Voiced and voiceless consonants. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Voiced and voiceless consonants.



  б в г гъ д ж җ з й л м н ң р [w] ↓ ↓ ↓ ↓ ↓ ↓ ↓ ↓ п ф к къ т ш ч с щ х һ ц [,] (һәмзә) ъ(калынлык һәм аеру билгесе) һәм ь (нечкәлек һәм аеру билгесе)хәрефләре аваз белдермиләр: мәкаль, сәгать, көньяк, кулъяулык, ашъяулык. Буквы ъ(разделительный твёрдый знак) иь(разделительныймягкий знак)не обозначают звуков.The letters ъ (the hard sign), ь (the soft sign) do not represent a sound as shown in the examples. һәмзә авазы -звук гамза -hamza sound (glottal stop): тәэсир [тә’сир], тәэмин итү [тә’минитү].

+4. Нечкә әйтелешле сүзләрне тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте мягкопроизносимые слова. Listen, repeat and read words with soft sounds.

Әни, әти, әби, эне, сеңел, әфәнде, бер, ике, өч, дүрт, биш, җиде, сигез, егерме, илле, җитмеш, сиксән, йөз, кем, көн, эт, песи, гүзәл, дәфтәр, түгел, җир, һәм, яшел, кием, хәерле.

+5. Калын әйтелешле сүзләрне тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте твёрдопроизносимые слова. Listen, repeat and read words with hard sounds.

Алар, ул, туташ, ханым, бабай, апа, абый, дус, җылы, пылау, тугыз, туксан, һава, яңа, яңгыр, юа, юл.

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

а, о, у, ы сузык авазлы сүзләр калын әйтеләләр (укытучы, авыл, борын); ә, и, ө, ү, э сузык авазлы сүзләр нечкә әйтеләләр (сиксән, дәрес, күзле к);

татарские слова с гласными звуками а, о, у, ы произносятся твёрдо (укытучы, авыл, борын); со звуками ә, и, ө, ү, э - мягко (сиксән, дәрес, күзле к);

in the Tatar language, words containing back row vowels а, о, у, ы are pronounced as hard words (укытучы, авыл, борын); words with front row vowels ә, и, ө, ү, э are pronounced as soft words(сиксән, дәрес, күзле к).

+6. «Махира» шигырен тыңлагыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение «Махира» и выучите наизусть. Listen to the poem “Makhira” and learn it by heart.

Диск 5 №38

2.

Хәлләр турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о делах?

How to ask ‘How are you?’.

+ 7. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Хәлләр ничек, Алия?

- Рәхмәт, Лилия, яхшы.

- Как дела, Алия? How are you, Alia?

- Спасибо, Лилия, хорошо! Good, thank you, Lilia.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ!MEMORIZE!

Хәлләр ничек? (Нихәл? Ни хәлләр бар?) – Как дела? - How are you?

Яхшы (әйбәт) – -хорошо- good

Бик яхшы (бик әйбәт) – -очень хорошо - very good

Шәп -отлично- great

Начар – плохо - bad

Начар түгел – неплохо - not bad

Ярыйсы – нормально-OK

Уртача – средне - so-so

Беркөе – по-прежнему- fine

Барысыннан да яхшырак – лучше всех - best of all

Ал да гөл – всё отлично- great, excellent

8. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк: - Хәлләр ничек, Рәмилә?

- Бик яхшы. Рәхмәт, Камилә.

+9. Диалогларны тыңлагыз һәм истә калдырыгыз. Прослушайте диалоги и запомните. …………….

- Хәлләр ничек, кызым?

- Рәхмәт, әни, яхшы.

***********

- Хәлләр ничек, улым?

- Әйбәт, рәхмәт.

*************

- Ни хәлләр, әби?

- Рәхмәт, улым, беркөе.

*************

-Нихәл, Азат?

-Ал да гөл, рәхмәт!

*********

- Ләйсән, сәлам!

- Сәлам, Булат!

- Хәлләр яхшымы?

- Ярыйсы, рәхмәт.

10. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Хәлләр ничек,.....................................?

-...................., рәхмәт,...........................

***

- Исәнме,....................................!

- Исәнме,.................................!

- Хәлләр ничек,............................?

-.......................................

3.

Предмет турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о предмете?

How to ask about an object?

+11. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Бу нәрсә?

- Бу – дәфтәр.

- Что это? What is this?

- Это тетрадь. This is a notebook.


*********************


- Бу китапмы?

- Әйе, бу – китап.

- Это книга? Is this a book?

- Да, это книга. Yes, this is a book.


 

- *********************************


- Бу сөтме?

- Юк. Бу – чәй.

- Это молоко? Is this milk?

- Нет. Это чай. Not. Tthis is tea.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Кем, нәрсә - сорау алмашлыклары. Кто, что – вопросительные местоимения.

who, what- are interrogative pronouns.

 

12. Укыгыз. Прочитайте. read.

Бу - өй. Бу – тәрәзә. Бу - ишек. Бу – түшәм. Бу – идән. Бу - өстәл. Бу –урындык. Бу – карават. Бу – диван.

рис. Дом, окно, дверь, потолок, пол, стол, стул, кровать.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


өй – дом-home

тәрәзә – окно - window

ишек – дверь- doot

түшәм – потолок -ceiling

идән – пол- floor

өстәл – стол-table

урындык – стул - chair

карават – кровать- bed

диван – sofa


13. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

-.....................................?

- Бу – урындык.

- Ә бу.............................?

- Ә бу -....................

***

-............................?

- Юк. Бу дәфтәр түгел.

-.............................?

- Әйе. Бу – журнал.

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Татар телендә хайваннарга һәм кошларга карата нәрсә соравы бирелә.

В татарском языке по отношению к животным и птицам задаётся вопрос что.

The question what is used in Tatar when we ask about animals and birds.

+14. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Бу нәрсә?

- Бу – эт.

- Ә бу нәрсә?

- Бу - песи.

- Что это? What is this?

- Это собака. This is a dog.

- А это что? And what is this?

- Это кошка.This is a cat.


(Рис. Кошка, собака)

15. Диалогны тулыландырыгыз. Дополните диалог. Complete the dialogue.

-...........................?

- Бу – тычкан.

- Ә бу.....................?

- Ә бу – песи.

-.........................?

- Әйе. Бу – эт.

16. Рәсемнәргә карагыз һәм предметларны атагыз. Посмотрите на рисунки и назовите предметы. Look at the pictures and name the objects.

Үрнәк: Бу – ишек.

Рис. Стол, кровать, ваза, книга, тетрадь, молоко, чай, стул, одежда.

17. Рәсемнәргә карагыз, хайваннарны һәм кошларны атагыз. Посмотрите на рисунки и назовите животных и птиц. Look at the pictures and name the animals and birds.

Үрнәк: Бу – эт.

Рис. Лошадь, коза, кошка, собака, гусь, индюк, мышь.

18. Рәсемнәргә карагыз һәм ел фасылларын атагыз. Посмотрите на рисунки и назовите времена года. Look at the pictures and name the seasons.

Үрнәк: Бу – җәй.

Рис. Зима, весна, лето, осень.

4.

Предметның кемнеке булуы турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о принадлежности предмета?How to ask who an object belongs to?

+19. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Бу китап кемнеке?

- Бу китап Алсуныкы.

- Ә бу дәфтәр кемнеке?

- Бу дәфтәр Гүзәлнеке.

 

- Чья эта книга? Whose book is it?

- Это книга Алсу. This book is Alsou.’s.

- Чья эта тетрадь? Whose notebook is it?

- Это тетрадь Гузели. This notebook is Guzel’s.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ныкы/ -неке –тартым кушымчалары - аффиксы принадлежности- are possessive endings.

20. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Бу папка Салаватныкы. Бу журнал Лилиянеке. Бу телефон Ләйсәннеке. Бу рюкзак Русланныкы.

(Рис. Мальчик с папкой, девочка с журналом, дев. с телефоном, мальчик с рюкзаком)

21. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Гафу итегез, бу диск кемнеке? Бу дәфтәр кемнеке? Бу сумка Әлфиянекеме? Бу урындык Азатныкымы? Бу китап Гүзәлнекеме?

22. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Бу газета........... Бу чәй............. Бу документ............? Бу билет..............?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Мин, син, ул, без, сез, алар - зат алмашлыклары -личные местоимения- personal pronouns.

Минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке, аларныкы - тартым алмашлыклары - притяжательные местоимения- possessive pronouns.

23. Укыгыз. Прочитайте. read.

Бу китап минеке. Бу урындык синеке. Бу телефон аныкы. Бу өстәл безнеке. Бу дәфтәр сезнеке. Бу өй аларныкы.

24. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Бу диск синекеме? Бу дәфтәр минекеме? Бу өй аларныкымы? Бу өстәл аныкымы? Бу урындык сезнекеме? Бу рюкзак кемнеке? Бу коппьютер безнекеме?

25. Җөмләләрне дәвам итегез. Продолжите предложения. Complete the sentences.

Бу машина................... Бу фотоаппарат....................? Бу сүзлек............. Бу компьютер.................? Бу дәфтәр...................... Бу альбом..............................

26. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Бу портфель Тимурныкымы?

- Әйе, аныкы.

- Ә бу рюкзак кемнеке?

- Булатныкы.

5.

Кешенең һөнәре турында ничек сорыйбыз? Как спрашиваем о профессии человека?

How to ask about a person’s profession?

+27. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, Сез юристмы?

- Әйе, мин юрист.

- Извините, Вы юрист? Excuse me, are you a lawyer?

- Да. Я юрист. Yes, I’m a lawyer.


*****************


- Алсу ханым, сез укытучымы?

- Юк, мин укытучы түгел. Мин менеджер.

 

- Алсу ханум, Вы учительница? Mrs. Alsou, are you a teacher?

- Нет, я не учительница. Я менеджер. No, I’m not a teacher. I’m a manager.

 


28. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Бу Азат әфәнде. Ул физик.

Бу Гөлназ ханым. Ул сатучы.

Бу Мәликә апа. Ул укытучы.

Бу Әнәс абый. Ул инженер.

Бу Салават. Ул укучы.

Бу Мәдинә. Ул да укучы.

Бу Самат. Ул студент.

(Рис. Учитель в классе, продавец, строитель, воспитатель)

29. Һөнәр исемнәрен укыгыз һәм истә калдырыгыз. Прочитайте названия профессий и запомните. Read names of professions and memorize them.


укытучы –учитель - teacher

сатучы- продавец- shop assistant

төзүче – строитель- builder

тәрбияче-воспитатель-kindergarten teacher

тәрҗемәче –переводчик -

translator,interpreter


30. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Гафу итегез, Сез химикмы? Гөлназ ханым укытучымы? Бу әфәнде программистмы? Бу туташ тәрҗемәчеме? Азат абый төзүчеме? Алсу апа тәрбиячеме? Бу кыз укучымы? Бу егет студентмы?

31. Диалогларнытулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

-......................, Сез......................?

- Юк, мин ……………….

***

-............................, бу абый төзүчеме?

- Әйе,.............................

32. Үрнәк буенча диалоглар төзегез. Составьте диалоги по образцу. Make up dialogues according to the model.

Үрнәк:

- Әнисә апа сатучымы?

- Әйе, ул сатучы.

***

- Әминә апа, Булат абый төзүчеме?

- Юк. Ул программист.

*****

- Булат студентмы?

- Әйе.

6.

Татарча ничек гафу үтенәбез? Как просим прощения по-татарски?

How to apologize in Tatar?

+33. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, Сез Динәме?

- Әйе. Мин Динә. Гафу үтенәм, ә Сез кем?

- Ә мин Ришат.

 

 

- Извините, Вы Дина? Excuse me, are you Dina?

- Да. Я Дина. Прошу прощения, а Вы кто? Yes. I’m Dina. I beg your pardon, and who are you?

- I am Rishat.

 


34. Укыгыз. Прочитайте. read.


- Гафу итегез, бу китап сезнекеме?

- Юк, минеке түгел.

- Кемнеке?

- Гафу итегез, мин белмим.

35. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Гафу ит, бу нәрсә? Гафу итегез, бу сүзлек сезнекеме? Гафу үтенәм, бу дәфтәр кемнеке? Гафу итегез, Сез журналистмы? Гафу итегез, бу ханым кем? Гафу итегез, бу туташ менеджермы?

7.

Татарча ничек рәхмәт әйтәбез? Как благодарим по-татарски?

How to say thank you in Tatar?

+36. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Рәхмәт, Талия.

- Сезгә дә рәхмәт, Әнәс.

-

- Спасибо, Талия.Thank you, Talia.

- Вам тоже спасибо, Анас. Thank you, Anas.


***************


- Бик зур рәхмәт.

- Исән-сау булыгыз, Галия ханым.

 

 

- Большое спасибо. Thank you very much.

- На здоровье, Галия ханум. You are welcome, Mrs. Galia.

*************


- Лилия, бик зур рәхмәт.

- Берни түгел, Айдар.

 

- Лилия, большое спасибо. Lilia, thank you so much.

- Не за что, Айдар. No problem, Aydar.


37. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Рәхмәт Сезгә, Сания апа! Сезгә бик зур рәхмәт, Сабит абый! Исән-сау булыгыз, Әминә ханым. Берни түгел, Рүзәл.

38. Диалогны укыгыз һәм охшаш диалог төзегез. Прочитайте диалог и составьте по образцу. Listen to the dialogue and make up a similar one.

- Исәнмесез!

- Хәерле көн!

- Гафу итегез, Сез Азатмы?

- Әйе, мин Азат. Гафу үтенәм, ә Сез кем?

- Ә мин Гөлшат.

- Мин бик шат, Гөлшат.

- Мин дә бик шат, Азат.

- Рәхмәт, Гөлшат, сау булыгыз.

- Сезгә дә рәхмәт, Азат, исән булыгыз.

+39. «Гали белән кәҗә» шигырен тыңлагыз, укыгыз һәм ятлагыз. Прослушайте стихотворение «Гали и коза», прочитайте и выучите наизусть. Listen to the poem “Gali and the goat” and learn it by heart. Диск 5 №8

рис. Мальчик и коза

Гали белән кәҗә

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән,

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән.

Гали аны чирәм белән кунак итә,

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә.

Г.Тукай

СҮЗЛЕКЧӘ. СЛОВАРИК.VOCABULARY


ал да гөл – всё отлично-great, excellent

аларныкы –их -their

аныкы –его, её-his, hers

әйбәт – хорошо-good, fine

безнеке –наш- ours

барысыннан да яхшырак –лучше всех- best of all

беркөе –по-прежнему-fine

берни түгел – не за что-no problem, it’s OK

гафу итәргә – извинить-to forgive

гафу үтенергә –просить прощения- apologize

ел –год-year

идән –пол-floor

исән-сау булыгыз –до свидания-you are welcome

ишек –дверь- door

карават –кровать-bed

кәеф – mood

кемнеке –чей-whose

кием – одежда-clothes

китап – книга-book

минеке –мой- mine

начар –плохо-bad

начар түгел – неплохо-not bad

нәрсә –что-what

нихәл –как дела-how are you?

өстәл –стол- table

рәхмәт –спасибо-thank you, thanks

сатучы –продавец-shop assistant

сезнеке –ваш-yours (plural)

синеке –твой-yours

сөт –молоко- milk

тәрәзә –окно- window

төзүче –строитель-builder

түшәм –потолок-ceiling

укытучы –учитель- teacher, instructor

уртача –средне-so-so

урындык –стул-chair

хатын –жена- wife

хатын-кыз –женщина-woman

хәлләр ничек? –как дела?-how are you?

һава – погода-air

һәм – и-and

һәр –каждый- every, each

һәрвакыт –всегда- always

һөнәр – profession

шәп – отлично-great

юарга –мыть, стирать-to wash

юеш – мокрый, влажный-wet

ярыйсы –нормально-OK

яхшы –хорошо-good

яшел – зелёный-green

яңа– новый - new


ӘЗЕРЛЕК КУРСЫ. ВВОДНЫЙ КУРС. INTRODUCTORY COURSE

Өченче дәрес. Третий урок. Third Lesson

1. Татарча ничек саныйбыз? Как считаем по-татарски? How to count in Tatar?

2. Вакыт турында ничек әйтәбез? Как говорим про время? How to say the time?

3. Көн һәм ай исемнәрен ничек әйтәбез? Как называем дни недели и месяцы? How to we say names of days and months?

4. Һава торышы турында ничек әйтәбез? Как говорим о погоде? How to speak about the weather?

5. Предметлар яки кешеләр турында күплек санда ничек әйтәбез? Как говорим во множественном числе о предметах и людях? How to express plurality of objects or people?

6. Чыгышыбыз турында ничек әйтәбез? Как говорим о своем происхождении? How to speak about one’s name, profession and birthplace? исправить

1.

Татарча ничек саныйбыз? Как считаем по-татарски?

How to count in Tatar?

+1. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


1-бер

2-ике

3-өч

4–дүрт

5–биш

6–алты

7–җиде

8–сигез

9–тугыз

10- ун

11- унбер

19 – унтугыз

20 – егерме

30 – утыз

40 – кырык

50 – илле

60 – алтмыш

70 – җитмеш

80 – сиксән

90 – туксан

100 – йөз

1000 – мең

1 000 000 - миллион

0 – ноль


Рис числа.

+ 2. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.


11 – унбер, 15 – унбиш, 22 – егерме ике, 33 – утыз өч, 44 – кырык дүрт, 55 – илле биш, 66 – алтмыш алты, 77 – җитмеш җиде, 88 – сиксән сигез, 99 - туксан тугыз, 101 - бер йөз бер, 220 - ике йөз егерме, 990 - тугыз йөз туксан, 3030 - өч мең утыз, 25000 – егерме биш мең.

3. Саннарны әйтегез һәм сүзләр белән языгыз.Назовите числа и напишите их словами. Read the numerals aloud and write them down.

17, 26, 31, 48, 52, 63, 74, 89, 98, 220, 402, 799, 813, 986, 1549.

+4. Санамышны тыңлагыз һәм яттан әйтегез. Прослушайте считалку и скажите наизусть. Listen to the counting rhyme and tell it by heart.

Бер, ике, өч,

Сиңа көч,

Син моннан күч!

2.

Вакыт турында ничек әйтәбез? Как говорим про время?

How to say the time?

+5. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read. Рис. Часы (5.00)


- Зинһар өчен, гафу итегез, сәгать ничә?

- Минемчә, сәгать биш.

- Рәхмәт.

- Исән-сау булыгыз.

- Извините, пожалуйста, который час? Excuse me please, what time is it?

- По-моему, 5 часов. I think it’s five.

- Спасибо.Thank you.

- Будьте здоровы. You are welcome.


Рис. Часы (15.50)


- Хәзер сәгать дүртме?

- Юк. Дүрт тулырга ун минут.

- Шулаймыни?

-

Сейчас 4 часа? Is it 4 o’clock now?

- Нет. Без десяти минут четыре. No. It’s ten minutes to four.

- Әйе.

 

- Разве? Really?

- Да. Yes.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


Минемчә – по-моему- think, in my opinion

Сезнеңчә – по-вашему, in your opinion

Шулаймыни – разве- really

Зинһар өчен – пожалуйста-please

берни түгел – не за что- no problem, it’s OK

исән-сау бул (булыгыз) – будьте здоровы- хyou’re welcome


6. Укыгыз. Прочитайте. Read.

- Әнисә апа, хәзер сәгать ничә?

- Гафу ит, Асия, мин белмим.

***

- Әнвәр абый, хәзер сәгать унмы?

- Әйе, сәгать ун. Рис.часы (10.00)

- Рәхмәт.

***

- Ләйсән, сәгать ничә?

- Минемчә, алты сәгать егерме минут. Рис. Часы (6.20)

- Рәхмәт.

- Исән-сау бул.

***

- Гафу итегез, хәзер сәгать өчме?

- Юк. Хәзер өч сәгать ун минут инде.

- Шулаймыни? Рис. Часы (15.10)

- Әйе, шулай.

- Рәхмәт.

- Берни түгел.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-ынчы / -енче,-нчы /-нче –тәртип саннары кушымчалары -аффиксы порядковых числительных - ordinal number endings:

бер – бер енче, ике – ике нче, у н – ун ынчы, алты – алты нчы, к ыры к – кыры г ынчы.

+7. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте.Listen, repeat and read.

- Сәгать ничә, Миләүшә?

- Унберенче унбиш минут. Рис. Часы (10.15)

- Рәхмәт.

***

- Сәгать ничә, Абдулла?

- Икенче алты минут. Рис. Часы 13.06

- Шулаймыни?

- Ә йе, бер сәгать алты минут.

- Рәхмәт.

***

- Мәликә, сәгать ничә?

- Кичәгечә. Рис. Часы (10.30)

- Гафу ит, ничә?

- Шаяртам. Ун сәгать утыз минут.

- Рәхмәт.

8. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Гафу итегез, хәзер сәгать ничә? Хәзер сәгать дүртме? Сәгать алтынчы ничә минут? Хәзер җиденче ун минутмы? Гафу ит, биш тулырга ничә минут? Гафу үтенәм, хәзер сәгать сигезенче яртымы?

9. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Гафу итегез, сәгать..........................?

- Минемчә, хәзер.................................

- Рәхмәт Сезгә.

-............................................

***

- Сәгать........................?

- Юк. Хәзер.....................

- Шулаймыни?

-..............................

- Рәхмәт.

-...............................

***

- Мәдинә, хәзер ун тулырга.................. минут?

-...........................

10. Сорауга җавап бирегез һәм сүзләр белән языгыз. Ответьте на вопрос и напишите словами. Answer the question and write the answers down.

Сәгать ничә?


11.15............................

7. 06..............................

9.30...................................

10.25..............................

16.09................................

18. 55...............................

21. 17..............................

23.20................................


+11. « Сәгать» җырын тыңлагыз һәм өйрәнегез. Прослушайте песню «Часы» и выучите........................

Диск 5 №40

3.

Көн һәм ай исемнәрен ничек әйтәбез? Как называем дни недели и месяцы?

How to name days and months?

+12. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

 


- Лилия, бүген дүшәмбеме?

- Әйе.

- Лилия, сегодня понедельник? Lilia, is it Monday today?

- Да. Yes, it is.


**************************


- Гафу итегез, иртәгә сишәмбеме?

-

- Юк, минемчә, иртәгә чәршәмбе.

-

- Извините, завтра вторник? Excuse me, is it Tuesday tomorrow?

- Нет, по-моему, завтра среда. No, I think, tomorrow is Wednesday.


********************


- Кичә нинди көн иде?

- Кичә якшәмбе иде.

-

-Какой день недели был вчера? What day was it yesterday?

- Вчера было воскресение. Yesterday was Sunday.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Атна көннәре. Дни недели. Days of the week

Дүшәмбе – понедельник- Monday Җомга – пятница - Friday

Сишәмбе – вторник- Tuesday Шимбә – суббота- Saturday

Чәршәмбе -среда – Wednesday Якшәмбе- воскресение-Sunday.

Пәнҗешәмбе – четверг- Thursday

(Рис. Календарь и дни недели)

13. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Кичә җомга иде. Бүген шимбә. Иртәгә якшәмбе. Бүген пәнҗешәмбе түгел, җомга. Иртәгә сишәмбе түгел, дүшәмбе.

14. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Бүген................... көн?

-...........................

***

- Иртәгә.....................?

- Юк,..............

15. Кирәкле хәрефләрне языгыз һәм сүзләрне укыгыз. Впишите нужные буквы и прочитайте слова. Fill in the blanks with correct letters.

Җ...мга, ш...мб..., ч...рш...б..., п...н...еш....мб...,...кш...б...

16. Сезнеңчә, атнаның иң яхшы көннәре ниндиләр? Билгеләгез. По-вашему, какие самые хорошие дни недели? Отметьте. In your opinion, what day is the best one? Mark it.

Дүшәмбе  
Сишәмбе  
Чәршәмбе  
Пәнҗешәмбе  
Җомга  
Шимбә  
Якшәмбе  

 

+17. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Хәзер нинди ай?

- Хәзер май.

- Май ничәнче ай?

- Май - бишенче ай.

 

 

Сейчас какой месяц? What month is it now?

- Сейчас май. It’s May.

- Май который месяц? Which (in succession) month is May?

- Май – пятый месяц. May is the fifth month.


******************


- Бүген ничәнче май?

(Бүген ничәсе?)

- Бүген алтынчы май.

- Какое сегодня число? Which day of May is it today? (What date is it today?)

- Сегодня шестое мая. Today is the sixth of May.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Ничә, ничәнче, нинди - сорау алмашлыклары - вопросительные местоимения- interrogative pronouns.

18. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Хәзер нинди ай? Хәзер гыйнвар. Гыйнвар ничәнче ай? Гыйнвар – беренче ай.

Ә август ничәнче ай? Август – сигезенче ай. Бүген ничәсе? Бүген егерме беренче март.

19. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Гафу итегез, хәзер сәгать ничә? Гафу итегез, бүген җомгамы? Гафу үтенәм, бүген ничәсе? Гафу ит, сентябрь ничәнче ай?

20. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Бүген ничәсе?

- Унынчы февраль.

4.

Һава торышы турында ничек әйтәбез? Как говорим о погоде?

How to speak about the weather?

+21. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Прослушайте, повторите и прочитайте.Listen, repeat and read.

- Бүген көн нинди?

- Минемчә, бүген көн салкын. Рис. Градусник (-10)

- Сезнеңчә, ничә градус салкын?

- Ун градус салкын.

- Какая сегодня погода? What is the weather like today?

- По-моему, сегодня холодно. I think it’s cold.

- По-вашему, сколько градусов холода? In your opinion, how many degrees below zero?

- 10 градусов холода. Ten degrees below zero.

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!


болытлы – облачный-cloudy

яңгырлы- дождливый-rainy

кояшлы- солнечный- sunny

җилле – ветряный- windy

карлы – snowy

аяз – ясный-clear

эссе – жаркий-hot

җылы – тёплый-warm

салкын – холодный-cold

салкынча –прохладно-cool


рис. солнце, дождь, снег, облако, безоблачное небо

22. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Бүген көн нинди? Көн салкын һәм болытлы.

Кичә көн нинди иде? Җылы һәм кояшлы иде.

Хәзер көн аязмы? Әйе, аяз.

Кичә көн җилле идеме? Юк, җилле түгел иде.

23. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Бүген көн җылымы? Хәзер ничә градус җылы? Кичә көн нинди иде? Хәзер көн кояшлымы? Кичә көн яңгырлы идеме?

24. Диалогларны тулыландырыгыз. Дополните диалоги. Complete the dialogues.

- Айсылу, кичә..................?

-.............................

- Ничә градус.....................?

-..............................

***

- Хәзер............. аязмы?

- Минемчә,................

25. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Бүген җылымы?

- Минемчә, юк. Бүген көн бик салкын һәм болытлы.

5.

Предметлар яки кешеләр турында күплек санда ничек әйтәбез? Как говорим о предметах и людях во множественном числе? How to express plurality of objects or people?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-лар/ -ләр, -нар/- нәр (м, н, ң авазларыннан соң –после звуков м, н, ң) – күплек сан кушымчалары - аффиксы множественного числа - plural ending; after the letters м, н, ң use -нар/- нәр.


дәрес –дәрес ләр

укытучы – укытучы лар

китап -китап лар

кө н – көн нәр

ханы м – ханым нар

мо ң – моңнар


рис. книги, тетради

+26. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз.Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.

Туташлар, ханымнар, әфәнделәр, кешеләр, балалар, гаиләләр, апалар, абыйлар, энеләр, сеңелләр, әбиләр, бабайлар.

27. Дөрес әйтегез.Скажите правильно. Say it correctly.

Ишек......, тәрәзә......, карават...., диван......., өстәл......., урындык......., телефон......., клуб........, кафе......., йорт........., өй........

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

кем – кемнәр, нәрсә – нәрсәләр, бу – болар - күплек сан формалары формы множественного числа - forms of plurality.

28. Рәсемнәргә карагыз һәм җавап бирегез. Посмотрите на рисунки и ответьте. Look at the pictures and answer the questions.

Болар нәрсәләр? Что это? What are these?

рис. словари рис. тетради рис. кошки

Болар кемнәр? Кто это? Who are these?

рис. девочки рис. мальчики рис. студенты

+29. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз. Listen, repeat and read.


Мин укучы.

Син төзүчеме?

Ул рәссам.

Без студентлар.

Сез туристлармы?

Алар сатучылар.


Рүзәл, Гүзәл һәм Наҗия – укучылар.

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Сез алмашлыгын күп кешеләргә мөрәҗәгать иткәндә дә кулланалар, бер кешегә мөрәҗәгать иткәндә дә кулланалар: Сез студентлармы? Сез директормы?.

Местоимение Сез используется и при обращении ко многим людям, и при обращении к одному человеку.

The pronoun Сез is used when addressing more than one person,

addressing someone formally.

30. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Сез укучылармы? Гафу итегез, бу әфәнде директормы? Бу егет аспирантмы? Алар туристлармы? Бу кешеләр кемнәр? Бу документлар кемнеке? Сездә татарча китаплар бармы?

31. Сез яки син сүзен куеп, диалогларны у кыгыз. Прочитайте диалоги, спользуя слова Сез или син. Insert Cез or син in the blanks, read the dialogues.

- Гафу итегез, ханым,... кем?

- МинЛена.

***

- О-о-о, сәлам, Азат! Бу.............?

- Әйе, Булат, бу мин.

- Нихәл?

- Рәхмәт, әйбәт. Ә............... ничек?

- Шәп, рәхмәт!

6.

Чыгышыбыз турында ничек әйтәбез? Как говорим о своем происхождении? How to speak about one’s birthplace?

+32. Тыңлагыз, кабатлагыз һәм укыгыз.Прослушайте, повторите и прочитайте. Listen, repeat and read.


- Гафу итегез, Сез кайдан?

- - Мин Мәскәүдән. Ә Сез кайдан, Рәшидә?

- - Ә мин Өфедән.

-Извините, Вы откуда? Еxcuse me, where are you from?

- Я из Москвы. А Вы откуда? I’m from Moscow. And where are you from, Rashida?

- Я из Уфы. I’m from Ufa.


**********************


- Гафу итегез, туташ, Сез кайсы шәһәрдән?

- Мин Владивостоктан.

- Извините, девушка, откуда Вы? Excuse me, Ms., which city are you from?

- Я из Владивостока. I’m from Vladivostok.


ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

-дан/ -дән,- тан/ - тән, -нан/- нән – чыгыш килеше кушымчалары -аффиксы исходного падежа- ablative case endings.

Кайдан?Откуда?..... Самара дан, Мәскәү дән, Ташкент тан, Әлмәт тән, Лондон нан, Пермь нән.

Кайдан?(Каян?) Откуда?....... Семинар дан, лекция дән, дәрес тән, университет тан, стадион нан, бәйрәм нән.

33. Укыгыз. Прочитайте. Read.

Мин Россиядән, Мәскәүдән.

Ул Америкадан, Оклахомадан.

Сания Ташкенттан, ә Асия Әлмәттән.

Без Татарстаннан, Казаннан.

Бу укучылар Төмәннән.

Бу студентлар Ульяновскидан.

34. Җавап бирегез. Ответьте. Answer the questions.

Гафу итегез, Сез кайдан? Бу кеше Мәскәүдәнме? Бу профессор Казаннанмы? Бу кыз кайсы илдән? Бу укучылар кайсы шәһәрдән? Бу туристлар Кытайданмы? Гафу ит, син Владивостоктанмы?

ИСТӘ КАЛДЫРЫГЫЗ! ЗАПОМНИТЕ! MEMORIZE!

Кайдан (каян) –откуда- from where, кайсы –который- which – сорау алмашлыклары - вопросительные местоимения- interrogative pronouns.

35. Үрнәк буенча диалог төзегез. Составьте диалог по образцу. Make up a dialogue according to the model.

Үрнәк:

- Гафу ит, Лилия, син кайдан?

- Мин Самарадан. Ә син, Абдулла, кайсы шәһәрдән?

- Ә мин Түбән Новгородтан.

ИГЪТИБАР ИТЕГЕЗ! ОБРАТИТЕ ВНИМАНИЕ! PAY ATTENTION!

Кайдан? Санкт-Петербур г тан, Сарато в тан, Түбән Новгоро д тан;

Ом ск идан, Перм ь нән, Симферопол ь дән;

академ ия дән, телевиден ие дән.

36. Дөрес җавапны табыгыз. Найдите правильный ответ. Find the correct answer.

Алсу Арсланова Бишкек.........

1) –дан 2) – нан 3) – тан

Булат Мансуров Чиләбе.................

1) – дән 2) - тән 3) – дан

Фәрит Абдуллов Сахалин...........

1) - дан 2) – нан 3) - тан

Илдар Рәмиев Сочи........

1) - дән 2) – нан 3) - дан

37. Дөрес әйтегез. Скажите правильно. Say it correctly.

Бу кеше Томск...... Бу әфәнде Казахстан....... Бу ханым Ташкент....... Бу туристлар Төмән...... Бу балалар Африка......... Бу укытучы Токио......... Бу спортчы Төркия.......... Бу укучылар Калининград.......... Профессор Абдулла Аббас Кытай.......

38. Үрнәк буенча үзегез турында әйтегез. Скажите о себе по образцу. Tell about yourself using the model.

Үрнәк:

Таныш булыйк. Мин Гүзәл Арсланова. Мин укучы. Мин Татарстаннан, Казаннан.

39. Үрнәк буенча дусларыгыз белән таныштырыгыз. Познакомьте с друзьями по образцу. Using the model, introduce your friends.

Үрнәк:

Хәерле кич, ханымнар һәм әфәнделәр! Таныш булыгыз, бу Әнәс әфәнде. Ул журналист. Ул Литвадан, Вильнюстан.

40. Диалогны укыгыз һәм охшаш диалог төзегез. Прочитайте диалог и составьте по образцу. Read the dialogue and make up a similar one.

- Сәлам!

- Хәерле көн!

- Таныш булыйк, мин – Рәмилә. Ә син кем?

- Ә мин – Камилә.

- Мин бик шат, Камилә.

- Мин дә бик шат, Рәмилә.

- Камилә, син кайдан?

- Мин Татарстаннан, Казаннан. Ә син кайдан, Рәмилә? Син дә Татарстаннанмы?

- Юк. Мин Татарстаннан түгел. Мин Төмәннән.

- Шулаймыни?

- Әйе, шулай.

- Рәхмәт. Сау бул!

- Исән-сау бул!

41. Рифмалап сүзләр куегыз һәм диалогны укыгыз. Прочитайте диалог, используя в рифму слова. Read the dialogue using rhyming words.

- Син кайдан?

- Берлиннан. Ә син кайдан?

-.......................

- Алар кайдан?

-...............

СҮЗЛЕКЧӘ. СЛОВАРИК.VOCABULARY


ай –месяц-month

атна – неделя-week

бүген –сегодня-today

дүшәмбе –понедельник-Monday

җомга –пятница-Friday

җылы –теплый-warm

зинһар өчен – пожалуйста-please

инде – уже - already

иртәгә –завтра-tomorrow

исем – 1) имя-name;

2) название-noun

кайдан –откуда-from where

кайсы –который-which

кичә – вчера- yesterday



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2016-07-16; просмотров: 324; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 3.133.87.156 (0.673 с.)