Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

А й с ы л у. Алай булса әйдә күләгә!



М а т у р. Әйдә! (Икесе дә агач янына юнәләләр.)

А й с ы л у (туктап). Син карап бар әле, күләгә миннән калмыймы?

М а т у р. Әйдә, атла әле...

А й с ы л у (атлап). Барамы?

М а т у р. Бара, бара, әйдә тизрәк күләгәгә!

               Алар агач янына килеп җитәләр.

А й с ы л у. Менә булды.

М а т у р. Синең күләгәң югалды бит.

А й с ы л у. Югалмады, аны менә шушы агачның күләгәсе генә каплап тора. Күрәсеңме агач күләгәсе нинди зур. Сиңа монда кояш төшмәс.

М а т у р. Ә мин кайсы җирдән кытыкларга тиеш?

А й с ы л у. Син агач төбеннәнрәк кытыкла. Шунда кытыгым яхшы килә минем!

М а т у р. Карыйк әле... (Иелеп агач төбен кытыклый.) Кети—кети...

А й с ы л у (көлеп җибәрә). Алай нык кытыклама әле, Матур, бигрәк кытыгым килә!

М а т у р. Килсен! Миңа бигрәк күңелле! Комачаулама, бар җиләгеңне җый!

А й с ы л у (үзалдына). Тизрәк җиләк җыеп чәчәкләр өзим дә, әнисе килеп җиткәнче качыйм моннан! (Җиләк җыя—җыя чыгып китә. Беравык аның көлгән тавышы ишетелеп тора.)

    Бераз вакыт үтә. Матур Һаман агач төбен кытыклый. Ана шүрәле керә.

Ш ү р ә л е. Нишлисең анда, матурым!

М а т у р. Күләгәне кытыклыйм, әни.

Ш ү р ә л е. Аны нигә кытыклыйсың?

М а т у р. Күләгәне кытыкласам, теге кыз көлә.

Ш ү р ә л е. Көлгән тавыш ишетелми бит.

М а т у р. Ерак киткәндер ул, әни, ә ерактан хәтта синең тавыш та ишетелми.

Ш ү р ә л е. Кем шулай диде, балам?

М а т у р. Җиләк җыючы кыз әйтте. Ул җиләк җыйганда мин аның күләгәсен кытыклап торам, ул көлә.

Ш ү р ә л е. Акылсызым минем, сантыем, әйттем бит мин сиңа ерак китеп йөрмә дип. Ул сине тагын алдаган!

М а т у р. Әни, күләгәсен кытыклаганда көлде бит ул, ерак киткәч кенә тавышы ишетелми башлады.

Ш ү р ә л е. Ул синең акылсызлыгыңнан көлгән балам! Кил әле, йомшагым, кил әле матурым! (Кочагына ала.) Минем карап туйгысыз баламны шулай алдап киткән. И балам, кайчан акыл керер микән сиңа?

М а т у р. Миңа акыл кирәкми әни, кытыклый беләм бит мин.

Ш ү р ә л е. Кайсы якка китте ул алдакчы кызый?

М а т у р. Әнә теге якка китте бугай...

Ш ү р ә л е. Әйдә, эзләп карыйк әле. Мин аны бүген тотсам, өч көн буена кытыклыйм!

М а т у р. Әйдә әни, мин аннан бүтән алдатмыйм! (Китәләр.)

                                    П ә р д ә.

                          

 

                      И К Е Н Ч Е   П Ә Р Д Ә.

                           Дүртенче күренеш.

                Шул ук алан. Матур керә. Тирә—ягына карана.

М а т у р (үзалдына). Әнигә күл буена барам дип мин дә алдадым әле. Теге кызый бәлки тагын килеп чыгар. Бүген алдатмыйм инде мин аннан! Качып күзәтим әле. (Агачлар арасына кереп китә.)

        Айсылу керә. Тирә—ягына карана да, тыныч кына җиләк җыя башлый.

                                 Агачлар арасыннан Матур чыга.

А й с ы л у (аны күреп). Исәнме Матур! Сине бүген дә очратуга бик шат мин.

М а т у р. Мин дә шат.

А й с ы л у. Чынлапмы?

М а т у р. Чынлап. Хәзер миңа җавап бир, нигә син мине кичә алдадың?

А й с ы л у. Ничек алай? Мин сине алдамадым.

М а т у р. Алдагансың, миңа әни әйтте.

А й с ы л у. Ә син әниеңә нәрсә дидең?

М а т у р. Күләгәгне кытыклыйм дидем. Син алдагансың.

А й с ы л у. Юк, юк Матур, мин алдамадым. Син үзең дөрес әйтмәгәнсең әниеңә.

М а т у р. Мин дөрес әйттем. Күләгә кытыклыйм, дидем.

А й с ы л у. Менә бит, дөрес әйтмәгәнсең. Шуңа күрә син үзең әниеңнең башын бутагансың.

М а т у р. Ә ничек әйтергә кирәк иде?

А й с ы лу. Күләгә эчендәге күләгәне дияргә иде. Син шулай димәдеңме?

М а т у р. Алай димәдем...

А й с ы л у. Бөтен гаеп шунда. Әниең агач күләгәсен кытыклый дип уйлаган бит.

М а т у р. Шулай уйлады микән?

А й с ы л у. Нәкъ шулай.

М а т у р. Мин хәзер синең белән кети—кети уйныйм.

А й с ы л у. Җиләк җыйганны көт инде. Миңа да рәхәт булсын.

М а т у р. Сиңа ике көн рәхәт булды инде. Ә әни мине бер тапкыр да мактамады.

А й с ы л у. Бүген мактар.

М а т у р. Кети—кети уйнасам мактар.

А й с ы л у. Аны бөтен шүрәлеләр дә белә. Ә синең биегән кешене күргәнең бармы?

М а т у р. Синнән башка мин бер кешене дә белмим.

А й с ы л у. Ә биегән кешене күрсәң син урманда мировой шүрәле буласың!

М а т у р. Син бии беләсеңме?

А й с ы л у. Беләм, вәт мактаныр идең шуннан башкалар арасында.

М а т у р. Биеп күрсәтәсеңме?

А й с ы л у. Уртак булсын түлке.

М а т у р. Ничек алай?

А й с ы л у. Мин башлармын, син бетерерсең.

М а т у р. Башла, алай булгач.

А й с ы л у ( биеп). Аланнарга барабыз да,

                            Тыпыр—тыпыр биибез.

                            Шүрәлеләр безгә тими,

                            Без аларга тимибез.

Йә, ничек, кызыкмы?

М а т у р. Бик кызык!

А й с ы л у. Өйрәнәсең киләме?

М а т у р. Бик килә!

А й с ы л у. Әйдә, алай булгач! Менә болай, минем шикелле итеп бас!

(Икәүләп бии башлыйлар. Айсылу такмаклый.)

                       Без алай да итәбез,

                     Без болай да итәбез.

                     Аланнарга чыгабыз да

                     Шүрәле биетәбез!

М а т у р. Мин матур басаммы?

А й с ы л у. Синең шикелле матур биегән берәүне дә күргәнем юк иде әле. Ләкин бераз шомарыга кирәк. Мин җиләгемне җыеп бетергәнче син шомара тор. Ә соңыннан икәү бергә тагын биербез.

М а т у р. Аннан кети—кети уйнарбыз.

А й с ы л у. Уйнарбыз, уйнарбыз! Биеп шомар гына.

М а т у р. Хәзер шомарам мин!

А й с ы л у. Тик син ашыгып шомарма, аякларың авыртмасын, соңыннан икәү бергә биерлек булсын.

М а т у р. Монда аякка үлән комачаулый бит.

А й с ы л у. Син кайсы сукмак белән килдең?

М а т у р. Әнә теге сукмак белән.

А й с ы л у. Анда үлән юкмы?

М а т у р. Юк.

А й с ы л у. Алай булса шул сукмак белән биеп кит, бераздан әйләнеп килерсең. Тик шомарырга тырыш, ярыймы?

М а т у р. Ярый, тырышырмын.

 А й с ы л у. Җырлый—җырлый биеп бар, бөтен җәнлекләр күреп исләре китсеннәр!

М а т у р. Өйрәтмә, мин үзем беләм! (Җырлый—җырлый биеп чыгып китә.)

               Безне алай димиләр,

             Безне болай димиләр.

             Бар урманны шаккаттырып

             Шүрәлеләр бииләр.

              Мин урманда берәү генә,

              Иң мировой шүрәле.

              Шул мировой шүрәленең

              Биегәнен күр әле.

А й с ы л у. Бүген соңгы тапкыр җыярга тиеш идем чәчәкләрне, котылдым ахыры моннан! Башта тиз генә җиләкләремне җыеп алыйм... (Җырлыйҗырлый җиләк җыя.)

        Әниемә җиләк җыеп

        Аланда йөрим әле.

        Аның кайгысын таратып,

        Шат йөзен күрим әле.

        Аллы—гөлле күбәләк,

        Йөри мине тирәләп.

        Күбәләгем, нәни кошым,

        Йөрик әле бергәләп.

 

       Урман арасында ямьле,

       Аланында күңелле.

       Әниеңә ярдәм итү

       Әллә бәхет түгелме?

       Аллы—гөлле күбәләк,

       Йөри мине тирәләп.

       Күбәләгем, нәни кошым,

       Йөрик әле бергәләп.

    Айсылу җиләк җыя—җыя чыгып китә. Бераздан бии—бии, такмаклап Матур керә.

М а т у р. Мин урманда берәү генә,

               Иң мировой шүрәле!

               Шул мировой шүрәленең

               Биегәнен күр әле!

Уф, бүтән булмый... Арыдым, аякларым чыдамый хәзер. (Урман эченә карап кычкыра.) Айсылу, син кайда?!. (Пауза.) Айсылу, мин шомардым! (Пауза.)

Әллә тагын алдап качты микән? Айсылу!... Уф, аягымда хәл калмады... Айсылу! Аягым да шомарып бетте! Хәлем дә бетте!.. Басып тора алмыйм... (Агач төбенә барып ава.)

                     Инде чәчәкләр дә җыеп өлгергән Айсылу керә.

А й с ы л у. Син анда нишләп ятасың, Матур шүрәле?

М а т у р. Аягыма баса алмыйм хәзер.

А й с ы л у. Шомардыңмы?

М а т у р. Шомаруын шомардым да, хәлем бетте.

А й с ы л у. Мин синең белән биергә вәгъдә бирдем бит.

М а т у р. Әйтәм бит, хәлем юк, иртәгә килерсең.

А й с ы л у. Алай булгач, кети—кети уйнап алыйк.

М а т у р. Бармакларымны да селкетә алмыйм.

А й с ы л у. Мин селкетәм әле...

    Айсылу Матур янына бара. Чәчәләре белән чиләген куя.

Әйдәле, шүрәле дус, бераз гына кети—кети... (Матурны кытыклый башлый.)

Менә шулай итеп.

М а т у р (көлә). Кирәкми, кирәкми!..

А й с ы л у (кытыклавын дәвам итеп). Кирәк, кирәк!..

М а т у р. Үтерәсең Айсылу, җитте, җитте!

А й с ы л у. Җитмәде әле, монысы кичәге өчен генә булды. Хәзер бүгенгесе өчен, кети—кети...

М а т у р. Җитте, җитте үләм!

                 Айсылу туктап чиләге белән чәчәкләрен ала.

А й с ы л у. Ярый, бүгенгә җитеп торыр, иртәгә килимме, Матур?

М а т у р. Килә күрмә! Тавышыңны ишетсәм дә качам!

А й с ы л у. Сау булып тор, Матур! Башка шүрәлеләргә дә миннән сәлам әйт.

М а т у р. Әйтмим, син усал!

А й с ы л у. Ярый әйтмәсәң, әнием исән булса, миңа шул җиткән!

      Айсылу чыгып китә. Бераздан урманда Шүрәле тавышы ишетел:«,Матурым, син кайда?»

М а т у р (тавыш килгән якка карап). Әни, мин монда—а...

                                     Ана шүрәле керә.

Ш ү р ә л е. Анда нишләп ятасың, бәбкәм?

М а т у р. Бик озак биегән идем әни, хәлем бетте.

Ш ү р ә л е. Нигә биедең?

М а т у р. Айсылу биергә кушты, шомарасың диде.

Ш ү р ә л е. Ул тагын килде мени?

М а т у р. Килгән иде...

Ш ү р ә л е. Ул тагын алдаган икән!

М а т у р. Алдамады әни. Минем белән биемәкче иде, мин генә булдыра алмадым. Соңыннан кытыклап үтерә язды.

Ш ү р ә л е. Әле ул сине кытыклап та китте мени?

М а т у р. Бик озак кытыклады әни, көлдереп үтерә яздым.

Ш ү р ә л е. Ах, карак кызый, безнең Һөнәрне дә чәлдергән! Кытыкларга без генә оста булырга тиеш. Алдар кызый! Болай калдырмыйм мин моны! Бас аягыңа, урман хуҗасына барам. Барысын да сөйләп бирәм! Җиләк тә җыйдыртмыйм, чәчәк тә җыйдыртмыйм!

М а т у р. Минем хәлем юк әни...

Ш ү р ә л е (булышып). Әйдә, бәбкәм, әйдә матурым.... Әкерен генә барып җитәрбез, мин сиңа хәзер берәр нәрсә әмәлләп бирермен...

 

                                Бишенче күренеш.

            Беренче урман аланы. А й с ы л у керә. Тирә—ягына карана.

А й с ы л у (үзалдына). Бүген шушында килергә кушкан иде урман хуҗасы...

(Агач төбен карый.) Мин калдырган урында чәчәкләрем юк... Ул чәчәкләрдән дару ясый микәнни?

              Хуҗа белән Алчәчәк керәләр. Кыз кулында такыя.

Х у җ а. Килеп җиттеңме, кызым?

А й с ы л у. Әйткән вакыттан соңламаска тырыштым, бабай.

Х у җ а. Ярый, кызым, мин синең батырлыгыңны да тапкырлыгыңны да күрдем. Синең кебек тапкырлар әйбәт укыйдыр ул, әйеме?

А й с ы л у. Мин мәктәптә вакытны бушка уздырырга яратмыйм. Күп укыйм, күбрәк белергә тырышам. Үскәч, гомер буена тегесе нәрсә, монысы нәрсә, дип кешедән сорап йөри алмыйм бит инде. Белем алырга бирелгән вакытны әрәм итәсем килми.

Х у җ а. Бик дөрес, кызым. Инде менә, әниеңне терелтер өчен Алчәчәк сиңа шушы такыяны бирер. Ул син җыйган чәчәкләрдән ясалган.

А й с ы л у. Аны нишләтергә, бабай?

Х у җ а. Әниең шул такыяны җиде көн буена киеп йөрсен.

А й с ы л у. Олы кеше такыя киеп йөрсә, кешеләр акылдан язган димәсләр микән?

Х у җ а. Такыя өстеннән яулык бәйләп куйса, күренми ул.

А й с ы л у. Шуннан әнием терелерме?

Х у җ а. Терелер.

А л ч ә ч ә к. Мә такыяны, Айсылу.

А й с ы л у (такыяны ала, сокланып). Болай матур итеп үргәнне күргәнем юк иде. Рәхмәт... Бабай, сезгә моның өчен мин нәрсә эшли алам?

Х у җ а. Син эшләгәнсең инде. Агач утырткансың. Көз көне утыртачагыңны да әйттең. Иң зур рәхмәт шул булыр.

А й с ы л у. Ул гына аз булмасмы, бабай?

Х у җ а. Миңа иң зур бүләк—агач. Алар да кешеләргә яхшы булсын өчен яратылган бит.

                Шул вакытта Шүрәле белән култык таягына таянган Матур керә.

А й с ы л у (кычкырып көлә). Сиңа ни булды Матур?

Ш ү р ә л е . Әнә теге кыз түгелме, Матур?

М а т у р. Шул әни.

Х у җ а. Ни булды, асыл зат Шүрәле?

Ш ү р ә л е. Хуҗа, мин сиңа үземнең зарымны сөйләргә килдем.

Х у җ а. Йә, сөйләп җибәр, ни булды сиңа?

Ш ү р ә л е. Әнә теге кыз, минем шушы гүзәл баламны җәберләп киткән?

Х у җ а. Ничек итеп? Шушы нәзек кенә кыз җәберләгәнме?

М а т у р. Җәберләде, җәберләде!

Х у җ а. Мин мондый хикмәтне беренче тапкыр ишетәм. Ничек булды ул, Айсылу?

А й с ы л у. Мин аны җәберләмәдем, бабай, ә биергә генә өйрәттем.

Х у җ а. Син шүрәлене биеттеңме? Ничек?

А й с ы л у. Менә болай итеп...(Биеп китә.)

                           Яңа дуслар табыйм дисәң,

                           Урманга йөр кергәләп.

                           Бергә булуда бәрәкәт,

                           Басыйк әле бергәләп.

                       Әйдә бергә басыйк әле,

                           Әйдәгезче, әйдәгез.

                           Якын дуслар булып калыйк,

                           Шушы матур җәйдә без.

 

А л ч ә ч ә к (биеп кушыла.)

                           Чәчәкләрнең күзен ачам,

                           Күбәләкләр очырам.

                           Син дә безгә кушыл әле,

                           Әйдә Матур, бичарам!

(Айсылу кушыла.) Әйдә бергә басыйк әле,

                           Әйдәгезче, әйдәгез.

                           Якын дуслар булып калыйк,

                           Шушы матур җәйдә без.

Х у җ а (биеп китә).

                           Бас кызым, Айсылу,

                           Бас кызым, Алчәчәк!

                           Сезнең алда башын ия

                           Болыннарда бар чәчәк.

Ө ч е с е (бергә). Әйдә бергә басыйк әле,

                           Әйдәгезче, әйдәгез.

                           Якын дуслар булып калыйк,

                           Шушы матур җәйдә без.

Ш ү р ә л е. Мин аңа дус булып кала алмыйм!

Х у җ а. Биергә генә өйрәткән бит, Шүрәле, гафу ит инде син аны.

Ш ү р ә л е. Гафу итә алмыйм, хуҗа! Минем гүзәлемнең, багалмамның аягы авырткан.

А й с ы л у. Төзәлә бит ул.

Ш ү р ә л е. Минем күңелем рәнҗеде. Ә күңел ярасы төзәлми. Белеп тор кызый, ялгызың очрасаң хәтәр кытыклармын, нәселеңне кытыклармын! Әйт әле, син кем кызы?

А й с ы л у. Әйтсәм әйтим, алай булгач, мин дуслар, Былтыр кызы!

Ш ү р ә л е (тотлыгып). Б—б—былтыр?

А й с ы л у. Әйе, Былтыр кызы.

Ш ү р ә л е. М— м—минем кулны кыстырган Былтырмы?

А й с ы л у. Әйе, шул.

Ш ү р ә л е. Каравыл! Үтерәләр!

Шүрәле йөгереп чыгып китә. Култык таякларын ташлап Матур аның артыннан йөгерә.

А л ч ә ч ә к. Шүрәлеләрнең котын алдың бит, Айсылу!

Матур йөгереп керә. Култык таякларын ала да, аксый— аксый:«Каравыл!» дип

                                          кычкырып чыгып китә.

Х у җ а. Мин шүрәлеләремне бик батырлар дип уйлап йөри идем. Алар мин уйлаган шикелле батыр булып чыкмадылар әле.

                             Шул вакытта Шүрәле белән Матур керә.

Ш ү р ә л е. Айсылу!

А й с ы л у. Әйт сүзеңне, Шүрәле!

Ш ү р ә л е. Минем баламны, минем багалмамны биетмәскә сүз бирсәң үзеңә тимәсмен, нәселеңә тимәм!

А й с ы л у. Үзең биерсеңме соң?

Ш ү р ә л е. Аның өчен үзем биергә дә риза!

А й с ы л у. Әйдә алай булгач!

                      Айсылу биеп китә. Аңа Шүрәле Һәм башкалар кушылалар.

Б е р г ә. Әйдә бергә басып калыйк,

                   Әйдәгезче, әйдәгез.

                   Якын дуслар булып калыйк,

                   Шушы матур җәйдә без.

          

                       П ә р д ә.

 

                              



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 4; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.118.27.119 (0.013 с.)