Содержание книги

  1. Татар теле дәресенә технологик карта
  2. Практикант Хаертдинова Айгөл Дилүс кызының татар теле дәресенә үзанализы.


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Практикант Хаертдинова Айгөл Дилүс кызының татар теле дәресенә үзанализы.



Практикант Хаертдинова Айгөл Дилүс кызының татар теле дәресенә үзанализы.

 

Тема: Сыйфат фигыльнең заман формалары.

 

Мин 6 нче Б сыйныфы белән эшләдем. Сыйныфта 30 укучы. Белем дәрәҗәсе уртача. Дәрес планын төзегәндә укучыларның белем дәрәҗәсен истә тотарга тырыштым. Шуннан чыгып дәрестә төрле эш формалары (төркемнәрдә, фронталь, индивидуаль) һәм техник чаралар кулландым (экран).

Тематик план буенча бу темага 1 сәгать бирелә.

Дәрес тибы: Яңа тема өйрәнү дәресе.

Дәреснен максатлары:

1. Белем бирү максаты.

Яңа тема өйрәнү. Сыйфат фигыльнең заман формалары.

2. Фикерләү сәләтен үстерү.

Балаларның фикер йөртү сәләтен үстерү.

3. Тәрбияви максат.

Туган телгә мәхәббәт, үзара дустанә мөнәсәбәт, мөстәкыйльлек, дикъкатьлелек тәрбияләү.

 Дәресне структур яктан куелган максатларга туры китерерлек итеп оештырырга тырыштым. Укучылар дәрестә кызыксынып катнаштылар, бу – аларның актив булуларында чагылды.

Дәрестә төркемнәрдә, индивидуаль һәм фронталь эш формалары оештырылды. Алар укучыларны актив эшчәнлеккә тартырга ярдәм иттеләр дип уйлыйм. Дәрес материалын фәнни дәрәҗәдә һәм максатка туры китерерлек итеп төзергәтырыштым. Дәреснең эчтәлегенә программа таләбенә туры килә.Дәреснең тәрбияви көче зур дип уйлыйм, чөнки сөйләм телләрен баетырга ярдәм итә.

Теоретик материал практик күнегүләр белән ныгытылды.,. Иҗади эш белән шөгыльләндек.

Экран белемнәрне кабатлау өчен, ә таратма материаллар укучыларның белемнәрен тикшерергә ярдәм итте.

Дәрес этапларына күчсәк, оештыру этабында яз турында әңгәмә дәреснең темасын ачыкларга мөмкинлек бирде.

Без 2 төркемгә бүленеп эшләдек. Һәр төркемнең үз биреме булды. Төп этапта җиңелдән авырга бару принцибыннан чыгып 1 нче биремнәрдә һәр төркем текстның эчтәлеген аңлап кирәкле формада заман формаларын куярга тиеш иде. Балалар биремне җиңеп чыканнар. Дәрестә уңай психологик халәт тудыру өчен демократик стильдә аралашырга тырыштым, шуңа күрә укучылар белән минем арада җылы мөнәсәбәт урнашты дип уйлыйм. Дәрес башында балаларга максатны җиткерү эш атмосферасы тудыруга нигез булып торды дип уйлыйм.

Минемчә, дәрес нәтиҗәле узды. Җиңелдән авырга барган катлаулыктагы күнегүләрматериалны үзләштерергэ ярдәм иттеләр. Гомумән, өч максатны да тормышка ашырдым дип уйлыйм.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 5; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 3.145.151.26 (0.004 с.)