Содержание книги

  1. Парк. Рая белђн Риза култыклашып керђлђр дђ эскђмиягђ


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Парк. Рая белђн Риза култыклашып керђлђр дђ эскђмиягђ



 

                                                                   Эсфир Яһудин

 

 

А Л Д А Ш

                 ( Музыкаль комедия, ике пђрдђдђ.)

 

                     Катнашалар:

 

                                   Шаман

 

                                   Рая

 

                                   Риза

 

                                   Лиза

 

                          Беренче пђрдђ.

                                      1.

Парк эскђмиясендђ Риза белђн Лиза утыралар. Алар кемнђрнедер књзђтђлђр.

ЛИЗА. Кара, теге кечкенђ кыз да шунда менеп бара!

РИЗА. Егылып тљшђ бит бу.

ЛИЗА.Ђллђ барып тотыйммы?

РИЗА. Ата—аналары карасын! Баласын шунда ќибђргђн ана юньле буламы? Бала егылырдай баскыч эшлђгђн кеше юньлеме?

Кем ясаткан шул шайтан оясын?.. Иплерђк булса бер хђл иде ђле, денсант солдатлары егылып тљшђрлек бит... Књпме халык! Књпме депутат, берсендђ баш юк.

ЛИЗА. Синдђ генђ баш!

РИЗА. Мондыйны африкада да књргђн юк минем.

ЛИЗА. Тљште, егылмады.

РИЗА (кычкырып кљлђ). Ђнђ тегендђ кара ђле, ха—ха—ха!..

ЛИЗА. Анда ни бар?

РИЗА. Ђнђ, берсе анадан тума чишенеп ташлаган.

ЛИЗА.Љч—дњрт яшьлек сабый кљлкеме?

РИЗА. Кара, этешђ—тљртешђ бер баскычтан љчђњ менеп баралар!

ЛИЗА. Сабыйлар шулай инде ул.

РИЗА. Сабый да сабый. Мин бђлђкђй чагында бер дђ алай йљрмђдем. Књлмђк—ыштан салып ташлау юк иде ул вакытта. Кайбер гаилђлђрдђ алмашлап кия торганнар иде. Бер кљнне абыйсы, икенче кљнне энесе.

ЛИЗА. Хђзер замана башка.

РИЗА. Замана башка булса да, књпме ђдђм баласы килђ дљньяга иза чигђргђ. Ђле дђ бар андыйлар: бер књлмђк, бер ыштан... Ђ безнећ?  Кеше ђнђ сљяк салып шурпа пешерђ, ђ синећ љстђлећдђ кыш кљне дђ виноград љзелми. Алтын балдакларыћны да кљнаралаш алыштырып киясећ.

ЛИЗА (пауза, сагышка бирелеп.) Њзебез њлгђч байлыклар кемгђ кала? Шул турыда уйлаганыћ бармы? Бер кешебез дђ юк бит, ичмасам...

РИЗА (пауза). Шулай икђн бит...

ЛИЗА. Ике гомердђ дђ туздырып бетерђ торган тњгел. Њзебездђн соћ дђњлђт файдасына кала бит алар.

РИЗА. Гомер буе бил бљгеп ќыйган малым да аћа калсынмы? Минем дђњлђттђн бурычка алып торганым юк ђле.

ЛИЗА. Балабыз юк бит... Њлгђч, алтын тешлђребезне дђ каерып алачаклар.

РИЗА. Минем тешнеме? Алдыртырмын!..

ЛИЗА. Каерган чагында сикереп торырсыћмы ђллђ? Балалар йортыннан булса да бер сабый алыйк дидем мин сића.

РИЗА. Кеше баласы њзећнеке тњгел инде ул.

ЛИЗА . Куз алдында њскђч, њзећнеке шикелле булыр иде ђле.

РИЗА. Булды ди...

ЛИЗА. Синдђ бала кайгысы булмады шул... Африкада гына ике ел кызынып кайттыћ.

РИЗА. Акча кљрђп кайттым ич мин!

ЛИЗА. Бардыр ђле синећ анда...

РИЗА. Нђрсђ, кайда?

ЛИЗА. Негр хатыныннан берђр ала—кола нђмђрсђ.

РИЗА. Негр булса, књптђн чабып килеп ќитђр иде. Эшлђргђ яратмый ич алар. Ашап—эчеп књћел ачарга гына маџирлар. Коммунизм вакытында бљтен союз белђн тамакларын туйдырдык бит. Юкса,њзебездђ юк ачлар...

ЛИЗА. Бала турында сљйлим мин. Гел синећ артыћнан йљрмђдем.

Алып кайткан малыћны саклап яттым, ђйберлђр сатып байлык арттырдым.

РИЗА. Ник яттыћ, Лизочка? Бђйлђп куймадым бит мин сине. Шундый тормыштан њзећ дђ риза идећ.

ЛИЗА. Олыгая башлагач искђ тљшђ икђн шул.

РИЗА. Хђзер ни эшлђргђ боерыр идећ?

ЛИЗА. Мића кырык сигез генђ ђле.

РИЗА. Шуннан, тагын ни ђйтерсећ?

ЛИЗА. Мића бала яса!

РИЗА (паузадан соћ). Тагын ничеклђр кыланып ясарга тиеш соћ мин аны? Икебез дђ врачка књрендек, беребездђ дђ гаеп юк.

ЛИЗА. Белђсећме нишлибез?

РИЗА. Кайтабыз да йоклыйбыз. Тагын ни эшлђр идећ?

ЛИЗА. Ничђ еллар йоклап булдыра алмадыћ.

РИЗА. Алай булгач, књршене чакырыйм мыни?

ЛИЗА. Гел юньсезгђ борма. Њзебездђ гаеп юк икђн, экстрасенска барабыз!

РИЗА. Сынап кара, кирђксђ кљтње белђн чакырта алам.

ЛИЗА. Тагын берђњ килеп чыккан ди ђнђ. Ђллђ нинди чирлђрне бетерђ икђн.

 РИЗА. Фарис Галлђм яћа китте, чирле кешелђр бетмђгђн мени ђле?

ЛИЗА. Алар йљреп кенђ торалар. Бђлки берђрсенећ ярдђме тияр?

Без акчага интегеп утыра торган тњгел бит ђле.

РИЗА. Ярый, барып карарбыз.

ЛИЗА (музыка). Ђти белђн ђни канат биргђн,

                              Очып чыгып киттем оядан.

                             Тормышым зарын да алып килгђн,

                              Књћелемне сагыш буяган.

 

                              Ана булу олы бђхет икђн,

                              Ђ мин йљрим ялгыз каз сыман.

                              Язмыш мића бђхет бирер микђн,

                              Сљю алып килгђн яз сыман?

 

                              Књћелемнећ яшерен сандыгына,

                              Хислђремне биклим оялып.

                              Гомерлђр дђ бик аз калды менђ,

                              Картаермын микђн куанып?

 

РИЗА.                   Син артык кљялђнмђ,

                              Байбичђ була торып.

                              Сагышка иялђнмђ,

                              Язмышны булмый борып.

 

                              Дљнья рђхђт, дљнья кић,

                             Књгећдђ юк болыт та.

                             Шђп яшибез син дђ мин,

                             Рђхђт чигеп, муллыкта.

                                                 

                                               2.

Экстрасенс бњлмђсе. Шаман љстђл артында њзе генђ. Янында телефон. Ул уйга батып утыра. Рая керђ.

РАЯ. Нигђ уйга баттыћ?

ШАМАН. Шулай књпме утырырга туры килер микђн, дим.

РАЯ. Озак утырырга туры килер ђле.

ШАМАН. Нигђ?

РАЯ. Танылган экстрасенсныћ яћа гына киткђнен белђсећ.

ШАМАН. Аны белњдђн мића ни ќићеллек?

РАЯ. Син дђ тапкансыћ эш...

ШАМАН. Эше яхшы аныћ бер ќайланып китсђ. Бљтен халык терелеп бетмђгђндер бит инде? Массажга булса да язылырга тиешлђр.

РАЯ. Бер генђ кљн бит ђле, анысына язылырлар. Бар, директордан акча сорап тор, чђй эчђргђ берђр нђрсђ алып керђм.

ШАМАН. Њзећ акча вђгьдђ итеп, соранып йљрсђћ шђп була инде ул.

РАЯ. Ач утырып булмый бит инде. Сића ияргђн мин ахмак...

ШАМАН. Акча кирђк дидећ бит, ялгызым йљрергђ куркам дидећ. Књћелећне тљшермђ, ќае чыга аныћ. Ђле минем бервакытта да хђер сорашып йљргђнем булмады. (Ишек шакыйлыр.) Бар ђле, кем анда?

 

  Рая чыга да, бераздан ђйлђнеп керђ.

 

РАЯ. Бер ир белђн хатын.

ШАМАН. Нђрсђ дилђр?

РАЯ. Экстрасенс кабул итђме, дилђр.

ШАМАН. Тђк, берђмлђп кенђ керсеннђр. Башта хатыны.

                          Рая чыга, Лиза керђ.

ЛИЗА. Мљмкинме?

ШАМАН. Узыгыз, утырыгыз. (Лиза тњргђ узып утыра.) Тыћлыйм сезне.

ЛИЗА. Сез экстрасенсмы?

ШАМАН. Ђйе, тик мин башкаларга караганда књп тапкыр кљчлерђк. Мин халыкны залга ќыеп, књзгђ каратып тотмыйм, ђ џђр кешене аерым кабул итђм.

ЛИЗА. Сез нинди чирлђрне бетерђсез инде?

ШАМАН. Анысын тђгаен ђйтње кыен. Мин бетерђ алмаган чир юк. Сњздђн ђйтик, бер шђџђрдђ менђ шулай бер ханым килеп керде. Сине бик мактыйлар, шуны белђсем килђ, ни љчен минем љйдђ ун ел буена тараканнар бетми, ђллђ миндђ берђр чир бар микђн ди.Бетерђбез дим. Књзлђренђ карап ике генђ минут сљйлђдем. Љећђ кайт та, бљтен почмакларга књз йљгертеп чык инде дим. Икенче кљнне бер кесђ акча тутырып йљгереп килгђн бу. Њзе елый, њзе кљлђ. Берсе дђ калмаган каџђр сукканнарныћ, ди. Менђ шундый кљч тђ бар миндђ. Шулай булгач, гозерегезне шиклђнми сљйли аласыз.

ЛИЗА. Мића хђзер кырык сигез яшь.

ШАМАН. Менђ мин дђ хата ќибђрђм кайвакыт.

ЛИЗА. Нигђ?

ШАМАН. Мин сезгђ егерме сигезне генђ биреп утыра идем ђле.

ЛИЗА. Анысы хата тњгел бит инде аныћ.

ШАМАН. Гаепкђ алмасагыз ярый инде.

ЛИЗА. Бернинди гаеп юк. Менђ шушы яшемђ ќитеп, балага узмадым.

ШАМАН. Анысы књренеп тора.

ЛИЗА. Врачларга да књренеп караган идем.

ШАМАН. Файдасы булмаган, анысын да белђм.

ЛИЗА. Сез бик тиз сизеп аласыз икђн.

ШАМАН. Эш шундый минем. Иптђшегезгђ ничђ яшь?

ЛИЗА. Аћа да илле генђ. Гомер буе чит иллђрдђ йљрде.

ШАМАН. Аћлавымча, сезгђ бала кирђк булып чыга?

ЛИЗА. Бик кирђк.

ШАМАН. Ясыйбыз!

ЛИЗА. Булдыра аласызмы?

ШАМАН. Булдырам!

ЛИЗА. Йљрђгемђ ќићел булып китте.

ШАМАН. Малай кирђкме, кызмы?

ЛИЗА. Кем булса да ярый, тик њземнеке булсын.

ШАМАН. Борчылмагыз, књп ясадым инде мин аларны.

ЛИЗА. Балаларыгыз књп мени?

ШАМАН. Њземнекелђр тњгел. Менђ, сезнећ кебек балага узмаганнарга. Жђл бит кеше. Биш хатын, балаларына минем исемне кушканнар.

ЛИЗА. Мин дђ сезнекен кушармын, малай булса.

ШАМАН. Менђ анысы кирђк тњгел. Артык књпкђ китђ. Минем исемем Шаман.

ЛИЗА. Исемегез бик хикмђтле икђн.

ШАМАН. Шаманныћ кем икђнен белђсезме?

ЛИЗА. Белмичђ инде...

ШАМАН. Нђселдђн килђ безнећ табиплык осталыгы.

ЛИЗА. Миндђ љмет бар, димђк?

ШАМАН. Баланы ясыйбыз! Мића аннан да ќићел эш юк.

ЛИЗА. Мин ни эшлђргђ тиеш инде?

ШАМАН. Аныћ љчен вакыт кирђк, билгеле. Сезнећ белђн дђ, иптђшегез белђн дђ сеанслар њткђрђбез.

ЛИЗА. Безнећ байлык ќитђрлек, бала гына...

ШАМАН. Байлык чепуха бит ул бала булмаса. Њзећнђн соћ торып кала.

ЛИЗА. Мин дђ шул турыда сљйлим. Кайчан башлыйбыз?

ШАМАН. Сез аны башланды дип исђплђгез. Кулыгызны бирегез ђле... Юк, ућын... (Аныћ кулын тота.) Џай кулыгызныћ йомшаклыгы! Каз мамыгы шикелле... Тђк... Ђџђ!...

ЛИЗА. Нђрсђ?

ШАМАН. Ќићел дисђм дђ, тырышырга кирђк икђн ђле.

ЛИЗА. Тырышыгыз инде, зинџар љчен.

ШАМАН. Тырышырбыз. Ђ балагыз булачак.

ЛИЗА. Рђхмђт тљшкере! Мин сезгђ аванс калдыра аламмы?

ШАМАН. Анысы ярый, ђнђ шунда, тђрђзђ тљбенђ куегыз...

ЛИЗА (сумкасыннан акча ала, тђрђзђ тљбенђ куя). Мића кайчан килергђ?

ШАМАН. Иртђгђ, шушы вакытта. Тик минем дђвалауныћ шундый сере бар. Сез миннђн ишеткђн бер сњзне дђ кешегђ сљйлђргђ тиеш тњгел.

ЛИЗА. Иремђ дђ ярамыймы?

ШАМАН. Аћа да ярамый. Гомумђн, бер кылган эшне дђ. Хђтта аванс калдыруны да. Уегызда бала гына булырга тиеш. Аракы эчмђскђ, тђмђке тартмаска. Паспортыгыз бармы?

ЛИЗА. Алмаган идем шул.

ШАМАН. Иртђгђ алып килерсез. Њзем дђвалаган кешелђрне документаль рђвештђ теркђп бару љчен генђ кирђк ул.

ЛИЗА. Хђзер ирем керсенме?

ШАМАН. Минем ассистент керсен, ул ирегезне њзе чакырыр.

                     Лиза чыга, Рая керђ.

(Акчаны барып ала, саный.) Кеше ышанмаслык хђл...

РАЯ. Књпме?

ШАМАН(тавышын тњбђнђйтеп). Бер мећ калдырган. Хђзер син чык, мин ире белђн сљйлђшкђндђ хатыныннан барын да сораштыр, тљшендећме?

РАЯ. Тљшендем.

 

                    Рая чыга, Риза керђ.

РИЗА. Исђнмесез!..

ШАМАН. Хђерле кљн! Узыгыз, утырыгыз.

РИЗА (тњргђ уза, утыра). Мин хатын телђге буенча гына килдем.

ШАМАН. Бик дљрес иткђнсез.

РИЗА. Мин чит иллђрдђ књп йљргђн кеше.

ШАМАН. Мића да йљрергђ туры килде анда.

РИЗА. Андый дђвалауларга ышанып бетмим, туры ђйткђнгђ ачуланмагыз.

ШАМАН (нидер язган булып утыра). Менђ хђзер сез нишлисез?

РИЗА. Тагын чит илдђн кайттым, ял итђм.

ШАМАН. Юк, менђ шушы минутта дим?

РИЗА. Тик кенђ утырып торам.

ШАМАН. Сез утырып тормыйсыз.

РИЗА. Ничек инде? Менђ урындык, менђ мин!

ШАМАН. Ќир шары њз књчђрендђ ђйлђнђме?

РИЗА. Ђйлђнђ дилђр.

ШАМАН.Шул ук вакытта ул, секундына утыз километр тизлек белђн ќиџан кићлегендђ кояш тирђли оча. Шулай булгач, сез бер њк вакытта ђйлђнђсез дђ, очасыз да. Ќиџанда ђйлђнеп очкан кеше тик кенђ утырып тора аламы?

РИЗА. Акыллы фикер бу.

ШАМАН. Бу фикер тњгел, ђ факт! Ђ хђзер сезнећ мђсђлђгђ књчик.

РИЗА. Сезгђ ничђ яшь?

ШАМАН. Мића? Кырык сигез, нигђ?

РИЗА. Мића илле. Ике елга тђќрибђ књбрђк. Сезне дђ тђќрибђсез дип ђйтђ алмыйм.

ШАМАН. Кызык, минем тђќрибђне каян чамалап алдыгыз инде?

РИЗА. Хатыныгыз бик яшь књренђ.

ШАМАН. Бу кызны ђйтђсезме? Ул минем хатын тњгел.

РИЗА. Бик чибђр.

ШАМАН. Књзећ тљшмђгђндер бит?

РИЗА. Ничђ яшь аћа?

ШАМАН. Егерме биш.

РИЗА. Мића карар иде микђн?

ШАМАН. Ник карамасын?

РИЗА. Ђгђр кљчле экстрасенс булсагыз, каратыгыз мића аны.

ШАМАН. Ул минем кулдан килђ торган эш. Ђ хатыныгыз ни ђйтер? Минем вазифа гаилђ таркату тњгел бит.

РИЗА. Ђгђр мин барын да хатынга ђйтеп яшђгђн булсам...

ШАМАН. Аћлашылды... Ђ бала кирђк тњгел мени?

РИЗА. Ике арада гына калса ђйтђм.

ШАМАН. Икебез сљйлђшкђн сњз, ни турында гына булса да, читкђ чыкмаска тиеш.

РИЗА. Мића врач ђйткђн иде инде.

ШАМАН. Нђрсђ дип ђйтте?

РИЗА. Миннђн бала булмасын. Хатын ул турыда белми, шулай булгач...

ШАМАН (бњлдереп). Туктагыз ђле... Сез минем экстрасенс икђнне онытып утырасыз булса кирђк. Ђгђр барып чыкса?

РИЗА. Барып чыкса, тагы да яхшырак.

ШАМАН. Бу кыз белђн чынлап танышасыгыз килђме?

РИЗА. Сезнећ ярдђм белђнме?

ШАМАН. Ђйе.

РИЗА. Зыянга булмас иде...

ШАМАН. Беренчедђн, массажга языл!

РИЗА. Чынлап та!

ШАМАН. Ђгђр аћа ошарга телђсђгез, калганын њзем карармын. Минем эш шундый, кешенећ бар телђген дђ њтим.

РИЗА. Килештек, алай булгач, аванс калдырыйммы?

ШАМАН. Анысы сезнећ эш...

РИЗА (акча саный). Менђ...

ШАМАН. Ђнђ шунда куегыз...

РИЗА. Хђзер китсђм дђ ярыймы?

ШАМАН. Иртђгђ паспортыгызны алып килегез. Хатыныгыз сђгать тугызга килђ, ђ сез унда. Хђзер чыгу белђн Раяга ђйтерсез, иртђгђ массажга язсын.

РИЗА. Ярый, пока!

ШАМАН. Хђерле сђгатьтђ!

          Риза чыга, Шаман акчаны ала, саный. Рая керђ.

РАЯ. Мин аны массажга яздым.

ШАМАН. Яхшы булган.

РАЯ. Акча калдырдымы?

ШАМАН. Ђйе, бер мећ.

РАЯ. Чђй эчђргђ акча юкта ике мећ! Аћлашылымый ђле бу мића.

ШАМАН. Нђрсђсе аћлашылмый?

РАЯ. Акылдан язган кешелђр тњгелдер бит болар?

ШАМАН. Бала кирђк дилђр бит. Хђер, ире балага ашкынып тормый. Аныћ уй башка...

РАЯ. Массаж кирђк ди бит.

ШАМАН. Анысы бер сђбђп кенђ. Сљйлђштем мин аныћ белђн. Ул синећ белђн танышырга тели.

РАЯ. Хатыны љстеннђнме?

ШАМАН. Шулай булып чыга инде.

РАЯ. Бу ирлђр барысы да бер калыптан чыккан икђн.

ЩАМАН. Соћ, аныћ хатыннары да шул ук калыптан чыккан инде.

РАЯ. Син аћа нђрсђ дидећ?

ШАМАН. Ярдђм итђрмен дидем.

РАЯ. Без монда акча эшлђргђ килдекме, ђллђ шухыр—мухыр уйнаргамы?

ШАМАН. Акчаны ничек эшшлђсђћ дђ ярый, аныћ кесђгђ керње факт булсын.

РАЯ. Шулаймы? Син мине таныштыру љчен алдыћмы ул ирдђн акча? Анысы минеке димђк, китер!

ШАМАН. Таныштыру—попутно гына. Ђлегђ мин аларга бала ясыйм!

РАЯ (ирония белђн). Алай икђн! Тулгак тота башламады микђн хатынын?

ШАМАН. Син бик кљлмђ, яме?

РАЯ. Тавыклар кљлђрлек бит! Сњз сљйлђп бала таптыра, имеш. Белмилнр юкса, аныћ ничек дљньяга килгђнен.

 ШАМАН. Дљрес сљйлисећ. Бу ирдђ икђн шул гаеп. Хатынына гына ђйтмђгђн.

РАЯ. Њз љстећђ алгач, њзећђ тырышырга кала инде.

ШАМАН. Шулайга калыр микђн?

РАЯ. Ул экстрасенсларныћ бер—бер артлы йљрњлђренђ ирле хатыннар гына тњгел, мђктђп балалары да таба башлар иде инде.

ШАМАН. Алары да бђбилђп торалар сирђк—мирђк булса да.

РАЯ (уйланып). Син дђ њзећне экстрасенс дип йљрисећ...

ШАМАН. Укып чыкканга кђгазь бар минем.

РАЯ. Бала ясарга кђгазь кирђкми, башыћа салып куй шуны.

ШАМАН. Салып куйдым бит инде, нђрсђ дип ќан њртисећ? Хатыны нилђр сљли?

РАЯ. Бик байлар икђн.

ШАМАН. Анысы књренеп тора.

РАЯ. Њзлђреннђн соћ байлыкларын калдырырга кешелђре юк. Ђнђ шуннан ислђренђ тљшкђн бала кирђге. Ире гомер буена чит иллђрдђ йљргђн, мал артыннан куган.

ШАМАН. Бала артыннан куарга соћгарак калган шул.

РАЯ. Син мића башта ук бер мећ бирђ аласыћмы?

ШАМАН. Бераз ит кунганчы бергђ тотарбыз. Нигђ ул сића?

РАЯ. Мин сине кич кунакка чакырырмын...

ШАМАН. Гостиницада яшђп, кая чакырмакчы буласыћ?

РАЯ. Њземнећ бњлмђгђ. Ђле без яхшылап танышып та бетмђдек...

ШАМАН. Якынрак танышасыћ килђме?

РАЯ. Синећ юкмы?

ШАМАН. Тел тљбећнећ кай якка љстерђгђнен чамалыйм, тик мића андый план бер дђ ошамый.

РАЯ. Нигђ?

ШАМАН. Мин ике хатыннан талатып, ике ел тљрмђ академиясе бетергђн кеше. Хђзер инде, андый кармакка каба торган ќњлђр балык тњгел.

РАЯ. Мин сине таларга ќыенмыйм.

ШАМАН. Ни кылмакчы буласыћ ул акча белђн?

РАЯ. Аборт ясатмакчы булам. Анонимно ясар љчен... Ђллђ, экстрасенс буларак, сњз сљйлђп кенђ юкка чыгарасыћмы?

ШАМАН. Ашыкмый тор ул мђсђлђдђ, уйларбыз... Беренче тапкырмы?

РАЯ. Ђйе..

ШАМАН (ђрле—бирле йљренђ). Рая, ђ нигђ юкка чыгарырга ђле аны?

РАЯ. Атасыз бала табып ятыйммы?

ШАМАН. Ђгђр болар белђн минем эшлђр барып чыкмаса... Сића барыбер бала кирђкми, бњлђк итђрсећ.

РАЯ. Алар шућа риза булырлар дисећме?

ШАМАН. Кая барсыннар?

РАЯ. Алар њз балаларын булдыру турында хыялланып йљрилђр. Тагын шунысы да бар...

ШАМАН. Йђ, нђрсђ бар тагын?

РАЯ. Њз кулыма алып, књкрђк сљте имезгђч кешегђ калдырасы килмђс ул...

ШАМАН. Абортка барсаћ да ярыймы?

РАЯ. Ярый, ќан кермђгђн бит аћа.

ШАМАН. Тђк... Ярар... Уйлашырбыз. Без хђзер икебез бер сњздђ булырга тиеш. Боларныћ нык бай кешелђр икђненђ тљшендећме?

РАЯ. Тљшендем инде.

ШАМАН. Шуныћ љстенђ—шыр ахмаклар. Бу кљнгђ кадђр байлыкларын ничек саклап торганнардыр, башыма сыймый.

( Музыка. Биеп ќырлый.)

                             Без алай да итђрбез лђ,

                             Без болай да итђрбез.

                             Моннан баеп китмђсђк тђ,

                             Ќырлап—биеп китђрбез.

 

РАЯ.                  Књзлђремнећ нуры сњнгђн,

                              Сизђсећме, карале.

                              Нинди ярдђм сорыйм, кемнђн,

                              Йљрђккђем яралы.

 

ШАМАН.          Минем янда булган чакта,

                              Кайгырып йљрмђ џаман.

                              Нинди хђллђрдђ булсак та,

                              Ќаен табар ул Шаман!

 

РАЯ.                  Яшьлегемдђ, юл башында,

                              Књћелкђем каралы.

                              Бљтен љмет юлдашымда,

                              Йљрђккђем яралы.

ИКЕСЕ БЕРГЂ.  Без алай да итђрбез лђ,

                             Без болай да итђрбез.

                             Моннан баеп китмђсђк тђ,

                             Ќырлап биеп китђрбез.

 

                                        3.

 

      Икенче кљнне иртђ белђн. Шул ук кабинет. Шаман белђн

     Рая керђлђр.

 

ШАМАН (сђгатенђ карап). Тугыз тулырга егерме минут. Болар нђкь вакытында килерлђр тљсле.

РАЯ. Соћга калып килсђлђр дђ зыян юк. Коридорда чират торасы тњгел.

ШАМАН. Чират булса шђбрђк булыр иде дђ бит...

РАЯ. Массажга булмый калмас ул, син генђ...

ШАМАН. Мића ни булган?

РАЯ. Ничек булса да, бала ясарга тырыш.

ШАМАН. Анысына кайгырма, ясамаган кеше тњгел.

РАЯ. Њз балаларыћ ничђњ иде?

ШАМАН. Берђњ.

РАЯ. Алимент тњлисећме?

ШАМАН. Тњлђмим. Шуныћ бђрђбђренђ квартирны бњлеп бирдем.

РАЯ. Талап качтылар дисећ бит њзећ.

ШАМАН. Шул талау тњгелме? Икенчесе менђ!.. Ай шома хатыннар бар дљньяда! Ике ел шабашкада эшлђп, газап чигеп, квартирны гљл итеп куйдым. Мин тагын киткђч, ђйберлђрне алып, квартирны сатып кияњгђ чыгып куйган.

РАЯ. Синећ љстђнме? Монысы бљтенлђй аћлашылмый.

ШАМАН. Загста тњгел идек. Ќитмђсђ, мине ныграк яратсын дип, ордерны аћыћ исеменђ књчерткђн идем. Вђт књрсђтте ул мића ничек яратырга кирђген!

РАЯ. Академияне ни љчен бетердећ инде, Шаман?

ШАМАН. Ђнђ шуны эзлђп таптым да, аягын сугып сындырдым. Ике ел! Ђ аћа берни дђ булмады. Шул дљреслекме? Белгђн кешелђр бертавыштан:«Яхшы иткђнсећ» дип торалар. Бер кат књлмђк—ыштан белђн тљрмђгђ киттем, шулай ук кайттым да. Бљтен булган акчага укып чыктым.

РАЯ. Дљресен генђ ђйт ђле, дђвалавыћныћ файдасы тигђне бармы?

ШАМАН. Бар, Раечка, тик кешесенђ карап.

РАЯ. Дљньяныћ ачысын—тљчесен татыгансыћ икђн, бераз гына булса да минем язмышка ошаган.

ШАМАН. Ђйе. Охшашлык бар шикелле.

РАЯ. Икђњ бергђ озак еллар, яхшы кљннђрнећ кадерен белеп яшђрбез ђле.

ШАМАН. Кай якка тартмакчы буласыћ?

РАЯ. Ђллђ мин сића ошамыйммы?

ШАМАН. Ошыйсыћ, тик син мића нигђ кирђк озак елларга?

РАЯ. Ялгыз яшђмђссећ бит инде?

ШАМАН. Мића ике елдан илле тула. Ђ сића егерме биш кенђ ђле.

РАЯ. Булса соћ... Мића синећ ничђ яшьтђ булуыћ берни тњгел.

ШАМАН. Аћлыйм, тик сине яшђргђ љйрђтергђ кирђк ђле. Ђ минем аћа вакытым юк. Ђйдђ без эш турында гына сљйлђшик. Син массаж ясаганда бу ирнећ књћелен кытыкла. Берђр ќиргђ чакырса, каршы килмђ, ярыймы?

РАЯ. Ярый, синећчђ булыр.

ШАМАН. Без аларны, булдыра алган кадђр саварга тиеш!

 

                                  Ишек шакыйлар.

РАЯ. Килде ахыры...

ШАМАН. Бар, чыгып сљйлђш... Ул кергђндђ мин телефоннан сљйлђшеп утырган булырмын.

 

    Рая чыга.Шаман телефон трубкасын ала. Лиза керђ.

 

ЛИЗА. Исђнмесез!..

ШАМАН. Хђерле иртђ! Узыгыз, утырыгыз, мин хђзер... (Трубкага.) Ђйе, шуннан?.. Бљтен чирлђрегез беттеме?.. Сећлегез?..

Квартирына барып?.. Вакыт табып барырмын... Ул љйдђ буламы?..

Аягына бљтенлђй баса алмый?.. Бђлки бер сеанстан соћ да йљреп китђр, ђ бђлки аћа бер ай кирђк булыр... Борчылмагыз, мин аны аягына бастырам! Ярый, хушыгыз... (Трубканы куя.) Менђ шулай.

Кайвакыт авыруларныћ љйлђренђ чакыралар. Барам инде, нишлисећ, кешегђ игелек итђм дип гомер њтђ... Тђк, нинди тљш књрдегез бњген?

ЛИЗА . Кечкенђ бала књтђреп йљрим, имеш. Уянгач елап ќибђрђ яздым.

ШАМАН. Паспортыгызны алып килдегезме?

ЛИЗА. Ђйе, менђ... (Паспортын бирђ.)

ШАМАН. Књтђрерсез ул баланы, Лиза ханым, борчылмагыз. Сезнећ тљсегез дђ, фигурагыз да кызларныкы шикелле. Биллђџи дим, мин сезне бер кызга да алыштырмас идем.

ЛИЗА. Бала тапмаган хатыннар шулай була дилђр бит.

ШАМАН. Барысы да алай тњгел. Сеансларны ућышлы уздыру љчен мин сезнећ ирегез белђн булган мљнђсђбђтлђрне дђ ачыкларга тиеш.

ЛИЗА. Љйлђнешкђч биш ел гына бергђ яшђдек без.

ШАМАН. Хђзер аерым яшисез мени?

ЛИЗА. Аерым тњгел, ул чит иллђргђ китеп эшли башлады. Башта бер елга килешњ тљзеде.Кайтып бер ай торды да, тагын ике елга китте. Џаман шулай дђвам итђ. Ђ мин гел берњзем.

ШАМАН. Сабыр ќан икђн, тегелђй.

ЛИЗА. Нигђ?

ШАМАН.Аныћ урынында булсам, мин сезнећ кебек хатынны аерым гына кибеткђ дђ ќибђрмђс идем.

ЛИЗА. Бергђ култыклашып йљрњлђр тђмле тљш шикелле генђ инде ул.

ШАМАН. Мића да тђтемђде андый бђхет. Гомер буе кеше дђвалап йљрдем, шуннан гына књћел тынычлыгы таптым. Тђк... Тагын шул... Синнђн башка хатыны юк идеме?

ЛИЗА. Юк...

ШАМАН. Туры итеп утырыгыз ђле... ( Лизаны ђйлђнеп чыга.) Менђ шулай... Кулларыгызны тез љстенђ куегыз... Хђзер књзегезне йомыгыз... Булды... (Магнитофонны кабыза, музыка.) Мин њземнећ сеансны башлыйм, бер... Сеанс вакытында йокламаска боерам, ике... Ђлеге сихри музыка белђн мин космостан алган ак нурлар ярдђмендђ сезгђ тђьсир итђм, љч... (Кулларын Лизаныћ башына куя.) Мин њземдђге тылсым кљчен сезнећ баш миенђ юнђлтђм, дњрт... Сезнећ баш миендђ ђлегђ чаклы уянмаган резервларны хђрђкђткђ китереп ана булу тойгысы уятам, биш... Књћелегездђ шатлык хисе, тђнегез буйлап рђхђт ќылы тарала, алты...

ЛИЗА. Ай...

ШАМАН. Нђрсђ?

ЛИЗА. Шундый рђхђт...

ШАМАН. Ул шулай булырга тиеш тђ, ќиде... (Пауза.) Тђпи йљри башлаган кечкенђ бала књз алдыћа килђ, унќиде... (Пауза.) Кызурак киттем бугай... Яћадан, космостан алган нурларны књкрђклђрегезгђ ќибђрђм... (Аныћ књкрђклђрен сыйпый.) Менђ шушы кечкенђ, матур књкрђклђрегездђ, ана булгач, сљте тулып торсын, егерме бер... (Пауза, аныћ тђнен сыйпап аска тљшђ башлый.) Минем тылсым тђнећ буйлап џаман аска тљшђ... Менђ ул ќылылык билећђ дђ килеп ќитте, егерме љч... Хђзер мин тылсымлы нурларны аякларыћа ќибђрђм... (Ђкерен генђ аныћ аякларын сыйпый.) Егерме биш...

ЛИЗА. Их...

ШАМАН. Нђрсђ, Лиза ханым?

ЛИЗА. Минем ирем дђ шулай сыйпый белсен иде ул.

ШАМАН.Бар кешегђ дђ ќибђрми шул андый талантны космос. Менђ икенче аягыгызга да килеп ќитте нурларныћ кайнар тђьсире. Бљтен тђнегездђ ќылы нур уйный башлады, йљзегез алсуланды, књћелегездђге юшкынны бетереп дђрт уяна башлады... Утыз! (Магнитофонны сњндерђ.) Књзлђрегезне ачыгыз!

ЛИЗА. Урыннан кузгаласы килми хђтта.

ШАМАН. Сезгђ яхшы тђьсир итђ димђк, ућышлы булырга тиеш.

ЛИЗА. Ярдђме тисђ, ќанымны да жђллђмђс идем.

ШАМАН. Мин дђвалаучы, шулай булгач, минем бер сњздђн дђ оялмагыз. Мине шунысы борчый... Ирегез еллар буена чит иллђрдђ йљргђндђ берђр кеше белђн элемтђдђ булдыгызмы?

ЛИЗА. Уема да кереп чыкмады.

ШАМАН. Мине тагын шунысы борчый... Шушы яшькђ кадђр балагыз булмагач, књкрђклђрегез бик катмады микђн, дим?

ЛИЗА. Кыз чагындагы шикелле инде.

ШАМАН. Шућа књрђ, аерым массаж белђн сеанс њткђргђндђ яхшырак булыр иде...

ЛИЗА. Шушы кызга язылыргамы?

ШАМАН. Эш шунда, массажны мин њзем ясарга тиеш, шђрђ тђнгђ...

ЛИЗА. Кайда, ничек кирђк булса шулай ясагыз, мића бала гына булсын.

ШАМАН. Ясармын, анысы... Минем массажныћ сихђте књп. Тик менђ иптђшегез...

ЛИЗА. Аћа ни булган?

ШАМАН. Тљрле кешелђр була. Минем хатынныћ шђрђ тђнен капшагансыћ дип, кљнлђшеп йљрмђс микђн?

ЛИЗА. Мин аћа сљйлђп тораммы инде?

ШАМАН. Ул чагында бик яхшы! Мин гостиницада аерым бњлмђ тотам.

ЛИЗА. Квартирама килерсез.

ШАМАН. Књршелђрегез ни ђйтер?

ЛИЗА. Ике квартир безнећ. Љч бњлмђлесендђ яшибез, икелесе—биктђ. Ђ ирем ял саен дуслары белђн балыкка китђ.

ШАМАН. Ул чагында, сенсларны ашыкмый, иркенлђп ясап була икђн.

ЛИЗА. Ашыкмагыз инде, зинџар.

ШАМАН. Сезгђ вакытны књбрђк калдырыр љчен, башкаларнгы азрак язарга кирђк булыр.

ЛИЗА. Бљтенлђй язмасагыз да була. Алар мин тњлђгђн кадђр акча чыгарып салмаслар. Ђ мин сезне манты пешереп сыйлармын. Сез манты яратасызмы?

ШАМАН. Ах гомер, гомер...

ЛИЗА. Нђрсђ?

ШАМАН. Газиз ђнкђемне искђ тљшердегез... Ић яраткан ашым бит ул манты. Аннан кала пылау, љчпочмак, шашлык, мастаба...

ЛИЗА. Шашлыктан кала барысын да ђзерли белђм. Мин аларны сезгђ ешрак ашатырга тырышырмын.

ШАМАН. Ќир шарында ике оста булса, берсе—мин. Массажлы сеансларны шундый итеп ясармын!.. Эреп кенђ китђсећ!..

ЛИЗА. Минем тњземлек бетђ башлады инде...

ШАМАН. Тњзђргђ кирђк. Књзлђрегез шундый моћлы, кызыгыз да шулай чибђр булсын иде.

ЛИЗА. Шундый матур итеп сљйлисез, ходай њзе ќитђклђп йљргђн кеше булса да шулай булмас.

ШАМАН. Оста мин, оста!.. Књктђн ићгђн бђрђкђт. Шунысы менђ...

ЛИЗА. Кыенсынмый сљйлђгез.

ШАМАН. Ирегез чит иллђрдђ књп булган икђн шул...

ЛИЗА. Аныћ зыяны бармы?

ШАМАН. Берђр хатыннан чир элђктереп, дђваланып ятмады микђн, дим.

ЛИЗА. Чынлап та! Минем башка да килмђгђн. Сез аны белђ аласызмы?

ШАМАН. Белђ алам, тик мин аны барыбер сезгђ ђйтмим.

ЛИЗА. Ни љчен?

ШАМАН. Андый хђл булган очракта, ирегезгђ хыянђт итђрсез дип куркам.

ЛИЗА. Хыянђт итеп кенђ калмыйм, аерылышам хђтта!

ШАМАН. Менђ бит эш кая таба барырга тора. Минем уем гаилђ бозу тњгел бит. Сез ђллђ нинди юньсез ир табарсыз...

ЛИЗА. Беркемне дђ эзлђп йљрмђм, сезне иркђлђрмен.

ШАМАН. Ни сљйлисез, тузга язмаганны!

ЛИЗА. Мин сезгђ ошамыйммы?

ШАМАН. Бик ошыйсыз, тик мин бит, ни... Кхм... Ни...

ЛИЗА. Ни соћ?

ШАМАН. Дђвалау љчен кирђк булмаганда, андый уй белђн хатын—кызныћ кулын да тотып караганым юк...

ЛИЗА. Ничек инде... Кырык сигез яшьтђме?

ШАМАН. Ђйе, менђ шундый хђллђр...

ЛИЗА. Ђллђ сез...

ШАМАН. Нђрсђ ђйтмђкче буласыз, ник тукталдыгыз?

ЛИЗА. Ђллђ сез саф ќегет кешеме?

ШАМАН (паузадан соћ). Саф ќегет.

ЛИЗА (паузадан соћ). Йђ илаџым, шул яшькђ ќитеп саф ќегет булып йљргђн кешене беренче тапкыр књрђм. Барына да њзем љйрђтермен.

ШАМАН. Гел кеше дђвалап йљреп вакыт каламы соћ љйлђнергђ? Бер кљнне арып туктыйсыћ, икенче кљнгђ энергия ќыярга кирђк.

ЛИЗА. Изге бђндђ икђнсез бит.

ШАМАН. Бљтен кеше шулай ди.

ЛИЗА. Бик дљрес ђйтђлђр.

ШАМАН. Кљтеп торсагыз, мин иптђшегезгђ сеанс њткђрђм дђ, ул массажга калгач бераз озатып куярмын. Тик ул белергђ тиеш тњгел

ЛИЗА. Кая ул аћа белгертњ, кљтђрмен.

ШАМАН. Рая керсен, ђйтегез анда.

                             Лиза чыга, Рая керђ.

РАЯ. Ире килде.

ШАМАН. Мин аћа сеанс њткђрђм дђ, син аћа массаж ясап каласыћ. Озаграк яса. Минем сњздђн чыкмасаћ гљл итђм мин сине.

РАЯ. Чакырыйммы?

ШАМАН. Чакыр.

 

           Рая чыга, Шаман телефон трубкасын ала. Риза керђ.

 

РИЗА. Исђнмесез!

ШАМАН. Хђерле кљн! Утырып торыгыз... (Трубкага.) Ђйе... Аягына да баса алмый?.. Бер ай диген, ђ? Яхшы, минем хђзер бер генђ сеанс, шуннан соћ барып килермен... Ђйтђ алмыйм... Бђлки бер сеанстан соћ ук аягына басар. Борчылмагыз, кеше итђм мин аны. Ярый, ярый, менђ хђзер сеансны бетерњ белђн китђм. (Трубканы куя.) Йљри алмаганнар љйлђренђ чакыралар. Барам инде, ни хђл итђсећ, аякка бастырырга кирђк кешене. Тђк, ярар... Ђйтегез ђле, бњген нинди тљш књрдегез?

РИЗА. Мин бљтенлђй диярлек тљш књрмим.

ШАМАН. Нишлђп?

РИЗА. Сирђк књрђм. Коньяк эчеп йоклыйм мин.

ШАМАН. Аныћ белђн бик шаярырга ярамый.

РИЗА. Ярамый дип инде... Бњтђн эш булмагач нишлисећ?.. Ђ сез...

ШАМАН. Мин нђрсђ?

РИЗА. Кичђ сљйлђшкђнне булаштырып карамадыгызмы?

ШАМАН. Њзенђ сиздерми генђ бер сеанс њткђргђн идем.

РИЗА. Ничек соћ?

ШАМАН. Анысын ђйтђ алмыйм. Ђгђр ул кинђт кенђ сезгђ ягымлы булса, ућышлы чыккан диярбез. Ђ хђзер сезнећ белђн сеанс башлыйбыз.

ШАМАН. Массаж булса, мића ул сеансныћ кирђге дђ юк инде.

ШАМАН. Алай итмик, хатыныгызга ни дип ќавап бирермен?

РИЗА. Ярый, аныћча булсын инде.

ШАМАН. Туры итеп утырыгыз... Менђ шулай... Кулларыгызны тез љстенђ куегыз да, књзлђрегезне йомыгыз. (Магнитофонны кабыза.) Мин њземнећ сеансны башлыйм, бер... (Кулларын аныћ башына куя.) Њземдђге космик энергияне сезнећ баш миенђ ќибђрђм, ике... Мин андагы резервларныћ куатен арттырам џђм уянырга мђќбњр итђм, љч ... Мин сезгђ Раяга тђьсир итђ торган тылсымлы нурлар да ќибђрђм...

РИЗА. Менђ монысы шђп!

ШАМАН. Бар да шђп булыр, тик мин биргђн сорауларга тљгђл ќавап бирегез......

РИЗА. Рђхђтлђнеп...

ШАМАН. Ђлеге серле музыка сезне еракларга алып китђ, ќиде...

Чит илдђ йљргђн вакытта башка хатыннар белђн элемтђгђ кергђнегез булдымы?

РИЗА. Булды.

ШАМАН. Ничђ тапкыр?

РИЗА. Барган саен.

ШАМАН. Яман чир элђкмђдеме берђрсеннђн?

РИЗА. Бер генђ тапкыр, тик бик тиз дђваладылар.

ШАМАН. Мин њземнећ тылсымлы энергия белђн, књзђнђклђрегездђ калган соћгы микробларны да юкка чыгарам, егерме бер... Бљтен тђнегез буйлап ќылы нур йљгерђ... Ул нур, њзегезгђ ошаган хатыннарга сихри дулкын булып бђрелсен...

РИЗА. Амин...

ШАМАН. Кђефегез књтђренке, йљрђгегез яшь егетлђрнеке шикелле, ашкынып тибђ, утыз... Мин сезнећ балагыз булуны телђп ић кљчле нурларны ќибђрђм... Музыка бетњгђ, књзлђрегезне ачарсыз.

 

                 Шаман магнитофонны сњндерђ.

 

РИЗА (аягына баса). Ќићелђеп киткђндђй булдлым.

ШАМАН. Бер ќићелђя башласаћ, мин дигђнчђ булачак.

РИЗА. Шулай булсын иде...

ШАМАН (ишеккђ карап кычкыра). Рая!..

 

                         Рая керђ.

 

РАЯ. Сеанс беттеме?

ШАМАН. Бетте. Мине бер квартирга чакырдылар. Хђзер шунда китђм... Шалтыратучы булса, бњген кабул итми, диярсећ.Књп кљч тњктем.

РАЯ. Арытамы?

ШАМАН. Бала ясау да, шар сугып кына йљрњ тњгел, тырышырга кирђк. Ярый, киттем мин, кешене кљттерергђ ярамый. (Чыгып китђ.)

РИЗА. Бик кљчлеме ђллђ ул?

РАЯ. Иртђн эшкђ киткђндђ карап тора мића, њзе бер сњз ђйтми. Бђйлђп куйган шикелле, мин урынымнан да кузгала алмыйм. Сихерлђгђннђр диярсећ... Башларым ђйлђнеп китте. Њзем дђ бер сњз ђйтђ алмыйм. (Аныћ янына бара.) Њзе мића шулай якын гына тора... Сезнећ тђнегез шундыймы?

РИЗА. Нигђ?

РАЯ. Ниндидер кайнарлык бђреп тора.

РИЗА. Чынмы? Мин њзем сизмим аны.

РАЯ. Мин сизђм. Кулыгызны карыйм ђле... (Аныћ кулын тота.) Искиткеч кайнар. (Кулын ќибђрђ.)

РИЗА. Џай кулларыгызныћ йомшаклыгы! Каяле... (Аныћ кулын тота.) Мондый куллар белђн массаж ясасаћ њлгђн кеше дђ сикереп торыр.

РАЯ. Йомшак мыни?

РИЗА. Каз бђпкђсенећ тђпие дђ болай булмас.

РАЯ. Сез бик ягымлы кеше икђн.

РИЗА Тумыштан шулай мин.

РАЯ. Хђзер мин сезгђ массаж ясап ќибђрђм. Кремны алыйм да... (Сумкасын актара.) Ђйтђм бит карашы сихерле дип!

РИЗА. Ни булды?

РАЯ.Иртђн шуныћ карашыннан ђллђ нишлђп, массаж ясый торган кремны гостиницада калдырганмын.

РИЗА. Борчылмагыз, мин беркая да ашыкмыйм, барып алып килербез.

РАЯ. Анда барып ќиткђч массажны анда гына да ясап була инде.

Массажга ќылы кирђк ул. Бу кабинет салкынчарак тњгелме?

РИЗА. Салкынчарак икђн шул.

РАЯ. Киттекме?

РИЗА. Ђйдђ!... ( Раяныћ кулыннан тотып ала. Музыка. Ќырлап биилђр.)          Кулларыћ бик йомшак икђн,

                         Каз мамыгы шикелле.

                         Мђхђббђт нурлары микђн,

                         Књз карашыћ сљйкемле.

 

РАЯ.             Књзлђремђ карасанђ,

                         Нурларына чумсанђ.

                         Књћелемдђ давыл уйный,

                         Мића юлдаш булсанђ.

 

РИЗА.           Кер књћелем бакчасына,

                         Назлы гљлем итђрмен.

                          Телђгећне њтђп шућа,

                         Бер бђхетле итђрмен.

 

РАЯ.             Нигђ ђле моћсуланып,

                         Кайгырып йљрим гелђн?

                         Яшик тормышта куанып,

                         Хыялый дљнья белђн.

 

ИКЕСЕ БЕРГЂ. Књзлђремђ карасанђ,

                        Нурларына чумсанђ.

                        Књћелемдђ давыл уйный,

                        Мића юлдаш булсанђ.

 

                                       4.

Парк. Шаман белђн Лиза эскђмия янында туктыйлар.

ЛИЗА. Утырып торыйк ђле... Кљн шундый ямьле...

ШАМАН. Искиткеч матур парк ясаганнар сезнећ шђџђрдђ.

ЛИЗА. Без Риза белђн шушында чыгып утырабыз да, ђнђ тегендђ балаларныћ уйнавын књзђтђбез. Њзебезнеке булмагач, кешелђрнекен књзђтергђ кала.

ШАМАН. Њзегезнеке белђн дђ куанырсыз, Лиза ханым. Моны мин сезгђ тђгаен ышанып ђйтђм.

ЛИЗА. Минем ирем турында ни ђйтер идегез.

ШАМАН. Гайбђт сљйлђњ була бит ул.

ЛИЗА. Борчылмагыз, ике арада гына калачак.

ШАМАН. Сез ялгыш ычкындырыпт куйсагыз?

ЛИЗА. Юк, юк, ант итђм!

ШАМАН. Булган икђн шул аныћ...

ЛИЗА. Чит илдђдер инде?

ШАМАН.Шунда инде...

ЛИЗА. Атна саен балыкка дип чаба, монда да юк микђн?

ШАМАН. Юктыр, булса ђйтер иде.

ЛИЗА. Сезнећ бу сенсларыгыз кљнгђ бер генђ тапкыр ярыймы?

ШАМАН. Ике дђ, љч тђ ярый.

ЛИЗА. Ачкыч њзем белђн, ђллђ китђбезме теге квартирга?

ШАМАН. Массажлы сеанс ясаргамы?

ЛИЗА. Ђйе, вакытыгыз булса гына инде...

ШАМАН. Вакыт бар, анысы...

ЛИЗА. Бњген ярыйдыр бит?

ШАМАН. Хђтта бик кирђк. Массажлы сеанс кљчле бит ул. Иренмичђ, озак итеп ясармын. Эреп китђсећ инде менђ...

ЛИЗА. Анда, каршыда гына ресторан. Шунда ашап—эчеп чыгарбыз да, тагын бер ясарбыз.

ШАМАН. Алай булгач. Вакыт ђрђм итеп утырмыйк, киттек!

ЛИЗА. Их, тђннђрем алдан ук сизенеп тора рђхђт буласын.

ШАМАН. Оќмахта кунып кайткан шикелле булырсыћ. (Музыка. Ќылап биилђр.)      Кљттереп килгђн яз кебек,

                                  Очрадыћ кинђт кенђ.

                                  Йљрђкне икегђ бњлеп,

                                  Књћелне билђп кенђ.

 

ЛИЗА.                    Серле синећ карашыћ да,

                                   Мђхђббђт тњгел микђн?

                                     Узган еллар арасында,

                                   Кайларда йљрдећ икђн?

 

ШАМАН.               Эреде каткан књћел дђ,

                                    Џай ќитсен иде чыдам.

                                    Кабындыћ књћел књгендђ,

                                    Бер якты йолдыз сыман.

 

ЛИЗА.                      Тормышым агышында син,

                                     Ђллђ бер ќилкђн микђн?

                                     Гомерем багышында син,

                                     Хыялмы, иркђм микђн?

ИКЕСЕ БЕРГЂ.        Караћгы књћелемдђ син,

                                       Ай булып янсаћ иде.

                                       Нурлары сњнмђсен љчен,

                                       Мђћгегђ калсаћ иде.

            Алар китђлђр. Риза белђн Рая керђлђр.                     

РИЗА. Мин бљтенлђй егетлђрчђ атлый башладым. Менђ минем яраткан урын. Бераз утырып торабызмы?

РАЯ. Утырыйк... (Утыралар.) Кљн саен ясый башлагач тђнећ нык ќићелђеп китђчђк. Массаждан да кљчле дђва юк бит ул. Мунча парыннан соћ ясаган массаж сљйлђп кенђ дђ бетерерлек тњгел.

РИЗА. Чынлапмы?

РАЯ. Ђйе, себерке пелђн тђнне йомщартканнан соћ.

РИЗА. Мин њзем чит иллђрдђ йљргђч дача салырга кызыкмадым, дуслар янына йљрим. Вђт анда мунча дисђћ дђ ярый! Коры пар. Аз гына яксаћ да ташы чыжлап тора. Файдасы зур булгач... Их, шунда алып барыр идем мин сине...

РАЯ. Мунчада массаж ясаргамы?

РИЗА. Ярамыймы?

РАЯ. Массаж ярый, тик хатыныћ аныћ турында уйламас, ник минем ирем белђн мунча кердећ дияр.

РИЗА. Џей, хатынга сљйлђп тораммы шуны? Њзе бервакытта да мића ияреп йљрми.

РАЯ. Ир кеше... куркыта да...

РИЗА. Курыкма, бала—чага яшендђ тњгел бит мин.

РАЯ. Сезгђ ничђ яшь хђзер?

РИЗА. Илле тула.

РАЯ. Ышанмыйм. (Кљзге чыгара.) Менђ кара кљзгегђ, утыздан артык биреп булмый.

РИЗА (кљзгегђ карап). Яшь књренђм икђн шул.

РАЯ. Њзегездђн кайнар дулкын бђреп тора.

РИЗА. Сез шуны яратмыйсыз ђллђ?

РАЯ. Киресенчђ, рђхђт ничектер, аћлатып булмый инде...

РИЗА. Алай булгач якынрак утыр... (Њзе аныћ янынарак шуыша.)

РАЯ. Сез анда, ни...

РИЗА. Ни?

РАЯ. Мине кочакламассызмы соћ? Ирлђргђ ышаныч аз бит ул.

РИЗА. Юк, юк, менђ болай, кулларыћны гына тотып карармын... (Аныћ кулларын тотып ала.) Аккош тђпие дђ болай ук булмас...

РАЯ. Массажныћ бљтен сере кулда бит инде.

РИЗА. Мин дђ массаж ясый белђм бит ђле.

РАЯ. Чынлапмы?

РИЗА. Ђйе, тегендђ, эштђн арып кайткач, дусларга гел мин ясый идем.

РАЯ. Алай булгач сез дђ мића ясарсыз!

РИЗА. Рђхђтлђнеп!

РАЯ. Њземђ—њзем ясый алмыйм бит инде мин аны.

РИЗА. Мин аны сића њзећ дђ књрмђгђнчђ ясармын. (Аныћ тђненђ кулын тигезеп ала.) Себерке белђн менђ моннан башлыйсыћ, билгђ таба ђкерен генђ парлап тљшђсећ. Канны да, тђнне дђ пешерми.

Мин њзем парга кергђндђ бер стакан коньяк эчђм.

РАЯ. Мића ярамыйдыр ул.

РИЗА. Ник ярамасын, канны уйнатып ќибђрђ ич ул.

РАЯ. Тик анда мин лифчикны салмыйм, оялам мин.

РИЗА. Ярый, ярый... Тђк, иртђгђ безнећ шимбђ кљн. Иртњк китђбезме? «Волга»га гына утыртып алып барам. «Жигули» да бар.

РАЯ. Ике машина мени?

РИЗА. Бар ди икешђр: квартир да, машина да, гараж да... Ќитђрлек инде! Вакытында яхшы умырып калдым мин. Мал ќыеп, гомер буе шуны саклап яттык. Хђзер туйдырды. Акчасы да, башкасы да. Тормышныћ яме байлыкта тњгел икђн... Килештек димђк, иртђгђ мин сине гостиницадан алып китђм.

РАЯ. Хатыныгыз да барса яхшы булыр иде.

РИЗА. Ни пычагыма ул анда? Књрђсем килми минем аны.

РАЯ. Нигђ алай?

РИЗА. Массаж ясый белми ич ул. Ђ мића массаждан кала берни дђ кирђк тњгел.

РАЯ. Килештек, иртђгђ!

РИЗА. Аллага тапшырдык... ( Музыка. Ќырлап биилђр.)

                              Серле дљньяга барасыћ,

                              Књћелемдђ каласыћ.

                              Мине тилертђ алырлык,

                              Кайда туган бала син?

 

РАЯ.                   Йљрђк ќылысын бирермен,

                              Яннарыћда йљрермен.

                              Тормышыћа моћнар љстђп,

                              Сайрап кына керермен.

 

РИЗА.                  Сайрар сандугачым микђн,

                               Яраткан гљлем микђн?

                                Сине књрдем дђ, кабындым,

                                Бђхетле кљнем микђн?

 

РАЯ.                      Мине њзећђ каратып,

                                 Сагышларны таратып,

                                 Шаяру гына тњгелме,

                                 Чакырдыћмы яратып?

 

ИКЕСЕ БЕРГЂ.      Бу язмышлар арасында,

                                 Ђллђ нилђр бар икђн.

                                 Карагыз да, књрегез дђ,

                                 Менђ без дђ пар икђн!

 

                                              5.

 

                     Рая белђн Шаман кабинетка керђлђр.

 

ШАМАН. Анда чакыруы бик яхшы. Мин болай ук тиз булыр дип љмет итмђгђн идем.

РАЯ. Аћлыйсыћ бит инде нигђ чакырганын?

ШАМАН. Аћлыйм, ник аћламаска?

РАЯ. Абортка акча бирер, ичмасам.

ШАМАН. Сантый булма, ни дигђн сњз ул тагын?

РАЯ. Нигђ?

ШАМАН. Беренчесен алдырып, соћыннан бљтенлђй таба алмаслык булуыћ ихтимал. Белђсећме шуны?

РАЯ. Белђм.

ШАМАН. Сића аны табарга кирђк.

РАЯ. Атасыз бала табып ђти—ђни янына ничек кайтыйм мин?

ШАМАН. Атасы сине иртђгђ дачага алып китђ.

РАЯ. Аћламадым...

ШАМАН. Шунда балага уздым диярсећ.

РАЯ. Оятсызланып шулай дияргђме?

ШАМАН. Ђ ул оятлы инде синећчђ? Гљл чђчкђсе кебек хатынын ташлап яшь кызны мунчага чакыра. Бљтен кешегђ дђ рђхђт булсын, син генђ котыћ очып абортка чабарга тиеш икђн!

РАЯ. Язмышыћ шулай булгач нишлђмђк кирђк?

ШАМАН. Минем план белђн генђ эш итђргђ кирђк.

РАЯ. Ярый, синећчђ дђ булды ди...

ШАМАН. Минемчђ генђ! Бђхетле булыйм дисђћ, каршы килеп маташма.

РАЯ. Бала ќиде айдан дљньяга килсђ ничек дип аћлатырга?

ШАМАН. Син аны гына белергђ тиеш бит инде, акыллым. Ќиде айдан туган баланыћ, тугыз айдагысыннан аермасы юк. Киресенчђ

Хђтта. Књп бљек кешелђр ќиде айдан дљньяга килгђннђр.

РАЯ. Анысын белђм, ул мића ярдђм итђр дисећме?                          

ШАМАН. Ул сића љйлђнер!

РАЯ. Хатынын ташлапмы?

ШАМАН. Ђйе.

РАЯ. Була торган эш тњгел монысы.

ШАМАН. Мин тотынсам булдырырмын!

РАЯ. Хатыны дљнья туздырып йљрер...

ШАМАН. Мин ђйтсђм, йљрмђс.

РАЯ. Ђллђ ул сића ошап киттеме?

ШАМАН. Безнећ—норма! Ђгђр без боларны бњлешеп алсак, калган гомеребез—бал да май! Син икенче ягын да уйла, ќаным, аћа алтмыш тулганда сића утыз биш кенђ була ђле. Ашыкмый сайлап кияњгђ чыга торган вакыт.

РАЯ. Аны ташлапмы?

ШАМАН. Кљн дђ коньяк эчеп йоклый торган гадђте булгач, аныћ бавырлары пенсияга ќиткђнче таралып бетђчђк. Тљшендећме?

РАЯ. Ул, хатынын аерыр дисећме?

ШАМАН. Хатыны яшђргђ телђмђсђ, кая барсын? Анысын мића тапшыр. Андый академиядђ алтын медаль ала торган кеше мин. Перспективаныћ икенче ягы да бар ђле.

РАЯ. Тагын нђрсђ?

ШАМАН. Ул тагын чит иллђргђ киткђндђ, син аћа ияреп бара аласыћ. Профессияћ анда да кирђк.

РАЯ. Их, китђр идем!

ШАМАН. Китђчђксећ!

РАЯ. Бер генђ ел булса да мондагы кайгыларны онытып торыр идем.

ШАМАН. Путевкага кул куелган дип исђплђ.

РАЯ. Барып чыгар дисећме?

ШАМАН. Печђте минем кулда.

РАЯ. Тора—бара кая таба борылыр бит ђле...

ШАМАН. Без синећ белђн бер булып эш итсђк, син аннан ђйберлђр ќибђреп торсаћ, мин монда сатып ятсам, акчасы—уртак.

Ни љчен син, ђнђ теге ишеккђ карап, арка удырырга берђрсе килеп кермђсме дип, тилмереп утырырга тиеш? Яшьлегећ бар, чибђрлегећ бар... Тормыштан њзећђ кирђкне алып кал, юкса соћ булуы ихтимал. Мине генђ тыћлап эш итсђћ, байбичђ булырсыћ.

РАЯ. Ђ син?

ШАМАН. Мин дђ коры калмам. Аларныћ байлыгы икебезгђ дђ ќитђрлек.

РАЯ. Урталай бњлђбезме?

ШАМАН. Ире—сића, хатыны—мића, калганы—урталай!

(Музыка. Ќырлап биилђр)

                            Юлымда ул очрар булгач,

                            Бњтђнне тапмаганмын.

                            Саф хислђремнећ ќылысын,

                            Тик аћа саклаганмын.

 

РАЯ.                Безгђ дигђн бђхет кошы,

                            Ђнђ очып килђдер.

                            Књћеллђрдђ љмет уты,

                            Соћ кабына нигђдер.

 

ИКЕСЕ БЕРГЂ. Бас ђле бер нык итеп лђ,

                            Аяк астын ут итеп.

                            Бер гљрлђтеп яшик ђле,

                            Кайгыларны юк итеп.

 

 ШАМАН.       Яшђњ авыр дигђндђ дђ,

                           Ђмђлен табыйк ђле.

                           Гомер ике тапкыр килми,

                              Ђйттереп калыйк ђле.

 

РАЯ.                   Бас ђле шушы кљйлђргђ,

                               Калсын сагынып сљйлђргђ.

                               Дђртле моћнарга књмелсен,

                               Сагышы бар љйлђр дђ.

 

ИКЕСЕ БЕРГЂ. Бас ђле бер нык итеп лђ,

                               Аяк астын ут итеп.

                               Бер гљрлђтеп яшик ђле,

                               Кайгыларны юк итеп.  

 

                                    П Ђ Р Д Ђ.

 

  

                              Икенче пђрдђ.

 

                                      6.

Кабинетта Шаман њзе генђ. Лиза керђ. Љстђл янына килеп      утыра.

ШАМАН. Сића ни булды?

ЛИЗА. Ђйтергђ дђ куркам.

ШАМАН. Ђллђ ирећ белђн ачуланыштыћмы?

ЛИЗА. Юк, ђлегђ юк...

ШАМАН. Йђ, ни булды соћ?

ЛИЗА. Мине сђгать саен тозлы ђйбергђ тарта башлады. Књрше хатын ђйтђ...

ШАМАН. Йђ, нђрсђ ди књрше хатын?

ЛИЗА. Авырга калгансыћ, ди.

ШАМАН. Шуннан котыћ очтымы?

ЛИЗА. Ђйе...

ШАМАН. Њзегез килдегез бит бала сорап.

ЛИЗА. Шулай да бит...

ШАМАН. Сљенергђ кирђк тњгелме?

ЛИЗА. Шаман, мин сеансларга иялђшкђч бер тапкыр да ирем белђн йокламадым бит ђле.

ШАМАН. Ах, менђ эш нидђ... Ђгђр була калса... Минеке булып чыга мыни?

ЛИЗА. Тагын кемнеке булсын инде?

ШАМАН. Бу дљньяда хатыным да, балам да юк дип уйлаган чакларым бар иде... Ниџаять... Тагын башка кайгы...

ЛИЗА. Сића ни љчен кайгы булсын ул?

ШАМАН. Минем баламны бњтђн кеше карап њстерђчђк бит.

ЛИЗА. Минем авырлы икђнемне белсђ, кемнђн дип сорый бит инде ул.

ШАМАН. Анысы да бар... Тагын китђ дисећ, анда бала кайгысымы? Йљреп љйрђнгђн инде ул. Киткђне яхшы. Сирђк кенђ булса да, берђњдђн дђ шиклђнми мин дђ сезнећ белђн књрешђ алам. Сабыйны кулыма алып иркђли алам. Колакларыћа: «Рђхмђт сића ќаным» дип пышылдый алам.

ЛИЗА. Сњзлђрећ татлы бал шикелле.

ШАМАН. Ник син минеке тњгел икђн, ќаным? Ник без элегрђк очрашмадык икђн?

ЛИЗА. Соћ булса да очраштык бит менђ, џђм минем хыялым тормышка ашачак.

ШАМАН. Минем сића бер њтенечем бар.

ЛИЗА. Мин синећ бар телђгећне њтђргђ ђзермен.

ШАМАН. Ул дљньяга килгђч, мића аныћ белђн очрашып торырга рљхсђт ит.

ЛИЗА. Мин њзем дђ синећ белђн очрашмый тњзђ алмыйм хђзер.

ШАМАН. Бергђ булсак иде без, тормыш ничек ямьле булыр иде!

Уртак балабызны кадерлђп кенђ, назлап кына њстерер идек.

ЛИЗА. Бђлки мића аерылыргадыр?

ШАМАН. Булдыра аласыћмы? Мин сине назлап кына тотар идем.

ЛИЗА. Берђр сђбђп табарга иде...

ШАМАН. Нинди сђбђђп?

ЛИЗА. Тавышланып алырга.

ШАМАН. Сђбђбен табарбыз. Анысын мића калдыр. Тђк, болай булгач сића хђзер сеанс кирђкми.

ЛИЗА. Мин хђзер теге квартирга барып љстђл ђзерлим.

ШАМАН. Мин озакламый барып ќитђрмен. Шунда барын да уйлашырбыз.

ЛИЗА. Без бергђ булсак...

ШАМАН. Бергђ булыйк, Лизочка!

ЛИЗА. Син тагын шђџђрлђр буйлап кешелђр дђваларга чыгып китђрсећ...

ШАМАН. Мин њз гомеремдђ књп дђваладым инде аларны. Ќитђр, батырга да ял кирђк. Сине ташлап беркая китмим. Син шућа каршы тњгелме?

ЛИЗА. Туйдым мин еллар буе ялгыз утырудан. Беркая ќибђрмим!

ШАМАН. Хђтта кибеткђ дђ култыклашып кына йљрербез.

ЛИЗА. Шулкадђр яратасыћмы ђллђ?

ШАМАН. Гомеремдђ беренче тапкыр гашыйк булдым бит.

ЛИЗА. Чын бђхетем син булгансыћ икђн.

 

                              Рая керђ.

 

РАЯ. Мине сораучы булмадымы ђле?

ШАМАН. Ђлегђ юк.

РАЯ (Лизага). Сезнећ хђллђр ничек?

ЛИЗА. Яхшыга таба бара.

РАЯ. Сеансларыгыз беттеме инде?

ЛИЗА. Бетте. Ярый, мин китим ђле, сљйлђшкђнчђ... (Чыга.)

РАЯ. Синећ эшлђр кљйлђнде ахыры?

ШАМАН. Кљйлђнде, ђ синећ?

РАЯ. Иртђгђ тагын мунчага. «Волга»га утырып.

ШАМАН. Сића муеннан гашыйк булган ул ахыры.

РАЯ. Кем белђ, бђлки књћел ачуы гынадыр?

ШАМАН. Авырлы икђнећне белгђч, уйлана башлар.

РАЯ. Аныкы икђненђ ышандырып була дисећме?

ШАМАН. Ышандырырбыз! Хатынын аерып сића љйлђнеп тђ куяр.

РАЯ. Ул чагында «Волга»га гына утырып йљрим инде.

ШАМАН (ирония белђн). Кешелђрне кљнлђштереп, ђйеме?

РАЯ. Йљрђклђрен яндырып!

ШАМАН. «Жигули»га гына утырып йљрерсећ инде, ярыймы?

РАЯ. Нигђ?

ШАМАН. Чљнки «Волга» минеке.

РАЯ. Ничек инде алай?

ШАМАН. Менђ шулай.

РАЯ. Юк, «Волга» минеке-е-е...

ШАМАН. Колагыћа киртеп куй, «Волга» минеке!

РАЯ (аяк тибеп). Юк, минеке!

ШАМАН (љстђл сугып). Ми—не—ке! Кем экстрасенс монда?

РАЯ. Экстрасенс тњгел син.

ШАМАН. Џи, тел бистђсе, кем соћ инде мин синећчђ?

РАЯ. Экстра секс! Кеше хатыннарын ђвђлђп бала ясап ятасыћ.

ШАМАН. Син тик кенђ йљрисећ инде, ђ?

РАЯ. Њзећ љйрђттећ.

ШАМАН. Њзем шул, рђхметећ шулай мыни?

РАЯ. Љйрђтмђслђр, ник љйрђттећ? Син тљрткђлђп тормасаћ, мин белми идем ђле мондый алдашны. Хђзер минем белђн дђ исђплђшергђ кирђк. Ир кеше беренче чиратта машина ягын карый ул, белдећме?

ШАМАН. Анысы да бар. Ул чакта, якындагы гараж минеке.

РАЯ. Якындагы гараж да минеке.

ШАМАН. Бар да синеке, ђ?

РАЯ. Аныћ каравы, белђсећме сића нђрсђ элђгђ?

ШАМАН. Нђрсђ, кукиш?

РАЯ. Алтыннары гына бер литрлы банка белђн туп—тулы икђн.

ШАМН. Анысын каян белдећ?

РАЯ. Њзећђ ђйтмђдеме?

ШАМАН. Ул кадђресен њк тљпченергђ ярамый мића.

РАЯ. Аерылышканда гадђттђ кем чыгып китђ?

ШАМАН. Кемгђ юл оћгае, шул китђ.

РАЯ. Хатыны љч бњлмђледђ торып калачак.

ШАМАН. Ђ бђлки кала алмас.

РАЯ. Љч бњлмђле хатыны исемендђ, ике бњлмђлесе —ирендђ.

ШАМАН. Шљреплђр эшли башлады синећ. Минем сеанслар тђэсире инде бу.

РАЯ. Ике бњлмђлесен барып карыйсы иде бит ђле.

ШАМАН. Анда бар да ќиткђн. Дљресрђге—баштан ашкан. Хђтта телевизор да икђњ. Икесе дђ япунныкы.

РАЯ. Алтыннарын бњлђсе иде аныћ.

ШАМАН. Ир кеше машинаны њзендђ калдырган кебек, хатын—кыз да њзенећ бизђнњ ђйберлђрен љлђшеп утырмас. Аныћ љчен кљймђ, чит илгђ китђсећ бар ђле. Ќыярсыћ. Шуны да онытма, бу планны эшкђ ашырыр љчен мића шактый тырышасы бар ђле.

РАЯ. Тырыш инде, сића калќаныћ майлысы элђгђ.

ШАМАН. Синеке майсыз, югыйсђ...

РАЯ. Њземнећ ни хђлдђ икђнемне ђйтергђ вакыттыр инде?

ШАМАГН. Вакыт. Тимерне кызуында сугарга кирђк, аћа уш кергђнче. Син ќебеп торма, кыланып књрсђтђ дђ бел.

РАЯ. Анысын гына чамалармын инде.

ШАМАН. Ул килгђч, беразга чыгып торырсыћ.

РАЯ. Син яратасыћмы аныћ хатынын?

ШАМАН. Яратам, яхшы књћелле булган љчен. Акчалы булгаен љчен икелђтђ яратам.

РАЯ. Чибђр дђ бит њзе.

 

                                Ишек шакыйлар.

 

ШАМАН. Керегез!

РИЗА(керђ). Сђлам бирдек!

ШАМАН. Алдык џђм њзећђ дђ юлладык.

 РИЗА. Рая, кђефлђр ничек?

РАЯ. Бик ђйбђт тњгел. Сљйлђшђ торыгыз... (Чыга.)

РИЗА. Ни булган моћа?

ШАМАН. Белмим, иртђдђн бирле кђефе юк. Син белергђ тиеш инде ул кадђресен. Сагыз кебек беркђ дисећ бит.

РИЗА. Ђйе, синећ чынлап та, сђлђтећ бар икђн.

ШАМАН. Мин шуны да ђйтеп куярга тиеш. Минем сеанслар синећ мђсђлђдђ, бер генђ атна тђьсир итеп, соћыннан бетеп торуы ихтимал. Организм элекке хђленђ кайтып кала. Шул вакытта сеансларны тагын кабатларга кирђк.

РИЗА. Борчылма, туса—туар, тумаса—юк.

ШАМАН. Сеансны башлыйбызмы?

РИЗА. Кирђк тњгел,мин Рая белђн сљйлђшергђ џђм сића акча кирђкмиме дип килгђн идем.

ШАМАН. Минем хђзер китђсе бар, рђхђтлђнеп сљйлђшегез. Акча комачау итмђс.

РИЗА. Књпме кирђк?

ШАМАН. Њзећђ кара... Сезне дђвалап булса, минем љчен ић кыйммђте шул.

РИЗА. Бу кыз мића гашыйк булды, искитмђле хђл.

ШАМАН. Ђ њзећ? Аны књргђч эреп китђсећ тњгелме?

РИЗА. Яшь тђ, чибђр дђ... Аны ничек яратмыйсыћ? (Акча бирђ.) менђ...

ШАМАН (санамый гына тыгып куя). Минем барасы урыннар књп. Ул чагында син массажга каласыћ инде. Рая! ..( Рая керђ.) Мин китђм, сораучылар булса, иртђгђ килсеннђр.

РАЯ. Ярый, ђйтермен.

ШАМАН. Пока! (Чыгып китђ).

РИЗА. Синећ бњген кђефећ юк шикелле књренђ.

РАЯ. Юк шул.

РИЗА. Ни булды?

 РАЯ. Тегендђ нилђр булганын оныттыћмы?

РИЗА. Онытмадым, иртђгђ тагын китђбез.

РАЯ. Минем нинди хђлдђ икђнне белђсећме?

РИЗА. Нинди хђлдђ?

РАЯ (еламсырап). Мин авырга калганмын...

РИЗА. Шаяртмыйсыћмы?

РАЯ. Кљтмђгђн идећме?

РИЗА. Ничек була соћ инде бу?

РАЯ. Ничек булганы хђтерећнђн чыга башлады ђллђ?

РИЗА. Кара син аны...

РАЯ. Нинди кђеф булсын минем шуннан соћ? Хђзер мића нишлђргђ? Кемгђ кирђк мин? Ничек кияњгђ чыгарга? Коньяк эчереп ђрђм иттећ дђ... (Еламсырап.) Кая барыйм хђзер?

РИЗА. Син ни... теге...

РАЯ. Нђрсђ?

РИЗА. Кыз идећ мени?

РАЯ (еламсырап). Коньяк чњмергђч шуны да сизмђгђн...Мир њгезе...

РИЗА. Чњ, чњ тукта, уйлашырбыз...

РАЯ. Кыз булмый... Кыз идем! Бер гет тђ кулымны тотып карый алмый иде. Њзем дђ сизмђстђн сића тартылдым... (Пауза.) Син дђ шулай булдыћмы?

РИЗА. Шулай булдым, књрњ белђн ошаткан идем.

РАЯ. Ђллђ нишлђп, мин дђ сине ошаткан идем шул...

РИЗА. Мин сића књп итеп акча бирермен, яме?

РАЯ. Мића акча кирђкми...

РИЗА. Нђрсђ кирђк соћ?

РАЯ. Балама ата кирђк...

РИЗА. Соћ, минем хатыным бар бит...

РАЯ. Хатыныћ булгач, нигђ мића тагылдыћ? Нигђ ђрђм иттећ?

РИЗА. Ул белсђ, дљнья бетђ, больницага барып кайтырсыћ.

РАЯ. Бармыйм!

РИЗА. Бњтђн юл юк бит.

РАЯ. Бар!

РИЗА. Нинди юл?

РАЯ. Табам да, синећ тљсећ итеп карап њстерђм. Хђер сорашып булса да... Картайгач син дђ килерсећ ђле минем дђ балм бар иде дип...

РИЗА (хискђ бирелеп). Мин сине хђер сораштырып йљртмђм.

РАЯ. Йљртмђссећ мени?

РИЗА. Йљртмђм!

РАЯ. Синећ, чит иллђрдђ балаларыћ юкмы?

РИЗА. Бер балам да юк.

РАЯ. Булмагач, нигђ мине больницага куасыћ?

РИЗА. Кумыйм бит инде...

РАЯ. Нишлибез хђзер?

РИЗА. Белмим ђле, башым эшлђми, зиџеннђрем чуалды.

РАЯ. Яшь кызны коньяк эчертеп мунчада чишендерергђ зиџенећ ќитђ тегелђй...

РИЗА. Соћ... ярар инде...

РАЯ. Ярады инде! Ђллђ сине шуныћ љчен махсус укытып чыгардылармы?

РИЗА. Тиргђмђ инде...

РАЯ. Мактап утырыйм ђллђ? Бу осталыгыћ љчен медаль дђ тагарга кирђкмиме?

РИЗА. Икђњлђп, тыныч кына аћлашып, уйлыйк ђле бу хђлдђн ничек чыгу турында.

РАЯ. Мунчага син чакырдыћ, шулай булгач, син уйла. Син мине яратмыйсыћ ђллђ?

РИЗА. Яратам, яратам!

РАЯ. Мин дђ сине яратам бит, карт тиле!

РИЗА (њпкђле тонда). Мин карт тњгел ђле.

РАЯ. Минем љчен карт тњгел, паспортыћ буенча яшећ бара.

РИЗА. Мића утыздан артык биреп булмый дигђн идећ.

РАЯ. Булмый шул. Ђле син мића љйлђнђ аласыћ.

РИЗА. Хатынны ташлапмы?

РАЯ. Ике хатынны берьюлы кочаклап ятмакчы идећме ђллђ?

РИЗА. Син минем белђн яшђргђ ризамы?

РАЯ. Син минем белђн, юкмы?

РИЗА. Асылда, мин каршы тњгел...

РАЯ. Шулай булгач? Безнећ чђчлђр чђчкђ бђйлђнгђн.

РИЗА. Минем чђч хатынныкына да бђйлђнгђн ђле. Менђ шуны ничек сњтђргђ?

РАЯ. Экстрасенс белђн сљйлђшеп кара.

РИЗА. Шулай итми дђ булмас. Кљчле икђн ул. Ђ мин ышанмаган идем.

РАЯ. Ничек булса да, син мине ялгыз калдырырга тырышма инде...

РИЗА. Борчылма, ќаен табарбыз. Баш бетмђгђн ђле.

РАЯ ( музыка.) Барына да мине гаеп итмђ,

                          Шулай кирђк булган язмышка.

                          Хђзер инде мине ташлап китмђ,

                          Бер сукмакта ике ялгышма.

 

РИЗА.            Мин яныћда чакта књз карашыћ,

                          Шат очкыннар белђн кабынсын.

                          Якынайттык йљрђклђр арасын,

                          Књћелемдђ мђћге калырсыћ.

 

РАЯ.              Књзлђрећђ карап хыялланам,

                          Бђхет бирер кешем бар сыман.

                         Исђн калыр сыман минем балам,

                          Йљрђк тынгы белми ярсудан.

 

РИЗА.            Инде гомер баеп барган чакта,

                          Син терелттећ мине кабаттан.

                          Мин уйлармын гелђн синећ хакта,

                          Башкаларны инде яратмам.

 

                                          7.

 

Шул ук кабинет. Шаман љстђл артында утыра. Риза керђ.

РИЗА. Сђлам бирдек!

ШАМАН.Сђлам, кђефлђр ничек?

РИЗА. Кылдый—былдый.

ШАМАН. Нигђ алай?

РИЗА. Рая аркасында.

ШАМАН. Аћа ни булган?

РИЗА. Авыртмаган башка тимер таяк булып чыкты.

ШАМАН. Сљйлђп ќибђр ђле.

РИЗА. Сљйлђп торасы юк, ул авырга калган.

ШАМАН. Тукта, син хатыныћ турында сљйлисећме ђллђ?

РИЗА. Юк, мин Рая белђн... Ни... Мђхђббђт уйнатып алган идем...

ШАМАН. Без бит Раяга бала ясау турында сљйлђшмђгђн идек, ђ њз хатыныћа!

РИЗА. Буласы булган бит инде.

ШАМАН. Хатыныћ бала љмет итеп дђваланып йљри, ђ син яшь кызларны... Тьфњ чорт! Њземдђ дђ гаеп бар инде... Сића гашыйк булсын љчен махсус сеанс ясаган идем бит мин аћа.

РИЗА. Киресен эшли алмыйсыћмы?

ШАМАН. Баш љсте! Бњген њк кирђкме?

РИЗА. Шундый сеанс љчен књпме сорыйсыћ?

ШАМАН. Куйсанђ! Биргђне дђ баштан ашкан. Кешегђ ярдђм итсђм, тљкерђм мин акчага. Сића тугыз ел инде менђ...

РИЗА. Нђрсђ тугыз ел?

ШАМАН. Тљрмђ!

                             Пауза.

РИЗА. Нигђ?

ШАМАН. Яшь кызны ђрђм итеп, бала ясап йљргђнгђ.

РИЗА. Џе... Алайга калса, син њзећ сихерлђдећ тњгелме?

ШАМАН. Яхшы, прокурорга књрсђтергђ справкаћ бармы?

РИЗА. Нинди справка ул тагын?

ШАМАН. Мин сихерлђњ турында.

РИЗА (ирексездђн кљлђ). Хе—хе... Шђп!

ШАМАН. Нђрсђ шђп?

РИЗА. Шома сљйлисећ.

ШАМАН. Син ђллђ њзећне генђ шома егет дип йљри идећме? Тегендђ барып ярты Африканы ђвђлђп йљр, монда кайтып дђвам ит. Ђллђ бљтен халык:«Бђрђкалла, булдыра икђн!» дип кул чђбђклђп торыр дигђн идећме? Ташка чапкан тугыз ел инде ул.

РИЗА. Соћ, анда мин пенсияга чыгым бит инде...

ШАМАН. Тљрмђдђн дђ, пенсияга да бергђ чыгасыћ. (Пауза.) Чепуха бит ул тугыз ел, берђњгђ унбишне чђпђделђр ђле.

РИЗА. Мин бит... коньяк эчеп йокларга яратам.

ШАМАН. Эчђрсећ анда! Арт саныћны кандала каезлап сљягећђ тљшкђч утыра алмый йљрерсећ.

РИЗА. Нишлђргђ хђзер?

ШАМАН. Љйлђнергђ, шул гына.

РИЗА. Хатын белђн аерылышырга кала, димђк...

ШАМАН. Анысын карыйсыћ инде, каршы булмасалар, ике хатын белђн тор. Раяга акча тљртеп карамадыћмы?

РИЗА. Балама ата кирђк ди.

ШАМАН. Ул да дљрес ђйтђ. Кемгђ кирђк ул ятим бала? Кеше типкесендђ йљрергђме? Тагын бер нђрсђне ачыкларга кирђк. Безнећ сеанслар башлангач хатыныћ белђн йокладыћмы?

РИЗА. Рая белђн буталып, хатынга вакыт кала мыни?

ШАМАН. Йоклый књрмђ!

РИЗА. Нигђ?

ШАМАН. Синдђ нђкь минем сеансныћ тђьсир итђ торган вакыты.

Икесеннђн дђ балаћ булса, кайсы белђн яшђргђ дђ белмђссећ. Хђер,

Яшь кыз љчен яшђњ урыны ђзер бит инде сића.

РИЗА. Берђр акыллы кићђш бир, ичмасам.

ШАМАН. Ул кызга љйлђнеп кенђ котылмасаћ, азагы хђерле бетњенђ шиклђнђм.

РИЗА. Минем белђн яшђргђ риза ул.

ШАМАН. Џе.. Ул чагында кайгы бетте, яшьти.

РИЗА. Хатын белђн араны љзњ бер проблема бит ђле.

ШАМАН. Анысын гына ќайларбыз.

РИЗА. Ярдђм итђсећме?

ШАМАН. Ничек итмђскђ, ярты гаеп њземдђ булгач?

РИЗА. Баш бетерергђ яралган зат инде ул хатыннар.

ШАМАН. Бу юлы ќайлы котыла алсаћ, бњтђн сикермђ инде.

РИЗА. Кая ул! Тем паче, Рая кебек яшь, чибђр хатынны каян табам мин? Бер кочаклап ятар љчен дђ ђллђ нилђр бирердђй булырсыћ. Синећ бер дђ књзећ тљшмђде мени аћа?

ШАМАН. Салкын бит мин хатын—кызга, кеше дђвалап кына ямь табам тормышта.

РИЗА (уйланып). Аерылдым да ди, љйлђндем дђ ди...

ШАМАН. Сарык та исђн, бњре дђ тук.

РИЗА. Лиза тынгылык бирмђс инде ул...

ШАМАН. Син тагын чит илгђ китђргђ ќыенасыћмы?

РИЗА. Ике елга заявка биреп кайткан идем.

ШАМАН. Алып кит њзећ белђн Раяны, ул арада Лиза сезнећ дљньяда барлыкны да онытачак. Бала да табып куйса...

РИЗА. Аныћ белђн йокламадым дим...

ШАМАН. Ђ—ђ—ђ... Шулай бит ђле.

РИЗА. Лиза мине яратмый торган булсын, шуны эшли аласыћмы?

ШАМАН. Анысы нигђ тагын?

РИЗА. Мића аерылышу ќићел булачак.

ШАМАН. Соћыннан мића њпкђлђп йљрмђссећме?

РИЗА. Рђхмђт кенђ ђйтермен.

ШАМАН. Мин кисђттем, ачу тоту юк.

РИЗА. Килештек!

 ШАМАН. Кайчан телисећ?

РИЗА. Ничек тиз булса, шулай яхшы.

ШАМАН. Баш љсте! Икегезгђ дђ берђр сеанс эшлим. Хатыныгызга яшерен рђвештђ. Туры итеп утыр ђле... Кулларыћны тез љстенђ куй. Књзлђрне йом... (Магнитофонны кабыза.) Мин њземнећ сеансны башлыйм. Њземђ бирелгђн космос энергиясенећ кара нурларын синећ баш миенђ юнђлтђм, бер... Ул нурлар баш миенећ яшерен резервларын кузгаталар, ике... Шул кара нурлар тђнећ буйлап тарала, љч... Алар тђнегездђн, хатыныћны читлђштерђ торган нур чыгарып торачак, дњрт... Моћа кадђр яратып яшђгђн хатыныћ синнђн читлђшђ башлый, биш... Бар да мин дигђнчђ булачак!

РИЗА. Амин!

ШАМАН (магнитофонны сњндерђ). Булды, књзлђрећне ачарга була.

РИЗА. Шулай тиз мени?

ШАМАН. Кара нурларны књп ќибђрергђ ярамый. Рая да читлђшђ башлый књрмђсен тагын.

РИЗА. Ул читлђшмђсен инде.

ШАМАН. Читлђшмђс.

РИЗА. Хатынга ясарга оныта књрмђ инде.

ШАМАН. Аћа онытмам мин.

РИЗА. Мин моннан тыныч књћел белђн чыгып китђм, алай булгач?

ШАМАН. Бар да син дигђнчђ булачак. Хатыныћ янына якын бара књрмђ тњлке.

РИЗА. Килештек, пока!

 

           Риза чыгып китђ. Бераздан Рая керђ.

 

РАЯ. Нђрсђлђр сайрый?

ШАМАН. Кљймђсе комга терђлгђч, билгеле инде. Хатынын аерып, сине алырга риза. (Аныћ эченђ ымлап.) Кем ясады сића аны?

 РАЯ. Ясадылар инде... Теге ясады ни, бу ясады ни, сића барыбер тњгелме? (Пауза.) Эшлђр кљйлђнђ, димђк?

ШАМАН. Шулайга таба бара. Сез иртђгђ мунчага китђсезме?

РАЯ. Ђйе, квартирны барып карыйсы иде.

ШАМАН. Кайткач барып карарсыћ.

РАЯ. Минем бу кадђр сантый кешелђрне очратканым юк иде. Гаќђп бит, ђйеме?

ШАМАН. Бер дђ гаќђп тњгел. Алар гомер буе байлык ќыеп ялыккач, азлап кына эчђ башлаганнар. Ашарга табу турында кайгырасы юк бит. Ђнђ шуннан ушлары югала башлаган. Хатыны ярый, њзен тота белђ ђле. Ђ иренђ яшь кыздан башка берни дђ кирђк тњгел. Без боларны икђњлђп кеше итмђсђк, соћгы чиктђ алар бомж булып калулары да ихтимел. Њзебез дђ бер кешечђ яшђп калыйк ђле, дљресме?

РАЯ. Асылда, безнећ тырышу—яшь буынныћ килђчђге љчен бит. Синећ дђ, минем дђ балалар таза булып њсђчђк.

ШАМАН. Кара, син дђ дљрес анализ ясый белђсећ икђн.

РАЯ. Ќансыз курчак дип уйлаган идећме ђллђ?

ШАМАН. Син ничек уйлыйсыћ, хатыны иреннђн бизсен љчен ни эшлђп була?

РАЯ. Хатын кеше ирен икенче хатын белђн тотарга тиеш, шул гына.

ШАМАН. Алай булгач, оештырабыз бу эшне.

РАЯ. Син аныћ хатынын безнећ янга алып бармакчы буласыћмы?

ШАМАН. Юк, алай килешми. Дњшђмбегђ билгелибез аныћ вакытын. Паркта оештырабыз. Урынын да, вакытын да њзем чамалармын. Син њзећнеке белђн мђхђббђт турында сљйлђшеп утырган булырсыћ, шул вакытта без качып кына сезне књзђтеп торырбыз.

 

                                 Лиза керђ.

 

ЛИЗА. Хђерле кљн сезгђ!

ШАМАН. Хђерле кљн, Лизочка!

                     Рая аћа карап та тормый чыгып китђ.

ЛИЗА. Нђрсђ булган моћа?

ШАМАН. Эшлђре бик хљрт ђле аныћ.

ЛИЗА. Клиентлар юк мыни?

ШАМАН. Клиентлар бар. Шуларныћ берсе аныћ белђн мђхђббђт учагы кабызып ќибђргђн.

ЛИЗА. Анысы була торган хђл бит инде. Менђ мин дђ сића гына тартылып торам.

ШАМАН. Мин сића шулай бик ошадыммы?

ЛИЗА. Ошау гынамы? Хыялымны тормышка ашырдыћ бит.

ШАМАН. Раяныћ клиенты да нђкь шуны тормышка ашырган.

ЛИЗА. Ул да балага узганмы?

ШАМАН. Узган шул.

ЛИЗА. Нинди юньсез кеше ул?

ШАМАН. Сер итеп сакласаћ гына ђйтђм.

ЛИЗА. Икебезнећ серне саклаган шикелле саклармын.

ШАМАН. Ул юньсез кеше синећ ирећ була инде.

ЛИЗА. Риза шулай кыланып йљргђнме?

ШАМАН. Њзе ђйтте.

ЛИЗА. Менђ ни љчен минем янга ятмый ул!

ШАМАН. Синнђн бала булуын телђмђгђндер.

ЛИЗА. Болайга киткђч мин аны...

ШАМАН. Мин сер итеп кенђ ђйттем бит.

ЛИЗА. Ярый, сер булыр. Њз књзлђрем белђн књрђсе иде шуларны.

ШАМАН. Баш љсте, мин аларны књрсђтермен сића.

ЛИЗА. Шуннан соћ мин аныћ белђн яшђмим!

ШАМАН. Ђ минем белђн?

ЛИЗА. Синећ белђн ђллђ кая китђргђ ђзер инде, туйдым ялгызлыктан. Гомер буе, бђйдђге эт шикелле байлык саклап утырдым.

ШАМАН. Књгђрченнђр шикелле гљрлђтеп яшђрбез ђле. Тик синећ белђн генђ књћелем тыныч. Ни љчен яратам икђн мин сине, Лизочка?

ЛИЗА. Мин яраткан љчендер.

ШАМАН. Ата буласымны белгђч, њземне ић бђхетле кешедђй хис итђм.

ЛИЗА. Кабул итђсе кешелђрећ бармы?

ШАМАН. Юк.

ЛИЗА. Киттекме теге квартирга?

ШАМАН. Киттек, ќаным!

ЛИЗА (музыка). Икђњ бергђ булган чакта,

                            Ял була йљрђгемђ.

                            Уйларым гел синећ хакта,

                            Моћнарын њрђ генђ.

 

БЕРГЂ.            Бирче кулыћны, ќанашым,

                            Азга тњгел, мђћгегђ.

                            Йљрђгемђ ял карашыћ,

                            Књћелемђ ямь генђ.

 

ШАМАН.       Ялгызлык юлдаш булганда,

                           Сине моћ—зарлы итђ.

                           Язмышлар сихерле таћда,

                           Бђхетле, парлы итђ.

 

БЕРГЂ.           Бирче кулыћны, ќанашым,

                           Азга тњгел, мђћгегђ.

                           Йљрђгемђ ял карашыћ,

                           Књћелемђ ямь генђ.

 

                                             8.

 

      Парк. Лиза белђн Риза керђлђр.

ЛИЗА. Утырып торыйк ђле њзебезнећ яраткан урынга. (Утыралар.) Соћгы вакытта син бик аз сљйлђшђ башладыћ.

РИЗА. Књп сљйлђшмђгђне белђсећ.

ЛИЗА. Дђваланып йљргђн булабыз... Минем балам да йљгереп йљрер микђн бервакыт? (Пауза.) Нигђ дђшмисећ?

РИЗА. Нђрсђ дидећ?

ЛИЗА. Соћгы вакытта минем белђн йокламыйсыћ дим.

РИЗА. Сеанслар бетсен дигђн идем...

ЛИЗА. Ђллђ Шаман ярамый диме?

РИЗА (ќанланып). Ул да ярамый ди шул.

ЛИЗА. Вакытыћ да юк инде, гел балыкка чабасыћ.

РИЗА. Туган як тђбигате сагындыра бит ул. Йљреп калыйм дим.

ЛИЗА. Йљреп кал... Иртђгђ тагын китђсећме?

РИЗА. Китђм.

ЛИЗА. Ђллђ каласыћмы?

РИЗА. Юк, калып булмый.

ЛИЗА. Нигђ?

РИЗА. Дусларга вђгьдђ биргђн идем инде.

ЛИЗА. Хатыннары баралармы?

РИЗА. Хатын—кыз эше тњгел бит ул.

ЛИЗА. Ђллђ барыйммы сића ияреп?

РИЗА. Юк, ярамый...

ЛИЗА. Нишлђп?

РИЗА. Бер дђ барганыћ юк, сића анда кыен булыр.

ЛИЗА. Булмас.

РИЗА. Пычрак бит анда, ђ син чистага љйрђнгђн.

ЛИЗА (кљлемсерђп). Алай булса, бармам инде. (Пауза.) Ђллђ ни булды ђле мића соћгы вакытта.

РИЗА. Нђрсђ булды?

ЛИЗА. Мин сића салкыная башладым шикелле. Син дђ шулай тњгелме?

РИЗА. Мин дђ шулай бит, рђхмђт тљшкере.

ЛИЗА. Ђллђ мђхђббђт китте микђн бездђн?

РИЗА. Шулайдыр... Кая китте икђн ул?

ЛИЗА. Ђллђ син мине яратмыйсыћмы?

РИЗА. Ђллђ тагы... Яратмыймдыр инде...

ЛИЗА. Нишлђп алай соћ ул?

РИЗА. Картайдым микђн?

ЛИЗА. Мђхђббђт булмагач бергђ яшђп булмас ул...

РИЗА. Газап чигеп йљрмик дисећме?

ЛИЗА. Аерылышырбыз микђн?

РИЗА. Шулай итик микђн?

ЛИЗА. Ялгызыћа кыен булмасмы соћ?

РИЗА. Ялгыз яшђп љйрђнгђн инде мин.

ЛИЗА. Алайса берђр тљрле уйга килербез инде... Синећ яратып

Йљргђн хатыныћ юктыр бит?

РИЗА. Каян булсын? Берђрсе њзе генђ яратам димђсђ, уйга да кереп чыкканы юк.

ЛИЗА (кузгала). Ђйдђ, кайтыйк булмаса...

РИЗА. Мин кайтмыйм ђле.

ЛИЗА. Нигђ?

РИЗА. Гаражга кереп машинаны алам да, бњген њк китђм балыкка.

ЛИЗА. Яратасыћ да инде шул балыкны, ђйеме?

РИЗА. Њлеп яратам. Нигђ шулай микђн?

ЛИЗА. Ярый алай булгач, пока!

РИЗА. Пока...

                           Икесе ике якка китђлђр.

                                         9.

утыралар.

РАЯ. Џаман књз алдыннан китми су буйлары.

РИЗА. Син тђбигатьне яратасыћ икђн.

       Икенче яктан Шаман белђн Лиза кереп, куаклар артына

      посып, тыћлап торалар.

РАЯ. Авыл кызы бит мин, ќилђк—ќимеш арасында њстем.

РИЗА. Алай булгач, тегендђ барып кайту белђн њзебезгђ бер дача корып ќибђрергђ кирђк булыр.

РАЯ. Булдыра аласыћмы?

РИЗА(аны кочагына ала). Синећ љчен мин барын да булдырам!

         Лиза шаккатып урыныннан кузгала, тик аны Шаман туктатып љлгерђ.

РАЯ. Мунча да саласыћмы?

РИЗА. Анысы беренче чиратта. Себерке белђн арканы яхшы парлыйсыћ.

ШАМАН (ярым пышылдап). Ишеттећме инде?

ЛИЗА. Мир њгезе икђн бу.

РАЯ. Дача сатучылар бар бит, ђллђ ђзерне генђ алабызмы?

РИЗА. Яхшысы туры килсђ, алырга була.

РАЯ. Дача алсаћ, балам белђн ќђй буе шунда ятар идем.

РИЗА. Син газетадагы игьланнарны караштырып тор.

РАЯ. Синећ хатыныћ бер дђ кызыкмадымы бакчага?

РИЗА. Колхоз базарына чыкканны гына ярата ул.

РАЯ. Ђзергђ генђ љйрђнгђгђн мени?

РИЗА. Ялкау шул...

        Лиза кузгала башлый, тик Шаман, тынычландырып, ќибђрми.

РАЯ. Каян таптыћ син шундыйны?

РИЗА. Яшьлек хатасы... Башыма бђла булды инде.

РАЯ. Чит иллђргђ бер дђ алып йљрмђдећме?

РИЗА. Кая ул чит ил! Кинога да бармыйм мин аныћ белђн.

РАЯ. Мине алырсыћмы соћ?

РИЗА. Љйлђнешњ белђн заявка бирђм.

РАЯ. Тизрђк булсын иде.

РИЗА. Њзем дђ тизрђк котылырга тырышам бит инде аннан.

РАЯ. Ни љчен яраттым икђн мин сине?

РИЗА. Мине ђйт син. Кем уйлаган, шушы яшемдђ гашыйк булырмын дип?

РАЯ. Гостиницага кайтасы да килми хђтта.

РИЗА. Дачаныћ ачкычы бар бит миндђ, киттек шунда кунарга!

РАЯ. Чынлап та!

РИЗА. Ашарга—эчђргђ алабыз да, йђ ничек?

  Рая књзлђрен йомып башын артка ташлап хискђ бирелеп

  Утыра. Пауза. Шул вакытта Лиза яшеренгђн урыныннан

чыга да аларныћ артына килеп баса.

РАЯ (џаман књзлђрен ачмый). Рђхђт тђ соћ анда!

РИЗА. Китђбез, бњген њк!

 

                 Лиза Ризаныћ чђчен тартып куя.

Нђрсђ, ќаным?

РАЯ. Бњген њк китђргђ риза.

                Лиза Раяныћ чђчен тартып куя.

Ишеттем, барабыз.

                Лиза Ризаныћ колагын борып ала.

РИЗА. Аћладым инде, аћладым.

                Лиза Раяныћ колагын борып ала.

РАЯ. Ишеттем бит инде, ни кыланасыћ?

РИЗА. Кыланмыйм, барырбыз.

РАЯ. Нигђ колакны борасыћ? Болай булса, љйлђнешкђч типкђлђп тђ йљртђ башларсыћ.

РИЗА. Бормадым бит. Син минекен бордыћ.

РАЯ. Минем сића кагылганым юк ђле.

РИЗА ( артына борылып карый). Бђй... син...

ЛИЗА. Ђссђлђмегалђйкем, якташлар!

РИЗА. Вђ—вђ—вђгалђйсђлђмдеркем... Син каян килеп чыктыћ монда?

ЛИЗА. Мђхђббђт сњзлђрегез паркныћ теге башына кадђр ишетелђ.

РИЗА. Иплђп кенђ сљйлђшкђн идек шикелле...

       Рая, кыенсынып, бер читкђ китђ. Шаман яшеренгђн

       Урынында, кљлеп књзђтеп тора.

ЛИЗА. Ђ син нигђ читкђ киттећ ђле, тђти кыз?

РАЯ. Китђсе килгђнгђ киттем.

ЛИЗА. Бай каптырдым дисећ инде, ђ?

РАЯ. Ул мине њзе яратты.

ЛИЗА. Яшь кызлар тђне капшау рђхђт мени, карт бњре?

РИЗА. Тавыш чыгарма, зинџар...

ЛИЗА. Тавыштан курка ул... Ђйт ђле, мин сића кай ягым белђн ярамадым?

РИЗА. Ни... Аћла зинџар...

ЛИЗА. Йђ, нђрсђ аћламадым икђн мин моћа кадђр?

РИЗА. Йљрђклђрнећ биге юк, мђхђббђтнећ чиге юк.

ЛИЗА (кљлђ). Хо—хо—хо!.. Шђп!

РИЗА. Нинди кљлке таптыћ инде шуннан?

ЛИЗА. Яшь кызга гашыйк булгач шагыйрьгђ ђйлђндећме ђллђ,

Бик кљйле сљйлисећ.

РИЗА. Хислђр тђьсиредер.         

ЛИЗА. Ђ син, атаћ булырлык кешегђ сылаштыћмы?

РАЯ. Књзећђ ак тљшмђгђн булса яхшылабрак кара, утыздан артык биреп булмый аћа.

ЛИЗА (ирония белђн). Ђлбђттђ булмый, каян табып бирђсећ аћа утыздан артыкны?

РАЯ. Андыйны, кљндез шђм яндырып эзлђсђћ дђ табып булмый.

ЛИЗА. Кая ул мондыйны табарга! Дљньяда бер бит ул! Бер себеркегђ бер љем чњп.

РАЯ. Минме себерке?

ЛИЗА. Син булсаћ, ни ђйтер идећ?

РАЯ. Мин кыз идем!

ЛИЗА. Туган чагындамы? Ђниећђ кыздыр син.

РАЯ. Ђйт ђле шућа Риза, дљресен ђйт!

РИЗА. Кыз иде.

ЛИЗА. Син ђле яшь кызларны бозып йљрисећ мени?

РИЗА. Кычкырма, кеше йљреп тора бит.

ЛИЗА. Куркытамы?

РИЗА. Килешми...

ЛИЗА. Яшь кыз алдап йљрергђ килешђме?

РИЗА. Мин аны алдамадым, љйлђнђм...  

ЛИЗА. Аерылышабыз димђк?

РИЗА. Димђк шулай итђбез.

 

              Шаман яшеренгђн урыныннан чыгып алар янына бара.

ШАМАН. Монда ничек ќыелдыгыз?

ЛИЗА. Синећ дђ монда булуыћ яхшы ђле Шаман.

ШАМАН. Нђрсђ, ђллђ берђр эш бармы?

ЛИЗА. Ђйе, шаџитлар ќитми иде.

ШАМАН. Нинди шаџит тагын, кемгђ?

ЛИЗА. Менђ боларга.

ШАМАН. Аларга ни булган?

ЛИЗА. Минем ирем Раяга љйлђнђ.

ШАМАН. Ничек... ђ син?

ЛИЗА. Мића мђхђббђте сњрелгђн дђ, Раяга кабынган.

ШАМАН. Гаќђп хђллђр, алай да була икђн...

ЛИЗА. Була икђн шул.

ШАМАН. Хђзер нишлђргђ кала инде?

ЛИЗА (сумкасыннан ачкыч ала). Мђ Риза ике бњлмђле квартирныћ ачкычын. Тегелђрен мића бир. (Ачкычларны алмашалар.) Хђзер яшь хђлђл ќефетећне ал да, шунда кит. Пычрак

дачаларда аунатма яшь баланы. Ђйберлђрећне машинаћа тљяп алып китђрсећ. Дљрес сљйлимме мин, Шаман?

ШАМАН. Эш болайга киткђн икђн, татулык белђн генђ хђл итђргђ кирђк ђлбђттђ. Пыр тузып йљрерлек берни дђ књрмим, баш ярылып књз чыкмаган бит ђле.

РИЗА. Менђ монысы дљрес сњз! Нигђ аны дљньяга таратырга?

Без чит илгђ китеп барсак? Дусларча аерылышырга кирђк.

ШАМАН. Рая минем белђн эшлђмђячђкме?

РИЗА. Юк, монда эшлђтмим мин аны.

ШАМАН. Яхшы ярдђмче иде, ялгыз калам икђн...

ЛИЗА. Бер дђ борчылма, мине алырсыћ ярдђмгђ.

ШАМАН. Син ризамы?

ЛИЗА. Менђ боларныћ кыланышын књргђннђн соћ мин синећ белђн гомерем буе бер тњбђ астында яшђргђ риза!

ШАМАН (музыка). Дђртле кљйлђргђ ияреп,

                                Ђйдђле, бер бас ђле.

                                 Бу шатлыклы минутларныћ,

                                 Соћгысы булмас ђле.

 

БЕРГЂ (биеп).     Ялындырып торма ђле,

                                 Бас ђле бер, бас ђле!

                                 Матур басуларыћ белђн,

                                 Књћелемне ач ђле.

 

РАЯ.                     Аклы ситсы књлмђгемне,

                                 Киярмен дигђн идем.

                                 Њсеп буйга ќитњ белђн,

                                    Сљярмен дигђн идем.

 

БЕРГЂ (биеп).     Ялындырып торма ђле,

                                 Бас ђле бер, бас ђле!

                                 Матур басуларыћ белђн,

                                 Књћелемне ач ђле.

 

РИЗА.                   Ятлар књзђтеп тормыймы,

                                 Кара ђле артыћа.

                                 Аякларым ирексездђн,

                                 Сића гына тартыла.

 

 БЕРГЂ (биеп).     Ялындырып торма ђле,

                                  Бас ђле бер, бас ђле!

                                  Матур басуларыћ белђн,

                                  Књћелемне ач ђле.

 

ЛИЗА.                   Базарларга барыйм микђн,

                                  Хљрмђлђр алыйм микђн?

                                  Сагындырып кына килдећ,

                                  Яр булып калыйм микђн?

 

БЕРГЂ (биеп).     Ялындырып торма ђле,

                                 Бас ђле бер, бас ђле.

                                 Матур басуларыћ белђн,

                                 Књћелемне ач ђле.

 

БАРЫСЫ БЕРГЂ ( биеп).

                                 Дђртле кљйлђргђ ияреп,

                                 Ђйдђле, бер бас ђле!

                                  Бу шатлыклы минутларныћ,

                                  Соћгысы булмас ђле.

 

                                 П Ђ Р Д Ђ.

     

 

  

 

  

 

 

  

  

  

 

  

  

  

 

  

  

  

                        

 

 

  

  

 

  

 

 

  

  

  

 

  

  

  

 

  

  

  

                        

 

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2024-06-17; просмотров: 5; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 3.144.28.80 (0.02 с.)