Сугыштан тартты кулны чит халыклар да, юашланды. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Сугыштан тартты кулны чит халыклар да, юашланды.



Хәзер дошман кешеләргә Мәмәт ханга һөҗүм кайда!

Әтәч бикли аларның юлларын алдан да, арттан да.

Үтә бер ел тынычлык берлә, үтмәктә икенче ел,

Аманлык һәр тарафта, исмидер һич куркынычлы җил.

 

Менә көннәрдә бер хан тора куркып йокысыннан (вот в один из дней хан просыпается в страхе ото сна; көн – день; йокы – сон),

Килә тавыш колагына (идет голос в ухо): «Харап эш (жуткое дело)! Беттек, и солтан (кончились = пропали /мы/, эй, султан)

«Ни булды (что случилось)? Нәрсә бар соң (что есть-то)?» – дип сорый гаскәр башыннан хан (спрашивает у воеводы хан; баш – руководитель, глава);

«Әтәч кычкырды тагын да, килә бугай явыз дошман (петух закричал снова, идет, похоже, злой враг)

 

Һират халкы тәмам куркыштылар, башланды шау-шу да (народ Герата порядком перепугался, начался шум-гам).

Хатыннар, яшь балалар, карт бабайлар төште каушауга (женщины, маленькие дети, пожилые старики впали в страх; каушау – пугаться).

Ышанмый хан, торып хан, мәсҗетенә ул үзе карый (не верит хан, встав, хан на /свою/ мечеть сам смотрит),

Күрә: алтын әтәч борган башыны көнчыгыш сарый (видит: золотой петух повернул голову в сторону востока; сарый = якка – в сторону).

 

Йөгер тиз (беги быстро)! Әйдә башла, и җәяүле гаскәр, атларга (давай начинай, эй, пехотная армия, шагать)!

Ашык (торопись)! И атлы гаскәр, син дә тиз бул (эй, конная армия, и ты быстрее будь)! Атлан атларга (садись верхом на лошадей; атлану – садиться верхом; ат – лошадь)!

Шулай хан көнчыгышка бихисап гаскәр рәван кылды (так хан на восток бессчисленную армию отправил; рәван кылу = җибәрү – отправлять),

Олуг углын шуларга баш, беренче пәһлеван кылды (старшего сына им главным, первым богатырем назначил).

 

Менә көннәрдә бер хан тора куркып йокысыннан,

Килә тавыш колагына: «Харап эш! Беттек, и солтан!»

«Ни булды? Нәрсә бар соң?» – дип сорый гаскәр башыннан хан;

«Әтәч кычкырды тагын да, килә бугай явыз дошман!»

Һират халкы тәмам куркыштылар, башланды шау-шу да.

Хатыннар, яшь балалар, карт бабайлар төште каушауга.

Ышанмый хан, торып хан, мәсҗетенә ул үзе карый,

Күрә: алтын әтәч борган башыны көнчыгыш сарый.

Йөгер тиз! Әйдә башла, и җәяүле гаскәр, атларга!

Ашык! И атлы гаскәр, син дә тиз бул! Атлан атларга!

Шулай хан көнчыгышка бихисап гаскәр рәван кылды,

Олуг углын шуларга баш, беренче пәһлеван кылды.

 

Әтәч тә тынды, һәм әкрен генә тукталды шаулау да (и петух умолк, и потихоньку утих шум),

Тынычланган кеби булды йөрәкләнгән Мәмәт хан да (как будто успокоился и приободренный хан Мамат).

Үтә бер көн, ике, өч, дүрт, үтә җиде, сигез көн дә (проходит один день, два, три, четыре, проходят и семь, восемь дней);

Сугыш булганмы (сражение было ли)? Юкмы (нет ли)? Килми гаскәрдән хәбәр бер дә (не приходит от армии ни единой весточки).

 

Хәбәр юк ханга, беркөнне әтәч тавышлана тагын (новостей нет для хана, однажды петух шумит снова),

Менә тиз-тиз икенче фирка гаскәр сафлана тагын (вот быстро-быстро вторая часть армии готовится снова; фирка = төркем – группа, часть; сафлану – подготавливать).

Итә башлык бу гаскәргә Мәмәт хан кечкенә углын (делает главой этой армии хан Мамат младшего сына):

«Бу гаскәр берлә абзаңны табып кайт, бар, җаным углым (с этой армией брата найди, иди, душа /моя, сын /мой/; табу – находить; кайту – возвращаться)

 

Үтә көннәр (проходят дни)... Үтә әүвәлгесе төсле сигез көн дә (проходят как и раньше восемь дней);

Ике шаһзадәгә ни булганыннан чыкмыйдыр өн дә (с двумя ханскими сыновьями что случилось, не выходит и звука = нет никакой весточки; шаһзадә – шахзаде, потомок шаха).

Һират халкы тагын шауларга башлады, тагын курыкты (народ Герата снова шуметь начал, снова испугался),

Әтәч тавышлана тагын да: «Кикрикүк!» тә «күк!», «күк!» ди (петух шумит снова: «Кукареку» говорит).

Әтәч тә тынды, һәм әкрен генә тукталды шаулау да,

Тынычланган кеби булды йөрәкләнгән Мәмәт хан да.

Үтә бер көн, ике, өч, дүрт, үтә җиде, сигез көн дә;

Сугыш булганмы? Юкмы? Килми гаскәрдән хәбәр бер дә.

Хәбәр юк ханга, беркөнне әтәч тавышлана тагын,

Менә тиз-тиз икенче фирка гаскәр сафлана тагын.

Итә башлык бу гаскәргә Мәмәт хан кечкенә углын:

«Бу гаскәр берлә абзаңны табып кайт, бар, җаным углым!»

Үтә көннәр... Үтә әүвәлгесе төсле сигез көн дә;

Ике шаһзадәгә ни булганыннан чыкмыйдыр өн дә.

Һират халкы тагын шауларга башлады, тагын курыкты,

Әтәч тавышлана тагын да: «Кикрикүк!» тә «күк!», «күк!» ди.

 

Мәмәт инде өченче гаскәре берлә үзе китте (Мамат уже с третьей армией вместе сам пошел)

Туры мәшрикъ таба (прямо на восток): «Тәңре, үзең ярдәм вә фазыл ит!» – ди («Всевышний, сам помощь и милость окажи!» – говорит).

Бара көн-төн, һаман ял итми, аслан тынмыйдыр үзе (идет день-ночь, до сих пор не отдыхает, все еще не успокаивается сам);

Ни бар алда (что есть впереди)? Чыгармы бер-бер эш, һич белмидер үзе (выйдет ли какое-нибудь дело, вовсе не знает сам).

 

Биш-алты көн бара, шаһзадәләр дә, гаскәре дә юк (пять-шесть дней идет, ни сыновей, ни армии нет),

Түгелгән кан да юк һич, ичмасам, ат эзләре дә юк (ни пролитой крови нет совсем, хотя бы, ни лошадиных следов нет).

Менә сигезенче таң атканда, хан туктады бер тауга (вот, на рассвете восьмого дня, хан остановился на одной горе; таң ату – рассветать);

Җәелде гаскәр, атлар да ничек бу җиргә туктауга (разбрелась армия, лошади тоже, как на этой земле остановились; җәелү – растягиваться, распространяться).

 

Күренде хан күзенә тау башында бер кызыл чатыр (показался ханским глазам на горной вершине один красный шатер),

Гаҗәп төсле матур, нинди күңелләрне дә кузгатыр (поразительно красивый, любую душу затронет).

Гаҗәип бик матур сахра, һава тын, җил дә юк бер дә (поразительно очень красивая природа, воздух тихий, и ветра нет совсем);

Җиһан йоклый тавыш-тынсыз, бәрабәр, йоклыйдыр кыр да (мир спит беззвучно-бесшумно, также спит и край).

 

Мәмәт инде өченче гаскәре берлә үзе китте

Туры мәшрикъ таба: «Тәңре, үзең ярдәм вә фазыл ит!» – ди.

Бара көн-төн, һаман ял итми, аслан тынмыйдыр үзе;

Ни бар алда? Чыгармы бер-бер эш, һич белмидер үзе.

Биш-алты көн бара, шаһзадәләр дә, гаскәре дә юк,

Түгелгән кан да юк һич, ичмасам, ат эзләре дә юк.

Менә сигезенче таң атканда, хан туктады бер тауга;

Җәелде гаскәр, атлар да ничек бу җиргә туктауга.

Күренде хан күзенә тау башында бер кызыл чатыр,

Гаҗәп төсле матур, нинди күңелләрне дә кузгатыр.

Гаҗәип бик матур сахра, һава тын, җил дә юк бер дә;

Җиһан һоклый тавыш-тынсыз, бәрабәр, йоклыйдыр кыр да.

 

Бу нинди куркыныч (это что за ужас)! Чатыр тирәсендә бөтен гаскәр (вокруг шатра вся армия)

Үлеп ятыр, булып тау-тау, кырылганнар, изелгәннәр (погибшая лежит, горками, посеклись, передавились).

Мәмәт хан, ашыгып, тиз-тиз чатырның алдына бара (хан Мамат, торопясь, быстро-быстро к шатру идет),

Ни күзләр берлә күрсен (какими глазами /пусть/ увидит)! Аһлар ормыйча чыдап кара (не ахнув, вытерпеть попробуй; чыдау – терпеть):

 

Үлеп ятмыш ике шаһзадә, бакый йортка күчкәннәр (мертвые лежат два сына, в вечности дом переселились; бакый =мәңгелек – вечность),

Бере күкрәгенә берсе кылычларын чәнечкәннәр (друг другу в грудь /свои/ мечи вонзили; кылыч – меч; чәнчү – колоть).

Күрә шаһзадәләр атландыгы юрга җирәннәрне (видит рыжих иноходцев, которых седлали сыновья; атлану – садиться верхом; җирән – рыжий),

Йөриләр чүпләнеп әкрен генә канлы чирәмнәрне (ходят, пожевывая потихоньку окровавленную траву).

 

Елый хан кычкырып: «И җаннарым! И каһреманнарым (плачет хан в голос: “Эх, души /мои/! Эх, герои /мои/”),

Җаным сөйгән ике шаһзадәм, и рухым, рәваннарым (душою любимые два сына, эх души /мои/; рух – душа; рәван = җан – душа)

Хан артыннан еларга башладылар җөмлә гаскәр дә (за ханом плакать начала и вся армия),

Елый һәрнәрсә, һәркем – җанлы-җансыз барчасы бергә (плачет всё, каждый – живые-неживые все вместе).

 

Бу нинди куркыныч! Чатыр тирәсендә бөтен гаскәр

Үлеп ятыр, булып тау-тау, кырылганнар, изелгәннәр.

Мәмәт хан, ашыгып, тиз-тиз чатырның алдына бара,

Ни күзләр берлә күрсен! Аһлар ормыйча чыдап кара:

Үлеп ятмыш ике шаһзадә, бакый йортка күчкәннәр,

Бере күкрәгенә берсе кылычларын чәнечкәннәр.

Күрә шаһзадәләр атландыгы юрга җирәннәрне,

Йөриләр чүпләнеп әкрен генә канлы чирәмнәрне.

Елый хан кычкырып: «И җаннарым! И каһреманнарым,

Җаным сөйгән ике шаһзадәм, и рухым, рәваннарым!»

Хан артыннан еларга башладылар җөмлә гаскәр дә,

Елый һәрнәрсә, һәркем – җанлы-җансыз барчасы бергә.

 

Исеркәп ушбу хәлне кычкырып еглый хәҗәрләр дә (почувствовав такое положение, в голос плачут и камни; хәҗәр = таш – камень),

Салынды, башларын бөкте, иелделәр шәҗәрләр дә (поникли, головы склонили, согнулись и деревья; шәҗәр = агач – дерево).

Шулай торганда, аңсыздан чатыр нурга тулып китте (/пока/ так стояли, неожиданно шатер сиянием наполнился),

Мәмәт хан каршысына бик матур бер кыз килеп чыкты (навстречу хану Мамату очень красивая девушка вышла).

 

Көлеп, як-якка айдай нур йөзеннән яктылык сачып (смеясь, вокруг подобного лунному сиянию лица свет рассыпая),

Кочаклап алды ханны, бер фәрештәдәй канат ачып (обняла хана, как ангел крылья раскрыв; кочаклау – обнимать; алу – здесь вспом. глагол, обозначает совершение действия в короткий промежуток времени).

Тора хан кыз күзе алдында куркынган поши төсле (стоит хан перед глазами девушки как напуганный лось),

Кояш алдында тын алмыйча каткан төн кошы төсле (как на солнце без дыхания застывшая ночная птица; тын – дыхание; алу – мочь; кату – застыть)

 

Хан алдында фида булды хәзер һәркем дә, һәрни дә (перед ханом жертвой стал сейчас каждый, всё),

Гашыйклыктан онытты ул үлек шаһзадәләрне дә (от любви забыл он и мертвых сыновей).

Матур кыз ханны кулыннан тотып кергезде чатырга (красивая девушка, хана за руку взяв, завела в шатер),

Җәюледер мамык мендәр, түшәкләр анда ятырга (расстелены пуховые подушки, перины там лежат).

 

Исеркәп ушбу хәлне кычкырып еглый хәҗәрләр дә,

Салынды, башларын бөкте, иелделәр шәҗәрләр дә.

Шулай торганда, аңсыздан чатыр нурга тулып китте,

Мәмәт хан каршысына бик матур бер кыз килеп чыкты.

Көлеп, як-якка айдай нур йөзеннән яктылык сачып,

Кочаклап алды ханны, бер фәрештәдәй канат ачып.

Тора хан кыз күзе алдында куркынган поши төсле,

Кояш алдында тын алмыйча каткан төн кошы төсле.

Хан алдында фида булды хәзер һәркем дә, һәрни дә,

Гашыйклыктан онытты ул үлек шаһзадәләрне дә.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2016-06-26; просмотров: 237; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.117.196.184 (0.039 с.)