Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Балалар белән башкарылачак эшләр



 

ПРОЕКТ

«Габдулла Тукай

иҗаты буйлап»

Әзерләде:Алабуга шәһәре №34 нче «Салават күпере» катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе:

Сайфутдинова А.А.

 

Кереш өлеш

Проектның актуальлеге:“Балаларга нинди китап укырга?” – дигән сорау бүгенге көндә иң актуаль сорауларның берсе булып тора.

Габдулла Тукайның иҗатын өйрәнү бу мәсьәләне чишүдә бер адым алга атлау булыр дип уйлыйбыз. Бөек татар язучысыГабдулла Тукайга 2020нче елның 26нчы апрелендә 134 яшь булыр иде.

Тукай үзеннән соң балалар өчен бик бай иҗади мирас калдырган. Балаларның һәм тәрбиячеләрнең бу мирас белән кызыксынуы безне ” Тукай безнең күңелләрдә” дигән проект ясарга этәргеч ясады.

 Бу проект балаларны, әти-әниләрне, тәрбиячеләрне аның иҗаты белән тирәнтен таныштыруга, аларның укуга теләген уятуга юнәлдерелгән.Аның әсәрләрендә хәзерге тормышның бик күп сорауларына да җавап табарга мөмкин.

Габдулла Тукайның әсәрләре туган якка, аның табигатенә мәхәббәт уята, иҗаты туган йортка, туган җиргә игътибарлы сакчыл караш тәрбияли, башлаган эшне азакка чаклы җиткерергә теләк, түземлелек үстерә һәм эстетик тәрбия бирә. Габдулла Тукайның шигырьләре һәм әкиятләре аркылы бала әйләнә-тирә моһит белән таныша.

Иң мөһиме, Габдулла Тукай әсәрләре аша балалар татар халкының гореф-гадәтләре белән таныша ала, һәм олыларга карата кайгыртучанлык, игътибар һәм ихтирам хисләрен, балаларда эшчәнлек, гаделлек, батырлык, тыйнаклык, җаваплылык, белем алуга омтылыш тәрбияли, үз телең – ана теленең бөеклеген белеп яшәргә һәм аны өйрәнүне һәрвакыт дәвам итәргә кирәклеген төшендерә.

Проект эшчәнлеге 3 юнәлештә алып барылды:

· балалар белән эш

· тәрбиячеләр белән эш

· ата-аналар белән эш

Проектны тормышка ашыруда төрле эш формалары кулланылды: китаплар күргәзмәсе, викториналар, шөгыльләр, төрле эзләнүләр, экскурсияләр,театральләштерелгән эшчәнлек,  балаларның мөстәкыйль эшчәнлеге, уеннар, ата-аналар белән эш.

Проектта катнашучылар:5 – 7 яшьлек  балалар, аларның әти-әниләре, тәрбиячеләр, китапһанәче.

Эшләнү вакыты– апрель ае.

Максат:Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыруның әһәмиятен үстерү.

Бурычлар:

· Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыру.

· Габдулла Тукайның әсәрләренә сакчыл караш һәм мәхәббәт тәрбияләү.

· Балаларда Габдулла Тукай әсәрләре аркылы гаделлек, дөреслек, игелеклелек, җаваплылык хисләре формалаштыру.

· Әдәби тел белән соклану хисе, аны үзеңнең сөйләмеңдә дөрес куллану теләге тәрбияләү (мәкальләр, әйтемнәр, халык сүзләре).

· Габдулла Тукайның шигырьләрен һәм әкиятләрен аңларга һәм тоярга өйрәтү.

· Ата-аналарның балалар әдәбияте турындагы карашларын үстерергә, татар китапларын укырга теләк уяту.

 

Проектның нәтиҗәсе:

· Балалар бакчасында, төркемдә, гаиләдә Габдулла Тукай әсәрләре белән танышу өчен уңай мөһит тудыру.

· Балаларның кызыксынучанлыгын, иҗади сәләтен, эшлеклелеген, аралашу күнекмәләрен үстерү.

· Балаларны үз фикерләрен әйтә белергә күндерү.

· Балаларны Тукай иҗаты белән таныштыруны системалаштыру.

· Әти-әниләрне проект эшчәнлегендә актив катнаштыру.

· Әти-әниләрнең гаиләдә китап укуның мөһимлеген аңлау.

 

 «Габдулла Тукай иҗаты буйлап» проектының мөһимлеге:бу проект барышында

балалар бакчасының, тәрбиячеләрнең ата-аналар белән тыгыз элемтәдә эшләве нәтиҗәсендә

балаларда Тукай иҗатына кызыксынучанлык арта.

 

Проектны үзләштерүнең этаплары

Этаплар

Эчтәлеге

Вакыты

Җаваплылар

I этап – әзерлек чоры

Катнашучылар белән проектның максатын һәм бурычларын киңәшү

 

Проектны үзләштерү өчен кулай моһит тудыру

 

 

Белем бирү эшчәнлегенең юлларын билгеләү

 

Ата-аналар, китапһанәче белән эшләү чараларын билгеләү

1-нче атна

 

 

1-нче атна

 

 

1-нче атна

 

 

1-нче атна

Татар теле тәрбиячеләре

 

 

Тәрбиячеләр, Татар теле тәрбиячеләре

 

Тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячеләре

 

Тәрбиячеләр

II этап – төп практик өлеше

Тәрбия һәм белем бирү эшчәнлегенә Габдулла Тукай иҗаты белән таныштыру өчен кулай алымнар кертү

 

Төркемнең үстерешле моһитын киңәйтү (Габдулла Тукай китапларын туплау, әкиятләренә иллюстрацияләр ясау)

 

Балалар белән Тукайның тормышы һәм иҗаты белән танышу өчен эшчәнлек үткәрү

 

Ата-аналар белән әңгәмә (өйдә Тукай иҗаты белән ничек танышырга мөмкин)

 

Балалар бакчасында, төркемдә, гаиләдә Тукай иҗаты белән танышу өчен уңай моһит тудыру

 

Бу темага материал җыю

 

Проектның барышын күзаллау

Проектны үзләштерү вакытында

 

 

Проектны үзләштерү вакытында

 

Проектны үзләштерү вакытында

Проектны үзләштерү вакытында

Проектны үзләштерү вакытында

 

Проектны үзләштерү вакытында

Проектны үзләштерү вакытында

Тәрбиячеләр, китапһанәче

 

 

Тәрбиячеләр

 

Тәрбиячеләр, татар теле тәрбиячеләре

 

Тәрбиячеләр, әти-әниләр

 

Тәрбиячеләр

 

 

Тәрбиячеләр, китапһанәче

Татар теле тәрбиячеләре

III этап – йомгаклау

Проектның нәтиҗәләрен чыгару

4-нче атна

Татар теле тәрбиячеләре



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 4; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 3.143.239.44 (0.009 с.)