Бикбулатов Фаттых Хейсамович-1924. 


Мы поможем в написании ваших работ!



ЗНАЕТЕ ЛИ ВЫ?

Бикбулатов Фаттых Хейсамович-1924.



 

Соңгы ветераннар...

 

Сугыш елларында ирләр ил язмышын саклап-яклап йөргән вакытта, тылда төпкә җигелеп хатын-кызлар, балалар эшләгән. Сугыш чорында да, аннан соңгы елларда да илне торгызу авыл халкы җилкәсенә төшә.

 

Бөек Ватан сугышы елларында авылда калган хатын-кызлар һәм балалар фронт өчен ашлык үстерүдән тыш, җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп озатканнар.

Сугыш башлангач күрше Корноухово авылында техник училищеда механизаторлык курсларын тәмамлап Галия Шәмәрданова, Нурҗамал Билалова, Зәйнәп Галиева, Мәрзия Габидуллина, Миңлехәят Идрисова, Бибҗамал Гайнуллина кебек хатын-кызлар корыч тракторларны иярләгән. Механизатор Галия Шәмәрдәнова 1971 нче елларда да комсомол-яшьләр бригадасында үзенең остазлык эшен дәвам итә. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Почёт билгесе орденына лаек була. Аның укучысы Рәйсә Мингалиева Татарстан Югары Советына депутат булып сайлана.

Фоторәсемдә Р. Мингалиева

Шул елларда тырышып эшләгән тыл ветераны Сиразиева Әминә Садри кызына 2016 нчы елның 8 нче сентяберендә 90 яшь тулды. Аны Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы исеменнән урынбасары Ибрагимов И.Г котлады һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

 

1945 елның җан өшеткеч гыйнвар аенда мәктәп бинасы яна. Шуннан соң авылның мәчет бинасын вакытлыча мәктәп итеп салалар. Коммунистлар заманында авылдагы ике мәчет тә бетерелә. Мәчетнең икенчесеннән Корноухово авылында сельпо төзиләр. 1959 елда күрше Кече Әшнәк авылы “Кызыл юл” колхозына кушыла.

 

“Кызыл юл” колхозы җир биләмәләре, 1970 нче еллар

Сугыштан сонгы еллар бик үзенчәлекле була. Халык җиңелрәк сулап куя. Сугыштан исән калган ирләр кайта. Сугыш елларында мәктәп директоры булган Рәхимова Хәлифә үзенең вазифаларын Бәдретдинова Асиягә тапшыра. Ул 1950 нче елга кадәр мәктәп директоры булып эшли, аннан соң бу эшне сугыш ветераны Бари Габитов дәвам итә. Сугыштан Мифтахов Габдулхак, Гарипов Нәҗиб, Ишмөхәммәтов Гомәр абыйлар кайта. 1946-1954 нче елларда Корноухово авылы район үзәгенә әверелгәч, уытучылар читтән дә тулыландырыла. Бу елларда Захарова Августина, Садыйкова Сөембикә, Кутузова Анна, Фазылова Ләмига, Фазылова Илсөяр, Гарипова Галия, Мамакова Агния, Хафизова Зәйтүнә,Гайсина Бәнат, Багаутдинова Зәйтүнә, Мингалим һәм Гүзәл Исхаковлар, Шиһапов Шамил һәм Шиһапов Габдулла һ.б. эшлиләр.

Авыл фельдшерлык пунктында күп еллар Шакирова Бәнат апа эшләп килде.

1954 нчы елны авылда азык-төлек кибете ачыла.

Авыл кибете, 1960-65 нче еллар, (фоторәсемдә: кибетче ярдәмчесе Диярова Рәйсә)

Шул вакыттан башлап 1998 нче елга кадәр кибеттә Шиһапова Тәзбирә Мөяссәр кызы эшләде.

1967 елларда авылда 200 башка исәпләнгән сыер, сарык фермалары, дуңгызчылык фермасы, 40 башка исәпләнгән конюшня, элеватор, тимерчелек алачыгы, пилорама эшли. Мәдәният йорты, балалар бакчасы, китапханә һәм фельдшерлык пункты, почта халыкка хезмәт күрсәтә. Авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча колхоз республикада алдынгылар рәтендә була. Хөкүмәт хезмәт кешесенең эшен югары бәяли: Зарипова Хәлимә - “Хезмәт даны”, ”Октябрь революциясе”, “Хезмәт Кызыл байрагы” орденннары белән бүләкләнә; Миннебаев Ильнур - “Почёт билгесе”, терлекчеләр Гиматдинова Асия, Хатирә Мингалиева (Садыйкова) - “III нче дәрәҗә Хезмәт даны” ордены, Әхмәтҗанов Нурислам һәм Закирова Санияләр - “Хезмәт даны” ордены, колхоз рәисе Гильметдин Шәрәфи улы Минһаҗев һәм партоешма секретаре Минзөфәр Вәли улы Җамалиевлар “Хезмәт Кызыл байрагы” ордены белән бүләкләнәләр.

Олы Әшнәк авылы кешеләре, 1955 нче еллар

(Шиһапов Габдулла фотоархивыннан)

“Ильич” лампочкалары.

1947 нчы елны сугыштан кайткан ир-егетләр, тулып аккан Әшнәк елгасы суын буып, уртача гына электр станциясе төзеп куялар (“Тегермән буасы” булырга тиеш). Тиз ага торган инеш суы электр турбинасын да, тегермән ташларын да әйләндерә, йон тетү машинасын да хәрәкәткә китерә башлый. Озакламый өйләрдә дә электр утлары кабына. Гомер буе чыра, керосин яндырган авыл кешеләре өчен генә түгел, районда да күрелмәгән хәл була бу.

Үзенең беренче мәкаләсен Габдулла Сахип улы Шиһапов менә шушы вакыйгага багышлый. 8 нче сыйныф укучысы бу мәкаләне ул вакыттагы Корноухово районындагы “Җиңү байрагы” район гәҗитенә “Ильич утлары” исеме астында җибәрә һәм басылып чыга. Шул вакыттан алып, 40 ел буе аның авыл кешеләре, хезмәт, мәдәният алдынгылары турында мәкаләләре, шигырьләре һәм фоторәсемнәре район һәм республика вакытлы мәтбугатында даими басылып барыла.

Авыл халкы ясаган электр станциясе, күпмедер вакыт узгач, төрле сәбәпләр аркасында тулы көченә эшли алмый. 1959 нчы елда Олы Әшнәк авылына электр чылбырлары сузып өлешчә ут кертәләр. Тулысы белән электрлаштыру 1969 нчы елларда тәмамлана (бригадир булып эшләгән Гөлсем Гарипова истәлекләреннән)

Авылның электриклары Гәрәев Галимҗан һәм Шәмсетдинов Нурулла

“Кызыл юл”, “Гафур Коләхмәтов” исемнәрен йөртүче колхоз

Колхозның Кызыл байрагы

Авылның беренче тракторчысы, сугыш һәм хезмәт Гыйбадулла Гайнуллин мәктәпнең Гарипова Ф. җитәкләгән сыйныф укучылары белән очрашуы

Гайнуллин Г. – сугыш һәм хезмәт ветераны, авылның беренче тракторчысы, “Атказанган механизатор”. Олы Әшнәк сигезъеллык мәктәбе пионерларының яратып, көтеп алган кунагы иде. Ул даими очрашуларда мәктәп укучыларына авыл, колхоз тормышы, сугыш чоры турында озаклап сөйли, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли иде.

Хәмит Сәйфетдинов.

Алдынгы терлекче. Үзенә ышанып тапшырылган һәрбер эшне төгәл, җиренә җитекреп үти торган колхозчыларның берсе. Бишьеллыклар чорында Бөтенсоюз социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча ул “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнде. Коммунист-терлекче зур тырышлык белән терлек артымын үстерү, сөт җитештерү һәм хәзерләү буенча көчен дә, вакытын да кызганмады.

Асия Гыйматдинова- сыер саву остасы. “Кызыл юл” колхозында һәм район буенча үткәрелгән ярышларда күп тапкырлар җиңеп чыккан савымчы.

“III нче дәрәҗә Хезмәт даны” ордены кавалеры

Хатирә Мингалиева (Садыйкова) –алдынгы терлекче,

“III нче дәрәҗә хезмәт даны” ордены, В.И. Ленинның 100 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Әтисе Садыйков Габдрахман Польшаның башкаласы Варшава шәһәрен азат иткәндә үлеп кала. 7 нче сыйныфны бетергәч, ул вакыттагы колхоз председателе Ильяс Сәйфуллин яңа ачылган дуңгызчылык фермасына терлекче итеп барырга тәкъдим ясый. Шул вакыттан алып, лаеклы ялга чыкканчы, 35 ел шул эшендә эшли. Тормыш иптәше, колхозда 25 ел шофёр булып эшләгән Мәхмүт абый белән өч кыз үстереп, тормыш юлына аяк бастыралар.

Газизҗанов Хәмит, күп еллар колхозның алыштыргысыз бригадиры, хезмәт ветераны.

Озак еллар авылның тимерчелек алачыгында эшләгән Сафин Набиулла

Алдынгы механизатор-Мифтахов Рәкыйп. Бишьеллыклар чорында көнлек заданиене 130-170 % ка арттырып эшләгән тракторчы.

Хезмәт ветераны, алдынгы механизатор, Гыйматдинов Гарифетдин

Хезмәт ветераны, алдынгы сыер савучы Әхмәтҗанова Әлфия.

Алдынгы тракторчы Галиуллин Әнәс

Хезмәт ветераны, алдынгы терлекче Шакиров Наил.

Ахметзянов Нурислам, күп еллар беренчелекне бирмәгән алдынгы механизатор. “Хезмәт даны” ордены кавалеры.

Механизатор Рәшит Гатиятуллин. Күп еллар Г. Коләхмәтов колхозында эретеп ябыштыручы (газосваршик) булып эшләде. Язгы-көзге кыр эшләренә техниканы яхшы әзерләгәне өчен күп кенә Мактау кәгазьләренә лаек булды.

Алдынгы механизатор, хезмәт ветераны Хөсәенов Сәлимҗан

 

Олы Әшнәк авылы хезмәт алдынгылары 1960- 1975 нче елгы матбугат битләрендә.

Гайнуллин Гыйбадулла – сугыш һәм хезмәт ветераны, авылның беренче тракторчысы, “Атказанган механизатор”. Олы Әшнәк сигезъеллык мәктәбе пионерларының яратып, көтеп алган кунагы иде. Ул даими очрашуларда мәктәп укучыларына авыл, колхоз тормышы, сугыш чоры турында озаклап сөйли, туган илгә, туган җиргә мәхәббәт тәрбияли иде.

Гөлсинә Хайруллина - алдынгы савымчы. Социалистик ярышта алган йөкләмәсе - һәр сыердан 3200 килограмм сөт савып алырга. Гыйнвар аенда Гөлсинә группасындагы һәр сыердан 3296 килограмм сөт сауды.Бу узган елның шул ук ае белән чагыштырганда 33 килогаммга артык.Гөлсинә мул савым алуга терлекләрне яхшы карау һәм ашату белән бергә, үзенең эшендә алдынгы тәҗрибәләрне киң куллану, зооветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәү аркасында ирешә.

Рәиф Вәлиев “Кызыл юл” колхозында инде дистәләрчә еллар механизатор, алдынгы комбайнчы булып эшли. Беренче класслы механизатор узган елгы урып-җыю чорында да комбайнда эшләде. Барлыгы 39 смена-норма эшен башкарды. Ул беренчеләрдән булып комбайнын хәзерлек сызыгына куя.

Социалистик ярышта быел район советы депутаты, икенче класслы савымчы Рабига Кәримова һәм алдынгы сыер савучы Миңнегөл Гариповалар әйдәп бара.

Хәмит Газизҗанов “Кызыл юл” колхозында алдынгы механизаторлардан санала. Ул эшли торган трактор һәрвакыт төзек хәлдә. Газизҗанов КПСС члены. Колхозчыларның гөмүми партҗыелышында ул идарә башлыгы итеп сайланды.

Җитмеш төрле һөнәр иясе диләр Вакыйф Мөхәммәтшин турында.Язгы кыр эшләре башлануга ул тракторына утырып басуларны иңли. Җәен терлекчелектә эшли, көз җиттеме, комбайнга утыра. Быел да тырыш егет, Фәрит Миндубаев белән, бер агрегатта нәтиҗәле эшләделәр.

“Кызыл юл” авыл хуҗалыгы артеле механизаторлары арасында Мифтахов Бәдретдин үзенең хезмәт сөючән булуы, тырышлыгы белән күпләргә үрнәк. Ул эшли торга агрегат язгы чәчү вакытында җиңүче булып чыкты. Уңган механизатор җәйге һәм көзге кыр эшләрендә алдынгылыкны бирмәде.Ул үзенең ярдәмчесе белән 902 гектар җир эшкәртте. "ДТ-54” тракторы белән төрле хуҗалык эшләрендә катнаша.

Хәмит Сәйфетдинов. Алдынгы терлекче. Үзенә ышанып тапшырылган һәрбер эшне төгәл, җиренә җитекреп үти торган колхозчыларның берсе. Бишьеллыклар чорында Бөтенсоюз социалистик ярыш нәтиҗәләре буенча ул “Аеруча хезмәт күрсәткәне өчен” медале белән бүләкләнде. Коммунист-терлекче зур тырышлык белән терлек артымын үстерү, сөт җитештерү һәм хәзерләү буенча көчен дә, вакытын да кызганмады

Тракторчы Әнәс Миннекәев хезмәт алдынгыларының берсе.Ул үзенең хезмәттәше Валиев Хатыйп белән 884 гектар җир эшкәртеп, күп кенә күләмдә ягулык чыгымнарын киметте.Туңга сөру вакытында тырышып эшләделәр. Яхшы сыйфат өчен көрәш дәвам итә!

Тракторчы Фәрит Гарипов игеннәрне урып-җыю, киләсе ел уңышына ныклы нигез икәнлеген яхшы аңлый. Бу эштә алдынгы механизатор зур тырышлык күрсәтә. Аның исеме колхозның Мактау тактасыннан төшми.

Нурислам Әхмәтҗанов Г. Коләхмәтов исемендәге колхозның алдынгы механизаторы. Ул авыл Советы депутаты.Күп еллар беренчелекне бирмәгән алдынгы механизатор. “Хезмәт даны” ордены кавалеры. ДТ-74 тракторын югары җитештерүчән эшләтә.Кышын терлекчелеккә килә, тракторына булҗдозер тагып юллар чистарта, ферма тирәсендә тиресне өемнәргә эттерә.

Комбайнчы, коммунист Вакыйф Мөхәммәтшин эшенә сокланып туя алмаслык. Үзе генә түгел әле, кече кызы Минзилә ничек ура әле! Вакыйф инде 22 ел механизатор булып эшли.Урак вакытында икенче ел инде кызы белән эшли.Бу һөнәргә булган мәххәбәт 8 нче сыйныфта укый торган кызына да күчкән. Лаеш авыл хуҗалыгы техникумына укырга керергә җыена.Быелгы урып-җыю чорында 2 мең цетнер уңыш җыеп алырга йөкләмә алган иде, ул аны арттырып үтәде.

Нурия Шакирова - алдынгы савымчы, 35 еллык хезмәт стажының 25 елын савымчылыкка, оператор-лаборант эшенә һәм 10 елын авыл азык-төлек кибетендә сатучы булып эшләүгә багышлаган. Нуриянең әтисе Сахиб бабай сугышка киткәндә әле ул бишек баласы гына була. Азрак үскәч әнисе Банатка ярдәмче була. Әтисе сугышта үлеп кала. Ире Наил белән тату гаилә өч кыз кыз тәрбияләп тормыш юлына бастыралар. (Мәкалә “Нурия сукмаклары” исеме астында “Октябрь юлы” гәҗитендә бастырылды).

 

Гөлсем Сәләхова үз вакытында мәктәпне бик яхшы билгеләргә генә тәмамлады. Бар эшкә дә оста, акыллы бу кыз Казандагы теләсә-кайсы югары уку йортларына барып керер иде. Ләкин ул үзенең тормышын авыл, авыл хуҗалыгы белән бәйләде. Тырышып терлекчелектә эшләде, шәһси хуҗалыктан сөт җыючы булды.Олы Әшнәк авыл Советы сөт сатуның еллык планын 234 процентка арттырып үтәгән икән, монда Гөлсемнең дә тырышлыгы зур. Аның тормыш иптәше Камил Сәләхов та авылыбызның иң абруйлы кешеләреннән берсе. Кечкенәдән эшчән, тырыш булып үсте. Берничә ел шофер булып эшләгәннән соң, токарьлек һөнәрен сайлады.Авыл механизаторлары аны: “алтын куллы” дип бик еш әйтәләр.

Хатирә Мингалиева (Садыйкова) –алдынгы терлекче, “III нче дәрәҗә хезмәт даны” ордены, В.И. Ленинның 100 еллык юбилей медальләре белән бүләкләнгән. Әтисе Садыйков Габдрахман Польшаның башкаласы Варшава шәһәрен азат иткәндә үлеп кала. 7 нче сыйныфны бетергәч, ул вакыттагы колхоз председателе Ильяс Сәйфуллин яңа ачылган дуңгызчылык фермасына терлекче итеп барырга тәкъдим ясый. Шул вакыттан алып, лаеклы ялга чыкканчы, 35 ел шул эшендә эшли. Тормыш иптәше, колхозда 25 ел шофёр булып эшләгән Мәхмүт абый белән өч кыз үстереп, тормыш юлына аяк бастыралар.

Асия Гыйматдинова - сыер саву остасы. “Кызыл юл” колхозында һәм район буенча үткәрелгән ярышларда күп тапкырлар җиңеп чыккан савымчы. “III нче дәрәҗә Хезмәт даны” ордены кавалеры.

Тәзкирә Мифтахова елдан ел сыер савучылар арасында югары нәтиҗәләргә ирешә. Быел аның йөкләмәсе тагын да күтәренке: һәр сыердан – 2.500 литр сөт. Ул хәзер дә иптәшләренә караганда 1.5-2 литр сөт артыгырак сава. Шуңа күрә, хаклы рәвештә аны хезмәттәге иптәшләре – безнең маягыбыз, - дип йөртәләр!

Механизатор Галия Шәмәрдәнова 1971 нче елларда да комсомол-яшьләр бригадасында үзенең остазлык эшен дәвам итә. Ул Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, Почёт билгесе орденына лаек була. Аның укучысы Рәйсә Мингалиева Татарстан Югары Советына депутат булып сайлана.

Һәр авылда тырыш,эш сөючән гаиләләр була. Үрнәк гаиләләр рәтенә Олы Әшнәктән Вәгыйз Шәмәрдәновлар керә. Гаилә башлыгы соңгы егерме ел эчендә фермада, дуңгызчылык комплексында терлекче булып эшли.Тормыш иптәше Сания Шәмәрданова да бар яктан да булган, тырыш, гомере буе колхозда төрле эшләрдә җиренә-җиткереп эшли. Уллары Ильдар – тракторчы, киленнәре Наилә- повар. Бу тату гаиләдә тагын өлкән игътибарлы, зирәк Фатыма апа бар. Ул кулыннан килгәнчә йорт эшләрендә булыша, үзенең урынла киңәшләрен бирә. Менә шулай тырышып, җырлап (Вәгыйз матур итеп тальянда уйный) яшиләр бу гаиләдә.

“Кызыл юл” колхозының Кече Әшнәк бригадасындагы савымчылар Оркыя Бикмуллина, Наҗия Гарипова, Хәлимә Зарипова һәм Хәбирә Закировалар районда гына түгел, республикада югары күрсәткечләре белән билгеле.

Механизатор Рәшит Гатиятуллин. Күп еллар Г. Коләхмәтов колхозында эретеп ябыштыручы (газосваршик) булып эшләде. Язгы-көзге кыр эшләренә техниканы яхшы әзерләгәне өчен күп кенә Мактау кәгазьләренә лаек булды.

 

Яшь механизаторлар

 

Су буйлары, 1971 нче ел.

Ике катлы идарә бинасының бер өлеше

 

“Әфган җиле”

Нче еллар

.

Сиразиев Ринат- сулда

 

Олы Әшнәктән Әфганстанда (1979-1989) чикләнгән контингентлы совет гаскәрләре сафында-

Әхмәтҗанов Фиргат Вильдан улы;

Гәрәев Ильнур Галимҗан улы;

Ибатуллин Госман Галимҗан улы;

Мөхәммәтшин Рашат Хәмит улы;

Муллаәхмәтов Әбүзәр Әхтәм улы;

Насыйбуллин Рәис Рәүф улы;

Сиразиев Ринат Миннегалим улы;

Шәмәрдәнов Илфат Мөбәрәкша улы

һәм Хәсәнов Рафис Газизҗан улы катнашалар

 

1997 нче елда авылда 490 га якын кеше яши.

1993 нчы елның сентябрь аенда Олы Әшнәктә таштан яңа мәчет ачыла.

Беренче имам Шәйхетдинов Габдрахман Хафиз улы була. 1995 нче елдан бүгенге көннәргә кадәр мәчетнең имам-хатыйбы булып хәзрәт Шиһапов Рөстәм Габдулла улы тора.

Рәсемдә: сулдан беренче Рөстәм хәзрәт Шиһапов Намаз бүлмәсе

 

Авылда балалар бакчасы эшләп килә. Тәрбиячеләр: Нурсинә Сәгетдинова, Суфия Гатиятова, Гөлсинә Хисамова.

1966 елда Олы Әшнәк сигезъеллык мәктәбендә Олы Әшнәк, Кече Әшнәк, Югары Әшнәк авылларыннан 367 бала йөреп укыган. Мәктәп, балалар саны бетү сәбәпле, 2014 нче елның 23 нче июнендә ябыла.

Олы Әшнәк мәктәбен тәмамлаучылар арасында күп кенә республикабызда танылган шәхесләр дә бар. Менә шуларның кайберләре:

Вакыйф Нуруллин (“Зәңгәрле” Югары Әшнәк) - Татарстанның халык язучысы. Дистәдән артык китап авторы, лаеклы ялга чыкканчы Язучылар берлеген җитәкли, Татарстан китап нәшриятенең баш редакторы, “Казан” журналының баш мөхәрире булып эшли.

Әхәт Гаффар драматург, авыл темасына яңача фәлсәфи якын килү ягыннан үзенчәлекле язучы. Татарстанның күренекле язучыларыннан берсе; Гәрәев Рафаил – танылганкинооператор, “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”;

Хәнифә Хәмитова - “Ленин ордены” кавалеры; “РСФСР мәктәпләренең атказанган укытучысы”;

Гарипова Флёра Хуҗиәхмәт кызы - “Почёт билгесе” ордены кавалеры; Әхәт Фазылов (1907-1976) Советлар Союзы Герое Барый Шәвәлиевны Югары Тегермәнлек авылында укыткан укытучы;

Минҗамал Мазунова - татар хатын-кызлары арасында иң беренче профессионал баянчы - (композитор Мөнир Мазуновның тормыш иптәше);

 

“Рәсәйнең халык мәгарифе отличнигы” исеменә лаек булган укытучылар:

Гайсина Бәнат Шәрәфи кызы, Мингазова Илсөяр Габдрахман кызы, Гарипов Габдулла Кәрим улы, Мифтахов Габдулхак Мифтах улы, Исхаков Мингалим Хафиз улы һәм Исхакова Гүзәл Гәрәфетдин кызы,

Ренат Гаффар - публицист-тәнкыйтьче;

Рәкыйп Гаффар –радиожурналист;

Фоат Гайсин – тележурналист, “Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре”;

Ирек Хафизов - “Татарстан республикасының атказанган артисты”, Кәрим Тинчурин исемендәге театр артисты;

“Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре” исеменә лаек булган авылдашларыбыз:

Гәйнетдинова Гөлсинә Габдрахман кызы,

Әхмәтова (Шиһапова) Венера Габдулла кызы;

Шиһапов Ренат Габдулла улы - ”Рәсәй Федерациясенең урта белем бирү буенча Почётлы хезмәткәре”- һ.б.


Авылым кешеләре

Утлар, сулар кичкән ветеран

 

Хикәябезнең герое, Гәрәев Бикмулла турында сөйләгәнче, аның әтисе, Гәрәй бабай белән булган вакыйганы бәян итәсе килә...

Илдә беренче Бөтендөнья сугышы бара. Булдыксыз патша генераллары әле бер бәрелештә, әле икенчесендә даими җиңеләләр. Олы Әшнәк егете Нуриев Гәрәй хезмәт итә торган полк, көненә күп тапкырлар атакага күтәрелеп карый, ләкин немецларның көчле утына чыдый алмыйча тагын чигенергә мәҗбүр була. Исән калган солдатларны җыеп сафка тезәләр. Тәбәнәгрәк буйлы, “көрәк” сакаллы полковник аларга мөрәҗәгать итә:

-Ничек кенә булса да, дошманның бер “телен” кулга төшерергә кирәк иде. Моны кайсыгыз булдыра ала, бер адым алга чыксын?!

Солдатлар умарта күчедәй гөжләп алалар, ләкин алга чыгучы булмый. Күп еллар сабан туйларда батыр калган, төпле, кечерәк буйлы Гәрәйнең йөрәге түзми:

-Миңа, Нуриев Гәрәйгә рөхсәт итегез! –дип кычкырып җибәрә.

Пәһлеван кебек солдатлар бу йомры гына гәүдәле татар егетенең тәвәкәллегенә гаҗәпләнеп, көлемсерәп карыйлар.

Үзе белән бер якташын ияртеп Гәрәй “ау”га китә. Ярты юлны узу белән, якташы шүрли башлый һәм алга барудан баш тарта. Гәрәй аптырап калмый, үзе генә юлын дәвам итә. Караңгылыктан файдаланып дошман штабына якынлаша. Тавышсыз гына штаб сакчысын юк итә. Төн уртасы булуга карамастан штабта нәрсәдер язып утырган немец офицерына юлыга. Гаҗәпләнеп, югалып калган немецка ишарәләп портфелен алдыртып, кайтыр юлга чыга. Офицер русча шактый “сукалый” икән. Башта Гәрәйгә үзенең алтын сәгатен биреп котылмакчы була, бу нияте барып чыкмагач, әтисенең бик бай фабрикант икәнен әйтә, исән-имин җибәрсә, күп байлыклар вәгъдә итә. Гәрәй офицерның бик кирәкле мәгълүматларга ия булганын аңлый, “телне” частькә алып кайтып җиткерә. Немец чыннан да бик күп мөһим мәгълүматлар бирә. Менә шушы батырлыгы өчен ул Рәсәй империясенең иң зур бүләге- Изге Георгий орденына лаек була.

Каты сугышларның берсендә аягына ярылучан снаряд кыйпылчыгы тиеп, фронт хастаханәсенә эләгә. Сугыш тәмамланып 28 ел вакыт үткәч, шул яраның сызлавына түзә алмыйча аягын тездән түбән кистерергә мәҗбүр була. Олырак авыл халкы аның агач протездан йөргәнен яхшы хәтерли.

Гәрәй бабайның улы Бикмуллага да шул немец фашистлары белән йөзгә-йөз сугышырга туры килә.

-Сызланып үткәргән елларым, киселгән аягым өчен дә фашист илбасарларыннан үч ал, улым! – дип бердәнбер улын сугышка озата Гәрәй бабай.

Бикмулла Гәрәй улы Нуриев (рәсми кәгазләрдә- Гәрәев) 1924 нче елның 9 мартында туа.Сугышка 18 яше тулар-тулмас, 1942 нче елда китә. Кыска вакытлы хәрби хәзерлек курслары узганнан соң, аны 3 нче Белоруссия фронтына 7 нче гвардия-миномёт дивизиясенең 24 нче аерым бригадасы карамагына җибәрәләр. Биредә яшь артиллеристны М-31 яки солдатлар арасында “Катюша” ның абыйсы “Андрюша” дип йөртелгән үзйөрешле реактив минометның командиры итеп билгелиләр. Һәр снарядның авырлыгы 100 килограмм булган бу миномёт дошманның теләсә нинди оборона, хәрби ныгытмаларын, техникасын юк итәргә сәләтле була.

Егет берничә көннәрдән үк үзен тәвәккәл, батыр сугышчы итеп таныта. 1943 нче елда аны партия сафларына кабул итәләр. Сугышчан дуслары белән бергәләп Смоленск өлкәсен, Белоруссияне, Балтик буе республикаларын дошманнан азат итүдә катнаша. Көньяк Пруссиядә дошман оборонасын өзүдә, Кенигсберг шәһәрен штурмлауда, соңрак Хинган тауларын үтеп Япон самурайларын тар-мар итүдә дә зур батырлыклар күрсәтә Бикмулла.

- Шулай бер вакыт Көньяк Пруссия чигендә дошман оборонасын өзеп, һөҗүмгә ташланган чакта, безнең расчёт сул флангтан хәрәкәт итә иде, - дип искә ала Бикмулла Гәрәевич. – Кинәт уң флангтагы установка утка эләгеп, зарарланып, туктап калды. Төтен, тузан аркылы дошманның кайдан атканын да күреп тә, билгеләп тә булмый. Күзәтә торгач сизеп алдым, куе куаклар арасында ике немец танкы яшеренеп засадада калган икән. Шулар үлем уты ачкан. Санаулы минутлар эчендә установканы шул якка борып, ут ачтым. Кара тәреле танкларны янгын чорнап алды. Андый вакытлар күп булды инде ул...

Кызыл Байрак орденлы 7 нче гвардия миномет дивизиясенең командиры Советлар Союзы Герое Казбек Дрисович Карсановның “Гвардия минометлары ут ача” дигән китабында шундый сүзләр бар: “ Проникновенные, идущие от сердца слова звучали на митинге личного состава 4-го дивизиона. Назывались боевые командиры огневых групп - гвардии сержанты Б. Г. Гараев и Н. Д. Рогов. Их мужество, не раз проявленное в боевой обстановке, восхищало всех! ”.

К.Д. Карсанов китабының титул бите Кызыл Йолдыз ордены

Шушы ук китапта Бикмулла аганың күкрәге орден-медальләр белән тулган фоторәсеме дә урнаштырылган. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул өч Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән!

Бикмулла ага сугыштан 1947 нче елны кайта һәм тыныч хезмәткә керешә. Берөзлексез 37 ел буе район финанс бүлегендә дәүләт керемнәре буенча инспектор булып эшли. Нәтиҗәле һәм фидакарь хезмәтләре өчен РСФСР, ТАССР ның финанс министрлыгы, район Советы Башкарма комитетының Мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнә.

Ветераннар. Гараев Бикмулла (уртада), сулда Ибатуллин Касыйм, уңда Гарипов Нәҗип абыйлар.

Тормыш иптәше Хәдичә апа күп еллар буе авыл Советы сәркатибе булып эшли, Бикмулла ага белән ике бала тәрбияләп, тормыш юлына бастыралар. Уллары Илсур Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң Казан Дәүләт университетын тәмамлый. Запастагы лейтенант Илсур Бикмулла улы Гәрәев тыныч тормышта Яшел Үзән шәһәрендәге механика колледжында яшь буынны хәрби хәзерлеккә өйрәтә. Кызлары Халидә Казан шәһәренең Оптика-механика заводында эшли.

Гәрәев Б. Г. гаиләсе белән

1985 нче елда Бикмулла Гәрәй улы Гәрәевне 7 нче Гвардия миномет дивизиясенең Ветераннар советы, дивизия оешуның 45 еллыгы тантанасына чакыралар. Ул Мәскәү шәһәренә барып, исән калган сугышчан дуслары белән очрашып, сугыш истәлекләрен яңартып кайта. Тыныч тормышта яшәвенә куанып туя алмый.

Гәрәев Б.Г.2004 нче елның 5 августында бакый дөньяга күчә.

 


Партизан батырлыгы

 

Рәсемдә сугыш һәм хезмәт ветераны, батыр партизан Мифтахов Габделхак.

Мифтахов Габделхак Мифтах улы 1923 елның 25 августында Балык Бистәсе районы Олы Әшнәк авылында туа. Олы Солтан авылында сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1933 елда Чистай педагогия училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, Аксубай районына эшкә жибәрелә. 1940 елда яшь укытучы Кызыл Армия сафларына хәрби хезмәткә алына. Хәрби комиссариат педагогик белемле, тырыш солдатны офицерлык һөнәренә өйрәтү өчен, Куйбышев пехота училищесына укырга жибәрә. Ләкин училищены тулысынча тәмамларга туры килми, Бөек Ватан сугышы башлана...

Училище курсантларын, ашыгыч рәвештә хәрби әзерлеккә китереп, сугышның алгы ут сызыгына җибәрәләр. Габдулхак абый взвод командиры итеп билгеләнә. Ул хезмәт итә торган часть 1941 елның көзендә авыр сугыштан соң камалышта кала. Вак төркемнәргә бүленеп, ут сызыгы аша чыгарга боерык бирелә. Сабыр холыклы, каһарман рухлы Габделхак абый югалып калмый, юлында очраган фашистларны юк итеп, үзенең взводын югалтуларсыз камалыштан алып чыга һәм Брянск урманнарында хәрәкәт итүче партизан отрядына килеп кушыла.

Шул вакыттан башлап аның тормышында партизанлык чоры башланып китә. Партизаннар фашистларның көчен шактый какшаталар: корал складларын, сугыш кирәк-яраклары төялгән машиналарны, поездларны шартлаталар. Габдулхак абый, берничә тапкыр разведкага барып, «тел» алып кайта.

1943–1944 нче елларда әлеге партизан отряды Советлар Союзы Герое генерал Сабуров Александр Николаевич житәкчелегендә дошман тылында фашистларга каршы көрәш алып бара.

1943 нче елның җан өшеткеч гыйнвар ае. Разведкага барган партизаннар Белгород өлкәсенең Скродное авылында фашистларның аеруча вәхшиләрчә азынуларын, йортларны яндыруларын, авыл халкын дар агачларына асуларын белеп кайталар. Бу авылны фашистлардан азат итәргә дигән карар кабул ителә. Операциягә җитәкчелек итү бурычы Мифтахов взводына йөкләнә.

Таң ата... Партизаннар авылның читенә үк килеп житәләр. Фашистлар, фронт сызыгы ерак дип, пошынмый гына йоклап яталар. Билгеле, аларның үзләре ныгып урнашкан авылны жиңел генә кулдан ычкындырасылары килми. Көтелмәгән һөжүм булса да, каты сугыш башлана. «Атакага!» – дигән команда биреп, Мифтахов, автоматыннан ата-ата алга ташлана. Санаулы минутлар барын да хәл итә, йокыдан күзләре ачылып өлгермәгән фашистлар авылны ташлап качырга мәҗбүр булалар.

Исән калган авыл халкы, партизаннарны күреп, чиксез шатланалар, кайсы яшереп саклаган ипи-тозын алып чыга, кайсы сөт, катык тәкъдим итә.



Поделиться:


Последнее изменение этой страницы: 2017-02-05; просмотров: 637; Нарушение авторского права страницы; Мы поможем в написании вашей работы!

infopedia.su Все материалы представленные на сайте исключительно с целью ознакомления читателями и не преследуют коммерческих целей или нарушение авторских прав. Обратная связь - 18.227.228.95 (0.142 с.)