Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Ирәмәлдә кар ята. . Шул ике тау арасында. Минем туган илкәем ята. . Мин дә очар идем. Сезнең белән, кошкаем. . Кайт инде, дип, гөлкәем.

Поиск

Ирәмәлдә кар ята.

Шул ике тау арасында

Минем туган илкәем ята.

Мин дә очар идем

Сезнең белән, кошкаем.

Юрүзәннән хатлар килсә,

Кайт инде, дип, гөлкәем.

Җыр бетте, залда ут кабынды, тынлык сакланды. Сөмбел: «Беттем», - дип уй­лап Госманга карады, шулчак кемдер кул чаба башлады, зал аңа кушылды. Сөм­белне, сәхнәдән җибәрмичә, кабат-кабат җырлаттылар.

- Алкышларыгыз өчен бик зур рәхмәт. Мин бүген зур сәхнәгә беренче мәртәбә аяк бастым. Чыгуымның сәбәбе - шушы көннәрдә әтием урынына калган абыем, студентларның яраткан укытучысы, про­фессор Әнвәр Ибраһимовның туган көне. Аны чын күңелемнән туган көне белән котлыйм. Әнвәр абый, Галимә апа, барлык җырларым сезгә!

Абыйсы белән апасына көтелмәгән бүләк булды, алар яшьләнгән күзләрен сөрттеләр.

Сөмбел укырга да, җырларга да, апасы белән эшкә йөрергә дә өлгерде. Шулай итеп икенче курс тәмамланды. Иптәш­ләре кайсы кая таралышып бетте, тик Сөмбел генә җәйне эштә, өйдә үткәрде, буш вакытларында улы янында булырга тырышты. Улын теле ачылу белән абыйсы һәм апасына «зур әти», «зур әни» дип әй­тергә өйрәтте.

Абыйсы белән апасының: «Бәлки Сөм­бел кияүгә чыгар да баланы безгә калды­рыр», - дип өметләнеп яшәүләрен башына китермәде...

* * *

Арслановлар гаиләсендә дә тормыш үз­гәрде. «Җаны теләгән - елан ите ашаган, өйләнсәң өйлән инде», - дип, Булатны өйләндерделәр, бик гөрләтми генә туй ясадылар.

Булатның хыялы тормышка ашты: озын буйлы, чибәр хатыны белән кул­тыклашып кайтты, җитәкләшеп китте. Беренче мәлләрдә Булат бәхетеннән очып кына йөрде, ләкин тиз сүнде аның сөенече, йөрәгендә нишләптер җиңү быр­гылары яңгырамады. Аңа нидер җитми кебек тоелды, күңел түре нидер эзләп актарынды...

Чибәр Фәридә аз сөйләште, тыйнак кына елмайды, кайнатасы белән кайнанасына Сөмбел кебек әткәй-әнкәй дип өзелеп тормады, «Сез» дип кенә эндәште. Әлфис яңа җиңгәсенә бүре баласы кебек карады. Булат Фәридәнең бу өйдә Сөмбел урынын яулый алмавын сизде. Янып-көеп тормыш алып барган, тәмле ашлар пешергән, һәр гаилә әгъзасына хөрмәт белән караган, елыйсы килсә дә елмаеп торган Сөмбелнең нәкъ каршысы иде шул Фәридә. Әтисе, әллә Сөмбелне бик ярат­канга, Фәридәне бөтенләй өнәмәде.

- Ташкурчак, көлә дә белми. Чит кеше кебек «Сез» ди бит, колхоз рәисе белән сөйләшәмени. «Әткәй» дисә, теле корыр дип куркадыр инде. Сөмбел өйгә көлеп керсә, кояш чыккандай була иде, ә бу кайтса, кар яугандай өшетә башлый, - дип, Шәүкәт абый атна саен тузынды.

Булат әти-әнисенең салкын карашын күрми калмады. Үзе дә кайвакыт Әлфис янына, серле бүлмәгә кереп, элек бишек эленгән буш кадакка озаклап карап тора иде. Фәридә:

- Шул бүлмәгә күчик, анда урын да иркенрәк, яктырак та. Тәрәзә төбендәге гөлләр бик матур, - дип әйткән иде, Булат шунда ук:

- Ул Әлфис бүлмәсе, тияргә ярамый, - дип каршы төште.

- Әлфис безнең урында йоклар, нигә берүзенә шундый зур бүлмә, бала көен көйлисең, - диде Фәридә коры гына.

Аларның үзара сөйләшүләрен ишеткән Шәүкәт абый түзмәде:

- Килен кеше үз бүлмәсен үзе бизәргә тиеш. Әлфискә тимәгез, - дип, өйдән үк чыгып китте.

Гөлфия апа ни әйтергә дә белми каушап калды. Фәридә белән ул уртак тел таба алмады, килене болай начар да түгел, үзе бик чибәр дә, ләкин нәрсәдер җитеп бетми бу балага. Сөмбел аның кебек чибәр булмаса да, үзенә тартып торучы ниндидер сөйкемле сөяге бар иде шул. Сөмбел белән Азаматны исенә төшереп: «Кайда йөрисез икән, балаларым?» - дип, еш кына елап та алды.

Сөмбел киткәч, Байрас та канаты сын­ган кошка охшап калды, өйгә кайтмас булды. Сөмбелне сагынып, йөрәге әрне­де. Беркөнне үз-үзенә урын таба алмый­ча, Әлфис янына керде. Ул кергәндә энесе йокларга җыенган иде, абыйсын күреп:

- Кил, абый, менә монда ят, менә бу - апаның мендәре, иснәп кара әле, - дип, аны үз янына чакырды, юрганын ачты.

- Кара, апа күлмәген онытып калдырган, кесәсендә Азаматның башлыгы. Иснәп карале, апаның исе килә. Мин бу күлмәкне, әни юмасын дип, яшереп кенә саклыйм. Фәридә апа күрсә, алып кияр дип куркам. Ул бит апа белән Азамат турында берни белми. Миңа әти белән әни, ялгыш ыч­кындыра күрмә, диделәр. Мин Сөмбел апаны шундый сагындым. Хәзер бу күлмәкне һәрвакыт яныма куям, - дип, күлмәкне рәтләп сузып салды да юрган белән каплап куйды. - Менә шулай, - дип, башын мендәргә салды.

Бу күренеш Байрасны телсез калдырды, тамак төбенә төер утырды.

«Йә Ходаем, акылдан яздырма бу сабый­ны. Кайда син, Сөмбел? Тизрәк әйләнеп кайтсаң иде...»

Байрас энесен юатыр сүзләр тапмады, аның башыннан сыйпады. Энесенең газап­лануын күреп, нинди көчле Байрас та күз яшьләрен тыя алмады. Кайчандыр Сөмбел күз яшьләре түккән мендәр өстенә аның да күз яшьләре кушылды.

Байрас ничә тапкыр, адрес сорап, Сөм­белнең әнисе Сания апа янына барды. Сания апа:

- Сөмбелнең адресын бирмим, сорама да, - дип башын гына селкеде. Аптырагач, әнисе Сөмбелгә Байрасның аны эзләве ха­кында хат язды. Сөмбелдән:

«Эзләмәсен. Адресымны бирмә. Әни, башка миңа алар турында бернәрсә дә яз­ма, ишетәсем дә килми. Онытырга ирек бир, яраларыма тоз салма», - дигән җавап килде.

Сания апа бу хатны Байраска укытты. Егет исә:

- Мин көтәм әле, апа. Сине дә ялгызың­ны ташламыйм, - дип, җае чыккан саен килеп йөрде.

Яңа ел бәйрәменә хат белән бергә Аза­матның ике фотосурәте килде. Аның бер­се Әлфискә дип аталган, артына: «Туган көнең белән, абыем!» - дип язылган. Хатта Әлфискә апасыннан дигән туган көн бүлә­генең бәрәңге базында икәнлеге әйтелгән иде. Сөмбел әнисеннән фото белән шушы хатны Әлфискә тапшыруын үтенгән.

Сания апаны бәйрәм белән котларга дип, Байрас та килде. Аның күзләреннән үк Сөмбел турында нинди дә булса сүз ишетәсе килгәне аңлашыла иде. Сания апа түзмәде, хатны Байраска сузды. Ул бик сөенде, тизрәк әниләрен, Әлфисне шатландырырга ашыкты.

Әлфиснең туган көненә дип, бәрәңге ба­зына яшерелгән тартманы ачуга, өйгә алма исе таралды. Тартмадан хат белән күлмәк чыккач, Әлфиснең шатлыгы эченә сыйма­ды. Апасы аның туган көнен онытмаган ич! Азаматның фотосурәтен кулдан-кулга, елый-елый, үбә-үбә йөрттеләр.

Язгы чәчү вакыты җитте. Байрас Са­ния апаның йорт-курасын караштырып, бәрәңгесен утыртышып китте. Әйткәнне дә көтмичә, һәр эшне үзе белеп эшләде. Көзен исә печәнен, утынын әзерләде, бө­тен келәтне бодай белән тутырды.

Сания апа Сөмбелдән тагын хат алды. Конверт эчендә хат белән Сөмбелнең фо­тосы да бар иде. Сания апа, күзләре тал­ганчы, кызының фотосын карады, кабат-кабат хатны укыды. Мондый шатлыкны эчтә яшереп саклап буламыни, кич белән Байрас килүгә, аның алдына Сөмбелнең хатын, фотосын куйды.

-  Сөмбел югалмас, Алла теләсә, укып бетерүгә кайтыр, - дип сөйләнә-сөйләнә, чәй әзерли башлады.

Байрас фотодан күзен ала алмады. Сөм­бел шундый матур, чия төсле күлмәге кара чәченә бик килешә, бәхетле булуы елмаюыннан сизелә иде.

«Укыган кеше янында надан шофер булып йөреп булмас», дип, Байрас шул ук көзне Чиләбе инженерлар әзерләү инс­титутының читтән торып уку бүлегенә укырга керде. Укыды да, эшләде дә. Хәзер инде Сөмбелнең тиз генә кайтмаячагы көн кебек ачык иде. Ул аның кайда икәнлеген белсә дә бармады. Сөмбел кайтуга, мин аңа тиң булырга тиеш дип, сабыр гына көтәргә булды.

Әлфиснең чәчәкләре көзен бакча туты­рып чәчәк атты, ул бөтенесен апасы куш­канча эшләде. Бакчага Фәридәнең кулын да тактырмады, үзе утыртты, үзе алды. Апасы кышын кайтса, сыйлармын дип, алмаларны төреп, тартмага тутырды.

Булат та бу бакчаны бик ярата, буш ва­кыты булган саен, карт алмагач төбендә утыра иде. Соңгы айларда ул гел моңсу йөрде, беркөнне төшендә улын күрде. Улы биек кыяга менгән дә, төшә алмыйча, әти-әни дип, үзәк өздереп елый, Булат, ничек үрелсә дә, буе җитми, юата да ал­мый. «Улым, улым, елама», - дип уянып китте.

Менә шуннан бирле ул үз-үзенә урын тапмый, эче поша, улын сагына башлады. Фәридә бала табар да барысы да онытылыр дип, үзен тынычландырырга тырышты. Ләкин, нишләптер, Фәридә генә авырга узмады.

- Фәридә, бала кирәк безгә. Өйләнеш­кәнгә ике ел бит, берәр малай алып кайтыр идең, - дип, Булат берничә тапкыр әйтеп тә карады.

Фәридә генә:

- Булыр әле, без яшь бит, кая ашыгырга? Бүлмә кечкенә, - дип, җиңелчә җавап бе­лән котылды.

Фәридәнең гәүдәсе төз, матур, кул­тыклашып барганда, аңа бик күп егетләр борылып карый. Булат моңа хәзер сө­енмәде дә, көенмәде дә, колагыннан бала елаган тавыш китмәде. Әгәр әтисе хаклы булса, барлык кылган гамәлләре үкенечкә калса... Фәридәгә өйләнәм дип, улын, Сөмбелнең яшьлеген корбан итте. Теләгенә иреште, аның хатынына күпләр кызыгып карый, бәлки, Булаттан көнләшәләрдер дә, тик аның гына исе китми, һәр кайткан саен, әтисенең ни әйтергә теләгәнен күзләреннән күрә, үзенең сүз башларга кыюлыгы җитми. Шулай да әтисе түзмәде:

- Улым, нәрсә булды сиңа? Җилкәләрең салынып төшкән, башың түбән иелгән, ка­дерле әйберен югалткан кешедәй, җиргә карап йөрисең. Инде теләгеңә ирештең, хыялларың тормышка ашты, тагын нәрсә җитми соң? - дип сорап куйды.

- Әти, йокларга ятсам, колагыма бала елаган тавыш ишетелә, улымны бик сагы­нам. Син хаклы булгансың, ниләр югалт­канымны соң аңладым...

* * *

Сөмбел, җәй буе апасы янында эшләп, тәҗрибә туплап, дүртенче курска килде. Укудан соң репетициягә йөгерде. Ул татар дөньясы йолдызлары - Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова җырларын бик яратып башкарды. Башкорт, татар концертлары килсә, берсен калдырмый аларга йөрде. Сөмбел үзе дә еш кына концертларда катнашты, үзенә күрә кечкенә йолдызга әйләнде. Аның репертуары баеды, микро­фон белән җырларга өйрәнде, еллар аның тавышына көчле тембр өстәде. Бишенче курсны бетергәч, ансамбль Үзбәкстан буйлап гастрольгә чыгып китте. Сөмбел авылга кайтырга юллык, күчтәнәчләр, бү­ләкләр алырлык акча булыр дип, аларга кушылды. Госман аның фотосын зурай­тып, афиша ясатты, өстенә зур хәрефләр белән «СӨМБЕЛ» дип яздырды. Төрле почмакка сибелгән татар, башкорт халкы аларның концертларын сагынып көтеп алды. Сөмбел җырлаганда, алар туган якларына кайтып килгәндәй булдылар, якыннарын сагынып еладылар. Җырчы кызның даны еракларга таралды. Таш­кент, Фирганә, Сәмәрканд шәһәрләрен­дә аларга, тамашачылар соравы буенча, өстәмә концертлар бирергә туры килде. Сөмбел чит җирдәге татар-башкортның күплегенә аптырады. «Мине монда ачы язмыш җилләре ташлады, болар ничек килеп эләккән?», дип уйланды.

Алар ай буе ил гизеп кайтты. Акча Сөм­бел уйлаганнан да күбрәк җыелды.

- Гаилә кассасына минем дә әзрәк өле­шем керсен, — дип елмаеп, эшләп алган акчасын абыйсы алдына куйды.

- Кирәкми, үскәнем, үзеңә булсын.

- Мин сезгә бурычлы, абый, кылган яхшылыкларыгызны акча белән генә бәхил­ләтә алсам, күпме булса да түләр идем.

Абыйсы белән апасы бер-берсенә серле карап куйдылар.

- Сөмбел, без синнән бернәрсә сорамакчы идек.

- Сез әллә нинди бүген, мин юкта нидер булмагандыр ич? — дип, куркып, тизрәк улын кулына алды Сөмбел.

- Сөмбел, син әле яшь, тормышың алда, кияүгә чыгарсың, тагын бала табарсың, бәлки Азаматны безгә калдырырсың? - ди­де абыйсы. Үзе тирләп чыкты, кулларын уды, кая карарга белмәде. - Без аны укы­тырбыз, зур кеше итәрбез, бөтен җыйган байлыгыбыз аңа калыр.

Булачак табиб, бу сүзләрдән аптырап калса да, үзен бик тиз кулга алды.

- Әйдә, улым, йокларга кирәк, - дип, улын икенче катка үз бүлмәләренә алып менеп китте.

Ул бүлмәсеннән төшкәндә, абыйсы бе­лән апасы һаман шул килеш уйга батып утыра иде.

Сөмбел салмак кына сүз башлады.

- Әгәр кылган яхшылыкларыгыз өчен улымны сорыйсыз икән, башта минем җанымны алыгыз. Мин инде ике тапкыр үлемнән калган кеше, өченчесен күтәрә алмам. Мин сезгә ниләр кичергәнемне сөй­ләмәдем. Мине жәлләвегезне дә теләмим. Балам карында чакта ике тапкыр үлем белән күзгә-күз очраштым, мине караучы карт табиб: «Яраларың төзәлер, тик башка балаң гына булмас, берәр могҗиза гына ярдәм итмәсә инде», - диде.

Бүлмәдә тынлык урнашты, бу вакытта өчесенә дә бик авыр иде.

- Баламны сагынып саргаермын, нигә кирәк миңа ул диплом, үзе яралы кеше кем­гә ярдәм итә алсын? Туган ягыма кайткач, баламны сатып, белем алдым, диярменме? Аны бит анда әби-бабасы көтә. Ничә ел сез минем өчен әти дә, әни дә булдыгыз, Азамат та сезгә оныгыгыз кебектер, дип уйладым. Мин сезнең хәер-фатихадан башка китәргә җыенмыйм. Әгәр яхшылыкларыгызның башка бәясе юк икән, миңа бер йотым агу җитә, бирегез агу, аннан алырсыз баламны, - дип, сүзен тәмамлады Сөмбел, авыр сулап.

- Юк, балам, алай димә, зинһар, кичер безне, кичер без карт җүләрләрне, - дип, Галимә апасы Сөмбел алдына килеп тез­ләнде. Үзе елады, үзе Сөмбелне кочаклады.

- Син бездән китсәң, ничек яшәрбез? Алар, кочаклашып, бик озак еладылар, абыйсы да күзен аска яшерде. Ниһаять, Сөмбел телгә килде.

- Мин бит аны сездән бөтенләйгә алып китмим. Әллә мине сезнең картлыгыгыз турында уйламый дисезме? Мин сезнең алда бурычлы.

- Син безнең хакта уйлыйсыңмы? Чын­лапмы?

- Мәктәпне бетергәч, мин аны монда укырга китерермен. Укыр, эшләр, карт­лык көнегездә яныгызда булыр, тик ях­шы кеше генә булып үссен. Мин шулай уйлап йөри идем, абый, сез бүген мине шаккатырдыгыз. Сездән мондый сүзләр көтмәгән идем.

- Кичер безне, Сөмбел, без һәрвакыт сезне көтеп яшәрбез. Бу сүзләребез белән рәнҗеткән булсак, зинһар, гафу ит, - дип, абыйсы Сөмбелне кочаклап алды.

- Мин әйткән сүземдә торам, абый, сезнең картлыгыгыз Азамат кулында бу­лыр. Сез аны бик иркәлисез, бездә аңа иркәләүләр эләкмәс, ул чын ир булып үсәргә тиеш, аның нәселе бик яхшы, чибәр кешеләр, - дип елмайды.

Бу сөйләшү ике якка да җиңеллек ки­терде, алар бер-берләренә тагын да якы­найдылар.

- Син искиткеч яхшы кеше, Сөмбел, без сезне бик сагынырбыз инде.

- Сагынсагыз, безгә ешрак кунакка кайтырсыз. Әле бит тагын ярты ел бар, ә мин иртәгә китүче кебек сөйләшәм. Әй­түе генә җиңел, өйгә кайтмаганга алты ел. Мин бит хәзер бөтенләй икенче кеше, киткәндә бала гына идем...

- Ә хәзер син - тирә-яктагы иң чибәр хатын, үзең әле югары белемле табиб та. Сөмбел, ачуланмасаң, бер сорау бирим әле. Улыңның әтисе, кире кайт, дип килсә, нишләрсең?

- Ул инде өйләнгән булырга тиеш. Ни­чек кенә булмасын, кирегә юл юк. Миндә аның мәңгелек истәлеге калды, ул миңа шундый бала бүләк итте, мин аңа үпкәлә­мим, үткәнемә үкенмим. Мин яңа тормыш башларга җыенам...

Алар шулай таң атканчы сөйләшеп утырдылар.

* * *

Сөмбел әнисенә үзенең фотоларын, афишаларын җибәрде, Сабантуйга матур күлмәк-яулык салды. Әлфисне дә онытма­ды, аңа дип күлмәк җибәрде.

Посылканы алгач, әнисенең шатлыгы эченә сыймады. Сөмбелнең афишасы шун­дый матур, сокланып туя алмассың. Аның кызы шундый булганмы? «Бу афишаны Байраска да күрсәтермен әле, ул мескен һаман Сөмбелне көтә бит...»

Байрас - баһадир инде хәзер, ничә ел көрәшеп, Сабантуй батыры булды. Андый чибәр егет тирә-якта юк, күп кызлар аның турында хыялланадыр, ул гына берсен дә күрми. Үзен инженер итеп куйдылар, киләсе елга укуын бетерә. Менә бит ул мәхәббәт кешене нишләтә! Сөмбел укый дип укырга керде, Сөмбел җырласа, мин көрәшәм, дип, көрәшкә чыкты - барысы да мәхәббәт хакына. Мәхәббәт аны үрләргә үрләтте. Алар, бер-берсеннән ерак бул­салар да, икесе дә бу тормышта кирәкле, укымышлы кешеләр булырга теләде.

Сания апа янына Байрас, күбесенчә, Сөмбелнең хатларын укырга килә иде. Аның ни әйтергә теләгәнен Сания апа ялварулы күз карашыннан ук аңлый. Бү­ген дә егет килеп керүгә:

- Уф, Ходай биргән бит сиңа күзләр­не, җаныңны чыгарып салырсың. Менә кил, кара, - дип көлеп, түр якның ишеген ачты. Сания апа Сөмбелнең афишасын олы рамга куйган иде. Байрас үзенең зур гәүдәсе, киң җилкәләре белән бөтен ишек­ не каплады. Ул бик озак афишага карап торды, аннары әкрен генә якын килеп, фотодагы Сөмбелнең иреннәрен, чәчлә­рен бармаклары белән сыйпап карады, әйтерсең, ул сурәтне түгел, Сөмбелне иркәли иде. Байрас күзләрен йомды, авыр итеп сулап куйды. Сания апаның карап торуын сизгәч, уңайсызланып, тышка ук чыгып китте.

- Әйдә, кер инде, чәй эчик, - дип, Сания апа аның артыннан чыкты.

- Сания апа, әгәр Сөмбел кияүгә чыгып калса, мин ничек яшәрмен? Мин бит аны гына көтеп, өметләнеп яшим, башкача булыр дип уйларга да куркам.

Сания апа, елмаеп:

- Бер елдан кайтам, дигән, менә, хатын укы, шунсыз барыбер китмәссең, - диде.

Байрасның йөзе яктырып китте, матур итеп көлеп куйды. Аның күзләре: «Син генә минем хәлемне аңлыйсың, Сания апа», - дия иде кебек.

* * *

Югары уку йортларында укулар тәмам­ланды. Сөмбелнең чыгарылыш кичәсе килеп җитте. Диңгез төсендәге тукымадан бик матур озын күлмәк тектеләр. Укуын тәмамлавын котлап, абыйсы белән апасы алтын чылбыр һәм алтын беләзек бүләк итте. Алар, дүртәүләшеп, киенеп-ясанып, институтның актлар залына киттеләр. Зал шыгрым тулы иде. Ата-аналар бала­ларының шатлыгын уртаклашырга дип килгән.

 

Менә шушы кызыл катыргы эчендә алты ел гомер. Бу алты елда ниләр генә булмады: сөенечләр, көенечләр, йокысыз үткән төннәр, бәхетле мизгелләр...

 

Сөмбел дә туган якларына кайтырга җы­енды. Аэропортка ике олы чемодан, сумка­лар белән килде. Апасы юл буе елап барды, Азамат аның күз яшьләрен сөртте:

- Зур әни, елама, мин сиңа хат язармын, - дип юатты.

 

Сөмбел үзенең алты ел элек бер нәр­сәсез, шул баланы күтәреп килүен исенә төшерде. Ул вакытта абыйлары үз канат­лары астына сыендырмаса, ялгыз башы кая барып төртелгән булыр иде икән? Ходай аңа йөзе белән борылды, җитәр бу балага газапланырга дип кызгангандыр, күрәсең.

 

Август уртасы. Печән вакыты. Әнисе болындадыр, мөгаен.

 

Самолет аларны туган якка, Урал таула­ры аша Чиләбе шәһәренә китереп төшер­де. Ул автобус белешеп тормады, аэропорт янында торучы таксиларның берсе белән авылына кайтып китте. Туган авылына якынайган саен, ныграк дулкынланды, әнисе ничек каршылар, дип уйланды.

Кояш баеп килгәндә, такси Сөмбелләр­нең ачык капкасы алдына килеп туктады.

- Сезне капка ачып каршылыйлар, кыч­кыртып тавыш биримме? - диде таксист.

- Кирәкмәс, алар безне көтмиләр, - дип, Сөмбел акчасын түләде, машинадан чыкты. Әйберләрне капка төбенә бушат­кач, таксист китеп барды.

Сөмбел керергә ашыкмады, тирә-ягына каранды, туган авылы һавасын сулады. Азамат, әнисенең итәгенә тотынып, та­ныш булмаган җирне күзәтте.

Киң эшләпәле берәү ишегалды урта­сында торган йөк машинасыннан сарай башына печән ата иде. Ул кинәт артка борылып карады. Аларны күргәч, эшеннән туктап калды, бераз карап торды да сәнәген кадап җиргә сикерде һәм әкрен адымнар белән аларга таба килә башлады. Ул эшләпәсен салгач кына, Сөмбел аны танып телсез калды. «Байрас, син монда нишләп йөрисең?» - диясе килде, теле әйләнмәде, беренче тапкыр күргәндәй карап тик торды. Азамат, аптырап, бер әнисенә, бер каршында торган зур гәүдә­ле абыйга карады. Абый эндәшми, аның әнисенә карап тора, ул әкрен генә күз ка­рашын Азаматка күчерде дә аның алдына чүгәләде:

 

- Азамат, кайттыңмы, кил миңа, - дип кулын сузды.

 

Азамат каршы килмәде, кызыксынулы күзләре белән Байраска карап, көтмә­гәндә:

 

- Син минем әтиемме? - диде.

Сөмбел улының сүзләреннән сискәнеп китте:

- Улым...

 

Байрас аңа әйтеп бетерергә ирек бир­мәде, «эндәшмә» дигәнне аңлатып кулын күтәрде, бер кулы белән күкрәгенә бала­ны кысты.

 

- Әйе, улым, мин синең әтиең.

Сөмбел, бу сүзләрне ишетеп, баскан урынында катып калды.

-Байрас!

 

Байрас, «Дәшмә!» дигәндәй, каты итеп Сөмбелнең кулын кысты.

- Мин сине шундый сагындым, улым, - дип, баланы кулына алды. – Әниеңне үбеп алыйк әле, мин аны да бик сагындым, - диде дә, Сөмбелне күкрәгенә кысып, маңгаеннан үпте.

 

Азамат бер кулы белән әнисен кочак­лады да матур итеп көлеп җибәрде. Ул ике яктан икесен кочаклап, чуп-чуп үбеп алды.

 

- Әтием, мин сине бик сагындым. Ә бу зур машина кемнеке? Минем машинага утырасым килә.

 

- Байрас, нишлисең син? Ул бит бала, алай ярамый, - диде Сөмбел, күз яшьлә­ренә төелеп.

 

- Ярый, мин сезне алты ел көттем, - ди­де дә, борылып, Азамат белән машинага та­ба китте. - Сания апа, кунаклар кайтты!

- Бу кызу эш вакытында нинди кунак­лар? - дип сөйләнә-сөйләнә, Сөмбелнең әнисе килеп чыкты.

 

Капка төбендә, чемоданнар арасында әле һаман зиһенен җыя алмый басып тор­ган Сөмбел, әнисен күргәч, елап җибәрде. Әллә аптыраудан, әллә әнисен бик сагы­нуын аңлаудан:

- Әни, әнием, - дип үкседе.

- Сөмбел балакаем, син түгелме соң? - дип, әнисе кызын кочаклап алды. - Бала кая?

- Әнә, Байрас янында.

Әнисе оныгына таба йөгерде, ике арада нишләргә белмәде.

- Әйдә, балам, нишләп һаман анда то­расың?

Байрас эндәшми генә чемоданнарны ишек төбенә китереп куйды.

- Сез өйгә керегез, мин печәнне үзем атып бетерермен. Ә син, улым, шунда утырып тор, әнә, рулен боргала.

Бер йөк печәнне сарай башына ничек тутырып бетергәнен үзе дә сизми калды, йөрәге шатланып, «ул кайтты, кайтты» дип типте.

- Улым, эш бетте. Әйдә, икәү мунча кереп чыгыйк, - дип, Азаматны үзе белән мунчага алып китте. Җан тартмаса, кан тарта, бала аңардан читенсенеп тормады, сөенде, көлде. Аның көлүләре әнисенекенә, күзләре әтисенекенә охшаган иде.

- Әти, ә син мине машинага утыртып йөртерсеңме? Минем зур машинада бер дә йөргәнем юк, - диде Азамат, Байрасның муеныннан кочаклап.

- Йөртәм, әлбәттә, иртәгә үк.

- Син бүген кем белән йоклыйсың?

- Синең белән инде, улым.

Алар шулай сөйләшә-сөйләшә юын­дылар.

Сания апа кызы белән оныгы кайту шат­лыгыннан елады да, көлде дә. Ашыга-ашыга өстәл әзерләде. Сөмбел әнисенә булышып йөрсә дә, уйлары капка төбендә иде.

- Әни, миңа нишләргә? Ник балага «мин синең әтиең» диде ул? Мин хәзер ни­чек аңлатыйм, башым да эшләми. Байрас монда нишләп йөри? Син, балам, ныклап уйла, андый егет­не көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың. Байрас сине ничә ел көтте, башта мин дә каршы килдем, ә ул әнә шулай үз өенә кайткан кебек килә, бар эшне үзе белеп эшли. Синең хатларны укып сөенә. Ул сине бик ярата, кызым, бәхетеңә каршы килмә.

- Ни сөйлисең син, әни? Кеше ни дияр, алар бит бертуганнар.

- Кешеләрме? Мондый егет асылын кире каксаң, җүләр, диярләр.

Азамат белән Байрас мунчадан кайтты­лар. Байрас, керүгә, без юкта ни сөйләш­тегез дигәндәй, Сөмбелгә карап куйды. Сөмбел ничектер каушап калган, үзен чит кешеләр арасында кебек тота иде. Алар бергәләшеп чәй эчтеләр. Азамат:

- Мин әти белән йоклыйм, - дигәч, Сөмбел сискәнеп китте. Ул авызын ачарга өлгергәнче, Байрас:

- Әбисе, без улым белән теге бүлмәгә кереп ятыйк, - дип, Азаматны үзе белән алып кереп китте.

Сөмбел, аптырап, ни әйтергә белми, әнисенә карады.

- Курыкма, кызым, Байрас нишләгәнен яхшы аңлый.

Ул кичне Сөмбел әнисе белән аш бүл­мәсендә бик озак сөйләшеп утырды, таң алдыннан гына йокларга ятты. Иртән ул уянганда, Азамат белән Байрас урынна­рында юк иде. Сөмбел йөгереп ишегалды­на чыкты. Әнисе, кызының куркынган йө­зен күреп, тынычландырырга ашыкты.

- Байрас Азаматны үзе белән алып кит­те, озакламый кайтырлар.

Төшке аш вакыты тирәләрендә капка төбенә өр-яңа кызыл «Жигули» машинасы килеп туктады. Машинадан кара костюм-чалбар кигән, зәңгәр күлмәгенә килешле галстук таккан Байрас төште. Ул бу кос­тюмда искитмәле чибәр һәм дәрәҗәле егет асылы иде. Бу инде майкадан йөргән озын чәчле гади генә шофер түгел иде шул. Яңа гына мунчадан чыккан Сөмбел озын чәчләрен җилдә киптереп маташа иде. Аларның күз карашлары очрашты. Азамат әнисенә ашыга-ашыга үзенең күр­гәннәрен сөйли, тик улының сүзләре генә Сөмбелнең башына керми. Байрас аңа якынрак килеп басты, ул аны кочаклап алыр кебек иде, ләкин үзенең хисләрен тыеп кала алды.

- Безгә икәүдән-икәү генә сөйләшергә кирәк. Мин эштән соң кайтырмын, - диде дә борылып чыгып китте.

Кич баланы йоклаткач, Байрас Сөмбел­не елга буена чакырды. Алар әкрен адым­нар белән елга буена төштеләр. Сөмбелнең балачагы шушы елга буенда, әрәмәлектә үтте. Кышын малайлар белән кәшәкә суктылар, җәен күлмәк итәге белән балык сөзделәр. Әрәмәлек киңәеп киткән, елга гына элек ничек акса, хәзер дә тыныч кы­на, кичке тынлыкны бозып, челтер-челтер ага. Байрас әкрен генә Сөмбелнең чәч толымнарын кулына алды. Сөмбел исә кайчандыр дусты, туганы булган, авыр чакта һәрвакыт ярдәм иткән Байрас янын­да үзен ничек тотарга белмәде.

- Сөмбел, син киткәнче үз хисләремне әйтергә өлгермәдем. Мин сиңа беренче мәртәбә күргәннән бирле гашыйк. Синең абыйны яратуыңнан көнләштем. Син һәрвакыт миңа карап елмая идең, мине шушы елмаюларың белән нинди газап­ларга салуыңны аңламадың. Хәер, мин сиңа әйтеп карадым, син генә барысын шаяруга әйләндердең, - дип, аны үзенә таба борды.

Аның күзләренең матурлыгы бозны түгел, ташны да эретер иде... Сөмбел үз уйларыннан куркып калды. Байрас, иелеп, аның татлы йомшак иреннәреннән үбеп алды.

- Беләсеңме, шушы иреннәргә бер ге­нә кагылсаң иде дип, күпме хыялландым мин. Хәзер инде бу иреннәрне туйганчы үбәчәкмен, мин аларга беркемне кагыл­дырмаячакмын.

Ул аны тагын үпте, иркәләде.

Сөмбел инде ир-ат кулының нинди булуын да оныткан иде. Байрасның көчле куллары, назлы иреннәре аның башын әйләндерде, күкләргә менгерде, суларга салды. Ул хәзер өлгергән хатын, ул да иркәләүләргә сусаган икән бит. Байрас аны җибәрергә ашыкмады, аның калтыравын сизеп, көчле куллары белән күкрәгенә кысты.

- Сөмбел, минем хатыным, тормыш юлдашым бул. Мин сине беркайчан рән­җетмәм, әти-әни кебек тату яшәрбез. Мин сине үлгәнче яратырмын, - дип пышыл­дады. Аның кайнар сулышы Сөмбелнең битен, колакларын, чәчләрен яндырды.

- Сөмбел, бәлки, син дә мине бервакыт яратырсың. Мәхәббәтемне кире какма, мин сине бик бәхетле итәрмен.

Сөмбел үз-үзен кулга алырга, тынычла­нырга тырышты.

- Байрас, мин моңа әле әзер түгел. Әллә өнем, әллә төшем, аңлый алмыйм. Кайткан көнемнән бирле син мине үзеңнең сүзлә­рең белән гаҗәпләндерәсең. Болай булыр дип башыма да китерә алмадым, мин кит­кәнгә барыгыз да шатлангансыздыр, дигән идем. Сине дә, күптән өйләнгәндер, дип уй­ладым. Син мине ашыктырасың, уйларга да мөмкинлек бирмисең. Байрас, алай ярамый, сез бит туганнар, Булат ни дияр? Сезнең арагызга керәсем килми, минем аркада ике туганның дошманлашуын теләмим. Әткәйләр ни дияр?

- Алар әйтәсен әйттеләр инде. Булат өйләнде, теләгенә иреште. Ә әти безгә күп­тән үзенең хәер-фатихасын бирде, әти-әни сине бик ярата, сагына, кайтуыңны көтә, минем кебек, - диде дә тагын Сөмбелне үбә башлады.

Алар бу таңны су буенда бергә кар­шылады. Иртән Сөмбел әкрен генә улы янына кереп ятты, Байрас эшкә китте. Ул бүген бик бәхетле, буй җитмәс хыялы тормышка ашты. Ул бүген беренче тапкыр үзе яраткан иреннәрне үпте.

Төштән соң Байрас тәмле әйберләр кү­тәреп кайтты.

- Әйдә, җыен, әтиләргә кайтабыз, - ди­де, үзе, «ярдәм ит инде» дигәндәй, Сания апага карап куйды.

- Әйе шул, барып кайтыгыз, кодалар­ның күңеле булыр, - дип, Сания апа кар­шы килмәде.

 

- Азамат, бабайларга барабызмы? Анда сине әбиең, абыең көтә.

- Барабыз, барабыз. Әни, әйдә, бабай­ларга барыйк инде!

Сөмбел аптырап:

- Бүген үкме? - диде. Ул, Байрас тагын бер мөгез чыгармагае, дип курка иде.

- Бүген, - диде Байрас, кире чигенергә урын калдырмыйча.

- Ярар, җыеныйм, чыгып торыгыз.

Байрас Азамат белән Сания апаны, Сөмбел кире уйлаганчы дип, тизрәк алып чыгып китәргә ашыкты.

- Әби, булыш миңа. Сөмбел курка, ә минем бер көн дә көтәсем килми. Хәер-фатихаңны биреп җибәр, мин барыбер аңа өйләнәм.

Сөмбелнең әнисе елмаеп баш какты. Ул риза иде.

Сөмбел киенеп чыккач, Байрас сокла­нуын яшермәде:

- Азамат, әниең шундый чибәр. Әгәр күрсә, безнең сукыр мулла да гашыйк булыр.

Әйе, аның каршында элекке ябык кеч­кенә Сөмбел түгел, уртача гәүдәле бик сөйкемле яшь хатын иде. Өстенә кигән зәвыклы, кыйммәтле киемнәре, өелгән чә­че, биек үкчәле аяк киеме - болар барысы аны затлы хатын итеп күрсәтә иде.

Байрас Сөмбелне үз янына алга утырт­ты. Азамат артта басып барды, аңа бөтен әйбер яңа, кызык, юл буе сөйләде, көлде. Сөмбел Ахунга якынайган саен дулкын­ланды, куллары калтырады, аяклары хәлсезләнде. Кызыл капканы узганда, ул төшеп кире йөгерер хәлгә җиткән иде. Бай­рас, аның хәлен тоеп, кулын кысты.

- Тынычлан, барысы да яхшы булыр, мин синең белән, син минем белән, - дип елмайды. - Шулаймы, улым?

- Юк, Байрас, - диде Сөмбел, куркып. - Алай димә, аңламаслар, син үзең дә нишләгәнеңне аңламыйсың. Бер йортка ике тапкыр килен булып төшмиләр, мин риза түгел.

Бу сүзләрдән Байрасның кәефе кырыл­са да, сиздермәде.

Менә алар Байрасларның тыкрыгына килеп җиттеләр. Байрас, капка төбенә ки­леп туктауга, каты итеп кычкыртты. Кем­дер капканы ачты, машина ишегалдына кереп туктады. Машина каршында басып торган Булатны күреп, Сөмбел куркып кал­ды, йөзе ап-ак кәгазь төсенә керде. Ул да, Сөмбелне танып, баскан урынында тора­таштай катып калды. Байрасның йөрәген көнчелек уты яндырып үтте.

- Әйдә, улым, килеп җиттек, - диде ул, үзе Сөмбелдән күзен алмады. Азаматны кү­тәреп, машина өстенә бастырып куйды.

- Әткәй, кил әле монда. Күрегез, кем кайтты безгә.

Шәүкәт абый, нидер сизенеп, абына-сөртенә машина янына килде. Бер улына, бер балага текәлде. Бала аңа эндәшми генә карап торды да, үрелеп, Байрасны кочаклады.

- Әти, бу кем?

- Бу синең бабаң, исәнләш, исемеңне әйт.

- Исәнме, бабай, мин Азамат.

- Исәнме, улым, кайттыңмы, без сине бик сагындык, бигрәк зур үскәнсең, - диде бабасы, тамагына утырган төерне йотып. - Кил әле үземә, әбиеңә күрсәтим.

Бакчага җыелган халык баланы кулдан-кулга йөртеп сөйде.

Машина янына килеп баскан яшүсмер Сөмбелгә текәлеп карап тора башлады. Сөмбел, аны танып: «Солтаным», - дип пышылдады. Әлфис, абыйларына охшап, озын буйлы, бик чибәр егет булып үскән. Сөмбелнең машинадан чыгарга көче җитмәде, аяк-куллары аңа буйсынырга теләмәде, күзләреннән яшь акты. Моны күреп, Әлфиснең аны кочаклап елыйсы килде; уналты яшьлек егеткә күз яшен күрсәтү оят тоелганга, ул, кинәт борылып, бакчалар артына ук чыгып китте. Шәүкәт абый килеп, машина ишеген ачты.

- Әйдә, кызым, өйгә керик, - дип, Сөм­белгә кул сузды. Аның үзенең дә Сөмбел­гә кушылып елыйсы килде.

- Сөмбел, балакаем, кайттыңмы? - дип, Гөлфия апа да йөгереп килеп җитте. Аны кочаклап бакчага алып керде.

Фәридә, берни аңламыйча, читтән генә барысын күзәтеп торды. Булаттан:

- Бу кемнәр? - дип сорагач, ире, ни әйтергә белмичә, сарайга кереп китте. Йорттагы хәлләр аны бик нык тетрәндер­де, аңа үзен кулга алырга кирәк иде. Улы үскән, Сөмбел үзгәргән, матур хатын бул­ган. Хәзер улы аңа кем дияр?

Әле ишетәселәре алда булган икән...

Булат, әзрәк тынычланып, башкалар янына чыкты. Аны күрүгә, бала, бу абый белән танышмадым дигәндәй:

- Әти, әти, бу кем? - дип, Булатка күр­сәтеп сорап куйды.

 

Шәүкәт абыйның йөрәге әрнеде. Байрас башта каушап калса да сиздермәде.

- Таныш бул, улым, бу Булат абыең, - диде, абыйсының күзләренә карап. - Ике әти булмый бит инде, - дип өстәде.

Булатның башына күсәк белән суккан­дай булды, йөзе агарды. Әйткән сүз - ат­кан ук. Кайчандыр Байрас аңа бу баланы көчләп такты, Булат исә аны матур хатын­га алыштырды. Ә хәзер, рөхсәт тә сорамыйча, тартып алды. Булатка Азаматның абыйсы булудан башка чара калмады.

Сөмбел, Әлфисне эзләп, бәрәңге бакча­сына чыкты. Ул бер почмакка утырган, кул арты белән күз яшьләрен сөртә иде.

- Әлфис, солтаным, - диде апасы, аның алдына тезләнеп. - Үскәнем, син нинди зур егет булгансың, - дип, Әлфисне кочак­лады. - Әллә миңа үпкәң зурмы? Эндәш­мисең дә, Азамат белән дә күрешмәдең. Мин аңа синең хакта бик күп сөйләдем, ләкин сине болай җиткән егет итеп күз алдыма да китерә алмадым.

- Апа, мин сезне һәр елны көттем, чәч­кәләреңне саклап үстердем, ә сез бик озак кайтмадыгыз. Бүген, сезне күргәч, юга­лып калдым, - дип, Әлфис күз яшьләрен сөртте. - Мин сезне бик сагындым.

Байрас, энесенең хәлен аңлап, Азамат­ны күтәреп, бакчага керде.

- Менә бәләкәй абыең, ул сине кечкенә вакытыңда гел күтәреп йөрде, синең белән уйный иде.

- Ә ул ник елый?

 

- Ә син аны юат, кочакла, улым, сөй­ләш, ә без әбиең янына керәбез.

Сөмбел белән Байрас, аларның икесен генә калдырып, бакчадан чыгып китте. Булат хатынына:

 

- Җыен, киттек, - диде дә машинасына чыгып утырды.

 

Фәридә иренә каршы килмәде. Булатка юл буе сәер кунаклар турында сораулар яудырды, ләкин сораулары җавапсыз кал­ды. Ире аны ишетмәдеме, яисә ишетеп тә дөресен әйтергә көче җитмәдеме...

Әйе, Сөмбел белән кайчан да булса оч­рашырга тиеш иде ул. Ләкин болай түгел бит. Ә Сөмбел үзгәргән. Кыска чәчле, кыска итәкле, сыерчык кебек четердәп торган кечкенә Сөмбел хәзер йомшак кы­на, үз дәрәҗәсен белеп кенә сөйләшүче сөйкемле ханым булган.

Ә энесе? Энесе аның улын тартып ал­ды. Байрас мондый адымга барыр дип башына да китермәде бит ул. Киткәч, оныткандыр дип уйлады, ачыктан-ачык берни сорамады. Сөмбелне каян табып алып кайткан? Улы кайда булган, ничек үскән? Эх, язмыш агач башыннан йөрми шул, кеше башыннан йөри.

* * *

 

Сөмбел Гөлфия апа тирәсендә кайнаш­ты, икәү сөйләшеп туя алмадылар. Байрас каядыр барып кайтты, үзе читтән генә Сөмбелне күзәтте.

Әтисе икенче көнне:

- Улым, нишләргә уйлыйсың, сөйләш­теңме, ризамы? - дип сорады.

- Юк, ризалашмый, абыйдан читенсенә, ахры, безне дошманлаштырудан курка.

- Сөмбел хаклы, улым. Аны күргәч, абы­еңның йөзе ап-ак булды, ул үзенең кемне югалтуын аңлады. Әгәр Фәридәне аерып, Сөмбелне кире алырга теләсә?

Байрас бу хакта уйламаган иде.

- Юк инде, әти. Мин Сөмбелне алты ел көттем. Минем ничек газаплануымны үзегез күрдегез, абыйның ике ятып бер төшенә дә кермәде, өйләнү белән онытты. Яшәсен үзенеке белән! Мин Сөмбелне беркемгә бирмәячәкмен! Шушы ике көн эчендә өйләнмәсәм, исемем Байрас булма­сын! - диде каты итеп. - Әти, миңа сезнең хәер-фатихагыз кирәк, калганында минем эшем юк.

 

- Без риза да ул, Сөмбел риза булмаса, нишләрсең?

 

- Анысын үзем хәл итәрмен, миңа бары ике көн кирәк.

 

Шәүкәт абзый улын яхшы белә: ике сөй­ләргә дә яратмый, әйткән икән, эшләми дә калмый.

 

Шәүкәт абыйларда ике көн кунганнан соң, Сөмбел кайтырга җыенды. Гөлфия апа:

- Тагын бер көнгә генә калыгыз инде, аннары Байрас илтеп куяр, - дип ялварса да, Сөмбел ризалашмады.

- Юк, әнкәй, без кайтыйк, күрештек, сөйләштек, әни дә көтәдер. Байрас – эш кешесе, аны борчып тормыйбыз.

Капкадан чыгулары булды, тузан туз­дырып, Байрас кайтып туктады, тиз генә машинадан чыкты.

- Улым, кая җыендыгыз? - дип, Азамат­ны күтәреп алды.

- Әбигә кайтабыз, - диде бала.

- Син, улым, әби-бабаң янында өйдә калып торырсың, без әниең белән шәһәргә барып киләбез, - дип, Азаматны өйгә кире алып кереп китте.

Байрас, улын калдырып чыккач, маши­на янында аптырап басып торган Сөмбел­гә ачулы итеп карап:

- Утыр машинага! - дип, алгы ишекне ачты.

Сөмбел кузгалмагач, ялт итеп кулына күтәреп, машинага утыртты. Машина үрә басарга җыенган ат сыман сикереп куйды да, авыл урамын тузанга күмеп, шәһәргә таба җилдерде.

- Байрас, нишлисең син, чапма, - диде Сөмбел, куркып.

Байрасның күзенә ак-кара күренмәде. Үзе бернәрсә дәшми, иреннәре кысылган, күзләре уттай яна. Авылдан нинди тизлек белән чыгып китсә, шулай шәһәргә килеп керде. Машина зур яңа бина каршына ки­леп туктады. Байрас, Сөмбелне кулыннан җитәкләп, бина эченә өстерәде.

- Тукта, кая чабасың, егасың бит. Ник дәшмисең?

Байрас аны җиңел генә кулына күтә­реп алды, алдындагы ишекне этеп ачты. Бүлмәдә утырган хатын куркып сикереп торды. Байрас:

- Менә, без килдек. Кая кул куярга? - дигәч, теге хатын кабаланып, өстәлдә яткан китапка төртеп күрсәтте.

- Куй шунда имзаңны! - диде Байрас, Сөмбелне идәнгә бастырып.

Сөмбел аптырап кәгазьгә карады, Бай­расның сүзләренә буйсынып, кул куйды. Ханым, ашыгып, өстәлгә аларның пас­портларын китереп салды. Байрас, рәхмәт әйтеп, документларны алды. Сөмбелне ничек күтәреп кергән булса, шулай алып чыгып машинага утыртты. Бераздан яңа төзелгән биш катлы йортның ишек төбенә килеп туктадылар. Байрас Сөмбел ягында­гы ишекне ачты, аны машинадан суырып кына алды да, кулына күтәреп, кызу-кызу өченче катка күтәрелде. Сөмбелне кулын­нан төшерми генә бер фатир ишеген ачты. Алар бер бүлмәле фатирга килеп керде­ләр. Монда тормыш итәр өчен кирәкле бөтен нәрсә бар иде. Байрас аны бүлмә уртасында торган диванга әллә утыртты, әллә ташлады, һәрхәлдә, Сөмбелнең башы муеныннан ычкына язды. Байрасның ни өчен аны шулай песи баласы кебек бәр­гәләп йөртүен аңлый алмады. Байрас бу мизгелдә яралы зур җанварга охшап кал­ды, бүлмә буйлап арлы-бирле йөри баш­лады. Аның күзләре ачулы, йөзе җитди. Сөмбел куркып аны күзәтте. Байрас кинәт йөрүеннән туктады, аңа борылып:

- Беләсеңме кем син? - дип сорап куйды.

Аның бу ачулы сүзләреннән Сөмбел диванга ныграк сеңә төште. Беләм дигән­дәй, аптырап баш какты.

- Юк, белмисең, җан корты син! Теге ва­кытта качып китеп, күпме кешене елатка­ныңны, кайгыга салганыңны беләсеңме? Юк, белмисең. Әти-әни, синең өчен борчы­лып, бер елда ун еллык картайды. Салкын кыш көнендә, ач килеш, бала белән кайда йөри, дип борчылдылар, һәркөн кайту­ыңны көттеләр. Ә Әлфис сабый гына иде. - Байрас каяндыр Сөмбелгә таныш бер халат тартып чыгарды. - Менә моны таныйсыңмы? Ул сабый шушы күлмәкне өч ел кочаклап йоклады. Әни юса, исе бетә дип, яшереп саклады. Акылдан язмасын дип куркып, өч ел шушы халатны үземдә сакладым. Мин дә сине көтө-көтә акылдан
язар дәрәҗәгә җиттем, - диде дә халатны Сөмбелгә атты.

Сөмбелнең гаҗәпләнүдән күзләре тү­гәрәкләнде.

- Син киттең, барысын оныттың. Әниеңнең күпме күз яшьләре түгүен дә күрмәдең. Мин алты ел буе аның янында сине көттем. Син укый, дигәч, сиңа тиң булыйм дип, мин дә укыдым, эшләдем.

Син кайтуга дип, кечкенә булса да, шу­шы ояны әзерләдем. Ә син, минем бөтен хыялларымны таптап, тагын качарга җы­ендыңмы? Син минем бөтен җанымны ашап бетердең...

Ул ачу белән бүлмә ишегенә китереп сукты, ишектә тишек калды. Үзе кухняга чыгып китте, аннан чәйнек шалтыраган, савыт-саба ватылган тавыш ишетелде. Кинәт фатирда тынлык урнашты. Өермә ничек башланды, шулай тынды. Байрас ишек янына килеп басты. Башы ишек кашагасына җитә язып тора, җилкәләре ишек киңлеге. «Янәшә бассак, аю белән тычканга охшыйбыз икән», - дип уйлады Сөмбел. Үзе бер Байраска, бер ишектәге тишеккә карады. Байрас, аның күзләрендә курку күреп, аяк очына, идәнгә килеп утырды, туфлиләрен салдырды. Кыл кебек тартылган Сөмбел иске халатын күкрәгенә кысты. Байрас моңсу гына елмайды.

- Кич кайткач, мин дә аны шулай күк­рәгемә кысам. Мин бит сау-сәламәт ир-егет, миңа син үзең кирәк. Куркыттым, гафу ит. Башка алай эшләмәм, шулай да, әгәр киткән булсаң, мин сине табып, йомшак җиреңне каеш белән ярган бу­лыр идем. Зинһар, качма, минем сине дә, үземне дә бәхетле итәсем килә. - Ул Сөмбелнең кечкенә кулларын үзенең көрәк кебек кулларына алды, күзләренә карап, аның бармакларын үпте. - Син беркайчан да минем хатыным булганга үкенмәссең. Чын күңелеңнән мине ирең, балаңның атасы итеп кабул ит. Әгәр аңлаган булсаң, без ЗАГСта язылышып чыктык. Паспортында акка кара белән Арсланов Байрасның хатыны, дип язылган. Син - минем законлы хатыным. Минем бик матур туй ясыйсым, сиңа ак күлмәк кидерәсем килгән иде. Синең карышуың­нан, сине югалтудан курыктым. Сөмбел, яшик бергә. Әйт берәр нәрсә. Ник дәшми­сең? - Кесәсеннән кечкенә алтын балдак чыгарып, Сөмбелнең бармагына кидерде. - Мин сине бик яратам, гомерлек юлда­шым бул. Әгәр ярата алмасаң, балдакны шушы өстәлгә куеп китәрсең. Мин бары­сын шуннан аңлармын. Ул, кесәсеннән икенче алтын балдак чыгарып, Сөмбелгә сузды. Сөмбел, уйла­нып, аңа карап торды да балдакны кулына алды.

- Әгәр мине үткәннәр белән битәрләмәсәң, мондый тишекләр ясамасаң, мин сиңа яхшы хатын булырмын, - диде. Бай­расның бармагына ул биргән балдакны кидерде. - Син тугрылыклы ир булсаң, бал­дагыңны бармагымда үлгәнче саклармын, - дип, үзе дә җиңел сулап куйды.

Байрас бер мәлгә аптырап калды, ул Сөмбелдән тиз генә мондый сүзләр ише­термен, дип уйламаган иде, аның күзләре ялтырады, ак тешләрен күрсәтеп елмаеп җибәрде, шатлыгы эченә сыймады. Ул хатынын кочагына алып яратып үпте, назга сусаган ике йөрәк ләззәт дөньясына чумды. Көчле ирнең кайнар сулышы Сөм­белне яндырды, тылсымлы куллар аны йолдызларга алып менеп китте, башы өйләнде. Ул үзен мәңгегә шушы кулларга тапшырды. Икәүләшеп, ләззәт чишмәсен­нән йотлыгып су эчтеләр...

Көн үтеп, төн җитте, төн узып, тагын яңа көн туды. Байрас уянды. Ак мендәр­дә кара озын чәч көлтәсенә уралып йок­лаган хатынына сокланды. Аны уятудан куркып, тыныч кына уйланып ятты. Менә нинди татлы була икән ул озаклап көтеп алынган мәхәббәт! Сөмбелне кочагына алу турында күпме еллар хыялланды. Хыялда бер, ә тормышта бөтенләй икенче төрле... Дөрес, ул, егерме җиде яшенә җитеп, суфи булып утырмады, хатын-кызның төрлесен күрде, ләкин ул бүген бернәрсәне аңлады: бу дөньяда һәр кешенең үз пары бар икән, шул парны табарга кирәк. Ул ялгышмады, юкка гына Сөмбелне алты ел буе көтмәде, үзенең хисләрендә адашмады, ул моны бөтен җаны-тәне белән тойды. Иртәме-соңмы, Сөмбел үткәннәрен онытыр, ул да, бәлки, аны яратыр.

Байрасның хатынына баштанаяк карап сокланасы килеп, әкрен генә өстендәге юрганын тартты. Хатынының матур тәне ачылган саен, аның күзләре янды, сулышы ешайды, йөрәген шатлык хисе биләп ал­ды. Менә ул көтеп алган мәхәббәт!

Иренең күз карашын тоеп, Сөмбел дә уянды, үзенең шәрә ятуын абайлап, тизрәк юрган астына чумарга ашыкты. Байрасның елмаеп ятуын күреп, оялудан бите кып-кызыл булды. Көнме-төнме икәнен аңларга тырышты. Юрган астыннан ике күзен генә ялтыратып:

- Байрас, вакыт күпме? Ник уятмадың? - диде.

Байрас хатынына карап көлде.

- Тагын дүрт көн ятсак, минем ялым бетә, җаным.

- Ни сөйлисең син? Әткәйләр безнең монда ни белән шөгыльләнеп ятканны
белсә, ни уйлар? Ояты ни тора! Ничек күзләренә күренербез?

 

- Бәләкәй түгелләр, нишләп яткан­ны аңлыйлардыр, алар да бер-берсен ярата.

- Ни сөйлисең син? Әткәйләр белсә...

- Соң, шул әткәйләр белгәнгә, без туган бит инде. Үзең хатын-кызлар табибы тү­гелме соң? - дип хәйләкәр елмаеп, Байрас аның юрганын тартты. - Бүген безнең гаилә тормышына аяк баскан беренче көнебез. Миңа синең янәшәңдә булу, йок­лау бик ошады. Картаеп бабай булгач та синең белән шулай йоклармын. Син әле ир белән хатын арасында нинди матур мизгелләр булуын белеп бетермисең, бу институтны мин сиңа үзем укытырмын, Сөмбел ханым, алда гомер озын әле, - дип сөйли-сөйли, аның чәчләрен таратты.

- Син бүген тагын да матуррак күренәсең, - дип, күкрәгенә кысты.

Алар авылга икенче көнне кичен кайтты­лар. Сөмбел кайнана-кайнатасы алдында үзен ничек тотарга белмәде, гаепле бала кебек, аларның күзләренә күтәрелеп карар­га оялды. Гөлфия апа, нидер сизенеп, аны үз бүлмәләренә алып керде.

- Ни булды, балам, йөзең качкан? - дип текәлеп карады.

Сөмбел башын аска иеп утыра бирде.

- Нәрсә дип әйтим, ул мине песи бала­сы урынына, берни әйтмичә, анда-монда
болгап йөртте дә без язылыштык, син минем законлы хатыным дип, фатирына
алып кайтты, - диде Сөмбел, башын кү­тәрмичә пышылдап. - Мин берни эшли
алмадым, әнкәй. Кешедән оят, бер йортка ике тапкыр килен булып килгән, диярләр. Булат ни дияр, хатыны ни дияр, ул бит мине күралмаячак.

Гөлфия апа көлеп куйды.

- Әй, килен, Байрас атасына охшаган шул, әйтсә, эшләми калмый инде. Аталары мине дә шулай алып кайткан иде. Байрас белән югалмассың. Ә кешедә эшең булмасын, син безнеке, бала безнеке, без шат кына. Без моны атаң белән күптәннән көттек, шулай булгач, төкле аякларың бе­лән, килен, - дип, аркасыннан сөйде.

Шәүкәт абый Байраска:

- Ничек? - дип ымлады.

- Яхшы, - диде шатлыктан авызы кола­гына җиткән улы.

- Маладис, - дип елмайды әтисе, алар бер-берсен тиз аңладылар.

Иртән Сөмбел уянганда, Байрас эшкә киткән иде. Ул аптырап тирә-ягына күз салды. Барысы шулчаклы тиз булды, дүрт көн эчендә кияү табып, тормышка чыкты. Ничек булса да, гаилә тормышын башлап җибәрергә кирәк.

Сөмбел, беренче эш итеп, хәленнән килгәнчә фатирга ремонт ясады, яңа матур пәрдәләр элде, матур гөлләр утыртты, идәнгә келәмнәр җәйде. Аш бүлмәсен тәртипкә китерде. Сәмәркандтан алып кайт­кан җәймәләр һәр җиргә матурлык өстәде. Ире кайткан вакытка һәрвакыт тәмле ашы әзер, чәй янына коймагы-пәрәмәче пеш­кән була. Байрас аның шулкадәр эшне бер­үзе башкара алуына гаҗәпләнде. Сөмбел фатирдан гөл бакчасы ясады. Байрас, хәзер буш вакыты булган саен, өенә кай­тырга атлыгып тора. Элек ашханәдә ашап кайта, диванга ятып телевизор карый да йоклый иде. Ялгыз яшәгән көннәрен искә төшереп: «Ничек яшәгәнмен икән?» - дип уйлый.

Сөмбел беренче ике атнаны фатир бе­лән генә шөгыльләнде. Азамат исә авылда бабасы янында булды.

Булат Сөмбелне күргәннән соң үзенә урын тапмады, эштән кайтышлый, энесе янына кереп чыгарга булды. Ул аларны кайдан тапкан, улы ни өчен аңа «әти» дип дәшә - барысын да җентекләп сорашырга уйлады. Шундый уйлар белән ул ишек төймәсенә басты, борынына әллә нинди тәмле исләр килеп бәрелде. Ишек ачылып китте.

- Кайттыңмы? - дип, елмаеп Сөмбел каршы чыкты.

Алар бер-берсен күреп, сискәнеп куй­дылар.

Ярый әле, эштән кайтып килүче Байрас аларны бу авыр хәлдән коткарды.

- Нәрсә, абый, аптырап торасың, кер, - дигәнгә, алар икесе дә караклыкта тотылгандай куркып киттеләр. - Әйдә, кер. Ай, нинди тәмле исләр чыккан, үлеп ашыйсым килә. Абый, өстеңне сал, түргә уз, чит кеше кебек торма инде, - дигәч, Булат кыяр-кыймас эчкә узды. Энесенең
фатиры танырлык түгел иде. Өйдә әкрен генә ниндидер көй уйный, бүлмә якты да, караңгы да түгел, кичке ут яндырылган, чын-чынлап мәхәббәт оясы. Булатның йөрәген әллә үкенеч, әллә көнләшү кис­тереп үтте.

Байрас абыйсын:

- Әйдә, абый, кичке аш ашап алыйк, аннары иркенләп сөйләшербез, - дип, аш бүлмәсенә алып керде.

Сөмбел мул итеп табын әзерләгән, өстәлдә кыздырылганы да, пешкәне дә, яшелчәсе дә бар. Алар сөйләшмичә аша­дылар, тәмле пәрәмәчләр белән чәй эчте­ләр. Табынны җыештыргач, Сөмбел зур бүлмәгә чыкты, Байрас аның артыннан ишекне япты.

- Абый, күрәм, син Сөмбелне монда очратып аптырап калдың. Без язылыштык, үзең күргәнчә, хәзер бергә яшибез. Теге вакытта өйгә алып кайтып утыртсам да, син аңа өйләнергә теләмәдең, хәзер миңа үпкәләмә. Минем сезнең арада ярәштерүче булып йөрисем килми. Ул китеп
бармаган булса, теге вакытта ук өйләнә идем. Белмәдем, димә, мин сиңа аны яра­туымны күптәннән әйтә килдем. Хәзер минем үткәннәргә кире кайтасым килми, син дә үткәннәрне оныт. Сөмбел - минем хатыным, мин аны бик яратам.

- Ә ул сине?

- Белмим, бәлки, кайчан да булса яратыр, синнән соң янып бетмәгән булса... - Ә Азамат сиңа ни өчен «әти» ди? - «Син минем әтиме?» - диде, «Әйе», - дидем. Алты яшьлек сабыйга синең яшь­лек хаталарыңны ничек аңлатыйм инде? Абый, ничек бар - шулай калсын, Сөм­белнең башка баласы әллә була, әллә юк. Хәтерләсәң, теге вакытта карт доктор аңа бала табарга ярамаячак, диде. Менә хәзер икебезгәме, дүртебезгәме - бер бала. Ә син улың белән аралаш, курыкма, Сөмбел каршы килмәс. Фәридәң үткәннәрең турында беләме?

- Юк, белми.

- Без капчыкта ятмый, бер тишеп чы­гар, син аңа дөресен сөйлә, озакка сузма. Кешедән ишетсә, яхшы булмас.

Булат алардан соң гына кайтып китте, күңел почмагында кабынган кечкенә өмет чаткысы бик тиз сүнде, ул соңга калды...

Сөмбелнең өе чиста, җылы, үзе ягымлы, пешергән ашлары тәмле. Ә алар икәү генә яшәгәч, Фәридә кайнар ашлар сирәк пеше­рә, күбрәк коры-сары белән тукланалар, сөйләшер сүзләре дә юк, әкренләп, бер-берсеннән читләшә баралар. Сөмбелнең җылы өеннән соң үзенең өе шыксыз, җан­ны салкын өшеткәндәй тоелды. Ул Алла урынына табынган, тыйнак, йомшак, күп сөйләшми, кычкырып көлми торган Фәри­дә белән яши башлагач, аңарда ниндидер эрелек, салкынлык сизде. Барысы да ул көткәнчә булмады, күңеле нидер эзләде, кемнедер көтте. Сөмбелгә килеп кагылуга, ул кабынып китә, башын югалта, Сөмбел аңа бөтен җаны-тәне белән җавап бирә, алар сүзсез аңлашалар иде. Теге вакытта, мунчада, хатаны төзәтергә ике сүз җитә иде. Булатның йөрәге кысылып куйды. Сөмбел белән йөргәндә, кая ба­рып керәсең, шунда бәйрәм, уен-көлке, шаян сүзләр иде, беркайчан юк-барга үпкәләмәде. Фәридә, юк өчен үпкәләп, аны айлар буе янына җибәрми, сөйләшми интектерде, шуңа Булат ярамаган сүз сөйләп хатынын үпкәләтүдән куркып яшәде. Бала булса, сөйләшер-уртаклашыр сүзләре булыр, аларны үзара бәйләр иде. Ә болай? Бүген ул, энесеннән кайтканда, тормышының ничаклы җансыз һәм буш икәнлеген аңлады. Фәридә янына җылы юрган астына кереп ятты - җылына алмады. «Кайда ялгыштым соң?» дигән уй башыннан чыкмады. «Үкенерсең, улым, Сөмбел яхшы хатын булачак, юкка рәнҗе­тәсең», - дип, әтисе ничә тапкыр кисәткән иде. Менә хәзер шуның әҗерен җыя.

Әтиләре Фәридәне Сөмбелне яраткан ке­бек ярата алмадылар. Аларга салкын гына «Сез» дип дәшүче, эшкә артык исе китми торган Фәридә белән «әткәй-әнкәй» дип өзелеп торган, көченнән килгән барлык эшне җимертеп эшләүче Сөмбел арасында җир белән күк аермасы иде шул. Әтиләре­нең Фәридәне ачыктан-ачык өнәмәүләрен күреп, Булатның йөрәге әрнеде. Йортта Сөмбелнең урынын берәү дә алыштыра алмый иде, бу хакта кычкырып әйтмәсәләр дә, һәрвакыт сизелеп торды. Сөмбел белән еш очрашырга туры киләчәк, бер түбә астында ничек яшәргә? Эх, теге вакытта әтисен тыңлаган булса... Кайчан­дыр Сөмбелне елатса, хәзер үзе елый...

Абыйсы киткәч, Байрас Сөмбел янына керде, ул тәрәзәдән кичке урамга карап тора иде. Байрас, сиздермичә, хатынын күзәтте. Беләсе иде, Сөмбел ниләр уйлый икән? Бәлки, ул әле һаман Булатны яра­тадыр. Түзәргә кирәк, аны оныттырыр өчен ул барысын да эшләячәк. Сөмбел елыйдыр дип, үзенә таба борды, алар сүз­сез генә бер-берсенә карашып тордылар. Сөмбелнең карашлары берни аңлатмый, анда бушлык.

- Үткәннәргә кире кайту юк, Байрас. Син мине ашыктырма, вакыт бир.

Сөмбел ике-өч атнадан эшкә чыгарга җыенды.

- Байрас, мин эшкә урнашырга уйлыйм. Теге вакытта үзем яткан больницага барып карыйм әле, урын булса, шунда эшләр идем.

- Үзем илтермен. Сине ак халаттан, ак башлыктан күзалдыма да китерә алмыйм.

- Миңа бүген үк эш бирмиләр ич, әле күреп туярсың. Төннәрен куеныңнан алып чыгып китә башласалар, ник өйләндем, диярсең.

- Мин синнән туймам, син генә миннән туйма, - дип, Байрас хатынын алдына утыртты. - Мин әле сине күреп тә туйма­дым, кичен кем мине елмаеп каршы алыр?

Төшке ашны өйдә ашарга өйрәнеп беткән идем, ашханәнекен күрәсем дә килми. Ашау бер сәбәп кенә, сине көндез кайтып бер яратып китсәм, эш сәгате тизрәк үт­кәндәй була. Мин бит сине өйдән чыгуга сагына башлыйм.

- Ярый, ул кадәр арттырма, төн җитмә­гән сиңа...

- Юк, җитми, сөеклем, җитми, - диде ир хатынының колак яфракларын үбә-
үбә, - мин югалган алты елның һәр көне өчен синнән үч алачакмын. Эшкә барасы булмаса, өйдән бөтенләй чыкмас идем, шулай синең белән генә ятар идем.

Аның күзләре ялтырады, тыны кайнар­ланды, үзе халат бавын тарткалады.

- Байрас, сабырсыз, ялтыратма күзеңне, май урлап ашаган песигә охшыйсың, -дип көлде Сөмбел, аның үзенә дә бу тормыш ошый башлаган иде.

Икенче көнне Сөмбел бик матур итеп тегелгән йон костюм, ак кофта, биек үкчә­ле туфлиләрен киеп, көзге каршына килеп утырды. Ул бизәнү әйберләрен сирәк куллана, кайчак, бизәнәсе килеп, көзге каршына килә. Көзгедән үзенең сурәте­нә карый: тән тиресе кара, кашы калын, керфеге куе озын, иреннәре әле кызыл­лыгын югалтмаган. Ни сөртергә белми, шулай да ярар дип, көзге каршыннан китә. Бүген дә көзге каршында озак утырмады, ире янына чыгып:

- Шулай барсам ярыймы? - дип со­рады.

- Минем янга мондый чибәр хатын кил­сә, берсүзсез эшкә алыр идем.

Байраска хатынының киенүе, кыланы­шы бик ошый. Ул аны больница ишеге төбенә кадәр китерде. Сөмбелнең дул­кынлануын сизеп, кулыннан тотты, аның күзләренә карап:

- Тынычлан, барысын да оныт. Мин сине шушында көтәрмен, - дип, ишек төбендә басып калды.

Сөмбел баш табиб бүлмәсен эзләп кит­те. Теге вакытта кемнең кайда утырганы исендә калмаган, хәер, аның кайгысы тү­гел иде. Бүген ул больницага икенче кеше күзлегеннән карады: чиста, яңа гына төзә­тү эшләре беткән, ахры, дип уйлана-уйлана, «Баш табиб Власов Юрий Петрович» дигән язулы ишек янына килеп туктады. Ишек шакып, керергә рөхсәт сорады, өстәл артында утырган сәркатип аның кем булуы белән кызыксынды.

- Миңа Юрий Петровичны күрергә кирәк, эш буенча. Мин аның күптәнге танышы, - диде Сөмбел.

Сәркатип баш табиб янына кереп китте, бераз торганнан соң чыгып:

- Керегез, - диде.

Бүлмәдә яше алтмыштан узган, чәче коелып беткән, шулай да әле нык гәүдәле, бик җитди Юрий Петрович утыра иде.

- Исәнмесез, Юрий Петрович, - диде Сөмбел, елмаеп. - Мине танымыйсыздыр инде. Сез мине ике тапкыр үлемнән котка­ рып калдыгыз, - диде дулкынланып.

Власов аңа текәлде, күзлеген дә салып карады.

- Хәтерләмим шул, бәлки, искә төше­рерсез. Күпләрне үлемнән коткарырга туры килә.

- Мин алты ел элек бик авырлык бе­лән бала таптым. Аңарчы да бер ай бу больницада ятып чыгарга туры килгән иде. Берәр вакыт мин сезгә карточкамны күрсәтермен. Сез мине һичшиксез исегез­гә төшерәчәксез. Сез минем янымда бик күп вакыт уздырдыгыз. Үткәннәрне искә төшерәсем килми. Аның никадәр куркы­ныч булганлыгын мин хәзер генә аңла­дым. - Сөмбелнең күзенә яшь тулды.

Карт табиб, нидер исенә төшерергә ты­рышып, маңгаен җыерды.

- Сез хаклы, карточкагызны карасам, исемә төшәр иде. Куркыныч булганлыгын ничек аңладыгыз?

Сөмбел, бит очларын чокырайтып, бик матур итеп елмайды.

- Мин хәзер сезнең коллега.

Ишектә ак халатлы бер ханым күренде.

- Юрий Петрович, кул гына куегыз әле, - диде.

Доктор, керегез дигәнне аңлатып, янындагы урындыкка күрсәтте. Каршыга утырган ханым Сөмбелгә карап куйды. Сөмбел, аны танып, елмаеп җибәрде.

- Исәнме, Римма, әллә син дә танымый­сың инде, Юрий Петрович та оныткан.

- Тукта, тукта, хәзер әйтәм. Булатның хатыны бит син, исемә төште, Сөмбел.

- Мин Булат хатыны түгел, шулай да тануың өчен рәхмәт.

- Риммочка, миңа аның карточкасын табып китер әле, һич хәтерли алмыйм.

- Хәтерләр идегез дә, ул бик үзгәргән. Чәчләре кыска, үзе ябык, кечкенә иде. Сез аны бер ай депрессиядән чыгара ал­мадыгыз, башта өч көн комада ятты. Бала табарга да безгә китерделәр. Соңга калып китергәнгә, бик авыр операция ясарга ту­ры килде. Ул тагын үлем белән көрәште, бер әби аның яныннан да китмәде.

- Менә хәзер исемә төште, сезне Верочка саклады. Без бит аның белән бер йортта яшибез, күрешкән саен сезне искә ала идек. Соңгы вакытта гына сирәк очрашабыз, чирли ул. Аның янына бардыгызмы әле?

- Юк шул. Менә бүген барырга җые­нам. Минем кайтканыма әле ике генә атна, шул арада да бик күп вакыйга булды, һич вакытым җитмәде. Борчылмагыз, мин аны ташламам.

- Безгә нинди йомыш белән килдегез?

- Юрий Петрович, миңа эш кирәк. Сез миңа теге вакытта бик ошадыгыз, шуңа күрә мин дә сезнең юлны сайладым, - дип, ул аның алдына үзенең кызыл тышлы дип­ломы белән характеристикасын чыгарып салды.

Юрий Петрович, дипломны ачып кара­гач, сызгырып җибәрде. Дипломны кат-кат карады, характеристиканы җентекләп укып чыкты.

- Риммочка, бу элекке Сөмбел түгел, ул хәзер югары белемле хатын-кызлар таби­бы, минем коллегам Сөмбел Харисовна. Мондый юнәлеш буенча яхшы хирургны күптән эзли идек, катлаулы операция ясардай хатын-кыз хирургыбыз юк. Безгә килүегезгә бик шатмын. Бүген үк кадрлар
бүлегенә кереп, документларыгызны тап­шырыгыз. Әгәр язылганнар чынлап та хак икән, сез минем уң кулым булырсыз. Менә бит авырлыклар кешене нинди сайлау алдына куя, кемдер сынып юкка
чыга, ә көчлеләр усаллашып, тормышта кимсеткәннәргә үч итеп, чыбык очына ябышып булса да, югарыга үрмәли. Мин синең белән чын күңелдән горурланам. Кем уйлаган сине шундый чибәр ханым­га әйләнерсең дип, ышануы да кыен, син кабат чәчәк аткансың. Ак юллар сиңа, кол­лега! - дип басым ясап әйтте доктор.

Римма Сөмбелне больница ишегалды­на кадәр озата чыкты.

- Сөмбел, сине югалган дип тә, кайтып киткән дип тә сөйләделәр. Кайларда бул­дың соң син?

- Укырга киттем, алты ел укыдым. Ме­нә хәзер кайттым, - дип, сүзен төгәлләргә
өлгермәде, яннарына Байрас килеп басты.

- Бәй, Байрас, нишләп йөрисең монда?

- Хатынны алып килдем. Эшкә ала­сызмы үзен? - дип, Сөмбелнең биленнән кочаклап алды.

Римма телсез калды, дөрес ишеттемме дигән сыман, аларга карап куйды. «Абый­сының хатынына өйләнде микәнни?»

Байрас, аның уен укыгандай:

- Ул теге вакытта да минем хатын иде, мин аны укырга гына җибәргән идем бит. Әйдә, матурым, эшең беткән булса, өйгә кайтабыз, - дип, хатынын җитәкләп алды.

Сөмбел эшкә чыкты. Беренче көннәрдә Юрий Петрович аның һәр эшен сынап-күзәтеп торды. Коллектив Сөмбелне яратып кабул итсә дә, көнләшүчеләр аз булмады. Юрий Петрович аны үз яныннан ерак җибәрмәскә тырышты. Операция көннә­ре графигы алдан төзелә, Сөмбел өчен кайбер җиңел операцияләргә аерым гра­фик төзеделәр. Тәҗрибәле табиб яшь кол­легасының беренче операциясен үзе карап торып ясатты. Яңа уку бетереп кайткан димәссең, Сөмбел операцияне чиста һәм үз-үзенә ышанып эшләде. Сөмбел Галимә апасының кул астында мондый опера­цияләрне аз эшләмәде, шуңа күрә аның тәҗрибәсе башкаларга караганда күпкә югары иде. Юрий Петрович атна буе бө­тен операцияләрне Сөмбелдән ясатты, үзе аның күзәтүчесе генә булды. «Кыю тотына, - дип уйлады ул Сөмбел турын­да, - болай дәвам итсә, озакламый миңа алмаш булачак».

- Сез бик кыю башладыгыз, Сөмбел Харисовна, хуплыйм. Болай оста эшләргә кем өйрәтте?

- Минем укытучыларым бик әйбәт, тәҗрибәле табиблар иде. Аннары өченче
курстан мин апам янына больницага йөри башладым, төнге сменада ул мине
операция ясау серләренә өйрәтте. Җәйге каникулда аның янында эшләдем. Соңгы курста бигрәк тә яман шешләр өстендә эшләргә туры килде.

- Бик яхшы. Сөмбел Харисовна, мин сезнең эшегездән канәгать.

Алар авыр операцияләргә бергә әзерлә­нә башладылар.

Беркөнне Сөмбелне кабул итү бүлмәсе­нә чакырттылар. Ул ашыгып беренче катка төште. Байрасны күреп, нидер булган, дип куркып куйды.

- Байрас, ни булды?

- Курыкма, берни булмады. Сине ак халаттан күрәсем килде,- дип, ул хатынын
бер читкә тартты. - Сагындым.

 

- Ни сөйлисең, әле унике генә бит.

- Ә мин сигездә үк сагынган идем.

- Сөмбелне кочаклап үпте дә көлә-көлә чыгып китте. Чыгышлый:

- Ә син иң чибәр табиб, - диде. Байрашың кыланмышларына Сөмбел

әкренләп ияләшеп килә. Ире аны бер күрү өчен йә бер үбәр өчен көннең теләсә кай­сы вакытында килеп китәргә мөмкин.

Сөмбел белән Байрас Верочканың хәлен белергә бергә бардылар. Карчык аларның өйләнешкәннәрен ишеткәч ап­тырамады.

- Мин шулай буласын белә идем, - диде.

Сөмбелнең кайтуына шатланып туя алмады. Ул бик картайган, сугыш елларындагы салкын тидерүләре дә эзсез кал­маган. Аяклары авыртканга, урамга сирәк чыга икән. Сөмбел эштән кайтышлый аңа укол ясый, ашарга ризыклар алып керә башлады. «Мин синең алда гомерем буе бурычлы, Верочка. Мин сине үлгәнче таш­ламам», — диде күңеленнән.

Азамат мәктәпкә укырга керде. Бай­рас:

- Бәләкәй бит әле, тагын бер елдан би­рербез, - дип караган иде.

- Азамат укый-яза белә. Әнвәр абый­сы аны укырга-язарга, шахмат уйнарга
өйрәтте. Буе җиткән, башы бар, әйдә, укы­сын, - дип, Сөмбел ризалашмады.

Тормыш шулай дәвам итте. Кем укыды, кем эшләде.

Сөмбелнең эше никадәр катлаулы икәнне Байрас та аңлый иде. Сөмбел эшли башлау белән, аларга телефон керт­теләр. Төннең теләсә кайсы вакытында чакыртып йә килеп үк алдылар. Ул төн­нәрдә Байрасның күзенә йокы кермәде. Операцияләрнең төрлесе булды: уңышлысы, уңышсызы. Кайбер көннәрдә борчылудан Сөмбелнең тамагыннан бер кабым ризык үтмәде.

Баштарак, яшь табибны күреп, кайбер авырулар:

- Бигрәк яшь, ничек ясар? - дип куркып, операциядән баш тарттылар, барысы да Власовтан ясатырга чират торды.

Әйе, Юрий Петрович - районда билгеле кеше, танылган табиб.

- Син аларга үпкәләмә, килер бер вакыт - сиңа да чират торырлар. Син үз эшеңнең остасы. Озакламый мин лаеклы ялга китәрмен. Сәламәтлек артыгын эшләргә кушмый: бил, тез авырта, арка сызлый. Хәер, бу һөнәри чиребез. Кешене дәва­лыйбыз, ә үзебезгә чират җитми. Шулай итеп, бу хуҗалык миннән соң сиңа кала­чак, - дип, карт табиб яшь коллегасын тынычландырды.

Сөмбелгә больницада авылдашларын, классташларын очратырга туры килде. Аны күреп, барысы аптырашта калды. Власов белән эшләвенә ышанмадылар да шикелле.

Беркөнне операциягә керер алдыннан Сөмбелнең башы әйләнеп, күңеле болганып китте. Бу карт табибның карашыннан читтә калмады.

- Ни булды, агарып киттең, күптәннәнме бу хәл, чибәрем?

- Белмим, әллә ни булды, башым әй­ләнә.

- Ни булганы аңлашыла инде, Сөмбел Харисовна, сез бит ир хатыны.

Сөмбелнең башына суккандай булды, күңеленнән көннәрне саный башлады. Саный торгач, очына чыкты, беренче көнне үк авырга узган булса кирәк, эш белән мавыгып сизмәгән. Дүртенче ай киткән. Менә сиңа хатын-кыз табибы. Башкаларны моның өчен ачуланыр иде, ә үзе? Эшләргә иде бит әле. Байрас ни дияр? Ярар, хәзергә әйтми торырга кирәк, Яңа елга бүләк булыр.

Яңа ел җитте. Азаматның кышкы кани­кулы башланды. Ул да, Әлфис кебек, мәктәпне өнәп бетермәде. Аны авылга әби-бабасы янына кайтарып куйдылар. Азамат бабасы белән атта йөрде, урам малайлары белән тау шуды. Әтисе кебек таза, матур, әнисе кебек сөйкемле сөякле Азамат бө­тен кешене үзенә тартып торды. Куе кара кашлары астыннан балкып торган зәңгәр күзләре, бит чокырлары кешене кабат бо­рылып карарга мәҗбүр итә. Күрше-тирә аның матурлыгына, ачык йөзле, йомшак телле булуына соклана.

- Бабакай-бабакай, - дип, бернәрсә сөй­ли башласа, әнисе шикелле челтерәтеп көлеп җибәрә, аңа кушылып бабасы көлә.

- Әбием-әбекәй, миңа ни пешерәсең? Үлеп ашыйсым килә, - дисә, әбисе юк әйберне табып, оныгын сыйлый.

Азаматны кышкы каникулга кайтарып куйгач, Байрас белән Сөмбел өйдә икәү генә калдылар. Байрасның эшендә Яңа ел кичәсен бик зурлап уздырырга уйлыйлар иде. Директоры беркөнне Байрасны чакы­рып алып:

- Хатыныңны алып килеп күрсәт инде, алайса барыбыздан яшереп тотасың, туй да ясамадың. Иртәгә кичке алтыда кафега җыелабыз, соңламагыз, - диде.

Байрас белән Сөмбелгә моңарчы бергә­ләп кеше арасына чыгарга туры килмәде. Бүген беренче чыгулары. Сөмбел моңа бик җитди карады, озын буйлы, чибәр иренә ничек тә тиң күренергә теләде. Ире белән эшләүчеләрнең аны энә күзеннән үт­кәрәселәре билгеле, шуңа күрә ул барлык киемнәрен яңадан карап чыкты. Ахырда чыгарылыш кичәсенә тектергән күлмәге­нә тукталды. Бу күлмәге тегелеше белән Яңа ел кичәсенә туры килә, яңа беленә башлаган эчен дә каплый иде. Төсенә ту­ры китереп, биек үкчәле туфли алды. Кү­зенә сөрмә тартты, ирененә әз-мәз иннек сөртте, чәчен бәйрәмчә матур итеп ясады, алтыннарын такты. Ире кайтып кергәндә, ул кафега барырга әзер иде.

Байрас аны күреп телсез калды. Хәер, хатынын һәркөн күрсә дә, аңа беренче мәр­тәбә күргәндәй сокланып карый. Ул көн саен яңа ягы белән ачыла барды. Сөмбел - серле сандык. Байрас аны һәр көн үзе өчен әзләп-әзләп ача.

- Шулай барсам ярыймы? Сиңа ошый­мы? - диде Сөмбел, әкрен генә әйләнеп.

- Синең белән булуыма мин әле һаман ышанып бетә алмыйм, матур төштә яшәгән кебек. Сиңа ни кисәң дә килешә, - дип, хатынын кочаклап алды.

Сөмбел иренә, Яңа ел бүләгем дип, куе зәңгәр төстәге күлмәк кидерде һәм серле елмаеп:

- Тагын бер бүләгем кайткач булыр, - диде.

Байрас белән Сөмбел кафега килгәндә, халык җыелган, музыка уйный иде. Бөтен халык, аларга борылып карап, үзара пы­шылдаша башлады. Берсе озын буйлы баһадир, икенчесе кечкенә курчак кебек күренсәләр дә, матур пар иде алар. Кичә буена Сөмбелне әле берсе, әле икенчесе биергә чакырды. Директор да:

- Байрас Шәүкәтович, тормыш иптә­шегез белән бер әйләним, рөхсәт итегез, - дип, Сөмбелне биюгә чакырды.

- Безнең батырны кем йөгәнләгәнен бик күрәсем килгән иде. Күпләр тырышып карады, булдыра алмадылар. Сез бик матур пар.

Шулай итеп, кеше күреп, кешегә кү­ренеп кайттылар. Кайткач, кара-каршы утырып, чәй эчтеләр. Байрас хатынына текәлеп карап утырды.

- Ә мин көнләшәм икән, син башкалар белән биегәндә, билеңә салган кулларны өзеп алырдай булдым. Эшегездә ирләр күпме?

- Күп, - дип елмайды Сөмбел. - Әгәр мин көнләшә башласам? Эшеңдә әнә ни­ чаклы хатын-кыз, кич буе синнән күзләрен алмадылар. Миннән нигә көнләшергә, үзем кечкенә, синең шикелле чибәр тү­гелмен...

Башлаган сүзен әйтеп бетерергә дә мөмкинлек бирмичә, Байрас аны күтәреп алды.

- Кечкенә булгач, күтәрергә җайлы, кочагыма кереп бетәсең, - дип сөйләнә-сөйләнә, Сөмбелне зур бүлмәгә алып чыкты. - Кайткач, тагын бер бүләк вәгъдә иткән идең түгелме?

- Ашыкма, сабыр ит.

Сөмбел, Байрасның алдыннан төшеп, киемнәрен алмаштырырга кереп китте. Ул чәчләрен таратып, йокы киемен киеп, ире янына чыкты.

- Байрас, озакламый безгә тагын бер карават кирәк булачак.

- Нигә? Әллә миннән аерым йокламакчы буласыңмы? Үлсәм дә, риза түгел. Әрәм узган алты елның үчен алам, дип, күптән әйткән идем шикелле.

- Җитте, алдың үчеңне. Шуңа күрә ме­нә хәзер бер ел аерым йоклатам үзеңне.

- Ник, Сөмбел? Әллә миннән туйдың­мы? Ошамыйммы?

Сөмбел, аңа әйтеп бетерергә ирек бир­мичә, учы белән авызын каплады, аның кулын үзенең эченә куйды.

- Син миннән башка берни күрмисең, ә монда тагын бер кеше бар. Аңа инде җан керде, - дип пышылдады.

Байрасның күзендә әллә курку, әллә ап­тырау чагылды, яткан урыныннан торып утыруын сизми дә калды. Сөмбел аның югалып калуын күреп аптырады.

- Байрас, ни булды? Сиңа да бала кирәк түгелме? - диде куркып. - Мин шатланырсың, дип уйладым.

Байрас, бер сүз әйтми, хатынын күкрә­генә кысты да шашып үбә башлады.

- Кирәк, кирәк. Ләкин мин синең өчен куркам. Азаматны тапкан вакытта доктор, мине синең ирең дип белеп, башка бала табарга ярамый, дигән иде. Шуңа күрә бала турында хыялланмадым. Ә син таба алырсыңмы соң? Теге вакыттагы кебек булмасмы?

- Синең кебек иргә үлсәм дә бер бәби табып бирәм инде, ләкин кем булыр,
белмим.

 

- Сөмбел, тыңла әле. Мин баласыз яши алырмын, синсез яши алмам. Миңа андый корбан кирәкми, безнең улыбыз бар. Синең теге вакытта интегүләреңне мәңге онытасым юк. Сөмбел, мин сине югалтудан куркам. Бәлки...

- Тсс, - дип бармагын Байрасның ирененә куйды. - Аңа җан кергән, ул барысын ишетә, аңлый, әти миннән баш тарта, дияр, рәнҗер. Алай әйтү түгел, уйлый да күрмә. - Аның битләрен учына алып, күзенә карады. - Курыкма, син минем табиб икәнемне онытма, барысы
яхшы булыр. Синең артык дәртеңне генә кая куярбыз, - дип, яратып, Байрасның ирененнән үбеп алды. - Читләргә карый башласаң, нишләрмен?

Шушы көннән Байрас өчен яңа тормыш башланды, ул тынычлыгын югалтты, хатынының һәр сулышын аңларга тырыш­ты. Сөмбел иреннән көлде.

- Кем авырлы - синме, минме? Бөтен­ләй чиргә сабыштың, ябыктың.

- Син исән-сау булып, бәби алып кайт­канчы, мин тынычлана алмам.

- Байрас җаным, мин чирле түгел, мин авырлы. Вакыты җиткәч тә кайгырырга өлгерерсең әле...

* * *

Булат белән Фәридәнең гаилә тормы­шы бер җайга салынган килеш дәвам ит­те. Фәридә юк-барга җанын борчымады, һәр иртә эшкә килгәч, кем иреннән, кем кайнанасыннан зарланды, һәркем үз гаилә­сендәге шатлык-кайгы белән уртаклашты. Фәридә һичкайчан гаиләсе, үзе турында сөйләмәде. Башкаларны «әйе, шулай, дө­рес иткәнсең», - дип җөпләгәндәй булды, кайбер нәрсәне аңламаганга салышты. Эчтән генә: «И җүләрләр, кемгә кирәк сезнең зарыгыз, кемгә кызык сезнең исе­рек ирегез, акылсыз балаларыгыз, кем үз тормышын кешегә сөйли инде», - дип уйлады. Ул яктан аның кайгысы юк: ире эчми, акчаны әйбәт эшли, юк-барга бәй­ләнми. Фәридә ашарга пешерсә пешерә, пешермәсә, Булат үзе пешереп ашый. Ар­тык ашау кешенең фигурасын боза, әнә, тутырган тавык сыман йөриләр, билләре дә, муеннары да күренми. Хезмәттәшләре янында ул унсигез яшьлек кызлар кебек, үтеп китсә, ирләр әйләнеп карыйлар. Бер­гә эшләүче хатыннар:

- Әй, Фәридә, синең кебек нечкә билле булсаң иде, - дип уфылдыйлар.

Бала булмаганга Фәридәнең исе китмә­де. Утызларда табар, бәби чүпрәге юарга өлгерер әле. Әнисенеке булган, аныкы да булыр. Булат кына, бала кирәк дип, эчен пошыра. Кайнанасы кайткан саен: «Ник табибларга күренмисез?» - дип, һаман шул бер балык башын чәйни. Баласыз хатын җимешсез агач, ди. Хәзер инде, Байрас балалы хатын алып кайткач, дәшми башла­ды. Шуларга: «Сөмбел кызым, оныгым», - дип җан аталар. Әллә каян кайткан кил­мешәк, чит-ят баласы алдында тәлинкә генә тотмыйлар. Беркөнне һичнәрсәгә исе китми торган, бар кешегә өстән генә караучы горур Фәридәне аяктан егарлык вакыйга булды.

Гадәттәгечә, хатыннар төшке ашка җы­елды, өстәл артында Яңа елда булган хәл­ләр, бәйрәм турында сүз китте. Ахырдан кергән Фәридә кул юарга дип барганда, Арсланов фамилиясен ишеткәч, ишек тө­бендә тыныч кына тыңлап торырга булды. Шәһәргә, тирә-якка батырлыгы, чибәрле­ге белән даны таралган Байрас турында сөйләүләрен аңлап алды.

- Яңа елга ирем белән кафега бардык, аларның эшеннән оештырдылар, - дип, сүзен дәвам итте бер ханым. - Анда түрә­ләр генә җыелган, гади эшчеләр чакырыл­маган иде. Иң соңыннан Арсланов белән хатыны килде. Ул бит хәзер баш инженер. Элек бер гади шофер иде, хәзер күрсәгез... Якыннан үземнең дә күргәнем юк иде, аның буе, чибәрлеге, аның күз карашы... Ашавым ашау булмады, ике күзем гел аңарда булды. Көлеп җибәрсә, егыл да үл. Кәртинкә инде.

- Ә хатыны, хатыны нинди? - диде бе­рәү түземсезләнеп.

- Икәү килеп керделәр, әйеме, хатыны кечкенә буйлы, өстенә ялтырап торган озын күлмәк кигән, алтыннар таккан, үзе шундый мөлаем, карап торуга әллә кем түгел, ә менә елмайса, шундый сөйкемле.

Ире кич буе хатыныннан күзен алмады, биегәндә, бишкә бөкләнеп, муеныннан үбә, кеше күрми дип уйлый, ахры.

Бөтенесе тынып калды. Фәридә, кеше сизгәнче чыгыйм дигәндә, тынлыкны яңа эшкә урнашкан бер ханым бозды.

- Ул Арсланов бертуган абыйсының беренче хатынына өйләнгән, ди.

- Кит аннан, - диделәр хатыннар бер­ авыздан.

Фәридә, дөрес ишеттемме дип, ишеккә якынрак барып басты.

- Әйе, минем апам больницада эшли, аны яхшы белә. Элек ул хатын бик каты чирләп, шул больницада яткан. Авырга узган булган, егете алмаган, шуңа үз-үзен үтерергә уйлаган бугай, көч-хәл белән коткарып калганнар. Аннары баласын тапканда да үлемнән калган. Апам әйтә: башта ул Булат хатыны иде, хәзер Байраска чыкты, ди. Бала абыйсы­ныкы икән. Алар авылыннан эшләүче бер хатын да: «Әллә кая китеп югалган иде, әкияттәге кебек булды инде: үләргә китеп, баеп кайтты, укып, дипломлы бел­геч булып кайтты», - дип әйтә, ди. Власов үз канаты астына алды, беркая җибәрми, ди. Власов олы яшьтә бит, үзенә алмаш әзерлидер. Хәзер бөтен операцияне Сөмбел Харисовна ясый, ул күзәтеп кенә тора, бик мактый икән.

Фәридәнең өстенә салкын су койган­дай булды, җитмәсә, теге хатынның сүзе әле моның белән генә бетмәгән булып чыкты.

- Абыйсының икенче хатыныннан ба­ласы юк, ди. Хәзер бик үкенәдер инде, баласыз хатын кемгә кирәк.

Бу сүзләр Фәридәне бөтенләй аяктан ега язды, көч-хәл белән каядыр тотынды, башкалар аны бу хәлендә күрмәсен өчен, бүлмәсенең ишеген эчтән бикләде. Ке­шеләр төшке аштан таралганчы, шуннан чыкмады. Бераздан җитәкчесеннән сорап кайтып китте. Ишеткәннәре башына сый­мады. Булатка ачуы килде. Булат ничек шулай эшли алган? Ни өчен бу хакта берни әйтмәгән? Йә Ходай, аның баласы бар! Менә ни өчен өйдәгеләр Сөмбел кар­шында биеп йөриләр икән! Бу уйлары аны йокысыннан вакытсыз уяткан җанвар хәленә китерде.

Булат эштән кайтканда, Фәридәнең йө­зе танырлык түгел иде. Булат:

- Ни булды? - диде куркып. - Үзеңне көзгедән кара әле.

- Сөмбел кемнең хатыны? Синекеме, Байрасныкымы? - дип, турыдан бәреп сорады Фәридә.

 

- Байрас белән яшәгәч, Байрасныкыдыр.

- Ә аңа кадәр?

Булат, эндәшмичә, аш бүлмәсенә кереп китте. Кәстрүл капкачларын ачып кара­ган булды, аларның буш икәнен күргәч, чәй куйды. Фәридә аның һәр хәрәкәтен күзәтеп торды. Фәридәнең утлы карашыннан Булатның аркасы чемердәп куйды. Яратмый иде ул Фәридәнең мондый зәһәр карашын. Без капчыкны тиште. Хатынына ничек җавап бирергә белми баш ватты Булат.

- Мин җавап көтәм. Нишләп Сөмбелне синең беренче хатының дип сөйлиләр? Бала кемнеке?

- Минеке. Сөмбел дә минем хатыным иде, законлы түгел, ә никахлы...

- Мин кыз килеш, сине егеттер дип уй­лап, кияүгә чыктым. Ә син хатын аерган ир булгансың ич. Әниләр белсә, ни диярләр, хурлыгы ни тора бит! Оятсыз! Ник башта әйтмәдең? Оятсызлар сез, ике туганга бер ыштан. Байрас туйгач, яңадан сиңа кайтыр­мы? Сезнең ул фәхишәгезнең кайларда кем белән нишләп йөргәнен Алла гына беләдер. Авылга кайтсаң да, телләрендә Сөмбел белән баласы, патша урынына күрәләр үзләрен. Гаиләгез белән бозык­лар сез, ата-анаң да юньсез. Кәтүк буе бер хатын барыгызны үз кулында тота. Ике малайга бер хатын, шуңа барысы сөенә, бозыклар сез! - дип кычкырды Фәридә.

Ничә ел яшәп, хатынын мондый хәлдә беренче мәртәбә күрде Булат. Аның биг­рәк тә әти-әнисенә авыр сүз әйттерәсе килмәде. Сөмбелнең һич гаебе юк, монда бары Булат үзе генә гаепле.

- Тукта, җитте! Ни сөйләгәнеңне кола­гың ишетми.

- Мин әле башладым гына, бәлки ул бала башта ук Байрасныкы булгандыр...

Булат аңа сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәде, Фәридәнең иягеннән кысып тот­ты да күзенә карады.

- Сөмбел белән балага тел тидерәсе булма! Синең алда аларның гаебе юк. Мин гаепле алар алдында, - дип, Фәридәне этеп җибәрде.

- Үкенәсеңме? Сора Байрастан, бәлки кире кайтарып бирер, - диде Фәридә, ачуына буылып.

Булат почмактагы кәнәфигә барып утырды.

- Хәзер барысын аңлатам, яхшылап тыңла, әгәр аңламасаң, үзеңә үпкәлә. Сөм­бел белән дә, әти-әни белән дә авыз чайка­ма, балага тел тидермә. Баланың кемнеке булуын мин бик яхшы беләм. Мин сине яраттым, бөтен хыялым син идең, син дип, Сөмбелне елаттым, баладан баш тарттым. Сиңа өйләнсен дип, алты ай­лык бала белән ул өйдән чыгып китте. Әтине, Байрасны тыңламадым. «Яхшы хатын булачак, бергә яшәгез», - диделәр, ишетергә теләмәдем. Әти: «Үкенерсең, балаңны сагынырсың», - диде. Юк, миңа Фәридә бала табачак, дидем. Баламның синнән булуын теләдем. Барысын синең өчен корбан иттем. Кыз килеш аерылган иргә чыктым, дисең, бел, мин Сөмбел
белән яшәмәдем, яраткан кешеңә өйлән, дип, ул үз янына якын җибәрмәде, мине беркайчан битәрләмәде, күз яшьләрен күрсәтмәде. Ирсез бала тапкан исемен күтәрмәс өчен генә яшәде бит ул бездә. Буе кечкенә булса да, бик көчле кеше ул. Кышка каршы, безнең туй алдыннан чыгып югалды, кая киткәнен белмәдек. Ә Байрас аңа бер күрүдә гашыйк булган, ләкин Сөмбел минем белән булганга, арага кермәгән. Байрас аны эзләде, бик озак көтте. Ахырда ничек күндергәндер, Сөмбел хәзер аның белән. Өйләре җылы, якты, оҗмах оясы. Үкенәсеңме, дисең. Әгәр мине эштән кайтуыма кайнар аш­лар пешереп, елмаеп каршы алсаң, бала­ларым йөгереп каршы чыкса, үкенмәс идем. Син бит үз-үзеңне генә яратасың, фигура саклыйсың, унсигез яшьлек кызлар кебекмен, дип горурланасың. Кемгә кирәк соң синең коры салкын чибәрлеген? Сүз дә юк, син бик чибәр, ләкин мин аның җылысын тоймыйм. Ни үзең җылытмыйсың, ни миңа җылынырга да, җылытырга да мөмкинлек бирмисең. Синең салкын карашыңнан куркып, безгә хәзер кеше керми башлады, ялгыз кәккүкләр шикелле икебез ике якта уты­рабыз. Хәер, син кем белән яшәсәң дә, шулай булачак, ташкурчак бит син, Фә­ридә! - диде дә Булат өеннән үк чыгып китте.

Урамда төсле утлар яна, Яңа ел бәйрә­ме шаукымы әле бетмәгән, яшьләр күңел ачып йөри. Элек эче пошса, энесенә ба­ра иде. Хәзер анда Сөмбел булгач, аңа юл ябык. Өенә кире кайтасы килмәде. Урам буйлап йөри торгач, иртәгә ял кө­не булуы исенә төште. Озаклап уйлап тормады, машинасына утырып, авылына кайтып китте. Авыр чакта кайтырга туган йорты, әти-әнисе булуына сөенеп куйды. Вакытлыча булса да, авыр уйларыннан арыныр, әтисе белән сөйләшер. Булат машинасын куеп өйгә керде, ишекне ачуга, каршысына Азамат йөгереп чыкты.

- Булат абый кайтты, - дип сикергәләде. - Ә син әти белән әнине күрмәдеңме? Алар кайчан кайта?

Булат әллә сөенечтән, әллә көенечтән, баланы күтәреп алып, аның күкрәгенә башын яшерде, күңеле тулды, күз яшьлә­рен улына күрсәтүдән оялды, тамагына утырган төерне йота алмый газапланды. Азамат моны сизде, ахры:

- Булат абый, ник елыйсың? Әллә ма­шинаң ватылдымы? — дип, Булатның ко­лагына пышылдады. - Елама, әти төзәтеп бирер. Ул бөтен әйберне эшли белә, елама, - дип, чәченнән сыйпады.

Булатның болай ачынганы юк иде әле. Ничә елдан соң бүген улын беренче тап­кыр кулына алды. Ул аны кочакларга күп­ме омтылды, Сөмбелдән курыкты: «Якын килмә, синеке түгел», - дияр кебек иде. Ә бүген улын курыкмыйча кулына алды, яратып кочаклады. Булатны бу хәлдә кү­реп, әти-әнисенең йөрәге әрнеде. Әтисе: «Их, балам, соңга калдың шул», - дип, улын кызганып куйды.

Азамат, Булат абыйсының кулыннан сыйпап:

- Әйдә, бүген минем белән йоклыйсың­мы? Әлфис абый клубтан барыбер соң кайта, теге бүлмәдә икәү йокларбыз, яме, - дип елмайды.

Ятар алдыннан Шәүкәт абый:

- Нәрсә, улым, дөньялар авырайдымы әллә? - дип сорады.

Булат әтисенә күтәрелеп карамыйча гына әрнүле тавыш белән:

- Үкенечтән үлеп булса, мин үләр идем, әти, - диде.

Улының сүзләреннән атаның йөрәге кысылып куйды, утызга җитсә дә, аның өчен һаман бала шул. Аның барлык той­гысын үзенә генә алыр иде, ләкин һәркем­нең үз ялгышы, үз язмышы, башка кеше төзәтә алмый.

- Үләргә ашыкма әле, улым, әнә нинди матур улың үсеп килә, аның үскәнен, кеше булганын күрәсең килмиме? Әтисе була алмасаң, якын абыйсы, дусты бул. Сөй­ләш, серләш, җан дусты бул.

- Сөмбел якын җибәрмәс шул, әти.

- Син Сөмбелне белмисең, улым, олы йөрәкле кеше ул.

- Әйдә, йоклыйбызмы? - дип, Азамат Булатның кулыннан тартып, Әлфиснең бүлмәсенә (элекке Сөмбел бүлмәсенә) алып керде. - Син монда ят, - дип, янә­шәсендәге мендәрне рәтләде. - Мин берүзем йокларга куркам, төнлә монда бик караңгы, син мине кочаклап ят, - дип, үзе дә Булатны кочаклап, борынын аның күкрәгенә төртте дә йоклап китте.

Булат төн буе керфек какмады, улын уятудан куркып, селкенергә дә кыймый ятты. Ул бүген кемне югалтуын аңлады, әгәр аның кебек хата ясарга җыенучы кеше барын белсә, һич икеләнмичә: «Балагызны чибәр хатынга алыштырмагыз!» - дияр иде. Үткәндәге ялгышлары йөрәген әрнет­те, күзләреннән кайнар яшь акты. Ярый әле елаганын улы күрми. Булат таң алдын­нан гына йоклап китә алды. Байраслар кайтмаса, аңа тагын бер көн улы белән янәшә йоклау насыйп булачак.

Икенче көнне алар бергә бакчада, кардан әвәләп, Кар бабай, Кар кызы, машина ясадылар. Азамат чын күңелдән абыйсына булышты, үзе, юктан кызык табып, бак­чаны яңгыратып көлде. Салкыннан бит очлары кызарган, йөгереп йөрүдән тирләп чыккан шушы кечкенә бала, әйтерсең лә, бөтен дөньяның шатлыгын үзенә тупла­ган. Нигә шуны Булат элек аңлый алма­ган? Улыннан башка ничек яши алган? Моңарчы сагынмадымы? Сагынды, улы­ның буш бишеген күрүгә, йөрәге сулкыл­дап куя иде, ләкин сер бирәсе килмәде, артка чигенергә соң иде инде.

Өйдәгеләр аларга комачауламады, уеннарына катнашмады, бары тәрәзәдән генә күзәтеп торды.

- И балакайларым, - диде Гөлфия апа, алъяпкычы белән күз яшьләрен сөртеп.

- Әле болай булганга шөкер итик, ана­сы. Әнисен башкалар алып китсә, без аны мәңге күрмәс идек.

Якшәмбе Булатка китәргә кирәк булса да, иртән китәрмен, Азамат үзе генә йок­ларга курка, тагын бер кич кунарга кирәк дип, улы янында калыр өчен сәбәп эзләде. Аның каласын белгәч, Азамат сөенде.

- Бүген дә икәү йоклыйбыз, әйеме, - дип, Булатны кочаклап алды.

- Әйе, улым, - дигәнен Булат үзе дә сизмичә калды.

Сөмбелнең серле бүлмәсендә алар тагын икәү. Улының аның өчен урын әзерләве, шатланып елмаюы, куенында мыш-мыш йоклавы Булатка әйтеп бетер­гесез җан рәхәтлеге бирә, Фәридә белән ничәмә еллар яшәп алалмаган җылыны ала. Хәзер ул ничек, кем өчен яшәргә ки­рәклеген аңлады. Тынычлык һәм рәхәтлек биреп, күңелендә якты өмет йолдызы кабынды. «Улым, мин сине беркайчан ташламам, якын җибәрмәсәләр дә, еракка китмәм, күләгәң булып, һәрвакыт янында йөрермен». Улының маңгаеннан үбеп алды. Торыр вакыт җиткән. Эшенә сонга калмас өчен китәргә уйлады, әтисе озата чыкты.

- Тынычландыңмы инде?

- Кайгырма, әти, хәзер барысы да си­неңчә булыр. Рәхмәт, әле ярый сез бар мине аңларга.

Син, улым, Байраска үпкәләмә, Сөмбел, сезне дошманлаштырудан куркып, ризалык бирмәде. Энеңне үзең беләсең, ике сөйләргә яратмый. Ул өйләнмәгән булса, башкалар алыр иде, ул чакта инде балаңны мәңге күрә алмаган булыр идең. Улым, сез бит бертуганнар, уртак тел та­бып яшәгез...

Фәридә моңа кадәр ялгызлыкның ни икәнен аңламаган икән. Булат китеп югал­гач, ул үз-үзенә урын тапмады. Әгәр бала­сы булмаса, ире ташлап китсә, гомере буе шулай ялгызы яшәрме? Сеңлесенә барды, ләкин күңелен бушатырга горурлыгы ирек бирмәде. Тукның хәлен ач аңламас, ди, бала-чагасы, ире белән мәш килеп йөргән сенлесе апасын аңламады, аңларга вакыты да булмады, һәркемнең үз дөньясы. Фәри­дә өенә кайтты, андагы бушлык җанын өшетте. Теге хатынның: «Баласыз хатын кемгә кирәк», - дигән сүзләре исенә төште. Булат аңардан аерылып башка хатынга өйләнсә? Ул моңарчы: «Булат миннән башка яши алмый, мин чибәр, ничек теләсәм, шулай борам», - дип, үз-үзенә ышанып яшәде. Бала юклыгына да кайгырмады, булыр әле, дип, табибларга да күренмәде. Бүген исә үз уйларыннан үзе курка калды. Булат ял көне кичен килмәгәч, бөтенләй шикләнә башлады. Байрас янына барып сорарга горурлыгы баш бирмәде. Дүшәмбе йөгерә-йөгерә эшеннән кайтып ашарга пешерде. Ире бү­ген дә кайтмаса, ялгызы нишләр? Булат соң кайтты. «Ашарга пешердем, ялгызым ашамадым, сине көттем» дияргә Фәри­дәнең кыюлыгы җитмәде, тәрәзә янына басып, урам күзәткәндәй басып торды. Ме­нә хәзер Булат аны килеп кочаклар, гафу үтенер, дип уйлады. Ире берни дәшмәде, ашарга сорамады, йокы бүлмәсенә кереп, урын да җәймичә ятты. Фәридә ачуыннан шартлар дәрәҗәгә җитте, ләкин дәшмә­де. Күңелендәге курку көчәйде. Элек Фәридә сөйләшми йөргән булса, хәзер Булат сөйләшмәде. Атна ахыры җитүгә, авылына кайтып китте. Бер түбә астында яшәүче чит кешеләр кебек, бер-берсенә эндәшүдән, бәрелеп китүдән курыктылар.

Сүзсез көрәш ике ай дәвам итте. Беркөн­не, һич уйламаганда, Байрас килеп керде. Тегесен-монысын сөйләшкән булдылар.

- Онытмаган булсагыз, сигезенче март­та әнинең туган көне, кайтыгыз, - дип, икесен дә авылга чакырып китте.

Булат, бәйрәмдә әти-әнисенең кәефен төшермәс өчен, Фәридәгә:

- Кайтасыңмы, кайтсаң, тизрәк җыен, - дип, коры гына әйтеп куйды.

Фәридә, өйдәге тынлыктан, ялгызлык­тан туеп, җәһәннәмгә китәргә әзер иде, иренең авылына кайтырга шатланып риза булды.

- Хәзер күчтәнәчләр алып керәм, - дип, кибеткә чыгып китте.

Алар кайтып кергәндә, ишегалдында Байрасның машинасы күренмәгәч, «Кайтмаганнар!» - дип, эчтән генә икесе дә җи­ңел сулап куйды. Өйгә кергәч, көтелмәгән хәл булды: Сөмбел мич алдында пәрәмәч пешереп йөри, Әлфис белән Азамат сөйләшеп-көлешеп утыралар. Булатны күреп, Азамат:

- Булат абый кайтты! - дип, кочагын җәеп, каршына йөгереп килде.

Булат бу юлы Сөмбелдән курыкмады.

- Нихәл, улым? - дип, Азаматны кочак­лап алды.

Сөмбел ни әйтергә белми югалып кал­ды. Шулай да ул үзен бик тиз кулга алды. Азамат, авылдан килгәч, Булат абыйсы белән дуслашуы турында сөйләгән иде. Байрас:

- Каршы килмә, абыйга болай да бик кыен, - дигәч, ул бөтен үпкәләрен эченә йотты, бала бүлешеп, тавыш чыгарып бул­мый бит инде.

Сөмбел, берни сиздермәскә тырышып: - Әйдә, узыгыз, мактап йөрисез, - дип елмайды. Яны белән борылган гына иде, Фәридәнең яңагына китереп суккандай булды, Булат та баскан урынында катып калды: Сөмбелнең эче шактый түгәрәк­ләнгән иде. Сөмбел, аларның хәлен сизеп, Фәридәне:

- Әйдә, түр бүлмәгә өстәл әзерлик. Хәзер Байрас та кайтып җитәр, әнине алырга киткән иде, -дип, икенче бүлмәгә алып чыгып китте.

Сөмбел әзерләп биреп барды, Фәридә олы бүлмәгә ташып торды, ачуы килсә дә, кушканны үтәде. Сөмбел аның белән дус кызыдай якын күреп сөйләште, ләкин бу Фәридәнең канын гына кайнатты. Кәтүк буе, тәпән кебек юан шушы нәрсәкәй бөтен кешене авызына каратып тора. Байрас әбисен алып килгән, җыелышып гөрләшәләр. Булат Фәридәнең әниләрен алып килү турында уйламады да. Дөнья­сын онытып, Азамат белән уйный. Бай­рас, бишкә бөкләнеп, Сөмбел каршында ничек булышырга белми тырышып йөри. Фәридә бүген ире белән дуслашырга өмет­ләнгән иде, Сөмбелнең авырлы икәнен белгәч, өмете өзелде. Хәленнән килсә, Сөмбелне күз карашы белән үтерер иде, аны үзенең җан дошманы итеп күрде. Читтән генә ирен күзәтте: ул астан гына Сөмбелгә карап-карап ала, Азамат белән нидер сөйләшә, көлешәләр. Болар барысы Фәридәнең саруын кайнатты, ләкин түзәр­гә, берни сиздермәскә тырышты. Ничек кенә булмасын, Булат белән дуслашырга кирәк, кәтүк буе Сөмбелгә ике ир күпкә ки­тәр. Кеше булмаганда, Сөмбелдән ачуын алмакчы булып:

- Син бик тиз җитешкәнсең, авырыңны әйтәм, - дип, зәһәр генә елмайды.

- Шулай килеп чыкты шул, бер-ике ел бала тапмам, эшләрмен әле, дигән идем.

- Фәридә, сораганга үпкәләмә, ә ник сезнеке һаман юк? Бергә яшәвегезгә дә байтак, дөньягыз җитеш, нәрсә комачаулый? Бәлки берәр ярдәм кирәктер, син Юрий Петрович­ка күренеп кара әле, ул яхшы табиб.

Сөмбел үзе сөйләде, үзе Фәридәне күзәтте. «Әйе, Фәридә бик чибәр. Мин аның янында кем инде? Байрасның да тиңе шундый чибәр хатын булырга тиеш, мин­дә ни тапкандыр? Әгәр берәр вакыт, күзе ачылып китеп, шундый чибәрне очратса... Юк, алай булуы мөмкин түгел. Сөмбелнең ул мәхшәрне башка кичерәсе килми. Ул чакта ир-ат затыннан мәңгегә баш тарта­чак. Алар яхшы, күңелле яшәсәләр дә, ул әле һаман Байраска йөрәген ачарга курка. Булат та, аның авырлы икәнен белгәнче, яныннан бер адым читкә китмәде, иркәләп туймады. Ә нәрсә булып бетте? Юк, мин хәзер ике бала анасы, үземне рәнҗетергә юл куймам, хисләргә бирелмәм. Теге вакытта яралы йөрәгемне учыма тотып, төнге урам буйлап йөрүләремне, әрнүгә түзә алмыйча, поезд каршына чыгып ба­суымны һичбер вакыт онытырга тиеш түгелмен. - Ул шулай уйлар дәрьясына кереп батуын сизми дә калды. - Бик нык рәнҗеттең син безне, Булат, хәер, үзең дә бәхетле күренмисең, Сөмбел тапкан кирәксез бала белән уйныйсың...» Сөмбел үзенең Булатка карап утыруын сизмәде, чөнки ул аны күрмәде, бу вакытта ул арт­та калган газаплы үткәннәре эчендә яши иде. Аңарда Фәридәгә карата көнчелек хисләре уянмады, күңеле түреннән элекке мәхәббәт чаткыларын эзләде, анда да әллә нинди сәер тынлык, йөрәге аңа җавап бир­мәде. «Сиңа булган кайнар хисләрем янып беткәнме, әллә улыма күчкәнме? Сине кү­реп, йөрәгем ашкынмый, син мине башка рәнҗетә алмассың».

Сөмбел, уйларыннан арынып, авыр су­лап куйды. Үзенең Булат белән күзгә-күз карашып утыруларын аңлагач, йокысын­нан уянгандай сискәнеп китте, угрылыкта тотылгандай, Байраска карады. Аның йөзе кара болыт, хатынының карашыннан ни аңлагандыр, Сөмбел иренең күзләрендә рәнҗү күрде. Нишләп мәхәббәт өчпочмак­тан тора икән?

Байрас бер сүз әйтмичә чыгып китте. Аның йөрәген соңгы вакытта бер үк со­раулар борчый: «Һаман абыйны ярата ми­кән? Күпме дәвам итәр? Аның түземлеге җитәрме?» Яшәгән саен Сөмбелне ныграк яратуын аңлый, ул аңа һава кебек кирәк. Бәлки бала тугач, Сөмбелнең аңа карата хисләре кабыныр, сабыр итәргә кирәк.

Байрас тышта, авыр уйларына батып, бик озак басып торды. Ишектән кемдер чыгып, аның өстенә җылы кием каплады. - Әйдә, Байрас, үзебезгә кайтыйк, монда бүген кеше күп. Чыгар машинаны, мин җыендым, Азамат хәзер киенеп чыга, - дип, Сөмбел кире кереп китте.

Юл буе сөйләшми кайттылар. Өйгә кайтып йокларга яткач, Байрас авыр сулап боргаланды, әйләнде. Сөмбел дә йокла­мады, ирен ничек юатырга белмәде. Сөмбел аның ниләр уйлап йоклый алмавын аңлады, ләкин Байрас кына хатынының йөрәгендә Булат урынын әкренләп яулый баруын сизми, әгәр белсә, болай борга­ланмас иде. Сөмбел иренә таба борылып ятты, башын аның киң күкрәгенә салды да кысып кочаклады.

- Юкка газапланасың, үткәннәр артта калды. Син үткәнне уйлыйсың, ә мин ки­ләчәкне. Син ялгышасың, берсе дә син уйлаганча түгел.

Байрасның йөрәге еш-еш тибә башла­ды, хатынын әкрен генә мендәргә җайлап салды, аның күзләрен күрәсе килеп ут яндырды.

- Сөмбел, минем ни уйлавымны каян беләсең?

- Битеңә язылган, авыр сулап ятуыңнан сизәм...

- Әйе, мин теләгеңә каршы өйләндем, сиңа яхшы ир булырмын, назлармын, ир­кәләрмен, йөрәгеңне яулармын, дип уйла­дым. Ә бүген шикләнеп калдым. Син абый­га шундый итеп карап утырдың, син аны һаман яратасың, газап утларында янасың, ахры. Мин бүген көчсезлегемне аңладым. Абый чит кеше түгел, аның белән кара-каршы көрәшеп, сугышып булмый. Сез очрашкан саен, җанымны ниндидер корт кимерә, көнләшүме бу, үзем дә аңламыйм, аңым томалана, туганнар икәнлегебезне дә онытам. Син мине ярата алмасаң, ниш­ләрмен? Мин сине көннән-көн ныграк яратам, үзеңә әллә нинди тылсымлы көч­ләр белән тартасың. Син миңа һава, кояш кебек кирәк. Элекке еллардагы хисләр ул ярату булмаган икән. Мин сине бер яра­тып үпсәм, иркәләсәм, шул җитәр кебек тоела иде, ә хәзер синең бөтен йөрәгеңә хуҗа буласым килә, сине беркем белән бүлешәсем килми. Аңлыйсыңмы мине? Син бит мине акылдан яздырасың, Сөмбел, - дип авыр сулап, башын хатынының куе чәчләре арасына яшерде. - Мин элек берни
аңламаганмын икән шул: йөрәгеңне яулый алмасам, калганы берни тормый икән.

Сөмбел Байрасның битен учларына алып, күзләренә карады:

- Булатка карасам да, мин синең хакта уйладым.

- Ниләр уйладың? Минем беләсем килә.

- Юлыңда Фәридә кебек чибәр хатын очрап, сине миннән тартып алса, ничек яшәрмен? Синең кебек озын буйлы баһа­дирга шундый чибәрләр пар бит.

- Ни сөйлисең син, Сөмбел? Шуңа күрә мине яратырга куркасыңмы? Каян килә башыңа андый уйлар? Әй Сөмбел, Сөмбел. - Ул хатынын кысып кочаклады, җиңел сулап куйды. - Мин сине беркайчан
беркемгә алыштырмаячакмын. Курыкма, ач йөрәгеңне, аз булса да урын алыйм.

Ташкын суын ачкандай, хатынын җаны туйганчы үпте, иркәләде.

- Юк, мин сине бернинди чибәр кызлар­га алыштырмыйм. Йә Ходай, моннан да артыграк яратып буламы икән? Яндырып үтерәсең бит, - дип пышылдап, кайнар тыны белән Сөмбелне яндырды. Сөмбел каршы килмәде, бөтен җаны-тәне белән җавап бирде, иренең кайнар кочагында эреде. Шул мизгелдә аңын яшен кебек бер уй кисеп үтте: «Ходаем, үзең сакла шушы мәхәббәтне!»

* * *

Табигый юл белән бәбиләү мөмкин булмаганга, Юрий Петрович белән ки­ңәшләшеп, бала тудыру көнен Сөмбел үзе билгеләде, һәр көнне санап, куркып яшәгән Байраска:

- Тагын ике атна вакыт бар, - дип, ял­ганларга мәҗбүр булды.

Сөмбел, кичтән больницага кереп, опе­рациягә әзерләнде. Икенче көнне иртән ясасалар, ире килүгә барысы үткән булыр. Әйтсәң, ул мескен куркып, кеше генә бор­чып йөрер.

Байрас, кич белән Сөмбелне эштән алыр­га килгәч, кабул итү бүлмәсендәге шәфкать туташыннан:

- Сөмбел Харисовна чыга алмый, - ди­гән җавапны ишетеп аптырады.

- Нишләп чыга алмый?

- Иртән генә операция ясагач, ничек чыга алсын?

- Нинди операция? - диде Байрас, коты алынып.

- Үзе таба алмагач, операция ясадылар.

- Кайда ул? Ничәнче палата?

- Икенче катта, унынчы палата.

Байрас баскычларны ике генә сикерде, - артыннан: «Анда керергә ярамый!» - дип кычкырып калган шәфкать туташының сүзләрен ишетмәде. Ул палата ишеген ачканда, Юрий Петрович белән шәфкать туташы Сөмбелнең беләгенә энәләр ка­дыйлар иде. Сөмбел үзе әллә аңсыз, әллә йоклый, анысын аңлап бетерә алмады. Байрас ак кәгазь төсенә керде, көч-хәл белән карават башына килеп тотынды, хатынының беләгенә кадалган энәдән кү­зен ала алмады.

- Ни булды? Ни өчен? Әле ике атна бар иде бит, - дип тотлыга-тотлыга сорады, үзе куркуыннан егылыр дәрәҗәгә җитте.

Юрий Петрович, Байрасның хәлен аңлап:

- Әйдәгез, чыгыйк, монда керергә яра­мый, - диде.

Байрас урыныннан теләсә дә кузгала алмады, Сөмбелгә карап тик торды.

- Аңа хәзер йокларга кирәк. Бар да ях­шы. Әйдәгез, чыгыйк, иртәгә килерсез.

Сөмбелне әллә сөйләшкән тавышлар, әллә иренең тетрәнүе уятты, ул йокы аралаш:

- Байрас, җибәр карават башын, йолкып алсаң, мин карават белән бергә таралам, - дип мыгырданды. - Сез аңа тынычланды­ра торган укол ясагыз, шунсыз китә алмас.

Байрасның артына энә белән төртте­ләрмени:

- Юк, кирәкми, мин куркам, мин шунда гына торам, - диде.

- Ярамый, микроб кертүең бар. Әйдә­гез, мин сезгә балагызны күрсәтәм, - дип, доктор аны үзе белән алып чыгып китте.

Ул, исерек кеше кебек чайкала-чайкала, Юрий Петрович артыннан иярде, курку катыш сораулы күзләре белән докторга карады. Доктор көлеп җибәрде.

- Сөмбел Харисовна хаклы, сез бик кур­как икән. Ул, сезне жәлләп, операциягә керәсен әйтмәде. Кемегез бар икәнен белдегезме әле?

Байрас, «юк» дигәнне аңлатып, баш чайкады.

- Ай, егетем, куркак аю икәнсең, үзең тирә-якта иң көчле кеше саналасың. Кил әле монда, - дип, Юрий Петрович аны пыяла белән бүленгән бүлмә янына чакыр­ды. - Бу яктан икенче бәби - сезнең кыз.

- Сөмбел исән калырмы?

- Калыр, калыр, борчылма. Ничек инде синең кебек куркак ирне калдырып китсен ул? Әнә үзеңә нинди матур кыз бүләк итте. Кызлар әтиләрен малайларга караган­да ныграк яраталар. Син хәзер бар, кайт, ял ит, өйдә балагыз ялгызыдыр. Иртәгә иртән килерсең, борчылма, барысы да яхшы булыр.

Байрас төне буе йокламады, арлы-бирле йөреп таң аттырды. Азаматны мәктәпкә озатуга, больницага йөгерде. Сөмбел иренең киләсен күңеле белән сизде. Бай­рас куркып палата ишеген ачты, әкрен ге­нә хатыны яткан карават янына чүгәләде, йоклый дип, тын алырга да куркып, аңа карап утырды.

Сөмбел:

- Мин бик ямьсезме? - диде дә борылып елмайды.

Байрас күз яшьләрен яшерә алмады, аның мендәренә башын салды.

- Тагын бер бала табам, дисәң, мин акылдан язачакмын.

Сөмбел иренең чәченнән сыйпады.

- Кара инде, ак чәчләрең барлыкка килгән.

Байрас:

- Башта чәч күп, ә син берәү генә, - дип, аның бармакларыннан үпте. - Мин кичә баланы күрдем, уемда гел син булганлык­тан, берни аңламадым.

Сөмбел аның битен, күзләрен сыйпады.

- Кызың туды, ә син сөенмисең дә.

- Мин синнән башка беркем турында уйлый алмыйм. Син елмаясың, ә мин һаман синең өчен куркам.

Палатага Юрий Петровичның кергәнен сизмәделәр.

Ул арада шәфкать туташы баланы пала­тага китерде.

- Кап-кара кечкенә йомгак, әнисенә охшаган...

Сөмбел, Байраска карап:

- Мә, әтисе, үпкәләмә инде, малай бүләк итә алмадым, - дип, баланы аның кулына салды.

- Алай димә, кемгә кирәк ул өй тулы малайлар. Аларны матур итеп киендереп тә булмый ич, - дип елмайды ире. - Кы­зыбыз өчен рәхмәт. - Байрасның йөзе яктырып китте, ул үзенең әти булуын аңлый башлады. - Мин сиңа ни бүләк итим икән?

- Син безгә өй сал, әтисе, зур, якты өй. Һәр яклап кояш төшсен, тәрәзәдән агачлар, чәчәкләр күренеп торсын. Балаларыбызның туган йорты, аяк басар үз җирләре булсын.

- Син мине гаҗәпләндерүдән тукта­мыйсың. Бөтен хатын-кыз шәһәр фатиры турында хыяллана, ә сиңа авыл өе кирәк.

- Шәһәр фатиры аяк астындагы туган җирне алыштыра алмый, үз бакчаңда яланаяк йөрүгә ни җитә. Без кызым белән гөлләр үстерербез. Син безгә матур йорт сал, мин сиңа булышырмын, менә шунда
безнең чын тормышыбыз башланыр.

* * *

Шул җәйдә үк Байрас, әтисе белән бер­гәләп, булачак йортка нигез салды. Учалы шәһәренең читендә Буранчы авылының пар нарат үсеп утырган җирен камап ал­дылар. Байрас шатланып: «Пар нараты ни тора, кисү юк, үссеннәр, шулаймы, әти?» - диде шатланып. Ирләр көн-төн шунда эшләде. Вакыт уза торды, кап-кара чәчле Айсылуга да бер яшь тулды. Азамат сеңлесен ничекләр генә итеп яратырга белмәде. Әнисе аңа:

- Улым, син Айсылуга зур абый. Сез ике бөртек бертуган, беркайчан бу хакта онытма, - дигәч, абый булуы белән горур­ланып елмайды.

- Әни, безнең Айсылу капка башында­гы сыерчыкка охшаган, әйеме, һич тик тормый, үзе гел нидер бытылдый.

Байрас балаларын бик ярата, эштән алар­ны бик сагынып кайта, балалар, әтиләре ишектән күренүгә, муенына сарылалар.

Айсылу тугач, өч бүлмәле фатир биргән­нәр иде, үз йортларын иркенләп өлгертер­гә уйладылар.

Балага бер яшь тулуга, Юрий Петрович авырып китү сәбәпле, Сөмбелне эшенә чакыртып алдылар. Сөмбелне күрүгә, карт табиб гафу үтенгәндәй итте.

- Сөмбел Харисовна, сезне борчыдым инде. Сөйләшәсе сүзләрем бик күп. Мин үземнең чиремне беләм, миңа ял кирәк, бәлки, дөньяда яшәргә дә күп калмагандыр, шуңа күрә сезгә ашыгыч рәвештә эшкә чыгарга кирәк. Менә бу дәфтәрдә минем кырык ел буена язып барган күзәтүләрем, кайбер ачышларым. Укыгыз, өйрәнегез, бәлки, сезгә кирәге чыгар. Безнең эштә бит әллә нинди көтелмәгән хәлләр килеп чыгарга мөмкин, сез барысына әзер булырга тиеш. Хатын-кызлар бүлеген сезгә тапшырырга телим. Мин сезгә ышанам.

Шулай итеп, Сөмбелгә һич уйламаган­да эшкә чыгарга туры килде. Кара сыер­чык баласын Гөлфия апа авылга алып кайтып китте.

- Гомер буе кыз бала үстерергә хыял­ландым, Алла насыйп итте, - дип, ул бик сөенде.

Баштарак яшь белгечкә тәҗрибәле табибтан башка эшләве кыенрак булды. Катлаулы операцияләр ясаганда, янында күзәтеп торучы, киңәш бирүче Юрий Пет­ровичның булмавы Сөмбелне бераз куркы­та иде. Ул, операция өстәле янына килеп баскач, Галимә апаның җитди йөзен күз алдына китерде һәм эшкә тотынды. Үз-үзенә ышанмаганнарны Уфага җибәрде. Ха­тын-кызлар арасында аның хакта «яхшы белгеч» дигән хәбәр тиз таралды.

Беркөнне аның янына Фәридә килеп керде.

- Килдем әле, сине бит бик күп белә, яхшы дәвалый, диләр, бәлки, миңа да ярдәм итәрсең?

- Әгәр миннән генә торса, кулымнан килгәннең барысын эшләргә тырышыр­мын, Фәридә.

Ул Фәридәне бөтен яклап тикшерде, ләкин, ни кызганыч, аның аналыгы җитәр­лек дәрәҗәдә үсмәгән булып чыкты. Бу оч­ракта бала табу мөмкин түгел икәнен Сөм­бел бик тиз аңлады, ләкин Фәридәгә ничек әйтергә белми аптырады, җиңелрәк сүзләр эзләде. Күпләр, бу хакта ишеткәч, табибка ышанмыйлар яисә аны гаеплиләр.

- Фәридә, бу очракта медицина көчсез, мин сиңа берничек ярдәм итә алмыйм. Си­не Ходай шулай яраткан, монда беркем дә гаепле түгел. Синең балаң булмаячак...

Сөмбел, шушы сүзләрне әйткәндә, үзен авыру каршында гаепле кебек тоя иде. Килендәше янында үзен ничек тотарга белмәде. Фәридә бермәлгә телсез калды, йөзе агарды, аннары усал итеп Сөмбелгә карады.

- Шатланасыңмы? Әйе, шатланасың, каргышым төште, дисеңме? Булмасын мин аның синнән башка да яхшы беләм. Алай бик яхшы табиб булгач, дәвала, бу­лырлык яса. Син бит үзеңә нинди кирәк, кайсыннан кирәк, шулай табасың: берсен­нән малай, икенчесеннән кыз. Син бит Арслановларның уртак хатыны.

Килендәшенең зәһәр чәчүен Сөмбел бар көчен җыеп, сабырлык белән тыңла­ды, башка җирдә булса, урынына бик тиз утыртыр иде, тик эштә кычкырышырга яхшы түгел. Ул, әкрен генә торып, тәрәзә каршына килеп басты.

- Әйтәсе сүзләреңне уйлап сөйлә, Фәри­дә, ахырдан үзеңә оялырга туры килмәсен. Аннары, урыны бу түгел, - диде Сөмбел, үзен тыныч тотарга тырышып.

- Оятмы, миңа оятмы?

Фәридә зәһәрләнеп тагын нидер әйтмәк­че булган иде, Сөмбелнең ачулы карашын күреп, туктап калды.

- Әйтәсе сүзең булса, өйгә кил, монда килеп тавыш чыгарып йөрмә, хәзер үк чыгып кит. Мине рәнҗетеп кенә бала ту­мый, дөньяда ятимнәр бетмәгән, алыгыз да үстерегез.

Фәридә җавап кайтарганчы, сүз бетте дигәндәй, Сөмбел ишекне ачты.

- Сау булыгыз, мин сезгә ярдәм итә ал­мыйм, башка табибка барып карагыз.

Авылга кайткач, алар тагын очрашты. Сөмбел, тирә-якка тәмле ис чыгарып, бакчада коймак пешерергә тотынды.

- Сөмбел кайтканы әллә каян сизелә, - дип, тирә-күршеләр кереп чыкты. Кара бөдрә чәчле Айсылу - бөтенесенең шатлы­гы, юанычы - әтисенең алдыннан төшмә­де. Сөмбел Фәридәгә карап-карап алды, ул Азаматның уйнаганын күзәтә иде. Теге сөйләшү турында ирләренә сиздермәделәр. Бакчада икәү генә калгач, Фәридә Сөмбелнең каршысына килеп басты, аңа өстән генә карап:

- Синең белән сөйләшәсем бар, - диде.

- Нәрсә турында?

- Азаматны безгә бир. Булат: «Миңа ке­ше баласы кирәкми, минем үз балам бар», - ди, шулай булгач, Азаматны безгә бир.

Сөмбел, бу сүзләрне ишеткәч, егылып китмәс өчен, кая тотынырга белмәде, ба­шына суккандай булды, һава җитмәде, үзен тизрәк кулга алырга тырышты. «Бу нинди оятсызлык, хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, ди, бала белән аралашуга гына риза түгел, инде тартып алырга уйлыйлар». Сөмбелнең ачудан каны кайнады, йөрәге ярсыды, ә Фәридә, берни сизмәгәндәй, һаман авырткан җиргә басты:

- Ул Булатның малае, аның моңа ха­кы бар.

Бу сүзләр Сөмбелне тәмам чыгырыннан чыгарды.

- Югал күз алдымнан! - дип кычкырып җибәрүен үзе дә сизми калды. - Мин си­ңа, йөрәгемнән өзеп, атасын бирдем, бала теләсәң, унны тап. Булатка бит мин тапкан бала кирәкмәде, аңа синеке кирәк иде, ә бала таба алмыйсың икән, монда минем гаебем юк.

Алар Фәридә артына килеп баскан Бу­латны күрмәделәр. Сөмбелнең бөтен тәне калтырады, хәле китте. Булатны күреп алды, ул нидер сизенеп, Сөмбелгә карап тора иде. Сөмбел ачу белән:

- Минем балаларым янына якын киләсе булмагыз! Аның балага бернинди хакы юк, ул малаен сиңа алыштырды! – дип кычкырды.

- Ә мин балага атасының кем булуын әйтсәм, ул вакытта ни диярсең?

- Дөресен әйтермен, әтиең сине җансыз бер таш курчакка алыштырды, диярмен, Аннан карарбыз, яраткан Булат абыйсы кемгә әйләнер? - Сөмбел Булатка бармак белән төртте. - Син карында чакта ук ул баладан баш тартканыңны оныттыңмы? Байрас кайтмаган булса, без икебез дә гүр иясе идек, ә хәзер сезгә бала кирәкме?

Аның тавышын ишетеп, бакчага Байрас белән кайнатасы килеп керде.

- Сөмбел, ни булды?

Байрасың хатынын мондый хәлдә берен­че тапкыр күрүе иде: ул усал, ачуы йөзенә чыккан, кара күзләрендә ут уйный.

- Мине кан елатып, таптап уздың, алма кебек балаңнан баш тарттың, теләгеңә ирештең - бәхетең, мәхәббәтең үз кулың­да. Мин синнән берни сорамадым, үз яраларымны үзем бәйләдем. Ничек газаплануымны күреп тә жәлләмәдең, ул дип барысын аяк астына салып таптадың. Ә син, Фәридә, минем белән авыз чайкама, мин аны ертыла-ертыла синең өчен тап­мадым. Булат, балага якын киләсе булма, бала яратасың килә икән, урам малай­ларын ярат, безнекенә тимә! Бик кирәк икән, дөнья тулы ятим бала - ал да тәр­бияләп үстер!.. Әйдә, Байрас, балаларны машинага утырт, тизрәк китик моннан, берсен дә күрәсем килми.

Байрас, аптырап, хатынын кочаклап алды:

- Башта тынычлан, аннары китәрбез.

- Юк, хәзер үк! Азамат, кайда син? Машинага утыра тор, - дип, Сөмбел Айсылуны алырга ашыга-ашыга өйгә кереп китте.

Шәүкәт абый Байрасны:

- Бар, улым, хатыныңа ярдәм ит, абыең белән үзем сөйләшермен, - дип, бакчадан чыгарып җибәрде. Булатка борылып:

- Хатыныңны ал да кит моннан, ә син, килен, телеңне тыймасаң, Булатка бала табарлык хатын алып бирергә дә күп сора­мам. Сөмбел, сез бәхетле булсын дип, ба­рысыннан баш тартты, әгәр шулар белән дә исәпләшмисез икән, үзегезгә үпкәләгез. Сөмбелне рәнҗетәсең икән, бу йортның капкасы ябык сиңа, - диде, Фәридәнең күзенә карап. - Улым, әгәр элеккечә яшисең килсә, хатыныңны тәртипкә китер. Ә
хәзергә әнә китәсе юлыгыз, капка ачык. Улым, теләп алган язмышың, Ходайдан ни сорасаң, шуны бирде.

Байрас хатыны белән балаларын авыл­дан читтә урнашкан күл буена алып килеп туктады. Сөмбел, бер ноктага текәлеп, селкенмичә утыра бирде. Байрас:

- Әйдәгез, әниегезгә чәчәкләр җыеп бүләк итик, - дип, балаларын машинадан төшерде. Азаматка:

- Улым, миңа әниең белән сөйләшергә кирәк, син зур егет бит, сеңлеңне карап тор, - дигәч, тегесе үзен олы кеше итеп хис итте, баш селкеде.

Байрас Сөмбел янына кереп утырды, сүзсез генә аны кочаклап алды. Әллә жәл­ләүче, әллә яклаучы булганга, Сөмбел әкрен генә елап җибәрде. «Ул сирәк елый, еласын, эчен бушатсын», дип, Байрас туктатмады, балаларының уйнауларын күзәтеп, тыныч кына утырды. Хатыны ты­нычлана төшкәч, аның иягеннән күтәреп, күзләренә карады.

- Сөмбел, без бергә, син шуны онытма. Борчу-кайгыларыңны миннән яшереп, үзең генә күтәреп маташма, без бөтен бер алма кебек яшәргә тиешбез. Кил әле үзе­мә, син яралы кошка охшагансың, - дип иркәли-иркәли хатынын үпте. Алар бала­ларының килгәнен күрми дә калдылар. Азамат әтисе белән әнисенең үбешкәнен күреп:

- Карама, карама, - дип, сеңлесенең күзен капларга тырышты.

Байрас, аларны күреп, кычкырып көлеп җибәрде.

- Аһ сине, кил әле, кызым, улым, кил син дә, - дип, икесен ике ягына утыртты.

- Их, рәхәт тә соң, нинди матур бу дөнья, әнисе! Мин бүген абыйларның кайгысын бөтен йөрәгем белән тойдым, Ходай үзе ярдәм итсен. Безне генә шушы бәхет­тән аермасын, - диде, кызын алдында сикертеп.

Алар аланда куышлы уйнап, матур чә­чәкләр җыеп, бик озак йөрделәр, Сөмбел тынычланды.

- Әйдә, кайтыйк, әткәйләр борчыла торгандыр. Сөмбел, син абый белән Фә­ридәгә рәнҗемә, Ходай аларны болай да нык рәнҗеткән. Безнекен генә күпсенеп күз тидермәсеннәр, ә калганын бергә җиңәрбез. Сөмбел, син бик көчле кеше. Ачу­ланган вакытта син үз бәбкәләрен саклап калырга тырышкан ана казга охшаган идең. Сине якынрак белгән саен, үземне кечерәк тоям.

- Алай димә, Байрас, миңа үземнән көчлерәк рухлы кеше кирәк. Бөтен җаным-тәнем белән сөелерлек, бөтен эч серләрем сыярлык, аларны аңларлык, ир генә түгел, иң якын дус та булырлык кеше кирәк. - Сөмбел үрелеп Байрасның күзләренә карады. - Син хаклы, арага җил-давыл кер­мәсен. Мин синең белән бик бәхетле, син шуны беләсеңме, сизәсеңме икән, Байрас, ишетәсеңме, мин бик бәхетле!

Хатынының һәрбер әйткән сүзе Байрас­ның йөрәгенә сайрар кош булып кунды, аның бу бәхеттән башы әйләнде, күзләре, иртәнге су өстен хәтерләтеп, мең төрле төстә ялтырады, иреннәре елмайды.

- Сөмбел, мин синнән бу сүзләрне бик озак көттем, аларның минем өчен никадәр әһәмиятле икәнен син үзең дә белмисең, - дип, Байрас күзләрен йомды, Сөмбелне яратып күкрәгенә кысты, балалар кызыксынып аларны күзәтте.

Тормыш юллары катлаулы, бигрәк тә гаилә тормышыныкы, аның борылмалары бик күп, һәр кеше дә ул борылмаларны җиңел генә үтеп чыга алмый: кемнеңдер сабырлыгы җитми, кемнеңдер акылы томалана. Бүген Байрас белән Сөмбел шул тормыш дигән озын юлның бер борыл­масын югалтуларсыз атлап узды. Алар гомерендә мондый борылмалар күп булыр әле. Бүген шушы аланда бер-берләренә йөрәк серләрен ачты, алда яңа көн кебек кояштай олы якты мәхәббәт туачагы, ти­гез юллар булачагы билгеле иде.

Булатларның гына тормышы, болыт каплаган кояштай, сүнгәннән-сүнә бар­ды. Булатның әтиләре каршында тавыш чыгарасы килмәде, үз өйләренә кайтып җиткәнче түзде, өйгә керү белән:

- Сөйлә, - диде Фәридәгә коры гына, - ни кирәк сиңа Сөмбелдән?

- Барысына да син гаепле, бала-бала, дисең, булмый безнең балабыз, булмаячак та, Сөмбел үзе шулай диде. Азаматны безгә бир, дидем. Син бит кеше баласы ки­рәкми, дисең, каян алыйм мин, булмагач, - дип елап җибәрде. - Мин бит күреп то­рам, шул баладан аерыла алмыйсың, аның
янында дөньяңны онытасың. Синең дә бит ул балага хакың бар, сөйләш Байрас белән, Сөмбелне күндерсен, - дип, иренең кар­шына килеп тезләнде, кәнәфидә башын иеп утырган Булат Фәридәгә тишәрдәй итеп карады.

- Мин сиңа бала тап, дидем, Сөмбелне­кен тартып ал, димәдем. Мин улымны күп­ме телим - шулкадәр яратам, аның янында булам, мин шуңа риза идем, ә син бүген мине барысыннан мәхрүм иттең. Нинди кансыз кеше син, ул бит песи баласы тү­гел, сездә икәү, берсен безгә бир, дияргә ничек телең әйләнде? Минем бернинди хакым юк ул балага, Сөмбел дөрес әйтә, мин аны сиңа алыштырдым!

Булат хатынын бер кырыйга этте дә өйдән чыгып ук китте.

Фәридә:

- Мине ташлап кая китәсең, китмә өй­дән, качма миннән, - дип үксеп елады, күз яшьләре аша Сөмбелне каргады. Ул кайтканчы, алар бик әйбәт яшиләр иде, беткән идеме аңа башка гаилә, башка ир, ник бу дөнья шулай тыгыз соң? Фәридә үкси-үкси бик озак елады.

Булат шушы көннән соң тәмам югалып калды, үз эченә бикләнде, күзләре моңсу­ланды. Ул дөньяда яшәүнең ямен тапма­ды, кычкырып көлгән кешеләргә карап аптырады. Элек эче пошса, энесе белән сөйләшә, әтисе янына кайта иде, әтисе аны һәрвакыт аңлады, ә иң мөһиме - аның дөньядагы бар нәрсәдән кадерлерәк улы бар иде. Хәзер япа-ялгыз, ни энесе, ни әтисе, ни улы янына бара алмый. Сөмбел аны бөтенләй күралмас булды, теге көнне: «Балага якын килмә!» - дип, ничек ачы­нып кычкырды. Ул барысын да югалтты, ул беркемгә кирәк түгел. Көн-төн йөрәкне шушы уйлар талады, тирә-ягындагыларны күрмәде, үзен ялгыз утрауда калгандай хис итте. Әкренләп эштән эчеп кайта башлады. Арслановлар гаиләсендә эчкән кешеләр булмаганга, беркемнең башында «Булат эчә башлар» дигән уй тумады, әһә­мият итүче дә булмады.

Салкын көз килде. Карлы яңгырлар да Булатның йөрәк януын баса алмады. Авылына күптәннән кайтканы юк, элек, ичмасам, улын шунда күрә иде.

Бер тәүлек эшләп кайткач, икенче көнне ялында кая барырга белми йөрде, йөрәк ярсуларын басар өчен, ике йөз грамм ара­кы эчеп алганнан соң, энесе яши торган йорт алдына килде. Ни өчен килгәнен үзе дә аңламады. Нәрсәгә өметләнеп килде? Укучылар мәктәптән кайта торган вакыт булганга, ишегалды бала-чага тавышы белән тулды. Шулчак кемдер:

- Булат абый! - дип кычкырды.

Булат бер көтү бала арасыннан таныш тавыш иясен эзләде, йөрәге еш-еш типте, үзе «улым, улым» дип пышылдады. Арт­тан берәү килеп кочаклап алды, үзе челтерәтеп көлеп җибәрде.

- Булат абый, нишләп торасың монда?

Булат:

- Азамат улым, - дип, малаен күтәреп алды. - Менә сине күрергә килдем, сагы­нып беттем үзеңне. - Яшьләрен күрсәтмәс өчен, күзен яшерде.

- Әйдә, безгә керәбез, чәй эчәрбез, минем ашыйсы килә, әйдә, Булат абый, - дип, Азамат аның кулыннан тартты.

- Юк, улым, кермим, әниең ачуланыр.

- Кем? Әниме? Син кергәнгә әни ник ачулансын? Алай курыксаң, әнигә әйтмә­без. Әйдә инде.

Булатның улы белән аралашасы, янын­да озаграк торасы килгәнгә, ярый, ни бул­са шул булыр дип ризалашты. Белсәләр, үтермәсләр әле, үтерсәләр, кемгә кирәк мондый тормыш.

- Әниеңә әйтмәсәң генә керәм.

- И куркак, әйтмим, әйдә, - дип кычкы­рып көлде Азамат. — Шахмат уйнарбыз, яңа алымнар өйрәндем, сиңа да өйрәтермен.

Баланың күзләре ут янды, ярата иде ул Булат абыйсын, ул бит аның иң якын дусты.

Булат энесенең яңа фатирында әйберләр күчергәндә бер булган иде, башка килергә туры килмәде. Сөмбел фатирны һәрвакыттагыча зәвык белән бизәгән, бүлмәләрдәге гөлләр өйне гөл бакчасы иткән.

Азамат хуҗаларча аш җылытырга куй­ды, чәй әзерләде.

- Булат абый, әйдә, хәзер ашап алыйк, аннары уйнарбыз.

Ашап-эчкәч, бергәләп өстәл өстен җы­ештырдылар да дөньяларын онытып, шахмат уйнарга керештеләр. Булатның уйный белмәгәнен күреп, Азамат эче катып көл­де. Улы яныннан китәсе килмәсә дә, Булат сәгатькә карарга онытмады: вакыт бишкә якынлаша иде.

- Ярый, Азамат, мин китим инде.

- Син тагын кайчан киләсең?

- Килимме соң? - дип, идәнгә улы кар­шына чүгәләде.

- Кил. Миңа синең белән бик күңелле, - дип, Булатның муеныннан кочаклады.

- Әниең белсә, ачуланыр бит.

- Ә без әнигә әйтмәбез.

- Алайса берсекөнгә килермен, - дип, улын кочып сөйде дә саубуллашып, үзал­дына елмаеп кайтып китте. Шушы көннән башлап, аларның уртак серләре барлыкка килде. Азамат мәктәптә булган хәлләрне,
әти-әнисенә сөйләмәгән серләрен дә Бу­лат абыйсына сөйләде.

Булат улы янына барасы көнне авызына бер грамм аракы капмады, ә кайтышлый ике йөз грамм сала торган гадәте барлыкка килде. Өйдә аракы исе сизелә башлады. Булат йоклаганда саташып, Азамат белән сөйләшә. «Сөмбел, ачуланма инде» дигән сүзләр дә ишеткәч, Фәридә бөтенләй тынычлыгын югалтты. Беркөнне эштән сорап калып, ирен күзәтергә уйлады. Ире инде күптәннән аның янына килми, чит кешеләр кебек, һәркайсы үзалдына яши. Күңелендә «бәлки Сөмбел белән чуаладыр» дигән шик туды. Әйе, күзәтә торгач, чынлап та Булатның шунда йөрүе ачыкланды. Фәридә түзмәде, Байрасның эшенә шалтыратты, үзен танытмас өчен, тавышын үзгәртеп сөйләште.

- Син эштә вакытта хатының янына Бу­лат килеп йөри, биш тулганда чыгып китә. Мин көн дә тәрәзәдән күреп калам.

«Хәзер карап карарбыз, ирең кайтып тотса, ничек җырларсың икән?» - дип, үз кылганына үзе шатланып куйды Фәридә. Байрасның башына китереп суккандай булды, бу сүзләргә ышанырга-ышанмаска белмәде. Кем булды бу? Ничек инде абыйсы андый эшкә бара алсын? Шулай да ул тиз генә җыенып, кайтырга уйлады, чыгып китәр алдыннан Сөмбелгә шалтыратасы итте.

- Сөмбел Харисовна операциядә, тиз генә бушамас, - диделәр.

Байрас кайтып кергәндә, Булат белән Азамат чәй эчеп утыралар иде.

- Менә ничек икән хәлләр, - диде Бай­рас, абыйсына карап.

Бала бер әтисенә, бер абыйсына карады, Булат абыйсының куркып калуын күреп:

- Без Булат абый белән шахмат кына уйныйбыз, ә ул әнидән курка. Әти, син әнигә әйтмәссеңме? — диде ялварулы та­выш белән.

Байрас:

- Ярый, уйнагыз, әйтмәм. Кая, мин дә чәй эчим, үтешли генә кергән идем, - дип, тизрәк китәргә ашыкты. Чыга-чыгышлый үзен ачуланырга тотынды. Яла яккан ке­шенең теле корысын, ә мин җүләр, шуңа ышанып күземне тондырып чабам. Сөм­бел белсә, битемә төкерер.

Абыйсын да жәлләп куйды, ябыккан, картаеп киткән. Байрасны күргәч, әллә ни­чек куркып калды. Әйе, җан тартмаса, кан тартадыр, әнә бит Азамат әтисенә ничек тартыла, ничек якларга белми. Сөмбел кайтып күрсә, ни булыр, әйтүе дә кыен. Мескен абыйсы, үз улы белән кача-поса күрешергә килә. Нишләсен, башка чарасы юктыр, күрәсең. Әйдә, килсен, сагынадыр, ул да эштән Айсылуын бик сагынып кайта бит. Абыйга «килмә» дип әйтеп булмый, тизрәк йортның эшен бетереп күчәргә ки­рәк. Монда кем кергәнен, кем чыкканын йөз күз күзәтеп тора.

Җәй буе алар бергәләшеп өйнең эчен-тышын эшләделәр. Булат килде, Азамат алар янында йөрде. Байрас, абыйсының аракы белән мавыгуын сизеп:

- Абый, эчмә, авырлыкларны алай җи­ңеп булмый. Улыңа нинди үрнәк күрсәтә­сең, зур бит инде ул, аракы исе кәнфит исе түгел, аны кем дә яхшы аера. Бер кереп батсаң, чыга алмассың, әтиләргә кара кайгы булырсың. Сөмбел белсә, Азамат янына якын җибәрмәс, - диде.

- Белсә, болай да җибәрмәс.

- Ник белмәсен, белә, тик эчкәнеңне генә белми.

- Ярар, энем, тырышып карармын. Сез­нең белән рәхәт, ә өйгә кайтып керәсе килми, эчкәч, җиңелрәк булып китә, кай­тып йоклыйм. Аек башны авыр уйлар баса, дөньяның бер яме, бер тәме калмый. Байрас абыйсы өчен куркып куйды.

- Дөньядан туярга ашыкма әле, абый. Без бергә бит, яшермә чиреңне, ни борчый сине, нәрсә җитми? Ник, нәрсәдер югалт­кан кеше шикелле, һәрвакыт башыңны асылындырып йөрисең?

- Югалттым, энем, югалттым. Хәзер шу­ның газабын кичерәм. Яңасын башлап бул­мый, искесен ташлап булмый. Калганын сорама, үзең дә беләсең.

Өч ел дигәндә, өй әзер булды. Көзен, яфраклар саргайганчы дип, Байрас гаилә­сен күчерергә уйлады. Башта Сөмбелнең үзен генә алып килеп күрсәтергә теләде.

- Әйдә, әнисе, минем эшкә бәя бир әле, - дип, хатынын җитәкләп өйгә алып керде.

Өй эчендәге нарат исе, буялмаган идән-түшәмнәрнең сары такталары, икенче катка күтәрелә торган сырлап, матурлап эшләнгән баскыч, иркен бүлмәләр, гөлләр куярга дип уйланылган киң тәрәзә төпләре һәркемне сокландырырлык иде.

- Әйдә әле, мин сиңа үзебезнең йокы бүлмәсен күрсәтим.

Байрас хатынын икенче катка алып мен­де. Янәшә урнашкан йокы бүлмәләреннән берсенең ишеген ачты.

- Рәхим итегез, Сөмбел ханым, бу без­нең мәхәббәт оябыз. — Хатынын бик матур бүлмәгә алып керде, үзе аны кочаклап: - Ошыймы? Тәрәзә урманга карап тора, ишегалды да күренә. Йә, ничек? - дип, үзенә таба борды, иелеп Сөмбелнең күз­ләренә карады. - Теләсәң, өченче кат та төзим, аннан айга юл салам, сине шунда алып менеп яратырмын, - дип, күзләрен ялтыратты. - Тик син әйт кенә.

Сөмбел бу пышылдауларның, күз ялты­ратуларның ни белән бетәчәген белә иде.

- Сабырсызланма, картлар җыеп, Коръән укытыйк, күзеңне аннары ялтыратырсың.

- Шулай да сине бер генә үпсәм, гөнаһ булмас бит. Әгәр дә сиңа мин салган өй ошаса, миңа бер наз бүләк ит, - дип, хаты­нын кысып кочаклады.

Сөмбел каршы килмәде, үрелеп, иренең ирененнән үпте, пышылдап:

- Миңа бик ошый, монда бар нәрсә си­нең кебек матур. Мин бу өйне һәрвакыт монда кайтасың килеп торырлык итеп би­зәрмен, аның һәр почмагы елмаеп торыр, - дип, иренең күкрәгенә башын куйды.

- Миңа шундый рәхәт. Байрас, иртәгә, беләсеңме, нинди көн?

 

- Юк, белмим.

- Без кушылганга биш ел була. Шул биш елда балабыз туды, өй салдык, кеше арасында дәрәҗәгә ирештек.

- Әйе, гомер биш көн кебек кенә үткән дә киткән, барысы да бар, күз генә тимә­сен, мин тормышымнан бик канәгать.

Алар бер атнадан яңа өйгә күчеп чык­тылар, хәзер үз дөньялары белән яшиләр. Бакчаларына Чиләбе питомнигыннан төр­ле җимеш агачлары кайтардылар, агачлар­ны һәркемгә атап утырттылар.

Азамат:

- Булат абыйга да утыртыйк, - дип, бер алмагач алып килде.

Сөмбел белән Байрас бер-берсенә кара­шып алдылар.

- Ярый, китер, улым, менә монда си­неке янына утыртыйк. Аннары Әлфис абыеңа утыртырбыз.

Шулай итеп, әкренләп, Учалы янында­гы Буранчы авылында яңа урамнар үсеп чыкты. Үз өйләре белән яшәргә теләүче­ләр Сөмбел белән Байрас кына булмаган икән, авыл күзгә күренеп зурайды.

Яңа елда өй туе уздырдылар, ихата урта­сында калган наратларны бизәделәр. Язын Сөмбел бакчасына бөтен тирә-якның күз явын алырлык чәчәкләр утыртты. Барысы әйбәт кенә барса да, Сөмбелнең җанына Булат тынгылык бирмәде. Ул йә эшкә кит­кәнче, йә эштән соң энеләренә килә торган булды. Азамат белән икәү әллә нәрсә эш­лиләр, үзара нидер сөйләшәләр. Сөмбел аны күрмәмешкә салынды. Соңгы вакытта Булат әллә ничек кызганыч күренә иде, ул Сөмбелнең күзенә чалынмаска тырышты. Ул көн дә диярлек килде, соң гына кайтып китте, Азамат аны борылышка кадәр озата торган булды.

Беркөнне Сөмбел тәрәзәдән аларны күзәтеп торды. Булатның кулларын болгый-болгый сөйләвен күреп, аптырап китте. Иренең килеп басуын сизмәгән икән:

- Әйе, кызганыч, - дигән сүзләреннән сискәнеп куйды.

- Бәй, кайтканыңны ишетмәдем.

- Кайттым. Комачауламыйм дип тизрәк кереп киттем, жәллим мин абыйны, ярдәм генә итә алмыйм. Бәлки, син сөйләшеп карарсың?

- Нәрсә дип? Булат бүген әллә нинди сәер күренә.

- Ул нык эчә башлады, хәер, күптән ин­де. Сөйләшеп тә карадым... Ул Азаматтан ерак яши алмый, өенә кайтып ямь тапмый, мин аңа ничек ярдәм итәргә белмим. Бө­тен өмет синдә генә, Сөмбел, бәлки сине
 аңлар, тик кума гына, аннары бөтенләй юкка чыгар, әле әзрәк булса да бала тотып тора.

- Кара әле, Байрас, аңа дип атап утырт­кан алмагач та үсеп китә алмый интегеп утыра, әйтерсең лә, Булатның хәлен аң­лый. Азамат беркөнне: «Әни, бу алмагач нигә үсми икән, үләм-үләм дип утыра», - ди. Хикмәт, боларның өчесен ни бәйли? Нинди сүзләр табыйм соң мин аңа?

- Тап, Сөмбел, тап, син бит табиб, син һәрвакыт кирәкле сүзләрне таба белдең, егылганны кыйнамыйлар, ярдәм ит, - дип, Байрас Сөмбелнең күзләренә ялварып ка­рады. - Әткәй белән әнкәй хакына. Алар моны белсә күтәрә алмаячак, безнең нәсел­дә эчкечеләр юк бит, үзең беләсең.

Сөмбел, уйланып, ишегалдына чыкты.

- Азамат, кер әле, улым, әтиең чакыра, - дип, улын өйгә кертеп җибәрде.

Булат, Сөмбелнең тавышын ишеткәч, тиз генә бакчага кереп китте, өй ышыгына барып басты. Сөмбел әкрен генә килеп аның беләгеннән тотты.

- Качма, барыбер тычкан кергән тишек­кә сыймассың.

Булат баскан урынында таш кебек катып калды. Сөмбел аның каршына килеп бас­ты. Булатның әллә күп эчүдән, әллә кеше төсле йокламаудан күз кабаклары шешен­гән, кайчандыр матур булган зәңгәр күзләр хәзер болганчык су төсен хәтерләтә, чәчләренә чал төшкән. Сөмбелнең йөрәге кысылып куйды. «Ни булды сиңа, Булат, ник болай таушалдың?» - диясе килде.

Сөмбелнең кайнар күз карашы Булатны көйдерә иде, ул аңа туры карарга курык­ты. «Эләктем, хәзер мине куачак», - дип уйлады.

- Әйдә, Булат, ачыктан-ачык сөйләшик әле. Ун елдан артык вакыт үтте, кайчан да булса бер сөйләшергә кирәктер бит безгә, кил, утыр каршыма, - дип, бакчадагы өс­тәл янына чакырды. Булат кулларын кая куярга, күзләрен кая яшерергә белмәде.

- Булат, ник болай угры кебек качып йө­рисең? Киләсең, өйгә кермисең, бу бит ми­неке генә түгел, энеңнең дә өе, синең өчен безнең ишек һәрвакыт ачык. Әллә эчә дә башлагансың инде, йөзең талчыккан, канатлары сынган кош кебек иңбашларың асылынып төшкән. Ни җитми сиңа, нәрсә югалттың? Сөйлә, аңлармын.

Булат Сөмбелгә карады.

- Бәхетне бер югалтсаң, табып булмый икән, ул синең белән бергә китте. Теге вакытта син еладың, хәзер мин елыйм. Синең каргышларың йөзе белән төште. Син безнең өйдә яшәгән чакта булган икән ул бәхетле мизгелләр... Син китеп югалгач, юксына башладым, өйләнгәч, онытырмын дип уйладым. Карт алмагач төбендә, бала белән сине сагынып, мин бик күп еладым. Әти аңлый иде мине: «Ялгышасың, улым, үкенерсең - соң булыр, баланы жәллә», - диде. Эх, яшьлек, үкенечтән үлеп булмый. Сөмбел, менә аяклар үзләре алып килә сезгә. Үзем киләм, «Балага якын килмә!» диярсең дип, үзем куркам. Азамат - минем бу дөньяда бердәнбер юанычым. Жәллә димим, хакым юк, рәнҗеттем сине, хәзер шуның уңышын җыям. Кичер мине, Сөмбел, кичерә алсаң. Энем булса да, Байраска көнләшеп карыйм мин, ул күпкә акыллы­рак булып чыкты, мин генә сукыр булган­мын. Мин хәзер синең белән үткән еллар хатирәсендә яшим, Азаматны бер көн күрмәсәм дә авыр. Тормыштагы кайбер хаталарны төзәтеп була, тик минекен генә түгел, - дип, авыр сулады, бармакларын агара башлаган куе чәче арасына батырды. - Яратканмын икән мин сине, Сөмбел, тик соңлап аңладым. Булдыра алсаң, китергән газапларым өчен кичер мине...

Икесенең дә тамак төбенә төер утырды, күзләренә яшь тулды, бер-берләренә текә­леп карадылар. Сөмбел күкрәк тутырып тын алды.

- Булат, тыңла әле, мин сине беркайчан каргамадым. Рәнҗедем, еладым, тик карга­мадым. Барысына үземне гаепләдем. Син миңа өйләнгән булсаң, без икебез дә бәхет­сез булыр идек. Син үзеңнең тормышка ашмаган хыялыңны сагынып, ә мин көчләп тагылган хатын булып кимсенеп яшәр идем, укымаган бер надан булыр идем. Мин сине каргамадым, Булат, син яратмагач, үземне яратырлык кеше түгел дип уйладым. Менә инде ничә ел Байрас белән яшим, ләкин мин аны сине яраткан кебек яратырга куркам. Ул барысын да сизә, әмма сабыр гына көтә бирә... Синең болай йөрүең җанымны талый, йөрәгемә тынгылык бирми, үземне гаепле кеше ши­келле хис итәм.

- Килмә, дисеңме?

- Юк, алай димим, кил, өйгә кер, кач­кын кебек йөрмә һәм эчүеңне ташла. Балабыз хакына, үтенеп сорыйм, эчеп юкка чыкма. Бала алыгыз, көн саен күпме бала ятим кала, бер ятимне бәхетле итсәгез, үзегез дә бәхетле булырсыз. Озакламый Азамат үсеп чыгып китәр, ул вакытта кая барырсың? Алыгыз бала, үзем ярдәм итәрмен, ә Фәридәне бала таба алмаганга гаепләмә, Ходай шулай яраткач, нишләсен? Син бит аны ярата­сың, ә яраткан кешеләрне бөтен кимче­лекләре белән яратырга кирәк. Син аны аңларга, ярдәм итәргә тырыш. Мин бала тапсам да ярата алмадың, ул таба алмый дип ташлама, хата бер була. Эчүеңне ташла, Арслановлар нәселендә эчкән ке­ше юк, син эчсәң, синнән күреп, улың эчә башлар. Әнә теге кечкенә алмагачны Азамат сиңа атап утырткан иде, күрә­сеңме, ул да чирли, бала агачның начар үсүенә бик борчыла. Син терелсәң, ул ныгып китәчәк. Китергән корбаннарың юкка булмасын, син бәхетле булсаң, мин дә бәхетле булырмын. Байраска, курыкмыйча, йөрәгемне ача алырмын. Мине берни күрми димә, мин синең һәр ады­мыңны күзәтеп торам, онытма, мин синең бердәнбер балаңның анасы, улың үзеңә охшаган, мин аның киләчәген кайгыртам, начарлыкка өйрәтсәң, мәңге кичермәм.

Алар бакчада бик озак утырдылар, Бай­рас та чыгып, алар арасына катышмады. Бу эчкерсез сөйләшү бәлки Сөмбел белән Булатка күптән кирәк булгандыр, икесе дә җиңеләеп калдылар, уртада торган киртә юкка чыкты.

Беркөнне Сөмбел, нидер уйланып, тәрә­зәдән карап торды да:

- Кара әле, әтисе, әнә каршыда нинди буш урын. Әйт Булатка, салсын шунда бер йорт, йөрмәсен ике арада тинтерәп, - дип, үз янына ирен чакырды.

- Әйе шул, бик әйбәт урын, үзе белән сөйләшергә кирәк.

Булатка әйткәч, ул бик җентекләп әлеге урынны килеп карады, озак кына әйләнеп йөргәннән соң:

- Нәрсә, улым, мин дә шунда өй салыйм­мы? - дип елмайды.

Азамат сөенде генә.

- Ничек шәп булыр, сиңа төнлә өеңә кайтырга кирәк булмаячак.

Булат, Сөмбел белән Байраска карап:

- Сез каршы килмәсәгез, мин риза, - дип елмайды. Аның тормышка карашы үзгәрдеме, күңелендә өмет уяндымы, ни­чек кенә булмасын, Булатның күз карашы хәзер ачык һәм тыныч иде.

- Алайса килештек, абый, урынны ба­рып сөйләшәбез дә быел ук өйнең нигезен салып калдырабыз.

- Ай, шәп була, - диде Азамат, шатла­нып, Булат абыйсын кочаклап алды, - мин дә сезгә булышам.

Азаматка тиздән унике яшь тула, Арслановларга охшап, эре гәүдәле булмакчы. Сөмбелнең, миңа охшап кечкенә булып калмасын, дип куркулары бушка булды. Айсылу исә кәтүк, үзе тиктормас, чегән баласы кебек кап-кара, ә күзләре зәңгәр, ут чәчеп торалар. Сания апа аны Сөмбелгә охшата. Айсылуны еш кына авылга Сания апа янына кайтаралар, ике як та үпкәлә­мәсен өчен, алмаш-тилмәш кайтарырга тырышалар.

Сөмбелнең эше үз җае белән барды. Хә­зер инде ул кичәге яшь өйрәнчек белгеч түгел, ә дәрәҗәле, эшен яхшы белә торган табиб. Урамда күпләр аны танып исән­ләшә, рәхмәт әйтеп китәләр. Аның кул астында күпме бала дөньяга килде, күпме хатын-кызны авыр чирдән коткарды. Ярата иде ул эшен, һәрвакыт кешеләргә мөлаем һәм ягымлы булды.

Сөмбел белән Байрас ничек кенә матур яшәмәсеннәр, гаилә тормышы сынаулары аларны да урап узмады. Дус бар, дошман бар дигәндәй, кемдер аларның тормышын бик тә бозарга тырыша иде.

Сөмбел «Байрас үзенең эшендә яшь кыз белән йөри» дип язылган әллә ничә хат алды. Бу хатларны укыгач, йөрәге кысылып куйды. Бик озак һушына килә алмый торды, көч-хәл белән үзен кулга алып, хатны ертып, мичкә ташлады. Иренә берни сиздермәде. Үз йортларына күчкәч, килмәс дип уйласа да, хатлар дәвамлы килә торды.

Беркөнне Байрас, эштән кайтканда, почтаны үзе алып керде. Гәзитләр ара­сыннан килеп чыккан хатны әйләнде­реп карады, Арсланова Сөмбелгә дип язылганын күреп, хатынына сузды. Конвертта, гадәттәгечә, кире адрес күрсәтелмәгән иде. Сөмбелнең йөзе агарып китте, хатны укып та тормастан мичкә ташлады, үзе икенче бүлмәгә үк чыгып китте. Байрас аптырап калды, ха­тынының хатны күреп каушап калуын, аның нидер яшерергә тырышуын аңлап алды. Тизрәк мичтән хатны тартып чы­гарды да ачып укый башлады. Үзенең дә йөзеннән каны качты, анда язылган сүзләр башына сыймады. «Синең ирең үз сәркатибе белән йөри, ул озакламый сиңа үзенең сөяркәсен бәбиләтергә алып киләчәк. Байрас минеке генә дип яшәмә, бу шәһәрдә аның вакытлы хатыннары күп, син генә берни сизмисең...»

Байрас хатны кат-кат укыды, нидер аң­ларга тырышты. Хатны Сөмбел укымады, димәк, аңа мондый хатларның беренче тапкыр гына килүе түгел. Ул, хатны то­тып, Сөмбел янына чыкты, куллары калтырады, ачудан тешен кысты. Үзен-үзе кочаклап, тәрәзә янында басып торган хатынының артына килеп басты.

- Кайчаннан килә мондый хатлар?
Сөмбел эндәшмәде.

- Ник дәшмисен, кайчаннан?

- Ике ел, бәлки күбрәктер.

- Ике ел? Ник мин берни белмим?
Ул Сөмбелне үзенә борды, күзенә ка­рарга тырышты.

- Сөмбел, минем сиңа беркайчан да хыя­нәт иткәнем юк, бу ялган, ышан миңа.

Ул, Сөмбелнең ияген күтәреп, күзлә­ренә карады. Сөмбелнең күз карашында тирән әрнү чагыла иде.

- Сөмбел, җәфалама үзеңне, Ходай ша­һит, дөньяда бөтен җаным-тәнем белән яраткан кешем - ул син! Ни өчен син бөтен авырлыкны үзең күтәрергә тырышасың? Ник әйтмисең? Ник үз-үзеңне өзгәлисең?
Синең алда минем намусым чиста, ышан миңа. Син минем иң кадерле кешем.

Сөмбел Байрасның кулыннан хатны тартып алды, берсүзсез берничә кисәккә ерткалап, иренең учына кире салды.

- Гөнаһың булмаса, акланып маташма, ә хатны кайдан алдың, шунда ташла. Үзең әйткәнчә, барысына да Ходай шаһит, олы мәхәббәт вакланмый ул.

Кайчандыр Галимә апасы аңа бернәрсә­не бик яхшы аңлатты. Әнвәр абыйсы бик чибәр кеше, шуңа Сөмбел:

- Галимә апа, син көнләшмисеңме? - дип сораган иде.

- Чибәр ир белән яшәү бик авыр ул, үс­кәнем, ник көнләшмәскә, көнләшәм, тик сиздермим. Безнең араны бозарга теләүче­ләр бик күп булды, кайсы хатын-кызның таза, чибәр ир куенында йоклыйсы килмәсен? Бик кыю ханымнар бар, үз теләкләре­нә ирешү өчен нинди генә юллар тапмый­лар, кайбер ирләр шул тозакка эләгүләрен сизми дә калалар. Аннары, ирләр – ирләр инде, кырын караган саен, ирдән аерылып булмый бит. Ул икенче хатынга китсә, син үзең шул хатын хәлендә каласың. Ке­ше ялгыз яши алмый, ул вакыт узу белән үзенә пар эзли башлый, чөнки табигать кешене шулай яраткан.

- Ничек яшәргә соң, апа? Барысын да кичерергәме?

- Кичерә алсаң кичерергә. Кеше гашыйк булган вакытта башын югалта, кеше үз гомерендә мең тапкыр гашыйк булырга мөмкин. Кызганычка каршы, гаиләле ке­шеләргә дә кагыла гыйшык уты, менә шун­да сынала инде мәхәббәт, чөнки әкренләп теге ут сүнә, ә мәхәббәт кала бирә. Мон­дый гыйшык давылларыннан исән чыккан­нар үз мәхәббәтләренә икеләтә көч белән кире кайта. Икесенең берсе, кичергәне, сабыр гына көткәне өчен, гомере буе мең рәхмәтле булып яши. һәркемнең бәхет­ле буласы килә, кем нинди юллар белән ирешә инде, анысын үзе сайлый. Ә ирең читкә карамасын дисәң, назыңны, татлы телеңне жәлләмә, кая барса да, үземнекенә җитми дип, сагынып кайтырлык булсын. Кешеләр, бигрәк тә ирләр, өйдә күрмәгән назны читтән эзлиләр. Алар өйгә ял итәргә кайталар, ә өйдә тавыш, аны-моны таләп итәләр, үз-үзен карамый торган хатын да булса... Ә сөяркә юкны бар итеп өстәл әзер­ли, матур эчке киемнәрен кия, чәчләрен ясап, бизәнеп, елмаеп каршы ала, иркәли, назлый, күгәрчен кебек гөрли, күккә күтәреп мактый, ул ир, чынлап та, үзен дөньядагы иң яхшы егет солтаны итеп хис итә. Өйдә үзен хатыны санламый дип уйлый, сырт кабартып чыгып киткән була, ә уртак тормыш тавышсыз гына булмый, бергә яши башлагач, анда да шул ук хәл кабатлана. Тормышның сикәлтәләре бик күп, аларны шома гына үтеп булмый, бигрәк тә хатын-кызга акыллы, сабыр булырга кирәк.

- Сөмбел Галимә апасының бу киңәш­ләрен хәтереннән чыгармаска тырышты, беренче ике хатны алгач та апасыннан киңәш сорап язды. Галимә апасыннан: «Дошманнарга сөенергә ризык бирмә, йөрәгеңне тыңла, тагын да яхшырак яшәргә тырыш», - дигән җавап килде. Әйе, Байрас һәрвакыт игътибарлы һәм яхшы ир, балалар өчен үлеп тора. Буш вакытында, эштән соң өй эшләре белән шөгыльләнә. Төшке аш вакытында, биш минутка булса да, Сөмбел янына килеп, юк-бар сөйләп, кеше күрмәгәндә, бер кочаклап китә. Бу инде гадәткә кереп китте, хәзер сәгать ук­лары уникегә якынлашса, Сөмбел үзе дә, бүген килерме, дип көтә башлый. Шуңа күрә аның әллә ни шиге юк. Галимә апасы әйткәндәй, дошманнарга чәйнәргә азык бирмим дип, Байрастан берни сорамады, аңлату таләп итмәде. Бүген хат, һич уйла­маганда, Байрас кулына эләккән.

Урамнан кергән Айсылу, йөгереп ки­леп, әтисенең аягына сарылды.

- Әтием кайткан, әтием, - дип сикергәләде.

Байрас кызын күтәреп алды, кара бөдрә баш әтисенең муеныннан кочаклап, «чүп-чүп» битеннән үпте. Нишләптер әтисе бүген көлмәде, бала аптырап әнисенә карады.

- Әни, әтине ачуландыңмы әллә? Ник ул көлми?

- Юк, кызым, әтиеңнең ашыйсы килә, бар, абыеңны чакыр, кичке ашка уты­рабыз.

Сөмбелнең башында бер генә уй: ул, кеше сүзенә карап, балаларын ата назын­нан мәхрүм итмәячәк. Байрас әтисенә - Шәүкәт абыйга охшаган, бала җанлы кеше. Сөмбел иренә ышана.

Алар, һәрвакыттагыча җыелышып, кичке аш ашадылар. Байрас тирән уйга чумды. Ник Сөмбел хатлар турында ал­дан әйтмәгән? Берәү булса, елар, аңлату таләп итәр иде, ә ул эндәшмәгән. Ничек аңларга, Сөмбел аңа битарафмы, әллә ха­талар кабатлана, дип яшиме? Булат белән ялгышкан кебек ялгыштым, бу юлы да ал­дадылар, дип яшиме? Болай булса, Сөмбел мине беркайчан да яратмаячак. Кем генә булмасын, хатны язган кешене каһәр суксын, үз явызлыгы үзенә кайтсын! Бу дөньяда ул һичнәрсәдән курыкмый. Аның бөтен курыкканы - Сөмбелне, балаларын югалту. Күпме еллар ул Сөмбелнең мәхәббәтен яуларга хыялланды, хәзер инде өметен бөтенләй өзде. Кулы өстендәге бәләкәй кул аны уйларыннан арындырып җибәрде.

- Әтисе, ашың суына.

Байрас башта хатынының кулына, ан­нары күзләренә карады. Ике пар күз бер-берсен аңларга тырышты.

Сөмбел, эшен бетереп, йокы бүлмәсенә кергәндә, Байрас, өстен салмаган килеш, һаман уйга чумып утыра иде. Сөмбел аның янына килеп утырды, алар күпмедер вакыт икесе дә сүзсез утырдылар.

- Сөмбел, ник әйтмәдең?

- Сине борчыйсым килмәде.

- Ә үзең борчылмадыңмы?

- Борчылдым, еладым, урамга чыгарга оялдым, сине берәрсе белән күрсәм, егы­лып китәрмен шикелле тоела иде. Бәлки, син чынлап та гашыйк булгансыңдыр, синең кебек көчле кеше яшермәс, дөресен
үзең әйтерсең, дип уйладым.

 Сөмбел, Байрасның күзләренә күтәрелеп карап: - Син ышанырга куштың, мин ышандым, - дип
пышылдады. - Әгәр син башканы яратсаң, минем күз яшьләрем генә сине тотып кала алмаячак. Мин үткәнемне яхшы хәтерлим, ул чакта күз яшьләрем елга булып акты, ә аны туктата алмадым, сине дә шулай...

- Сөмбел, әй, Сөмбел, син һаман ми­ңа ышанмыйсың. Йә бүген, йә иртәгә барыбер ташлап китәр, дип уйлыйсың, шуңа күрә йөрәгеңне ачарга, яратырга куркасың, һаман артка әйләнеп карыйсың, хатирәләреңне оныта алмыйсың, миңа ышанмыйсың.

- Мин сиңа ышанам.

- Ышанасың, ләкин син мине ярат­мыйсың.

Сөмбел эндәшмәде. «Минем сине югал­тасым килми» дип уйласа да, кычкырып әйтмәде, эш сүздәмени.

Байрас хатынын бик ярата, аның һәр адымын, һәр эшләгән эшен, кузгалып китүләренә кадәр астан гына күзәтеп соклана иде. Теге көннән соң бер атна үз­ара сөйләшмәделәр. Байрас, гадәттәгечә, хатынын һәркөнне эшеннән кереп алды, юл буе сүзсез генә кайттылар, болай үз­ләрен газаплаулары беренче тапкыр иде. Сөмбелнең эшендә көтелмәгән хәл килеп чыкмаса, бу газапланулар кайчанга кадәр дәвам иткән булыр иде, билгесез. Больни­цага яшь бер кыз баланы алып килделәр. Кулдан бала төшертмәкче булган, шуның нәтиҗәсендә күп кан югалткан бу кызны коткару өчен Сөмбел хәленнән килгән­нең барысын да эшләде, кан да салып карадылар, тик соң иде шул, ярдәм итә алмадылар. Яшь кызның гомере шулай өзелү бик тә аяныч иде. Теге вакытта аның гомере өчен Юрий Петрович күпме көрәште, барыбер җиңде, Сөмбелне аяк­ка бастырды. Ул исә кара тиргә батты, ә коткара алмады. Сөмбел эшли башла­ганнан соң булган беренче үлем... Бу хәл аны тетрәндерде, үз бүлмәсенә бикләнеп, туйганчы елады. Мондый вакыйга аның башыннан да үтте, әмма аны ниндидер могҗиза коткарып калды бит. Кызның әнисенә ни дияргә, ничек күзенә карарга? Йә Ходаем, үзең ярдәм ит, үлем белән күпме генә очрашырга туры килсә дә, аңа күнегеп булмый, җиңел генә үткәреп булмый. Табиб исән калганнар белән бергә кайгыра, алар алдында үзен гаепле хис итә.

Сызылып таң ата, яңа көн туа, кемнәр­гәдер шатлык, кемнәргәдер кайгы-хәсрәт алып килә. Бу кыз өчен инде башка бер­кайчан да таң атмаячак, ул мәңгелек төн иленә китте, урыны оҗмахта булсын. Шулай, кызлар гомере - чәчкә гомере, кичтән өзәләр, иртәнгә сула, ә сулгач, җиңел генә чыгарып ташлыйлар. Кемне гаепләргә? Өзүченеме, өздерүченеме? Әгәр кыз исән калган булса, Сөмбел аңа үзенең үткәннәре хакында сөйләр, гаиләсе, балалары белән таныштырыр, тормышның матур яклары да барлыгын, мәхәббәтнең татлы көннәрен, төннәрен аңлатыр иде. Берни аңларга өлгермичә дөньядан китеп барган кыз бала өчен йө­рәге әрнеде. Сөмбел утны кабызмыйча гына тәрәзә янында озак басып торды. Сызылып аткан таң яктысында тәрәзәдән таныш машинаны күреп, күңеле күтәре­леп китте. Йә Ходаем, әле дә син бар бу дөньяда! Сөмбел киенеп урамга чыкты, Байрасны йоклыйдыр дип уйлап, әкрен генә машинага якынлашты. Юк, Байрас йокламаган, Сөмбелнең каршысына чы­гып басты, аның талчыккан йөзендә ару, борчылу чагылды. Авыр чакта ире аңа һәрвакыт ярдәмгә килә, менә бүген дә Сөмбел өчен борчылган, көткән, матур зәң­гәр күзләрдән аның эчке дөньясын укырга була, анда күпме наз, ярату...

Сөмбел каршысында басып торган ире­нә яшьле күзләре белән карады:

- Байрас, әле дә ярый син бар бу дөнья­да. Мин бит синнән башка бер көн дә яши алмыйм. Дөньядагы иң матур күзләр, иң татлы иреннәр синдә генә, кадерлем. Мин сине үлеп яратам, бик күптән яратам, мин
сине беркемгә бирмәячәкмен. Гомер бе­лән үлем каш арасы, аның һәр мизгелен матур итеп, кадерләп яшәргә кирәк.

Бу сүзләрне ишетер өчен Байрас һәр төнне шушы тәрәзә каршында кунарга әзер иде. Әллә таң кинәт атты, әллә йөрәге күптән көткән шифасын алды, дөнья якты­рып киткәндәй тоелды. Байрас, тын алыр­га куркып, хатыныннан күзен ала алмады, аның күзләре күктә кабынган ике йолдыз булып ялтырады.

- Тагын бер генә кабатлачы, Сөмбел.

- Синсез бу дөньяда яшәүнең мәгънәсе юк. Син миңа шушы яңа аткан таң кебек кирәк. Мин сине беркайчан беркемгә алыштырмыйм, син минем иң кадерле кешем.

Байрас хатынын кочагына алды, күк­рәгенә кысты. Алар шулай озак басып тордылар. Ике йөрәк бергә кушылып типкән чакта сүзләр урынсыз.

- Сөмбел, Сөмбелем минем, күктәге буй җитмәс йолдызым.

Ул аның иреннәрен эзләп тапты. Еллар белән матурлыгын да, тәмен дә югалтма­ган чия кебек иреннәр бу иртәдә тагын аныкы, ул аларны үлгәнче яратып туй­маячак.

* * *

Ике ел дигәндә, күмәкләп тырыша тор­гач, Булатның өе әзер булды. Алар хәзер Байрасларның күршеләрендә яшиләр. Фәридә башта:

- Сөмбелгә күрше булып бармыйм, — дип киреләнсә дә, Булат:

- Бармасаң, кал, - дип, үзе генә күчеп чыкты.

Фәридә ялгызы нишләсен, яши торгач, Булат кебек ирләрнең урамда аунап ятма­ганын яхшы аңлады. Яңа өйгә яңа хуҗабикә табылмагае дип, җыенып, үзе килде.

Фәридәнең күченүен белгәч, Сөмбел Айсылуга абыйсы белән апасын үзләренә кичке ашка чакырып чыгарга кушты. Фәридә керергә теләмәсә дә, Булат җыенгач, каршы төшмәде. Аның ире монда күптән­нән үз кеше икән. Сөмбел белән күптәнге дуслар кебек сөйләшәләр. Фәридә ни әйтергә, үзен ничек тотарга белмичә, бер читтә тыныч кына утырды. Азамат һәрвакыттагыча, кысыла-кысыла, Булат абыйсы янына кереп утырды. Фәридә астан гына өстәл артындагыларны күзәтте. Азамат үс­кән саен Булатка охшый бара, тик чәчләре генә озын.

- Әти, иртәгә Ахунга, бабай янына кайтып килим әле, менә Булат абый да кайта, - дип, Азамат иңбашы белән Бу­латка төртте. Булатка ризалашырга гына калды. Иртәгә шимбә, Азамат кичке уенга
кайтырга ашыга.

- Нигә кайтасыз? - дип сораган булды Байрас, сәбәбен бик яхшы белсә дә.

- Әй, бабай кайтырга кушкан, эш күп, ди.

Азамат, ярдәм сорагандай, Булатка ка­рады.

- Әйе, - диде Булат, кызарып.

- Син бит иртәгә беркая бармыйм, әй­берләр ташыйбыз, дигән идең түгелме? - дип, сүзгә Фәридә кушылды.

- Кайгырма, Фәридә апа, ташырбыз, без кичкә генә кайтабыз, анда бабай көтә. Байрас тыңлап торды да: - Кичке уенга Булат абыеңны гына йөрт­кәнең җитмәгән, хәзер инде бабаң да сезгә иярә башладымы? И мескен әти, аның кебек картлар йоклаганда, ул кичке уенда йөри, күрәсең, - дип көлеп җибәрде.

Сөмбел дә елмаеп куйды, ул Булатның улын авылга алып кайтып, йокламыйча, төн буе Азаматны көтеп утыруын бик яхшы белә.

- Улым, имтиханга әзерләнер идең. Сөмбелнең улы белән кара-каршы уты­рып, ныклап сөйләшәсе бар, тик нәрсәдән башларга белми. Ун ел вакыт үтеп китте, улы үсеп җиткән егет булды, йөзе Булат­ка охшаса да, елгырлыгы белән Байраска тарта, кызлар башын бик иртә әйләнде­рә башлады. Авылга ашкынуы шуның өчен генә, Ахун - зур авыл, яшьләр күп, кызлар чибәр. Улының китәр көннәре якынлашуын уйласа, Сөмбелнең күзенә яшьләре тула. Ярый, авылдан килгәч сөйләшермен, бүген Фәридә белән сөйләшергә кирәк, дип, күңеленә салып куйды. Барысы да ашап-эчеп, өстәл яныннан тара­лышкач, Сөмбел Фәридәгә эндәште.

- Фәридә, син уңайсызланып торма, без бит синең туганнар гына түгел, ут күршеләр дә. Без Байрас белән төрле вакытта кайтабыз, шуңа күрә Айсылуга күз-колак булып торырсың инде. Безнең
ишекләр сезгә һәрвакыт ачык, миңа ачу, үпкә саклама, тату яшик, кайчан телисең, шунда рәхим ит.

Фәридә Сөмбелнең сүзләреннән си­кереп төшмәсә дә, аңа монда бар нәрсә ошады, өйдә ялгыз утыру түгел, әкренләп күнекте.

Сөмбел генә үз-үзенә урын таба ал­мый йөри, озакламый аның улы, күз ка­расы, төп йортны ташлап чит җирләргә китәчәк. Июльдә Әнвәр абыйсы белән Галимә апасы Азаматны алып китәргә кайтачаклар. Сөмбел кич белән улының бүлмәсенә керде.

- Әйдә, улым, зурларча бер сөйләшик әле, - дип сүз башлады. - Зур әтиеңнәрдән хат килде, алар сине алып китәргә кайта­чаклар. Синең киләчәгең алар кулында, ә аларның киләчәге синең кулыңда. Үткәннәребез белән без аларга бурычлы, шуңа күрә, улым, син олы юлга җыен, син укырга тиеш.

- Әни, мин барысын хәтерлим, тик минем сездән аерыласым килми. Мин бернәрсәне аңламыйм: ни өчен без анда яшәдек, әти ничек җибәрде? Ник син алар­га сүз бирдең?

Сөмбел улын кочаклап алды.

- Минем бик укыйсым килде, әтиеңнән качып киттем, шулай килеп чыкты инде, улым.

Сөмбел, улын никадәр яратса да, бөтен дөреслекне аның каршында ачып сала ал­мый, соңрак бәлки үзе аңлар, хәзер белсә, Булатны кичермәячәге күренеп тора.

- Улым, миңа рәнҗемә, яшь чакта барысын да уйлап бетереп булмый, ул вакытта минем өчен бердәнбер юл шул иде. Биргән сүз ул алган бурыч шикелле - гомер буе өстеңдә асылынып тора. Мин  алган бурычны сиңа түләргә туры килә. Нык бул, ир бул, ләкин үтенечемне кире какма, балам. Миңа да җиңел түгел, күз алдымнан югалсаң, ничек яшәрмен?

Алар кочаклашып, уйга батып бик озак утырдылар, күп нәрсәләр турында сөй­ләштеләр, елаштылар. Азамат, әнисенә күз яшьләрен күрсәтүдән оялып, гаражга, тимер-томыр арасына чыгып китте. Аңа җиңел түгел, аның моңда сөйгән кызы, дус­лары кала. Булат абыйсы берүзе нишләр, тагын эчә башласа, кем коткарыр? Теге вакытта Азамат аны гел саклап йөрде, әнисе күрмәсен дип, йә печәнлектә, йә чоланның караңгы почмагында яшереп йоклатты. Нишләптер, Булат абыйсы аның әнисеннән курка иде. Берсендә Булат абыйсын печәнлеккә алып кер­гәндә, әтисенә эләктеләр. Әтисенең күз карашыннан аның ни әйтәсен аңларга өй­рәнгән Азамат үзен гаепле итеп хис итте. Әтисе күп сөйләшми, әйткән сүзе алтын бәһасенә тора.

- Әнигә әйтмә инде, әти, - дип ялварды.

- Абыйны эчүеннән әниең генә туктата ала, - диде нишләптер әтисе.

Кем ташлатса да, эчүеннән туктады Булат абыйсы. Шулай да: «Яңадан эчә башласа, - дигән уй һич тынычлыкта кал­дырмады Азаматны. - Мин киткәч, кем карар аны?»

- Нинди уйлар басты башыңны? Эндә­шәм, ишетмисең.

- Булат абый, ике атнадан мин китәм.

- Кая, озаккамы?

- Белмим, әни бөтенләйгә, ди.

- Ничек бөтенләйгә? Кая китәсең? - ди­де Булат, көтелмәгән җаваптан аптырап.

- Шулай, әни сүз биргән. Мин зур әти­ләрдә укырга, яшәргә, аларны үлгәнче карарга тиеш. Белмим, ник әти безне анда җибәргән, ник әби алып калмаган? Менә хәзер гомер буе яшә инде читтә, минем китәсем килми, ә әни барырга кирәк, ди.

Булат ни әйтергә белми катып калды, баланың сүзләре аяз көндә яшен шартлау белән бер иде.

- Мин әниең белән сөйләшимме? Бәл­ки, җибәрмәс, кире уйлар.

- Юк, әни биргән сүзендә тора торган кеше, әйткән сүз - алган бурыч, ди, үтәргә кирәк. Менә берүзең каласың, Булат абый. Булат авыр сулап:

- Алай әйтмә, улым, болай да авыр, - диде, Азаматны юатырлык сүз таба ал­мыйча.

Булат барыбер Сөмбел белән сөйләшеп карарга уйлады. Бакчада эшләп йөргән Сөмбел янына керде, сүзен нидән баш­ларга белми:

- Сөмбел, - дип туктап калды, ялварып күзләренә карады.

Сөмбел аның нәрсә әйтергә теләгәнен шунда ук аңлап алды.

- Кирәкми, Булат, миңа да җиңел түгел. Икенче яктан кара: башкалар армиягә ки­тәчәк, ә ул укырга, ни аермасы бар? Бик сагынсаң, янына барырга була, - дигән булды, үзенең исә тавышы калтырады, күзләре яшьләнде.

Булат тамагына утырган төерне йотып:

- Аның китәсе килми, - дип, улын як­ларга тырышты.

- Теге вакытта минем дә китәсем кил­мәде, ул чакта син мине туктатмадың, хәзер соң инде, мин биргән сүземнән кире кайтмаячакмын.

Сөмбел үзе өчен күптән инде барысын да хәл итте. Азамат киткәч, бүлмәсе бу­шап калачак, аны сагынып акылдан язар­га мөмкин. Ул бит балакаен ары үтсә дә, бире килсә дә, башыннан сыйпап калырга гадәтләнде. Улы, җиткән егет булуга кара­мастан, рәхәтләнеп иркәләнә, үзе дә әни­сен кочаклап үбә. Болар барысы сагынып искә алырга гына калачак. Шуңа күрә бу зур өй бушамасын дип, үз теләге белән авырга узды, ләкин беркемгә белгертәсе килмәде. Дөресрәге, улыннан уңайсызлан­ды. Байрас белсә, тагын кайгыра башлар, дип курыкты.

Көткән көн килеп җитте, Әнвәр абый­сы белән Галимә апасы кайтты. Аларның кайтуы олы бер бәйрәм булды. Галимә апасы Сөмбелләрнең мул тормышына сокланып туя алмады, кич икәү генә калгач, сеңлесеннән:

- Йә, үскәнем, ничек соң тормышлар, чибәр ир белән яшәүләре авыр түгелме? - дип көлде.

- Үзең күрәсең, Галимә апа, ышанып яшәгәч, әллә ни авырлыгы юк.

- Күрәм, мин синең өчен бик шат, дөньяңны бик матур коргансың, оҗмах оясы. Эш ягы ничек?

- Җиңел түгел, апа, бөтенесе миңа ка­рап тора. Карт остазым гүр иясе булгач, әллә ни таяныр кешем калмады, сезнең өйрәткәннәрне һәрвакыт истә тотып, сезгә рәхмәт укып эшлим. Шулай да миңа остаз бик кирәк шул, сез киткәнче, күп мәсьәлә­ләрне хәл итәсем килә.

- Яхшы, үскәнем, сорауларыңны бер­гә хәл итәрбез. Барысын да үзем беләм, дисәң, ышанмас идем, чын күңелдән тырышып эшләгән кешенең соравы күп була. Димәк, эшеңне яратып башкарасың,
безнең тырышлыклар юкка китмәгән.

- Юк, апа, бушка түгел, мин гомерем буе сезгә рәхмәтлемен.

- Ә бу өченчесен кайчанрак алып кай­тырга җыенасың?

- Галимә апа, синнән бернәрсә яшереп булмый...

- Юкка гына кырык ел хатын-кызлар табибы булып эшлимме мин?

- Мин сине көттем, апа, тик зинһар, беркемгә сиздерә күрмә.

Икенче көнне алар Сөмбел эшләгән больницага килделәр. Кечкенә Учалы шә­һәре өчен җыйнак, мәһабәт бина урман янында урнашкан. Боларның берсе дә Га­лимә апа күзеннән читтә калмады.

- Бигрәк матур җирдә эшлисең, нинди чисталык, тынычлык, урманы гына ни тора. Зур шәһәрләрдә мондый тынлык юк шул.

Сөмбел аны үз бүлмәсенә алып керде, берничә авыру тарихы белән таныштыр­ды, сөйләшәсе, киңәш сорыйсы мәсьәлә­ләре бик күп иде. Галимә апа иң беренче эш итеп Сөмбелне карады.

- Мин сине китәр алдыннан кабат карар­мын, - дип, төгәл бер сүз әйтмәде. Кабат карагач, Галимә апа:

- Сөмбел, бәлки үзең дә сизәсеңдер, монда ике йөрәк тибә, игезәкләр булачак. Ахырга кадәр күтәрә алырсыңмы икән? Яраларың иске булса да, зурлар, вакытын­нан алда ачылу куркынычы бар. Авыроперацияләргә алынма, үзеңне сакларга тырыш. Әгәр каршы килмәсәң, бәбиләтергә үзем киләм, иреңә Яңа елга бүләк булыр, - дип, сеңлесен шатландырды.

Сөмбел бик канәгать елмаеп куйды. «Ире белми шул әле, белсә, хәзер чирли башлаячак. Ул һәрвакыт мине үләр дип курка, әле икәү икәнен белсә, каравыл кычкырыр». Ул, Байрасның йөзен күзалдына китереп, кычкырып көлеп җибәрде.

- Сөенер димә, апа, коты алыначак, бе­рүк әйтми тор, сез киткәч, үзем әйтермен. Минем бит җиткән улым бар, аңардан оят.

- Әйт әле, Сөмбел, син бәхетлеме?

- Бик бәхетле, апа. Байрас кебек ирләр күбрәк булса, күпме хатын-кыз бәхетле булыр иде. Минем аңа бер малай бүләк итәсем килә. Азаматның да бүлмәсе буш тормасын.

- Яхшы эшләгәнсең, андый сау-сәламәт ирләрдән күбрәк тусын иде әле үзләре кебек таза, нык балалар, бу дөнья күпкә ямьлерәк булыр иде.

Сөмбел вакытны күпме генә сузарга тырышмасын, улы китәсе көн килеп тә җитте. Өй эче иртәдән ыгы-зыгы килде, Булат бер керде, бер чыкты, үз-үзенә урын тапмады. Чиләбегә кадәр озатасы булгач, ул да юлга җыенды. Байрас:

- Син, әнисе, өйдә кал инде, абый бар­сын, - дигәч, Сөмбел улы белән өйдә генә хушлашты.

- Улым, яхшы кеше бул, йөземә кызыл­лык китермә, укы, зур кеше бул, яманнан ерак тор, безне онытма, - дип, улының күкрәгенә башын салды. - Хәерле юл, улым, китәр сәгатең җитте.

Сөмбелнең йөрәге сыкрады, ул бит улы белән ниләр генә күрмәде, ләкин аларның беркайчан аерылышканнары булмады. Баш бала гына шулай кадерле микән, әллә кайсы китсә дә шулаймы? Баскычтан төшкәндә, аның йөзе ап-ак иде, Галимә апасы, хәлен аңлап, тизрәк дару каптырды.

- Тынычлан, ярамый болай, карыныңдагыларны уйла, әйдә, кереп ят, - дип кертеп яткырды. Сөмбел елап яткан җиреннән йокыга китте.

Азаматны озатып кайткан Байрасны кар­шы алучы булмагач, ул, бүлмәләр буйлап, хатынын эзләп китте. Азамат бүлмәсендә йомарланып яткан Сөмбелгә сокланып карап торды. Еллар ямьсезләмәде хатынын, киресенчә, сабырлык, сөйкемлелек өстәде. Ярый, йокласын, уятмыйм, аңа бүген бик авыр. Айсылуны Фәридә алып чыккан, күрәсең, әйдә күренми. Байрас, Сөмбелне уятмаска тырышып, әкрен ге­нә беренче катка, аш бүлмәсенә төшеп утырды, чәй куйды. Ул бүген үзе дә бик арыды, Учалы-Чиләбе арасы якын юл тү­гел. Азаматның өйдән чыгып китүе авыр тәэсир калдырды, көн дә күз алдында йөр­гән балаңнан аерылу бик кыен икән. Шулай уйларга батып утырып, хатынының икенче каттан төшүен ишетмәде. Сөмбел аның янына килеп утырды, алар сүзсез ге­нә бер-берсенә карашып тордылар. Байрас кулын сузып:

- Кил әле үземә, әллә сине күрмәгәнгә ай булды инде, сагынып беттем, - дип, хатынын алдына алып утыртты, чәчләрен­нән сыйпап, күзләреннән үпте. – Өстәл артында утырганда, әллә ничек серле
итеп елмаясың, күзләрең белән мине әллә кайларга чакырасың, өй тулы кеше бул­маган булса, мин сине шунда ук яраткан йә йокы бүлмәсенә алып менеп киткән булыр идем.

- Ә хәзер нәрсә комачаулый?

- Чынлап та, без икәү генә бит, - диде дә Байрас хатынын шашып-шашып үпте, яратып туя алмады.

- Сөмбел, бервакыт шушы иркен өйдә икәү генә утырып калырбызмы икән? Гомер ничек тиз уза, тагын алты елдан Айсылу чыгып китәр. Без бу зур өйдә нишләрбез?

Сөмбел, серле итеп елмаеп, иренә ка­рады.

- Берсе китсә, икенчесе килер.

- Кайчан була бит әле ул?

- Яңа елга, әтисе. Алла теләсә, Азамат­ның бүлмәсе буш булмас.

- Ник алай дисең, кем килә?

Сөмбел, елмаеп, Байрасның кулын үзе­нең эченә куйды.

- Кем икәнен белмим, әмма мин сиңа охшаган малай алып кайтырга телим. Кирәкми, димә. - Сөмбел иренең күзлә­ренә карады. - Сизмисеңмени, күрмисең­мени, әтисе?

Байрас, бу сүзләрне ишеткәч, тораташ кебек катып калды, зур итеп ачылган күз­ләре белән хатынына текәлде, бераздан көчкә телен әйләндереп:

- Сөмбел, ни сөйлисең? Кирәкми, бер исән җирең юк бит, - дип кенә әйтә алды.

Сөмбел Байрасның куркынган кыяфә­теннән көлеп җибәрде.

- Тагын чирли башладыңмы, куркак куяным? Курыкма, минем әле кисәр уры­ным бар, бер бәби алып кайтып сөендерим үзеңне. Синең өчен тәнем дә, җаным да жәл түгел, - дип, иренең муеныннан ко­чаклап алды.

Байрас, хатыны тагын бер бала табар, дип уена китермәгән иде, шуңа бу хәбәрне ничек кабул итәргә белми аптырап калды, әйтер сүз тапмады, күңеле тулды.

- Сөмбел, ни өчен шундый авыр газап­ка барасың?

- Мин сине бик яратам, ә яраткан кешең­нән бала табу - үзе бәхет, яраткан ярыңны сөендерү - тагын бер бәхет.

- Мин синең өчен куркам. Үзең кү­рәсең, сөенә дә алмыйм. Шул куркуым аркасында чын җүләргә әйләнәм, син бәби­ләп өйгә кайтканчы котым алынып яшим. Сөмбел, кадерлем, син шундый кечкенә, син минем йолдызым...

Байрас, хатынын кадерләп кенә күтә­реп, үзләренең йокы бүлмәсенә алып ме­неп китте. Бик кадерле иде аңа хатыны, Ходайдан ялварып, сорап, көтеп алган мәхәббәте. Әйе, ул бик бәхетле ир! Мене хәзер алар өенә тагын шатлык килергә тора, килсен, бәхете белән килсен, тик сөекле хатыны гына исән булсын.

Байрас, шул көннән башлап, хатынын ничек сакларга белмәде, өрмәгән җиргә утыртмады. Аның зәңгәр, һәрвакыт җит­ди, тынгысыз күзләрендә Сөмбел өчен борчылуы күренә иде.

- Әтисе, елмай әзрәк, курыкма, сүтел­мәм, - дип, хатыны аны тынычландырыр­га тырышты.

- Алла сакласын, әнисе, сүтелә күрмә. Болай да ул яраларга ничек түзәсеңдер?

-  Синең кебек яклаучы, саклаучы бул­ганда, ник түзмәскә, түзәм, әтисе, түзәм.

Барысына түзде Сөмбел, карындагы ба­лалар көн белән түгел, сәгатьләп үстеләр.

Бер ай дигәндә, Азаматтан хат килде.

«Әни, минем өчен борчылма, миңа бу шәһәр бик ошады. Мондагы табигать искитмәле матур, җылы, бик күп төрле җиләк-җимеш агачлары үсә. Ләкин шу­лай да, әни, син пешергән ипи белән токмачлы ашны сагынам. Сездә көздер инде, ә бу якларда һаман җәй, белмим, кышсыз ничек яшәрмен? Янымда булган чакта берни сизмәгәнмен, әнием, нинди кадерле син миңа. Ашыйбыз, уйныйбыз, йөгерәбез, башта төрле уйлар, тормыш гел шулай барыр кебек тоела... Ә хәзер мин һәрвакыт сезне уйлыйм. Яныңда булсам, үзеңне йөз тапкыр кочаклап үбәр, «әни, син минем дөньядагы иң кадерле кешем» дияр идем. Монда тәмле ашыйм, йомшак­та йоклыйм, тик башымнан сыйпарга си­нең кулларың җитми, әнием».

Сөмбел улының хатын елый-елый укы­ды, күңеленнән аның белән сөйләште: «Түз инде, балам, мин синең хәлләреңне бик яхшы аңлыйм. Мин аңламый, кем аңласын сине, улым. Чит илнең чәчкәләре матур булса да, туган якның әреме дә тәмле».

Ашыгып, Булат килеп керде.

- Айсылу Азамат абыйсыннан хат бар, дигән иде.

Сөмбел күз яшьләре аша елмаерга ты­рышты.

- Әйе, бар, менә монысы сиңа дип языл­ган, - дип, Булатка аерым конверт сузды.

- Алып чыгып укыйм әле, ә син ник елап утырасың?

 

- Бала туган ягын сагына, миңа бик таныш бу хәлләр, түзәргә кирәк, - диде дә авыр гына урыныннан торып китте.
Аңа карап торган Булат, үз күзләренә ышанмыйча, кабат Сөмбелгә текәлде.

- Сөмбел, - диде ул, күзен аңардан аера алмыйча.

Сөмбел Булатның ни әйтергә теләгәнен бик яхшы аңлады, уңайсызланып, битләре кызарып чыкты, кулы белән эчен каплады, җилкәсен җыерды.

- Ник аптырыйсың, шулайрак хәлләр, бу зур өйдә икәү калсак, нишләрбез...

Булат, ни әйтергә белмичә:

- Әйе шул, - дигән булды.

Тиздән Азаматка унҗиде тула, ә Сөм­бел бала табарга җыена, ярамый, дисә­ләр дә таба бирә. Бу минутларда ул әллә үзен жәлләде, әллә энесеннән көнләште. Шулай бераз таптанып торды да урамга чыгып китте, чыккач та зиһенен җыялмый торды. Башында һаман бер уй кай­нады. Сөмбел тагын бала алып кайта, ә аларга Сөмбел тапкан балалар белән юанырга гына кала. Булат ничә еллар инде кайчандыр югалткан мәхәббәтенең кечкенә очкынында җылынып яши. Сөмбел - сабыр, акыллы хатын, килгән һәр кешене якты йөз, сый-хөрмәт белән каршы ала, озатып кала. Алар бөтенесе шул кечкенә Сөмбел җылысына сыенып яшиләр. Булат аны ерактан күзәтеп, аңа сокланып яши, еллар үткән саен Сөмбелнең сөйкемле яклары гына ачыла бара. Булат көн дә эне­ләренә юкны бар итеп кереп чыга. Сөмбел аны кичерде, чөнки аның мәхәббәте хәзер

- Байрас. Ул аңа яратып: «Әйеме, әтисе», - дип, күзләренә генә карап тора. Булат боларның барысын астан гына күзәтә. «Әти­се» дигән сүзне аңа һичкайчан беркем әйт­мәячәк. Булат, үз уйларына чумып, утын сараенда бик озак утырды, өйгә керсә, Фәридә барысын аңлар шикелле тоелды. Ул кинәт кесәсендәге хатны исенә төшер­де, ашыгып, улының хатын укып чыкты. «Булат абый, барыгызны да шундый са­гындым, ничек түзәргә инде? Син минем мотоциклны майлап, караштырып тор... Их, Булат абый, Ахунга тагын бер генә кичке уенга кайтыр идем», - дигән. Ике бит тутырып язган хатны укыганда, Булат­ның, улын жәлләп, йөрәге әрнеде.

«Әй улым, синнән башка миңа да бу дөнья ямьсез шул. Әниең түзәргә кирәк, ди, түзик, улым, ул түзә, без дә түзик...»

* * *

Сөмбел беренче кар белән ялга чыкты. Курыкканга куш күренә, ди, Байраска ха­тыны айлап түгел, көнләп юаная барган шикелле тоелды, иске яралары сүтелә күрмәсен дип курыкты. Декабрь башында түзмәде, Галимә апага шалтыратты.

- Апа, кыен булса да килеп җит, Сөмбел тау хәтле булды, зинһар, ярдәм ит, - дигәч, Галимә апалары озак көттермәде, кайтып та җитте.

Сөмбелне ике атна урыныннан торгыз­мады, үзе карады. Чынлап та куркырлык сәбәпләр бар иде: иске яралар тартылган, юкарган.

Декабрь урталары җиткәч, урындагы табиблар белән киңәшеп, вакытыннан алдарак булса да бәбиләтергә уйладылар. Сөмбел Байраска операция көнен әйтмәү­ләрен үтенде. Ире болай да больница юлын көненә әллә ничә таптый, операция икә­нен белсә, китмәс тә. Иртән Байрас килеп киткәннән соң, Сөмбелне операциягә алып керделәр. Галимә апасы:

- Ирең килгәнче, өлгерәбез, - дип ел­майды.

Әйе, өлгерделәр, дөньяга сау-сәламәт ике малай аваз салды. Сөмбелнең теләге ка­бул булды, иренә Яңа ел бүләге әзер иде.

Эштән соң килгән Байрасны Галимә апасы, ак халатларга урап-чорнап, Сөмбел яткан палатага алып керде. Яңа гына нар­коздан айнып күзен ачкан Сөмбел авызы­на маска, башына ак башлык, өстенә ак халат кигән иренә карап:

- Син нинди матур доктор булыр идең, - дип елмайды.

- Юк, монда миңа ярый торган халат юк, аннары, үзең дә беләсең -энәдән куркам ич мин. Хәлең ничек? - дип, кулын Сөмбелнең эченә куйды, ничек куйды, шу­лай тартып алды. - Сөмбел, - диде хәле
бетеп, - таптың дамы?

Аларны читтән күзәтеп торган Галимә апа, елмаеп, Байрасны кулыннан җитәк­ләп, ике кечкенә кровать янына алып килде.

- Менә күр хатыныңның Яңа ел бүлә­ген.

- Ә кайсысы безнеке?

- Икесе дә сезнеке.

- Ничек икесе дә?

Байрасның гаҗәпләнүдән түгәрәклән­гән күзләрен күреп, Галимә апа кычкырып көлеп җибәрде.

- Нигә аптырыйсың? Мондый хәлләр еш була.

Байрас бер балаларга, бер Сөмбелгә карады.

- Икәү булганнармы? Йә Ходаем, Сөм­бел, ничек түздең? - дип, карават янына килеп тезләнде. - Әнисе, ничек түздең, яраларың авыртадыр.

- Ник, әтисе, кемнәр, дип сорамыйсың?

- Кемнәр булса да ярый, иң мөһиме - үзең исән калгансың. Икәү диген, ә, башка сыймый!

Ул, торып, яңадан балалары янына кил­де, аларга озаклап карап торды.

- Чынлап та, кемнәр соң болар?

- Малайлар, әтисе, икесе дә малайлар.

- Берсе кыз булса да, яхшы булган бу­лыр иде. Кызлар әтиләрен күбрәк яраталар бит. Ярар инде, рәхим итегез безнең дөньяга, балалар, - дип елмаеп, Сөмбел янына килде.

- Әнисе, күпме рәхмәтләр әйтсәм дә, аз булыр төсле. Ходай сине миңа үзе бүләк итте, мин синең яныңда бик бәхетле. Синнән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, син минем иң кадерле
кешем. Әнисе, мин кайтып Айсылуны, әтиләрне, абыйларны сөендерим әле. Бүген бит дөньяга Арсланов нәселенең дә­вамчылары туды. Нинди шатлыклы көн! Сөмбел, син минем батырым, мәхәббәтем минем, кара карлыгачым минем!

Байрасның шатлыгы эченә сыймады, Сөмбеленең аңа нинди зур бүләк ясаганын бөтен барлыгы белән аңлады, сөенеченнән күзләре ялтырады.

Сөмбел иренә карап сокланды. Байрас­ның егетләрчә төз басып, матур башкаен горур тотып йөрүе, һәр сүзен өздереп сөйләшүе, зәңгәр күзләре, назлы ел­маюы, тезелеп торган ап-ак тешләре, ияк очындагы кечкенә чокыры - барысы, бары­сы да Сөмбел өчен кадерле, якын иде.Яшьтән җитәкче урыннарда эшләгәнгә­ме, кайберәүләргә ул кырыс кебек тоела, чөнки үзенең бер карашы белән теләсә кемне бик тиз урынына утырта. Әйткән сүзендә тора белгәне, кешене рәнҗетмә­гәне өчен, директорлары лаеклы ялга киткәндә, үз урынына Байрасны тәкъдим итте. Хезмәттәшләре каршы килмәде, бертавыштан аны җитәкче итеп сайлады­лар. Байрас:

- Әнисе, директор хатыны буласың ки­ләме? - дигәч, Сөмбел:

- Юк, Байрас хатыны гына буласым килә, - дип көлде.

Башкаларга кырыс кебек күренсә дә, Байрас нечкә күңелле, гаилә җанлы кеше. Сөмбел өчен ул - диңгез уртасындагы маяк.

Бала табып, бер атна үткәч, Сөмбел янына аның урынына калган бүлек мөдире килде.

- Бер яшь хатын баласыннан баш тарта, хәтта имезергә теләми. Нишлибез? Таш­лап чыгып качмагае...

- Ире бармы?

- Юк, ирсез тапкан.

- Әнисен чакыртып сөйләшегез.

- Әни алырга кушмый, ди.

- Ярый, иртәгә үзем кереп сөйләшеп карармын. Нишлисең, дөньяда кәккүкләр бетмәгән шул.

Икенче көнне Сөмбел кыз яткан пала­тага керде. Шәфкать туташы ымлап кына кыз яткан урынга күрсәтте.

- Исәнме, үскәнем, синең белән сөйлә­шәсем килә.

- Бәйләнмәгез миңа, минем беркем бе­лән сөйләшәсем килми.

- Әгәр башкалар алдында сөйләшәсең килмәсә, әйдә минем белән.

Кыз теләр-теләмәс торып басты. Озын буйлы, кара бөдрә чәчле, шомырт кара күзле бу кыз бик чибәр иде. Ул Сөмбел артыннан иярде, алар икенче палатага керделәр.

- Утыр, әйдә, сөйләшик әле. Сеңлем, ник син балаңны имезергә теләмисең?

- Сезнең минем баламда ни эшегез бар?

- Үскәнем, мин шушы больницада ун ел эшлим, шул вакыт эчендә әле беркем­нең дә бала калдырып чыкканын күргәнем булмады. Син минем олы улым белән бер яшьтә генә бит, кем сине олылар белән болай дорфа сөйләшергә өйрәтте? Үзең коткарыгыз дип килгәнсең, ә хәзер котылгач, яхшылап сөйләшәсең дә килмиме?

- Мин баланы алмыйм. Мин әле яшь, кая куйыйм ул баланы? Әни, бала күтәреп кайтма, диде.

- Ә әтисе?

- Аның үзенең гаиләсе бар, ул барыбер миңа өйләнмәячәк. Аңа кирәкмәгәч, миңа да кирәкми.

- Нигә алайса ике айлык чагында ко­ тылмадың?

- Аборттан соң башка бала булмаска мөмкин, диделәр. Соңрак кияүгә чыккач, бәлки бала кирәк булыр, әлегә кирәкми.

- Балаңның атасын яратасыңмы?

- Яратам кебек инде.

- Яраткан кешедән тапкан баланы да яраталар бит. Баланың атасы сиңа ничек карар? Мәхәббәтегез нишләр? Бала кем кулларына эләгер? Син бу хакта уйлый­сыңмы?

- Китапта гына ул мәхәббәт. Яратса, хатыныннан аерылыр иде, ул, хатыным, балаларым, ди. Яшәсен шунда үзенең карт шайтаны белән.

- Ник соң гаиләле кеше белән чуал­дың? Гаиләсе, балалары бар икәнен бел­мәдеңме?

- Белдем, аның акчасы күп, машинасы шәп, туйдырды бу хәерчелек. Бала тапсам, өйләнер, дип уйладым, ә ул миңа, аборт ясат дип, акча бирде дә гаиләсе белән ялга китеп барды. Акчасын туздырдым, баласын калдырдым.

- Тыңла әле мине, сеңлем, бәби ул песи баласы түгел, син тапкан баланы кем карарга тиеш, дип уйлыйсың? Кем имезергә тиеш? Ул бит ач, менә син үзең кайчан телисең, шунда ашыйсың, аның ни гаебе бар? Бөтен кеше Яңа елга өйлә­ренә кайтып китәчәк, ә ул ялгызы монда калырмы? Аның теле булмаса да, ул үзенең йөрәге белән синең шушы кыланмышың­ны сизә, рәнҗер дип тә уйламыйсыңмы, бала каргышыннан да курыкмыйсыңмы? Киләчәктә олы мәхәббәт килер, юлыңда яхшы кеше очратырсың, ул сине дә, ба­лаңны да яратыр, калдырма балаңны. Син үзең дә әниеңнең күкрәк сөтен имеп үскән кеше, үкенерсең бервакыт, соң бу­лыр. Яраткан кешең моны белсә, үзеңне ташлап китәр. Вакыт узар, олыгаерсың, акыл җыярсың, менә шулчак балаңны эзли башларсың. Минеке түгел микән дип, урамдагы һәр баланың күзенә карарсың, таба алмассың, чәчеңне йолкып еларсың. Кияүгә чыгып, башка балаларың булса да, беренче балаң җаныңа тынгылык бир­мәс, төшләреңә кереп йөдәтер. Балакаем, акылыңа кил, үкенерсең.

- Апа, җанымны талкыма, баласыз хатыннар бетмәгән, берәрсе алыр да үстерер, бик жәлләсәң, үзеңә ал. Мин ун­ җиде яшемнән бала карап өйдә утырырга җыенмыйм. Кемгә кирәк - шул алсын.

- Эзләрсең, ничек кенә эзләрсең, менә шунда елап минем яныма килерсең, балам­ны бер генә күримче, диярсең, соң булыр. Әйе, алучылар булыр, алырлар да үз кызларыдай кадерләп үстерерләр. Бәлки, ул киләчәктә зур кеше булыр, әти-әнисе аның белән горурланыр. Яшьлектәге хата­ларың йөзе белән газап булып кайтыр, мин ул чакта берни белән ярдәм итә алмам. Яхшылап уйла, син хәзер бала түгел, син хәзер ана, оялма да, курыкма да, буласы булган. Балаңны ташлау тормышыңдагы иң зур хатаң булыр, уйла, әле соң түгел.

- Уйладым инде, күп уйласаң, тиз кар­таясың. Мин бу хакта башка сөйләшергә теләмим, - диде дә кыз ишекне шапылда­тып ябып чыгып китте.

- Эх, җүләр яшьлек, бик сөйләшәсең килер, соң булыр...

Галимә апасы бу сөйләшүгә катнашма­ды, Сөмбел хаклы, соңыннан күпләр үз балаларын эзлиләр, үкенәләр, елыйлар. Ходай андыйларга җәзасын каты бирә, аларда аналык хисен уятып, җан тынычлыкларын ала, менә шул вакытта кәккүк аналар өчен «кыямәт көне» башлана.

- Галимә апа, шәфкать туташына әйте­гез, ул баланы монда алып килсен, карыйм әле.

- Ни уйладың, Сөмбел?

- Мин ул баланы Булатларга алам.

- Аларга кирәкмәсә?

- Үземә булыр, ике янына берәү сыяр әле.

Кечкенә төргәкне алып килделәр. Ба­ланы кулына алу белән Сөмбел күз яшен тыя алмады.

- И сабыем, кил әле үземә.

Ул, баланы таратып, бар җирен карап чыкты, сау-сәламәт бала. Юеш чүпрәклә­рен алыштырды, өйдән алып килгән иң матур җылы чүпрәкләргә төрде, күкрәгенә якын китерде, бала, шуны гына көткәндәй, бик тәмләп, тагын кайчан эләгә дип, ашыга-ашыга имәргә тотынды.

- Калсын монда, алып китмәгез, - ди­де баланы алырга кергән шәфкать тута­шына.

Баланың әнисе белән дә, әбисе белән дә сөйләшү уңай нәтиҗә бирмәде, кемгә кирәк, шул алсын, диделәр.

Сөмбел Байрасын көч-хәл көтеп алды, ир башыннан сикерергә ярамый, уртак са­лып сөйләшергә өйрәнгән Сөмбел.

- Әтисе, шушы баланы Булат белән Фә­ридәгә алыйк. Алар риза булмаса, үзебезгә алырбыз. Бигрәк жәл, әнисе ташлап китте, -дигәч, Байрас баланы кабат-кабат килеп карады, шул сабыйны ничек жәлләмичә
ташлап киттеләр икән, дип аптырады. Һәр баласы өчен җанын бирергә әзер торган Байрас риза булды.

- Ярый, әнисе, алып кайтыйк, ахырдан күз күрер. Миңа да абыйлар алдында чи­тен, кешене үртәгән кебек, бездә икәү, аларда берәү дә юк. Азамат киткәч, абый бөтенләй төшенкелеккә бирелде, бәлки, аңа да җан керер.

Яңа ел алдыннан Байрас Сөмбелне бер кочак бала белән больницадан алып чык­ты. Айсылу, бу хәтле баланы күреп:

- Энекәем, бу кем балалары? Кеше бер бала алып кайта, ә син өчне алып кайткан­сың, - дип шаккатты.

Менә башланды тамаша: берсе еласа, икенчесе кушылды, анысына өченчесе, Азаматның бүлмәсе дару, чүпрәкләр бе­лән тулды. Бер көн эчендә өч балага апа булган Айсылу:

- Мин берсен генә карыйм, - дип, бер бәбине үз бүлмәсенә алып чыгып киткән иде, елагач кире кертте.

Моңа кадәр әтисе белән әнисенең бер бөртек иркә кызы булып яшәгән Айсылу, бөтен игътибар бәбиләргә күчкәч, үзен кирәксез кебек хис итте. Кызының үпкәлә­гәнен иң беренче әтисе сизеп алды.

- Кара әле, әнисе, безнең Айсылу ничек зур үсеп китте, сиңа булышчы, энеләренә апа булды.

Сөмбел, эшнең нидә икәнен аңлап:

- Кил әле, кызым, син безнең иң матур, иң зур, иң акыллы кызыбыз бит. Менә энеләрең бераз үссеннәр, алар сине безгә караганда да ныграк яратачак, «апа, апа» дип, яныңнан китмәячәк, кызым, - дип, Айсылуны кочаклады.

Әти-әнисе сүзләреннән Айсылуның кәефе күтәрелеп китте.

Кичен, хәл белергә дип, Булат белән Фәридә керде. Башта җыелышып чәй эч­теләр, Байрас, ничек сүз башларга белми, хатынына карап алды. Сөмбел бераз уйла­нып торгач, кунакларны, бәбиләр карарга дип, өске бүлмәгә чакырды. Алар кергән­дә, кроватьта ике кечкенә малай гына йоклап ята иде.

- Бәй, өченчесе кая?

Кечкенә кызны Айсылу үз бүлмәсенә алып чыккан булган икән.

-Кызым, ул курчак түгел, алай уйнама. Әйдә, кызым, бу бәбине Фәридә апаңа бирик, аларга да кирәк бит, - дигәч, Ай­сылу елмаеп:

-Әйдә, бусы күбрәк тә елый, - дип, кечкенә кызны әнисенә бирде.

Сөмбел, баланы күтәреп, Фәридә каршысына килеп баскач, аптырап калдылар, ике малай, дигәннәр иде ич.

- Алыгыз шушы баланы, аның беркеме юк. Бала да, үзегез дә бәхетле булырсыз. Үстерегез, исем бирегез, өегезгә ямь иңәр.

Булат белән Фәридә, көтелмәгән хәлдән аптырап, бер-берсенә карашып алды.

- Алыгыз, абый, ятим бала ул, әнисе таш­лап киткән. Сез аямасагыз, үзебез алабыз.

Сөмбел әкрен генә баланы Фәридәнең кулына салды.

- Ал, кызың булсын, курыкма, үзем булышырмын, икәү карарбыз.

Ал биләүгә күз яшьләре тамды, Фәридә кулындагы биләүне күкрәгенә кысты, үзе, ялварып, Булатка карады.

- Алыйк, - диде, күз яшьләренә буылып, - миңа бала кирәк, - дип пышылдады, - ми­нем дә әни буласым килә, алыйк, Булат, - дип ялварды.

Һәрвакыт горур, үлсә дә күз яшен күрсәтми торган Фәридәне мондый хәлдә әле берәүнең дә күргәне юк иде. Хатынын жәлләп, Булатның йөрәге әрнеде, үзенең дә күңеле тулды, тамагына утырган төерне авырлык белән йотып:

- Алыйк, - диде.

Фәридә күз яшьләре аша елмайды.

- Син дә әти булырсың.

Алар сораулы караш белән Сөмбелгә текәлде, икесе бер тавыштан дәште:

- Безгә хәзер нишләргә кирәк? Сөмбел белән Байрас, өсләреннән зур йөк төшкәндәй, җиңел сулап куйды.

- Сезгә бик күп кәгазь җыярга туры ки­ләчәк. Фәридә бала белән өйдә утырыр, әлегә мин имезермен, үсә төшкәч, үзегез ашата башларсыз. Азаматның бүлмәсе буш, шунда яшәп тора аласыз, барыбер имезергә безгә керәчәксең бит. Бәхетле ата-ана булыгыз, акыллы кыз итеп үстере­гез, сезнең өегез бала тавышыннан гөрләп торсын, - дип елмайды Сөмбел.

Менә шулай, уйламаганда-көтмәгәндә, Булатлар өенә дә җан керде, алар бер атна буе кирәкле кәгазьләр артыннан чапты. Кичен, барлык ару-талуларын онытып, бала тирәсендә бөтерелделәр. Фәридә көнгә берничә тапкыр кызын Сөмбелләр­гә имезергә алып керде. Бала ими әнисен сагынып керә, кечкенә куллары белән чәбәкли-чәбәкли имә. Баланың шулкадәр яратып, тәмләп күкрәк сөтен имүен кү­реп, Фәридәнең күкрәкләре сызлап куя иде. Их, шул бала имезү тойгыларын бер татысаң иде! Бервакыт, өйдә кеше күрмәгәндә, кызына күкрәген каптырып карарга булды. Ләкин сабый суырып кы­на карады да, сөт булмагач, кычкырып елап җибәрде. Фәридә, баланы алдавына оялып, Сөмбелләргә йөгерде...

Кичләрен барысы бергә Байрасларда җыелалар. Өч баланы уртага утыртып, аларны карап утыралар. Ике тамчы су ке­бек охшаш Азат белән Саматны әниләре генә аера. Кечкенә Гүзәл малайларга кара­ганда терерәк булып чыкты, әле берсен, әле икенчесен төртеп ега, Сөмбел янына килеп, ими сорый. Малайлар кайда нәрсә яшерелгәнен яхшы белә, алар да кыздан калышмый.

Балаларга яшь тулды, тормыш шулай әкрен генә үз эзеннән баруын дәвам итте.

Ял көне иртән, йөгерүдән тыны бетеп, Булат килеп керде.

- Сөмбел, әйдә әле тизрәк, Фәридәгә әллә нәрсә булды, кичәдән бирле күңеле болгана, тора да, ашый да алмый, - дип, Сөмбелне ашыктыра-ашыктыра үзләренә алып керде.

Сөмбел Фәридәне җентекләп карады, куркыныч бернәрсә тапмады, күңеленә кил­гән шиген сиздермәде, күңел болгануны баса торган дару бирде.

- Әйдә инде, Фәридә тагын чирләде бит, - дип, бер-ике көннән Булат кабат кереп җитте.

Сөмбел, Фәридәне карагач, елмаеп куйды.

- Сөмбел, ник көләсең? Үләм бит, - дип ыңгырашты Фәридә.

- Үлмисең, әле яши генә башлыйсың. Ятимне бәхетле итсәгез, үзегез дә бәхет­ле булырсыз, дип әйттем бит мин сезгә. Курыкма, теге вакытта шикләнгән идем, хәзер шигем калмады. Син бәбигә узган­сың, Алла теләсә, җәйгә тагын әти-әни булырсыз,

Булат лып итеп урындыкка утырды.

- Сөмбел, ни сөйлисең? Ялгышмый­сыңмы?

- Булат, бу сезгә, ятимне сыендырга­ныгыз өчен, Ходайның рәхмәте. Соңлап булса да, ана булу, бала имезү теләге ор­ганизмга көч биргән. Котлыйм сезне, мин сезнең өчен бик шат. Җәйгә эшкә чыгам, үзем бәбиләтермен.

Исән кешегә гомер бик тиз уза, җәйдә Булатның улы туды. Сөмбел Булатның кулына баланы салганда:

- Мин хәзер синең өчен тыныч, үткән­нәрне оныт, киләчәк белән яшә, Булат, - диде.

ЭПИЛОГ

Шәүкәт абыйның капка төбенә бер­бер артлы машиналар кайтып тезелде, ишегалды бала-чага белән тулды. Хатын-кызлар кайчандыр Сөмбел үстергән бакча­га матур итеп табын әзерләде, Байрас белән Булат яңа урындыклар урнаштырды.

Бүген Шәүкәт абыйга җитмеш яшь, балалары аның туган көненә җыелды, лә­кин нишләптер төпчек улы Әлфис кенә күренми, аптырагач, капка төбенә чыгып утырды, аңа оныклары иярде.

- Балалар, йөгермәгез, егылырсыз.

Тиктормас малайлар, аның сүзен колак­ларына да элмичә, арлы-бирле йөгереште­ләр, Гүзәл дә алардан калышырга теләмә­де. Бу малайларны ничек аералар икән, икесе дә бер тамчы су кебек әтиләренә охшаганнар, ә бу бөдрә чәчле курчак гел Фәридә инде, үзеннән туган диярсең.

- Әй, башкисәрләр, менә кесәмә бер тәмле әйбер яшердем, тапсагыз, үзегезгә була.

Балаларны янында тотуның бер хәйлә­се иде бу. Балалар бабайның кесәләренә тыгылды.

- Эзләгез, яхшылап эзләгез, үзе кечке­нә, үзе шундый тәмле.

Балалар белән кайнашса да, үзе юлдан күзен алмады. Төпчеге утызга җитте, әле һаман өйләнергә уйламый, кемне эзлидер?

Әлфис, югары уку йортын тәмамлагач, сәүдә белән шөгыльләнә башлады, хәзер үзенең кечкенә генә бер фирмасы, Уфада фатиры, яхшы машинасы бар. Бар әйбе­ре җитешле, ә менә өйләнми йөри бирә. Шәүкәт абый, улы кайткан саен, артыннан берәрсе ияреп кермәс микән дип, өметлә­неп ишеккә карый.

- Бабай, юк бит, син алдыйсың, - дип, Гүзәл бабасын тарткалый башлады.

- Бар, бар, әйбәтләп эзләгез, кесәне генә тишмәгез.

Урам буйлап тузан туздырып килүче бер машина күренде, чирәм чүпләп йөргән казлар тирә-якка чәчелде.

- Кайсы юньсезе шулай чаба, бөтен ке­шене тузанга батырып, бала-чага йөреп тора, - дип, Шәүкәт абый уйлап та өлгер­мәде, теге хәтәр машина алар капка төбенә килеп туктады.

Капкадан балалары янына чыгып килү­че Сөмбел:

- Әбәү, кем бу тузан туздырып йөри, - дип, кайнатасы янына килеп утырды.

Зур матур машинадан ак костюм-чалбар кигән бик чибәр, озын буйлы егет төште.

- Көтәсезме? Исәнмесез!

- Бәй, Солтаным бит. Әткәй, Әлфис тагын машинасын алыштырган, ә без та­нымый торабыз.

- Нәрсә күзеңне тондырып чабасың? Бөтен кешене тузанга батырдың бит, - дигән булды Шәүкәт абый, малаен шел­тәләп.

-Ашыктым, әткәй, әнә, кунаклар ашык­тыра бит. Сөмбел апа, кара әле, кемне алып кайттым.

-Исәнме, әни, - дигән тавышка Сөмбел сискәнеп китте һәм:

- Улым, Азамат, - дип, урыныннан тормакчы булды.

- Әнием, - дип, егет әнисе каршына килеп тезләнде. - Әнием, бәгырем.

- Улым, кайттыңмы, балам, күз нурым, - дип, әнисе аның башын күкрәгенә кыс­ты, күзеннән яшьләре тамды.

Азамат әнисенең күзләреннән үпте, үзенең дә күзләре яшьләнде. Сөмбел улы­ның битен куллары белән тотты:

- Балам, - дип, күзләренә карады. - Нин­ди чибәр егет булгансың, кая, туйганчы бер карыйм әле үзеңә.

Улын күрмәгәнгә дүрт ел булган. Аза­матка чын ирләр төсе кергән, битләре ко­яшта каралган, куе кара чәче матур итеп кистерелгән, зәңгәр күзләре янып тора. Ул Булатның яшьлеген кабатлаган, әтисе­нең чибәрлегенә әнисенең сөйкемлелеге кушылган.

Сөмбелнең күз яшьләрен күреп, игезәкләр, тиз генә бабалары алдыннан төшеп, икесе ике яктан әниләренең беләгенә ябыштылар. Гүзәл, апасын елаткан абыйга усал итеп карап:

 

- Тимә! - дип, аның җиңеннән тартты. Сөмбел уңайсызланып кына олы улына карады.

- Улым, үпкәли күрмә, алар бәләкәй бит әле. Менә бусы Азат, монысы Самат энең, ә бу матур кыз - Гүзәл. Балалар, тыныш булыгыз, бу - олы абыегыз Азамат. Мин аны бик яратам, сез дә яратыгыз.

- Ну, баегансыз, әни, - дип башын селкеде Азамат, бабасы янына килеп.

- Исәнме, бабай, мине онытмадыңмы, оныкларың күбәйгән бит?

- Алай димә, улым, син иң кадерлесе, балам, син бит беренче, баш онык, синең урыныңны берәү дә ала алмый. Уз түргә, улым.

- Әти, монда тагын бер кунак бар әле, - дип, машинаның арт ишеген ачты Әл­фис. Машинадан уртача буйлы, кап-кара, бик сөйкемле кыз чыкты, ул кайсыдыр ягы белән Сөмбелнең яшьлеген хәтерләтте.

- Әти, таныш бул, булачак киленең Алия.

- Хуш киләсең, кызым, түргә уз. Менә кемгә охшаган кызны эзләгән улы! Күпме охшаган икәнен еллар күрсә­тер, Сөмбел Сөмбел инде ул...

- Әйдәгез, әйдә, йортка керегез, башка килер кеше калмады, - дип, Шәүкәт абый капканы ачты...



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 6; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 3.133.126.95 (0.04 с.)