Матур кыз ханны кулыннан тотып кергезде чатырга, 
";


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Матур кыз ханны кулыннан тотып кергезде чатырга,



Җәюледер мамык мендәр, түшәкләр анда ятырга.

 

Тулы һәртөрле нигъмәт, ялтырыйдыр алтын өстәлләр (полно всяческих яств, сверкают золотые столы),

Чәчәк атып торалар (расцветают; чәчәк ату – цвести; тору – здесь вспом. глагол, обозначает повторяемость, длительность и регулярность действия), төрле-төрле гөлләр үскәннәр (различные цветы выросли).

Кытай кясәләрендә ак, кызыл төсле шәраблар бар (в китайских чашах белого, красного цвета вина есть),

Терел, эч тә күңел ач, анда һәр абел-хәятлар бар (выздоравливай, пей и настроение поднимай, там любая живая вода есть; абел-хәят – вода вечности).

 

Матур кыз берлә вакты бик матур кичә хәзер ханның (с красивой девушкой вместе время очень красиво проходит сейчас у хана),

Матур кыз кичә, көндез дә кирәгенә хәзер ханның (красивая девушка и вечером, и днем нужна сейчас хану).

Сыйлый кыз һәм сөя, һәртөрле назлар күрсәтә ханга (угощает девушка и любит, всяческие ласки показывает хану),

Сихерләнгән, тәмам гашыйк булып беткән Мәмәт ханда (околдован, вконец влюбился хан Мамат; гашыйк булу – влюбиться; бетү – здесь вспом. глагол, обозначает полноту, завершенность действия).

 

Бу кыз берлә көлеп уйнап, тәмам атна кадәр торгач (с этой девушкой смеясь, играя, наконец, почти неделю прожив),

Күңел ачкач, зәвыклангач вә күп рәхәт, сафа сөргәч (настроение подняв, насладившись и много блаженства, удовольствия получив),

Мәмәт хан кайта инде яшь бикә берлә Һиратына (хан Мамат возвращается уже с молодой госпожой в Герат),

Ияртеп гаскәрен, саф-саф тезеп һәр дүрт җиһатына (ведя /с собой/ армию, рядами выстроив с каждой из четырех сторон; җиһат = як – сторона).

 

Тулы һәртөрле нигъмәт, ялтырыйдыр алтын өстәлләр,

Чәчәк атып торалар, төрле-төрле гөлләр үскәннәр.

Кытай кясәләрендә ак, кызыл төсле шәраблар бар,

Терел, эч тә күңел ач, анда һәр абел-хәятлар бар.

Матур кыз берлә вакты бик матур кичә хәзер ханның,

Матур кыз кичә, көндез дә кирәгенә хәзер ханның.

Сыйлый кыз һәм сөя, һәртөрле назлар күрсәтә ханга,

Сихерләнгән, тәмам гашыйк булып беткән Мәмәт ханда.

Бу кыз берлә көлеп уйнап, тәмам атна кадәр торгач,

Күңел ачкач, зәвыклангач вә күп рәхәт, сафа сөргәч,

Мәмәт хан кайта инде яшь бикә берлә Һиратына,

Ияртеп гаскәрен, саф-саф тезеп һәр дүрт җиһатына.

 

Хәбәр китте Һиратка, алдан ук күп илчеләр чапты (новость пошла в Герат, заранее уже много гонцов побежало),

Ки ягъни (то есть; ки – что, который; ягъни – то есть): «Хан сәфәрдән бик сәламәт, сау, исән кайтты (хан из путешествия здоровым, живым, невредимым вернулся)

Халык каршыга килгән, барчасы бергә җыелганнар (народ навстречу вышел, все вместе собрались),

Хатын-кызлар, балалар – җөмлә хан кайтышка килгәннәр (женщины, дети – все к ханскому возвращению подошли).

 

Халык ханны сәламли; ханбикә баш селкә файтоннан (народ хана приветствует; ханская жена головой кивает из фаэтона),

Яланаяк малайлар йөгерәләр файтон артыннан (босоногие мальчишки бегут за фаэтоном).

Шулай барганда, аңсыздан Мәмәт хан бер кеше күрә (так шествуя, неожиданно хан Мамат одного человека видит),

Тәгаҗҗеп берлә файтоннан торып карый аягүрә (в изумлении в фаэтоне встав, смотрит, стоя на ногах).

 

Карап күрсә – йөзе нурлы бер ап-ак бүрекле карт (посмотрев, видит – с сияющим лицом один в белоснежной шапке старик),

Җитен төсле сакалы ак, кыяфәтчә күрекле карт (льну подобная борода белая, обликом красивый старец).

«Моны соң кайда күрдем (его хоть где видел)?» – уйлый торгач, ахыры, белде (размышляя, наконец, вспомнил):

«Исәнме, и хәким бабай, кулың бир, монда кил, кил (здравствуй, эй, мудрец-дед, руку давай, сюда иди, иди)», – ди (говорит).

 

Хәбәр китте Һиратка, алдан ук күп илчеләр чапты,

Ки ягъни: «Хан сәфәрдән бик сәламәт, сау, исән кайтты!»

Халык каршыга килгән, барчасы бергә җыелганнар,

Хатын-кызлар, балалар – җөмлә хан кайтышка килгәннәр.

Халык ханны сәламли; ханбикә баш селкә файтоннан,

Яланаяк малайлар йөгерәләр файтон артыннан.

Шулай барганда, аңсыздан Мәмәт хан бер кеше күрә,

Тәгаҗҗеп берлә файтоннан торып карый аягүрә.

Карап күрсә – йөзе нурлы бер ап-ак бүрекле карт,

Җитен төсле сакалы ак, кыяфәтчә күрекле карт.

«Моны соң кайда күрдем?» – уйлый торгач, ахыры, белде:

«Исәнме, и хәким бабай, кулың бир, монда кил, кил», – ди.

 

Хәким, ханга килеп (мудрец к хану подойдя): «Йә хан, исәпне без өзик инде (ну, хан, счет мы закроем уж; өзү – рвать, прервать),

Беләмсең вәгъдәбезне (помнишь наш уговор)? Син онытсаң, мин онытмыйм (/если/ ты забудешь, я не забуду)», – ди (говорит).

«Олуг хан, вәгъдә бирдең син фәкыйранә теләгемне (великий хан, обещание дал ты по /моему/ убогому желанию)

Тәмам бирмәкче булдың бит бөтенләй үз теләгендәй (всё отдать собирался ведь полностью по своему желанию).

 

Шулаймы (так ведь)? Бәс, шулай булса, биреп җибәр миңа кызны (поэтому, раз так, отдай мне девушку; бирү – давать; җибәрү – отправлять),

Менә шул яшь бикәңне, ул йөзе ай, күзе йолдызы (вот эту юную госпожу, ее лицо луна, глаза звезды)

Хәкимнең сүзләреннән хан ниһаять тә гаҗәпләнде (от слов мудреца хан, в конце концов, изумился):

«Ни сөйли карт пәри, бу әллә шашканмы гакылдан (что говорит старый черт, или он сошел с ума). – ди (говорит).

 

Ни булды, карт, сиңа, син әллә җенләндең, саташтыңмы (что случилось, старик, с тобой, или ты взбесился, бредишь)?

Әтәч бирдем дигәч тә, әллә син хәтеңнән аштыңмы (раз петуха дал, так ты из рамок вышел)?

Дөрес, мин вәгъдә бирдем һәм бирәм, әйтмим дә: «Кит, бар!» – дип (верно, я обещание дал и даю, не говорю же: «Иди, уходи!» – /так/ говоря).

Вәләкин син сора үлчәп, минем вәгъдәмгә чик бар бит (но ты просьбу взвешивай, моему обещанию границы есть ведь).

 

Хәким, ханга килеп: «Йә хан, исәпне без өзик инде,

Беләмсең вәгъдәбезне? Син онытсаң, мин онытмыйм», – ди.

«Олуг хан, вәгъдә бирдең син фәкыйранә теләгемне

Тәмам бирмәкче булдың бит бөтенләй үз теләгендәй.

Шулаймы? Бәс, шулай булса, биреп җибәр миңа кызны,

Менә шул яшь бикәңне, ул йөзе ай, күзе йолдызы!»

Хәкимнең сүзләреннән хан ниһаять тә гаҗәпләнде:

«Ни сөйли карт пәри, бу әллә шашканмы гакылдан. – ди.

Ни булды, карт, сиңа, син әллә җенләндең, саташтыңмы?

Әтәч бирдем дигәч тә, әллә син хәтеңнән аштыңмы?

Дөрес, мин вәгъдә бирдем һәм бирәм, әйтмим дә: «Кит, бар!» – дип.

Вәләкин син сора үлчәп, минем вәгъдәмгә чик бар бит.

 

Кирәк булса, менә казнамнан ал пот-пот көмеш, алтын (если нужно, вот из /моей/ казны бери пудами серебро, золото);

Сиңа булсын менә пар ат, көмеш көпчәкле бу файтон (тебе /пусть/ будет вот пара лошадей, с серебряными колесами этот фаэтон).

Күзең туйганчы, һәртөрле читек-кәвеш, кызыл мал ал (/пока/ глаза /не/ насытятся, всяческие сапоги-кявуши, красный товар бери; кәвеш – кявуши, национальная обувь)!

Кирәк булса – вәзир бул яки ярты ханлыгымны ал (если нужно – визирем будь или половину ханства бери)

 

«Миңа һичнәрсә бирмә, тик бу ай йөзле кызыңны бир (мне ничего не давай, только эту луноликую девушку дай)!

Әгәр вәгъдәдә торсаң син, бу кыз, чулпан күзеңне бир (если обещание держишь ты, эту девушку, звездные глаза дай)

«Тфү! Чорт, карт пәри (тьфу! Черт, старый бес)!» – диде, бөтенләй кызды инде хан (сказал, совсем закипел уже хан).

Мыек, сачны, сакалны да үрә торгызды инде хан (усы, волосы, бороду заплетая, встал уже хан).

 

«Җитәр, күп шаулама, карт (хватит, много не шуми, старик)! Мин Мәмәт ханмын, беләмсең син (я хан Мамат, знаешь ты)?

Сиңа кыз нәрсәгә һәм нишлисең ул кыз белән соң син (тебе девушка для чего, и что будешь делать с этой девушкой ты)?

Алайса, мин сиңа, карт, инде һичбер нәрсә бирмим (тогда я тебе, старик, уж совсем ничего не дам)», – ди (говорит).

«Югал күздән, икенче рәт сине алдымда күрмим (исчезни с глаз, второй раз тебя перед собой не хочу видеть = не увижу)», – ди (говорит).

 

Кирәк булса, менә казнамнан ал пот-пот көмеш, алтын;

Сиңа булсын менә пар ат, көмеш көпчәкле бу файтон.

Күзең туйганчы, һәртөрле читек-кәвеш, кызыл мал ал!

Кирәк булса – вәзир бул яки ярты ханлыгымны ал!»

«Миңа һичнәрсә бирмә, тик бу ай йөзле кызыңны бир!

Әгәр вәгъдәдә торсаң син, бу кыз, чулпан күзеңне бир!»

«Тфү! Чорт, карт пәри!» – диде, бөтенләй кызды инде хан.

Мыек, сачны, сакалны да үрә торгызды инде хан.

«Җитәр, күп шаулама, карт! Мин Мәмәт ханмын, беләмсең син?

Сиңа кыз нәрсәгә һәм нишлисең ул кыз белән соң син?

Алайса, мин сиңа, карт, инде һичбер нәрсә бирмим», – ди.

«Югал күздән, икенче рәт сине алдымда күрмим», – ди.

 

«Тере чакта котыл да бак юлыңны, әйдә кач моннан (пока жив спасайся и смотри /на свою/ дорогу, давай беги отсюда; юл – дорога),

Сөйләсәң күп, күрерсең күрмәгәнеңне палачымнан (/если будешь/ говорить много, увидишь невиданное от /моего/ палача)

Хәким картым тагын булган иде азрак талашмакчы (мудрец-старик снова хотел ещё немного поспорить; талашу – ссориться)

Мәмәт хан берлә: ник син бирмисең? – дип тарткалашмакчы (с ханом Маматом: почему ты не даешь? – так поскандалить).

 

Утыртты картка хан бер зур тимер чукмар белән башка (всадил = ударил старику хан одной большой железной булавой по голове),

Егылды карт, теге дөньяга китте бер дә кайтмаска (упал старик, на тот свет ушел, чтобы не вернуться).

Һират шәһре шул ук хәлдә давыллап, җилләнеп китте (в городе Герат в тот же момент ураган, ветер поднялся; давыллау – бушевать; җилләнү – ветренеть),

Кисәктән әллә нинди бер давыллы җил бәреп китте (внезапно незнамо какой штормовой ветер ударил; бәрү – ударять; китү – здесь вспом. глагол, обозначает приобретение какого-либо качества в большей степени).

 

Менә шул хәлдә хан курыкты, төсе киткән, агарынган (вот в таком положении хан испугался, его цвет ушел, побледнел),

Көлә кызы: ха-ха-ха! асла гөнаһтан куркмаганыннан (смеется девушка: ха-ха-ха! потому что греха не боится; курку – бояться)

Мәмәт ханның (хана Мамата); тәгаҗҗеп берлә хан тиз әйләнеп карый (в изумлении хан, быстро оглянувшись, смотрит)

Матур кызга, эченнән куркса да, ыспайланып карый (на красивую девушку, в душе /хоть/ и боится, прихорашиваясь, смотрит; ыспайлану – прихорашиваться).

 

«Тере чакта котыл да бак юлыңны, әйдә кач моннан,

Сөйләсәң күп, күрерсең күрмәгәнеңне палачымнан!»

Хәким картым тагын булган иде азрак талашмакчы

Мәмәт хан берлә: ник син бирмисең? – дип тарткалашмакчы.

Утыртты картка хан бер зур тимер чукмар белән башка,

Егылды карт, теге дөньяга китте бер дә кайтмаска.

Һират шәһре шул ук хәлдә давыллап, җилләнеп китте,

Кисәктән әллә нинди бер давыллы җил бәреп китте.

Менә шул хәлдә хан курыкты, төсе киткән, агарынган,

Көлә кызы: ха-ха-ха! асла гөнаһтан куркмаганыннан

Мәмәт ханның; тәгаҗҗеп берлә хан тиз әйләнеп карый

Матур кызга, эченнән куркса да, ыспайланып карый.

 

Озакламый шәһәрнең капкасыннан керделәр инде (вскоре в городские ворота въехали уже; капка – ворота, калитка).

(Котылдылар усал карттан, аны үлтерделәр инде (избавились от злого старика, его убили уже)).

Менә алтын әтәч аңсызлан урыннан очы төште (вот золотой петух неожиданно со /своего/ места слетел)

Дә дәрхаль кунды файтонга (и тут же осел в фаэтоне; куну – садиться, сесть /о птицах, насекомых/), куа хан: «Көш!» тә «Көш! Көш!» – ди (гонит хан: «Кыш!» и «Кыш! Кыш!» – говорит).

 

Әтәч «прх! прх!» итеп ханның башы түбәсенә кунды (петух «порх! порх!» делая = вспорхнув, на макушку ханской головы осел).

Канатын каккалап, ифрат ачы тавышлә кычкырды (крыльями забив, весьма пронзительным голосом закричал).

Әтәч ханның башын гайрәтләнеп-гайрәтләнеп чукый (петух ханскую голову, расхрабрившись, клюет),

Карап-карап халыкка, хан башыны «тук!» та «тук!» тукый (поглядывая на народ, ханскую голову «тук» да «тук» долбит).

 

«Ни булган бу әтәчкә (что случилось с этим петухом)?!» – дип, халыкның котлары очты (/так/ говоря, народ перепугался: “душа народа улетела”),

Кисәктән хан егылды, файтоныннан капланып төште (внезапно хан упал, из фаэтона, опрокинувшись, выпал).

Егылгач, бер генә рәт «аһ» диде дә, үлде дәрхаль хан (упав, один только раз «ах» сказал и тотчас же умер жан),

Халыкта тын да юк һич, тик тора бер җирдә, шаккаткан (от народа ни вздоха нет совсем, тихо стоит на одном месте, пораженный).

 

Ә кыз шул хәл гомердә булмаган төсле гаип булды (а девушка в то же время, как в жизни не существовавшая, исчезла),

Карыйлар – бу әтәч кайда (смотрят – этот петух где)? Әтәч тә бергә юк булды (и петух вместе исчез: «нет стало»).

 

Бу ялган инде, әлбәттә, шулай да языла шул бу (это выдумка уж, конечно, но и так пишется уж это),

Сабыйлар күңленә аз-аз уку дәрте сала шул бу (в детской душе понемногу читательский азарт вызывает уж это).

 

Озакламый шәһәрнең капкасыннан керделәр инде.

(Котылдылар усал карттан, аны үлтерделәр инде).

Менә алтын әтәч аңсызлан урыннан очы төште

Дә дәрхаль (=шунда ук) кунды файтонга, куа хан: «Көш!» тә «Көш! Көш!» – ди.

Әтәч «прх! прх!» итеп ханның башы түбәсенә кунды.

Канатын каккалап, ифрат ачы тавышлә кычкырды.

Әтәч ханның башын гайрәтләнеп-гайрәтләнеп чукый,

Карап-карап халыкка, хан башыны «тук!» та «тук!» тукый.

«Ни булган бу әтәчкә?!» – дип, халыкның котлары очты,

Кисәктән хан егылды, файтоныннан капланып төште.

Егылгач, бер генә рәт «аһ» диде дә, үлде дәрхаль хан,

Халыкта тын да юк һич, тик тора бер җирдә, шаккаткан.

 

Ә кыз шул хәл гомердә булмаган төсле гаип булды,

Карыйлар – бу әтәч кайда? Әтәч тә бергә юк булды.

 

Бу ялган инде, әлбәттә, шулай да языла шул бу,

Сабыйлар күңленә аз-аз уку дәрте сала шул бу.

 

1908.

 

ЯПОН ХИКӘЯСЕ (японский рассказ).

 

(Бурениннан (по Буренину))

 

Электә бер Ташчы торган бу дөньяда (в прошлом один каменотес жил в этом мире),

Безнең җирдә түгел – ерак Япониядә (не в нашей местности – в далекой Японии);

 

Үзе булган таза гына бер яшь кеше (сам был здоровый такой молодой человек),

Ялыкмыйча эшли икән ул таш эше (не утомляясь, работает он, оказывается, с камнями: «каменную работу»; ялыгу – утомляться).

 

Ризыкланган ачы тирләр һәм көч белән (питался горьким потом и силой),

Көн буена ташлар ватып чүкеч белән (целыми днями камни разбивая молотком);

 

Булганлыктан һаман да эш, һаман да эш (/из-за того, что/ была все работа да работа),

Күралмаган бу яшь егет рәхәт тормыш (не видел: “не мог видеть” этот молодой парень хорошей жизни; күрү – видеть; алу – мочь).

 

Беркөн шулай эшләп-эшләп каты аргач (в один день так /много/ работав и сильно устав; ару – уставать)

Күңле кайткан эштән тәмам хәлдән тайгач (настроение упало, /когда/ от работы порядком силы потерял; күңел – душа, настроение; кайту – убывать, спасть; таю – перен. терять)

 

Тотынган ул үз-үзенә тарланырга (принялся он сам себе сетовать),

Мондый начар көн күрмештән зарланырга (/на то, что/ такой плохой день видит, жаловаться):

 

«Ходаем, ник фәкыйрь иттең мине болай (Боже /мой/, почему бедным сделал меня таким)?

Рәхмәтең киң, мин бәндәңне кылсаң да бай (милость /твоя/ широка, /если/ меня, /своего/ раба сделаешь богачом; бәндә – человек, рел. раб);

 

Бүтәннәрдәй мин дә рәхәт сөрер идем (как другие, и я блаженствовал бы; сөрү – гнать; здесь употребляется как часть словосочетания, рәхәт сөрү – наслаждаться, блаженствовать),

Тынычлык һәм бәхет йөзен күрер идем (спокойствие и счастье увидел бы; йөз – лицо, лицевая сторона)».

 

Электә бер Ташчы торган бу дөньяда,

Безнең җирдә түгел – ерак Япониядә;

Үзе булган таза гына бер яшь кеше,

Ялыкмыйча эшли икән ул таш эше.

Ризыкланган ачы тирләр һәм көч белән,

Көн буена ташлар ватып чүкеч белән;

Булганлыктан һаман да эш, һаман да эш,

Күралмаган бу яшь егет рәхәт тормыш.

Беркөн шулай эшләп-эшләп каты аргач

Күңле кайткан эштән тәмам хәлдән тайгач

Тотынган ул үз-үзенә тарланырга,

Мондый начар көн күрмештән зарланырга:

«Ходаем, ник фәкыйрь иттең мине болай?

Рәхмәтең киң, мин бәндәңне кылсаң да бай;

Бүтәннәрдәй мин дә рәхәт сөрер идем,

Тынычлык һәм бәхет йөзен күрер идем».

 

Шуннан гына очып үткән бер Фәрештә (сразу после этого пролетал один Ангел; очу – летать; үтү – миновать)

Әллә ничек моның моңын, зарын иштә (не знаю как его грусть, жалобу слышит; моң – грусть; зар – жалоба, ропот).

 

Һәм әйтә ул (и говорит он): «Ярар, яхшы, шулай бул (ладно, хорошо, таким будь)», – ди (говорит),

Ягъни: «Үзең теләгәнеңчә бай бул», – ди (то есть: «По своему желанию богатым будь», – говорит).

 

Безнең Ташчы шул минуттук зур бай булды (наш Каменотес в ту же минуту большим богачом стал),

Азапланган читен тормыш уңай булды (мучительная, тяжелая жизнь комфортной стала);

 

Инде хәзер авыр эшләр муенда юк (уже сейчас трудных дел на шее нет),

Рәхәт ята, һичбер нәрсә уенда юк (блаженно лежит, совсем ничего в мыслях нет).

 

Шул вакытта ташчы күрә: зур урамнан (в это время каменотес видит: по большой улице)

Үтеп бара гаскәр берлән олуг бер хан (проходит с армией великий один хан).

 

Киемнәре, баш өстендә чатырлары (одежда /его/, на голове корона /его/; чатыр – шатер)

Ялт-йолт килә көнгә каршы – алтын бары (сверкает ярче дневного света: “вопреки дню” – золотое всё).

 

Ташчы әйтә: «Зур эшмени бу, бай булу (Каменотес говорит: “Большое ли дело это, богачом быть)?

Насыйп булса менә шушындый хан булу (если суждено вот таким ханом быть), –

 

Булыр иде шул вакытта бәхтем минем (было бы в такое время счастье мое);

Аһ, булсачы вәзирләрем, тәхтем минем (ах, были бы /у меня/ визири, корона моя”)

 

Шуннан гына очып үткән бер Фәрештә

Әллә ничек моның моңын, зарын иштә.

Һәм әйтә ул: «Ярар, яхшы, шулай бул», – ди,

Ягъни: «Үзең теләгәнеңчә бай бул», – ди.

Безнең Ташчы шул минуттук зур бай булды,

Азапланган читен тормыш уңай булды;

Инде хәзер авыр эшләр муенда юк,

Рәхәт ята, һичбер нәрсә уенда юк.

Шул вакытта ташчы күрә: зур урамнан

Үтеп бара гаскәр берлән олуг бер хан.

Киемнәре, баш өстендә чатырлары

Ялт-йолт килә көнгә каршы – алтын бары.

Ташчы әйтә: «Зур эшмени бу, бай булу?

Насыйп булса менә шушындый хан булу, –

Булыр иде шул вакытта бәхтем минем;

Аһ, булсачы вәзирләрем, тәхтем минем!»

 

Тагы шуннан очып барган шул Фәрештә (снова там пролетал тот Ангел)

Бу Ташчының сөйләгәне сүзен иштә (он Каменотесом сказанные слова услышал):

 

«Теләгәнең булса синең, син хан бул», – ди (/если это/ желаемое есть твое, ты ханом будь),

Үзе китә очып: «Хәзергә сау бул!» – ди (сам улетает: «А сейчас до свидания!» – говорит).

 

Ташчы карый: шул ук хәлдә ул хан булган (Каменотес смотрит: в тот же момент он ханом стал),

Һәр ягына вәзирләр һәм гаскәр тулган (с каждой стороны визирей и армии полно).

 

Уенчылар матур көйләр көйләгәли (музыканты красивые мелодии наигрывают),

Баш өстендә алтын зонтик күләгәли (над головой золотой зонтик тень дает).

 

Шулай да бик рәхәт түгел: кояш эссе (и так не очень хорошо: солнце жаркое),

Гаҗиз калды хан эсседән, тәмам пеште (бессильным стал хан от жары, порядком упарился);

 

«Кирәк түгел, – ди, – хан булу һәм баш булу (не нужно, – говорит, – ханом быть и главой быть),

Насыйп булса икән миңа кояш булу (если бы суждено было мне солнцем быть)

 

Шул Фәрештә тагын шунда җитеп килеп (тот Ангел снова туда подлетев; җитү – достичь),

Китте очып: «Ярар, булсын синеңчә», – дип (улетел: «Ладно, /пусть/ будет по-твоему», – сказав).

 

Шул минутта ташчы егет кояш булып (в ту же минуту парень-каменотес солнцем став),

Күктә тора бу дөньяга нурлар коеп (в небе держится, на этот мир лучи рассыпая).

 

Тагы шуннан очып барган шул Фәрештә

Бу Ташчының сөйләгәне сүзен иштә:

«Теләгәнең булса синең, син хан бул», – ди,

Үзе китә очып: «Хәзергә сау бул!» – ди.

Ташчы карый: шул ук хәлдә ул хан булган,

Һәр ягына вәзирләр һәм гаскәр тулган.

Уенчылар матур көйләр көйләгәли,

Баш өстендә алтын зонтик күләгәли.

Шулай да бик рәхәт түгел: кояш эссе,

Гаҗиз калды хан эсседән, тәмам пеште;

«Кирәк түгел, – ди, – хан булу һәм баш булу,

Насыйп булса икән миңа кояш булу!»

Шул Фәрештә тагын шунда җитеп килеп,

Китте очып: «Ярар, булсын синеңчә», – дип.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2016-06-26; просмотров: 270; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.217.203.172 (0.004 с.)