Орден Отечественной войны II степени 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Орден Отечественной войны II степени



Хисамов Рәхим (Рахим)- Олы Әшнәктә туган, кызылармеец. 1942 нче елның 21 нче февралендә Калуга өлкәсе Юхнов районы ст. Износки станциясендә һәлак була.

Дәминов (Даминов) Мулла (Муллаҗан)- 1907 нче елгы, туган авылы Олы Әшнәк. 1942 нче елның апрель аенда һәлак була. Шәхси эше №977520 – 344 249б.

Гарипов Кәрим (Карим)- 1898 нче елда туган. Балык Бистәсе военкоматы аша сугышка алынган. Хезмәт иткән часте п/п 97704. 1944 нче елның гыйнвар аенда Түбән Новогород өлкәсе Батецк районы, Волжная (Ж) Горки госпиталендә вафат була.

Мөхәммәтҗанов (Мухамадзянов) Габдулла Мөхәммәтҗанович (Мухамадзянович)- 1910 нчы елгы. Медальоны 2003 нче елда Волгоград өлкәсе Городише районы Самофаловка авылы янында табыла. Тобольск шәһәренең “Взрыв” эзләнү группасы таба. 2003 нче елның 4 августында Россошинское хәрби мемориалына кире күмелә. Хәзерге вакыттагы Олы Әшнәктәге туганнары- Галиев Азат.

Мөхәммәтҗәнов (Мухаметзянов) Муллаәхмәт (Муллахмет) Мөхәммәтҗәнович (Мухаметзянович). 1907 нче елгы. Кызылармеец, п-3.

Шәймәрданов Мөхәммәт Габидин улы. Интернет чыганакларында Олы Әшнәк авылыннан сугышка киткән Шәймәрданов Мөхәммәт Габидин улының тормыш юлы белән кызыксынган язма бар. Мөхәммәт гаиләсендә дүрт бертуган ир-ат була. Ул иң олысы, 1919 нчы елгы. Сугышка беренчеләрдән булып китә. Аның артыннан энекәше Әхмәт һәм калган ике балалары да үзләре теләп, яшь өстәп сугышка китәләр. Мөхәммәт сугыштан исән-сау әйләнеп кайта. Аларның атасы Габидин бай гаиләдән була (кулак итеп игълан ителгән мулла Фазылов Шәмәрдән гаиләсеннән булырга тиеш). Габидин ярлы кыз Загидуллина Хәдия Загидулла кызына өйләнергә уйлагач, әтисе аны байлыктан мәһрүм итеп, өеннән куып чыгара. Габидин мәктәптә укытучы булып эшли. Төпчек уллары гаиләсе белән 1931 нче елга кадәр Олы Әшнәктә яши, аннары, әтиләре үлгәч, әнисе авылына, Урта Сәрдә авылына күчеп китәләр. Иң олысы Мөхәммәт бронетанк гаскәрләрендә полковник дәрәҗәсенә ирешә, аннары генерал Малиновский исемендәге бронетанк Академиясендә укыта.

Шәйхетдинов (Шайхутдинов) Кирам. Олы Әшнәктә туган. 1942 нче елның 20 февралендә һәлак булган. Ленинград өлкәсе, Колпино шәһәре. Сугышкан часте- Сп.329, 70сд.

Шиһапов (Шигапов) Кашаф Шигапович. 1909 (10) нчы елгы. Хезмәт иткән урыны- 169 (161) сп,86 (229) сд. 1944 нче елның 30 мартында Псков өлкәсе. Русски Уварово авылы янындагы 380 нче номерлы госпитальдә вафат була. Эше- №326. 230 бит.

Сабиров Каюм Сабир улы. Фин һәм Бөек Ватан сугышларында катнаша. 1946 нчы елда авыр яралардан терелә алмыйча вафат була.

Хәкимов Зиннәт 1919 нчы елда туа. 1938 нче елда Мәскәү авиация училищесын тәмамлый. 1941 нче елда Мәскәүне саклаганда, 22 яшендә һәлак була.

Бертуган Гариповлар. Гарипов Нәҗип Гарипович. 1917 нче елда туа. Хәрби хезмәткә 1940 нчы елны алына. Сугыш башланганда чиктә хезмәт итә. Нарва шәһәре янында каты яралана. Сугыштан кайткач күп еллар авыл мәктәбендә хезмәт укытучысы булып эшли.

Звание: красноармеец Место призыва: Кзыл-Юлдузский РВК, Татарская АССР, Кзыл-Юлдузский р-н Б.Ошняк Место службы: 936 ап 362 сд БелФ
Дата подвига: 25.03.1944-29.03.1944 № записи: 45392213

Медаль «За отвагу»

 

Фоторәсемдә ветераннар мәктәптә кунакта: (өске рәттә сулдан- уңга: Камалов Сахип, Фәттахов Каюм, мәктәп директоры Гарипов Габдулла, укытучы Гарипов Нәҗип, аскы рәттә- Мифтахов Сахибетдин, Хафизов Мирза, Гәрәев Бикмулла, Җамалиев Җәләл.

Гарипов Миңнулла Гарипович, 1921 нче елда Олы Әшнәк авылында туа. Сугышка каләр колхозда баш хисапчы (бухгалтер) булып эшли. 1941 нче елны сугышка китә. 1943 нче елны батырларча һәлак була.

Гарипов Сафиулла Гарипович. 1924 нче елгы. 1942 нче елда су асты көймәсендә хезмәт иткәндә һәлак була.

Газизҗанов Мөхәмматҗан Газизҗан улы. 1924 нче елда туа. 18 яшендә 1943 нче елда сугышта һәлак була.

Мулланур Хисамов. Ленинград блокадасын башыннан азагына кадәр кичергән.

Мифтахов Сахиб. Ленинград блокадасын башыннан азагына кадәр кичергән.

Мифтахов Сахип 1912г.р. Звание: сержант в РККА с 1941 года Место призыва: Рыбно-Слободский РВК, Татарская АССР, Рыбно-Слободский р-н
с.Б. Ошняк Место службы: 21 исапбр 2 Уд. А № записи: 30589070

Медаль «За боевые заслуги»

Орден Красной Звезды

Галиуллин Зиннәтулла Галиулла улы, 1903 елда Олы Әшнәк авылында туган. 1941 елның 19 декабрендә Германиянең Шлос Хольте-Штукенброк шәһәрендә тоткынлыкта һәлак булган.

Хакимов Хикмәт Зәйнетдин улы (“Мәйдан” журналында - Хикмәт Хамитов дип хаталы язылган)

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2017-02-07; просмотров: 175; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 3.21.233.41 (0.007 с.)