- Карим, ты знаешь, где Ляйсан? Karim, do you know where Leysan is?

- По-моему, она в библиотеке. I think she is in the..........................


43. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Бүген дәрес өченче катта була. Иртәгә стадионда зур концерт була. Минемчә, бәйрәмебез кафеда була. Татар теле дәресләре бу кабинетта була. Классик музыка фестивале яңа клубта була.

Әтием хәзер командировкада, Чабаксарда. Гафу итегез, бүген Алсу ханым юк, ул ялда. Булат өйдә, ә Азат урамда. Мин Казанда, ә дустым Мәскәүдә.

44. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Гафу итегез, татар теле дәресе............ була?

- Минемчә,................ катта.

****

- Лилия, син беләсеңме, балалар фестивале..........................?

- Әйе, беләм................... була.

*****

- Якшәмбе.............. сез өйдә...........?

- Минемчә,.............

45. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Сез кайчан (килергә)? Син кайда (яшәргә)? Ул татарча яхшы (белергә)? Сез кая (барырга)? Алар нәрсә (укырга)? Дустың кайда (укырга)? Сез нәрсә (сорарга)? Ул кемгә (язарга)? Укучылар дәрестә укытучыны (тыңларга). Мин сезне (аңларга). Син кибеткә (керергә) әле. Сез кабинеттан (чыгарга). Алар сүзләрне һәм җөмләләрне (кабатларга). Дустым бу сериалны (карарга). Без татарча яхшы (сөйләшергә).

46. Рифмалап сүзләр куегыз һәм диалогны укыгыз. Прочитайте диалог, используя в рифму слова. Read the dialogue using rhyming words.

- Азат кайда?

- Урамда.

- Булат кайда?

-.....................

- Салават кайда?

-....................

- Азамат кайда?

-.........................

СҮЗЛЕКЧӘ. СЛОВАРИК.VOCABULARY


алманча –по-немецки-(in) German

аңларга –понимать- to understand

ачарга – открыть-to open

әлбәттә –конечно-of course

әле –пожалуйста- yet

барырга –идти-to go

бәйрәм –праздник -holiday, festival

белергә – знать-to know

бераз –немного-a little

боеру – повеление- command

булырга –быть-to be

вакыт – время -

кабатларга –повторять-to repeat

кайчан –когда-when

карарга -смотреть – to look, watch

кат –этаж-floor

килергә – приходить-to come, arrive

китәргә –уходить-to leave

кызганычка каршы – к сожалению-unforunately

кытайча –по-китайски-(in) Chinese

сорарга –спрашивать-to ask

сөйләргә-рассказывать - to tell

сөйләшергә –разговаривать -to speak, talk

төрекчә –по-турецки-Turkish

туган көн – день рождения- birthday

тыңларга –слушать- to listen

үтенеч –просьба-request

эш –работа- work, job

ябарга –закрывать- to close

яз-арга –писать-to write

ярар –ладно- OK, all right, agreed


ӘЗЕРЛЕК КУРСЫ. ВВОДНЫЙ КУРС. INTRODUCTORY COURSE

Алтынчы дәрес. Шестой урок. Sixth Lesson.

1. Транспортта бару турында ничек әйтәбез? Как говорим о поездке на транспорте? How to speak about means of transport?

2. Әйбернең бәясе турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о стоимости вещи? How to find out how much something costs?

3. Сүзнең эквивалентын ничек сорыйбыз? Как спрашиваем эквивалент слова? How to find out a word’s equivalent?

5. Исемнәрне килешләрдә ничек кулланабыз? Как склоняем имена существительные? How to decline nouns?

6. Дусларыбыз турында ничек сөйлибез? Как рассказываем о своих друзьях? How to tell about our friends?

7. Үткән эш турында ничек әйтәбез? Как говорим о прошедшем действии? How to indicate an action in the past?

1.

Транспортта бару турында ничек әйтәбез? Как говорим о поездке на транспорте?

How to speak about means of transport?

+1. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, Сез университетка нәрсә белән йөрисез?

- Алтмыш өченче автобус белән.

 

- Извините, на чём Вы ездите в университет? Excuse me, how do you get to the university?

 

- На 63 автобусе. By bus number sixty three.


***********************


- Син эшкә транспортта барасыңмы?

- Юк, мин җәяү йөрим.

- Ты на работу ездишь на транспорте? Do you take transport to get to office?

- Нет, я хожу пешком. No, I walk.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Белән (с, на -with, by) - бәйлек – послелог - postposition.

Нәрсә белән? На чём?С чем? Чем? With what? Такси белән –на такси- by taxi; лимон белән –с лимоном-with lemon; м узыка белән -музыкой- with music;

кич белән –вечером – in the evening

Кем белән?С кем? With who? Лилия беләнс Лилией- With Lilia; минем белән, аның белән, алар белән – со мной- с ним(с ней) – с ними- with me, with her/him/it, with them

Рис. Виды транспорта

2. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Мин мәктәпкә җиденче троллейбус белән барам. Әтием бакчага машина белән йөри. Әнием эшкә автобус белән бара. Абыем университетка уникенче трамвай белән бара. Алар шәһәрдә автобус белән дә, трамвай белән дә йөрмиләр, алар метро белән йөриләр. Дустым Мәскәүгә поезд белән китә. Син кем белән парка барасың? Дустым белән барам.

Син бу кеше белән танышмы? Юк, мин аның белән таныш түгел.

Син нәрсә белән кызыксынасың? Мин музыка белән кызыксынам.

3. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Гафу итегез, бу ничәнче..............?

- Бу........................................

****

- Бу егерменче..........................?

- Юк. Бу..............................................

****

- Сезгә ничәнче..................... кирәк?

- Миңа беренче....................... кирәк.

****

- Әниең эшкә метрода..............?

- Юк,.................

***

- Алар Пекинга................................?

- Минемчә,............................

4. Үрнәк буенча диалоглар төзегез. Составьте диалоги по образцу. Make up dialogues according to the model.

Үрнәк:

- Әйтегез әле, вокзалга ничәнче троллейбус бара?

- Минемчә, җиденче троллейбус.

- Рәхмәт.

***

- Син нәрсә белән кызыксынасың?

- Мин хоккей белән кызыксынам.

5. Үрнәк буенча языгыз. Напишите по образцу....................

Үрнәк:

Поездның номеры: егерме тугызынчы.

Китү көне: дүшәмбе, 17 нче март.

Китү вакыты: 19 сәгать 25 минут.

Урынның номеры: 21 нче урын.

 

2.

Әйбернең бәясе турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о стоимости вещи?

How to find out how much something costs?

+6. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, бу сүзлек ничә сум?

- Утыз сум илле тиен.

- Извините, сколько стоит этот словарь? Excuse me, how much is this dictionary?

- Тридцать рублей пятьдесят копеек. Thirty roubles fifty kopecks.


Рис. деньги

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


кыйбат, кыйммәт– дорогой-expensive

арзан, очсыз – дешёвый- cheap


7. Әйберләрнең бәяләрен әйтегез. Скажите стоимость вещей. Say the price of things.

Бу китап.............. Бу машина.................... Азатның телефоны............... Татарча-русча сүзлек...................... Ришатның компьютеры..................... Миләүшәнең курткасы........................ Казанда трамвай билеты................

8. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the question.

Ничә сум?

Рис. Книга рис. Словарь рис. Часы рис. стол

9. Үрнәк буенча диалог төзегез. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Гафу итегез, билет ничә сум?

- Унбиш сум.

3.

Сүзнең эквивалентын ничек сорыйбыз? Как спрашиваем эквивалент слова?

How to find out an equivalent of a word?

+10. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


 


- Гафу итегез, столица сүзе татарча ничек була?

- Столица татарча башкала була.

 

 

Извините, как будет по-татарски слово столица? Excuse me, what is the Tatar for the word столица.

- Столица по-татарски будет башкала. Столица is башкала in Tatar.

 

 


***************


- Сез беләсезме, заместитель сүзе татарча ничек була?

- Гафу итегез, мин хәтерләмим.

 

- Знаете ли вы, как будет по-татарски слово заместитель? Do you know what is the Tatar for the word заместитель?

- Извините, я не помню. I’m sorry, I don’t remember.


11. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Сорарга ярыймы, гаилә сүзерусча ничек була? Сез беләсезме, извините татарча ничек була? Әйтегез әле, ярый һәм мөмкин сүзләре русча ничек була? Гафу итегез, кабатлагыз әле, моя книга татарча ничек була?

12. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

- Гафу итегез, кызганычка каршы, мин бу.............. татарча..............

-.................. сүзне?

- Народ сүзе ............. була?

- Минемчә,................

13. Укытучыдан бу сүзләрнең татарча тәрҗемәләрен сорагыз. Спросите у учителя перевод этих слов на татарском языке. Ask your instructor how these words are translated into Tatar.

Учебник, люди, счастье, приятного аппетита, разве, сегодня.

5.

Исемнәрне килешләрдә ничек кулланабыз? Как склоняем имена существительные? How to decline nouns?

+14 Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


1) Бу шәһәр. Это город. This is a city.

2) Бу шәһәрнең исеме – Казан. Название этого города – Казань. The name of this city is Kazan.

3) Мин шәһәргә киләм. Я приезжаю в город. I arrive in the city./I come to the city.

4) Мин бу шәһәрне яхшы беләм. Я хорошо знаю этот город. I know this city very well.

5) Алар шәһәрдән кайталар. Они возвращаются из города. They return from the city.

6) Без шәһәрдә яшибез. Мы живём в городе. We live in the city.

15. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Бу урам............ исеме – Гагарин урамы. Айсылу шәһәр........ яшәми, авыл....... яши. Дустым иртәгә Сахалин...... китәргә тиеш. Бүген алар поезд белән Мәскәү........ кайталар. Гафу итегез, мин бу сүз.......... белмим. Кич белән алар урам........... чыгалар. Укучыларның каникуллары июнь........башлана. Без Казан....... яратабыз. Хәзер син дәрес......... барасыңмы? Мансур.... бу китап бармы? Нәсим..... әнисе кайда эшли? Мәктәп....... Әниләр бәйрәме буламы?

+16 Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


1) Бу - Казан шәһәре. Это город Казань. This is Kazan city.

2) Казан шәһәренең мэры бик күңелле кеше. Мэр города Казани очень весёлый человек. Mayor of Kazan city is..................

3) Без Казан шәһәренә киләбез. Мы приезжаем в город Казань. We come to Kazan city.

4) Мин Казан шәһәрен бик яратам. Я очень люблю город Казань. I like Kazan city very much.

5) Алар Казан шәһәреннән кайталар. Они возвращаются из города Казани. They return from Kazan city.

6) Без Казан шәһәрендә яшибез. Мы живём в городе Казани. We live in Kazan city.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Кая? Шәһәр гә -шәһәрем әә) – Казан шәһәре нә

Нәрсәне? Шәһәр не - шәһәрем не – Казан шәһәре н

Кайдан? Шәһәр дән – шәһәрем нәннән) – Казан шәһәре ннән

Кайда? Шәһәр дә - шәһәрем дә ( ң дә) – Казан шәһәре ндә

17. Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Find the correct answer.

Мин Татарстан Республикасы......... яшим.

1) –да 2) – нда 3) – ннан

Без Казан шәһәре......... укыйбыз.

1) – ндә 2) - нда 3) – дә

Алар спорт мәктәбе........... баралар.

1) - гә 2) – нә 3) – н

Ул татар театры........ эшли.

1) –да 2) – на 3) - н

18. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Татарстан Республикасы..... күп туристлар килә. Татарстан Республикасы....... башкаласы - Казан шәһәре. Татарстан Республикасы....... 43 район бар. Бүген кунаклар Татарстан Республикасы........ китәләр.

19. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Сез беләсезме, Казан шәһәрендә нинди матур урыннар бар? Дустың Казан шәһәренә кайчан килә? Кабатлагызчы, Казан шәһәренең мэры кем? Туристлар Казан шәһәреннән кайсы шәһәргә китәләр? Син Казан шәһәрен яратасыңмы? Сез Татарстан Республикасының кайсы шәһәрләрен беләсез?

20. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Кемгә? Әни.... - әнием..... Кемне? Әби..... - әбием..... Кемнән? Укытучы....... – укытучың......... Кайда? Урам..... - Пушкин урамы........ Кайдан? Шәһәр...... - Мәскәү шәһәре........ Кая? Парк....... – ял паркы.......

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Казан шәһәр е, Татарстан Республика сы, Кремль урам ы, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театр ы, Идел елга сы, Сынлы сәнгать музе е, ”Шүрәле” балет ы – тезмә исемнәр составные имена -.......

21. Үрнәк буенча үзегез турында сөйләгез. Расскажите о себе по образцу. Tell about yourself using the model.

Үзем турында

Минем исемем............................ Миңа............... яшь. Мин........................ (Казаннан, Самарадан, Мәскәүдән, Бишкектан, Берлиннан). Хәзер мин Казанда укыйм.

Мин Казанда,................... (Совет, Идел буе, Вахитов, Киров, Яна-Савин, Авиатөзелеш) районында,............................ (Гагарин, Четаев, Пушкин) урамында,......................... (беренче) йортта,.................... (унынчы) фатирда яшим.

Гаиләбездә.........................кеше бар: әнием, әтием, апам (абыем, энем, сеңлем) һәм мин. Әниемнең исеме......................... Ул....................... (укытучы, тәрбияче, табибә, хуҗабикә). Аңа............ яшь. Әтиемнең исеме......................... Ул......................... (эшкуар, эшче, төзүче, хезмәткәр). Аңа....................... яшь. Апамның (абыемның, энемнең, сеңлемнең) исеме.......................... Ул........................... (укучы, студент, аспирант). Аңа................ яшь. Гаиләбез бик тату.

Туганнарыбыз күп (аз). Алар Казанда, Мәскәүдә, Чиләбедә, Төмәндә, Өфедә яшиләр.

Мин.......................... (русча, татарча, инглизчә, алманча, французча, испанча, гарәпчә, төрекчә) беләм. Мин............................ (музыка, спорт, тарих, әдәбият) белән кызыксынам.

22. Үрнәк буенча әйтегез. Скажите по образцу. Say according to the model.

Үрнәк: татар театры – татар театрлары.

Сәнгать музее, спорт мәктәбе, антонимнар сүзлеге, татар теле дәресе, сәүдә йорты, рус артисты, инглиз композиторы, япон гаиләсе, француз галиме, ял көне.

23. Җөмләләрне тулыландырыгыз. Дополните предложения. Complete the sentences.

Татар теле дәресе сәгать............... башлана. Татар театрында спектакль сәгать...........башлана. Иртәгә бәйрәм сәгать...................... башлана. Радиодан классик музыка концерты........................... була. Ял көннәрендә без.......................

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Татарстан урамнары күренекле татар һәм рус язучылары, шагыйрьләре, рәссамнары, композиторлары исемнәрен йөртә. Улицы Татарстана носят имена видных татарских и русских писателей, поэтов, художников и композиторов. Tatarstan streets are named after outstanding Tatar and Russian writers, poets, artists, composers:

Тукай урамы, Пушкин урамы, Ибраһимов, проспекты, Горький урамы, Әмирхан проспекты.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2016-07-16; просмотров: 169; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 44.192.107.255 (0.287 с.)