Татарский язык с Г. Тукаем. Поэтические сказки 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Татарский язык с Г. Тукаем. Поэтические сказки



Татарский язык с Г. Тукаем. Поэтические сказки

Габдулла Тукай

ӘКИЯТЛӘР (сказки)

 

Подготовила Лилия Валиуллина

Метод чтения Ильи Франка

ШҮРӘЛЕ (Шурале, Леший)

I

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл (прямо за Казанью есть одна деревня; арт – зад, задняя часть)
«Кырлай» диләр (Кырлай /её/ называют);

Җырлаганда көй өчен (когда поют, для рифмы; җырлау – петь; көй – мелодия, порядок), «тавыклары җырлай», диләр («/её/ курицы поют, /так/ говорят; тавык – курица).
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем (хоть там и не родился, я немного пожил; тугъмасам = тумасам, туу – родиться; тору – жить);
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем (землю немножко бороновал, сеял, жал; тырма – боронование; чәчү – сеять; урак – жатва; идем – вспом. глагол, здесь обозначает прошлое многократное действие).
Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде (у той деревни, никогда не забуду, с каждой стороны лес был),
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде (этот луг из зеленых трав бархатным одеялом был).
Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә (большая ли, /если/ спросить, большой не была, эта деревня очень маленькая);
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә (народом выпиваемая вода очень маленькая – ручеек лишь).
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава (там не очень холодно и не очень жарко, средний климат);
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява (и ветер вовремя дует, и дождь вовремя льет).
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк (в /её/ лесу красная малина и земляника);
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк (пока моргнешь: «пока глаза открыв, закроешь», несомненно, соберешь одно ведро; ачу – открывать; йому – закрывать /глаза/; җыю – собирать).
Бик хозур (очень весело)! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат (рядами стоят, как войско, ели, сосны; рәт – ряд, строй; кеби = кебек – как, подобно);
Төпләрендә ятканым бар (у подножий я лежал: «лежание мое было»; төп – дно, основание), хәл җыеп, күккә карап (с силами собираясь, в небо глядя).
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр (у подножий лип, берез – щавель, грибы)
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр (вместе растут разноцветные цветы, бутоны).
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр (белые, красные, алые, желтые-прежелтые, синие, зеленые цветы);
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр (во все стороны приятные ароматы испускают эти цветы).
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләкләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп (сердят цветы разноцветные бабочки, прилетая, улетая, снова туда же приседая; үпкәләү – сердить, обижать; чүгәләү – приседать)
Бервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары (время от времени поют Божьи птички; бервакыт – однажды, когда-нибудь; чут-чут – звукоподражание трели соловья);
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары (летят, души рассекая, разрывая, приятные напевы).
Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул (здесь и бульвары, клуб и танцевальня, цирк тоже это);
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул (здесь оркестр, и театры это, и концерт это).
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби (большой это лес: границ не видно, как море; чит – граница),
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби (очень много, бесчисленно, как войско Чингиза; бихисап – бесчисленно).
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре (внезапно на память приходят имена, державы)
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен сауләтләре (старых дедов, видел бы /ты/, вся отвага).
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе (открывается перед /тобой/ истории театральный занавес):
Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе (ах! скажешь, мы почему так-то? мы тоже Божьи люди).

I

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл—
«Кырлай» диләр;

Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.
Гәрчә анда тугъмасам да, мин бераз торган идем;
Җирне әз-мәз тырмалап, чәчкән идем, урган идем.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Зурмы, дисәң, зур түгелдер, бу авыл бик кечкенә;
Халкының эчкән суы бик кечкенә — инеш кенә.
Анда бик салкын вә бик эссе түгел, урта һава;
Җил дә вактында исеп, яңгыр да вактында ява.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Үпкәлиләр чәчкәләрне төрле төсле күбәләк-
ләр килеп, киткән булып, тагын да шунда чүгәләп.
Бервакыт чут-чут итеп сайрый Ходайның кошлары;
Китә җаннарны кисеп, ярып садаи хушлары.
Монда бульварлар, клуб һәм танцевальня, цирк та шул;
Монда оркестр, театрлар да шул, концерт та шул.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Кылт итеп искә төшәдер намнары, дәүләтләре
Карт бабайларның, моны күрсәң, бөтен Сауләтләре.
Ачыла алдында тарихтан театр пәрдәсе:
Аһ! дисең, без ник болай соң? без дә Хакның бәндәсе.

II

Җәй көнен яздым бераз (летние дни описал немного); язмыйм әле кыш, көзләрен (не буду описывать зиму, осень),
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын (розовощеких, чернобровых, черноглазых девушек).
Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабан туйларын (этой деревни я гуляния, площадь, сабантуи)
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым (не пишу, боясь, что в дали уйдут /мои/ мысли; ерак – далеко; уй – мысль)...
Тукта, мин юлын адашканмын икән бит, күр әле (подожди, я в дороге заблудился ведь, оказывается, посмотри-ка; адашу – запутаться, заблудиться),
Әллә ник истән дә чыккан (не знаю почему из памяти выпало), сүз башым бит «Шүрәле» (название: «начало слова» ведь «Шурале»).
Аз гына сабрит әле, әй кариэм! хәзер язам (немного только потерпи уж, эй, читатель /мой/! сейчас напишу; сабрит = сабыр ит – потерпи; кари/э/ – читатель);
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам (/если/ подумаю о /своей/ деревне, ума сразу лишаюсь; гакыл = акыл – ум, рассудок; язу – лишаться).

 

Җәй көнен яздым бераз; язмыйм әле кыш, көзләрен,
Алсу йөзле, кара кашлы, кара күзле кызларын.
Бу авылның мин җыен, мәйдан, сабаны туйларын
Язмыймын куркып, еракларга китәр дип уйларым...
Тукта, мин юлдин адашканмын икән бит, күр әле,
Әллә ник истән дә чыккан, сүз башым бит «Шүрәле».
Аз гына сабрит әле, әй кариэм! хәзер язам;
Уйласам аулымны, гакълымнан да мин хәзер язам.

 

III

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар (известно, в этом черном лесу любой зверь есть),
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар (есть: «не нет» медведь, волк; лиса – /любая/ земная тварь есть).
һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши (и есть здесь заяц, хомяк, белка, суслик, лось),
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше (встречает, будучи охотниками, в лесах много бродящий люд; ау – охота).
Бик куе булганга (из-за сильной густоты: «/потому что/ очень густой есть»), монда җен-пәриләр бар, диләр (здесь всякая нечисть есть, говорят; җен – джинн; пәри – пери),
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр (всякие чудища, ведьмы, шурале есть, говорят),
һич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул (ничего удивительного нет, может быть, – очень густой, очень большой ведь он; күп – много, изрядно);
Күктә ни булмас дисең (в небе чего не будет, скажешь), — очсыз-кырыйсыз күк бит ул (безбрежное небо ведь оно)!

 

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,
Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр,
һич гаҗәп юк, булса булыр, — бик калын, бик күп бит ул;
Күктә ни булмас дисең, — очсыз-кырыйсыз күк бит ул!

 

IV

Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле (об этом немного только – пять-шесть слов скажу-ка),
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле (по /моей/ привычке немного лишь спою-ка, напою-ка; гадәт – привычка; көйләү – напевать, читать нараспев).
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет (в очень красивый лунный вечер /из/ этой деревни один парень; җегет = егет – парень)
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп (пошел в лес за дровами, в одиночку, одного коня запряг; җигү – запрягать).
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук (быстро доехал парень, за работу принялся, сразу как доехал)
Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук» (рубить начал дрова топором «тук» да «тук»)!
Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән (как обычно в летние ночи, ночь немного холодная, оказывается; төн – ночь);
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән (/потому что/ все птицы спят, лес тихий, оказывается).
Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә (в эту тихую, хорошую погоду наш дровосек же),
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә (/где/ перед-зад, право-лево не зная, дрова рубит).
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора (топор в руке, Парень работу немного приостанавливает);
Тукта, чү (подожди, стоп)! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра (некрасивым голосом незнамо что кричит).
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә (вздрогнув, наш Парень застывает, стоя),
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә (не понимая, перед собой незнамо какое «нечто» видит; ят – чуждое).

Нәрсә бу (что это)? Качкынмы, җенме (беглец ли, джинн ли)? Йә өрәкме, нәрсә бу (или призрак, что это)?
Кот очарлык (душа /готова/ улететь), бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу (очень нескладное, незнамо какое нечто это; килешсез – некрасивый, нескладный)!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби (нос кривущий – согнулся совсем как крючок; бөгелү – сгибаться);
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби (не стройные руки, и ноги – как сучья-ветви).
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре (блестят, сверкают глубоко посаженные глаза),
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре (душа улетит, если увидишь, не ночью – /даже/ днем).
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе (совсем голый, очень тонкий, но как человек сам);
Урта бармак буйлыгы бар маңгаенда мөгезе (со средний палец длиной есть на лбу рог; буй – длина; маңгай – лоб).
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен (не кривые у него пальцы – очень стройные /если говорить о стройности/),
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын (но нескладные – каждый по пол-аршина длиной).

Шул турыдан аз гына — биш-алты сүз сөйлим әле,
Гадәтемчә аз гына җырлыйм әле, көйлим әле.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук»!
Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
Шундый тын, яхшы һавада безнең утынчы исә,
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;
Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.
Сискәнеп, безнең Җегет катып кала аягүрә,
Аңламастан, каршысында әллә нинди «ят» күрә.

Нәрсә бу? Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?
Кот очарлык, бик килешсез, әллә нинди нәрсә бу!
Борыны кәп-кәкре — бөгелгәндер тәмам кармак кеби;
Төз түгел куллар, аяклар да — ботак-тармак кеби.
Ялтырый, ялт-йолт киләдер эчкә баткан күзләре,
Кот очар, күрсәң әгәр, төнлә түгел — көндезләре.
Яп-ялангач, нәп-нәзек, ләкин кеше төсле үзе;
Урта бармак буйлыгы бар маңлаенда мөгезе.
Кәкре түгелдер моның бармаклары — бик төз төзен,
Тик килешсез — һәрбере дә ярты аршыннан озын.

 

V

Бик озак торгач карашып (очень долго простояв, переглядываясь), күзне күзгә нык терәп (глаза в глаза уставившись; терәү – упирать /глаза/),
Эндәшә батыр утынчы (обращается смельчак-дровосек): «Сиңа миннән ни кирәк (тебе от меня что нужно)

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син (вовсе не тревожься, Парень, ты);
мин карак-угъры түгел (я не грабитель-вор; угъры = угры – вор),

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел (и дорогу не преграждаю, но при этом я не такой уж положительный; тугьры = тугры – правдивый, преданный).
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм (/моя/ привычка /такая/: одиноких людей щекоткой убиваю; кытыклау – щекотать);
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм (я еще, увидев тебя, от радости завываю; шатлану – радоваться).
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым (но только щекотать готовы мои пальцы; яралу – зарождаться);
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым (бывает, наверное, рассмешив, людей убиваю, /такие/ времена; булу – быть, бывать; чак – время).
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и (иди-ка, и ты немного /свои/ пальцы встряхни; селкетү – шевелить, встряхивать)
Яшь Җегет (молодой Парень)! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети (иди же, вдвоем поиграем немного в щекотку).

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын (хорошо, хорошо, и слов нет, я, не упрямясь, поиграю; карышу – упрямиться),
Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын (только ты с /моими/ условиями не согласишься, так я думаю; шарт – условие; күнәү – соглашаться).

— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм (какие условия, рассказывай, эй, несчастный человечек /мой/)?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм (только побыстрее /давай/ поиграем, пожалуйста, что велишь, с тем соглашусь).

— Сөйләем шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә (рассказываю /свое/ условие тебе, хорошо слушай: вон; тору – здесь вспом. глагол, обозначает длительность действия)
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә (там есть же очень длинное и очень толстое бревно).
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк (и я силу-помощь дам: давай, друг, сдвинем),
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк (то дерево вместе на эту телегу положим; салу – класть).
Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы (в бревне с одного конца есть раскрытая трещина; ярык – трещина),

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы (за это место сильно ты держи, эй, лесной баран; җир – место, земля)!
Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире (с этим советом и Шурале согласился, не идя наперекор),
Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире (пошел в указанное место, вышагивая: «шагая шаги» широко; атлау – шагать; адым – шаг; ире = эре – крупный);
Куйды илтеп аузын әчкән бүрәнәгә бармагын (положил, растяпа, на треснувшее бревно /свой/ палец), —
Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын (читатель /мой/, увидел ли, наконец, молодого Парня хитрость)!
Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу (постукивает топором по зажатому клину; кыстыру – защемлять, зажимать),
Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу (свою хитрость потихоньку приводит в порядок; көй – порядок, система).

Бик озак торгач карашып, күзне күзгә нык терәп,
Эндәшә батыр утынчы: «Сиңа миннән ни кирәк?»

— Бер дә шикләнмә, Җегет, син;
мин карак-угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугьры түгел.
Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;
Мин әле, күргәч сине, шатланганымнан үкерәм.
Тик кытыкларга яралгандыр минем бармакларым;
Булгалыйдыр көлдереп адәм үтергән чакларым.
Кил әле, син дә бераз бармакларыңны селкет, и
Яшь Җегет! Килче икәү уйныйк бераз кети-кети.

— Яхшы, яхшы, сүз дә юктыр, мин карышмый уйныймын,
Тик сине шартыма күнмәссең диеп мин уйлыймын.

— Нәрсә шартың, сөйлә, и бичара адәмчеккенәм?
Тик тизүк уйныйкчы, зинһар, нәрсә кушсаң да күнәм.

— Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ушбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар эчелгән ярыгы,

Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!
Бу киңәшкә Шүрәле дә күнде, килмичә кире,
Китте кушкан җиргә, атлап адымын ире-ире;
Куйды илтеп аузын эчкән бүрәнәгә бармагын, —
Кариэм, күрдеңме инде яшь Җегетнең кармагын!
Суккалыйдыр балта берлән кыстырылган чөйгә бу,
Хәйләсене әкрен-әкрен китерәдер көйгә бу.

 

Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр (Шурале засунул руку – не шевелится, не двигается; тыгу – засовывать; селкенү – шевелиться; кузгалу – двигаться);
Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр (не знает человеческую хитрость – совсем на топор не смотрит: «глаз не кладет»).
Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп (пока стучал, под конец клин выскочил, высвободившись; сугу – стучать; буш – пустой, свободный),
Шүрәленең бармагы калды — кысылды шап итеп (у Шурале палец остался – защемился с треском; шап – звукоподражание шуму).
Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра (почувствовал /это/ дело и Шурале: кричит и орет),
Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра (чувствует боль и на помощь /других/ шурале зовет).
Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына (сейчас уж Шурале нашего Парня умоляет),
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына (прощения просит за /свои/ дела, на святость рассчитывает):

— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм (ты немного пожалей меня, спаситель, эх, человек; кызгану – жалеть);
Моннан ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм (после этого тебя, /твоего/ сына, /твой/ род не трону; ул – сын; нәсел – род).
Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп (и остальным не дам тронуть, он мой друг, /так/ сказав; башка – другой; тидерү – понуд. от тию; тию – трогать),
Аңа урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп (ему по лесу ходить я сам велел, /так/ сказав).
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр (очень болят /мои/ руки, дружок, отпусти, пожалуйста, отпусти);
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар (от огорчения Шурале что есть тебе, что есть; рәнҗетү – огорчать, обижать)?
Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша (раскачивается и вырывается, несчастным рассудком обезумевает);
Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа (в это время молодой Парень домой возвращаться собирается).

Шүрәле тыккан кулын — селкенмидер, кузгалмыйдыр;
Белми инсан хәйләсен — һич балтага күз салмыйдыр.
Суккалый торгач, ахырда чөй чыгып, бушап китеп,
Шүрәленең бармагы калды — кысылды шап итеп.
Сизде эшне Шүрәле дә: кычкыра да бакыра,
Сызлана һәм ярдәменә шүрәлеләр чакыра.
Хәзер инде Шүрәле безнең Җегеткә ялына,
Тәүбә итә эшләреннән, изгелеккә салына:

— Син бераз кызган мине, коткарчы, и адәмгенәм;
Моннан ары үзеңә, угълыңа, нәслеңгә тимәм.
Башкалардан да тидермәм, ул минем дустым, диеп,
Аңар урманда йөрергә мин үзем куштым, диеп.
Бик авырта кулларым, дустым, җибәр, зинһар, җибәр;
Шүрәлене рәнҗетүдән нәрсә бар сиңа, ни бар?
Тибрәнә дә йолкына, бичара гакълыннан шаша;
Шул арада яшь Җегет өйгә китәргә маташа.

 

Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә (коня за голову взял он, этого Шурале и не знает);
Ул моның фөрьядларын аслан колакка элми дә (он к его стенаниям вовсе и не прислушивается: «на ухо не вешает»; фөрьяд = форьяд – стенание, крик о помощи)

— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең (эй, Парень, совсем нет, оказывается, милосердных чувств у тебя; хис – чувство);
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез (скажи, пожалуйста, безжалостный)! Кем син (кто ты)? Исмең кем синең (как тебя зовут: «имя кто твое»; исем – имя)?
Иртәгә килгәнче дустлар, тәндә җаным торса гәр (завтра к приходу друзей в теле /моя/ душа останется если; гәр = әгәр – если),
Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар (тот с таким-то именем человек зажал скажу, /если/ спросят; ат – имя, название; сорау – спрашивать).

— Әйтсәм әйтим, син белеп кал (скажу так скажу, ты знай: «зная, оставайся»; калу – здесь вспом. глагол, означает результативное действие):
чын атым «Былтыр» минем (настоящее имя «Прошлый год» мое).

Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем (этот Парень /твоим/ дядей станет, имей это в виду, братишка; абзый – дядя, старший по возрасту)!
Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була (Шурале жалуется; из ловушки высвободиться пытается; ау – ловушка, охота; ычкыну – высвобождаться),
һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була (и высвободившись, Парню кое-какое дело сделать хочет).
Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине (кричит: «Зажал, ужасное сделал злодей «Прошлый год» мне),
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине (ах, умираю ведь, из этой напасти кто, придя, вытащит меня; йолку – вырвать, выдернуть)?»
Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр (наутро /другие/ шурале этого несчастного бранят; тиргәү – бранить, ругать)

— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең (ты ненормальный, ты взбесившийся, ты сумасшедший), — диләр (говорят).

Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел (говорят: «Не кричи ты, быстро подобру прекрати; тыелу – воздерживаться)!
И җүләр (эй, ненормальный)! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел (защемившись в прошлом году, кричат разве в этом году)!»

 

Ат башыннан тоткан ул, бу Шүрәлене белми дә;
Ул моның фөрьядларын аслан колакка элми дә.

— И Җегет, һич юк икәндер мәрхәмәт хиссең синең;
Әйтче, зинһар, мәрхәмәтсез! Кем син? Исмең кем синең?
Иртәгә килгәнче дустлар, тәндә җаным торса гәр,
Шул фәлән атлы кеше кысты диермен сорсалар.

— Әйтсәм әйтим, син белеп кал:
чын атым «Былтыр» минем.

Бу Җегет абзаң булыр бу, бик белеп тор син, энем!
Шүрәле фөрьяд итәдер; аудан ычкынмак була,
һәм дә ычкынгач, Җегеткә бер-бер эш кылмак була.
Кычкыра: «Кысты, харап итте явыз «Былтыр» мине,
Аһ, үләм бит, бу бәладән кем килеп йолкыр мине?»
Иртәгесен шүрәлеләр бу фәкыйрьне тиргиләр:

— Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, —
диләр.

Әйтәләр: «Кычкырма син, тиз яхшылык берлән тыел!
И җүләр! Кысканга былтыр, кычкыралармы быел!»

СУ АНАСЫ (водяная: «мать воды»)

(Бер авыл малае авызыннан /из уст одного деревенского мальчика/; авыз – рот)

I

Җәй көне (летний день). Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм (в жаркую погоду я в воде купаюсь, плаваю; һава – воздух; погода);
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм (брызгаюсь, играю, ныряю, головой воду бодаю; чәчрәтү – брызгать; уйнау – играть; чуму – нырять; сөзү – бодать).

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач (таким образом около полутора часов поиграв; кадәр – до, вплоть до),
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач (уже, наверное, около часа: «без одного часа» не вспотею, так подумав; сәгать – час; тирләү – потеть),

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым (выбежал из воды, быстро-быстро одел /свою/ одежду; йөгерү – бежать; чыгу – выходить; су – вода; киенү – одеваться);
Куркам үзем әллә нидән, — юк янымда юлдашым (боюсь, сам не знаю чего, – нет рядом попутчика; курку – бояться; ян – в разных значениях бок; боковой).

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага (в одно время, /когда/ уходить собрался, взглянул: «упал глаз» на мостик; китү – уходить; төшү – падать; спускаться; басма – ступень; мостик);
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада (смотрю: одна страшная женщина сидит на мосту; карау – смотреть; утыру – сидеть).

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак (ярче света: «вопреки свету» сверкает в руке золотой гребень; көн – день; свет; ялтырау – сверкать; кул – рука);
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап (этим гребнем, сидит, растрепанные волосы расчесывая; берлән = белән – с, вместе; сач = чәч – волосы; тарау – расчесывать).

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, — юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

 

 

Тын да алмыйча торам (не могу вздохнуть: «и дыхание не взяв», стою; алу – брать, взять; тору – стоять), куркып кына, тешне кысып (боясь лишь, зубы стиснув; курку – бояться; теш – зуб; кысу – сжимать, стиснуть),
Шунда яр буендагы куе агачларга посып (там вдоль берега в густых деревьях прячась; буе – вдоль; агач – дерево; посу – затаиться, спрятаться).

Сачләрен үргәч тарап (/свои/ волосы заплетя, /сначала/ расчесав; үрү – плести), сикерде төште суга ул (спрыгнула, спустилась в воду она; сикерү – прыгать; төшү – спускаться);
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул (нырнула и уплыла, совсем исчезла с глаз там она; чуму – нырять; күз – глаз).

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага (уж я тихонько подошел и взошел на мост; килү – приходить; керү – заходить, входить),
Җен оныткан, ахыры, — калган тарагы басмада (нечистая забыла, похоже, – остался /её/ гребень на мосту; оныту – забывать; калу – оставаться; тарак – гребень).

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин (/то, что/ по сторонам /от меня/ никого нет, узнал я; як – сторона; юклык – отсутствие; белү – узнать),
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин (помчался в деревню, гребень быстро подвесил я; чабу – бежать, мчаться; элү – вешать, подвесить).

Күрмимен алны вә артны (не вижу /ни/ впереди, /ни/ сзади; күрү – видеть; ал – перед; арт – задняя часть), и чабам мин, и чабам (и бегу я, и бегу);
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам (тороплюсь, потею, парюсь и горячо, как огонь, горю; ашыгу – торопиться; пешү – упариваться; ут – огонь; яну – гореть).

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан, ахыры, — калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

 

Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба (в одно время, оглянувшись, посмотрел назад; әйләнү – поворачиваться; баку = карау – смотреть), —
Аһ, харап эш (ах, страшное дело)! — Су анасы да минем арттан чаба (водяная тоже за мной бежит).

Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак! (кричит: «Не убегай! Остановись, вор!; кычкыру – кричать; качу – убегать; туктау – остановиться)
Ник аласың син аны, — ул бит минем алтын тарак! (зачем берешь ты его, – это ведь мой золотой гребень)»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам (я бегу – она преследует, она преследует – я бегу; куу – преследовать);
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам (настолько край тихий, нет никого даже; ичмасам – даже /и/).

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт (таким образом добежали /мы/ до деревни в один момент; чабышу – бежать, состязаться в беге; җитү – достигать),
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт (водяную преследовать принялись все собаки; күтәрелү – подниматься)!

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» («вау» и «вау», «хау» и «хау») –
бертуктамый этләр өрә (беспрестанно собаки лают; өрү – лаять);
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә (водяная, испугавшись собак, обратно побежала).

Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба, —
Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! качма! Тукта! тукта, и карак!
Ник аласың син аны, — ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк, ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» —
бертуктамый этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

 

 

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем (теперь дело уладилось, от страха успокоился, /так/ подумал; җайлану – улаживаться; курку – страх; тынычлану – успокоиться);
И явыз карчык (вот злая старуха)! тарагыңнан коры калдың, дидем (без гребня: «от гребня пустой» осталась, /так/ подумал).

Өйгә кайттым да (домой вернулся и; өй – дом; кайту – вернуться): «Әни, алтын тарак таптым (мама, золотой гребень нашёл)!» — дидем (сказал);
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым (пить хочу, устал, мама, я очень долго бежал; сусау – жажда; ару – устать)», — дидем (сказал).

Сөйләгәчтен кыйссаны (после моего рассказа: «/после того, как/ рассказал рассказ»; сөйләү – рассказывать; кыйсса – рассказ), алды тарагымны әни (взяла /мой/ гребень мама);
Курка үзе алса да (боится сама, хоть и взяла), — уйлый эченнән әллә ни (думает про себя: «изнутри» о чем-то)...

 

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», — дидем.

Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да, — уйлый эченнән әллә ни...


II

Яхшы, хуш (ладно, хорошо). Батты кояш (зашло солнце; бату – тонуть; зайти, закатиться /о солнце/). Йокларга яттым кич белән (спать лег вечером; йоклау – спать; яту – ложиться);
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән (дом полон был вечерним воздухом, приятными ароматами; эч – живот, нутро; тулу – наполняться).

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман (под одеялом, не засыпая: «в сон не уходя», лежу я всё; йокы – сон);
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман (тук да тук – кто-то в окно постукивает в один момент; чиертү – щёлкать, постукивать).

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле (я лежу хорошо так, не встаю и не двигаюсь даже; тору – вставать; кузгалу – шевелиться).
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни (от этого шума вздрогнув, проснулась: «встала со сна» мама; тавыш – звук, шум; сискәнү – вздрагивать от шума):

— Ни кирәк (что нужно)? Кем бу (кто это)? Кара төндә вакытсыз кем йөри (темной ночью не вовремя кто ходит; вакыт – время)?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери (что есть-то ночью, черт возьми: «/мой/ нож вонзился бы»; пычак – нож; пычагым – ни черта; керү – входить)

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак (водяная я, принеси, где мой золотой гребень; китерү – приносить)?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак (дай! давеча днем, стащив, сбежал твой сын, вор)

 

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
Шык та шык! — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара тәндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! бая көндез алып качты синең угълың, карак!

 


Төшкән айның шәүләсе (упал лунный свет; төшү – падать; спускаться; шәүлә – отсвет, блик), мин юрган астыннан карыйм (я из-под одеяла смотрю);
Калтырыйм, куркам (дрожу, боюсь; калтырау – дрожать):
«Ходай! — дим, — инде мин кайда барыйм?» (Боже, думаю, уж мне куда идти; бару – идти)



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2016-06-26; просмотров: 402; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 3.133.109.30 (0.107 с.)