Содержание книги

  1. А л ч ә ч ә к. Синең йөзең тагын караңгыланып китте. Әллә әниең усалмы?
  2. Ш ү р ә л е. Син нишлисең, матурым?
  3. А й с ы л у. Алай булса әйдә күләгә!


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

А л ч ә ч ә к. Синең йөзең тагын караңгыланып китте. Әллә әниең усалмы?



 

                                                                            Эсфир ЯҺудин

 

                                   Б Ы Л Т Ы Р К Ы З Ы.

                         (Әкият—музыкаль комедия, 2 пәрдәдә).

             Катнашалар :

                                  Айсылу—авыл кызы

                               Алчәчәк—урман кызы

                               Хуҗа—урман хуҗасы

                               Шүрәле

                               Матур —бала шүрәле.

 

                          Б е р е н ч е п ә р д ә.

                               Беренче күренеш.

 

 

            Урман аланы. Җырлап Айсылу керә. Ул җиләк җыя.

                           Урман аланы ямьле—

                           Матур чәчәкләр үскән.

                           Күзләрне камаштырып

                           Җиләкләре дә пешкән.

                           Бигрәк матур урманым,

                           Бармы анда булганың?

                           Барам дисәң, белмим дисәң,

                           Өйрәтермен юлларын.

 

                           Әнием өчен генә

                           Өзәм урман җиләген.

                           Мине көтә әнием

                           Тулсын тизрәк чиләгем.

                           Бигрәк матур урманым,

                           Бармы анда булганың?

                       Барам дисәң, белмим дисәң,

                       Өйрәтермен юлларын.

Икенче яктан урман кызы Алчәчәк күренә. Ул айсылуның җиләк җыйганын бераз карап

                           тора да, якынрак бара.

А л ч ә ч ә к. Син кем?

А й с ы л у (сискәнеп). Абау!.. Куркып киттем… (Алчәчәккә сынаулы карап.) Мин Айсылу, ә син кем?

А л ч ә ч ә к. Мин—Алчәчәк.

А й с ы л у. Сине күргәнем юк минем. Каян килдең безнең якка?

А л ч ә ч ә к. Мин шушында яшим.

А й с ы л у. Ничек яшисең? Урманда өй күргәнем юк.

А л ч ә ч ә к. Мин урман кызы.

А й с ы л у. Урман кызы?

А л ч ә ч ә к. Әйе…

А й с ы л у. Менә нинди икән син… Ишеткәнем генә бар иде.

А л ч ә ч ә к. Без кешеләргә күренеп йөрмибез.

А й с ы л у. Ә миңа ни өчен күрендең?

А л ч ә ч ә к. Матур җырлыйсың. Ләкин тавышың да, йөзең дә сагышлы. Шуңа сөйләшәсем килде. Сине берәр нәрсә борчый әллә?

 А й с ы л у. Күңелем тыныч түгел шул…

А л ч ә ч ә к. Нидән шулай? Күр әле: тирә—як ямь яшел, болында матур чәчәкләр. Тыңла әле: әнә кошлар ничек матур сайрыйлар. Шундый вакытта уйныйсы—көләсе, матур җырлар гына җырлыйсы килә.

                              Кошларым да өзеп сайрый әнә,

                              Матур чәчәкләрем үскәннәр.

                              Кешеләрне сөендерер өчен,

                              Тәмле җиләкләрем пешкәннәр.

 

А й с ы л у. Синең тавышың сандугач сайравына ошаган.

А л ч ә ч ә к. Бабам да шулай ди.

А й с ы л у. Синең бабаң да бар мени әле?

А л ч ә ч ә к. Бар шул, ул бит урман хуҗасы.

А й с ы л у. Әтиең—әниең дә бармы?

А л ч ә ч ә к. Урман кызының әнисе булмый. Ә синең әниең бармы?

А й с ы л у. (күңелсез генә). Бар

А й с ы л у. Минем әниемме? Юк, ул усал түгел, ул назлы, матур күңелле…

А л ч ә ч ә к. Ә ни өчен күңелсезләндең?

А й с ы л у. Әнием чирли шул… Урман җиләге ашатсам кәефе күтәрелмәсме, файдасы тимәсме дип килгән идем. Син ничек уйлыйсың, Алчәчәк, ярдәм итәр микән?

А л ч ә ч ә к. Белмим, анысын бабайдан сорарга кирәк. Ул күп белә.

А й с ы л у. Ә бабаң кайда?

А л ч ә ч ә к. Мине эзләп йөридер.

А й с ы л у. Син аннан качтыңмы?

А л ч ә ч ә к. Шаярып кына. Ул барыбер эзләп таба.

  Кайдадыр Урман хуҗасының кычкырганы ишетелә:«Алчәчәк, син кайда—а—а…»

А й с ы л у. Әнә бит, тилмереп сине эзли.

А л ч ә ч ә к (сөенеп). Бүген оста качканмын икән. (Урман эченә карап.) Бу якка кил, бабам! Күрде, әнә килә…

                                Урман хуҗасы керә.

Х у җ а.      Сине бик озак эзләдем,

                      Югалттым Алчәчәгем.

                      Җәй көне Алчәчәгем син,

                     Кыш көне карчәчәгем.

А л ч ә ч ә к. Бабай, ә бу Айсылу, җиләк җыярга килгән.

Х у җ а. Җыйсын, әйдә киттек.

А л ч ә ч ә к. Бабай, ә аның әнисе чирли икән.

Х у җ а. Чирләсен, ул синең әниең түгел.

А л ч ә ч ә к. Бабай, ә аны терелтеп буламы?

Х у җ а. Аны нигә терелтергә?

А л ч ә ч ә к. Син аның серен белмисеңме?

Х у җ а. Белсәм соң? Анысы кешеләр эше, ә минем эшем урман үстерү.

А л ч ә ч ә к. Әнә бит, шуның өчен Айсылу кайгыра.

Х у җ а. Кайгырсын, кешеләр усал булалар.

А й с ы л у. Минем әни усал түгел. Без үзебез дә агач утыртабыз.

Х у җ а. Кайда утыртасыз?

А й с ы л у. Быелгы язда өй каршында да ике агач утырттык. Берсе миләш берсе балан. Алар зур булып үскәч ботаклары күп була, ди әни. Кыш көне ашарларына таба алмасалар кошлар авылга очып киләләр, шул ботакларга кунып ял итәләр, өзелеп төшмәгән җимешләрен ашыйлар, ди. Ә җәй көне, шуның өчен безне мактап үз телләрендә матур җырлар җырлыйлар икән. Сөенә—сөенә сайрыйлар.

Х у җ а (йомшап). Хм… Әниең дөрес әйтә икән бит…

А й с ы л у. Ә көз җиткәч без тагын агачлар утыртабыз.

Х у җ а. Хм… Син акыллы кыз икән, Айсылу. Агач, урман яраткан кешеләрне мин дә яратам.

А л ч ә ч ә к. Бабай, ә аның әнисенә ярдәм итеп булмыймы?

Х у җ а. Әниеңнең кай җире авырта, Айсылу?

А й с ы л у. Аның башы авырта, күз аллары караңгылана… Утырткан агачларымның үсеп җиткәнен дә күрә алмам инде, дип кайгыра.

А л ч ә ч ә к. Серен белсәң әйт инде, бабай, юкса миңа да күңелсез булып китте.

Х у җ а. Аның бер юлы бар, ул нәкъ үз кулы белән агач утырткан кешегә генә ярдәм итә.

А й с ы л у. Өйрәт әле бабай, әниемне терелтер өчен үз җанымны да кызганмас идем.

Х у җ а. Син барысын да үзең эшләргә тиеш. Ләкин курыкмасаң гына.

А й с ы л у. Әнием өчен мин барына да әзер.

Х у җ а. Тыңла алай булгач. Шушы урман артында тагын бер кара урман бар. Анда әле кешеләрнең булганы юк. Шул урманда нәкъ менә шушыйндый алан булыр. Җиләге дә эре, чәчәкләре дә күбрәк. Син шунда өч көн саен барып җиләкләрен җыеп әниеңә ашатырга тиеш.

А й с ы л у. Анда мин юлны ничек табармын соң?

Х у җ а. Анда бара торган юлны җәнлекләр генә белә.

А й с ы л у. Ул җиләкләрне ашагач әнием терелерме?

Х у җ а. Әле мин сөйләп бетермәдем. Син шунда көн саен җиде төрле чәчәк җыярга тиеш

А й с ы л у. Мин тырышырмын, бабай, ә чәчәкләрне нишләтергә?

Х у җ а. Һәр көнне, җыйган чәчәкләреңне әнә теге агач төбендә калдырып китәрсең.

А й с ы л у. Шул гынамы?

Х у җ а. Шүрәлеләрдән исән котыла алсаң, калганы безнең эш.

А й с ы л у. Абау, анда шүрәлеләр бар мени?

Х у җ а. Әйе, мин ул урманны шүрәлеләргә бирдем. Алар анда иркендә яшиләр, бер кем дә күрми. Тик кайсы шүрәле генә очрамасын, син аннан котылу юлын үзең табарга тиеш.

А й с ы л у. Алар тешлиләрме?

Х у җ а. Тешләмиләр, кытыклап уйнарга ярталар.

А й с ы л у. Ә анда барырга юлны ничек табарга соң?

Х у җ а. Шушы урман беткәнче сине Алчәчәгем озатып куяр. Шуннан соң тар гына җәнлек сукмагы күрерсең.

А й с ы л у. Ә усал җәнлекләр очраса нишләрмен икән?

Х у җ а. Изге юлда булган кеше каршына усал җәнлек чыгармам.

А л ч ә ч ә к. Ә ул аланга мин дә барыйммы Айсылу белән?

Х у җ а. Сиңа ярамый, Айсылу барын да үзе генә эшләргә тиеш. Ә ул аланны мин шүрәлеләргә бөтенләйгә бирдем.

А л ч ә ч ә к. Нигә шулай иттең инде, бабай?

Х у җ а. Аларга кешеләр зыян салмасын өчен. Бигрәк нечкә күңелле, матур затлар бит алар.

А й с ы л у. Анда хәзер үк китсәм дә ярыймы, бабай?

Х у җ а. Ярый, кызым, ярый. Алчәчәк, шул сукмакка кадәр озатып куй да, үзебезнең меңьеллык имән янына барырсың. Ә мин урманнарымны карап чыгам.

А л ч ә ч ә к. Ярый, бабай.

А й с ы л у. Рәхмәт сиңа, бабай.

Х у җ а. Рәхмәтне соңыннан әйтерсең. Юлың уң булсын, кызым.

             Айсылу белән Алчәчәк бер якка, хуҗа икнче якка китә.

 

                                        Икенче күренеш.

  Шундый ук урман аланы. Кошлар сайрый. Тирә—ягына каранып Айсылу керә.

А й с ы л у (үзалдына). Шушы алан булырга тиеш. Чәчәкләре дә күп… Ә җиләкләре нинди эре! (Җиләк җыя башлый.) Мондый алан күргәнем юк иде, бабай дөрес әйткән икән.

Шул вакытта агачлар арасыннан шүрәле баласы Матур чыга. Ул Айсылуның җиләк җыйганын карап тора.

М а т у р (үзалдына). Гаҗәп, бу нинди җәнлек микән?

А й с ы л у (җырлый). Аланнары матур гына,

                                Чәчәкләре ал гына.

                                Ышанырсың—ышанмассың—

                                Җиләкләре бал гына.

М а т у р (тирә ягына каранып, бүтән беркемне күрмәгәч аптырап). Син кемгә акырасың?

А й с ы л у (аны күреп). Абау! (Куркып карап тора.)

М а т у р. Нигә сөйләшмисең, кемгә акырдың син?

А й с ы л у. Мин акырмыйм, җырлыйм.

М а т у р. Ә—ә… Бер дә күргәнем юк иде, син кайсы урман хайваны?

А й с ы л у. Син үзең хайван!

М а т у р. Мин хайван түгел— шүрәле! Исемем— Матур.

А й с ы л у. Сиңа кем кушты шундый исемне?

М а т у р. Әнием кушкан. Матур, матур дип кенә тора миңа әнием.

А й с ы л у. Бигрәк матур икәнсең шул…

М а т у р. Ә син кем?

А й с ы л у. Мин Айсылу.

М а т у р. Ә монда нишлисең?

А й с ы л у. Күрмисең әллә? Җиләк җыям бит.

М а т у р. Ике аягың бар, ике кулың бар, ике күзең бар… Колакларың бармы?

А й с ы л у. Бар…

М а т у р. Күрсәт әле.

А й с ы л у (күрсәтә). Колак күргәнең юк әллә? Менә, күр!

М а т у р. Ә анда нигә кечкенә ялтыравык ботак асылынып тора?

А й с ы л у. Ботак түгел ул, алкалар.

М а т у р. Ә нигә минем колакта юк?

А й с ы л у. Син болай да матур бит, шуңа!

М а т у р. Әнием сөйләгән иде, синең кебек затлар җиләк җыялар, дип.

А й с ы л у. Җыябыз шул.

М а т у р. Алай булгач син әдами зат булып чыгасың бит!

А й с ы л у. Шулай булсам, ни әйтерсең?

М а т у р. Ә син нигә минем кебек чибәр түгел?

А й с ы л у. Әнием шүрәле булмаганга инде.

М а т у р (горур). Минем әни шүрәле шул! (Пауза.) Сине очрату бик яхшы булды әле.

А й с ы л у. Нигә?

М а т у р. Әле минем шушы яшькә чаклы әдами зат очратканым, аның белән кети—кети уйнаганым юк.

                       Шундый ямьле кара урман,

                          Кадерен белеп калыйк.

                            Барысын да шаккаттырып,

                          Кытыклы уйнап алыйк.

( Биеп Айсылу янына бара.)

                          Син белеп кал, әдами зат,

                          Озын сүзнең кыскасы:

                          Мин шүрәле генә түгел,

                          Кети—кети остасы!

 

А й с ы л у.      Уйнар идем, вакытым юк,

                           Тулсын әле чиләгем.

                           Иренмәсәң, җыеш әйдә

                           Миңа урман җиләген.

                           Син белеп кал, шүрәлекәй,

                           Озын сүзнең кыскасы.

                           Мин бит гади әдам түгел,

                           Ә тапкырлык остасы!

М а т у р.       Син белеп кал, әдами зат,

                           Озын сүзнең кыскасы:

                           Мин шүрәле генә түгел,

                           Кети—кети остасы!

А й с ы л у. Килештек, Матур!

М а т у р. Башлыйбызмы?

А й с ы л у. Кети—кети уйнагач сиңа рәхәт булырмы?

М а т у р. Бик рәхәт булыр!

А й с ы л у. Икебезгә дә рәхәт булсын инде. Башта син миңа җиләк җыеш, чиләгем тулсын.

М а т у р. Аннан уйнарбызмы?

А й с ы л у. Аннан күз күрер.

М а т у р. Әле күзең күрмиме?

А й с ы л у. Әле җиләкне генә күрә.

М а т у р. Әйдә, алай булгач, тизрәк җыябыз!

А й с ы л у. Бигрәк күндәм, акыллы икәнсең бит. Әйдә, башладык!

Алар җиләк җыялар. Кошлар сайрый. Җиләк җыя—җыя шүрәле чыгып китә.

А й с ы л у (үзалдына). Моннан котылып булыр микән? Җиләкне җыеп бетерик әле, аннан уйларбыз… (Җыя башлый. )

М а т у р (кечкенә савыт тотып керә). Менә, синең чиләккә салыйк әйдә!

А й с ы л у. Кара, син бик хәтәр җыясың икән бит.

М а т у р. Матур бит мин!

А й с ы л у. Бигрәкләр матур! Кыланышларыңны сөйләп бетерә торган түгел!

М а т у р (җиләген салгач). Тулды бит!

А й с ы л у. Тулды шул…

М а т у р. Куй чиләгеңне, әйдә, кети—кети уйный башлыйбыз!

А й с ы л у. Эшем бетсен инде, Матур.

М а т у р. Тагын ни эшлисең бар?

А й с ы л у. Чәчәк җыясым бар. Икебезгә дә рәхәт булсын.

М а т у р. Мин җыймыйм!

А й с ы л у. Алай булса… Мин үзем генә җыям…

М а т у р. Мин кети—кети уйныйм!

А й с ы л у (Башыннан яулыгын салып агач янына бара). Кил әле монда! (Яулыгын агач ботагына элә.) Син минем яулыгымны кытыклап тор. Менә болай… (Матурны кытыклап куя. Матур, көлеп сикергәләп ала.)

М а т у р. Шуннан син көләсеңме?

А й с ы л у. Кытыклап кара…

М а т у р (яулыкта бармакларын йөртеп). Кети—кети… (Айсылу яңгыратып көлеп җибәрә.)

А й с ы л у. Кызыкмы?

М а т у р. Бик кызык!

А й с ы л у. Кызык булса, кытыклап тор, ә мин чәчәкләр җыям.

М а т у р. Бар җый… Кети—кети…

      Айсылу, Матур яулыкны кытыклаган саен көлә—көлә чәчәк җыя.

А й с ы л у (үзалдына). Җиде төрле чәчәк булды, чиләгем дә тулды. Бу шүрәле кытыклап торсын, мин юлымда булыйм... (Чыгып китә.)

     Ана шүрәле керә. Гаҗәпләнеп Матурга карап тора, янына бара.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 5; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.226.104.127 (0.022 с.)