Язучысы Вакыйф Нуруллин Г. Тукай музеенда 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Язучысы Вакыйф Нуруллин Г. Тукай музеенда



"ИКЕ УРАМ АРАСЫ" повесте

Бүреләр, үгез һәм без (өзекләр)

— Тор инде, улым, тор, соңга каласың бит!

Бу — әни тавышы. Мин инде күптән уяу. Торырга кирәк икәнен бик беләм. Иртәрәк уятырсың дип, кичтән үзем әйтеп куйган идем. Таш яуса да мәктәпкә соңарырга ярамый миңа. Чөнки узган атнада бик хәтәр буран булды да ике көн дәресем калды. Ә өченче көнендә беренче дәрескә со­ңардым, һаман шул буран аркасында инде: ике көн йокым туйганчы йоклап, йокы чүлмәгенә әйләнеп китә язганмын. Мәктәпкә беренче дәрес бетәргә ун минут кала гына барып кердем. Ярый әле рус теле, Габдулла абый дәресе иде. Әгәр Нәби Зарипович дәресе булган булса — харап иде эшләр. Ниндидер бик зур җинаятьчене тоткандай җилте­рәтеп, шундук директор янына алып керер иде. Ә минем өчен директор янына керү — үлемгә бару белән бер. Чөн­ки узган көз үземне укырга алганда мин аңа сәбәпсез дә­рес калдырмаска, тәртипле булырга, яхшы укырга һәм мәктәпкә бер кубометр утын китереп бирергә вәгъдә иткән кеше.

...Урман ерак тү­гел түгелен: булыр-булмас бер чакрым чамасы гына. Лә­кин аның исеме генә урман: бары өч йөз гектар гына. Җитмәсә урманның икенче ягында тагын бер авыл — Ильиновка. Ильиновкалыларның да мичләре бар, аларга да утын кирәк. Аннары килеп, урман аша юл үтә: узгынчы­лар да аны туктаусыз кымтырыклап тора. Бөтенләй бет­мәсен өчен, урманны бик нык саклыйлар. Дәүләт тарафын­нан куелган сакчысы — Сафа абый. Кече Әшнәкнеке ул.... Ләкин мәктәпкә утынсыз барырга да ярамый. Кичә мәктәп директоры Асия апа үз кабинетына чакыртып әй­теп җибәрде: «Утын алып килмәсәң — мәктәпкә бүтән ки­леп тә йөрмә, Нәҗимов».

Дөрес, утынны бер мин генә китерергә тиеш түгел. Әшнәктә без авылдан өч малай укыйбыз. Мәхмүт, Гәрәй һәм мин. Ләкин Асия апа аларга түгел, нәкъ менә миңа әйтте. Чөнки Мәхмүтнең әтисе белән Гәрәйнең Миңниса апасы үткән айда ук инде мәктәпкә берәр йөк утын илтеп бирделәр. Ә менә минем әле бер утын агачы да илткәнем юк. Чөн­ки бу зур эшне үзем генә булдыра алмыйм. Әни...

— Ни уйлап болай тормыйча ятасың, малай? Әнә, ип­тәшләрең китте бит инде. Тор, улым, тор әйдә. Тизрәк юын да киенә башла. Бик тәмле итеп тәгәрәткән бәрәңге пешергәнием. Җылы чагында ашап алсаң әйбәт булырые
да, хәзер өлгерә алмыйсың инде. Сумкаңа тыгам. Мәктәп­кә баргач ашарсың. Тор, әйдә, тор! Гомердә булмаганны ялкауланып ятма!

 

Әй, әни-әни, ялкаулыктан ятуым түгел ләбаса! Мәктәп­кә барып директор күзенә күренергә куркудан ятуым. Утынсыз барсам, барыбер кире борып кайтарачаклар. Әйткән сүзеннән кайта торган гадәте юк Асия апаның. Беләм, ул да усаллыктан түгел, кирәк булганга таләп итә торгандыр. Амбар хәтле мәктәпне җылыту өчен бер көнгә дә күпме утын кирәк! Зур-зур сигез мич бит анда. Ләкин шулай булса да, миңа бер нәрсә бик үк аңлашылып җит­ми: Гәрәй, Мәхмүт һәм минем кебек малайлар һәм кыз­лар безнең класста гына да утыз алты кеше. Әмма Асия апа алардан утын таләп итми. Шуңа таләп итми, чөнки Олы Әшнәк балаларына тиешле утынны, имеш, авыл со­веты китерткән.

Ә без, имеш, бүтән авыл советына карый торган Зәң­гәрле малайлары. Әйтерсең, Зәңгәрледә туган булуыбыз өчен без үзебез яки безнең әти-әниләр гаепле! Әйтерсең, Әшнәк мәктәбенең бишенче «Б» классын җы­лытырга без өч малай өчен өстәмә ягарга кирәк?

... Асия апа тагын беркавым уйланып торды да әйтте:

— Ә киселгән утынны алып кайтырга председателе­гездән ат сорап ала алырсыңмы соң?

— Кайдан алып кайтасы ул утынны?

— Корноухово урманыннан.

Корноухово урманы — Әшнәккә җиде чакрымнар ти­рәсе. Шуңа тагын безнең авыл белән Әшнәк арасындагы алты километрны китереп кушсаң, ул буладыр унөч чак­рым. Бер көндә иркенләп әйләнеп кайтып була икән бу­луын.

... И-юююуу!

— Бүре бит бу, малайлар! — диде Гәрәй, кинәт куркып-агарынып китеп. Аның хәтта чәчләре үрә торган иде.

Минем дә котым алынды. Бүренең нинди әшәке ерт­кыч икәнен мин инде үз күзләрем белән күреп беләм. Мин икенче класста укыган кышта бер бүре уңъяк күр­шебез Маһисәрвәр апаларның лапас ишекләрен каерып, кәҗәләрен алып чыгып, күз алдыбызда, урам уртасында ашап киткән иде.

...Карап торышка бәләкәй һәм ябык булса да, Мәхмүт­нең батырлыгы һәм тәвәккәллеге — биш кешелек. Шуның өстенә башы да бик шәп эшли. «Уртача» дигән билгенең нәрсә икәнен дә белми, «яхшы»ларны да бик сирәк, анда да, шаярып утырган чакларда гына ала. Аларны да чирек ахырына «биш»кә төзәтеп, гел отличник булып килә. Ә телгә осталыгы хакында әйкән дә юк инде. Ак сакаллы карт акыллары бар аңарда. Бүсеренә операция ясатып район больницасында ике-өч атна ятып кайткан иде, шунда русчасын да өйрәнеп өлгергән. Рус теле дәресендә укытучы Габделхак абый белән русча гына сыптыра. Габделхак абый сөенеп бетә алмый: «Вот как надо, ребята, учиться!» — дип безгә Мәхмүтне үрнәк итеп куя.

... Ә бүреләр Әшнәкнең басу капкасына җитә башлагач туктап, моңаешып улап калдылар.

Без мәктәп ишегалдына кайтып кергәндә кичке тугыз тулып килә иде. Мәктәп каравылчысы Гыйльметдин агай­дан сорап, ач карынга берәр чүмеч салкын су эчтек тә, исән-имин котылуыбызга һәм ният иткән эшебезне җире­нә җиткерүебезгә куанып, өчебез дә бергәләп җырлый-җырлый, үзебезнең Зәңгәрлегә кайтып киттек.

Хәзер инде, утын китерергә кушар дип, Асия ападан куркасы юк. Мәктәптә күкрәк киереп укып йөрергә була иде.

 

Шәйхи Маннур «Гайҗан бабай» поэмасы,

Нче ел.

“Гайҗан бабайның һавада очуы” (өзекләр)

Гайҗан бабай сөйли, һаман сөйли...
Чәе суына, — аны сизми ул;
Куанычы эченә сыймаганга,
Һаман сөйли, һаман сөйли ул.

— Теләсә ни генә әйтсен кеше,
Мактанам да, ирәям дә мин.
Нигә дисәң, ил-көн арасында
Данланам да, сөеләм дә мин.

Элек миңа безнең урамда да
Тик өч кеше сәлам бирә иде,
Ә калганнар гает көнне генә:
«Гайҗан бабай, нихәл», дия иде.

Былтыр көзне безнең политбүлек
Уңыш бүлгән көнне колхозда,
Автомобиль түренә төяп безне,
Урам әйләндергәч бик зурлап, -
Үз-үземә сорау биреп йөрдем:

— Ничек, мәйтәм, Гайҗан, почетлар?
Синең йөрәккә дә күгәрчен күк
Куанычлар керер вакытлар,

..Яле, карчык, яса катырак итеп,
Сүзгә мавыгып монсы суынган;
Чәең каты, сөтең куе булса,
Җегәрләнеп китә буыннар.

...Быел бит мин егерме биш колын
Тәрбияләп чыктым кыш буе.
Төннәрем дә күп чак шунда үтте,
булсыннар, диеп, көч куеп.

Минем тайлар хәзер карап туйгысыз,
Ялт-йолт килеп тора өсләре;
Су сөлеге кебек буй-сыннары,
Арыслан түше күк түшләре.

Шул малларга карап күңел сөенә,
Канатланган төсле буласың,
Кайчагында үзең дә сизмичә,
Шул тайлар күк кешнәп куясың.

....Шуңа да ул бу турыдагы сүзне
Икенчегә борып җибәрде:
— Ә-й-й-й, оныта язганмын бит сезгә әйтергә,
Бүген күктә нишләп йөргәнне!

Кичә кич үк безгә политбүлек
Хәбәр итте очкыч киләсен.
Без үзебез һәрбер эш буенча
Алдын булгангадыр, күрәсең...

Бервакытны кояш чыгышыннан
Бик зур «бөркет» күренә башлады:
Кинәт, кинәт кояш яктысында
Ялтырап китә канат аслары...

Үзе һаман безгә табан килә,
Безнең өскә табан туп-туры!
Мин кулымны маңгаема куеп
Карап тордым, әзрәк куркынып:

— Әх, мин әйтәм, егылып төшмәс микән,
Харап булмас микән уалып...
Арабызда дошман бәндәләр дә
Бетмәгән бит әле югалып...
Без җыласак, алар куаныр...

...Прсидәтел җәһәт-җәһәт кенә
«Бөркет» канатына менде дә:
«Первый башлап — безнең Гайҗан
Күреп төшсен әле күкне дә,

Ул бит безнең данлы кешебез, — ди, —
Беренче ударник ул колхозда, — ди, —
Үзе тагы сыйфат башлыгы, — ди, —
Бер баш калдырттырмый басуда», —

...Кайсы гына якка карасаң да,
Бары таныш, бар да яп-якын,
Әнә Күлле, Баскан, Ирек, Чишмә,
Әнә урман чорный як-ягым...

Әнә безнең Әшнәк кырларында
Тезелеп утыра куе сосланнар.
Үзәндәге яшел куаклыкта
Җәйрәп ята безнең станнар.

Әнә безнең көлтәчеләр күренә, —
Тезелеп кайткан куйлар күк кенә;
Ә кешеләр түмгәк хәтле генә,
Өйләр әрҗә кебек кечкенә.

...Син күрдеңме, карчык? Кайткан чакта,
Без бит үттек бакча турыннан...
Эшләпәмне сезгә болгый идем,
Төшеп китә язды кулымнан.

Төшкән чакта, кыр кызлары кебек
Кыйгач борылып төшеп туктадык,
Авылдашлар безне каршылады
Тагын гөрләп, тагын кул чабып.

Бер мин генә түгел, бүтәннәр дә
Берәм-берәм очып төштеләр...
Хатыннар да очты... яшь кызлар да...
Менәтерә нишли кешеләр!

Ә син... Син очарлык түгел идең...
Шунсы бик-бик эчне пошырды...
Әйдә, карчык! Тагын килгән чакта,
Бергә очарлык булыйк штубы!

 

Атаклы авылдашыбызларыбыз

Әхәт Гаффар

Язучы Әхәт Габдрахман улы Гаффаров

Әхәт Габдрахман улы Гаффаров- 1948 елның 23 декабрендә (рәсми документларда – 1949 елның 1 гыйнвары) Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Олы Әшнәктәге сигезьеллык һәм Олы Солтан авылында урта мәктәпне тәмамлагач, 1966–1971 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. 1971–1981 елларда Казанда республика көндәлек матбугатында – «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында хәбәрче-корреспондент һәм «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире булып эшли. 1982–1987 елларда Татарстан язучыларының Әлмәт оешмасына, аннан соң 1987–1990 елларда Казанда СССР (Россия) Культура фондының Татарстан Мәдәни фондына җитәкчелек итә. 1987 елдан ул янә матбугат хезмәтендә: «Шәһри Казан», «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Казан», «Мирас» журналларында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире вазифаларын алып бара, С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залында әдәби мөхәррир булып эшли. Тәҗрибәле газетачы - журналист булу өстенә Әхәт Гаффар күпсанлы әдәби әсәрләр – хикәяләр, повестьлар, өч роман һәм дистәдән артык пьесалар авторы да. Матур әдәбият мәйданына ул узган гасырның җитмешенче елларында килә. Аның 1972 елда «Казан утлары»нда (№ 10) басылып чыккан «Әҗәт» дигән беренче хикәясе үк әдәби җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Шуннан соң язылып, журналларда һәм китапларында басылып чыккан «Яра» (1973), «Язлар моңы» (1973), «Гозер» (1975), «Кашан җыры» (1977), «Су астындагы чишмә» (1980), «Бишек» (1981), «Яшиселәр алда иде» (1987), «Дәрья башы» (1995) кебек повестьлары, пьесалары һәм хикәя җыентыклары белән тормыш материалын үз каләменә хас психологик стильдә сәнгатьчә гәүдәләндерү осталыгына ия булган прозаик булып таныла. Сиксәненче еллар башында әдип, прозаның катлаулы төренә мөрәҗәгать итеп, Россиянең тоташ тарихи зилзиләләре әвәрәсендә татар авылы кичергән драматик хәлләрне гәүдәләндергән «Бодай бөртеге һәм тегермән ташы» (1983), «Олы юлның тузаны» (1989), «Богау» (1998) исемле күләмле романнарын иҗат итә.

Танылган каләм ияләре

Ә.Гаффар әдәби эшчәнлегенең беренче чорларыннан ук сәхнә әдәбияты – драматургия жанрында да нәтиҗәле эшли. Аның, нигездә, әхлакый-социаль мәсьәләләрне үзәккә алып, язу стиле буенча, прозасындагы кебек, хис, метафора, символ-киная синтезына корылган «Иртәгә улың булам» (1977), «Язлар моңы» (1978), «Җиләк вакыты бер генә» (1979), «Соңгы ләкләк» (1980), «Өч сорауга бер җавап» (1980), «Бер картлыкта, бер яшьлектә» (1981), «Мунча көне» (1982) пьесалары, татарның тарихи шәхесләреннән Мулланур Вахитовка багышланган «Сызылып таңнар атканда» (1984), герой-шагыйрь Муса Җәлил турындагы «Хөкем» (1986), «Соңгы сәгать» (1986) исемле драмалары үз вакытында татар театрлары сәхнәләрендә уңыш казаналар. Ә.Гаффар театр сәнгате, әдәбият әһелләре, республиканың икътисади һәм мәдәни тормышы, милли мәсьәләләр турында көндәлек матбугаттагы чыгышлары һәм совет режимының ун ел буена Әфганстанда алып барган җинаятьчел сугышы турында аерым публицистик китап («771 аршын җир», 1991) авторы буларак та билгеле. Әхәт Гаффар – М.Горький исемендәге Бөтенсоюз әдәби конкурс лауреаты (1985), «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» (1998) дигән мактаулы исем йөртә, Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби премия лауреаты (2008). Ә.Гаффар – 1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Олы Әшнәк авылының ул туып-үскән урамы “Әхәт Гаффар” исемен йөртә.

Ренат Гаффар

Хикәяче, публицист Ренат Гаффар

Хикәяче, публицист Ренат Гаффар (Ренат Габдрахман улы Гаффаров) 1951 елның 11 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында колхозчы гаиләсендә туа. Күп кенә каләм ияләренә канат биргән Олы Солтан урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул 1969-1974 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында югары белем ала. Яшь белгечнең шуннан соңгы тормыш юлы тулаемы белән газета-журнал редакцияләрендә мөхәррирлек хезмәтенә багышланган дип әйтергә мөмкин: егерме елга якын ул республиканың үзәк газетасы «Социалистик Татарстан» редакциясендә әдәби хезмәткәр, мөхбир-корреспондент, «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире (1992-1994), гомумтатар газетасы «Татар иле»нең баш мөхәррире (1995-1996), «Салават күпере» балалар журналында бүлек мөхәррире (1997-2003) вазифаларын башкара. 2004 елдан ул «Мәдәни җомга» газетасының әдәбият бүлеген җитәкли. Ренат Гаффар әдәби иҗат эше белән мәктәптә укыган елларында ук кызыксына башлый. Узган гасырның җитмешенче еллары урталарыннан башлап «Чаян», «Ялкын», «Казан утлары» журналларында, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталарында, соңга таба «Идел», «Салават күпере», «Мәдәни җомга» һәм башка матбугат басмаларында аның байтак санда көлкеле, төртмәле-сатирик хикәяләре, миниатюралары дөнья күрә, сәхнәдә, радио тапшыруларында еш яңгырый. Юмор-сатира өлкәсендә Ренат Гаффар заманча яңгырашлы, халык авыз иҗатына якын үз стилен булдырырга тырыша.

Ренат Гаффар авыл хәлләре белән һәрвакыт хәбәрдар. Бертуганн Гаффаровлар Кәрәкә күле янындагы ташландык чишмәне чистартып, төзекләндерделәр. Ренат Гаффар Сабантуй бәйрәменә авылга да еш кайта.

Рәсемдә: Ренат Гаффар абыйсы Әхәт белән. Сабан туй бәйрәмендә авылдашлары арасында

2004 елда аның шул юнәлештә иҗат ителгән юмор-сатира әсәрләрен эченә алган «Калай түбәдә эт эзе» дигән беренче китабы басылып чыга. Хикәяче шулай ук бүгенге катлаулы җәмгыятьнең төрле четерекле проблемаларын кузгаткан публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга яхшы таныш. Журналистикада ирешкән казанышлары өчен ул 1988 елда Татарстан Югары Советы Президиумының Мактау кәгазе белән бүләкләнә. Ренат Гаффар 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Рәкыйп Гаффар

Журналист Рәкыйп Гаффар.

Рәкыйп Гаффар- журналист. Төп эшчәнлеге белән бергә шигъри иҗат белән мавыга. Рәкыйп Гаффар күп еллар "Татарстан" радиосында иң актив эшләүче һәм үзенең күпләгән тыңлаучысы булган талантлы журналист. Аның дини проблемаларга багышланган "Иртәнге нур", авыл хуҗалыгы, социаль һәм башка бик күп темаларны колачлый торган "Офыклар", спортның үткәне, бүгенгесе, анда алда торган һәм кичектергесез хәл ителергә тиешле мәсьәләләрне тирәнтен анализлый торган "Старт" тапшырулары сезнең дә яратып тыңларга гадәтләнгән программалардыр. Ул тормышта да бәхетле кеше. Тормыш иптәше – Казан югары педагогик көллиятнең бүлек җитәкчесе Сәбилә ханым белән бер дигән ике кыз үстереп тормышка аяк бастырдылар.

“Ватаным Татарстан”, 04.12.2013 206 санындагы әңгәмәдән өзек.

Күргәнең булмаса да, ишеткәнең бардыр дип, гадәттә радиода эшләүче белгечләр хакында әйтәләр. Ә менә 33 елдан артык гомерен нәкъ шушы һөнәргә багышлаган, республика халкының хөрмәтенә, рәх­мәтенә күмелгән Рәкыйп Гаффаровка бу сүзләр туры килеп бетмәстер, мөгаен.

– Без авылыбыз белән әдә­биятка гашыйк идек. Барысы да Әхәт абыйдан башланды кебек. Газета-жур­налларда аның язмаларын күреп, 3-4 сыйныфларда ук Ринат абый каләмгә үрелде. Мин, хә­тер­лим әле, сыйныфташым Рашат белән район газетасына ярыша-яры­ша яза идем. Без­дә ниндидер ак көнләшү, кызыгу хисе барлыкка килде. Ул да түгел, Солтан авылындагы урта мәк­тәптә укый башлаган Әхәт абыйның хикәя­ләре кү­ренә башлады. Башкалар да безгә иярделәр. Шул вакытларда безнең авылдан Фоат Гайсин, Илгиз Җама­лиев, Рашат Мифтаховлар уни­верси­тетның жур­налис­тика бүле­ген тәмам­ла­ды. Кыс­касы, авылда үзенә күрә “бум” булып алды.

Мин Рәзин Нуруллин, Нияз Акмаловлар белән бергә имтихан бирдем. Тик көндезгегә үтә алмадым, балларым җит­мәде. Документларымны чит­тән торып уку бүлегендә калдырдым да авылга кайттым. Шунда район газетасы мө­хәррире Кадыйр Сибгатуллин чакырып алды да: “Сине анда көтәләр”, – дип Мамадыш ра­йон газетасына җи­бәрде. 4-5 ай эшләгәч, ар­миягә китеп бар­дым. Университетка ке­рүемнең файдасы тигәндер, күрәсең: сержантлар әзерли торган курсларга җи­бәр­деләр. Моның да файдасы бик тиде. Солдат һәм офицерлар арасында урталыкта калганда, еш кына, тормышта үз урыныңны ничек табарга соң, дигән сорауга җавап эзләргә туры килде. Армиядән туры Чаллыга, Габделхак абый янына кайттым. КамАЗда дви­гательләр заводында эш­лә­дем. Озак сроклы командировкаларга китеп, Тольятти, Горький шә­һәр­ләрендә булдым. Шулвакыт Әхәт абый миңа бик үтемле итеп: “Эне­кәш, кеше буласың килсә, көндезге укуга күч”, – диде.

– Минемчә, абый сүзе дә бик зур роль уйнагандыр?

– Әлбәттә. Әтием Габдрахман мин беренче сыйныфта укыганда ук вафат булды. Әни­ем Гайшә өченче курста укыган чагымда дөнья куйды. Без – җиде туган бер йодрык булып яшәргә өйрәндек. Хә­терлим әле: укып бетергәч, хәрби өй­рәнүләргә җибәр­деләр. Шуннан тулай торакка кайттым да күңел бушаганчы бер еладым. Ялгызлыктан иде бу. Авылда – буш йорт. Абыйларым кайсы кайда үзләре дә аякка басып кына киләләр. Барыр урын юк. Әхәт абыем шулвакыт тагын бер игелек кылды: эш таба алмыйча каңгырап йөргәндә, сөйлә­шеп, радиога урнаштырды.

– Әхәт абыең күрәзәче кебек булган икән. Сине, ничектер, радиодан башка күз алдына китереп тә булмый. Иркен тавыш, шәп әңгәмә­дәш­ләр, курку-кау­шауның әсәре дә юк сыман. Һәм бу беренче көннәрдән үк шулай кебек иде.

– Барысы да шома гына бармады, әлбәттә. Авыр чаклар күп булды. Әмма, ничек кенә булмасын, җитәкчелеккә дә, коллективка да рәхмәттән башка сүзем юк. Радиода мин аякка бастым. Ул вакытта яшьләрне яклау сәясәте бик көчле иде бит. Эшли башлавыма ике ел дигәндә бер иске генә йорттан бүлмә бирделәр. Мин аны патша сарае кебек кабул иттем. Мунча да төзеп куйдык. Ә эшкә килгәндә... Бу егет берегеп китә алырмы икән, дип шикләнү­челәр дә булды. Ә мин тырыштым. Биг­рәк тә Әхәт абыйга сүз ти­мә­сен дип курыктым. Башта музыкаль редакциягә Зиннур Насыйбуллин урынына урнаштырдылар. Ул бит – шагыйрь, тәҗрибәле белгеч. Ә мин – яңа гына университет тәмамлаган кеше. Аерма бик зур. Бераздан Рим абый Кә­римов: “Яшьлек” тапшыруында урын бушый, шунда күчә­сең”,– диде. Минем өчен моннан да зуррак шатлык юк иде. Чөнки “Яшьлек” ул – иҗат иркенлеге: сән­гать, фән, спорт, техника – кыскасы, бөтен өл­кәләрне үз эченә алган, яшь талантларны барлый торган кече бер редакция иде.

– Яшь талантлар ди­гән­нән, бүгенге күп кенә сәхнә осталары беренче адымнарын сезнең сту­дия­дән башлады дисәк тә була торгандыр... Кемнәр алар?

– Римма Ибраһимова, Гөл­зада Сафиуллина, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөһрә Шә­ри­фул­лина, Гөлдания Хәй­рул­лина, Айдар Галимов...

– “Яшьлек” эзеннән районнарда йөри торгач, мин шуны аңладым: бездә талантлар бик күп, әмма зур сәхнәгә аяк басарга, үзләрен күр­сә­тергә мөм­кинлекләре юк. Шул җә­һәт­­­тән туган фестиваль бу. Лилия Муллагалиева, Раяз Фасыйхов, Илнар Сәй­фиев, Илнар Гәрәев, Вадим Захаров – алар барысы да шушы бәйгедә җиңүче булдылар. Бу чара белән мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та бик кызыксынды. Киләчәктә министрлык белән бергәләп эш­ләргә, саллы гына яңалыклар кертергә дә ният бар.

– Нәсел дигәннән, Гаф­фа­ровларның буыннар чыл­бырында бүген дә бөтенлек күзгә чалынып тора. Мәсә­лән, язучы Әхәт Гаффаров­ның кызлары Сөм­бел белән Ләйлә – журналистлар, Рә­кыйп Гаффаровның кызы Зөһрә дә шул юлдан тайпылмаган, журналист һө­нәре алып, радиода эшли...

– Ә икенче кызым Чулпан әнисе юлын сайлады: башта педагогия көллиятен, аннан педагогия университетының психология һәм педагогия факультетын тәмамлады. Хә­ләл җефетем Сәбилә бүген педагогия көллиятендә – директор урынбасары, кызым – психология укытучысы. Чыннан да, болай ярдәмләшеп яшәү тулы бер гармония тудыра. Мин шуның белән бик бәхетле. Эштә дә, гаиләдә дә. Шөкер, бу хисләр артып тора: безне хәзер оныкларыбыз Камилә белән Рената яшәтә.

“Ватаным Татарстан”, /№ 206, 04.12.2013/


“Әшнәктән Әлмәткә сузылган юл”

“Ватаным Татарстан” гәҗитенә биргән әңгәмәдән өзек

Журналист Фоат Мәхмүт улы Гайсин.

“Фидакарь хезмәт өчен” медале кавалеры, “Татарстан Рес­пуб­ликасының атказанган мәдә­ният хезмәткәре”, Рафаэль Төх­вәтуллин исемендәге премия лауреаты.

“Авылда язуга һәвәслек Гаффаровлар династия­сен­нән башланды. Әхәт абый – күре­некле язучы, Ринат бе­лән Рә­кыйп журналистика юлын сайладылар. Ул чорда район газетасында авылдаш­ларның фа­милияләре күренү олы бер вакыйгага тиң иде. Алардан кү­реп, калганнар да ярыша-ярыша яза башлады. Редакция хезмәткәрләре без­гә хатлар язып, темалар да тәкъдим иттеләр.

Фотрәсемдә: Фоат Гайсин һәм Халидә Гәрәева

мәктәп музеенда почётлы каравылда, 1970 нче ел

Университетка мин мәк­тәп­не тәмамлауга керә алдым һәм рәхәтләнеп укыдым. Флорид Әгъ­замов, Людмила Пивоварова, Розалина Нуруллина, Җәүдәт Акчурин кебек педагоглар безгә белем биреп кенә калмады, яшәргә өйрәттеләр. Без­нең чыгарылыштан мин бер­үзем телевидениегә, “Татарстан” дәүләт телерадио­ком­паниясенең “Яңалыклар” бү­легенә килеп эләктем. Ул вакытта анда Рөстәм Нәбиуллин, Абдулла Дубин, Иркә Сакаева кебек күренекле дикторлар, Әгъзам Фәйзрахманов, Наил Ганиев кебек бик яхшы бел­гечләр эшли иде. Барысы да бик таләпчән, шул ук вакытта ярдәмчел булдылар. Алар янәшәсендә өйрәнми калу мөмкин түгел иде.

Әлмәт төбәгендә мине якташлары итеп кабул итәргә күнек­кәннәр. Гомеремнең иң матур вакытлары шунда үтте бит.

" Татнефть" җитәкчесе Наиль Маганов Ф. Гайсинга Мактау хаты тапшыра

Хәзер инде оныкларым да үсеп килә. Бик еш булмаса да, туган җиребезгә дә кайтып киләбез. Хәләл җефетем Фирдания белән бер авылдан без, шуңа күрә дә туган туфракка эзне суытмаска исәп. Хәзер без шундый чорга килеп җитек бит”.

“Ватаным Татарстан”, /№ 139, 24.09.2014/

 

 


Авылдашлар сәхнәдә

 

Рәсемдә: Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Хафизов Ирек Галимулла улы.

Хафизов И.Г. 1976 нчы елның 16 октябрендә туа. 1998 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясен тәмамлый. 1998 нче елдан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли.

Башкарган рольләре: Рафаэль- “Туй алдыннан”- Хәй Вахит; Дана, Ширбәтче; "Йосыф- Зөләйха”- Нурмөхәммәт Хисамов; Мәрвән - “Өти балак Гөлүзә”- Юныс Әминов; Алмаз –“Мәхәббәт чишмәсе” - Исламия Мәхмүтова; Галимҗан —“Күрәсем килгән иде… “- Исламия Мәхмүтова; Сәләхетдин - “Сакла, шартламасын!” - Кәрим Тинчурин; ”Полицейский- "Без барыбыз да кешеләр”- Эрих Мария Ремарк; Фәндәс- “Өзелгән яфраклар”- Рәмзия Габделхакова;

 

Хафизов И. Г төрле рольләрдә

 

Сафа- “Гашыйклар тавы”- Илдар Юзеев; Галимҗан- “Эх,алмагачлары!”- Шамил Фәрхетдинов; “Кияү” («Канлы туй») - Ф.Г.Лорка; Низам – «Ак тәүбә, кара тәүбә» - Т.Миңнуллин; Наил - «Яңадан мәхәббәт турында” - Х.Вахит; Эраст -«Галиҗәнап де Пурсоньяк» - Мольер; Офицер - «Кураж ана һәм аның балалары» - Б.Брехт; Айтуган – «Сандугачлар килгән безгә» - И.Юзеев; Алчын - «Хуҗа Насретдин» Н.Исәнбәт; Мәрдән – «Танышу- кавышу театры» Д.Салихов һ.б.

Авылдашыбызга Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миннеханов Указы белән 2016 нчы елның 2 нче декабрендә “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелә.

 

Мәктәп музее

Мәктәп музеен беренче оештыручылар булып тарих фәне укытучысы Гарипов Ильяс Нәҗип улы һәм география фәне укытучысы Гарипова Венера Миңнулла кызы тора.

Гарипов И.Н. Гарипова В.М.

Иске мәктәптән күчкән экспонатлар 2005 нче елда Гарипов И.Н. тарафыннан системага салынып туган якны өйрәнү мәктәп музее буларак яңадан ачыла. 2007 нче елда яшь туган якны өйрәнүчеләр республикада оештырылган бәйгеләрдә катнашып Дипломнар белән бүләкләнәләр. Соңгы елларда музей белән Гарипова В.М. җитәкчелек итә. Әһәмиятле һәм файдалы материаллар, экспонатлар белән музей даими баетыла. Музей үз эченә төп 4 бүлекне ала:

-Олы Әшнәк авылының борынгы 770 еллык тарихы;

-Совет власте елларында авыл;

-Авылдашлар Бөек Ватан сугышында (бүлекчә –әфганчылар);

-Туган якның мәгърифәтчелек тарихы.

Олы Әшнәк авылы, борынгы эш кораллары

Борынгы чүлмәк Корыч һәм тимердән эшләнгән кораллар

Китмән,ыңгырчак, чырапычак, кулдан ясалган агач кашык

 

Борынгы көзге Кулдан эшләнгән кайчы

 

Йон эрләү җайланмасы Итек басу формасы

Чабата, күмер үтүге Кискеч, үткен таш

Пионер дружинасының стена гәҗите һәм альбомы

Кулдан чигелгән чигү үрнәкләре

Туган якны өйрәнү кысаларында иҗат ителгән проект “Казан асты”

(Балык Бистәсе районы “Олы Әшнәк” авылы җирлегендә)

Казан шәһәре Мәскәү районы К(П)ФУ каршындагы Ш. Мәрдҗани исемендәге 2 нче номерлы гимназиянең туган якны өйрәнү үзәге

Олы Әшнәк авылының тарихы бай һәм үзенчәлекле. Авылда туфрак төрлелеге дә күзгә чалына. Бу җирлектә соры-көрән, кызыл, катнаш кара һәм торфлы туфрак өстенлек итә. Торф катнаш туфракны - ак, кызыл балчык дәвам итә. Туфрак - үзенә бер төрле табигый җисем. Ул җир өстендә тере (органик) һәм тере булмаган (неорганик) табигатьнең үзара тәэсир итешүе нәтиҗәсендә ясала. Туфрак фәненә нигез салучы бөек рус галиме В.В. Докучаев туфракны “табигатьнең көзгесе” дип атый. Өч төрле процесс туфракның вертикаль киселешендә үзара бәйләнгән берничә катлам – туфрак горизонты ясалуны билгели. Һәр катлам билгеле процессларның берсе йогынтысында ясала Шуңа күрә формалашып беткән туфракта, кагыйдә буларак, төп өч катлам аерылып тора.

Культура катламнары (исторический культурный слой земли) да кызыклы. Культура катламнары үзгәртелмәгән хәлдә сакланган урыннар күп. Мин тикшергән өлештә (элеккеге Минзифа Бәдретдинова яшәгән урында) 3х3 зурлыгында 1,5 метр тирәлегендә иске казан асты урынына тап булдым.

Җирне казый башлагач, 1 метр чамасында 3-4 рәт дөрес итеп салынган иске кызыл кирпечләр чыкты. Кирпечләрнең уң ягы бер-берсенә салынган 70-80 см диаметрдагы табигый ташлар белән тәмамлана иде. Озынлыгы 2м 80см булган бу корылманың баш-башында диаметры зур булмаган черегән агач урыны белән тәмамлана иде.

Элеккеге заманнарда авыл кешеләре ачык һавада, кирмән формасы ясап, өйдән билгеле бер ераклыкта казан асып, шунда ашарга пешерә торган булганнар. Яңгыр явып, учакны сүндермәсен өчен, як-ягына багана утыртып, өсте капланган куыш ясаганнар. Кирпечләр өстенә аш пешерү өчен кирәк яраклар (кухонная утварь) куйганнар. Табигый таш өстенә казан элгәннәр. Казан астына ут ягып шунда пешергәннәр. Моны бу корылма тирәсененән чыккан экспонатлар да дәлилли. 1,3 метр тирәнлектә иске сынган пычак (бәрәңге әрчү өчен дип уйлыйм), бик күп чүлмәк ватыклары, иске кадак, хайван сөякләре, иске келә чыкты.

Археологлар бу табылдыкларны карагач, якынча XVI-XVII нче йөзләр булыр дигән фикергә килделәр. XIX-XX нче йөзләрдә бу урында өй булган.

Шиһапов Р.Р. Казан шәһәре Ш. Мәрҗани

исемендәге 2 нче номерлы гимназия укучысы.


ХХ нче гасыр башларында авылда 2 мәчет һәм 2 мәдрәсә эшләп килгән. Аларда Хәмзин Бәдретдин һәм Фазылов Шәмәрдән дигән муллалар хезмәт иткән. Мәдрәсәдә дин сабаклары укытылган. Октябрь инкыйлабыннан соң, 1918 нче елда “сәвит” (советская, светская) мәктәбе ачыла. Анда беренче укытучылар булып Шәмәрдән Фазыловның малае Зәки Фазылов һәм килене Сәгъдия Фазылова эшли. Алар әтиләре чакыруы буенча Пенза өлкәсе Әҗе авылыннан киләләр. Бу 2 укытучы башлангыч мәктәптә балаларны яңача укыта башлый. Шул вакыттан мәктәп тарихын 5 дәвергә (период



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2017-02-05; просмотров: 745; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.119.213.235 (0.108 с.)