Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Функциональные основы официально-делового стиля

Поиск

Тема 2.

Функциональные основы официально-делового стиля

Разнообразие жанров документов.

Особенности официально-делового стиля.

Сфера применения и важнейшие свойства деловой речи.

Административно-канцелярский и юридический подстили, их особенности.

Практикум по стилистике: составление документов

Упражнения - Күнегүләр

1 Опредилите подстиль и жанр отрывка

Мин, 1949 нчы елның 13 нче мартында туган, Азнакай шәһәре, Болгар урамы, 8 нче йортнын 23 нче квартирында яшәүче, Азнакай шәһәренең һәм районының Эчке эшләр бүлеге тарафыннан 2001 нче елның 26 нчы гыйнварында бирелгән бүлекчә коды 162-022, номеры 518122 92 01 серияле паспорт иясе Наилә Шакирҗан кызы Гадиева, Казан шәһоре, Татарстан урамы, 55 нче йортның 26 нчы квартирында яшәүче, Казан шәһәре Идел буе районының Эчке эшләр идарәсе тарафыннан 2000 нче елнын 10 нчы маенда бирелгән бүлекчә коды 162-021, номеры 421386 92 01 серияле паспорт иясе Марат Искәндәр улы Абдуллинга Казан шәһоре, Эсперанто урамындагы 60 нчы йортта урнашкан 32 нче квартирны, шундагы шартлардан чыгып, үзе теләгән бәягә сатып алырга вәкаләт бирәм. Моның өчен аңа кирәк булган барлык белешмәләр, документлар һәм таныклык язулары алу, сату-алу шартнамәсенә һәм тапшыру актына имза кую, шартнамәне һәм милеккә хокукның күчүен, күчемсез мөлкәткә һәм барлык кирәкле документларга дәүләт тарафыннан теркәлгән хокукны раслый торган таныклык алуны да кертеп, Татарстан Республикасының Юстиция министрлыгы каршындагы Дәүләт теркәү палатасында теркәү, минем исемнән рәсми белдерүләр белән чыгу, минем өчен имза кую һәм әлеге вәкаләтне тормышка ашыруга бәйле булган барлык гамәлләрле башкару хокукын бирәм.

2. Употребляя следующие словосочетщния составыпе и напишите предложения.

эш визиты, мәдәният зшлеклесе, хөкүмәт делегациясе, чит ил вәкиллеге, яшьләр оешмасы, «Болгар» фонды, хезмәттәшлек элемтәләре, милли үзәк, оешма хезмәткәре, татар мәктәбе.

3. Напишите заявление о принятии на работу.

 

Контрольные вопросы:

1. Охарактеризуйте официально-деловой стиль.

2. Назовите сферу функционирования официально-деловой речи?

2. На какие виды подразделяются документы?

4. Ознакомьтесь с текстами документов (Литература [3]) и определите основные стилеобразующие черты, лексические, фразеологические и грамматические особенности.

5. Подберите несколько отрывков из официальных документов и найдите в них черты, характерные для официально-делового стиля.

6. Перечислите подстили и жанровые разновидности ОДС

 

Тема3.

Основные требования к стилю служебных документов.

 

Общие функции документа: информационная, социальная, коммуникативная, культурная.

Специальные функции документа: управленческая, правовая, функция исторического источника.

3. Речевое оформление документов различных жанров.

Разработка типовых и трафаретных текстов.

Практикум по стилистике: составление документов

Упражнения - Күнегүләр

1. Прочитайте готовый документ и составьте по аналогии акт о списании канцелярских товаров

 

ТАПШЫРУ АКТЫ

 

Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, ике мең беренче ел,

утызынчы гыйнвар.

 

Без, 2001 нче елның 10 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Казан шәһәре нотариаль округы нотариусы М.Б.Салихова вазыйфаларын башкаручы М.Н.Мәхмутова тарафыннан расланып, исемлектә 64 ңче булып теркәлгән ышанычнамә нигезеңдә Казан шәһәре, Карбышев урамы, 27 нче йортның 16 нчы квартирында яшәүче Ләйсән Рифкать кызы Әхмәрова исеменнән эш итүче Казан шәһәре, Фучик урамы, 110 нчы йортның 156 нчы квартирында яшәүче Раиль Рифкать улы Әхмәров, бер яктан, һәм 2001 нче елнын 25 нчы гыйнварында Татарстан Республикасының Азнакай нотариаль округы нотариусы К.М.Шойдуллина тарафыннан расланып, исемлектә 1-238 нче булып теркәлгән ышанычнамә нигезендә Азнакай шәһәре, Усманов урамы, 2 нче йортның 39 нчы квартирында яшәүче Әнисә Әхмәдулла кызы Шәвәлиева исеменнән эш итүче Казан шәһәре, Гадел Кутуй урамы, 8 нче йортның 28 нче квартирында яшәүче Рәис Миннегали улы Шәрәфетдинов, икенче яктан, Россия Федерациясе Граждан кодексының 556 нчы статьясы нигезендә әлеге актны түбәндәгеләр турында төзедек:

1. Мин, Раиль Рифкать улы Әхмәров, сату-алу шартнамәсе нигезендә Рәис Миннегали улы Шәрәфетдиновка Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин урамының 72 нче йортында урнашкан 14 нче квартирны саттым.

2. Әлеге акт белән Раиль Рифкать улы Әхмәров түбәндәге адрестагы квартирны Рәис Миннегали улы Шәрәфетдиновка тапшырды, ә Рәис Миңнегали улы Шәрәфетдинов әлеге квартирны Раиль Рифкать улы Әхмәровтан кабул итеп алды: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 72 нче йорт, 14 нче квартир.

Рәис Миннегали улы Шәрәфетдиновның Раиль Рифкать улы Әхмәровка тапшырылган квартирга бәйле дәгъвасы юк.

 

 

Сатучы:

____________________________________________________________________

________________________________________________________

________________________________________________________

 

 

Сатып алучы: _____________________________________________________

 

_________________________________________________________

 

_________________________________________________________

 

2. Употребляя следующие словосочетания, составьте и напишите предложения.

Татарстанның башкаласы, КамАЗ акционерлык җәмгыяте, Татарстанның абруе, таш күпер, Сарман районы, фәнни үзәк, бәхетле кеше, базар мөнәсәбәтләре, төп белгеч, көндезге бүлек.

3. Используя нижеприведенные языковые конструкции напишите

· Письмо-напоминание (искә төшерү хаты)

· Письмо-приглашение (чакыру хаты)

Эшлекле хатларда кулланыла торган гыйбарәләр

Чакыру

Сезнең оешма кешеләрен чакырабыз

Сезне.... проектын тикшерүдә

Мәсәләне тикшерүдә катнашырга чакырабыз

Йомгаклау сүзләре

Хөрмәт белән (имза)

Рус-француз фирмасы..... тәкъдим итә

Контрольные вопросы:

Что такое речевое клише

Тема 4

Лексическая сочетаемость.

Синонимия.

Напишите объявление

· в официально-деловом стиле

· веселое, с чувством юмора.

Тема 5

Сокращения и аббревиатуры.

Грамматическое управление.

Выбор послелогов.

Тема 6

Стандартный порядок слов.

Статья

Татар телен яңача укыту (Алсу Юсипова)

Республикада татар һәм рус телләренең дәүләт теле дип игълан ителүе нәтиҗәсендә туган социолингвистик халәт Татарстанда яшәгән гражданнарның Һәр ике телне дә камил белүен таләп итә. Ә бу үз чиратында телләр укыту процессын, бигрәк тә рус балаларына татар теле укытуны яңача оештыру мәсьәләсен көн тәртибенә куя.

Татарстан Конституциясе һәм «Татарстан Республикасы халыклары телләре турында»гы Законга нигезләнеп, 1992 елдан, татар теле, дәүләт теле буларак, Татарстан Республикасының гомуми белем бирүче уку йортларында атнага 3 сәгать күләмендә укытыла башлады. Һәр мәктәптә, мөмкинлектән чыгып, татар теле гомуми укыту планына кертелде. 1998 елдан Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы белән килешенгән Татарстан Республикасы гомуми белем бирү уку йортлары өчен эшләнгән базис укыту планы буенча татар теле һәм әдәбият, рус теле һәм әдәбият фәннәре тигез күләмдә укытыла башлады.

Рус төркеме укучылары өчен татар теле һәм әдәбияты бер фән булып — интеграцияләп укытылды. 2002 елдан татар әдәбияты сынап карау программалары нигезендә аерым фән буларак укытыла башлады. 2005 елда татар теле һәм әдәбиятыннан дәүләт стандартлары эшләнде. Алга таба аларга нигезләнеп яңа программалар һәм дәреслекләр нәшер ителәчәк.

2005 елныңсентябрь-октябрь айларында Татарстан Республикасы Мәгарифне үстерү институты тарафыннан төрле яшьтәгеләр арасында уздырылган социологик тикшеренү түбәндәге нәтиҗәләрне күрсәтә. Татарстан Республикасында икетеллелекне гамәлгә кую вакытында (90 нчы еллардан башлап) формалашкан һәм мәктәптә татар телен дәүләт теле буларак өйрәнгән, бүген 18 - 25 яшькә җиткән хезмәткәрләрнең 61 % ы эш даирәсендә татар телен белү кирәк дип саный.

Татар теле - халыкара мәйданда зур абруйлы телләрнең берсе. Шулай булгач, ул үзен саклаган. хөрмәт иткән халкына дәүләт теле буларак хезмәт итәрлек тулы көчкә ия. Туган телебезне камилләштерү, үстерү - дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы - рус мәктәпләрендә укучыларга татар теле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.

Татар теле республика мәгариф системасында дәүләт теле буларак үзенең статусын раслады һәм ныклы урын алды. Барлык укучыларның 99,2 % ы татар телен дәүләт теле буларак өйрәнә. Зур юллардан еракта урнашкан башлангыч рус, чуваш, мари һ.б.ш. мәктәпләрнең кайберләрендә белгечләр булмау сәбәпле, татар телен тиешле куләмдә укыту хәзергә тәэмин ителмәгән.

Республика мәктәпләрендә бүген 6667 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли, шуларның 78,3 % ы югары белемле белгеч, 316 сы - урта педагогик уку йортын, башкалары махсус әзерлекле курслар тәмамлаган. Татар теле укытучыларының 54 % ы компьютер белән эшли белә. Укытучыларның өчтән бере югары һәм беренче квалификация категориясенә ия булган белгечләр (2405 кеше). Гомумән алганда, мәгариф учреждениеләре татар теле укытучылары белән тулаем тәэмин ителгән дияргә була.

Татар теле һәм әдәбияты укытучылары буген Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган программаларга нигезләнеп эшли. Бу программалар буенча укытучыларга төрле типтагы дәреслекләр дә тәкъдим ителде.Бер яктан караганда, укыту барышында һәр дәрескә иҗади якын килү мөмкинлеге туды кебек. Ләкин үзләштерелергә тиешле белем эчтәлеген билгеләүдә һәм нәтиҗәләрне бәяләүдә кыенлыкларда барлыкка килде. Урта белем алган рус телле укучы татар телен ни дәрәҗәдә белергә тиеш? Тел буенча барлык кагыйдәләрне дә белергә һәм сөйләмдә куллана алырга тиешме яки татарча камил итеп сөйләшсә, шул җитәме?

Бу сорауга закон нигезендә җавап бирергә кирәк Татарстан Республикасында татар теле дәүләт гөле дип игълан ителдеһәм ул уку йортларында рус теле белән тигез күләмдә укытыла. Димәк, татар телен өйрәнүгә булган таләп тә рус теленә булган таләп дәрәҗәсендә.

Яшь буынны физик һәм акыл хезмәтенә, җәмгыять һәм дәүләт тормышының барлык өлкәләрендә актив эшчәнлек алып барырлык итеп тәрбияләү бурычын хәл иткәндә, укучыларга мәктәп программасы кысаларында дәүләт телләрен һәм кимендә бер чит телне камил белү дәрәҗәсендә белем бирү - республиканың мәгариф системасы эшчәнлегеңдә төп бурычларны берсе.

Татар телен дәүләт теле буларак укытуның сыйфатын яхшырту максатында республиканың 86 мәктәбендә татар һәм чит телләрне яңа технология (концентрированное обучение) кулланып укыту буенча эксперимент башланды. V - IX сыйныф укучылары өчен программадагы гомуми сәгатьләр санын арттырмыйча. V, VI сыйныф укучыларына татар телен тирәнтен өйрәтү, VII, VIII, IX сыйныфларда рус телле балаларны татар халкының тарихы, мәдәнияты, әдәбияты, сәнгате үрнәкләре белән татар телендә укытыла торган фән аша таныштыру аларга татар телен камилрәк үзләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Эксперимент Р.Р.Нигъмәтуллина төзегән яңа дәреслек, эш дәфтәрләре, өстәмә методик кулланмалар буенча үткәрелә. Бу тәҗрибәдә катнашучы 128 укытучының анкета җавапларыннан күренгәнчә, яңа технология балаларга бик ошый, кызыклы, матур дәреслек тел өйрәнүгә кызыксынуны бермә-бер арттыра.

Рус төркемендә укучы балаларның белем дәрәҗәсенә әга-аналар һәм җәмәгатьчелек тарафыннан еш кына ризасызлык белдерелә.

Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәсеннән күренгәнчә, рус мәктәбендә эшләүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының бер өлеше рус төркеме укучылары белән эшләүнең методикасын тиешле дәрәҗәдә белми. Шул сәбәпле, укучыларның (бигрәк тә югары сыйныфларда) татар телен өйрәнүгә кызыксынуы кими. Педагогик уку йортларында рус һзм башка милләт балаларына татар теле һәм әдәбияты укытуның методикасын камилләштерү, әлеге аудиториядә татар теле укытучыларын рус милләтеннән булган яшьләрдән җыелган төркемнәр ачып әзерләү. Чаллы шәһәре тәҗрибәсен дәвам итү татар телен укытуның сыйфатын күтәрүдә зур этәргеч булыр иде.

Татар һәм рус телләрен чагыштырып өйрәтү өлкәсендә дә актив эш алып бару зарури: татар мәктәбендә - рус телен, рус мәктәбендә татар телен укытуда бәйләнеш булдыру укучыларның белемнәрне үзләштерүенә өстәмә ярдәм бирәчәк.

Татар телен өйрәтүдә яңа технологияләр куллану эшнең нәтиҗәсен яхшыртырга, яңа дәреслек, кулланма әсбаплар чыгару, укытуда компьютер куллануны киңәйтү укытучыга яңача эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Реферат статьи

Мин «Мәгариф» журналында Алсу Юсипованың (ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының төп белгечеченең) «Татар телен яңача укыту» статьясын укыдым. Бу статьядан мин үземә күп яңа, кирәкле белем алдым. Монда татар теленең безнең республикабызда нинди зур урын алуы турында сүз бара. Моннан башка, шул урынына карата, аны ничек итеп мәктәпләрдә балаларга укытырга, мәсәлән, рус балаларына бигрәк тә.

Татарстан Республикасында икетеллелек: һәм татар шулай ук рус теле белән дәүләт теле. 2005 елда үткәрелгән социологик тикшерү мондый нәрсә күрсәтте: 18-25 яшькә җиткән хезмәткәрләрнең 61%ы эш даирәсендә татар телен белү кирәк дип саный. Алсу Юсипованың сүзләре буенча, туган телебезне камилләштерү, үстерү дәүләт күләмендәге җитди һәм әһәмиятле бурычларның берсе. Татар теленең кулланылыш даирәсен киңәйтүнең, аны үзләштерүне тиешле дәрәҗәгә күтәрүнең төп юлы – рус мәктәпләрендә укучыларга татар телен тиешле һәм әдәбиятын сыйфатлы, нәтиҗәле итеп укыту.

Алсу Юсипова белән бу статьяда шундый сорау күтәрелә: урта белем алган рус телле укучы татар телен ни дәрәҗәдә белергә тиеш? Бу сорауга закон нигезендә җавап бирелгән. Безнең республикабызда татар теле дәүләт теле дип игълан ителде һәм ул уку йортларында рус теле белән тигез күләмдә укытылырга тиеш. Шуңа карата, күп мәктәпләрдә татар һәм чит телләрне яңа технология кулланып укыту буенча эксперимент бара. Бу яңа технология балаларга бик ошый, кызыклы, матур дәреслек тел өйрәнүгә кызыксынуны бермә-бер арттыра.

Шулай итеп, татар телен өйрәтүдә яңа технологияләр куллану эшнең нәтиҗәсен яхшыртырга, яңа дәреслек, кулланма әсбаплар чыгару, укытуда компьютер куллануны киңәйтү укытучыга яңача эшләргә мөмкинлек бирәчәк.

Минемчә, Алсу Юсипова үз статьясында кирәкле һәм актуаль сорауларга җаваплар биргән. Аның җаваплары социологик тикшерүләргә нигезләнгән, законга нигезләнгән. Бу статья белән танышу кирәкле һәм файдалы.

 

9.Создайте из двух простых 1 сложное предложение.

 

1.Укучылар бүлмәдән чыгып китте. Укытучы утырды да яза башлады. 2.Имтиханнар бетте. Ул авылына кайтып китте. 3.Син яхшылап әйт. Мин эшләрмен. 4.Күкне болыт каплады. Яңгыр яумады. 5.Бүген якшәмбе. Бәйрәмгә кешеләр күп килгән. 6. Казанның бөтен истәлекле урыннары белән танышмадык. Без анда 5 кенә көн булдык. 7.Бүген вакытыбыз булыр. Без су коенырга барырбыз. 8.Иртәгә шимбә. Бүген эш бер сәгатькә алдан бетә. 9.Сезгә генә әйтәм. Сез- намуслы кеше. 10.Дәрес бетте. Укытучы саубуллашты

 

Контрольные вопросы:

Тема 7.

Структура текста и её влияние на достижение коммуникативных целей. Варианты композиции делового письма.

Методы составления текста.

Виды аргументов.

Рубрикация текстов.

 

Упражнения - Күнегүләр

1. Ознакомьтесь с документом, обратите внимание на композицию текста. Составьте по образцу свой документ.

Җаваплылыгы чикләнгән

"Татнефть-Азнакайбурнефть" җәмгыяте

БОЕРЫК

2000 ел, 3 май, №360

Азнакай шәһәре

"Бөек Ватан сугышында Җиңүгә

55 еллык"ны бәйрәм итү дәверенә

предприятиенең һәм структур

бүлекчәләрнең эшен оештыру

турында

"Татнефть" АҖнең 1996 нчы елның 1 нче гыйнварындагы "Структур бүлекчәләрнең махсус эш режимы турында"гы 298 нчы боерыгын "Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 еллык"ны бәйрәм итү дәверенә үтәү максатында

БОЕРЫК БИРӘМ:

1. Структур бүлекчәләре җитәкчеләренә:

1.1. Предприятиенең һәм җитештерү берәмлекләренең туктаусыз эшләвен тәэмин итү максатында тиешле чаралар күрергә;

1.2. Бораулау цехлары башлыкларына, бүлекләрнең баш белгечләренә бораулау процессын тиешле дәрәҗәдә технологик һәм геологик яктан тәэмин итүне оештырырга;

1.3. Бораулау мастерларына, аларның ярдәмчеләренә эш башкару исемлеге нигезендә бораулау урыннарында эшләргә турыдан-туры җитәкчелек итүне тәэмин итәргә;

1.4. Янгын чыгу куркынычы югары булган объектларда ут эшләрен башкаруны тыярга;

1.5. Эш көне ахырында махсус комкесияг? барлык производство һәм эш бүлмәләрен тикшерүне оештырырга;

1.6. Бораулау бригадалары вахталарының Азнакай шәһәре автовокзалыннан китүенә контроль оештыруны 1 нче, 2 нче бораулау участокларының җаваплы кизүләренә йөкләргә;

2. Бәйрәм көннәрендә эшкә җәлеп ителгән затларга хезмәт хакын гамәлдәге законнарга туры китереп түләргә;

3. Югарыда каралган чараларның үтәлешен тикшерүдә тотуны предприятиенең директоры урынбасары А.Г.Харисовка йөкләргә.

Җаваплылыгы чикләнгән

"Татнефть - Азнакайбурнефть"

җәмгыяте директоры Имза С.Н. Ханнанов

 

2. Объедините 2 предложения.

1. Дәрес бетте. Укучылар өйләренә кайтып киттеләр.

2. Бүген көн болытлы. Яңгыр яумады!

3. Иртәгә вакытыбыз булыр. Без тимераякта шуырга барырбыз.

4. Бүген 1 май. Урамда йөрүчеләр күп.

5. Сезгә генә бу эшне кушам. Сез булдыклы кеше.

6. Бу китаплар миндә бар. Мин татар телен күбрәк беләм.

7. Мин мәктәпне тәмамлыйм. Безнең гаилә ял итәргә бара.

3.Вставъте пропущенные буквы и знаки препинания.

 

ФӘНГӘ БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР

Мирфатыйх Зәкиев Россия Федерацияс... һәм Татарстан Республикасы... атказанган фән эшлекле.,, филология фәннәре докторы профессор академик.

Галим... фәнни тикшеренү һәм фәнни.педагогик эшчәнлеге... берничә юнәлешне билгеләргә мөмкин татар теленең грамматик төзелешен тикшерү телләр... типологиясен һәм икетеллелек мәсьәләр... өйрәнү татарларның һәм башка төрки халыклар... тарихын аларның телләренә бәйләп тикшерү югары уку йортлары һәм мәктәпләре өчен дәреслек... һәм кулланмалар программалар төзү татар филологиясе буенча кадрлар әзерләү административ эшчәнлек. М 3 Зәкиев 1965 1967 елларда Казан дәүләт педагогика институты... проректор аннары 1986 елга кадәр ректор булып эшли. 1986 елдан бирле ул Г. Ибраһимов исемендәге Тел әдәбият һәм сәнгать институты директоры.

Мирфатыйх Зәкиев 500 дән артык фәнни хезмәт шул исәптән дистәләгән монография һәм дәреслек авторы. Бу хезмәтләр галим... тынгысыз эшчәнлеге нәтиҗәсе.

Галим Халыкара конференцияләр... конгресслар... һәрвакыт актив катнаша фәнни темаларга докладлар ясый.

 

 

Контрольные вопросы:

1. Назовите этапы редактирования

2. Назовите основные виды служебных документов

3. Какие виды правки существуют?

4. Назовите основные принципы редактирования служебных документов на татарском языке

5. Выучите основные термины, которые используются в делопроизводстве.

6. Составьте официально-деловой текст, используя характерные для ОДС слова и выражения.

 

Тема 8

Техника правки текста.

Корректурные знаки.

Упражнения - Күнегүләр

1) Найдите и исправьте ошибки, допущенные составителем договора. Отредактируйте текст.

Эш практикасы турында килешү

28.05.05 №7

Казан шәһәре

 

Бер яктан, ректоры Юрий Яков улы Петрушенко йөзендә Казан Дәүләт Энергетик Университетына һәм Алия Рафкат кызы Ахмеева йөзендә “Атриум” предприятиясе, икенче яктан, түбәндәгеләр турында килешү төзеделәр:

1. Казан Дәүләт Энергетик Университет түбәндәгеләрне эшләргә алына:

1.1. Квалификацияле хезмәткәрләр әзерләү өчен, уку-укыту планнарына, программаларына таянып, 2005 елның 1-15 августнан кадәр компьютер операторлары белгечлеге буенча укучы җибәрергә.

1.2. Предприятиегә эшкә өйрәнергә, тәҗрибә тупларга җибәрелүче укучыларны алдан әзерләп, хезмәт иминлеге кагыйдәләрен һәм нормаларын исәпкә алып, эш урыннарында һәм предприятие территориясендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтергә һәм аларны үтәүне тәэмин итәргә.

2. ”Атриум” түбәндәгеләрне эшләргә алына:

2.1. Эшкә өйрәнергә, тәҗрибә тупларга килгән укучыларны белгечлегә туры китереп җиһазланган эш урыннары белән тәэмин итәргә; уку йортында алган белгечлегенә кагылышы булмаган эшләргә билгеләнүләргә һәм эшләмичә тик торуларга юл куймаска.

2.2. Бу категория хезмәткәрләр өчен предприятиедә гамәлдә булган нормалар нигезендә, имин һәм тиешле санитария-техник нормаларга туры килүче хезмәт шартлары белән тәэмин итәргә.

3. Бу килешүне гамәлгә ашыру барышында туган бәхәсләр һөнәри белем бирү буенча җирле идарәгә органнарына җиткерелә һәм билгеләнгән тәртиптә хәл ителә.

Бу килешү ике нөсхәдә төзелде һәм һәр ике якта да берәр нөсхәдә саклана.

 

Казан Дәүләт “Атриум” предприятиясе

Энергетик Университетына

420103, Казан шәһәре,

Красносельская ур., 51 йорт

 

Ректор______Ю.Я.Петрушенко Директор_____О.Д.Егоров

2. Объедините 2 предложения

 

1.1804 едда Казан университеты ачыла. Мәгариф һәм:фән үсеше алга китә

2.Милли китапханәдә сирәк китаплар бүлеге бар. Анда керү җиңел.

3.Студентлар уку залына керәләр. Китапханәче аларга кирәк китапны бирә

4.Мин синең янга керимме. Син безгә керәсеңме?

5.Без музейга керә алмадык. Музей ябылган иде.

6.Ярым финалда җиңде. Ул алдагы матчны уйлады.

7.Уңышка ирешу. Нык тырышырга кирәк.

3. Употребляя спедующие словосочетания составыпе и напишите предложения.

Рәис урынбасары, бүлек мөхәррире, телевидение казанышлары, халыкка хезмәт итү, тапшыруның язмышы, осталыкка омтылу, вакыйгалар үсеше, ныклы сәләматлек, сәяхәтче язмасы, юлга чыгарга.

4. Преобразуйте отрицательные предложения в утвердительные и
утвердительные в отрицательные.

1) Бу паласны беркайчан да күргәнем юк.

2) Ул һич кая карамыйча иҗат итте.

3) Әлеге шамаилне беркемнең дә күргәне юк иде.

4) Безне һич ни куркытмый.

5) Хисләремне берничек тә әйтеп бирә алмыйм.

6) Цейлон таулары ачык кызыл гранит токымнарыннан тора.

7) Энҗе бөртеге зур булмый.

8) Язучының бурычы - чынбарлык турында язу.

9) Тирән мәгънәле шигырьләр, дулкынландыра, уйланырга мәҗбүр итә.

10) Дөресең язу өчен чынбарлыкны яхшы белергә кирәк.

Контрольные вопросы:

Что такое правка-обработка?

Что такое правка-вычитка?

Тема 9

Тема 2.

Функциональные основы официально-делового стиля



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2017-01-19; просмотров: 334; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 3.145.72.55 (0.012 с.)