Укытучылар коллективы. 1952 нче еллар 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Укытучылар коллективы. 1952 нче еллар



Легендар укытучылар коллективы...1956-57 нче еллар

4 нче дәвер - 1960-1990 нчы еллар.

Бу еллар мәктәп тормышында яңарышлар, укытучылар һәм укучылар коллективының актив эшчәнлеге белән истә калган еллар була. 1954-1967 нче елларда мәктәп директоры булып Олы Солтан авылыннан килгән Сибгатуллин Габдулла Сибгат улы эшли.

Мәктәп бинасы, 1970 нче ел

Шул елларда мәктәп авылда туып-үскән югары белемле кадрлар белән байый. Алар: Гүзәл һәм Мингалим Исхаковлар, Баһаутдинова Зәйтүнә, Әлфия һәм Зөфәр Җамалиевлар, Габдулла Шиһапов, Сөембикә Сибгатуллина. Аз гына соңрак укытучылар коллективына Роза Ганиева, Фәния Зарипова һәм Халидә, Рәшит Мифтахов, Тәнзилә Таҗиева, Саймә Юнысова, Габделбәр Закиров, Илгизәр Ибатуллин, Венера һәм Ильяс Гариповлар килеп кушыла.

Укучылар 1нче май демонстрациясенә әзер..

 

Җиңү бәйрәменә багышланган линейка

Җиңү бәйрәме. 1970 нче ел

Мәктәп аерым 4 агач бинадан тора. Хезмәт дәресләре алып бару өчен мастерскаясы (остаханәсе), ашхәнәсе була. 1967-1989 нчы елларда мәктәп белән Гарипов Габдулла Кәрим улы җитәкчелек итә.

Мәктәп директоры Каримов Г. уку елына нәтиҗә ясый

Металл калдыклары җыю Пионерлар ветеран Гибадулла Гайнуллин белән очрашалар

Ул 49 ел гомерен яшь буынны укыту, тәрбия эшенә бирә, шуның 36 елы- мәктәп белән идарә итү һәм 49 елы- математика фәнен укыту. СССР һәм РСФСР ның мәгариф отличнигы, Татарстан Югары Советының Мактау грамотасы һ.б. бүләкләргә ия була. Туган авылына директор булып кайтканчы ул Питрәч районының Чита, Әлбәден һәм Шәле авылларында математика фәнен укыта, мөдир була. Тормыш иптәше, “Почёт билгесе” ордены кавалеры Гарипова Флёра Хуҗиәхмәт кызы лаеклы ялга чыкканчы балаларга математика фәнен өйрәтә.

Нче сентябрь линейкасы.

1971 нче ел. Укытучылар коллективы. Г. Шиһапов фотосы.

1977 нче елны күптән көтелгән вакыйга була. 193 балага исәпләнгән яңа таш мәктәп сафка баса. Бу эштә Гарипов Габдулла Кәрим улының керткән өлеше бик зур була.

1987 нче елда сигезьеллык мәктәп урта мәктәп итеп үзгәртелә. Мәктәп яңа сулыш белән яши башлый. Районда алдынгы терәк мәктәпкә әверелә. Биредә бик еш методик семинарлар, район һәм күрше-тирә авылларның мәктәп директорлары, урынбасарлары һәм укытучылары өчен ачык дәресләр, төрле чаралар уздырыла. Мәктәп уңышлы гына район һәм республикада уздырылган бәйгеләрдә, ярышларда алдынгы урыннар яулый. Районда иң беренче кабинет системасына күчә.

Бу чорда алты укытучы “Рәсәйнең халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек була, алар: Гайсина Бәнат Шәрәфи кызы, Мингазова Илсөяр Габдрахман кызы, Гарипов Габдулла Кәрим улы, Мифтахов Габдулхак Мифтах улы, Исхаков Мингалим Хафиз улы һәм Исхакова Гүзәл Гәрәфетдин кызы. Ел саен үткәрелә торган “Аҗаган” уенында 10 елга якын беренче урыннар яулана, чаңгы ярышларында да беренчелек “Әшнәк” ләрнеке була.

"Аҗаган"да җиңүче команда

Район ярышларыннан кубок алып кайткан чаңгы командасы. 1970 нче ел

Мәктәп алды участогыннан бай суган уңышы җыеп алган өчен “Яшь Мичуринчылар” 1970 нче елда Мәскәүдәге ВДНХаның бронза медаленә лаек булалар. Ел саен диярлек Муса Җәлил исемендәге пионер дружинасы “Уң флангтагы дружина" исеменә лаек була һәм ВЛКСМ ҮКның грамоталары белән бүләкләнә. 1966 нчы елда мәктәптә герой-шагыйрь Муса Җәлил музее ачыла һәм ул Татарстан республикасы яшь туристлар станциясе тарафыннан “мәктәп музее” дип таныла, шул турыда таныклык бирелә. Музей Халык мәгарифе министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә. Макулатура, металл калдыклары җыю, төрле сәнгать, спорт ярышларында мәктәп укучылары актив катнаша, алдынгы урыннар яулыйлар. 1971-1972 нче уку елында “Яшь Ленинчы” редакциясе уздырган Республика стена гәҗите конкурсында укучылар эшләгән гәҗит 2 һәм 3 урыннарны яулый.

Мәктәпнең ГАЗ-53 машинасы

1985 нче елларда лаеклы ялга китүче укытучылар урынына яшь алмаш килә. Укытучылар коллективына Гарипова Халисә Әнәс кызы, Мәннанова Әлфия Нәҗип кызы, Мустафина Флүзә Мансур кызы, Мифтахова Фирдания Сахип кызы. Соңырак укытучылар коллективына Салахутдинова Резедә Зөфәр кызы, Рисаев Әнәс Вагыйз улы, Шиһапова Гөлсия Фатихетдин кызы, Шамухаметова Минзилә Габдрафик кызы, Мингараева Рәмзия Рәиф кызы, Шарипов Рәүф Вакыйф улы, Шәрипова Фәридә Хәким кызы, Вәлиев Камиль Бәдамша улы, Вәлиева Лира, Сәйфетдинов Фәрит Хәмит улы, Сәйфетдинова Флюрә Хәйдәр кызы килеп кушыла.

Олы буын вәкилләре дә мәктәп белән бергәлекне онытып бетерми, яшь буын укытучыларына теләп ярдәмгә килә, киңәшләрен бирә. Яшьләр күп еллар буе килгән традицияләрне югалтмыйлар, яңа методик ысуллар кулланып уку-тәрбия эшенә “җан” өрәләр. 1989 нчы елны мәктәп директоры итеп биология һәм география укытучысы Шәрипов Рәүф Вакыйф улы билгеләнә.

5 нче дәвер- 1991-2014 нче елның 23 нче июне. 1991-1996 нче елларда мәктәп директоры булып Олы Солтан авылыннан Вәлиев Камиль Бәдамша улы тора. 1996 - 2001 нче елларда мәктәпне яңадан Шәрипов Рәүф Вакыйф улы җитәкли. Уку-укыту эшләрен Сәйфетдинова Флюрә Хәйдәр кызы алып бара. 2000 нче елдан мәктәптә информатика фәне укытыла башлый. Бу фәнне Газизова Гөлназ Раушан кызы укыта. Яңа компьютерлар кайтартыла. 2001 нче елдан инглиз теле укытыла башлый. Инглиз теле дәресләрен Ибатуллина Эльмира Илгизәр кызы алып бара. 2002 нче елны бу дәресләрне укытуны Сәйфетдинова Ләйсән Фәрзетдин кызы дәвам итә. 2001-2002 нче елларда мәктәп белән җитәкчелек эшен Сәйфетдинов Фәрит Хәмит улы дәвам итә. 2002-2007 нче елларда мәктәп директоры вазифалары Гарипова Венера Миңнулла кызы җилкәсенә төшә. Пенсия яшенә җитү сәбәпле вазифаларын 2007 не елның 17 сентябереннән Сәйфетдинов Фәнис Фәрит улына тапшыра. 2012-2010 нчы еллар эчендә 7 чыгарылыш укучысы “Укудагы уңышлар өчен” медаленә лаек була.

2010 нчы елда мәктәптә 41 бала укый, 9 класс-комплект була. 16 укытучы эшли, шуларның 11-е югары белемле, 2-се югары категорияле укытучы, 7-се 1 нче категорияле һәм 5 укытучы 2 нче категориягә ия була. Мәктәптә барлыгы 13 кабинет, спортзал, остханә, ашханә эшли.

2013 нче елда балалар саны 16 га кала (башлангычта - 1 укучы, урта сыйныфларда - 15). 10 укытучы эшли. 2011 нче елдан мәктәп ябылганчыга кадәр мәктәп белән Гарипова (Садриева) Халисә Әнәс кызы җитәкчелек итә. Тиешле бала саны булмау сәбәпле 2014 нче елның 23 нче июнендә мәктәп ябыла...

Халык бу күренешне илдәге вәзгыять белән аңлата. Колхозлар таркалу,эш урыннары булмау, гаиләләрдә балалар саны кимү һ.б.

96 елга сузылган мәктәп чылбыры өзелә. 2018 нче елда Олы Әшнәк мәктәбе 100 еллыгын билгеләп үтәр иде. Күпме егет-кызларны укытып чыгарган бит ул!

Авылда мәктәп – гади белем бирү оешмасы гына түгел, ә хөкүмәтнең тормыш тәртибе, мәдәни, рухи үзәге, авыл тормышы үсешенең көчле факторы булып тора. Халыкта: “Мәктәп бетсә –авыл бетә, авыл бетсә - милләт бетә” дип юкка әйтмәгәннәр!

“Мәктәп саны кими авылларда,

Мәктәп бетсә- бетә авыллар,

Авыл бетсә - тел сакланыр микән?

Буш урамда уйнар давыллар.

Кайсы яклап исәр яз җилләре,

Яз җилләре җавап бирерме?....”


 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Уку мизгелләре...

Ветеран укытучылар- кадерле кунаклар!

 


Авылдашларыбыз иҗаты

Ильяс Нәҗип улы Гарипов

Рәкыйп Гаффар.

(Шигырь сүзләренә композитор Зөфәр Хәйретдинов музыка язган)

Абагадан юкка бәхет сорама син…

Абагадай серле синең мәхәббәтең,
Кайчан чәчәк атар – белмәссең.
Өзгәләнеп сине, сине чакырсам да
Ишетмәссең инде, килмәссең.

Кушымта:

Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

Карурманга кердем бары сине эзләп,
Күрсәтер дип юлны абага.
Чәчәгенең сихри яктылыгы сине
Ярдәм итәр диеп табарга.

Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

Шундый матур итеп, чәчәк ата, диләр,
Тирә-якны күмеп яктыга.
Абаганың шулай чәчәк атмавын да
Юрыйсыдыр, бәлки, яхшыга.

Абагадан юкка бәхет сорама син,
Нинди генә матур чәчәк атса да.
Син ашыкма мине, мине югалтырга
Юлларыңда өелеп алтын ятса да.

 

Роза Каримова

“Сагынам авылымны

 

Сагындыра авылымда,

Үтеп киткән яшь чагым.

Яшь чагым белән сагынам,

Мин сине туган ягым!

 

Сагындыра искә төшеп,

Бик бәхетле вакытлар.

Күңел күгем аяз булган,

Күренмәгән болытлар.

 

Сагынам мин, бик сагынам,

Авылымның кичләрен.

Таң атканда иртәләрен,

Әшнәгемнең кичләрен!

 

Бер кайгысыз үтеп киткән,

Авылда минем көннәр.

Әле дә өзә үзәккне,

Айлы-йолдызлы төннәр.

 

Искә алам бик сагынып,

Мин туган авылымны.

Йөрәктәге җылы хисләр,

Тибрәтәләр җанымны.

 

Сагынам мин, бик сагынам,

Авылымның кичләрен.

Таң атканда иртәләрен,

Олы Әшнәк кичләрен!

Мөнирә Исмәгыйлова шигырьләре

“Балачак дусларыма”.

 

Бик сагынып искә алам,

Балачак дусларымны.

Алар белән бергә үткән,

Җәйләрне, кышларымны.

 

Дусларым бит булган икән,

Сез, чын дуслар,- диярлек,

Бик күп еллар узгачтын да,

Искә алып сөйләрлек!

 

Дүрт кыз бергә уйнап үстек,

Якын йорт аралары,

Аерылмас дуслар идек,

Бер урам балалары.

 

Җәйләр җитсә, судан чыкмый,

Ята идек коенып,

Әниләр ачуланса да

Булмый иде тыелып.

 

 

Бара идек бергәләшеп,

Кырдан борчак урларга,

Аны качып ашый идек,

Күрсәтмичә, зурларга.

 

Чишмәгә дип чыгып китеп,

Чиләк-көянтә асып,

Кайта идек башка яктан,

Алма бакчасын басып.

 

Кукуруздан курчак ясап,

Уйный идек мәш килеп,

Төрле причёскалар ясап,

Чәчен толымлап үреп.

 

Басуда кукуруз беткәч,

Һич аптырап тормадык,

Картоннарны кистек тә,

Шуннан курчак ясадык.

 

Ул курчакларыбыз безнең,

Кагәзь күлмәкләр киде,

Чынлап әйтәм, шул балачак,

Иң бәхетле чак иде!

 

Кышларын да курыкмадык,

Урамда салкын диеп,

Уйнарга чыга идек,

Киез итекләр киеп.

 

Чана-чангысын да шудык,

Биек тауларга менеп,

Окоплар да казыдык,

Уйный идек гөр килеп.

 

Озак уйнап, бетә иде,

Өстә киемнәр катып,

Киптердек аларны, тизрәк,

Мич башларына атып.

 

Кай арада сизелми дә,

Гомерләр узып киткән,

Хәзер инде барыбыз да,

Әби булганбыз икән.

 

Балачактагы дусларым,

Иң якын дуслар икән,

Сезнең кебек дусларны мин,

Таба алмадым бүтән!

 

Онытылмас балачагым,

Кереп калды хәтергә,

Мин бүген сезгә, дусларым,

Телим рәхмәт әйтергә!

 

Телим сезгә озын гомер,

Сау- сәламәт булыгыз!

Нәкъ балачактагы кебек,

Гел елмаеп торыгыз!!!

 

Әй, син язмыш, сыныйсың…

 

Әй, син язмыш, сыныйсың,

Һаман әдәм баласын,

Иң якын кешеләрен дә,

Кулдан тартып аласың.

 

Аласың да югаласың,

Кара кайгыга салып,

Ни хакың бар якыннарны,

Китәргә синең алып.

 

Язмышлардан узып булмый,

Сабыр итәргә кирәк,

Ничекләр итеп түзсен соң,

Таштан түгел бит йорәк.

 

Югалтулар бик авыр шул,

Йөрәкләрне телеп, яралый,

Вакыт кирәк, вакыт кына,

Яраларны дисең, давалый.

 

Вакыт кына, дәва түгел,

Догалар була терәк.

Киткәннәргә бездән хәзер,

Бары тик, дога кирәк.

 

Җирдә яшәү үзе бәхет…

 

Кемдер яши гомер буе,

Бәхетен табалмыйча,

Кемдер аны эзләп таба,

Бернигә карамыйча.

 

Бәхет бит ул, яңгыр түгел,

Көтмә күктән яуганын,

Көтмә синең бәхетеңне,

Башка берәү алганын.

 

Чын бәхетне табыйм дисәң,

Бик зур тырышлык кирәк,

Язмышлардан узмыш юк дип,

Әйтүе җиңелерәк.

 

Башың иеп, кул селтәмә,

Киртә булса, юлыңда.

Бәхетеңне ычкындырма,

Тот үзеңнең кулыңда.

 

Мин бәхетсез инде диеп,

Син уйлап та карама,

Дошманың сизеп алып,

Тоз салмасын яраңа.

 

Яшә әле гел елмаеп,

Дөньяның ямен күреп,

Җирдә яшәү үзе бәхет,

Яшә тик, кадерен белеп!

 

Авылыма кайтып киләм.

 

Авылыма кайтып киләм,

Кайтып киләм, ашкынып,

Әйтерсең лә анда мине,

Кемдер көтә сагынып.

 

Әти көтеп тора кебек,

Капка төбендә басып,

Әни килеп чыгар төсле,

Чиләк - көянтә асып.

 

Чыкмыйсың бит күңелемнән,

Туган йорт, туган нигез,

Зур бәхеттер, әти - әни,

Картайса шунда тигез.

 

Башын иеп, моңсу гына,

Туган йорт каршы ала,

Кайчан гына шушы йортта,

Үскән идек биш бала.

 

Уйный идек, бар нәрсәнең,

Астын өскә китереп,

Әни җыеп куйган өйне,

Пыр туздырып бетереп.

 

Күпме генә уйнасак та,

Уйнап туймадык һич тә,

Әби безне уклау тотып,

Куган вакытлар истә.

 

Кайда икән авылымның,

Гөрләп торган йортлары,

Бик күп йортларның хәзер,

Сүнгән инде утлары.

 

Әй авылым, синдә уткән,

Балачакны сагынып яшәдем,

Гомер узган саен җанга якын,

Мин яратам сине - Әшнәгем!!!

 

Әшнәгем- балачак бишегем.

 

Кайттым әле менә тагын,

Сине сагынып, Әшнәгем!

Мин бит синдә туып үстем,

Мин бит синдә яшәдем!

 

Сиңа кайткач басыла бит,

Йорәгем ярсулары,

Авылымны бизәп тора,

Конбагыш басулары.

 

Матур чишмә буйларың

Һаман искә төшәләр,

Беркайда юк синдәгедәй,

Тәмле сулы чишмәләр!

 

июль 2016 ел.

 

 

Авылым мәзәкләре

 


Олы Әшнәк авылы фоторәсемнәрдә

Ләйсән Садриева фотолары.

Җәй.

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Көз

 

 

 

 

Кыш


Яз

 

 

 

Космостан фото

Эчтәлек

1. Кереш өлеш

2. Олы Әшнәк авылы тарихы

Борынгы чор

2.2. 1917 нче елгы инкыйлабтан соң.

Колхозлашу еллары

2.4. Бөек Ватан сугышы чоры. (Әфган)

2.5. Сугыштан соңгы хезмәт. Колхозчылар

3. Авылым кешеләре.

4. Авылдашлар матбугат битләрендә

Атаклы авылдашларыбыз

6. Мәктәп тарихы

7. Авылдашлар иҗаты

8. Авыл мәзәкләре

9. Фоторәсемнәр (+дискта)

 



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2017-02-05; просмотров: 518; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.232.169.110 (0.282 с.)