Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Ш ү р ә л е. Син нишлисең, матурым?



Ш ү р ә л е. Син нишлисең, матурым?

М а т у р. Яулыкны кытыклыйм, әни. Кети—кети... (Тирә—якка каранып.)

Нигә бер кем дә көлми?

Ш ү р ә л е. Яулык кытыклаганга кем көлергә тиеш? Тере түгел бит ул, әнә селкенми дә эленеп тора. Кемнеке ул?

М а т у р. Айсылуныкы...

Ш ү р ә л е. Ә ул үзе кайда?

М а т у р. Ул үзе җиләк җыя, миңа яулыкны кытыклага кушты.

Ш ү р ә л е. И, балакаем, сантый син!

М а т у р. Нигә әни, мин матур идем бит.

Ш ү р ә л е. Син әле дә матур, ләкин сантый.

М а т у р. Матур сантый мени?

Ш ү р ә л е. Әйе, матур сантый. Сине алдаганнар, балам. Яулыкны кытыкламыйлар, башка гына бәйләп йөри аны әдәми затлар.

М а т у р. Ә нигә алдаган ул мине?

Ш ү р ә л е. Ул да сине сантый дип уйлаган. Очрасын әле ул миңа, күрсәтермен кытыклап!

М а т у р. Мин дә күрсәтермен!

Ш ү р ә л е. Син күрсәттең инде. Бу турыда башка шүрәлеләргә сөйли күрмә, үзләре үк көлеп үләрләр.

М а т у р (яулыкка төкерә). Тьфү, яулыгына!

Ш ү р ә л е. Ул күптән булдымы монда?

М а т у р. Әле яңа гына.

Ш ү р ә л е. Анысы шөкер, синең сантыйлыкны берәү дә күрмәгән. (Иркәләп.) Юньсезләр, минем матур баламны шулай мыскыл иткәннәр. Әйдә, эзләп карыйк әле... Бәлки ерак китеп өлгермәгәндер. Тотсам, кытыклап җанына тиям мин аның!

М а т у р. Әйдә, әйдә әни, мин дә кытыклармын! (Китәләр.)

 

                                      Өченче күренеш.

                 Шул ук алан. Матур керә. Тирә ягына карана.

М а т у р (үзалдына). Бүген килер микән кызый,

                             Кети—кети итәргә?

                             Туры килмәс иде аңа

                             Мине алдап китәргә.

                             Ничек кенә тырышса да,

                             Алдый алмас матурны.

                             Бу урманда иң акыллы,

                             Минем кебек батырны!

Агачлар арасына яшеренеп бераз саклап торыйм әле. Бәлки килеп тә чыгар...

                Матур агачлар арасына кереп китә. Айсылу күренә.

А й с ы л у (Тирә—ягына каранып). Тып—тын... Яулыгым үз урынында...

(Яулыгын барып ала, башына бәйли.) Тизрәк җиләк җыярга кирәк... (Җыя башлый.)

                   Агачлар арасыннан Матур чыга.

М а т у р. Алдакчы кызый!

А й с ы л у. Абау! Нигә кеше куркытасың?

М а т у р. Син кеше түгел.

А й с ы л у. Кем соң мин кеше булмагач?

М а т у р. Алдакчы!

А й с ы л у. Нигә мин алдакчы булыйм ди әле? Кем шулай диде?

М а т у р. Әни әйтте. Синең яулыгыңны кытыклаганга берәү дә көлми.

А й с ы л у. Мин җиләк җыйганда көлдемме?

М а т у р. Көлдең.

А й с ы л у. Шулай булгач мин алдакчы түгел инде. Кайтканда көлә—көлә кайттым. Син бит ерактан минем тавышны ишетә алмыйсың, дөресме?

М а т у р. Дөрес. Ерактан мин әнинең тавышын да ишетмим.

А й с ы л у. Тиз генә җиләк җыеп алабызмы?

М а т у р. Юк, кети—кети уйныйбыз!

А й с ы л у. Миңа да рәхәт булсын инде, Матур.

М а т у р. Юк, башта миңа рәхәт булсын!

А й с ы л у. Әйдә алай булгач, икебезгә берьюлы рәхәт булсын!

М а т у р. Алай була мени?

А й с ы л у. Була. Мин җиләк җыям, ә син минем күләгәмне кытыкла.

М а т у р. Тере әйберне генә кытыклап була. Яулыгың тик кенә эленеп торды. Ул тере түгел иде.

А й с ы л у. Күләгәм тере бит. Әнә, кара әле, мин кайда барсам, ул да шунда... Йә кытыклап кара әле минем күләгәне.

М а т у р (күләгәне кытыклап). Кети—кети...

А й с ы л у (Көлеп җибәрә). Әкеренрәк Матур, бигрәк кытыгым килә!

М а т у р. Җиләк җый, миңа комачаулама!

А й с ы л у. Ярый алай булгач, башладык....

   Айсылу җиләк җыя башлый, Матур аның күләгәсен кытыклый. Айсылу көлә—көлә җыя. Матур аннан калмый.

М а т у р. Кети—кети, кети—кети,

                Бигрәк рәхәт, күңелле.

                Миңа рәхәт булган чакта,

                Сиңа рәхәт түгелме?

 

А й с ы л у. Рәхәтләнеп эре—эре

               Җиләкләрне өзәсең...

               Күләгәне кытыклагач

               Көлми ничек түзәсең?

 

М а т у р. Көл әле син, көл әле,

                Миңа рәхәт, бел әле.

                Күләгәңне кытыклармын,

                Иртәгә дә кил әле.

А й с ы л у. Рәхәтләнеп эре—эре,

               Җиләкләрне өзәсең.

               Күләгәне кытыклагач,

               Килми ничек түзәсең?

М а т у р. Туктап торыйк әле.

А й с ы л у. Нигә?

М а т у р. Мин арыйм, синең күләгәң тик тормый бит.

А й с ы л у. Миңа җиләк җыярга, аннан чәчәк җыярга кирәк бит әле. Тәк... Әйдә болай итәбез...

М а т у р. Ничек итәбез?

А й с ы л у. Мин күләгәмне әнә теге агач янына илетеп куям. Син шунда гына утырып кытыкла. Ә мин үз эшемне эшләрмен. Күләгәдә сиңа да җайлы булыр. Юкса, башыңны кояш сугар.

М а т у р. Юк, юк, минем башны кояш сукмасын!



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 5; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.188.218.226 (0.004 с.)