Общие принципы редактирования служебных документов. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Общие принципы редактирования служебных документов.



Техника правки текста.

Виды правки: правка-вычитка, правка-сокращение, правка-обработка, правка-переделка.

Корректурные знаки.

Упражнения - Күнегүләр

1) Найдите и исправьте ошибки, допущенные составителем договора. Отредактируйте текст.

Эш практикасы турында килешү

28.05.05 №7

Казан шәһәре

 

Бер яктан, ректоры Юрий Яков улы Петрушенко йөзендә Казан Дәүләт Энергетик Университетына һәм Алия Рафкат кызы Ахмеева йөзендә “Атриум” предприятиясе, икенче яктан, түбәндәгеләр турында килешү төзеделәр:

1. Казан Дәүләт Энергетик Университет түбәндәгеләрне эшләргә алына:

1.1. Квалификацияле хезмәткәрләр әзерләү өчен, уку-укыту планнарына, программаларына таянып, 2005 елның 1-15 августнан кадәр компьютер операторлары белгечлеге буенча укучы җибәрергә.

1.2. Предприятиегә эшкә өйрәнергә, тәҗрибә тупларга җибәрелүче укучыларны алдан әзерләп, хезмәт иминлеге кагыйдәләрен һәм нормаларын исәпкә алып, эш урыннарында һәм предприятие территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтергә һәм аларны үтәүне тәэмин итәргә.

2. ”Атриум” түбәндәгеләрне эшләргә алына:

2.1. Эшкә өйрәнергә, тәҗрибә тупларга килгән укучыларны белгечлегә туры китереп җиһазланган эш урыннары белән тәэмин итәргә; уку йортында алган белгечлегенә кагылышы булмаган эшләргә билгеләнүләргә һәм эшләмичә тик торуларга юл куймаска.

2.2. Бу категория хезмәткәрләр өчен предприятиедә гамәлдә булган нормалар нигезендә, имин һәм тиешле санитария-техник нормаларга туры килүче хезмәт шартлары белән тәэмин итәргә.

3. Бу килешүне гамәлгә ашыру барышында туган бәхәсләр һөнәри белем бирү буенча җирле идарәгә органнарына җиткерелә һәм билгеләнгән тәртиптә хәл ителә.

Бу килешү ике нөсхәдә төзелде һәм һәр ике якта да берәр нөсхәдә саклана.

 

Казан Дәүләт “Атриум” предприятиясе

Энергетик Университетына

420103, Казан шәһәре,

Красносельская ур., 51 йорт

 

Ректор______Ю.Я.Петрушенко Директор_____О.Д.Егоров

2. Укыгыз. Бер үк сүз төркемнәреннән торган омонимнарны табыгыз. Нәрсә ул лексик омонимнар? Аларның мәгънәсен һәм кулланылышын аңлатыгыз.

1.Төшем шул төшкә җиткәндә уяндым. «Әле мин кайда?»—як-якка карандым. (Г. Т.) Яр читендә кич, ә су өстендә акчарлаклар канат кагып талпыналар. (М. Ш.) Сандугач була алмассың, Талларга куналмассьщ; айда матур, күзең шунда, Безгә яр була алмассың. (Җ.) 3. Экономист булса, алдынгы колхозларга барып, үршеләрнең эш тәҗрибәсе белән танышып терлекчеләргә тиеннәрне исәпләргә өйрәтер иде. (<<С. Т.») Түләмичә бер тиен, Сез карарсыз бер тиен. (Ш. Г.)

 

3. Укыгыз. Поэтик сөйләмнең яңгырашын һәм аһәнен күтәрүче аваздаш сүзләрне—каламбурларны табып, аларның сөйләмдә тоткан ролен аңлатып бирегез.

1. Бу нидән булды чигенә? Эшем дә йитте чигенә, Эш са-хибем кире чигенә... (Канд.) 2. Яхшылыкка эреп китәм—ба­лавыз мин, Мактап сөйлим изге эшне—бал авыз мин. (Г. Т.) 3. Сөю шигыре агач аттыр «Вакыт»ча Зарар юк, ул сөйләр анчак вакытта. (Г. Т.) 4. Гәрчә мин дә бар саналдым, Ил ка тар саналмадым, Илдә йөрдем, хатлар алдым, Уйласам—сан алмадым. (Д.) 5. Егерме ел артта калды атлар, Җирән, туры атлар... Мәйданнарны үзе тоткан Назир Җирдән туры атлар. (С. X.)

 

4. Укыгыз. Әдәби кулланылышка кереп китмәгән гади сөйләм сүзләрен табыгыз, аларның мәгънәсен аңлатып бирегез.

1. Алагаемга сөйрәлеп барган арба алгы тәгәрмәче белән кинәт бер төп башына эләкте. (Ш. Ман-р) 2. Сары әрсез буксирлары һәм яр буенча тезелгән әкиятләрдәге әзмәверләрдәй җанлы порталь краннары озатып калды. (А. Р.) 3. Ул идәнгә төшеп киткән журналын кабаланып кулына алды һәм, кызарынган-бүртенгән хәлдә, каударланып журнал битләрен актара башлады. (А. Р.) 4. Бу хәйләне фәлсәфүн Кәбир кирәгеннән артык яхшы белә иде. (Г. Ә.) 5. Ачык тәрәзәләрдән диңгездәй җәйрәп яткан Иделкәйнең сәрин сулышы килеп орынды... һава тын, ләкин сәрин, рәхәт иде. (А. Р.) 6. Барысы да ширлекле тавыш белән килешеп алдылар. (Ш. Ман-р) 7. — Күрмәгән кая, өлкәнейший,—диде миңа капитан. «Өлкәнейший» дип ул миңа кәефе килгән чакны гына әйтә торган иде. Кешеләр алдында: «Иптәш өлкән сержант»,—дип, миңа устав буенча эндәшә. (А. Ә.) 8, Чанага аркасын терәп, төлке толыплы Габбас мулла утыра; аңа каршы көпәш итеп төргән, мамык юрган эченнән алсу бите генә күренеп калган Нурия бара. (Г. А.) 9. Тастымалдан каймаклы катыкны, Мәүдидә җиңгә пешереп биргән арыш кабартмасын алып бик әйбәтләп мүкелдәтергә тотындылар. (Г. А.) Ю. Шулай үз-үзен онытып, шаяруга каршы шаяртып, кыланчыкланып, кемгә булса да ирәя алырмын дип уйламаган иде. (М. Хәб.)

Контрольные вопросы:



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2017-01-19; просмотров: 103; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 13.58.121.214 (0.005 с.)